Кабатлансын догалар...

Тукай ул берәү генә

Тукай әллә ничәү түгел,

Тукай ул – берәү генә.

Ләкин кереп урашкан ул

Күпләрнең күңеленә.

 

Тукай пәйгамбәр түгел, тик

Аны белмәсәң – гарьлек.

Чөнки язган һәр җөмләсе

Хәдисләргә тиңләрлек.

 

Тукайга баш иябез һәм

Чәчәкләр китерәбез.

Тукайны укып, үткәнне,

Киләчәкне күрәбез.

 

***

 

“И Аллам” дип әйтүләр дә

Җиңеллек бирә бугай.

Аллаһ үзе безнең хәлне

Сизә һәм күрә бугай...

 

“И Аллам”, “И Аллакаем...”

Буш сүзләр түгел бит ул.

Төп ышаныч тик Ходайда –

Нишлисең, күңел бит ул...

 

 

Китәсе килми

 

Китәселәр килми әле,

Чөнки яшәп туелмады.

Бу дөньяның рәхәтлеге

Минутлык та тоелмады.

 

Китәселәр ничек килсен? –

Оныкларны күрәсем бар.

Җәен чәчәкле болында

Такыялар үрәсем бар.

 

Китәргә иртәрәк әле,

Күпме җирләр йөрисем бар.

Башларымнан үткәннәрне

Яшь буынга сөйлисем бар.

 

Китәрләргә кая әле...

Тәмамлыйсы эшләрем бар.

Бергәләшеп гомер сөргән

Чордашлар, дус-ишләрем бар.

 

***

 

Кабатлаулар файдалы да,

Әле алар кызык та.

Урынсызга кулландыңмы,

Бетерәләр бозып та.

 

Үткәннәрне кабатлыйбыз

Яңасын үрә-үрә.

Онытылмый хатирәләр

Кабатлаганга күрә.

 

Бабамнарның тормыш юлы

Кабатланмасын иде.

Сугыш, ачлык, афәтләрнең

Эзе калмасын иде.

 

Яратып кабатласыннар

Теләкләрне, җырларны.

Кабат искә алыйк бергә

Үткән матур чорларны.

 

Фикерләр дә кабатлансын,

Кабатлансын догалар.

Дога кабатлаган җаннар

Тик бәхетле булалар.

 

 

 

Сине табу канат куйды

 

 

Сине  табу миңа ачыш булды,

Сине табу мине үстерде.

Сине табуларым канат куйды,

Алып батыр кадәр көч бирде.

 

Сине тапкач, курку биләп алды,

Ә югалтсам, ничек яшәрмен?

Бар афәттән Ходай саклый күрсен,

Түгелмәсен генә яшьләрем...

 

Сагыну

 

Сагынмыйча яшәп булмый,

Сагындыра туган як.

Сагындыра уйнап үскән

Әти, әни торган як.

 

Сагындыра туганнарым,

Сагынмый ничек түзим?

Сагынусыз яшәп булмый,

Мин аннан ничек бизим?

 

Гомер буена сагынып

Яшәргә язсын иде.

Йөрәгемдәге утлар да

Сагынып янсын иде...

 

Бер үк  Кояш

 

Югыйсә ул бер үк Кояш

Дөньяның бар кыйтгасында:

Чүлдәгеләр уттай яна,

Күренми дә кайсысында.

 

Югыйсә ул бер үк Кояш,

Кемгә якын, кемгә ерак.

Кешеләрне аермый һич:

Кем хәерче, кем баерак...

 

Югыйсә бит бер үк Кояш,

Ә төрлечә бәя ала.

Аны да бит шул халәткә

Куйган бары бер үк Алла...

 

 

 

Тәфтиләү

 

“Тәфтиләү”гә сыеп беткән сыман

Халкымның бар шатлык-кайгысы.

Искә төшә үткән төннәремнең

Болытлысы түгел, айлысы.

 

“Тәфтиләү”не уйныйм, үзем уйлыйм

Әле Тукай, әле халкымны.

Күңелемдә Тукай һәм “Тәфтиләү”...

Йөрәккәем тагын талпынды...

 

“Тәфтиләү”не Тукай тыңлагандыр,

Җырлагандыр күңле тулганда.

Ә “Тәфтиләү” бүген дөнья гизә,

Бәлки Тукай сүзе булганга...

 

“Тәфтиләү”ләр, “Әллүки” ләр белән

Үтеп бара безнең гомерләр.

Аллаһ насыйп итсә, оныкларым

Бу җырларны көйләп йөрерләр.

 

 

Әллә...

 

Татар теле белән бергә

Моңнар да китеп бара.

Әлфия, Илһам кебекләр,

Кызганыч, бетеп бара.

 

Хәзер бит сәнгать кирәкми,

Кәмит булса, шул җитә.

Кендектән түбән мәзәкләр

Күпләр күңлен җилкетә.

 

Халык җыеп, дан яулыйлар,

Сәхнәдә – кәмит, кызык.

Әллә чын җырчылар бетте,

Әллә үзебез бозык?..

 

 

 

 

Син йөрәгем түрендә

 

Мин сине сандугачка да,

Гөлләргә дә тиңләмим.

Сиңа охшаш берәүне дә

Чит җирләрдән эзләмим.

 

Белеп торам, сиңа җиткән

Әле беркем тумаган.

Ләкин безне парлылар дип,

Ходай карар кылмаган.

 

Югалтырмын дип курыкмыйм,

Югалмасыңны беләм.

Чөнки йөрәгем түрендә

Яшисең минем белән.

  Мөслимем

 

Мөслим – безнең туган як ул,

Мөслим – безнең күңелдә.

Мөслимне ярату хисе

Моңнар булып түгелә.

 

Ык буйлары, тугайлары

Балкый иртә-кичендә.

Халкы алтын – җанга якын

Менә шуның өчен дә.

 

Гөлбакчасына тиң Мөслим,

Сызылып ата таңнары.

Илебездә дан казана

Мөслимнең уңганнары.

 

Ык буйлары, тугайлары

Оҗмахларга тиң икән.

Иң бәхетле кешеләрнең

Бер баласы мин икән.

 

Мөслимнән дә гүзәл җирләр

Була алмый торгандыр.

Тиккә генә түгел, без дә  

Шул якларда тугандыр.

 

 

***

 

Үзеңнән соң сүзең калсын,

Аны кеше укый алсын,

Тыңлый алсын,

Аңлый алсын,

Күңел салсын...

 

 

***

 

Кулыннан килгән кешенең

Теленнән бик килми ул.

Батырлыгын кыла, ләкин

Ни әйтергә белми ул.

 

***

Тәрәзәдән карап яту

Рәхәт тә соң, ял да соң.

Гомер буе шундый хәлдә

Ятарларга язмасын.

 

***

 

Тиеннәрне миллионнар

Алыштырган заманда

Бер тиенсез яшәүчеләр

Арта бара һаман да.

 

 

***

 

Карга өч йөз ел яши, дип

Көнләшикме аңардан.

Шушы кыска гомердә дә

Арынган юк ярадан.

 

 

Түрешем

 

Кендек каным шунда тамган

Һәм кендегем бәйләнгән.

Шуңа Түреш минем өчен

Газиз җиргә әйләнгән.

 

 

 

Ходайга ялвару

 

Ашыктырма мине үз яныңа,

Мин бит әле яшәп туймадым.

Бакыйлыкка дигән савапны да

Кирәк кадәре үк  җыймадым.

 

Бу тормышта минем белән булган

Бәйле эшләр әле җитәрлек.

Мин эшлисе эшләр, насыйп итсәң,

Билләһи дим, исең китәрлек.

 

Кемдер исәбенә калдыр, димим,

Һәр кешенең гомере бер генә.

Барыбызның менү теләге бар

Үзе корган тормыш үренә.

 

Ашыктырма, Ходай, үз яныңа,

Монда кунак кына булсам да.

Мин үз кеше булып киләм инде,

Читтә генә басып торсам да.

 

Елатасым килми балаларны,

Оныкларым, туганнарымны.

Ничек ташлыйм “Мәңге бергә...”диеп

Вәгъдәләшкән сөйгән ярымны...

 

Сөйгәнемнән алда китү исәп,

Күңелемә күптән уелган.

Ашыктырма, Ходай, яшик әле,

Эшем бик күп әле... муеннан...

 

 

*** 

 

Баш ул уйлар өчен яратылган,

Яхшы, якты уйлар уйларга.

Ярамаган эшне башкармаска,

Яманнары булса тыярга.

 

Баш ул уйлар өчен яратылган,

Чүп-чарлары аңа тулмасын.

Уйларыбыз берүк башкаларга

Яманлыклар гына кылмасын.

 

Реклама