Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫМ ДИЕП ЯНЫП ЯШӘДЕ

Күренекле фольклорчы галим, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәрнең тууына 75 ел булды.

Ул фәнни эшчәнлеге, әдәби иҗаты һәм Татар иҗтимагый үзәгендә алып барган бетмәс-төкәнмәс эшләре белән беррәттән Татарстан радиосында да даими тапшырулар эшләргә вакыт таба иде. Кайвакыт ул биредә штатта кебек тоела башлый: әзерләп алып килгән язмаларын үзе үк эшкәртә, монтажлауда катнаша иде.

Фольклорчы буларак Рәшит Фәйзрахман улы Советлар Союзының татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләренә бик еш экспедицияләр оештырды. Гыйльми сәфәрләреннән ул магнитофон язмалары төяп кайта. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез тормышын яктыртучы “Кардәшлек” дигән тапшырулар циклы әнә шулай туды.

Татарстан радиосы фондында аның сәясәтче буларак ясаган публицистик чыгышлары, нәфис сүз осталары укуындагы шигырьләре саклана. Тыңлаучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала торган тагын бер иш язмалары – балалар фольклорына багышланган тапшырулар шәлкеме.

Рәшит Ягъфәр мирасы турында сүз чыкканда без, әлбәттә, иң әүвәлдә аның милли бәйрәмнәребез турындагы радиокомпозицияләрен искә төшерәбез. Алар ел саен кабатланып, әле дә халыкка хезмәт итәләр. Бу композицияләрне Рәшит Ягъфәр туксанынчы елларда фольклор экспедицияләрендә табылган материалларга низеләнеп эзерләгән. Бу сәнгать әсәрләрендә милли бәйрәмнәребезнең асылы, аларны үткәрү тәртибе дә аңлатып бирелә. Ул елларда тормышыбызга әле кайта гына башлаган Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы бәйрәмнәрен оештыручылар өчен бу тапшырулар әйбәт ярдәмлек булды.

         Галим һәм язучы Рәшит Ягъфәрнең якты рухын искә алып, әйдәгез, шушы композицияләрнең берсен тыңлыйк. Көн белән төн тиезләшкән вакыт - төрки халыкларның Яңа елы якынлашуын искә алып, “Нәүрүз”гә тукталырбыз. Композициядә Рәшит Ягъфәр үзе һәм радио режиссеры Әлфия Гыйләҗи катнаша, диктор Тәлгать Хаматшин алып бара, мөхәррире – Рөстәм Акъегет.