Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәдхияләр язды шагыйрь... Тулырак: http://kazanutlary.ru/categories/12-dekabr-2021

Кырымтатар шагыйре Сәйран Сөләйман (1979)

 

Соңгы дәрвишнең уйлары

 

Канат куйдың, күк, чарасызларга...

Күңелдә буран, разыйлык кайда?

Чүәкләр тозда, өс-башым тузган,

Кояшым сүнеп, мәшриккә байган?!

 

Тозлы чүәгем – гомремнең үзе,

Кайда баксам да тик дошман йөзе.

Ефәктәй җәйрәп ятучы юлда

Бәхеткә кочак җәйдем – юк ул да.

 

Котылалмадым гайбәти кердән,

Япь-яшь башыма картлыгым иңгән.

Шөкер, йөрәгем әүвәлге калды,

Шатлыкларымны кайгылар чалды.

 

Алдымда ята чиксез озын юл,

Кемне күтәрә, кемне ега ул.

Юлчыга ташлар ату бер гадәт,

Һәм арсланнар иттән канәгать.

 

Ни гүзәл, Күкнең бәгъреңдә балкый,

Мәңге шәфкатьле сердәш Ай алтын...

 

 

Шул Кырымда

 

Шул Кырымда үз Зөһрәсен тапты Таһир,

Шул Кырымда мәдхияләр язды шагыйрь:

Булсын Гашыйк, булсын Бәкер яки Шакир.

 

Шул Кырымда сонетларын язды Адәм[1],

Шул Кырымда сәүдә итте күпме адәм:

Булсын чабан, булсын солтан яки атам.

 

Шул Кырымда... Шул Кырымда...

Антларымны җан түремнән алып әйтәм:

Сөям сине газиз Ватан,

Аерылышу юк итәлмәс сөюемне

Мин кайтаваз булып кайтам:

“Ватаным бер яшел утрау!..

Яшел утрау!”- диеп әйтәм.

 

 

 

 

Җилкәем

 

Күптәннән, бик күптән көлгән юк,

Гөлләрдәй күңелем таш булды.

Күзләрдән нур качты, һәм аның

Урынына сагышлы яшь тулды.

 

Яфрактай коелды елларым,

Бәгъремнән китмәде сызлану.

Өметем йомгагы сүтелде,

Җанымны мең телде кызгану.

 

Җилкәем, тавыш бир искәндә,

Ач миңа иң тирән сереңне.

Кирелек сиңа һич тиң түгел,

Яңгырат җанга хуш җырыңны.

 

Җилкәем, сер тулы, Җилкәем,

Мин синнән разыймын, әмма әйт –

Ни өчен сагышым таралмый,

Ни өчен үземә үзем ят.

 

 

Күгәрчен[2]

 

Йортына очкан күгәрчен кошы

Кинәт бер шахның кулына төште.

Ай күрде дә һәм кояш алды тик,

Алтын ояда утырган кошны.

 

Хак Тәгаләсе коткарды аны –

Бәхете кара күгәрчен кошын.

Читлектән азат ителде кошчык

Ачудан җаны айкалды шахның.

 

Туган йортына тиз кайтты кошчык,

Туры юл алып, очып төз генә.

Әмма, йорттан, аһ, хәрабә калган,

Әйтерсең монда узган зилзилә.

 

“Шахның читлеге алтын булса да,

Булса да төзек һәм дә бик иркен. –

Диде күгәрчен, – Кадерле миңа

Үз корган оям һәм дә үз иркем”

 

 

Шагыйрь

Дөрес әйтәсез тугъры дусларым,

Гадел көрәшче буладыр шагыйрь.

Бәгъренә уклар кадалсалар да

Хак сүзләренә хөрмәт бар, кадер.

 

Дөньяга күзе төшсә әгәр дә

Нәрсә кылганын үзе дә белми.

Кора үзенә биек сарайлар,

Фәкать шигырьдә яши ул – үлми.

 

***

Шагыйрьләренең бишекләрен дә тибрәткән – милләт,

Татлы сүзләрдән йөрәкләрен дә изрәткән – милләт.

Каләмнәренә куәтен биргән, анысы да – милләт,

Кадерен белгәне вә белмәгәне, анысы да – милләт.

 

***

Китсәм әгәр дә йортымнан ерак,

Дәртле күңлемне тотам киң вә шат.

Юк-бар сүзләргә һич китми исем –

Ватандыр тәүге вә актык сүзем.

 

         ***

  • Анам, ни өчен күзяшең тама?
  • Балам, йортымны дошманнар талый,

Аяк-кулымны чәбәләп бәйли,

Бу – күзләр түгел, йөрәгем елый.

 

***

Күзләрдән ни файда,

Кальбең керләнсә.

Сүзләрдән ни файда
Халкың хурланса.

 

[1] Адәм Мецкевичның мәшһүр “Кырым сонетлары”

[2] Алишер Нәваи музее

 

Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре