Хатыннар сүрәсе (дәвамы (2))

   (Башыннан УКЫГЫЗ)

  Сугышның зәмһәрир суыкларына уралган беренче кышын ярыйсы гына имин чыкканнан соң дәррәү килгән язга сөенеп, алдагы кышның ни вәгъдә итәсеннән бихәбәр булганга күрә, авылның азмы-күпме егәре булган кемсәләре балта-көрәк сапларына, сука башына, дилбегә каешына ике куллап, чытырдатып тотынды. Мәдәт барында, авылда ирләр әле тәмам бетмәгән мәлдә, кем әйтмешли, сабанда сайрашып калырга кирәк. Терсәкне тешләп ыңгырашырга калмасын. Шаять, күктәге тургайлар да, талчыбыкта тирбәлгән сыерчыклар да китек күңелләргә дәрт өстәү ниятеннән сайрыйлар булыр. И, рәхмәт инде аларга – Ходайның канатлы илчеләренә. Мөгаен алар туган якларына кайдадыр җирне төтенгә батырган сугышларны күрә-күрә очып кайтканнардыр. Шуңа күрә дә аеруча дәртләнеп, күңелләре булып сайрый торганнардыр. Шөкер әле, сез яшәгән илләр тыныч, биредә туплар шартламый, урманнар янмый дип әйтәселәре килә торгандыр.

     Умартачы Сәхәү карт та бүрәнә умарталарының авызларын кояшка каратып борып куйган. Коръәндә зурланган җан ияләре язга кинәнсеннәр. Алар җыйнаган татлы нигъмәтнең дә кадере бермә-бер артмагае әле. Хастасы, яраланып кайтканы бар адәм балаларының... Бабайлары янында әбиләре дә бу борынгы кәсепне өйрәнеп, отып калу җаен карый. Дөньяныкын белмәссең. Бабайларга чират җитә күрмәсен тагын. Өч улын сугышка озатып кайткан Мирзаһит бабай ишегалдындагы җил тегермәнен кабат җырлатып җибәрү хәстәре белән йөри.

     Камилә абыстай оныгы Диләрәгә бәбәй сөенчесе итеп Каразиректән үк ала килгән Ала казны Гашыйга киленнең ак канатлы ата казы сөекле хатыны итеп сайлады, күрәсең. Бик тә каңгылдашалар, елтыр алсу томшыкларын якын ук терәп серләшәләр. Өлкән каз сабыр икән. Читтән килгән Ала казга бер авыр каң да салып карамады. Тиздән Ык буе талларыннан Ильяс кода үреп куйган, эченә сары салам тутырган ояга Ала каз берәм-берәм озынча-йомры күкәйләр сала башлады. Кар сулары агып беткәндәрәк күкәй баса башламагае. Шаять, күкәйләр тәңкәле булырлар. Камилә абыстай белән Гашыйга килен (икесе дә Каразирекнеке булгач) шулай эндәшешеп киттеләр. Күңелле бит. Ата каз ике оя арасында чуарланып таптаныр, биер инде. Өлкән каз да җанына газиз ләбаса. Казларның әле берсе, әле икенчесе шатлык белән урамга тын алырга чыкканда җыйнаулашып сөенешәләр. Кешеләр дә шулай, бу дөньяда һәр туган сабыйга сөенеп яшәсеннәр иде дә ул. Шул чагында Гасыйм, Мөхлис, Назыйф, Садыршәһит кебек асыл ирләр, сөлектәй егетләр сугышка китмәсләр, авылны көчәйтү, ишәйтү өчен беләк ныгытырлар иде. Шул чагында бернинди алман иле дә муллыкта, сыйфатлы хезмәттә Татар иле белән ярыша алмас иде.

     Камилә абыстайның тормыш тәҗрибәсе нык сыналган иде шул. Кешедән күчтәнәчкә кергән бәрәңгене тансыкка гына тотып кыш чыкканга күрәме, буш яткан җирләрне караштырып йөри башлады. Аның бу кыланышын күргән Мәрвия хуҗабикә түзмәде: «Абыстай, мин тагын туганлашып беттек инде дип торам. Ул алагаем бәрәңге бакчасы быел үземә генә булмас әле дип алдан ук сөенеп торам тагын. Игезәкләрне дә алып китәргә торалар бит әле менә монда. Уртакка утыртсак та, бакча иркен. Уңса да, уңмаса да уртактан булыр. Орлык бәрәңгесен кызың табышыр әле. Сәвит Рая белән ахирәтләр ләбаса! Укмашып яшәргә кирәк булыр безгә. Крәчине дә, чырасы да, утыны да, яккан мунчасы да уртактан булыр әле аның. Янда ир-атлар булу белән генә беленми ул дөнья авырлыгы.

     – Аны белмимени соң абыстаң? 36 яшемнән тол калып, төрлесен күрде инде башлар. Шуңа күрә, укытучының яртылаш чегән икәнен белә торып, бәрәңге утыртырдай буш урын эзлидер идем шул. Качып китсәң дә, чәчеп кит, ди торган иде безнең бабай. Әле тагын теге мәзәкне син дә белә торгансыңдыр: «Бер карчык белән кызы сөйләшәләр, ди: Әнкәй мин быел кияүгә китәрмен инде. Син дә картайдың – үләрсең. Борчак чәчеп тормыйк. Ашар кеше булмас аны», – диешәләр икән. Әби дә үлмәгән, кияү дә ишектән кермәгән. Ә менә ачлык бабай килгән».

     Шулай, сугышны берничә рәт өстеннән үткәреп җибәргән, яше корал тотар заманнан узган бабайлар көрәк-балта саплаганда, әби-апалар кышка теш арасына кыстырыр нәрсәләрне алдан хәстәрләү әмәленә керештеләр. Анысы, ачлык барыбер якадан алыр, тик берәр елдан. Анысына да татар халкының ваемсызлыгы сәбәп булмас.

     Ил гаме бит! Ил гаме!

     Шушындый зур вазифаларга күмелгән килеш тә Фәһимәнең йөрәгенә кадалгын арыш кылчыгы кебек, Гасыйм хәсрәте тора. Ул анда ипигә туймый инде анысы. Тик ул сораган арыш сохариларын ничек юнәтәсе. 24 кенә яшьлек тәҗрибәсез укытучының сүзен бик тыңлаучы бармы монда? Килер вакыт – абруе аягына уралып йөрер. Тик бүгенгесе менә. Өйсезлеге, акчасызлыгы, килмешәклеге... Бәлки әле толлыгы дадыр.

     Гасыймнан хатлар юк. Югалды якыным. Илебез, кайсы тарафка карасаң да, ут эчендә. Кайдагы ут эченнән: «Мин – исән!» – дип килеп чыгар икән ул? Фронтның эченнән кайткан берәр солдатны күреп сөйләшсәң икән ул? Бәлки серләр ачылыр иде. Болай бит, йә бик куркытып сөйлиләр, йә «Без җиңәрбез!» – дип, лозунг белән генә җавап бирәләр. Агитатор буларак, син күп беләсең дип, сораштырган кешеләргә ул үзе дә шулайрак җавап бирә. Кайтучылар күренми әле. Ленинградтан килгәннәр әлләни сер чишмәделәр. Күбесе якыннарын югалту хәсрәтеннән бик басылганнар иде.

 

                                             ***

       1942 елның августы гына иде әле.    

       – Ахирәтем, типтәр очына бер яралы солдатны кайтарып киткәннәр. Сөйләшерлек түгел ди үзе. Баштанаяк бинтка уралган гипс курчак кебек ята, ди. Йөгерек Шәйхулла малае ул. Иң олысы түгел. Икенчесе! Алардан дүрт егет киткән булган бит сугышка. Иң өлкәне Ленинград блокадасында, ди. Кечеләре синең укучыларың да булган бугай әле.

     – Рая, бәгърем, барыйк әле шул солдат янына. Бәлки авызы ачыладыр аның. Сөйләшә аладыр, диюем. Сугыш нинди була икән? Сораштырыр идек. Сөйләшмәсә, күреп кенә кайтыр идек. Аның хәлен без – колхоз активистлары, агитатор кешеләр бөтен кешедән алда белергә тиешбез. Кешеләр уйдырмалар уйлап чыгара башлаганчы. Без бит партиянең авылдагы чик сакчылары да. Уяулык булырга тиеш безнең тарафтан. Аларда тагын берничә малай үсә әле. Шәйхулла карт Армия өчен нык тырышкан. Олы малайларның әниләре үлгән булган бит инде. Үзләре кара матур, үзләре боек Мөхлис белән Шәйсолтанны, Раякаем, син дә укытып өлгердең әле. И-и, шулар да сугышта йөри диген хәзер. Артык буйчан түгелләр иде бит. Алай да яшьләре тулганчы ук алганнар икән. Бигрәк тә Мөхлисен. Ул бит 1925 елгы гына. Кыю малайлар иде, үзләре теләп киткәннәрдер алар! Үги аналары бик миһербанлы апа кебек күренгән иде. Теге солдатны кеше итә әле ул. Мин әйтте диярсең. Кулы шифалы Хәерҗиһанеттәйнең.

     – Кызылъярга килгәнемә бер генә ел, бер гомер яшәгән кебек булдым. Сугышка, ут эченә китәм дип йөргән җирдән килеп эләктем бит мин бу авылга. Блокадникларны озата барырга кушканнар иде. Алай да ярты ел госпитальдә эшләп алдым. Сугышның үзен булмаса да, кайтавазын күрдем.

     – Мин үзем дә Кызылъярда өченче елым гына. Ике елым бәхет дәрьясында йөзеп үтте. Бер хәсрәтсез кыз идем. Соңгы елда дөнья йөген тартып йөдәдем, өшәндем. Ләкин сынатырга хакым юк. Кешеләр бездән – укытучылардан таяныч эзли, ныклык үрнәге көтә. Рая дустым, үз йортың булу кирәк икән. Йорты-нигезе булмаган кешегә сан-дәрәҗә юк. Гасыймым гына исән йөреп кайтсын иде. Дүрт саны бөтен булмаса да, кабул итәм мин аны. Исән генә кайтсын. Ул миңа бер хатында: «Безнең нигез Якыйда. Әтиләргә кайтып тор!» – дип язган. Кайнатам булган ул Зәки карттан әллә нигә шөллим мин. Малаемны алдың, дип, усал итеп караган шикелле. Әнисе менә юаш. Кайтып тор, ди. Тик бит алар миннән дә ярлы торалар кебек тоелды миңа. Әнисе, киленен сыйламакчы булып, сыңар йомырка пешерде. Мин ашасам, Гасыймга юк. Тамагымнан үтмәде. Сугышлар беткәч, кулга акча керә башлагач, ярдәмләшербез, әлбәттә.

      – Сердәшем, аны уйлама әле син. Иң мөһиме яратышасыз. Сугышлар бетсен. Барысы да җайланыр. Гасыйм исән кайтачак ул. Менә күр дә тор!

     – Син бәхетле булырсың. Яхшы туганнарың бар. Очучы абыең гына да ни тора. Исән генә әйләнеп кайта күрсен. Мин алай-болай ялгыз кала күрсәм, сине ташламабыз дип сүз бир, яме. Күңелем тыныч түгел. Ярый әле әни бар. Ярый әле кызыбыз бар.

     – Ярый әле сезнең янга күчеп яши башладым! Эзләсәң, шатлыклар табыла ул.

     – Мин дә сине бик бәхетле булырсың дип уйлыйм. Сиңа насыйп берәү  ут эченнән сине эзләп кайтыр дип уйлыйм. Ә син ярата беләсең. Әлегә сине күрмәгән теге берәүне дә  мәхәббәте яшәтер. Хыялы, якты өмете булган кеше тормышка чат ябыша ул. Ә менә Гасыйм соңгы хатында бәхилләшкән кебек тоелды. «Рәхәт яшәргә тырыш», – дигән. «Яшәрбез», – димәгән. Эчем поша... Ярый әле син янымда! Дустым, «Татар халкының татар сугышчыларына хаты» уңаеннан әңгәмәләр үткәреп аласы бар. Ашыгырга кирәк. «Правда» газетасында да, фронт газеталарында басылып чыккан икән инде. Мыштырдасак, иманыбызны укытырлар. Сабирова апаны беләсең... Гасыймнан хат килмәве дә җанымны өзгәли... Фронттагы хәлләрне ачыктан-ачык язмыйлар бит. Анда ниләр булып торадыр?

 

                               ИКЕНЧЕ СОЛДАТ

                                        Хроника

      Сугышның беренче көннәрендә үк хәрби көчләрнең 2 миллион 335 мең солдаты (сугышта югалтуларның 52,2 проценты) әсирлеккә эләкте. Армия корпуслары күпләп чолганышка төште. Чик буенда тупланган совет гаскәрләренең бик аз өлеше генә, чолганыштан чыгып, безнең гаскәрләргә кушыла алды. Исәннәрнең күбесе каты яралы иде. Чолганыштан чыга алу үзе үк зур каһарманлык иде.

 

     Фронттагы хәлләрне һәр күзәнәге белән кичергән берәү араталары каерылган вагонның как идәнендә тирбәлә. Тирбәлгәне бишек түгел. Тик тирбәлә инде. Канына сеңгән тирбәлү бу. Инәе бәбәйдән вафат булганда аңа унбер яшь иде. Шәйхразый тирбәтеп үстергән ике малай янында Мәрхәбә исемле сеңлесе дә бар иде әле. Бәләкәй сеңлесен бик кызгана торган иде ул. Сагына микән абыкаен? Бусы – инәенең үлеменә сәбәпче булганы – үзе дә яшәмәскә охшап тора. Үлмәсә тагын! Болай да малайның дөнья йөзе күргәне юк. Әтәе яңа хатын алып кайтып, яңа малайлар тумый торса, Шәйхразый да Ык буена төшәр, тал чыбыгы кисәр, матур-матур каз оялары ясар, аларны Күрткәү базарына илтеп сатып кайтыр. Акча җыяр. Аннары шул акчаны җыеп, читкә китәр. Еракка-еракка. Бәлли-бәлли-бәү, Габдулла! Нигә бу туганда ук үләсе мәгълүм сабыйларга Габдулла дип исем кушалар икән? Аның исеме – Шәйхразый. Әйбәт исем. Шәехләр аннан разый дигән сүз була торгандыр инде бу.

     Шәйхразыйның үзен тирбәтәләр. Тик бик тә каты итеп. Кагын-сугын китереп. Бишегеннән чыгып оча бит инде. Кинәт төш өзелә:

     – Воздух! Воздух! – дигән ачы тавыш өзә төшне. Сискәнеп уянган солдатның зиһене ачылып китә. Аны каядыр алып китеп баралар лабаса!

     – Воздух! – дип, аның саен сөрән салалар. Немец телендә түгел бу оран. Димәк, Шәйхразый әсир төшмәгән. Төшерә алмаганнар! Әмма тәнен иләгәннәр. Иләүчеләре снаряд ярчыклары булырга тиеш. Как идәннең тактасы аркага сытылып керә. Астына җәелгән плащ-палатка манма кан. Аның каны. Үзенә калдымы икән соң? Үтереп баш чүмече сызлый. Анда да нәрсәдер кадала. Баш миен бораулап керә дә югалтмаска тырышкан аңны суырып ала. Солдат янәдән упкынга оча.

     – Воздух!

     Зәһәр тавыш аны тәмам өненә кайтара. Йоклап ятарга ярамый. Атып алырга кирәк ул тилгәнне! Төбәп килә бугай...

      Һавадагы ямьсез гөрелдәү якынайганнан якыная бара. Кайда соң аның винтовквсы? Сугыш алдыннан гына гвардияче полк исеме бирелгән вакытта алынган винтовкасы кайда? Солдат җан-фәрманга талпынып куя һәм шул мизгелдә янәдән упкынга оча.

     – Воздух!

     Состав туктап кала. Шыбырдашып яралылыр җиргә коела. Сикерә алганы сикерә, сикерә алмаганы тәгәри-тәгәри түбәнгә мәтәлә. Солдат янәдән талпынып карый. Вагон идәнендә ятып калырга ярамый. Я-ра-мый! Бомбалар иң беренче нәүбәттә вагоннарны мишень итә.

     – Воздух! Тревога!

     Юк! Бу тавышка айнымау мөмкин түгел. Аңсыз яту – үлем белән бер. Вагоннан төшеп, әрәмәгә качарга кирәк. Шәйхразый ятып калды. Аны кузгатырга ярамый. Кузгатырга омтылучы да булмады. Үз җанын саклаганда кем аның плащ-палаткасына килеп ябышсын инде. Составны бомбага тоталар. Йә кала инде, йә юк! Үзен язмыш иркенә тапшыруы беренче мәртәбә генә түгел. Солдат зәп-зәңгәр күзләрен төпсез зәңгәрлеккә төбәде. Соң кабат күрүе булса, күзләре биек күкләр яктысын туя күреп калсын!

     Гөрс-гөрс бомбаларын ташлап, үлем арбасы кайтыр юлга борылды кебек. Яралылар, санитарлар янәдән вагонга үрмәләде. Бер миһырбанлысы ятып калган солдатны онытмаган. Үзләре сыенып тән саклаган басу читендәге чүмәләдән бер күбә сары салам күтәреп менгән. Канлы плащ-палатка өстенә ипи исе килеп торган салам түшәделәр. Данлы украин икмәге буласы салам инде бу. Башаклы салам.

     22 июнь таңында иген басулары сөтле башакларын җиләс җилдә тирбәлдереп кенә утыралар иде. Полк мәктәбен тәмамлап, Украина чигенә килеп баскан гвардия кече сержанты Шәйхразый Галиуллин офицер буласы тәңгәлгә санаулы көннәр генә калганына сөенеп, иртәнге постта тора иде.

     Таң йокысы иң татлы чак. Иртәнге дүртләр булыр. Тиздән алмаш килер. Ил сакчысы уяу. Туган авылын, Ык буйларын сагынып, хозурланып торган мәле. Ык үзәнлегенә дә иртәнге томан әнә шундый әкияти ефәк пәрдә булып төшә. Үзе җылы, үзе йомшак була шул чагында һавалар. Егетләрнең сөйгән ярлары белән төне буе өянке ышыгында серләшкәннән соң кызлар озатып кайта торган сәгатьләр бит ул. Апалар-җиңгиләр абзар-курада сыерларын савып, малкайларын көтүгә куарга каударланып йөри торган вакыт. Томан серле дә, хәтәр дә була белә ул. Шулай бервакыт, вербовка белән Карелиягә китәсе елны Чүмеч урамы кызын озатып кайтып, болдыр баскычы урынына салынган алагаем чуер ташка басам дип аягын күтәргән генә иде, ташта йомылып утырган соры бүрене абайлап алды. Җәй көне бит инде. Бүрегә авылда ни калган? Шәйхразыйның кызлар озатып кайтып килгәнен көтеп утырмаса, ни калган авылда ул соры угрыга? Бүре кешенең дошманы шул ул. Дошманы булмаса, иң бәхетле мизгелләрендә каршыларына чыгып утырмас иде. Алабай баскыч астына шуышкан булган икән. Хуҗасы кайтып килүен сизеп алгач, ул да поскан җиреннән чыкты. Икәүләп куркыттылар Ык аръягыннан килгән юлбасарны. Юкка гына уянмады инде солдат күңелендә бу хатирә. Ниндидер ым бар бу бүренең кинәт кенә исенә килеп төшүендә. Әллә йокы баса башлады инде? Чик сакчысына төнге соры күктән соры бүре балалары яуган кебек күренеп китте. Күзен киеребрәк караса, күршедәге аэродромга берәм-берәм бәләкләр ява түгелме соң? Апалар Ыкта кер бәләкли торган ише... Ниткән бәләкләр? Бу гайре табигый күренеш авыл егетен сискәндереп җибәрде. Ул да булмады, колакка чикнең теге ягыннан савылып кына агылган матур музыка аһәңен ниндидер чыелдау бозып, аэродромнан ут көлтәләре күтәрелде. Ниндидер шом бар һавада, ниндидер хәтәр үрмәләгән кебек. Урманда печәнчеләрнең куышына елан шуышып керә башлаганын йокыдагы кеше искәрмәстән сизеп ала бит әле. Хәзер дә табигатьне шундый бер киеренкелек биләп алды. Курку түгел бу, сагаю. Адәм балаларының кан тамырына борын-борыннан сеңеп калган хәтәрдән саклану тойгысы.

     Шәйхразыйның, тамак киереп: «Бүре бар!» – дип кычкырып җибәрәсе килде:

     – Б-б-б... Боевая тревога!

 Кошлар кебек тезелешеп йокыга талган хәрби очкычлар берәм-берәм көлгә әйләнә түгелме соң? Күз ачып йомганчы аларның гарнизоны авиациясез калды дигән сүз бит бу!

     – Боевая тревога!

     Мизгел эчендә гарнизон тревога белән кузгалды. Батальоннар, полклар дәррәү аякка басты.

     – Чикне боздылар! Дошман басып керде!

     – Под ружье!

 Ул арада чик сызыгын барга да санамыйча, кара киемле, тимер каскалы ташкын – дошманның мотопехотасы үтә башлады. Алар тизлекләрен киметмичә генә Смоленск тарафына узалар иде.

     Блиц-криг!

     Германия кораллы көчләренең «Барбаросса» планы хәрәкәткә килде. Дошман киң фронт белән хыянәтчел һөҗүмгә күчте.

       Шәйхразый Галиуллин чик буенда торган Көнбатыш фронт тимер ташкын юлында иде. Һөҗүмнең үзәктәге ук сызыгы аның йөрәге аша уза. Аның полкы, армиясе, фронты аша... Көнбатыш фронтның Карелия, Бессарабия операцияләрендә чирканчык алган тәҗрибәле солдатларына бирешергә ярамый иде бу сәгатьтә. Алар Бөек Ватан сугышының беренче ядрәләрен күкрәкләренә алдылар.

     Яңа корал килгән генә иде әле. Яшьләрдә осталык җитеп бетми. Каушау да бар. Тик Шәйхразый югалып калырга тиеш түгел. Аңа ярамый. Яңа команда аны тиз куып җитте.

     – Старшина Галиуллин (бер секундта старшина булып та куйды)! Ротаны кабул ит! Чигенәбез! Иң зур тизлектәге марш белән! Дошманның алдына чыгып, оборонага урнашырга!

     Кисәрсең дошманның юлын алай ансат кына!

     Аксыл томан пәрдәсе аларны куркып, каушап калудан саклаган икән. Чик сакчылары томан пәрдәсе артына яшеренеп, үрдән шуышып төшеп килүче фашист танкларын күрмәделәр. Күрмәүләре үзенә күрә бер бәхет булды. Тегеләр дә күрмәгәннәр, ахрысы. Марш белән чигенү юлына баскан солдатлар, томан таралгач кына, үзләренең могҗиза белән генә исән калганнарын аңладылар.

     Бу юлы исән калганнар!

     Иген басуы өсләтеп сырлы юллар – танк эзләре сузылган иде. Танк эзләре, биек сабаклы, сары чәчәкле көнбагыш кырын ярып үтеп, Смоленск тарафына китә торган юлга чыкканнар. Көнбагыш басуы артында зәңгәрләнеп урман күренә. Һөҗүм итеп баручы дошман явының икенче ташкыны үр артыннан шуышып чыкканчы шул урманга чумып өлгерергә иде бит.

     Өлгерергә! Өлгерергә!

     Аннары позициягә урнашу турында уйлый башласаң да була. Гел генә чигенмәсләр бит инде бер атна элек кенә гвардияче исеменә лаек булган чик сакчылары.

     Сары чәчәкле көнбагыш басуында эзләп кара син сыену урыны! Өскә килгән яудан поскын табып кара! Әйе шул – өстән дә киләләр! Һичшиксез, киләчәкләр. Авиациясез калганны белгәч, кыюландылар инде алар. Их, ачык авызлар. Очкычларны каз бәбкәләрен чүпләткән кебек чүпләттеләр тилгәннәрдән.

     Томан таралганчы чумып өлгерәсе иде бит теге шәфкатьле урманга! Анда аларны тилгән тиз генә чүпли алмас иде.

     Инде кояш та күтәрелеп килә. Биш сәгать буе марш-бросокта атлаган солдат йончыды, ачыкты, сусады. Кемдер сары чәчәк таҗларын суырып сусынын баса, кемдер көнбагышның йомшак төшен чәйнәп ризыклана.

      Һавада гөрелте көчәя. Дошман зурлаган боларның гарнизонын, мотопехотага өстәп, бомба төягән очкычларын да җибәргән. Юк бугай. Бер теземгә тезелгән «юнкерслар» кыеклап китеп баралар. Мөгаен, Днепр кичүен бомбага тотар өчен барышларыдыр. Мәскәүне яшен тизлегендә яулап алу өчен, һичшиксез, Днепрны кичәсе! Смоленск янында кыйналасылары да бар әле аларның. Их шул дәһшәтле сабантуйга кадәр киң далага таралышкан гаскәрләрне кабаттан чуен йодрыкка тупларга кирәген уйлыйлар микән генераллар!

     Дошман белән безнең юл көнбагыш басуы өстендә үк кисешмәгәе әле! Менә хәзер үк – көнбагыш басуында ук сугышып алмагаек. Чөнки «юнкерс»ларның өчесе, теземнән аерылып, сары чәчәкләр арасында таралышып яткан чик сакчылары өстенә килә башлады. Күреп алганнар диген! Их, зениткалар булса?! Көнбагыш басуы уртасына зенитчылар каян килсен инде, җә!?

     Бомба ташлап кына канәгатьләнмиләр, нәгъләт суккырлары. Аппетитлары әйбәт. Иртәнге ашка яшел погонлы яшьләрне чүпләп алмакчылар. Түбән үк төшеп, күзеңә карап, берәм-берәм чүкеп йөриләр.

     Чүкетермен менә мин сезгә!

     Шәйхразый, җиргә чалкан ятып, винтовка түтәсен тезенә терәде дә, «юнкерс»ның бензин багына төбәп атып җибәрде. Фашист очучысының күзләрендә шаян очкыннар уйный иде. Имеш, яле, яле, руссиш зольдатен! Мин югары, син – түбән! Кем-кемне – бергә-бер! Сугышның беренче генә көне иде шул әле. Немец очучысы комарлы уенчы иде булса кирәк. Койрыгын каерып өскә менеп китү ягын сайламады.

     Шаярма абзаң белән. Ачуымны китерсәң, рогатка белән дә тишәм мин синең бензин багыңны. Керосин түгел, бензин ягалар болар. Бензин ул гөртләп кабынып китә. Булды бу! Беренчесе кадалды. Теге икесе дә өйләренә кайтып китә алмады. Килгән якларына таба борылганнар иде инде югыйсә. Бара-бара янтайдылар. Алары да шушы көнбагыш басуына кадалдылар. Теге – көләч ыржайган очучы өчен сюрприз булды инде бу. Гомерендәге соңгы сюрприз! Шушы дуэль чигенеп баручы солдатларның рухын күтәреп җибәрде. Болар да әлләкем түгел икән ләбаса. Сугышабыз әле, боерган булса!

     – Окружили! – Монысы өр-яңа команда. Командирлар табылган! – С боями выйти из окружения!

      Тәүлегенә туксанышар чакрым чигенә-чигенә җитезләнеп бетәчәк солдатлар бу чолганышны ерып чыктылар. Тик барысы да түгел. Яралыларны санаучы да, җыючы да, бәйләүче дә юк.

     Ниндидер карусель бу: «Окружили!» «Выйти из окружения!»

(Дәвамы бар)

Реклама