Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАР ҖЫРЫМНЫ ИЛГӘ БАГЫШЛАДЫМ...

Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Татарстан радиосы үзенең эфирында «Җәлил атналыгы» игълан итте. Дөрес, аның әсәрләре һәм шагыйрьгә багышланган тапшырулар болай да әледән-әле тыңлаучыларыбыз хозурына чыга. Шулай булырга тиеш тә. Беренчедән, Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңсез батырлыгын хәтердә яңарту яшьләребез күңелендә милли горурлык хисләрен куәтләндерү өчен кирәк булса, икенчедән, халкыбызның гаярь бер кавем булуын башка халыкларга да белдерергә тиешбез. Эфирда Җәлил атналыгын игълан итү безгә шушы эшне тагын да җанландырырга мөмкинлек бирде. Шагыйрьгә багышланган яңа тапшырулар белән беррәттән, 70 ел вакыт эчендә тупланган фонд язмалары хәрәкәткә килде. Бездә Җәлилгә бәйле аудиомирас шактый ук саллы урын алып тора. Болар – нәфис сүз осталары башкаруындагы шигырьләр, аларга иң затлы композиторлар иҗат иткән җырлар, «Алтынчәч» операсының сәхнәдән язып алынган концерт варианты; шагыйрьнең юбилей кичәләреннән, аңа багышланган төрле чаралардан, җәлилчеләрне искә алу митингларыннан репортажлар; Җәлил һәм аның көрәштәшләре образларын гәүдәләндергән әсәрләр; күренекле шәхесләребез турында язып калдырган истәлекләр һ.б. «Казан утлары» журналы белән бергәлектә әзерләнә торган сәхифәбезнең бу чыгарылышында «Җәлил атналыгы» вакытында яңгыраган берничә язманы урнаштырырга булдык. Аларның беренчесендә сез мәшһүр җырчыбыз Усман Әлмиевның тавышын ишетерсез. Ул 1935 елда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера студиясендә укый һәм менә шул вакытларда Муса Җәлил белән аралаша. Казанга кайткач, Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язган «Алтынчәч» операсын куярга әзерлек башланып китә. Шагыйрь җырчыга Урмай партиясен башкаруга кагылышлы киңәшләрен бирә. Язмада менә шушы хәлләр бәян ителә. Аннары Муса Җәлилнең исемен аклауга биниһая зур өлеш керткән язучы Гази Кашшаф истәлекләрен тыңларсыз. Ул биредә шагыйрьнең төрмәдәге камерадашы, «Моабит дәфтәрләре»нең бер өлешен саклап калган һәм Совет илчелегенә тапшырган игелекле Бельгия кешесе Андре Тиммерманс белән Мәскәүдә очрашуы турында сөйли. Язманың өченче өлешендә исә Муса Җәлил шигырьләрен Габдулла Шамуков, Ринат Таҗетдинов, Фатих Колбарисов, Айрат Арсланов, Рәшидә Җиһаншина, Гәүһәр Камалова һәм Шәхсәнәм Әсфәндиярова язмасында ишетерсез.