Логотип Казан Утлары
Парча

Телдән төшмәүче гыйбрәт

Шулай берчак республика парламентының чираттагы көзге сессиясендә каләмдәшем Туфан Миңнуллинның чыгышын тыңларга насыйп  кылды. Анда алдагы елның бюджеты тикшерелә иде. Язучыбыз байтак өстәмә чыгымнар таләп иткән мәдәниятне шулкадәр яклады ки, бик кысмыр күренгән баш финансистның да күңеле ихтыярсыз эрегәндер. Залда кемнәрдер мыгырдап куйгач, стадион белән театрны үзара чагыштырып, уйландыра торган нәтиҗә китереп чыгарды. «Җәнҗал куптаручан җанатарлар гаугалы матч ахырында өерелеп сугыша башлый, – дип көрсенде ул. – Ипле тамашачылар исә спектакльдән соң матур гына кайтып китә...»

Мин Туфан Миңнуллиннан әлеге нотыкны «Мәдәни җомга»га бирүен үтенгән идем. Әдип аны алып килде. Тиз-тиз караштырып чыктым. Театр алдындагы мәйданда кыйнашның булмавын чагыштырмалы төстә раслаучы сүзләр, ягъни теге гаҗәеп гыйбрәтле күзәтү кәгазьгә нигәдер төшерелмичә калган. Автордан төпченеп сорадым. «Анысы халыкка болай да таралыр ла», – дип аңлатты ул исе китмәгән сурәттә. Аннары безнең сөйләшү, пьесадагы шикелле, диалогка тарта башлады.

–  Туфан абый, шулай да әйт әле: нилектән стадионда бәргәләшләр күбәйде?

– Монда ниндидер парадокс күрәм. Мәдәният элек-электән «калдык принцибы» буенча яшәүгә дучар ителгән, спортка исә хәзер төрле яклап ниһаясез миллионнар ишелә. Һәм спонсорлардан да. Бүген шар сугучының айлык хезмәт әҗерен СССРның халык артисты төшендә дә күрми.

– Димәк, аерым максатларда күпләп түгелгән акча кайбер очракта уңай нәтиҗә бирми.

– Бу хак ич. Әлеге шактый ук катлаулы мәсьәлә тәрбия дәрәҗәсенә дә барып бәйләнә. Юкса бәндәнең сәламәт тәнендә сәламәт акыл булырга тиеш. Әмма атлет гәүдәле егет, юк-бар өчен, сине тукмап китәргә мөмкин. Урыслар әйтмешли, сила есть, ума не надо. Гелән сәмәндә коену аларны масайта гына.

– Ә спорт сөюче гади кавем нигә шулай чыгырдан чыга соң?

– Ихтимал, бәгъзеләрнең шул кансызлыгы белән бериш фанатлар да йогышлана. Уенда комарлык та үз йогынтысын ясыйдыр.

– Сәхнәдә дә бит уйныйлар. Әйтик, «Галиябану» спектаклендә Исмәгыйль Хәлилгә алтатарын төбәгәч, театр әхрамына килүчеләр икегә бүленеп дөмбәсләшмәде.

– Сәнгать кешеләрнең хисен әхлак кысасында тота... Барысы да бер чиктән икенчесенә ташланудан, һөнәрмәндләр хезмәтен бәяләүдә чик-чама белмәүдән киләдер. Берәүләр бал да май эчендә йөзгәндә, кемнәрдер фидакярлекләре өчен рәхмәт тә ишетми. Кайсыдыр язучы искәртеп үткәнчә, бу замандагы спорт галәмәтләре – физкультураны абсурдка җиткерү ул.

– Туфан абый, син гавами спортка каршы түгелдерсең бит?

– Ты что?! Хәзер ансыз яшәп булмый. Вәләкин спорт тирәсендәге хәттин ашулар әлеге хәрәкәтнең асыл мәгънәсен киметә. Сабан туе ярышларының әүвәлдән килгән гаделлеге дә, чын олимпия рухы да һәрчак сакланырга тиеш...

Гадәттәгечә, тере табигатьле Туфан Миңнуллин озаклап утырырга яратмый иде. Депутат каядыр ашыкты... Инде байтак еллар үтте. Дөрестән дә, аның стадион янындагы бәргәләшләр турында сөйләве халык теленә ныклап керде, ошбу гыйбрәтле күзәтү төрле чыгышларда да бик урынлы искә алына. Кызганыч, күңелсез нәтиҗәләр яшәүчәнлеген югалтмый. Физик күнегүләрдә чыныккан кемсәләр гаепсез кешеләргә ешрак гайрәт чәчә, допинг кулланган килеш олимпиадаларда җиңүгә омтылган хәрәмчеләр саны арта, дөнья спорты оешмаларында коррупциягә бирелү очраклары кимүгә табан бармый, мөһим карарлар чыгарганда ике яклы стандартлар әледән-әле өстенлек ала...

Менә шундый хәлләр, Туфан Абдуллович! Синең теге искерми торган шаккатырлык сөйләгеңне югарыгы мөнбәрләрдән һәмишә тәкрарларга туры килә.