Шәле тарихында «Франция эзе»

Исемең кемнәр куйган?.. Мәгълүм халык җырындагы ошбу сорауны татар кызлары җәһәтеннән генә түгел, асылы ачылып бетмәгән авыл атамаларына мөнәсәбәтле рәвештә дә бирергә мөмкин. Әйтик, иң зур салаларыбызның берсе булып саналган Шәле үзен шулай исемләүчене нигә һаман яшереп тота? Әлеге топонимик берәмлеккә ниндиерәк мәгънә салынган?

Бу уңайдан галимнәрнең берничә фаразы бар. Аларына тукталырга теләмим. Әле гавамда да төрле шәрехләр йөри. Берәүләр авыл исемен шәлегә, ягъни ярдырылмаган дөгегә бәйләмәкче. Ай-һай, монысы бик бәхәсле. Җылы яратучан үсемлекне игәр өчен безнең якларда тиешле шартлар юк. Шәледә яшәүчеләр дөгегә түгел, элек-электән бәрәңгегә өстенлек биргән. Икенчеләр аңлатканча, яңа салага нигез салучылар янына, теләсә нәрсә соранып, якын-тирәдән капчыклы руслар килгәләп торган. Артыгын кыланган очракта, аларга кисәтү ясалган: «Не шали, быррат!» Шәле әйтелеше, имеш, шулай тарала.

Не шали, дигәннән, Чечнядагы алагаем олы Шалины да, адашлыкка нигезләнеп, үз җиребездәгесе белән туганлаштыручылар күренгәли. Янәсе, аларның һәр икесендә дә бердәй холыклы кешеләр яши. Әйе, нәрсәнедер расларга омтылганда алымнар төрлелеге кирәк. Әнә, язучы Марат Закир Шәле этимонын якындагы Мишә елгасына китереп бәйли. Зураеп килүче авыл башта Мишәле намен йөрткән, «ми»нең артыклыгы беленгәч, халык аны Шәле дип кенә атый башлаган.

Күпләп җыелган әлеге фаразларны башымнан чыгарып торган идем. Франциядә яшәүче танышым беркөнне телефоннан шалтырата. Хәл-әхвәл белештек, озаклап сөйләштек. «Хәзергә саубуллашыйк, – дип түгәрәкләде ул. – Шәлегә җыенам...» Бәтәч! Аптырап киттем, аннары өстәдем: «Алайса, каләмдәшем Камил Кәримов белән без дә килербез, шунда телләр чишелерлек кенә пирәшләп тә алырбыз».

Парижда гомер итүче милләттәшем мәшәкатьләнмәскә кушты, әлеге очрашуның чыгымлы булуы хакында искәртте. «Син анда нинди расхудлар турында сөйлисең, – дидем мин, каршы төшеп. – Казаннан ярты сәгатьлек кенә юл бит...» Ниһаять, аңлаштык. Шәле түгел, шале! Баксаң, шәһәр читендәге дача йортларын французлар шулай атый икән. Чит-ят җирдә тамыр җибәрергә өлгергән ыругдашым үзенең җәйге өенә баруны күздә тоткан.

Телефон аша сөйләшүдән айный төшкәч, теге фаразлар янәдән хәтергә килде. Карасана, бернинди максатсыз элемтәгә чыккан «француз татары» безләргә өр-яңа эзләнүләр юнәлешен күрсәтте ләбаса! Мәсьәлә почти чишелде. Иренмичә күзаллагыз: күпмедер вакыт Франциядә яшәп алган татар аксөяге, Казан ханлыгына кайтып, Мишә елгасы тирәсендәге матур урында йорт төзетә. Әлбәттә, бераз кыланырга яраткан зат, король илендәге кебек, аны шале дип атый. «Француз» кушаматлы зыялының корылмасы янәшәсендә тора-бара башкалар да өй торгыза. Әүвәлге заманда менә шул рәвешле бүгенге Шәле авылына нигез салына. Аңлашылганча, аның тарихында «Франция эзе»н тома сукырлар гына күрмәс.

P.S. Әлеге гөман кылуларга мыек астыннан көлеп караучылар булса, алар кире кагылгысыз чын-хак фаразларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итсен.

 

Реклама