Бозлык чорын исән-сау кичәсе бар

Төнге юл

Сукрана-сукрана кайтып киләм,

Җил көчәйде. Юлга көрт өя.

Мин ашыгам. Кар күмгән авылда

Әнкәм көтә мине карт өйдә.

Урман авызында хәлсез бүре

Каршы баскан җилгә. Иснәнә.

Мин ашыгам шул бүрегә таба,

Тирләп чыгам. Кашым бәсләнә.

Түш кесәмдә гәзит төргәге бар,

Шырпым да бар. Коры, коп-коры.

Кара төндә учак кабызырмын,

Яктырыплар китәр ил-кыры.

Хәлсез бүре чабар урманына,

Көрткә бата-чума үрмәләр.

Чытырманга аны яшерер дә

Кара урман серле көй көйләр.

Караңгыда урман кичәрмен мин,

Исән кайтып туган өемә

Черем итәрмен мин җылы мичкә

Аркам терәп баскан көемә.

Миңа рәхәт, бик тә рәхәт булыр

Кулъюгычта битем юганда.

Мич арасында өй чикерткәсе

Беразлексез сайрап торганда.

Сөтле чәен ясап куяр әнкәй,

Чарт-чорт янар утын учакта.

Калган бәлеш килер өстәлгә һәм

Өй җылысы сеңәр кочакка.

 

Исәнме сез?

Киң Рәсәйнең һәр җирендә

Яшәп ята татар.

Иделендә, Иртешендә

Эшләп ята татар.

Каф таулары итәгендә

Җәйләүләрдә җәйләр.

Уралында, Ырынбурда

Мамык шәлен бәйләр.

Сахалинда һәм Читада

Үз илендә татар.

Сөйләшергә ник тайчына

Үз телендә татар?

Хуҗа итеп тотмый үзен

Үз өендә татар.

Әкрен генә сүнеп бара

Үз көенә татар.

Чаларды инде чәчләрем,

Шактый өлкән яшем.

Көчәерсең, дип, татарым,

Өмет белән яшим.

– Исәнмесез! – дип елмаеп,

Онык керә өйгә.

Саф татарча сөйләшә ул

Ягымлы бер көйгә.

Көйле тел ул, бик ихлас тел

Туган телем минем!

Кояшлы көн, Айлы төнем,

Изге денем минем!

 

Бу якларда

Челтер-челтер су тавышы – улакларда,

Җил китергән курай моңы – колакларда.

Җилләре дә иркә икән, назлы икән,

Һәркем монда җырлы икән, сазлы икән.

Һәркем монда дастан сөйли – шагыйрь икән,

Җан тәрәзен сөенечләр шакыр икән.

Тәнгә шифа, җанга бәлзәм гөлләр исе,

Күз камаша – серле балкыш үрләр өсте.

Уйный нурлар аллы-гөлле, дөнья ямьле,

Уйдыкларда җиләк исле һава тәмле.

Җилферди бер ап-ак яулык – еракларда,

Оҗмах, валлаһ, оҗмах икән бу якларда!

Урам

Сөялеп бетон коймага

Йөрәгем тотып торам.

Ашыга халык каядыр,

Гөж килә иркен урам.

Кояш көлә, нур коела,

Чәчәк аткан юкәләр.

Үткәндә калган елларга

Кайтып булмый... Юк алар.

Сөялеп торам коймага,

Йөрәгем тотып торам.

Көн караңгы... Күз алмамда

Юыла яшел урам.

Карашымда бер мизгелгә

Җуелса да киң урам,

Җан күзем белән һәммәсен

Күреп, ишетеп торам.

Чыелдап чаба машина,

Кай җирдә янгын икән?

“Ашыгыч ярдәм”... Монсында

Йекле бер ана микән?

Алпан-тилпән бер нәни кыз

Килә минем каршыма.

Ак яулыгын ак әбисе

Тартып куйган кашына.

Өскә сузыла балакай,

Озынрак күренмәкче.

Туктап калган ак болытка,

Кояшка үрелмәкче...

Хәл керде, инде елмаям,

Кәефем ару гына.

Бу әле алга барышлый

Бер туктап алу гына.

 

Бозлык чоры

Кичке җилләр уйный кубыз

Уйный каен тузында,

Йөзгә бәрә яз салкыны,

Тирә-юнем боз гына.

Бозлык чорын ничек тә бер

Исән-сау кичәсе бар.

Борылып карыйм: артымда

Дусларның ничәсе бар?

Сүнә яна, сүнә яна

Алда нинди ут икән?

Җан җылытыр ут микән ул,

Бер алдавыч ут микән?

 

Матурлык иясе

– А-У-У!

Кем кычкыра миңа, кем дәшә?

Таный алмыйм тавыш иясен.

Болын ияседер, бәлки, ул,

Чакырадыр таныш биясен.

Таулар ияседер, бәлки, дим,

Чишмә ияседер, кем белгән...

Үзен күрмим. Тавыш иясе

Елга талларына күмелгән.

– А-У-У!

Кош оялы куе таллыктан

Кармак сабы чыкты иң элек.

Балтырганлы нәни бер кул да

Әзгә генә алды күренеп.

Менә үзе... Сул колагында

Яшел үлән тора эленеп.

Ирененең аскы читендә

Яра эзе тора беленеп.

Саргылт шортик. Тәне ялангач.

Тырналган эз аяк йөзендә.

Тайлы болын, кылганлы карт тау

Сыеп беткән малай күзенә.

Чишмәләре сыйган, елгасы,

Ак болытлар сыйган. Гаҗәп бит.

Бу байлыкның чып-чын иясе

Шушы малай ласа. Рәҗәп бит!

– Балык качкан моннан. Әйдәгез

Балыклырак җирне күрсәтәм! –

Кыю гына атлап килә дә

Тотып ала минем терсәктән.

Икәүләшеп камыш ерабыз.

Көне җиләс. Аяз күк өстә.

Карашларда болын сурәте

Рәшәләнә әллә мең төстә.

– А-У-У!

Инде үзем аңа кычкырам,

– Шәп егет син! – килә диясем.

– А-У-У!

Бу-ул! Әллә каян таныйм

Матурлыкның тере иясен.

 

Елмаю

Аллеядан атлыйм тын гына,

Яфрак оча, яфрак кыштырдый.

Оеп яткан туфрак пышылдый:

“Яфрак түгел, коштыр, коштыр!” – ди.

Узып китә мине бәндәләр

Башын аска игән көенә.

Көләчлекне алар онытып

Калдырган ла бугай өендә.

Яшь гүзәлләр килә ашыгып,

Их, елмайсын иде берәрсе.

Кызыл сумка аскан чибәрнең

Ак тешләрен килә күрәсе.

Дәшми-нитми узып киттеләр,

Бигрәк җитди иде йөзләре.

... Елмайдым да үзем яктырттым

Кара болыт баскан көзләрне.

Күк капусы кинәт ачылды,

Нур чәчелде урам ташына.

Ләң-ләң өреп, көзләр эченнән

Ап-ак көчек чыкты каршыма.

 

Кайтыгыз!

Ишетелә аяк тавышыгыз,

Тау артында кешни атыгыз.

Хәерле юл телим, туганнарым,

Исән-имин илгә кайтыгыз!

Җәяүме сез, ачкыч, поезддамы,

Суйөзәрдә йә аттамы сез,

Көләчме сез, әллә боеклармы,

Сөенечтән өске каттамы сез,

Чуерташлы юлдан кайтасызмы,

Кайтасызмы тузан ерып сез,

Асфальттаамы кала эзләрегез –

Минем өйдән әле ерак сез.

Минем илдә ап-ак карлар төшә,

Сездә яздыр, яшел җәйдер йә.

Алтын көздер... Аяк астыгызга

Әзердер ул яфрак җәяргә.

Татарларым минем, якташларым,

Һәммәбездә сәйяр йөрәк бит.

Бер ябалдаш астына безләргә

Җыелырга күптән кирәк бит.

Капкам ачык, өй ишегем ачык,

Түгел бит сез илдә юлаучы.

Туган җирдә алтын булыгызчы,

Чит туфракта бакыр булганчы.

 

***

  Хатыным Люциягә

Бездән соң да гүзәл булыр дөнья,

Кояш чыгар, батар офыкларда.

Сокланырлар һәр көн матурлыкка –

Безнең күзләр кала оныкларда.

Көләч булыр алар, шаян булыр,

Һәм булырлар уйчан, боеклар да.

Үзебез дә шуңдый идек ләса –

Безнең йөрәк кала оныкларда.

Коена гөл кояш асларында,

Җилферди җил ап-ак болытларда.

Бездән соң да гүзәл булыр дөнья –

Безнең сөю калыр оныкларда.

Реклама