Логотип Казан Утлары
Бәян

Хатыннар сүрәсе (дәвамы (3))

 (Башыннан УКЫГЫЗ)

     Яралы солдат әле аңына килеп, әле аңын җуеп, сугышның беренче аенда сугышып узган көннәр исәбен яралар саны белән ялгарга, чагыштырырга тырышып азаплана. 1941 елның 22 июненнән алып 1942 елның уртасына  тиклем күкрәккә дә, баш чүмеченә дә тигән кыйпылчыклар, ядрәләр,  сугышлар санының исәбе бутала. Хәтер төпкеленнән әле бер орыш, әле икенчесе күтәрелеп чыга. Контузияне канлы җәрәхәт басып китә. Кайсы көн, кайсы сугыш, кайсы кичү, кайсы лазарет? Шәйхразыйның контузияле башында арифметика гамәлләре бутала. Сугышларның урыннары алышына. Тик, барыбер, сумма бер үк чыга – ул каты яралы, аны каядыр илтәләр.

      Карусель! Җәһәннәм каруселе...

     Уенчык карусель күреп үсмәгән малай, солдат булгач, сугыш каруселенең уртасында мәтәлчек ата. Исән чыгарга иде бит! Илгә исән кайтырга. Илгә кайтып барадыр бит инде?! Өйләнергә! Балалар үстерер...

      Тагын чоңгыл йотты.

      Фашистлар төнгә сугышны туктаталар – ял итәләр. Җәйге якты төндә дозорга чыккан ай гына кыр-дала буйлап сибелгән солдатларны барлап йөри.     Монысы ниндидер «томанлы» кинодан бугай. Аз калганнар. Байтагы мәңгегә җылы җирне кочаклап ятып калган. Яшь кенә гомерләр. Аналары, сөйгән ярлары көтәдер инде. «Хәбәрсез югалды» дип, гомер буе көтүчеләр дә булыр. Югыйсә, хәбәрсез югалырга тиеш түгелләр иде алар. Бик тә аяусыз сугыштылар чик буен сакларга баскан яшь солдатлар. Аларны еллар үткәч орден-медальләр эзләп йөрмәс инде. Чигенгән солдатка нинди медаль инде аңа? Югыйсә, аларга дошманга әсир төшмәгән өчен генә дә орден тиеш иде. Илгә яңа малайлар тудыру өчен кирәкле нәсел орлыгын исән алып кайтып җиткерә алган өчен генә дә тиеш иде. Кайтып җитә алсалар...

      Һичьюгы медаль!

     Яралы айнып китте. Кая алып бара икән аны составның бусы? Инде ничәнчесе... Шушы вагоннан төшмичә генә авылга ук кайтып җитсәң иде ул! Җиңелгән солдат булыпмы? Һич юк! Сугыша әле ул! Германны инде бер җиңеп кайткан Шәйхулла солдат улы лабаса ул! Әллә инде сугыш тәмам булды микән? Алай дисәң, нигә һаман, «Воздух!» дип сөрән салалар. Тилгән килгән өчен генә түгелдер бит инде... Әй, йокласын әле...

     ...Теге ерактан ымсындырып торган урман авызына җиттеләр. Немец урман эченә кермәскә тиеш. Старшина үз ротасыннан исән калган, ротадан гынамы, полктан калган бер уч солдат белән үзебезнекләргә кушылу өчен урман ерып бара. Арыган, яралы солдатларны берәр ышык урынга урнаштыра да үзе, компасын тотып, дөрес юнәлеш эзләп китә. Алай-болай әсир төшү ихтималы була калса дип, погоннарын йолкып алды, партбилетын эчкәрәк яшереп куйды. Җәнлек адымнары белән бара торгач, аланда учак тирәли утырган кешеләрне күреп, сөенеп китте. Кемнәр икән болар? Урманчылармы, эвакуациягә барырга чыккан берәр оешма кешеләреме? Әллә үзләре ише адашып-буталып йөрүчеләрме?

     Ашамаганнарына атна бардыр инде. Учак тирәсендәгеләр бик шаулашып сөйләшәләр. Немецчә! Каһәр икән. Алар да сак куйганнар.

      Абайладылар!

      Бу хәлдә ни эшләп була? Бары бер генә чара: билдәге гранатаның чекасын яшен тизлегендә тартып алып, гранатаны учак уртасына ыргыту!

Аланны утлы күмер очкыннары белән үкерү авазлары күмде. Кошлар тынып калды. Старшина үзенекеләрне калдырган урынны бик тиз тапты.

     – Ычкындык. Бик тиз!

     Шартлау тавышын ишеткән булганнар инде. Сорау биреп торучы булмады. Тагын урман аша марш-бросок. Бәхетләренә, бер капчык шикәр комы табып алдылар. Ниткән трофей булгандыр инде: тыл тарафына китеп баручыларныкымы, белмәссең. Суга болгатып, ун көн җан асрарга җитте бу табылдык сый. Төп гаскәрләргә килеп кушылганчы тамаклары киселмәде. Ә аңынчы әле Днепрны кичәсе бар иде.

     Бессарабиягә поход вакытында зур-зур елгалар кичелде. Тәҗрибә бар. Шуңа күрә старшина Галиуллин солдатларына зур елганы йөзеп чыкканда ниләр эшләсен, елга кичү алымнарын бераз төшендерергә тырышты. Әмма Днепрны кичү сыйрат күперен кичүгә бәрабәр булыр дип уйламаган иде.

     Алай да кичкәннәр икән. Без – балаларына ул кичүдәге бер генә җөмләне алып кайткан: «Днепрның суы кып-кызыл булып акты...»

                                           

                                               ***

                                            Хатирә:

     Контурлы карта буяп мавыккан ул-кызлары янына килеп утырып, кызыл елга булып аккан Днепрны кичү хәлләрен сөйләгәндә, ник әтидән сугышта күргәннәрен тагын-тагын да сөйләтә белмәдек икән? Гомеренең бик кыска буласы башыбызга да килмәгән шул. Бик сирәк кенә, әле бер эпизодны, әле икенчесен сөйләп куя иде. Анда да саран җөмләләр белән генә: «Бервакыт бричкага төялеп, чолганыш чылбырын өзеп барганда атыбыз дошман пулеметына килеп бәрелде. Күзе чәчрәп чыкты малкайның». «Авыр яралылар яу кырында: атып китегез безне, дип, тилмерешеп, ялвара торганнар иде». Калдырмый идек. Менә бит мине дә калдырмаганнар. Бар курыкканым әсир төшү иде. Төшмәдем бит! Өйгә дә кайтып җитә алдым. Минем полкташлар инде егерме ел җир куенында ята».

 

      Хатирәләр аз. Әгәр тагын ике генә ел яшәсә дә, Җиңүче солдат данын татып каласы иде дә бит... Насыйп булмады! 1963 нче елны ук, 47 яшендә бакыйлыкка күчте. Юбилей медальләре өләшүләр 1965 елдан – Бөек Җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм иткәндә генә башланды. Батырларның да исемнәре кайта башлады...

 

                                               ***

     Әйе. Старшина Галиуллинның бар курыкканы – әсир төшү иде. Төшмәгән икән.

     Тагын баш чоңгылга чумды. Тагын бер бомбежканы үткәреп җибәреп, аны тагын бер тапкыр вагонда ялгызын калдырып, кабат төялешеп, кузгалып киттеләр. Инде тагын сабый кебек бишектә тирбәлә. Сабыйлык рәхәтен татыдымыни соң ул? Бүгенгә калган икән. Бу көнгә кадәр аны ана догасы коткарадыр дип уйлар иде, анадан да яшьли ятим калды. Инәенә дигән назны бишекләр үргәндә матур бизәкләр итеп төшерде. Ык таллары бик күндәм ул бишек үрер өчен. Үз балалары өчен бишекләр үрү язган микән аңа? Алар – дүрт малай, һөнәрле булып үстеләр. Инде абыйсы Шәрифулла күптән офицер, Шәйхразый да хәрби кеше булырга кызыкты. Бу сугыш ике энесенә дә эләкмәгәе әле. Фашист ажгырып килә. Җиңүен дә җиңәрбез. Корбаннар күп булыр. Анысы, Татар илендә батыр малайлар тагын да туар. Алар өендә дә үги ана ике малай табып куйды лабаса. Алар сабый әле. Сугыш алар өлешенә калмас.

     Зиһене дөресләнә түгелме соң? Инде тән ярасын түгел, ил хәсрәтен кайгырта. Бу бик әйбәт фал.

      Аталары Шәйхулла – атаклы балта остасы. Йөгерек дигән даны да бар. Менә шушы ике сыйфат аны чолганышлардан һаман саен исән-сау алып чыгып барадыр да. Ә теге санитар егетләрне кая куясың? Ташлап калдырмаганнар бит. Югыйсә: «Үзегезне саклагыз. Минем ярам эчемдә, терелмәм. Атып кына китегез. Дошманга әсир итеп калдырмагыз!» – дип, ул да инәлгән иде. Ташламаганнар. Үзләре исәннәр микән? Погоннарны яшереп дөрес эшләде. Яу кырында ни булмас! Фашист погондагы йолдызларга төбәп ата. Ихтимал баш чүмеченә ядрә кадалгандыр. Арыган ядрә! Йолдыз чүкеп алам дип ашыккан ядрә! Баш миенә кереп урнашырга хәле калмаганы. Их! Бу чигенгәндә кадалган – ни эчкә кереп китмәгән, ни тартып алып булмый торган ядрә белән ничек яшәрсең, оятын кая куярсың? Сугыш эчендә йөрмәгән кеше беләмени ул? И җүләр, шулай исән калып, авылыңа кайтып җит әле син!

     Тагын чоңгылга чумды. Их, Ык суының чоңгылы булсын иде ул! Рәхәтләнеп, колкынганчы көмеш суын эчәр иде. Ыкның мул сулы, ташыган вакытыдыр хәзер. Ык талларына көмеш маймычлар сарылгандыр. Гомеренең бер елын сугыш урлады булып чыгамыни соң? Санитар егет: «Хәзер 1942 елның җәе бетеп бара, – диде. – Солдат, сине бу вагоннар ил гиздереп күп йөртте инде. Хәзер менә Кировобад госпиталеннән чыктың. Алга таба – Идел буена. Тимер юл кичүе ябылу куркынычы бар. Фашист Сталинградка үрмәли. Менә бу санитар поездын исән-сау гына Иделнең аръягына чыгарып өлгерәбезме инде, юкмы? Әллә нинди урау юллар белән айдан артык кайтабыз да кайтабыз. Мондагылар барыгыз да Идел буе мәҗрухлары. Бәхетең, сине өеңә кадәр озатырга дигән фәрман бар. Ташламам. Тик син дә мине ташлама. Кайтып җитәбез дигәндә генә үлеп китә күрмә. Хатының көтәме, балаларың бармы?»

     Әллә шатлыктан, әллә йончудан Шәйхразый кабат аңын җуйды. Әмма санитарның соравына берни дә уйламастан: «Хатыным көтә, балаларым бар», – дип әйтеп өлгерде. Гаҗәбенә ниләр диярсең? Хәер, ил тулы тол хатыннар, ятим балалар. Алар янына тагын бер әти кайтып килә икән, аннан кемгә зыян? Юлда үлеп калмаса...

      Укыйсы килгән иде Шәйхразыйның. Авылдагы җидееллык мәктәптән соң Баулы мәктәбенә барган иде. 8 нче сыйныфтан соң, 16 яшендә вербовка белән Карелиягә китте. Агач эшен яратканга күрә китте. Сугышка якташлары белән алынган булыр иде. Бәлки әле чик буена – немец коралы белән шыплап тулган җиргә эләкмәгән дә булыр иде.

     ...Ә теге хәерсез ядрә! Смоленск өчен барган аяусыз сугышларның нәгъләт төшкән ядкаре ул!

 

                                                Хроника:

     Смоленск янындагы сугыш алдыннан көчләр әле һаман да фашистлар файдасына иде. Бу юнәлештә дошман юлында Көнбатыш фронт гаскәрләре торды. Дошман исә Смоленск өчен сугышны хәлиткеч бәрелеш буларак бәяләп, «Үзәк» төркеменә кергән армияләрен куйган, 16нчы армиянең бер өлешен китергән иде. Дошманның беренче һөҗүмендә 29 дивизиясе сугышка кертелде. Шул исәптән 9 танк дивизиясе һәм 7 мотопехота дивизиясе катнашты. Икенче эшелонда һөҗүм итү өчен дошман тагын 34 дивизия китертте. Дошманның кешеләр составы да ике тапкырга, самолётлар саны дүрт тапкырга, миномётлар саны 2,4 тапкырга күбрәк булып, безнең якта танклар гына артыграк иде. Сугыш әле бер якның, әле икенче якның өстен чыгуы белән чиратлашып барды. Әмма дошман, яу кырында 130 танкын, 100 автомашинасын, күп санлы корал складларын калдырып, чигенергә мәҗбүр булды. Смоленск бәрелешендә Мәскәү саклап калынды. Маршаллар бу сугышка бер сүз белән йомгак ясап: «Смоленск янында җиңүне совет солдатларының чиксез батырлыгы, фидакарьлеге сугышчан осталыгы, кыюлыгы тәэмин итте, – дип бәяләделәр. – Гади солдат дошманның Мәскәүгә юлын күкрәге белән каплады».

     Шәйхразый Галиуллин шул сугыштан кайтып килә.

 

                                                  ***

      – Илаһым!

      Арата капканы киереп ачып, кабык колашага салынган мәет алып кереп килүләрен күреп алган Бәләкәй әбкәй, авызын алъяпкыч итәге белән каплап, шундый гына өн чыгара алды. Колашада кем ятканын белми иде әле ул. Шәйхулла оста нигезеннән дүрт солдат сугышка киткән иде. Бу кайсысы икән? Алдан хәбәр-мазар килмәде.

     – Илаһым!

     Аталары да өйдә юк чак бит әле. Кулдашы белән такта ярырга киткәннәр иде. Мокшы авылына. Бүген-иртәгә генә кайтмас. Чуваш, мокшы авылларында ипи бар. Сугышка хәтле башлап куйган бураларын түбә астына кертеп калдырырга йөрәге җиткән хуҗалар шулай Шәйхулла останы килеп алгалыйлар. Тирә-юнь авылларда ул салган өйләрнең чуты юк инде. Үзенеке генә менә. Ни сәмән юк, ни бүрәнәнең икенче башыннан тотарлык кул юк. Улларының кавырсыны ныгыган берен сәвит үз хезмәтенә ала бара. Менә яшь хатыны тагын өч малай табып, тезеп куйды. Шулар сугыш күрми үсеп, Шәйхулла картка терәк булырга язсын иде дә бит. Карты бу вак малайларны бүгеннән үк Алтын Баганаларым дип йөртә. Ни язганын белмәссең. Әле үзе капкасын ачып бәла кергәнен белми. Бәла дигәнең шатлык-сөенечкә әйләнсен иде ул, бер могҗиза булып.

     – Илаһым!

     Ниһаять, Хәерҗиһанеттәй мышкылдап елап җибәрде. Эче тулы миһербан булган бу әбекәй үз кайгысыннан гына түгел, кеше шатлыгыннан да елап җибәрә торган нечкә күңелле бер фәрештә мисалындагы кеше иде.

     – Илаһым! Тере зат ята бит бу кабыкта! – Бәләкәй әбекәйнең яшьле күзләре ак бинтка уралган гәүдәнең баш очына иелеп карауга, аның соры күзләре зәп-зәңгәр күзләр белән очрашты. – Шәйхразый улым! Синең күзләрең бит бу! Шәрифулланың күзләре – кара. Мөхлисулланыкы – шәмәхә, Шәйсолтанныкы – яшел. Балакаем, нишләттеләр сине? Нигә болай итеп кайтардылар? Лаеклы булып чыгып киткән идең бит өйдән!

     – Апа! Вашего сына мы долго везли домой. Он сильно ранен. Ещё не скоро поправится. Если поправится... Получайте. Вот его вещи. Котелок... ложка. Больше ничего и нет. Не обессудьте. Война идет. Ему ещё повезло. Многие лежать остались, многих не довезли.

     – Рәхмәт, улым! Чәем дә юк, ичмасам.

     – Чай говорите, бабушка. Неплохо бы. Но мы торопимся. Колодезной воды найдется?

     Бәләкәй әбкәй белән санитарлар шулай аңлаштылар.

     Китәр алдыннан солдатны сәкегә кертеп салырга башлары җитте тагын.

     – Эй живут же люди. Как этот солдат выздровеет в такой убогости?

     Бәләкәй әбкәй аларның бөтен сүзен аңлады. Карты гел халык арасында йөргәч, төрле милләт сүзен өйгә ияртеп кайта торган иде. Үзеннән шактый яшь, ушлы карчыгы сүзләрнең берсен дә әрәм итми, зиһененә җыя бара.

     – Терелтмәм мин сезгә! – дип йодрыгын күрсәтеп калды ул бер гаепсез санитарлар артыннан. Шифалы куллы Хәерҗиһан диләр аны. Дөрес, нимеч кыйнап кайтарган мәҗрухларны имләгәне булмады моңарчы. Барыбер, табар чарасын, юнәтер дәвасын, сыйпар, сылар, өшкерер, дарулар, әмма улын үлемгә бирмәс. Ятимнәрне иркәләргә вакыты булмаса да, какмый-сукмый үстерде бит ул аларны.

     Биш ятим өстенә килеп, Кызылъяр халкын шаккаттырган иде ул унбиш ел элек. Шәйхулланың үзенә кызыгып килде. Элек гашыйк булып дип сөйләү юк иде бит. Йә кызганып, йә кызыгып. Бәбәйдән хатыны үлгән кара түбәтәйле, ап-ак түгәрәк сакаллы матур бабайны чыбылдык «күзеннән» генә күзләп өлгерде дә шундук ризалыгын бирде: «Чыгам!»

     Бер атнадан авылга бу олы сугышның беренче яралысын кайтарганны ишеткән халык хәл белергә килә башлады. Инде Шәйхулла оста такта ярып йөргән җиреннән кайткан, улының хәлен күргән. Өйалдына – ышык, тын почмакка сәке әмәлләп куйган иде. Чебен борчымасын өчен сәке тирәли чебен куначасы дигән үлән тезелгән, ялды почмакларына әрем себеркеләр куелган иде. Шулардан ниндидер тәмле ис тарала. Әрем тәме – туган ил тәме. Ачы, әмма татлы! Шәйхразый үзен шулай кайгыртуларына сөенеп, бер рәхәтлек кичереп ята.

     Аның хәлен белергә килгән һәр кеше иң әүвәле сугышта йөргән үз иренең, баласының язмышын уйлап, сыктап ала. Сораштырып карый. Әмма солдатның хәле әкият сатарлык түгеллеген күреп чыгып китә дә, иртәгәсен, аны тизрәк терелтү өчен дигән булып, берәр чебешен чалып китерә. Хәерҗиһанеттәй ул чебештән башларың әйләнеп китәрлек хуш исле шулпа пешерә. Мәрхәбә сеңлесе абыйсының авызына чәйнек борыныннан гына шифалы шулпаны агыза. Дәвалау үз җае белән генә бара. Бригадир Әнисә Бәләкәй әбине уракка чыгудан бушатып торды. Яшь баласы өстенә, яралы солдаты бар. Авылдашлар сүз әйтмәс.

     Уракчылар янына барыр алдыннан Фәһимә, Рая, яңа килгән укытучы Роза солдат күрергә килделәр. Розаның ут эчендә йөргән кешесе юк. Шуңа күрә ул аеруча сүзчән. Аңа сугышның үзе кызык. Ниндирәк театр икән ул сугыш дигәннәре? Әле бит моңынчы аннан кайтып күренгән кеше юк иде. Абау! Куркыныч икән. Уенда бер тәвәккәл хыял йөртә иде. Комсомолка Гөлсара кебек, җырларда җырланырдай яу кызы булып, әллә бер йөреп кайтырга микән дигәнрәк уй иде ул. Яралы солдатның хәлен күргәч, ул уеннан бик тиз сүрелде. Комсомол аппаратында эшләргә ризалыгын белешкәннәр иде, бик тиз ризалашты. Дөрес эшләде. Аның чәчәк кебек гүзәллеге яу кыры өчен түгел иде. Гомумән, сугыш хатын-кыз гайрәт чәчә торган урын түгел. Коръәндә дә хатыннар сугышып йөрсен диелмәгән.

     Рая да әле тыныч. Аңа кияү буласы егет әле кайтып күренмәгән. Ә менә Фәһимәнең эче тулы ут. Ни хәлдә йөри икән аның Гасыймы? Өммия әбидән фал китабы ачтырып караргае, белеп әйтәме икән. Әбигә барып йөргәнен ишетсә, Сабирова эштән кумас микән? Дөнья явызы шул хатын. Кайгы күргәне юк, шуңа күрә аяусыз. Ул да күрер әле. Ятимнәрнең яше төшә ул. Атадан ике яшьтә калган Фәһимә рәнҗешенең бик тиз төшә икәнен үзе дә абайлаган иде инде. Кешегә генә сиздерми...

     Кызлар солдат янында бераз утырдылар да: «Эштән бушаган арада тагын килербез. Ә син терелә тор. Без аннары сине уракчылар станына алып барырбыз. Сугышны үз күзләре белән күреп кайткан кешенең мисалы бик кирәк. Без дошман белән шулай да көрәшәбез», – дип, китеп бардылар. Шәйхразыйга үзләре белән алып килгән газеталарын калдырып киттеләр. Радио ноктасы авылда берәү генә – идарә каршында гына иде. Ә яралы солдатның фронт хәлләрен бик тә нык беләсе килә. Дошман Сталинградка үтә алды микән? Шул борчый аны. Сталинград менә генә бит инде ул. Идел буенда гына. Аны алып кайткан состав, итәгенә ут капкандай диярлек, ут-төтен ерып кайтты. Казан янындагы тимер юл күперенә дә бер бомба ташлап киткәннәр икән дип сөйләнделәр кызлар. Горький шәһәрен бомбага тоталар икән, диделәр. Анысы да ерак түгел бит инде аның. Агитатор булгач, алар беләдер инде. Тизрәк аякка басарга, эшкә ярый башларга иде бит. Сакалын сәлперәйткән атаң сыртын кимереп ятар чакмы соң?! Өй тулы вак бала-чага.

Шомырт мае салынган көмешкә, зәңгәр балчык, солидол, чыршын мае яшь тәндәге яраларны әкренләп ялмап барды. Ютәл дигәне генә һаман интектерә. Днепрны кичкәндә тәнгә үткән суык галәмәтеме, окоплар салкынымы, яраларның үпкәгә үк юл ярып керүеме – нәрсәдер ютәлләтә. Айга якын лазарет-госпитальләрдә аунаудан гына түгелдер инде. Карелиядә урман төягәндә, полк мәктәбендә сугыш уеннары уйнаганда тәмам чыбыркы сыман үрелеп беткән мускуллар шәлперәйгән. Шәйхразый үзенең саусызлыгын бик авыр кичерә.

     Салкынайткач, урын-җирен мич башына күчергәннәр иде. Шуннан карап ятты. Атасы намазында сәҗдәгә киткән чакларында, намазлыгына ятып елый икән. Бер күрде, ике күрде. Аннары әтәен янына дәшеп китерде:

     – Әтәй, син үзең дә герман белән сугышкан кеше. Сугыш хәлен беләсең. Бусы бигрәкләр дә әшәке сугыш. Түзик инде. Тереләм әле мин.

     – И улым, – диде Шәйхулла абзый, – ул чагында мин үзем генә йөрдем сугышта. Хәзер бит минем дүрт улым утка кереп китте. Мин сезнең һәркайсыгыз белән сугыш эчендә йөрим. Анагызның бәхете булды. Үлеп котылды. Мин көн дә иртәгә ни хәбәр килер икән дип урынга ятам.

     – Бүгенге елавыңның сәбәбе минме?

     – Түгел, улым, Шәйсолтаным хәбәрсез югалды. Ваянкаматка чакырып әйттеләр. «Дезертир түгелме икән ул?» – диләр. Шундый җирдә дә ахмак кешеләр утырыр икән. Галиулла нәселендә гомергә куркаклар булмады. Мөхлисулла да бит хатында: «Мин лазаретка кергәнмен, шул көнне Шәйсолтан чыгып киткән. Ярты сәгать арада күрешә алмый калганбыз», – дип язган иде. Шул бала, яралар ала-ала сугышкан бала, дезертир була микәнни? Кем әйтер икән моның чынын, дөресен? Ичмасам, син дә аякланып йөри алмыйсың. Барыр идең ваянкаматына, сораштырыр идең. Сугышта ятып калганнарга акча чыга диләр бит. Әллә шуны бирмәс өчен генә мине мәсхәрә итүләре микән? Йа Раббым! Бер өйдән дүрт солдат озаткан атага сәвитнең бер җылы сүзе юк. Хатәбе, синең сөягең кайтты. Анысына да шөкер итәм бит әле. Инәңә рәхмәт. Яшь баласыннан артык күреп карый сине. Күршеләргә рәхмәт. Сугышта йөргәннәрнең аналары, хатыннары тәрбияләшә бит сине. Бөтен сый алардан килә. Яралы солдатлар кайткалый башлады. Кара хатлар да ешлады. Авылдан өч йөзләп кеше киткән иде, диләр. Ничәсе исән әйләнеп кайтыр менә? Исән дигәне дә бөтен түгел бит аның. Улым, сүзләремне авырга алма. Синең җылы тыныңны ишеткәнемә дә сөенеп ятам.

         Көзгә кергәч, теге канлы бавыр шулпасы Шәйхразыйның авызына көн дә керә башлады. Укшый-укшый эчте – тереләсе килә бит. Бигрәк тә хәл белергә кызлар килеп киткәннән соң көчәеп китә ул тереләсе килү теләге. Арада иң чибәре – Фәһимә. Аның ире Сталинград янында сугыша икән. Бер яшь чамалы кечкенә кызы бар икән. Рая белән Роза әле кияүдә түгелләр икән. Әмма Шәйхразый төннәрен сызланып ятканда Фәһимәне аерып уйлый. Бигрәк моңлы, сагышлы күренә. Ирен сагына торгандыр инде.

     Үзе дә инде бигрәк... Шәйхразыйның хәле кызлар уйларлыкмыни соң? Вәт менә яралары төзәлгәч, чын егеткә әйләнер әле. Кызларның хәлен белергә дә баргалар. Бәлки, ир-ат ярдәме кирәккән чаклары буладыр. Раясы шәһәр кызы. Авыл тормышының рәтен дә белми торгандыр.

      Начар малай түгел иде лә ул. Сугышта чыныккан, полк мәктәбен тәмамлаган, гвардияче старшина! Сугыш башланып китмәгән булса, Армия сафларында хезмәткә калып, абыйсы кебек офицер буласы иде.

      Әтәй елый. Ул әле олы улының хәленнән хәбәрдар түгел. Абый, абый! Ул да җәһәннәмгә эләккән икән ләбаса – Ленинград блокадасында – ачлыкта, чолганышта көрәшә! Күрешүләр язгандырмы-юкмы?.. Мөхлисулла белән Шәйсолтаннан ишетелгән хәбәрләр канга тоз сала торган. Шәйсолтаны алай. Ә соң малай гына килеш сугышка алынган Мөхлисулла ут эчендә нишләп йөри икән? Яшь малайларны баштагы мәлдә курсларда өйрәтеп алырга тиешләр ләбаса. Күрәсең, дошман бик куыра! Нинди нык холыклы ата йөрәге сызлана. Шәйхулла картның гына түгел, Шәйхразыйның да өйалды почмагында аның котелогы янында һичьюгы тагын ике котелок тәгәрәп яткан көннәрне күрәсе килә. Хәер, котелок гел эштә. Еш кына  бөрлегәнгә барып кайта. Солдат флягасын вак малайлар яратты. Үгәй инәйгә кадәр ничекләр ут йота! Мәрхәбә сеңелнең яшьрәк булуы әйбәт әле. Окоп казырга җыялар тазарак кызларны.

(Дәвамы бар)