Логотип Казан Утлары
Хикәя

Килен капкасы (хикәя)

 

    Кайда ничектер, ә менә безнең якта чит авылдан кияүгә килгән хатын-кызга исеме белән дәшмичә, “Килен” дип йөртәләр иде. Минем әнкәем дә шул “килен”нәр исемлегендә. Чөнки ул безнең авылга күрше авылдан килен булып төшкән. Бу хәлләргә чирек гасырдан артык вакыт үтсә дә, аны әби-бабайлар һаман да “Килен” дип йөртә. Кечкенә чагымда мин чыннан да әнкәемнең исеме “Килен”дер дип уйлый идем. “Ут күршебез” Мәдхиямал әби бигрәк тә яратып, үз итеп, “Киленкәем” дип дәшә иде аңа. Хәер, аны күршедә яши иде дип әйтү бик үк дөрес тә булмастыр. Утыз яшенә җитеп тә әле һаман өйләнмәгән улы Әшрәфҗан белән икәүләп кенә гомер итүче әбекәй көне-төне бездә диярлек. Йомышы төшсә-төшмәсә дә, “Киленкәем, син өйдәме соң? Ишегалдында гәүдәңне күрмәдем...” дип, иртә таңнан кереп җитә иде. Шунысы да бар, ул беркайчан да урам капкадан йөрми, ике араны бүлеп торган койманы кыеп ясалган капка аша гына, әнием әйтмешли, “ыһ” дигәнче керә дә җитә. Капканың исеме дә кызык – “Килен капкасы”! Капканы кем кайчан уйган, ник шулай атагандыр, анысын сорап торган кеше юк. Тик ул капка беркайчан да ябылып, бикләнеп куелмый иде.  Без моңа шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, керми торса, әнкәем хәвефләнә-тынычсызлана башлап, “барыгыз әле берәрегез кереп хәлен белегез, авырып китмәсен әбиегез” дип, апамны йә мине йөгертә иде. Озын сүзнең кыскасы, бала чагымдагы бер генә көнне дә “Килен капкасы”ның эшсез торганын, Мәдхиямал әбидән башка аш ашаган, чәй эчкәнебезне хәтерләмим.

      Әнкәем көне-төне колхоз эшендә. Мин ул эшкә киткәндә татлы йокыда калам. Чит кеше-мазар кереп, ялгыш куркытмасын диптер инде, әнкәем ишеккә йозак элеп калдыра. “Ялганчы йозак”! Әйе! Нәкъ шулай диләр иде ачкыч белән бикләнмәгән йозакны. Менә мин йокым тәмам туепмы, күземә төшкән кояш нурларыннан сискәнепме берзаман уянып китәм. Өйдә әни юклыгын күргәч, кычкырып еларга тотынам. Минем ачы тавышымны ишетеп, Мәдхиямал әби ишекне ачарга тиеш. Кайчак, әбием ишетсен өчен, тагын да катырак һәм шактый озак еларга туры килә иде...

      “Чит кеше-мазар куркыту” дигәннән, кайда ничектер, безне “тыңламасаң, хәзер, әнә, урыс алып китәр” дип, бик тиз “акылга утырталар” иде. Елганың теге ягында авылыбызга терәлеп үк торган диярлек урыс авылы бар. Урыс авылы булса да, исеме никтер татарча – Яңавыл.  Хәер, ул гына түгел, турыдан барсаң, өч кенә чакрым ераклыкта, авылның икенче башында тагын берсе “Кәчти” дигәне дә бар. Шул авылларның кайсыннан булгандыр, ике көннең берендә, җәй дими, кыш дими гел бер киемдә, чана яки арба тарткан зур сакаллы урыс карты (бәлкем миңа гына бик карт кебек тоелгандыр...) урам буйлап, бердәнбер татарча белгән җөмләсе  – “Самавыр төзәтергә бармы?!”ны кычкырып, сөрән салып йөрер иде. Берчак, җиз самавырның борыны ага башлагач, әнкәем яулыгы белән битен каплап, ым кагып кына аны ишегалдына чакырып керткән иде. Гәүдәсе капкабыздан күренүгә, алып китмәсен дип куркып, “Килен капкасыннан” ялт кына чыгып качканымны хәтерлим... Менә шундый “алып китүчеләрдән” дә саклый иде безне Мәдхиямал әбиебез. Үзебезнең әби-бабаебыз булмаганлыктан, ул безгә икеләтә якын, хәтта бик кадерле дә иде шул.

      Хәзергесен белмим, без беренче апрель – алдау көнен олы бәйрәм кебек, зарыгып көтеп тора идек. Чөнки ул көнне рәхәтләнеп алдашырга була, сиңа беркем дә үпкәләми. Ә башка көннәрне... Аллам сакласын! Әнкәем һич кенә дә алдашканны яратмый, “кеше алдау – кичермәслек зур гонаһ” дип, гел колагыбызга киртләп тора иде. Менә шул – безнең өчен бәйрәм көнендә Мәдхиямал әбине рәхәтләнеп алдый идек инде! Ышана иде бичарам. Бездә мунча бар. Аларда юк. Шуңа да әнкәем мунча яккан саен Мәдхиямал әбигә дә дәштерә. Рәхәтләнеп мунча кергәннән соң, кич буена икәүләп чөкердәшеп чәй эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырлар иде. Беренче апрель көннәренең берсендә мин  “Килен капкасыннан” гына турылатып Мәдхиямал әбиләр өенә килеп кердем дә ашыга-кабалана: “Әбекәй, әнкәй сине тиз генә мунчага килсен, юыныргы үзенең мунчаласын алсын, коенырга комган белән җылы су да алсын диде...” – дип такылдадым да аны-моны сизенмәгәе дип, кире чыгып та чаптым. Кая ул! Мунча бөтенләй ягылмаган иде ул көнне... Алдавы рәхәт тә бит, утырам калтыранып, ни белән бетәрен көтеп. Менә берзаман өй ишеге ачылып китте дә тастымал, мунчала, комганын күтәреп, Мәдхиямал әби килеп керде. Керә-керешли үк: “Рәхмәт, килен, мунча өчен, бик кызу, шәп булды...” – димәсенме?! Әнкәем ык-мык итеп, югалып калды. Мин, болар куркуымны сизенергә өлгергәнче, карават астына шуышытым. Ятам көтеп... Ничә минут үткәндер(миңа бик озак тоелды!), кинәт икәүләшеп шаркылдап көләргә тотындылар. “Юләр карчык димә инде син мине, комган-мунчаласы бер хәл... – дип кеткелди Мәдхиямал әби, – барып җиткәч, мунча ишеген ачып кара идең, тити баш! Юуук бит! Мунча өялдында чишенеп, анадан тума бырып керергә кирәк караңгы, салкын мунчага... Чукынчык кызый... ничәмә-ничә алданмам дип сүз бирдем, тагын алдады бит мине, кара инде син, әй?!” “Әйтмә дә инде син аны, Мәдхиямалтәй, ничә әйттем юкса, олы кешене алдарга ярамый, дип...” Шулай сөйләнә-сөйләнә, чынаяк-тәлинкә чылтыратып, чәй эчәргә тотындылар. Мин аларның “быдыр-быдырларын” тыңлап ята торгач, оеп йоклап киткәнмен...

        Хәер, Мәдхиямал әби үзе дә шаяртуның кимен куймый иде. Элек авылларда зурлап, өй тутырып ашка җыю бар иде. Сугым суйсалар да, кемгәдер кунак “төшсә”, кызыл туй, сайлау-мазар булса, армиягә китсәләр-кайтсалар да... Андый чакта, үзләрендәге тәлинкә-кашык җитмәү сәбәпле, күршеләрдән алып тору гадәте бар. Буталмасын өчен һәркемнең кашыгына тамга уелган була. Соңыннан, аш үткәч тә әле, “бу кашык безнеке түгел” дип, тамгасын тикшереп, алыш-биреш ясап йөрерләр иде.

      Сабый балалар гадәттә “р” авазын әйтә алмый. Ә минеке кешечә түгел, “с”, “ш” урынына да – “т”, “ч” урынына да – “т”. Әллә чынлап, әллә юри әнкәем мине Мәдхиямал әбигә йомышка кертеп җибәрә. “Бар, кызым, әбиеңнән кашыкларын сорап тор, ашка җыябыз диген... ”. “Килен капкасыннан” турыга гына элдерәм. Керә-керешкә: “Әбекәй, әнкәй катык торады”, – дип аваз салам. Чыгып китә әбием өйалдына чәркә тотып. Алып керә дә тулы бер чәркә катык, миңа суза. Ә мин чәбәләнәм. “Катык түгел, катык торады!” дим. “Соң... Алла бәндәсе... бирдем бит инде катык...”.  Мин һаман: “Катык түгел, катык !” дип тәкрарлыйм.  Аптырагач, мич буена килеп, стенадагы агач җайланмага тезеп кыстырып куелган кашыкларга төртеп күрсәтәм. “Әәәә, шулай диген аны, кашык диген, син бит катык дисең”, – ди әбием кет-кет көлеп...

       Шул “с”, “ч”,“ш”, “т”лар аркасында миңа шактый гына кушаматлар да “ябышып” кала язды үземә заманында. Әлеге дә баягы шул Мәдхиямал әби, “Килен капкасы” аркасында инде!  Көннәрдән беркөнне әнкәем мине читаттагы йомышка йөгертте: “Бар, бәләкәчкәем, “Килен капкасыннан” йөгереп кенә кер дә, әбиеңнән таба сора, бәрәңге кыстыбые пешерәбез, диген”. Әнкәем кушканча, йөгереп кенә барып кердем, табаны сорап алдым. Чыгып китәргә җыенып, ишек тоткасына үрелгәч, әбием: “Нәрсә пешерәсез, кызым?” дип сорамасынмы?! Мин:

                     Торап торган булатың,

                      Белмитеңмени туны, –

                      Нәртә бултын ди инде –

                     Бәрәңге кыттыбые!” – дип татылдадым да, табаны эләктереп, чыгып йөгердем.

       Әбекәемнең чыбыксыз телефоны бу хәбәрне авылга бик тиз тараткан, икенче көнне урамга уйнарга чыкканда мине “Бәрәңге кыттыбые” кушаматы каршы алды. Бер-ике айдан аны яңасы – “Бодау тытта-титә”се алмаштырды. Болай булды ул. Элек  яңа туган бозау, сарык бәрәннәрен өйдә асрыйлар иде. Безнең бозау да өйдә. Миңа шул бозауның “йомышларын” махсус шуның өчен идән уртасындагы тимер мич астына куелган әлүмин чәркәгә йомышлату бурычы йөкләнгән. Әгәр уенга мавыгып, бозау олы яки кече йомышын сап-сары итеп юылган идәнгә “салып” куйса, “баш бетте” диген – чистарту-юу үзеңә кала. Утырам сандык өстендә бозауга карап. Җитмәсә, үгез бозау! Алар бит “кече” йомышын – бер, “зур” йомышын бөтенләй икенче җирдән йомышлый. Күземне койрык тирәсеннән ялт кына аяклары арасына күчерә-күчерә карап утыра торгач, үзем дә кысталып киттем бит! Нишләргә? Әнкәем белән Мәдхиямал әбинең эшләре “каты” – өстәл өстендә чыжлап утырган самавыр тирәсендә, гөрли-гөрли сөйләшеп, инде ничәнчедер чынаяк чәйләрен эчәләр. Ниһаять минем сабырым төкәнде. Ишек янындагы чөйдән сырмамны эләктердем, өстемә кияр-кимәс, ишек тоткасына ябыштым да, үзем дә ни сөйләгәнемне уйлап тормастан:

            Бодау тытта-титә,

            Табыр-тобыр титертә,

            Тәртәтен тотартыд ... – дип, ишегалдына элдердем...                 

       Еллар үтеп, бераз исәеп, мәктәпкә сабак алырга йөри башлагач, әбекәем атна саен диярлек хат яздырырга керә. Икенче-өченче сыйныфларда гына укыган чагым булгандыр. Укырга-язарга алдан ук өйрәнеп баргач, шактый  “шомарган” булганмындыр күрәмсең, миннән олырак апама түгел(бәлки гозерләрен тыңламагандыр), хат язуны нигәдер миңа ышандыралар иде. Килеп утырам өстәл артына шакмаклы дәфтәр бите тотып, каләмемне карага манарга әзер булып. “Әбекәй, ни языйм?” – дип сорыйм. “Рәхмәтулла бәбекәем...” диген, кызым”. Мин башымны өстәлгә кырын салып, тырышып-тырышып, хәрефләп кабатлый-кабатлый “Рәхмәтулла бәбекәем”не язып бетерәм дә: “Булды, әбекәй, тагын ни языйм?” – дип сорыйм. “Рәхмәтулла бәбекәем” диген, кызым...”. Мин, өлкәннәр кушкан һәрбер эшне җиренә җиткереп үтәргә өйрәтелгән сабый, тагын шул ук “Рәхмәтулла бәбекәем”не матур итеп сырлап язып куям да тагын сорау бирәм. Җавап та шул ук була. Бер хатка ничә мәртәбә язганмындыр “Рәхмәтулла бәбекәем”не?! Бик күптер мөгаен. Юкса Мәдхиямал әби әйтеп торып яздырган хатлардан шул ике сүз мәңгелеккә күңелемә уелып калмаган булыр иде...

      Авыл мәктәбендә укыганда да, соңрак укуымны “җәһәннәм чите –Казанда” (авыл кешеләре барып күрә алмый торган җирләрне шулай атый иде) дәвам иткәндә дә “Рәхмәтулла бәбекәем”нең авылга кайтканын күрмәдем, ишетмәдем. Әнә шул – сүз башыбызда телгә алган утыз яшенә җитеп тә һаман өйләнмәгән улы Әшрәфҗан белән гомер итте Мәдхиямал әби. “Ник һаман өйләнмисең?” дип сораучыларга җавабы гел бер, имеш: “Инәй үлмичә өйләнмим, дуртпочмаклы кечкенә генә өйдә ике хатын-кызны талаштырып, сугыштырып ятасым юк... ”. Хәер, аның Сафура исемле кызы да булган, имеш. Тавык фермасында эшләгән. Шунда башына зыян килеп, зиһене чуалып, юләрләр йортына алып киткәннәр, имеш. Мин белә башлаганда тавык фермасы да, Сафура да юк, имеш-мимешләр генә бар иде. Имеш-мимешләрнең тагын берсе: “Мәдхиямалның сугыштан исән-имин кайткан ире Вәлиулла бәхет эзләп ерак җирләргә киткән җиреннән марҗага өйләнеп, шунда төпләнеп калган...” дигәне дә сүз уңаеннан дигәндәй, сирәк-мирәк булса да ишетелгәләп куя иде. Ә Әшрәфҗанның исә мин ялтырап торган башын яхшы хәтерлим. Адәм баласының хәтере бик серле, сәер бит ул. Гомер барышында күргәннәреннән үзенә кирәклеләрен генә сайлап саклый.  Әшрәфҗан башын хәтерләмәс тә идем бәлкем, бик хикмәтле баш иде шул ул. Сугыша торган баш. Икәү иде әле алар. Юук! Икесе дә Әшрәфҗанныкы түгел. Хикәяләү барышында икенче баш иясенең исемен дә телгә алырбыз.  Яңавыл дигән урыс авылы турында сүз әйткән идем бит. Безнең авыл тирәли сай гына елга ага. Елганың бер ягы безнеке булса, икенче ягы урысларныкы, ягъни әнә шул Яңавылныкы. Елгабызның киң, тирән чаклары да булган. Су тегермәне эшләп торганда. Әнкәемә ияреп он тарттырыргы баргач күргән ул тегермәнне, зур бер агач тәгәрмәчнең елга суын күтәреп әйләндергәнен гаҗәпләнеп карап торганымны әз  генә хәтерлим. Без су коеныр яшькә җиткәндә тегермәннән күптән җилләр искән, елга инде шактый саеккан, тездән су ярып, урыс ягына рәхәтләнеп чыгып була иде. Безнең авыл маллары, каз-үрдәкләре дә моны бик яхшы чамалый, күпме “ярамый-ярамый” дип чыбыклап торсаң да, тамак тәмугка кертер дигәндәй, гел шул ярамаган якка чыгу җаен карыйлар. Яңавыл урыслары шуны гына көтеп тора диярсең, атка атланган каравылчы килеп тә җитә, безнең авыл малларын куып алып та китә. Ә көн кичкә авышкач, безнең авыл ир-атлары җыелышып малларын алырга китә. Анда ничек аңлаша торган булганнардыр,белмим, күп очракта Яңавыл урыслары “аңлашырга” безнең авылга килә иде. Авылга дигәч тә, авыл эченә түгел, елганың аръягына. Юан күсәк, сынык сәнәк, тырма сабы ишеләрне күтәреп (кемнең хуҗалыгында ни бар), безнекеләр су буена төшә, Яңавылдан да урыслар “коралланып” җыелышып килә. Һәм китә “аңлашу”. Колхоз эшеннән кайткач җыелыша торган булганнардыр, мин караңгылыктан ишетелгән тавышларны гына хәтерлим. Ни өчен дисәң, без – бала-чагалар, әни-әбиләргә ияреп, тау башыннан карап, тыңлап тора идек. Кичке эңгердә “шак-шок”, “дөп-док” иткән, кычкырган, ыңгырашкан, “бәр, давай”, “яннан”, “арттан” кебек тавышлар тын һаваны ярып, еракларга яңгырый. Җыелышкан хатын-кызлар “аһ-уһ” итә дә “Әнә, Әшрәфҗан баш белән бәрде...” , “Монысы Мәсрур башы!”  дип кычкырып җибәрә. Күп тә үтми караңгылыкны ярып, атлар кешнәтеп, Яңавылларның таралышканы ишетелә. Кайсының башы, кемнеңдер кулы бәйләнгән “безнекеләр” дә тауга күтәрелә башлый. Кемнәрнедер ике яктан култыклаганнар, кемдер үзе титаклый... Алар тау башына менеп җиткәнче, әниләр безне җитәкләп өйләребезгә таба алып китә. Шул рәвешле, айлар-еллар буе “аңлаша” торгач, Яңавыл авылы юкка чыкты, кешеләре башка авылларга күченде...

      Еллар үтә, без үсә, әти-әниләр, әби-бабайлар картая, берәм-берәм якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчә тордылар. Андый хәбәрләрне мин йә үзем сирәк-мирәк авылга кайтканда, йә әнкәем хатлары аша белә идем. Чираттагы авылга кайтуымның берсендә әнкәем мине кайгылы хәбәр белән каршы алды. Бер ай элек Мәдхиямал әбиебез дөнья куйган. Миңа авыр булмасын дип, хатка язмыйча, кайтуымны көткәннәр.Чыннан да, авыр булды аны югалту. Тәбәнәк кенә җыйнак гәүдәсе, бала итәкле күлмәге, күлмәге өстеннән бәйләп куелган, мәңге салынмый торган алъяпкычы, башындагы иңнәрен ябып торучы чәчәкле яулыгы, һәрчак елмаюлы ачык йөзе, һәр көн диярлек “Килен капкасыннан” гына ялт итеп килеп керүләре... Берәм-берәм барысы да күз алдына килеп, төшләргә кереп, җанны сыкратты, күзләргә яшь бөялдерде. Вафатына бер генә ай булу сәбәпле, авылда Мәдхиямал әбинең үлеме белән бәйле имеш-мимешләр тынмаган иде әле. Ул имешләр арасыннан “Әшрәфҗан “үлә белмәдең инде тәки...” дип, әнисенә бер генә мәртәбә башын селтәп җибәргән икән...” дигәне йөрәгемнең әллә кай җирен кисеп алгандай булды һәм... нигәдер мине ышандырды...  Юкка гына шыксыз, ямьсез, күңелсез нәрсәләрне күргәндә, “мәет чыккан йорт шикелле” димиләр икән. Әбекәемнең әллә каян нур чәчеп торган тәбәнәк, иске өе боегып, бөкерәеп калган, нуры, коты киткән, капкабыздан чыгуга,  яныннан үтмәс өчен урамның каршы ягына чыгып, ул якка борылып карамыйча, башымны иеп кенә үтеп китәм. Мәдхиямал әби “китеп” бер-ике ай да үтми, “инәй үлмичә, өйләнмим” дигән Әшрәфҗан авылның түбән очыннан туйсыз-нисез генә үзе кебек кияүгә чыкмыйча “сазаган” кызны алып кайтып та утырта, бер-ике атнадан аерып та җибәрә. Әнкәем  аның белән ныклап аралаша-белешә дә алмый калган, килен кеше урам капкадан да, “Килен капкасыннан” да безгә кереп йөрмәгән. Әшрәфҗаннан курыккандыр ахрысы бичара. “Берәр нәрсәгә ачуы чыкса, баш белән генә әйләндереп җибәрә...” дип зарланган, имеш, “сазаган” әти-әнисенә. Әнкәем дә, Әшрәфҗан абыйдан куркыптырмы, Мәдхиямал әбинең үлеменнән соң, “Килен капкасын” аркылы-торкылы такталар белән кадаклап, келәсен бикләп куйган.

     Шул беренче “уңышсыз тәҗрибәдән” соң аллы-артлы тагын өч “килен” килеп китә әле бу йортка. Белмим, кемгә кайсы ягы килешмәгәндер, дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә нишләптер аннан уттан курыккан кебек курка идем. Әле теге – кашык урынына катык сорап йөргән заманнарда ук йомыш белән Мәдхиямал әби янына кергән саен Әшрәфҗан абыйны гел бер: өй түренә куелган агач караватта яткан хәлдә күрә идем. Ачык чырай күрсәтмәс, биргән исәнлегеңне алмас... Өй эченең бушлыгы, тупас кына итеп кулдан ясалган ике агач карават, иске сандык, ашъяулыксыз өстәл, пәрдәсез тәрәзәләр дә хәтеремдә. Әнисенә берәр эштә булышты микән, әмма ул колхоз эшенә йөрмәде шикелле. Эшкә әйтергә дип килгән бригадирга: “Мин колхоз эшенә йөрмим, әнә, урыс эшләсен...” дип кенә җавап бирә икән диләр иде.

     Дүрт хатынның “тәмен татып” караганнан, тирә-юньгә “хатын белән тора алмый” дигән даны таралганнан соң, елдан артык ялгызы яшәгән Әшрәфҗан көннәрдән беркөнне Башкортостан ягыннан бишенче “тәҗрибә” алып кайта.

     ...Ашкынып туган ягыма кайтып киләм. Үзебезнең Югары Оч урамына борылуга, йөрәгем җилкенебрәк тибә башлый. Мине урам як тәрәзәдән күреп алган әнкәем атылып урамга чыгар, йөгерә-атлый каршыма килер... Менә өйләрне саный-саный, йөгрә-атлый кайта торгач, Мәдхиямал әбиләр турына җиттем. Тәрәзәләренә күзем төшеп, сискәнеп куйдым. Бу нинди могҗиза?! Тәрәзәләргә чиккән ап-ак пәрдәләр эленгән түгелме?! Әнә капкабыздан әнкәем атылып чыкты: “Бакчада чүп утый идем, кызым, күрми калганмын...” дип тәкрарлый-тәкрарлый, кочагыма ташланды. Елашып күрешүләр, сагынылган сөйләшүләр. Минем күңелне гел теге чигелгән ак пәрдәләр кытыклап тора. Җаен туры китереп, сүз арасына үземне кызыксындырган сорауны кыстырам: “Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул? Күземә генә күрендеме?!” “Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән,  – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә.Үзе генә күрми китте килен рәхәтен мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләрен күрсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! Пешергән ашлары терекөмешмени, телеңне йотарлык! Ул камырлары! Бик уңган булып чыкты Гөлсәрвәр килен... ”. “Ә Әшрәфҗан абый?” Әнкәем тел төбемне шунда ук аңлады: “Шул Әшрәфҗан инде... Бөкерене кабер генә төзәтә, диләр дә... Ай-һай, төзәтә микән?!”

     Әле уңган киленне үз күзләрем белән күрмәгән булсам да, аны кызганудан эчем “жу-у-у” итеп китте. Ни өчен дигәндә, үземә дә егетләр күз кыскалый башлаган, күңелемә хатын-кыз бәхете турында уйлар “оялаган” чаклар иде шул. Икенче көнне иртән чыш-пыш килеп әкрен генә сөйләшкән тавышка уянып китсәм, әнкәем миңа таныш түгел яшь кенә бер ханым белән чәй эчеп утыра. Аны “ханым” димичә мөмкин дә түгелдер, эчкерсез ачык йөзеннән, үзенә килешле чиста-пөхтә киеменнән үк тәртипле, зыялы нәсел баласы икәнлеге сизелеп тора иде. Миңа таба борылып, бик тә йомшак, ягымлы тыныч тавыш белән: “Шушымыни инде Казан каласында гыйлем эстәүче, әнисен сагындыручы кыз...” дигәнен ишеткән мизгелдән, әллә кайчаннан белгән кебек, шунда ук ярата башладым мин аны. Юынып өстәл янына килеп утыргач, күзләрендә ниндидер әйтелмәгән сагыш, моң барын тоемладым. “Сыйланып утырабыз, кызым, Гөлсәрвәр апаң өчпочмак пешергән... кап-кайнар, телеңне йотарлык тәмле... әйдә, син дә авыз ит...”  Сүз арасында әнием моңарчы әйтергә оныткан шатлыгы белән дә уртаклашты: “Килен капкасын” ачтык бит без, кызым, Гөлсәрвәр апаң белән... Мәдхиямал әбиең барындагы кебек...”. Күңелемнән бала чактагы хатирәләрне барлап, әнкәемнең әлеге хәбәреннән чиксез куанып куйдым.

       Гөлсәрвәр апа саубуллашып чыгып киткәч, әнкәем кабат “Килен капкасы” турында сүз кузгатты. “Бервакыт төнлә ачыргаланып елаган тавышка сискәнеп уянып киттем. Ишегалдына чыксам, Гөлсәрвәр килен, бичаракаем, ачмакчы булып, шул капка янында елап тора икән. Туңып беткән. Кышка кереп барган мәлләр иде. Менә шул төнне ачтык “Килен капкасын”... Көн яктысында капка янына якын барма, кызым, яме... Әшрәфҗан күрүе бар. Белмәсен. Үтерер...” Мин куркып, шомланып киттем: “Кемне?!” “Йә Гөлсәрвәр апаңны, йә мине...”. Мин “Нигә?” дип сорарга өлгергәнче, әнкәем үзе сүз башлады: “Әшрәфҗанның җене котыргында, өеннән чыгып качып, Гөлсәрвәр апаң шул капкадан гына миңа кереп төн үткәрә. Ел дәверенең кышы бар, җәе бар дигәндәй, гел күлмәкчән килеп керә бичара... Салкын тидереп, авырып та ятты. Җитмәсә, үтмәс хастасы да бар икән. Күкрәк бакасы. Астма диләрме әле. Чирле икәнен белгәч, үз ягында кияүгә дә алмаганнар. Бала китерергә дә ярамый икән ул хаста белән. Кул күтәрә торган гадәте беленгәч, “Әллә әти-әниең янына кайтып китәсеңме”, дигән идем, “Үлсәм дә кайтмыйм, авылдашлар алдында оятын кая куйыйм”, ди бичаракаем... Миннән гел күркә ите ала. Шуның файдасы бар икән ди хастасына...”.

         Берничә көн авылда кунак булып, Казаныма кайткач та уемнан чыкмады Гөлсәрвәр апа. Искә алган саен, күземнән яшь чатнап чыга. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә туган ягына озатып, кадерләп үстергән газиз кызларын әти-әнисе кулына исән-имин килеш тапшырып кайтыр идем. Хат саен әнкәемнән Гөлсәрвәр апаның хәлен сорашам. Аның исә җавабы гел бертөрлерәк була: “Әлегә исән әле, кызым, элеккечә торып ята.Төннәрен капканың ябылганы юк...”

       Ә чираттагы бер кайтуымда... “Килен капкасы” аркылы такта белән кадакланган, Гөлсәрвәр апа, Әшрәфҗаннан качып, туган якларына кайтып киткән иде. Әти-әнисе, башкорт ягына базарга барган безнең авыл кешеләрен  очратып, танышып, хәл-әхвәлен белешкәннәр дә икенче көнне үк ат җигеп килеп, авылларына алып кайтып киткәннәр булып чыкты. “Иии, кызым, аның иң хикмәтлесе шунда, буйга узган иде бит Гөлсәрвәр апаң, көмәне бар иде... Матур гына түгәрәкләнеп килә иде инде гәүдәсе... Врачлар тапмаска киңәш иткәннәр. Үләсең, дигәннәр... Киңәш-табыш сорап, миңа да сүз каткан иде дә  бичаракаем. Мин ни актан, ни карадан өздереп төпле киңәш бирә алмадым. Хәер, нинди генә киңәш  бирсәң дә, тыңламас иде... Табам булгач, табам! Үлсәм үләм, карынымдагы баламның җанын кыймаячакмын!.. Ана йөрәге, ана җаны... бернишләр хәлләр юк...  Ниләр эшләп беткәндер инде. Исәндерме-юктырмы... Ул якларга баручы-кайтучы да юктыр ахрысы... Актан-карадан бер хәбәр дә килеп ирешми ичмасам... Бер-ике атнадан Әшрәфҗан барып караган , имеш, Гөлсәрвәр киленне кире алып китмәкче булып, авыл ир-атлары, җыелышып чыгып: “Әҗәлеңне монда табасың килмәсә, безнең авылга бүтән эз басма!” – дип, куып җибәргәннәр...”

      Айлар узды, еллар узып бара... Мин кияүгә чыгып, башлы- күзле булып, үз мәшәкатьләремә чумгач, авылга кайтулар тагын да сирәгәйде. Әнкәем дә олыгайды. Хәзер яулыгын яшь киленнәрчә колак артына чөеп бәйләмичә, Мәдхиямал әби кебек иңнәрен ябып, ияк астына төенләп бәйләп йөри. Авыл да картая. Утсыз өйләр, кыйшайган капкалар, җимерек коймалар ишәя бара. Мәдхиямал әбинең өе дә шул исемлектә. Ишегалларын куе биек чүп үләне басып киткән. Кадакланган “Килен капкасы” шул биек үләннәр арасына “поскан”. Бөтен ихаталарын, койма-капкаларын җанны тырный торган шыксыз сорылык чорнаган, кайчандыр гөрләп торган нигезнең коты киткән. Теге хәлләрдән соң “Рәхмәтулла бәбекәем” яшәгән якларга башын алып чыгып киткән Әшрәфҗан абый шул китүдән авылга бер генә дә кайтып күренмәгән иде.

     Безнең нигездә исә туганнарымның уртак тырышлыгы белән яңа өй калкып чыкты. Яңа өйгә яңа койма-капкалар да кирәк иде. Яңа коймалар коелды, урам капка яңартылды. Әмма әнкәем “Килен капкасына” кагылырга рөхсәтен бирмәде. “Тимәгез! Торсын!” дип кырт кисте. “Аннан кереп-чыгып йөрүче кеше юк бит инде, булмаячак та...” дип кабат-кабат әйтеп, аңлатырга тырышуларның нәтиҗәсе булмады. Һаман шул: “Торсын! Алланыкын кем белә?! Бәлкем Гөлсәрвәр килен кайтып төшәр...” Мин исә, бәхәсләргә артык катнашмыйча, эчемнән генә әнкәем яклы булып утырдым...

       ...Менә тагын кайттым туган авылыма! Кендек каным тамган изге нигеземә. Газизләрдән дә газиз әнкәем янына. Бер күрешер өчен. Әй, гомер, гомер! Көнләп санаганда шактый озын кебек тоелса да, бигрәк кыска шул адәм баласының фанилыктагы гомере. Әнкәем әйтмешли, “бер саплам җеп кебек кенә...”.Ул да олыгайды, биреште, бетереште... Заманында таза имән кебек “шыгырдап” торган төз гәүдәсе җиргә таба иелә төшкән. Әнә ул, элеккечә гаярь ат шикелле капкадан атылып чыкмады, каяндыр табып алган кәкре таякка таянып, әкрен-салмак адымнар белән миңа таба атлый... “Әнкәемнең дә китәр вакытлары җитеп килә... ” дигән саксыз уемнан йөрәгем “жу” итеп китте. Ни хәлләр итәсең, Гамәл китабына язылып куелган вакытың җиткәч, барыбыз да шунда барасы... Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак. “Тәкъдиреңә ни язган, шуны күрәсең инде, балакайларым...,  –  дияр иде Мәдхиямал әби-мәрхүмә, тирләп-пешеп әнкәем белән чәй эчеп утырган җиреннән өйдәге бөтен әйберне “ду” китереп уйнаган апам белән миңа таба борылып. – Сезнең әле бер ваемсыз чагыгыз, уйнап-көлеп калыгыз...”. Ул да әллә кайчан гүр иясе... Өй борынча саный китсәң, тагын әллә кемнәр юк. “Рәхмәтулла бәбекәем” кебекләре, исән булып та, үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да туган авылына кайтып күренми...

      Әнкәем белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчкәндә, аларны да искә алдык. Әшрәфҗан абый да, элеккечә, шул китүеннән, әнкәем әйтмешли, “аҗаган алгандай” юкка чыккан, кайтып күренмәгән. Алар турындагы сүзебез “Килен капкасына” ялганып китте. “Килен капкасы”  да картая, кызым, әкрен-әкрен генә... эшсез торып... Син дә... елдан-ел бәлигълана барасың  диимме, буй-сыныңа уйчанлык йөгергән...”. Аһ! Әнкәем! Ничек саклык белән генә искәртә минем дә олыгаеп баруымны!  “бәлигълана барасың”, “буй-сыныңа уйчанлык йөгергән”... Берәү булса, йөзгә бәреп, “картаясың” дип кенә әйтер иде югыйсә! Хәер, “йөзгә бәрмичә” дөрес эшли әнкәем. Мин үзем дә тоемлыйм  кая таба барганымны. Инде икенче балам мәктәпкә җыена лабаса!

      Чәйләп алганнан соң, бераз чүп булса да утыйм дип, өй янындагы яшелчә бакчасына чыктым. Миңа әнкәем иярде. Койма ярыгына башларын тыгып, үзара без аңламаган телдә “ко-ко-ко” дип гәпләшеп, безнең сөйләшүгә күркәләр дә кушылды. Әтиле-әниле ике сыерчык, берсен-берсе узышып, ояда чыр-чу килешкән, мәңге туя белмәгән сары томшыклы балаларына җим ташый. Сарымсаклар баш калкыткан, суганнар тишелеп килә...

    Үткәннәргә бүгенгеләрне кушып сөйләшә-сәйләшә онытылып эшләп яткан җирдән “шыгырт” иткән тавышка кинәт сискәнеп, икебез берьюлы диярлек тураеп, тавыш килгән якка “ялт” борылып карадык. Койма буенда озын булып  үскән куе ботаклы чия агачлары арасыннан капка да, “шыгырт” тавышының иясе дә күренми, әмма Мәдхиямал әбиләр ягыннан кемдер “Килен капкасын” ачарга азаплана иде. Командага буйсынгандай, йөгерешеп барып, үзебезнең яклап капкага барып ябыштык...

      Бергәләп тырыша торгач, “Киен капкасы”, ыңгырашкан тавыш чыгарып, кинәт ачылып китте. Күз алдыбызда пәйда булган нәфис буй-сынлы чибәр солдат егетне күреп, телсез-өнсез калдык. Бер-беребезгә карашып торган, шактый озак кебек тоелган сүзсез мизгелдән соң, өчебез беравыздан диярлек “Исәнмесез...” дидек тә тагын тынып калдык. Бу юлы тынлыкны нәфис буй-сын иясе бүлде: “Рөхсәттер бит... – диде ул, үзе кебек үк тыйнак тавыш белән. – Менә...  мәрхүмә әнием вәсыяте буенча... “Килен капкасын” күреп китим дип килдем. Рузәл мин... Гөлсәрвәрнең улы... Әби-бабай янына отпускага кайткан идем. Капка турында алар сөйләгәнне бик кечкенә чактан ишетеп үстем... Моңарчы ничектер җай чыкмады... Әнием мине тапканда бакыйлыкка күчкән... “Улым үскәч мине караңгылыктан яктылыкка чыгарган, яшәү көче биргән “Килен капкасын” барып күрсен, изге капка хуҗасына Аллаһымның чиксеә рәхмәтләрен ирештереп, баш исен...” дип әйтеп калдырган...”.

       Ул, сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс, менә-менә яшь бөртекләре тәгәрәп төшәм дип торган сөрмәле моңсу күзләрен түбән иде һәм әнкәем алдына тезләнде...