Зур суларда дулкын биек була

Канатларсыз…

Канатларны салдым... Какмас булгач, 
Нигә кирәк инде канатлар? 
Язмыш җилләренә каршы очып, 
Мин аларны азмы канаткан? 

Җиңеләеп калдым канатларсыз, 
Күктән җиргә төштем яңадан. 
Асылыма кайттым, үз кыйблама — 
Күрәсезме, мин дә яңарам. 

Канатларым – чөйдә. Элеп куйдым, 
Сыйпап китәм үткән-сүткәндә. 
Мин киләчәк белән яшим хәзер, 
Вәгъдә бирәм –  кайтмам үткәнгә! 

Акланмыйча калган өметләрнең 
Ярчыкларын җыеп кул каный. 
Мин кичергән инде моны гына –
Нишлисең бит инде, булгалый. 

Яхшы аңладым мин – очар булсаң, 
Түбән очма, бул гел биектә! 
Канатларны салып ялгышканмын –
Канатлылар гына иректә! 
Канатлылар гелән биектә... 
 

Ни кызганыч

 

Зур суларда дулкын биек була,

Киң канатлар оча югары.

Ай-кояшка тузан күтәрелми –  

Купкан җирдә кала ул бары.

 

Киң күңелгә дөнья тар түгел ул –

Сыя ала анда бар галәм.

Гомер буе әрнеп яшәр өчен

Җитә икән ялгыш бер гамәл.

 

Кара уйлар төнлә генә тумый —

Уйларыңнан курык, онытма:

Кояш җылытмаса әгәр җирне,

Булмас иде кара болыт та...

 

Диңгезләрдә дулкын биек куба —

Күлләрнең ул керми төшенә.

Ни кызганыч, яшәү мәгънәсенә

Кеше соңлап кына төшенә...

 

Шушы куллар белән

 

 

Мин барын да үз кулларым белән,
Шушы куллар белән башкардым.
Шушы куллар белән яшем сөрттем,
Кирәк икән, җирне актардым.

Шушы куллар белән печән чаптым,
Алдым балта, тоттым көрәген.
Шул кулларым белән җырлар яздым,
Учларыма кысып йөрәгем.

Шул кулларым күңелемне минем
Үсендерде, үргә үрләтте.
Усал булалмадым – йодрыкны да
Кесә аша гына күрсәттем.

Шул кулларым белән улларымны
Кочып алып, күккә чөйдем мин.
Шул кулларым белән йолдызларның
Тузаннарын сөртеп йөрдем мин.

Шул кулларны канат итеп җәйдем,
Тик аларны җыйдым еш кына.
Канатланма, диеп богаулыйлар,
Тик ни гаҗәп, куллар ычкына.

Күз тиярлек матур кул эшләрен
Эшли белмим – гафу, үпкәсез!
И кулларым, баксаң, үземнән дә
Яхшырак ла икән күпкә сез! 
 

Ат өйрәтә берәү

 

Ат өйрәтә берәү. "Йолдыз"ы да

Ак күбеккә батып ярсыган.

Таңгы томан күтәреләме соң –  

Бөтерелеп аннан пар чыга.

 

Чыгымчылый, тимер авызлыгын

Шатыр-шотыр чәйнәп ашкына.

Җир йөзендә беркем юк шикелле –  

Хуҗа белән шушы ат кына.

 

Тояк асларыннан ак кар түгел,

Ак чаткылар оча, диярсең.

И тулпаркай, син дә инде тиздән

Камыт-ыңгырчагың киярсең.

 

Яңгыратып кешни, куш аяклап

Азатлыкка һаман омтыла.

Хуҗасы да нәкъ шул тае төсле

Бер котырып ала, бер тына.

 

Аның сүзе дилбегәдәй кыска,

Камчысы да каеш-каюлы:

"Ну ничауа, ерак китәлмәссең,

Биетәләр хәтта аюны".

 

...Бу ат – үзем. Камчылысы – язмыш,

Өйрәтергә теләп кизәнә.

Баш очымда чаж-чож килеп куя –

Юртып киләм гомер-үзәннән...

 

Мизгел һәм мәңгелек

 

Бер гомергә торыр мизгелләр бар,

Мизгелләргә торыр гомерләр.

Бер-бер артлы үрләр яулый кеше,

Бер-бер артлы биек ул үрләр.

 

Үрләр биек. Менүләре авыр,

Төшүләре авыр аннан да.

Кадерләрен белә, аңлый микән,

Санлый микән үрдә калганнар?

 

Дан-дәрәҗә һич мәңгелек түгел –

Кешелегең калсын кешегә.

Һич мактанма, тик мин булдырдым, дип,

Халкың бәя бирсен эшеңә.

 

Бер һаваны сулап яшәсәк тә,

Әнә бит без шундый төрлеләр:

Каты бәгырьлеләр, битарафлар,

Йомшак күңеллеләр, серлеләр...

 

Кояш сыеп беткән йөрәкләр бар,

Кара урман кебек күңелләр.

Еллар түгел, изге эшләр белән

Үлчәнә лә безнең гомерләр.

 

Дөнья йөген тартып гарык булган

Ач-ялангач үксез сабыйлар,

Дөнья малын кесәсендә йөрткән,

Җир кендеге булган абыйлар.

 

Барыбыз да Ходай баласы ла —

Мәңгелеккә бер көн китәсе.

Акыл сатмыйм –  тормыш фәлсәфәсе –  

Бу гомерне матур үтәсе.

 

...Бер гомергә торыр мизгелләр бар,

Мизгелләргә торыр гомерләр.

Үрләр арты үрләр яулый кеше,

Бер-бер артлы биек ул үрләр...

 

 

Җырларымны сезгә калдырам

 

Үземнән соң ниләр калдырырмын —

Патша сарайлары салдырмам.

Алтын сарай түгел, ирек сөйгән

Җырларымны сезгә калдырам!

 

Үткәннәргә кире кайтмас өчен

Күперләрне махсус яндырам.

Күңелегезгә күпер булып яткан

Җырларымны сезгә калдырам!

 

Шөкер, җитә, булмас бәхет көтеп

Күзләремне башка талдырмам.

Миңа иң зур бәхет бүләк иткән

Җырларымны сезгә калдырам!

 

Аз булмады инде тормышымда

Ялгышларым юлдан яздырган.

Юлыгызга якты маяк булсын –  

Җырларымны сезгә калдырам!

 

 

***

 

...Җанымның кыйналган чаклары, 
Җанымның кыелган чаклары. 
Беркем юк янымда-якында 
Шул җанны якларлык-сакларлык. 

Җанымның үртәлгән мәлләре, 
Җанымның битәрле мәлләре. 
Янымда йөз кеше, мең кеше –
Ник берсе аңласын хәлләрем! 

Җанымның көенгән көннәре, 
Җанымның төелгән көннәре. 
Көенгән-төелгән җанымны 
Җан итәр, яр итәр кемнәре? 

Җанымның өзелгән мизгеле, 
Җанымның өзенгән мизгеле. 
Өзелгән-өзенгән җанымда 
Гомерлек, мәңгелек көз инде. 

Ялгызлык – язмышым җәзасы –
Яр эзләп упкынга тарыма. 
Ялгызлык – бәхет, дип сөенәм, 
Бәхетсез парларга карыйм да... 

 

Татлы ялгыш

 

...Бии-бии кердең тормышыма, 
Җырлый-җырлый киттең син аннан. 
Яшерен булгангамы, бу мәхәббәт 
Мең авырлык белән сыналган. 

Әйтерсең лә, кызыл куз өстендә –
Бөтерелеп, очып биедең. 
Күпме күбәләкләр арасыннан 
Минем өчен бердәнбер идең. 

Ул кузларны җилләр ялкын итте –  
Төн пәрдәсен ялмый телләре. 
Ләззәт-назга сусап утка очтык –  
Аһ төннәре нинди, төннәре! 

Назларыңа каршы торалмадым –
Канат очларыма ут капты. 
Мин бит сине шушы уйнаклыгың, 
Шаянлыгың өчен яраттым. 

Карашларың – кузлар, озак баксаң, 
Өтеп-өтеп ала тәнемне. 
Бу ялгышым татлы ялгыш, аңлыйм, 
Хәер, юк, аңламыйм хәлемне. 

...Күккә үрмәләгән ул учак та 
Күптән инде, күптән суынган. 
Бии-бии кердең тормышыма, 
Җырлый-җырлый киттең син аннан... 
 

 

Авыр сүз


Сүзләрнең син әйттең авырын,
Мәңгегә йөрәктә калырын.
Бетте күк яшәүнең кызыгы,
Корыттың өметем тамырын.

Яраның иң тирән, ачысын
Иң якын дигәннәр салучан.
Ярасы төзәлгән хәлдә дә
Җөйләре гомергә калучан.

Өеңдә бер дошман булганчы
Урамда мең дошман булсын ла.
Булыш, дип сузылган кулымны
Алмадың, этәрдең упкынга. 

Әйттең дә, оныттың. Күңелдә –
Шул әйткән сүзеңнең юшкыны.
Иң газиз кешеләр ярларда
Ялгызың калдыра еш кына. 

Соңгы кыл өзелде бу сүздән –  
Ни булды? Ни булды? Ни булды?
Әллә соң чиксез күк ишелде,
Әллә соң бу җирме убылды?

Авырын әйттең шул сүзләрнең –
Уйнак сүз белән дә уйнама.
Сүзеңнең ярасы бик тирән,
Кичер, дип әйтергә соңлама...

 

Беркатлымын

Җәй дә бирәлмәгән шул җылыны
Мин көзләрдә эзләп алданам.
Беркатлымын әле. Шикләнүсез
Ышанырга торам ялганга.

Миләш тәлгәшенә, куакларга,
Янган учак бу, дип үреләм.
Баксаң инде, алтын яфракларда 
Җәй кояшы күптән сүрелгән.

Башак исе тулган бу һаваны
Шыксыз җилләр куып тыгызлый.
Көз – борчулы чор. Бар тирә-юнь
Мәшәкатьле, ыгы-зыгылы.

Көмеш пәрәвез дә, билбау кебек,
Уратырга тели бу җирне.
Ул да минем сыман самими шул –
Җилдән өзелерен һич белми.

...Беркатлымын. Җәйдән алалмаган 
Шул җылыны эзлим көзләрдән.
Көзләр саен бар да үзгәрә лә,
Тик мин, ахры, мәңге үзгәрмәм...
 

Өч көнлек дөньяда

...Өч көнлек дөньяда яшибез –
Үтелгән юлларда ни кала?
Хатамны икенче гомердә
Төзәтәм дияргә юк чара.

Өч көнлек дөньяда яшибез –  
Дан кала, мал кала, зар кала.
Гомергә пар булып яшәп тә,
Ялгызлар илендә яр кала.

Өч көнлек дөньяда яшибез –  
Үпкәне-зарларны җибәрик.
Рәнҗетмик дусларны, туганны
Башкалар алдында тибәреп.

Өч көнлек дөньяда яшибез –
Ярышмыйк мал-байлык җыюда.
Бар әле, күп әле тормышта
Күңелне-бәгырьне кыюлар.

Өч көнлек дөньяда яшибез –
Кичерик йөрәккә үткәнне.
Кадерлик кардәшне-нәселне,
Онытмыйк арадан киткәнне.

Өч көнлек дөньяда яшибез...

Китмәгез

Китмәгез! Китмәгез! Китмәгез! 
Кулларда калсыннар бу куллар, 
Ирендә янсыннар иреннәр –  
Бу җирдә бер ятим итмәгез! 

Ашыгып-ашыгып очты җан: 
Үрелде кояштан биеккә. 
Югалттым мин сезне югалттым, 
Табармын! Үземне юаттым –  
Табалмыйм кояшка менеп тә. 

Ул якта ничек сез, ничек соң? 
Ник кайтмый берегез бер көнгә? 
Бу җирдә һаман шул, бар да шул, 
Яңгыры, җилләре, кар да шул – 
Барысы тәгәри бер көйгә. 

Елмаюлар китте сезнең белән, 
Моңланулар калды безләргә. 
Күңел инде күптән көзләрдә, 
Ник дәшмисез? Ничек түзәргә лә, 
Сагышларны ничек өзәргә? 

Күкләрне ертырдай ялварам: 
- Китмәгез! Китмәгез! Китмәгез! 
Йөрәккә бәрелә кайтаваз, 
Күкләрдән ишетәм бер аваз: 
- Без монда. Биектә. Көтмәгез... 
 

Реклама