Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

– Әмирем! Тор, ярдәм ит, зинһар! – дип шашып кычкырды Күгелташ: – Йа Аллам, димәк, башка сәедләр дә чын сәед түгел, сәед чапаны бөркәнгән  христиан монахлары булып чыга. Менә ни өчен алар Коръәннең сугышырга өндәгән урыннарын гына ачканнар икән.

Карадәрвиш әйтте;

Хакыйкать шулдыр ки, Күгелташ, Коръән сугышырга өндәми, ул бары тик азатык сугышын гына җиһад дип саный. Коръән йортыңа басып кергәннәргә каршы гына сугышырга куша. Җиһад басып алу сугышы түгел, җиһад – гадел сугыш. Тимер Коръәннең бер өлешен генә үз файдасына алган.

–  Ул сәедләргә ихластан ышана иде.

– Исламны сәед булмаган ялган изгеләр боза килде, Күгелташ. Динне тамырыннан белмәгән мөселманны алдавы бик җиңел. Бу яһүдтән азган мөселман галиме Әбу Сәбәдән килә. Ул Исламның нигезенә еллар буена эчтән кимереп ята торан мәзһәб кертте, шигыйлар мәзһәбе. Артык аерма да юк кебек, ул бары тик Галине дә хәлиф итәргә кирәклеген язды. Әнә кара, шигыйлар белән сөнниләр хәтта бер-берсенә  кыз бирмиләр, өйләнмиләр. Мөселман кешесе бик ышанучан, беркатлы ул. Мәрхүм Тимер акыллы иде, ләкин анда зиһен юк иде. Зиһенсезлек Исламны астан, эчтән кимерә. Һәрхәлдә мин, мин генә түгел, король, король генә түгел, бөтен католиклар, католиклар гына түгел, бөтен Ауропа Аксак Тимергә мәңге рәхмәтле. Хуш, Күгелташ, Тамерланның тугры яудашы, бәхил бул! Безне  Испаниядә король Һенрих III көтә. 

– Төштер бу. – диде Күгелташ.

Карадәрвиш әйтте:

– Төш кенә булса икән, өн – Күгелташ, Испания короленең кулы монда хәтле җитә. Яшәсен христианар! Алла безгә үзе ярдәм итә!

Күгелташ шашар дәрәҗәгә килеп җитте:

 Йа, кодрәтле Аллаһым, дөнья буталды... Нәрсә соң бу? Аллаһ юлында, дөньяда тәртип урнаштырабыз, дип, без бөек әмир Тимер бәк белән  кяферләргә хезмәт иткән булып калабызмыни? Никадәр куәт, никадәр гайрәт сарыф иттек, никадәр зиһен салдык! Никадәр кан койдык, никадәр җан кыйдык, барысы да Исламга зараргамы? Әмирем, тор, аягыңа бас! Терел дә тормышыңны яңадан башла! Хаталарыңны төзәт, гөнаһларыңны юу! Ятим калган миллиолаган сабыйлардан син гафу сора! Аллаһ сине ярлыкасын! Син инде Аллаһ каршында җавап тотасыңдыр! Ярлыкармы безне Аллаһ, әмир Тимер?

 

Корольнең соңгы көне

Тирә якта дала, диңгез, тау-кыялар

Атка атланган Карадәрвиш (Бонифаций)  белән Мостафа (Олонсо) ыргып чаба.

Аттан төшеп алар көймәгә утырды.

Көймәдән соң тагын ияргә менделәр; ыргып, томырылып чабалар да чабалар. Ниһаять, алар Толедога кайтып җитте.

Король сарае һаман үз урынында. Тәхетханәдә король Һенрих янында көмәнле королева Изида утыра иде. 

Канцлер яңгыравыклы азаз салды:

– Король Һенрих Кастильский җәнапларының чакыруы буенча илчеләр килде. Арагон короле Хуан I илчеләре. Тантаналы рәвештә, илчеләр керде, йола йөгенүләре биюгә әверелде. Наварра короле Карл III илчеләре, Византия императоры Мануил II илчеләре, Франция короле Карл IV илчеләре....  – дип санап китте канцлер.

Король Һенрих аягүрә басып, карышкы таягын тотты да сүз башлады:

– Хөрмәтле корольләрнең хөрмәтле илчеләре. Мин сезне бүген католик диненең зиһниятле шәхесләре аркасында ирешкән бөек җиңүләребезне бәйрәм итәр өчен чакырдым. Күрше мөселман маврларының куәтләре какшады, төрек солтаны Баязид тар-мар ителде, үзе шушы кайгыны кичерә алмыйча вафат булды. Бөек татар ханы Туктамыш, Идегәй гаскәрләре хәзер вак төркемнәргә аерылды, үзләре һәлак булды. Иң куркыныч Аксак Тимер дә, ниһаять, җиңелде, ул Кытайга сәяхәт вакытында вафат булды. Мин бүген үземнең исемемнән, сезнең исемнән шушы җиңүдә катнашкан каһарманнарыбызны күп илләрдән килгән иң олы бүләк, орденнар белән бүләкләргә тәкъдим ясадым, һәм ул бүләкләр әзер. Гранада хәлифен дәүләт эшләреннән аерып, аның хәрби куәтләрен зәгыйфләндерүдә үзен кызганмаган зат ул донья Леонора. Ул Гранада хәлифе Мөхәммәднең башын әйләндереп, принцлар арасында низаглар чыгуга сәбәпче булды. Нәтиҗәдә Кастилия Гранададан аерылды. Хәзер  Гранада үзе Кастилиягә салым түли башлады. Леонора өч илнең ордены белән һәм гомере буе түләнә торган алтын белән айга мең сум франк пенсия белән бүләкләнә. Тантаналы чыгыш, донья Леонорага бүләк тапшырыла. Икенче баһадирыбыз, ул минем җан дустым сеньор Салазар. Аның хезмәте бәһаләп бетергесез, ул Аксак Тимер белән Баязидны кара каршы сугыш кырында очраштырган зат. Аңа бер замок, биш дәүләтнең каһарманы орденнар, ике мең алтын франк пенсия. Берләштерелгән Испаниянең онытылгысыз, мәңгелек каһарманы, утны-суны кичкән монахы Пилигрим Руи  белән аның якын дусты сеньор Олонсо Паэс, икесе ике миллион гаскәрне җиңгән каһарман. Алар Аксак Тимер белән Тукматышны, Тукмыш белән Идегәйне, Аксак Тимер белән Болгар падишасы Габдулланы чәкәштергән затлар. Икесе дә биш илнең алтын орденнары белән бүләкләнә. Пилигрим Руига ике кальга, дон Олонсога  бер кальга, өчәр мең алтын франк пенсия беркетелә. Яшәсен католик зиһнияте! Яшәсен  Ауропаны коткарган каһарман испаннар! Бәйрәм итәбез!

Тантана, шау-шу башланды, төпсәләр белән шәраб чыгарылды, тәгам бирелде. Алгы планда Һенрих белән Руи (Бонифаций).

Бонифаций әйтте:

– Эшнең яртысы бетте, сир.

– Котлыйм! – диде король, – Рәхмәт сиңа, Бонифаций. Син булмасаң, мин бетә идем.

– Бетмәс өчен тагын көрәшәсе бар.

–  Инквизитор Бонифацийның ялган икәнен фаш итү синең белән минем бурыч.

– Кардинал Бардини мине таныды булса кирәк.

–  Сак бул! – диде король.

– Син дә сак бул, королем!  – диде Бонифаций.

Һенрих королеваны биергә чакырды. 

                          Бонифаций  янына кардинал Бардини килде.

Бардини әйтте:

–  Котлыйм сине, Пилигрим Руи-Бонифаций. Сокланам мин сиңа Бонифаций дустым. Тсс! Синең серне бер мин генә беләм.  Сакчың Олонсо белә булыр. Өч кеше белгән сер сер була алмый инде ул. Ихтимал, король дә бу турыда беләдер... Кайларга гына барып чыкмагансың син, дускай.

– Сездән качып йөри торгач, мин дөньяны ике кат әйләнеп чыктым, кардинал. Ә сез мин югында монда күпме гөнаһсыз җаннарны теге дөньяга аткардыгыз икән?

– Тиешлесенең барысын да. Әле аткарасылар күпме. Син Һенрих король белән генә Бөек Кардиналның көчен зәгыйфьләндереп була, дип уйлысың. Бу тиле кеше хыялы. Инквизициягә каршы барган кеше чиркәүдән мәхрүм ителә, аның мәетен зиратка да җирләтмиләр.

– Минем бу янаулардан куркыр вакытым узган, кардинал.

– Йә,  король белән бергәләп Бонифаций янына барып: син ялган, менә ул чын Бонифаций, дип әйтсәгез ни буласын күз алдына да китерә алмыйсыз. Мин сиңа ярдәм итәргә әзер, мин сине тәхетеңә кайтарырга да телимдер, ләкин бу эш мөмкин түгел, кардиналларның күбесе бу Бонифацийны хуплый, ялган икәнен белсәләр дә аларга шушындый Бонифаций кирәк, аларга таларга, көчләргә булсын, синең кебек пакь Бонифацийның бер генә кардиналга да кирәге юк, хәтта халыкның үзенә дә. Юкка чыккан идең бит инде, сине: юлбасар Педро, дип тотып алганнар да асканнар, дип тә ишеттек.

–  Әйе, мине. Педро юлбасар, дип тотып, үлемгә хөкем иттеләр.

– Ә син: мин – Бөек Кардинал! Юлбасар Педро минем урындагы ялган түрә, дип кычкырдыңмы, ләкин Бөек Кардинал  икәнлегеңә синең исбатың юк.

– Исбатым бар!

– Бу җиңүләрдән соң сез ни кылмак буламсыз инде? Әлбәттә, Педроның ялган түрә икәнен фаш итәргә алыначаксыз.

– Анысы инде безнең эш, кардинал де Бардини җәнаплары. Сабый чактан якын дустым, бер-беребезне коткарырга ант эчкән дустым, Бардино! – дип Карадәрвиш  чыгып китте.

– Багарбыз, Руи де Бонифаций, кем алдан өлгерер. Ул ишарә ясады,  Балтазар күренде. Бөкерерәк. нурсыз чырайлы, үте сытылган бер бәндә керде. Пилигримнан күзеңне алма, сиздермичә күзәт. Ике мең алтын мараведи кесәңдә булыр, диде тегесе.

Икесе ике якка китеп барды. Бәйрәм дәвам итә. Һенрих белән Леонора тагын очрашты.

– Һәнри! – диде сеньора.

– Леонора! – диде король.

– Мин һаман сине оныта алмыйм. Өйләнә алмыйм, дип алдасаң да, син мине маврга сатсаң да, мин сине барыбер өзелеп сөям.

– Алай әйтмә, Леонора! Күреп торасың, мин үзбаш кеше түгел. Корольләрдән дә ирексез кеше дөньяда юк. Без дәүләт турында уйларга тиеш, дин турында. Королева Изидага мин үзем өчен түгел, Испания булсын, дип өйләндем. Хәлифкә мин сине Испания булсын, дип бирдем. Бу гөнаһларымны Алла кичерер, дим, чөнки мин үзем өчен түгел, ил өчен мәхббәбтемнән ваз кичтем, Изидага өйләндем, католикларны афәттән котарыр өчен, мин  якын кешеләремне ерак-еракларга Тартариягә, Азиягә юлладым. Кичер мине.

– Кичердем инде. Минем белән бер биесәң тагын да ныграк кичерермен.

– Биим, Леонора, рәхәтләнеп биим, ләкин бу минем синең белән соңгы биюем булыр. (Бииләр.)

– Ни өчен? Сарай гайбәтләреннән куркасыңмы?

–  Юк, мин гайбәттән курыкмыйм. Минем гомерем аз калып бара.

– Һенри!

– Шулай, җаным. Хуш! Бәхил кал. Каты ютәлләгәч, барысы да король янына җыела башлады.

– Ни булды, Һенрих  король җәнаплары? – диде  Салазар.

        Король тынына капланып көчкә:

        – Хәлем китте... – диде.

– Һенри! – диде Леонора, ул арада хаста янына королевва Изида да килеп җитте.

– Король, сиңа ни булды? – дип сорады Изида.

Бонифаций йөгереп килеп, аның авызына дару салды, король тынычланган кебек булды, аны алып кереп киттеләр. Бәйрәмнең яме бетте.  Бонифаций ялгыз калды. Арттан кара шәүлә булып Балтазар керде.

Балтазар әйтте:

– Пилигрим җәнапләре, мин сезнең батырлыкка шаккатам... Минем исемем Балтазар.

– Балтазар? – дип гаҗәпләнде Бонифаций – Кайдарыр ишеткәнем бар бу исемне, гаҗәеп матур яңгырашлы исем.

– Мине бозык хатын урамга ташлап киткән. Монахлар табып алып, чиркәүдә үстерделәр.

–  Балтазар! Балтазар! Син...

– Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкере Шайтан, дип йөретә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш.

Ул каяндыр хәнҗәр чыгырып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште. Бонифаций иелгән килеш ыңгырашып сүз әйтергә тырыша иде:  

– Койрыклы йолдыз... узып киткәндә... тагын бер бала туар, анысы дөньяга мәкер ташыр, диләр... Син башкисәр Педро юлбасарның уйнаштан туган углы Балтазар булып чыктың.

Балтазар ярсып тагын пычагын яралыга батырды. Балтазар әйтте:

Син уйнаштан тумаган, ләкин син миннән дә гарибрәк, Пилигрим.   

Ул тиз генә ачык ишек тарафына китте. Чыгуга ишектә тоткавыл пәйда булды, егылып ятучы Пилигриммны (Бонифацийны) күреп алды, аның янына атылып килде

– Пилигримм! – дип ачынып кычкырды сакчы. –  Йа Исусе Христосе! Пилигримны  үтергәннәр.

Король ягыннан атылып Салазар йөгереп чыкты да әче иитеп кычкырды:

 Король җәнаплары җан тәслим кылды.

– Пилигрим! – дип ачынып кычкырды тоткавыл.

–  Ни булды? – дип сорады Салазар һәм үлеп ятучы Бонифацийны күрде. Салазар Пилигрим янына килеп иелде. Атам, атакаем!

Бонифаций соңгы сулышы белән:

–  Улым, Салазар... мине... – диде.

Салазар тыела алмыйча елый башлады:

– Атам, атакаем!

–  Салазар... улым... – дип Бонифаций, Руи, Карадәрвиш  бакый дөньяга күчте.       

Уртага җыелдылар. Хатын-кызлар илаулап еларга тотынды.

Эчкәридән король Генрих IIIнең гәүдәсен алып чыгып, Бонифаций белән янәшә урнаштырдылар.

Салазар әйтте.

– Икесе дә вакытсыз вафат. Әмма бу ике каһарманны Испания онытмас, аларның җанын кыючы җинаятьчеләрне инквизиция һичшиксез эзләп табачак һәм тиешле җәзасын бирәчәк. Амин!

Тавышсыз гына ирләр хоры җыелды.  Алар мәет өстендә укыла торган доганы хор белән җырлый башладылар.

Салазар янә әйтте:

Ауропаны, христианнарны мөселманнар, татарлар мурыннан коткарып калучыларның рухы җәннәттә булсын! – диде.

Сарай эчендә хатын-кыз кычкырган аваз, аннан соң яңа туган бала тавышы ишетелде. Эчкәридән кулына биләүле бала тоткан Дая чыкты.

Дая әйтте:

– Испания короле Һенрих IIIнченең углы, тәхет варисы дөньяга килде.

Х о р. Аллилуйя... Аллилуйя...– дип мәрхүмнәргә, яңа туган балага мәдех җырлый башлады.

Чиксез киң, чиксез биек күктә канатларын җилпемичә генә мәгърур бөркет оча. Аста таулар, тарлавыклар, тау елгалары, иген кырлары җәйрәп ята. 

Кайнарташ аланындагы таш яныннан йөгереп бара торган урман  тычканын җылан кабып йотты. Аннан соң ризыкны ләззәтле йокы белән эшкәртер өчен таш өстенә шуыша башлады.

Үткер күзле бөркет канатларын җыйды да аска, туп-туры Кайнарташ аланына таба атылды. Бер мәлдән инде тук җылан ач бөркетнең тырнаклары арасында боргалана иде.

Бераздан җыланнан бушаган кайнар таш өстенә яшь егет белән яшь кыз килеп утырды.

                                                

Сүзлек

Аллилуйя – Аллаһны мактау җыры

армандано – җыелыш

вето – хакимнең нинди дә булса карарны танымаувы, тыюы, мәсъәләне үзе генә хәл итүе

багъдаш корып – ике аякны чалыштырып утыру

бактан – күзәтүче, сакта торучы, багып тлручы

галәкә – бәйләнеш, игътибар, кызыксыну

галера – ишкәкле сугыш көймәсе, ишкәкчеләр әсир төшкән коллардан торган, бу хезмәт каторгага саналган

ганимәт – сугышта җиңгән якка тиешле байлык; трофей

гасаби – борчулы

дая – бала караучы

ересь – дингә каршы чыгучы

глориан дей –

җанбаз – тарттырылган бауда йөрүче акробат, карнатоходец; җан кыючы

җария – сарайда хезмәт итүче хатын-кыз; колиһә

җиһангир – җиһанны яулаган ир; генералиссимус

җөббә – затлы өс киеме

җөръәт – кыюлык, тәвәкәллек

голгофа– җәзалау урыны

глориан дей – искиткеч гүзәл чәчәк (исп.)
        зафәр – җиңү

зәгъферан – сары төстәге буяу

зиккурат – күкйөзен күзәтү манарасы; обсерватория

зөмруд – асылташ; изумруд

зөфаф – никахлашканнан соң  ир белән хатынның беренче төне

инкогнито – яшерен, сиздермичә гамәл кылу

инаугурация – патшаны тәхеткә күтәрү тантанасы

инфант – балигъ булмаган сабый варис; принц

йөрге – тиз йөрешле ат; иноходец

кадәх – бокал, сыеклык салынган савыт, бокал, рюмка]

кальга – кеченә шәһәр  ныгытмасы, крепость.

карыш – бер карыш та артка чишенмәм; аяк табаны озынлыгы, егерме см. чамасы

карышкы – патшалар, корольләр кулынлагы затлы таяк; скипетр

кәнизәк – сарайдагы хезмәтче кызлар

комар – отышлы уен, ярамаган уен

лачинкә – түрәне утыртып дүрт кол күтәреп йөри торган җайланма, паланкин

ләүкә – кызыл мал сатканда товарлар кую җайланмасы

ләшкәр – гаскәр

мәсих – коткаручы

мәсләк – һөнәр, шөгыль; принцип

мессия – гөнаһлардан коткарырга алынучы

мотрибчы – музкант, мотриб – көй чыгара торган уен коралы

мосафир – сәфәр чыккан кеше; кунак

мөхтәшәм – бай, күккәм; шикарный

мөһер –  тамга; печать

нар – гранат җимеше, нар суты – нар җисмешенең  суты

нәүмиз булды – өлешсез калды, кәефе китте, кимсенде

нөкәр – ярдәмче, хезмәтче, йомышчы

пир – олы кеше, абруйлы карт

рәкыс – бию

сәгадәт – бәхетле тормыш

сәлви – энә яфраклы агач; кипарис

сәркәтип – язу эшләрен алып баручы секретарь

сир – дәрәҗәле хөкемдарга эндәшү

субаш – гаскәри җитәкче: офицер

сум алтын – саф алтын, башка металл катнашмаган 

сут – сок; алма суты – яблочный сок.

талифа куми – кызыкай аягыңа бас (исп,)

тәйярлау – әзерләү, табын тәйярлау

тез йөгенде – тезенә төшеп, баш иде; ревренс

тарам – ныгытылган капкаларны ватар өчен бүрәно;. таран.

тоткавыл – ишек сакчысы

тугым – тәгәрмәч бүкәне; орбита

харами – юлбасар, карак, талаучы; харам юл белән мал табучы

хаттат – язу эшләрен башкаручы; стенографист

хач – Гайсә пәйгамбәрнең гәүдәге кадакланган аркылы-торкылы агач

химаяче  – ярдәмче, терәк

хөҗрә – кумырык, кечкенә бүлмә

хөллә – затлы өске кием

һәдия – бүләк

үлҗә – сугышта үтерелгәннең малы: хатыны, кылычы, киеме, кораллары  җиңүчегә була.

шатранж – шахмат уены, шахмат шакмаклары

эчкәри – ят кешегә керергә ярамый торган эчке бүлмә

яргулау – хөкем итү; ярлыкау – гафу итү,