Шигырь эзләп китте

Гомере буе шигырь белән җенләнеп яшәде Фәиз.

Без аралаша башлаганда, ул инде шигърияттә үз кыйбласын ачыкларга өлгергән, үзе дә каләм тибрәтеп, образ-метафора-чагыштыру кебек төшенчәләрнең ни икәнен белеп, шулардан шактый оста файдаланып, кызыклы гына шигъри табышлары белән шәриктәшләре арасында өметле шагыйрь булып танылып килүче бер студент иде.

«Яфрак сибеп, уйнап,

Яшь каеннар рәте

Үргә менеп килә –

Көзнең шат сурәте».
Яки:
«Төне үтсә дә,

ае калган онытылып

офыгында». 

Моның ише матур сурәтләрне без, өлкән агайларның шигырьләрендә генә очраткан студентлар, Фәиз сабакташыбызга әнә шулай олылап, бераз гына көнләшеп тә, ихтирам белән карый идек.

Шагыйрьлеген тагын да камилләштерүгә, шигърият турында күбрәк, тирәнрәк белергә омтылуы Фәизне башкалар иҗатын өйрәнүгә алып килде. Башта ул шактый гына вакытлар Равил Фәйзуллин шигърияте белән җенләнеп йөрде. Р.Фәйзуллинны ул алтмышынчы елларда татар  шигъриятенең иҗтимагый тормышта, укучылар алдында абруе күтәрелүгә алып килгән үзгәрешләрне башлап җибәрүче, хәрәкәткә китерүче кеше дип бәяләде. Фәиз аның шигъриятендәге үзенчәлекләрне билгеләүне һәм шигърият сөючеләргә күрсәтеп бирүне үзенә максат итеп куйды. Шагыйрь иҗатын ул кайта-кайта, озаклап өйрәнде. Нәтиҗәдә, аның «Аңлаем дип шагыйрь җанын...» исемле язмасы, соңыннан шуны ук тулыландырып, киңәйтеп эшләгән «Күзләрем һаман шулмы?..» дигән, шагыйрь иҗатын шактый колачлы чагылдырган саллы мәкаләсе дөнья күрде.

Р.Фәйзуллиннан соң Фәиз шулай ук 60 нчы елларда шаулап-гөрләп шигърияткә килгән Ренат Харис, Рәдиф Гатауллин (Гаташ), Гәрәй Рәхим, алардан соң мәйданга чыккан Мөдәррис Әгъләмов һәм Зөлфәт, Эдуард Мостафин һәм Харрас Әюпов иҗатларына тәфсилле анализ ясап, укучылар  алдында алар шигъриятенең үзенчәлекле якларын ачып күрсәтте. 

Әнә шулай итеп Фәиз Зөлкарнәй әдәбият дөньясында үз сүзе, кыйбласы, мәсләге булган яшь тәнкыйтьче булып танылды.

1984 елда аның шушы мәкаләләрен һәм шулай ук үз яшьтәшләре, шәриктәшләре иҗатына багышланган, гомумән, сиксәненче еллар әдәби процессына күзәтү ясаган язмаларын туплаган «Кешем, асылың кем?» исемле  беренче китабы дөнья күрде.

Шунысы кызык, Фәизнең барлык язмалары да беренче мәкаләсенә баш итеп алган «Аңлаем дип шагыйрь җанын...» дигән исемгә тугры калып, бары тик шигърияткә, шагыйрьләребез иҗатын өйрәнүгә багышланды. 

Шигырьне, аның камиллеген, тәэсир итү көчен тәэмин итә торган поэтик алымнарны өйрәнергә утырып, ул «Әверелеш: шигырь парадокслары» дигән хезмәтен язды. Әйе, бу гади тәнкыйть мәкаләләре тупланмасы гына түгел, бәлки, тәнкыйтьчеләребез тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән мәсьәләләр хакында сөйләүче төпле, җентекләп тикшереп язылган фәнни хезмәт дип аталырга лаеклы җыентык иде. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган әлеге җыентык шигырь төзелешен, аның тышкы формасын, график гәүдәләнешен ачып бирү җәһәтеннән шигырь сөючеләр өчен генә түгел, гомумән, әдәбият теориясе белән шөгыльләнүчеләр, студентлар өчен дә бик файдалы һәм кирәкле бер басма булды. 

Фәизнең шигырьне, шагыйрьләрне аңларга һәм аңлатырга тырышуы аның һәр язмасында, һәр китабында торган саен колачлырак, үткенрәк, тирәнрәк һәм төплерәк була барды. Ул беркайчан да үзен кабатламады. Кулына каләм алган саен яңа мәсьәләләр күтәрә, сораулар куя, аларга карата үз фикерен, карашын әйтә килде. Аның фикри офыгы киңәйгәннән киңәйде, каләме үткенләнгәннән үткенләнде, иманы ныгыганнан ныгыды. Аның иҗатына яңа темалар килеп керде. Ул хәзер шигырьне төзелеше, поэтик үзенчәлекләре, әдәби-эстетик эшләнеше ягыннан гына түгел, бәлки милли үзенчәлекләрен ачыклау, сәяси бушандыру җәһәтеннән чыгып та тикшерә башлады. Аның шушы мөһим мәсьәләләргә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары 1991 елда Татарстан китап нәшриятында «Чакма чакмый ут чыкмый» дигән исем белән аерым җыентык булып басылып чыкты.

Ни кызганыч, Фәиз Зөлкарнәй үзе исәнендә нибары шушы өч китабын дөньяга чыгарырга өлгерде. 90 нчы елларга аяк баскач, ул «Идел» журналының баш мөхәррире булып эшләде. Бу җаваплы вазифа – яшьләр, милләт, халык язмышы хакында журналның мәсләген, кыйбласын саклый торган язмалар, әдәби әсәрләр турында даими кайгыртып, шуларны оештырып яшәү, шуның өстенә журнал чыгару эшендәге матди кыенлыкларны (ә алар 90 нчы елларда аеруча күп булды) хәл итү эше – Фәиздән зур көч һәм вакыт таләп итте. Эштән арып-талып кайткач, кулга каләм-кәгазь алып, нидер язу түгел, аларны күрәсе килмәгән сәгатьләре дә күп булгандыр. Әмма Фәиз әдәбиятка җаны-тәне, бөтен барлыгы белән бирелгән кеше иде шул. Журнал өчен ул милләт, халык язмышын кайгырткан шактый гына публицистик мәкаләләр дә язды. Шул ук вакытта шигырьне дә ташламады. Ташламады гына түгел, мәкаләләрендә шигырьне һәм тәнкыйди, һәм теоретик яктан өйрәнгән Фәиз аңа шагыйрь буларак кабат әйләнеп кайтты. Ул яңа бер дәрт, илһам белән шигырьләр иҗат итәргә кереште. Студент елларында язган шигырьләрен яңадан эшләп чыкты. Поэзияне тәнкыйтьче буларак өйрәнгән елларында туплаган белемнәре белән коралланып үзенчәлекле, башкаларны кабатламаган яңа әсәрләр иҗат итте. Шигърияттә дә сүзен әйтергә, үз сурәтен тудырырга, үз зәвыгын күрсәтергә омтылды. 

Ф.Зөлкарнәй заманында үзе теләп өйрәнгән – 60 нчы елларда мәйданга чыгып, татар шигыренә график чаралар ярдәмендә, ягъни форма ягыннан үзгәрешләр ясарга омтылган шагыйрьләр иҗатына аваздаш поэтик стильне үз итте. Әйтергә теләгән фикерен үзенчәлекле формага төреп бирергә тырышты. Аның шигырьләре традицион түгел. Шуңа күрә кемнәргәдер аңлашылып та бетми торгандыр. Ләкин бирелеп, дикъкать белән һәм аңларга тырышып укыганда, алар аңга да, йөрәккә дә барып җитәләр. 

Фәиз эзләнде. Фикерен төрлечә әйтергә тырышты. Төрле формалар уйлап чыгарды. Традицион калыпка салган, һәр юлы баш хәрефтән башланган, ноктасы, өтере, һәр тыныш билгесе үз урынында утырган шигырьләре дә бар аның; җөмләне баш хәрефтән башлап, җөмләсе тәмамланмаганлыктан, икенче юлын юл хәрефтән генә дәвам иткән шигырьләрне дә очратасың; татар шигъриятендә бөтенләй очрамаган, каядыр Европа, Балтыйк буе шагыйрьләренең иҗади эзләнүләрендәге бары тик юл хәрефләреннән генә язылып, бернинди тыныш билгеләре дә куелмаган шигырьләре дә бар. Укып карасаң, алары да аңлашыла.

Кыскасы, үзенчәлекле шәхес иде Фәиз. Кабатланмас шәхес иде. Ул чордашлары, каләмдәшләре хәтерендә яши, иҗаты кабатланмас, үзенчәлекле әсәрләрендә татар әдәбиятының бай мирасын тәшкил итеп, китапларында саклана. 

 

Реклама