Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (повесть)

Галия, 2019 ел.

Ишек бикле иде.

Блииин!

Хаусмайстерда запас ачкыч бар дип сөенерлек түгел – биш минут элек кенә кипкән керләрне күтәреп, мин баскычтан менгәндә, «ауф видерзейн, Галэ!» – дип елмая-елмая чыгып китте. Ак фетр эшләпәсенең уң як читеннән озын булып җеп асылынып төшкән иде – hausmeister герр Оттоның адымына ияреп җилфердәвенә көлүдән чак тыелып карап калдым.

Менә хәзер үз хәлемнән утырып еларлык.

Шалтыратсам, борылып та килер иде, бәлки. Айфон бүлмәдә, карават җәймәсендә Билли Айлиш көенә җырлап утыра әнә. Әни шалтыратадыр. «Тавышын аерып куярлык булгач, нигә кирәк икән соң ул телефон?» – дип, әтигә зарлана-зарлана, кабат-кабат үҗәтләнеп җыюы, ахры.

Тәк... Мин бу бикле ишекне җимереп булса да, эчкә үтәргә тиеш. Электр плитәсендә балык шулпасы пешеп утыра. Ташымасын дип, капкачын ачыбрак калдырган идем калдыруын. Тик менә болай коридорда тагын ун минут таптанып торсам, шулпада балыкның эзе дә күренмәячәк, изелеп бетәчәк.

Кызык, мин кыска шорты, кендеккә дә җитмәгән кыска майкадан, аягыма баш бармакка гына элгән ак башмак киеп, кулымдагы «Ваниш»ны чарасызлыктан әйләндергәләп, салкын коридорда, балык турында уйланып торам!

Блииин!

«Блиин» дип әйтергә ярамый! Сүгенгән кебегрәк килеп чыга. «Телеңне паразит сүзләр белән пычратма», – дидеме әни?! Бик хәтерлим, төзәлергә тырышам. Тик бу минутта түгел...  

Ачкычны үзең белән алып йөрергә кирәклеге турында әйтсәләр, ни була иде? Ишекне япкач, эчтән бикләнеп калуы турында мин каян белергә тиеш? Гарьлектән елыйсым килә иде. Тик күз яшьләре түгеп, үземне кызганып утырсам, ул арада балык үзе генә түгел, шулпасының да юкка чыгачагы көн кебек ачык иде. Тагын балык! Ишекне ничек ачу турында уйла син! Берәрсендә телефон, телефонында герр Оттоның номеры булмый калмас дигән өмет белән икенче каттагы бөтен ишекне кагып чыктым. Ник берсендә бер кеше заты булсын! Өченче катта да тавыш-тын юк кебек иде. Хәер, алай дисәм...

– Сез монда яшисезме? Минем ишек бикләнде. Булыша алмассызмы?..

– Алманча беләм дип йөр син, иң кирәктә бөтен сүзне үз урынына куеп буламыни әле аны...

Коридордан миңа каршы килүче ак футболкалы егетнең, аңламагандай, күзен тутырып каравын күргәч, тиз генә инглизчәгә күчтем.

Бер як чите генә кырып алынган чәче дә, яңак читеннән сызык кына булып төшкән сакал-мыегы да сары дисәң сары түгел, җирән дисәң – җирән түгел, аңлаешсыз бер төстә булып, көләсене китерә иде. Шул җирлектә зур зәңгәр күзләре тагын да зураеп киткәндәй күренә. Ул да минем кыяфәтемнән кызык таптымы – ирен читләренә җиңелчә елмаю таралды.

– О,кей! Ачкычыгыз бармы?

Ачкыч булса, менә болай коридорда каңгырап йөрер идемме инде?

– Ачкыч бүлмәдә калды. Мин кер юу бүлмәсенә генә чыккан идем. Ишек эчтән бикләнгән. Хаусмайстерда запас ачкыч бар, тик ул кайтып китте.

Шушы рәвешле, сүзләрне төгәл итеп сайлап кына чәйнәп каптырганны да аңламасаң, вакыт әрәм итеп юлымда торма ичмаса...

Гомер булмаганны, мин күңелемнән әллә үзем белән, әллә таныш булмаган шушы егет кисәге белән пычакка-пычак килеп әрепләшә идем. «Нервный тик» дип, менә шушындый чакта әйтәләрдер, мөгаен.

– Ничәнче катта яшисең? Бәлки, тәрәзәң ачыктыр? – Егет минем уйларымнан бихәбәр булып, тагын елмайды.

Эх, иртән тәрәзәнең бер ягын киң итеп, каерып ачып куйган идем дә соң! Бал кортына охшаган бөҗәк әрсезләнеп кереп җитмәсә, ул әле дә шул рәвешле торыр иде. Тәрәзәне үз кулларым белән шапылдатып яптым да өстәге форточканы гына беркадәр ачып калдырдым. Мондагы кер машиналарына мәдхия укый-укый, бу юлы кара чалбар, кара футболка ишеләрне кочагыма сонып, янә аска төшеп киттем. Менүемә... Кем уйлаган? Югыйсә Регенсбургка килеп, шушы торакка урнашуыма өченче көн, ничә чыгып, ничә керергә өлгердем – моңарчы ишекне, өйдән үк ияреп килгән гадәт буенча гел бикләп йөреш иде. Алай гынамы? Бикләгәч, ышаныр өчен, этеп тә карый идем әле. Хәзер күз күнегә башлады: монда кухня да уртак, һәркемнең әйберсе ничек куйган – шулай тора; берәү дә үзенең порошогын күтәреп йөрми, келлердагы – безнеңчә подвал инде анысы – вешерайда калдыра да китә. Хәер, әлеге дә баягы, илдән ияреп килгән гадәт – мин генә ванишны үземнән калдырмый күтәреп мендем бит әле менә.

Әлбәттә, татарча уйлаганымның барысын да тәрҗемә итеп тормадым. Бүлмәмнең икенче катта икәнлеген, форточканың ачык калганын җыйнак кына итеп, алманча аңлатырга маташтым. Инглизчәм шәп минем, тик бирегә алман телен ныклап өйрәнергә дип килгәнмен икән, мөмкинлек туган саен телне күнектерә торырга кирәк бит!

– Әйдә, берәр нәрсә уйлап табарбыз!.. – Мине әллә кайчаннан белә диярсең – егет, сабый баланы җитәкләгәндәй, кулымнан эләктереп тә алды. Аның сөякчел бармаклары арасында бәләкәй генә учым юк булды да куйды.

– Исемең ничек? Мин – Райнер.

Казандагы күршебез Райнур абыйга әйтәсе булыр әле, исемеңне чәлгәннәр дип. Алайса, «безнең Кукмарада гына мондый исем» дип, борын чөеп йөргән була...

– Ә мин – Галия.

Кулымны җай белән ялт кына ычкындырдым да Райнердан алга уздым, ишекне ачтым, ишегалдына чыктым. Ул әллә аптырап, әллә көлеп, башын чайкады. Минем арттан теркелдәгән шәйгә:

– Галэ? Шулаймы? Дөресме? – диде ул, дөрес булмаса, шунда ук төзәтергә әзер бер тавыш белән.

– Гали-я! – дип кабатладым мин, баш бармакка элгән башмакларымның урамда мәзәк тавыш чыгарып чәпелдәвенә игътибар итеп.

– Син каян, Италиядәнме? – Өченче каттагы итальян студентларының кайберсе белән танышырга өлгергән идем. Бу сорауны шуңа гына биргән идем.

– Юк, мин шушыннан, Регенсбургтан. Дусларым янына кунакка килгән идем. – Егет кулы белән каршыдагы интернат тарафына, аның артына кулы белән төртеп күрсәтте.

– N урамында үз йортыбыз белән торабыз.

– Димәк, син немец милләтеннән? – Әйтәм аны алманча бер акцентсыз, чип-чиста сөйләшә. Круто! Кыяфәте әллә ни дан булмаса да – һәрхәлдә, җирән сакал минем өчен түгел! – тел шәп!

– Әйе. Ә син Франциядән, шулаймы?

Егетнең болай диюеннән иренемне бер читкә кыегайтып, кызганыч елмаерга маташтым. Германиягә килүемә өченче көн – өченче кешегә үземнең һич кенә дә француз түгеллегемне, Россиядән, татар кызы икәнемне аңлатырга маташам.

Таш гасырда яшиләр, диярсең – Татарстанның кайда икәнен белмиләр! «Казакъстан?» – диде кичә генә берсе, Та-тар-стан дип, иҗеккә бүлеп, басым ясап әйтүемне колак читенә дә элмичә. «Чувааак!» – дияр иде Владик, әгәр моны ишетсә...

– Ноу! Россиядән мин. Татарстаннан, Казаннан!

Райнер минем җавабымны үзенең кыркылган яктагы баш миендә әйләндергән-тулгандырган арада урам якка караган тәрәзәмнең форточкасына көләргә дә, еларга да белми төбәлдем. Бер юаныч – ул чыннан да ачык иде; тик могҗиза белән каяндыр баскыч тапкан очракта да мин аннан ничек сыярга тиеш? Кайчан да булса форточкадан шуышырга тиешлегемне белсәм, өйдә чагында әнинең өчпочмак-пилмәннәрен чүт кенә азрак ашаган булыр идем... 

– Казан? «Рубин»? Вау!

Райнер Казанны, алай гына да түгел, футбол командасын белә?! – Әйе! – дидем, сөенечемне яшереп тормыйча. – Әллә булганың бар?

– Әлегә юк... Менә бу синең тәрәзәме? – Нечкә генә йөзек ялтыраган чәнти бармагы, минем күз карашыма ияреп, форточкага төбәлде. Райнер, аннан ике кулы белән биленә таянып, тирә-якка күз ташлады. Минем бүлмә икенче катта саналса да, ишегалдыннан килеп кергәндә, нәкъ беренче каттагы кебек: туп-турыга атладың – шалт та шолт ишекне ачтың...

Урам якка чыксаң, аста инде беренче кат тәрәзәләре дә күренә, бүлмәмнең дә шактый биектә икәнлеге күзгә ташлана. Ул як чокырлы-калкулыклы булып, без менә шунда аптырап басып тора идек.

– Син минем шультернга баса аласыңмы?

Шультерн, шультерн... Алманча мин әле бу сүзгә барып җитмәгән идем...

Райнер, моны шунда ук аңлап, ике кулы белән иңсәләренә төртеп күрсәтте. Димәк, мин шунда басып, форточкага үрмәләргә тиеш? Ужас!..

Казанда Элвин Грей концертында Владикның җилкәсенә утырып, котыра-котыра биегәнем бар анысы. Ләкин ул бит Владик кына, үзебезнең Вәлид иде!

Ә монда беренче очраган немец егетенең – местный бит әле, җитмәсә! – җилкәсенә аяк белән басып, симезрәк мәче сыярлык кына тәрәзә уемыннан керергә тиешмен! Керә алсам...

Тик минем өчен сайлау мөмкинлеге юк иде. Лавр салынган балык шулпасының исе икеләнеп торырга җай калдырмады. Ярар, Владик әйтмешли, «пять минут позора – и ты на работе!» Һай, нәрсә булды соң әле бу, тотам да шул Вәлидне искә төшерәм...

«Позор» ук тоелмаса да, кыска ак шортиктан килеш, башта чүгәләп утырган Райнерның иңсәсенә, аннан стенага тотына-тотына тәрәзә бусагасына басарга маташу бик үк күңелле түгел иде. Ачуны китереп, көлү өянәге дә биләп алды, җитмәсә. Андый чакта тиз генә туктатам, димә, мине. Бу егет кисәге дә минем камырдан булдымы – көлүемне йоктырып, ул да шаркылдый башлады. Көлгән шәйгә аның гәүдәсе селкенә, ә минем ярты гәүдә эчкә шуышырга маташа. «Күкрәкләрем кечкенә» дип зарланып йөри идем, әле ярый шушыннан да зур булмаган, ул чагында кысылып калырга да күп сорамассың монда...

Аякларым эчтә тәрәзә төбен эзләп тапкач кына туктадым көлүдән. Нормально! Чәч – гөнҗәлә, терсәк сыдырылып кызарган, аның каравы – мин бүлмәдә!

Иң беренче эш итеп плитә янына ташландым. Нәрсә булсын ашка? Матур гына пешеп утырган. Зур кашык белән болгаткан арада балык кисәкләре дә күренде. Изелмәгән, тозланмаган, барысы да о,кей, димәк!

Пәрдәне читкә тартып, урамга күз салсам, Райнер, башмакларымны кулына тотып, һаман шунда басып тора. Әй, Алла бәндәсе... Вәлид булса, әллә кайчан ялтырап, ишектән кереп җитәр иде инде...

Караватта яткан телефон, минем янәшәдә икәнне белгәндәй, таләпчән тавыш белән җырларга тотынды. Карамасам да беләм: ватсаптан әни эзли. Иркен суларга мөмкинлек бирегез миңа! Лассен зи михь майне фрайхайт генисен. Lassen Sie mich meine Freiheit genießen!
– Әни, мин бераз соңрак үзем шалтыратам, яме. Әле сөйләшә алмыйм. Бар да тәртип! – Әнинең: «Нишләп алмыйсың, берәр нәрсә булдымы әллә, ашарыңа бармы, бүлмәң салкын түгелме?..» кебек сораулар тезгәнен көтмәдем, ялт та йолт үзем тезеп салдым да ишекне ачып, коридорга башымны тыктым. Ярдәмчемне бүлмәгә чакырыргамы, әллә, рәхмәт әйтеп, ишек төбеннән борып кына җибәримме?.. Керсен әле, немецча сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрбез...

Ул минем бүлмәне бик җентекләп карап чыкты, ревизор диярсең! Хәер, бүлмә тек бүлмә инде. Берүземә бик җиткән! Бирегә килгән студентларның барысына да эләкми әле ул, кухнясы үзендә, юыну бүлмәсе үзендә. Душ кабинасына тиклем бар! Килер алдыннан анкета тутырганда: «Общага өчен нинди таләпләрегез бар?» дигән графага «университетка якын булсын» дип язган идем, менә, нәкъ шундый тулай торактан әзерләп куйганнар! Аның янәшәсендә психоневрологик интернат барын башта белмәгән идем белүен. Хәер, Германиядә андый интернатлар да, мондый авырулар да бик күп икәнлеген, җәмгыятьнең бу хәлне бик тыныч, гадәти кабул итүен килгән көнне үк әйтеп куйдылар, куркырга кирәкми дип, үзләренчә юаттылар да хәтта...

Райнер, рөхсәт сорап, шүрлектәге китапларымны алып карады, бауга тезелгән фотографияләрне дә өйрәнгәндәй итте.

– Бу – минем әти, монысы – әни. Монысы – дус кызларым, монысы майн фройнд... – дип таныштырып та алдым.

– Аңламадым, монысы да егетең, монысы да? – дип гаҗәпсенеп сорап куйды ул, Кол Шәриф мәчете янында дусларым белән төшкән фотода Владикка, Ленарга, Азаматка аерым-аерым күрсәтеп.

– Егетем түгел. Алар минем дусларым!

Аңлаштык: немецча «дустым» һәм «дус егетем» төрлечә әйтелә икән. Майн фройнд дисәң – минем дустым, безнеңчә, егетем дигән сүз; айн фройн фон мир – бер дустым дигәнне аңлата. Менә бит, беренче дәрестә үк файдалы мәгълүмат!

Әле генә танышкан немец егете белән бер тәлинкәдән (чөнки минем кухняда әлегә бердәнбер!) балык ашы ашап утырганны, аның үз гомерендә беренче тапкыр, мин кыстаганга гына сөтле чәй эчеп караганын, шул «блюдо»га шаккатканын телефоннан сөйләсәм, әнигә шунда ук шок булачак! Юк, Райнерның чәйгә шаккатуын ишетүдән түгел... Минем, үз бүлмәмә! Егет затын кунакка чакыруым! Аның белән икәү чөкердәшеп сөйләшеп утыруым! Егетнең немец милләтеннән булуы!!! Моны ничек башка сыйдырмак кирәк?..

Райнер Германия, Регенсбург турында тарих укытучысы шикелле бик оста итеп сөйләде. Үзе университетта юрист булырга укый икән. Вәт кругозор кешедә! «Кругозор» дигәнне немецчага да, татарчага да тиз генә тәрҗемә итә алмадым, дөньяга караш диюем әллә ничек, таррак булды да калды. Без аның белән әллә кайчангы танышлар шикелле быдыр-быдыр сөйләштек тә сөйләштек. Шәп! Әгәр көн саен мин телемне шулай алманча игәүләп торсам, С 1 дәрәҗәсенә барып җитү өчен ничә ай кирәк булыр икән?.. Райнерны озатуга, айфонның янә сабырсызланып, тавыш бирүен көтеп тормадым, видеозвоноктан әнигә шалтыратырга ашыктым.

– Бая тавышың мәзәгрәк иде. Берәр нәрсә булмагандыр бит? – Әнидән мин көткән сорау! 
– Бар да яхшы, әни! Бүлмәмдә кунак бар иде. – Әйттем инде. Барыбер телем кычытып торачак... Ишек бикләнүе турында да, Райнер белән икәү чәй эчүебезне дә тәфсилләп сөйләп алдым. Әнинең йөзе башта аптыраулы төскә керде, аннан беркадәр борчылу, тора-бара курку, шелтәләү төсмере дә чагыла башлады. – Алдыңны-артыңны карап йөр! Нимес егетенә күзең төшә күрмәсен! Әбиеңә әйтә күрмә ялгыш... Нимесләр бит алар...  Нәрсә дип әйтим...

Бу очрашу да, әнием белән сөйләшү дә, гәрчә кырык кат ишеткән сүзләр булса да, миндә ят, сәер бер тойгы уятты. Яңа кешеләр, яңа төрле яшәү рәвеше белән танышу нәтиҗәсе дисәм, үземне дә, башкаларны да алдармын кебек. Күңелемдә – аңлаешсыз тойгы. Мин әле Германиягә, аның кешеләренә ияләшеп кенә киләм. Бу илне яңача кабул итәсем, өйдә әбиемнең, әнинең минем башка сеңдерергә тырышканнарын кире кагасым, дөньяның бер урында гына тормаганлыгын, алга барганын, үткәннәрдән качу кирәклеген раслыйсым килә. Урамда – егерме беренче гасыр! 75 елга якын элек булган сугыш вакыйгаларына кат-кат әйләнеп кайту, аның өчен бүгенгеләрне гаепләү кемгә, ни өчен кирәк? Мәсәлән, миңа кирәкми! Ни өчен әле бүгенге яшь алман егет-кызларын мин үземә дошман итеп кабул итәргә тиеш? Әйе, бәлки, аларның бабайлары кайчандыр СССР дигән илгә каршы сугышкандыр, тик оныкларның ни гаебе бар? Һәм мин ни өчен аларга якынаюдан куркырга тиеш?

Яшермим: тарихтан, сәясәттән белемем белән артык мактана алмыйм. Тик, алай дигәч тә, Бөек Ватан сугышы турында берни белмим, диюем түгел. Мәктәптә дәреслекләрдә нәрсә язылган – шуны укыдым, шуны кабатлап сөйләп, билге алдым. Мин генә түгел, барыбыз да инде. Май ае якынлашса, реферат язарга, презентация ясарга кушып теңкәгә тияләр иде анысы. Аннан кем инде баш авыртуы ясап торсын: фото куясың, сугышта катнашкан бабаңның кайда туганлыгын, нинди фронтта булганлыгын, орден-медальләрен санап чыгасың – менә сиңа презентация. Түбән сыйныфларда укыганда, бөтенебезгә әниләр йә укытучылар язып бирә иде, шул бер биография бит инде ул – унберенчене бетергәнче бизәлешен генә үзгәртеп, тик ияреп йөри.

Мин бабайларымны күреп калган кеше түгел.

Әтиемнең әнисе Миңлегөл – хәзер безнең белән Казанда яши. Авылда нигезен калдырып, шәһәргә килгәч биреште әле ул. Биреште дип, туксан яшь тулганда, шулай йөреп торгач, шәп инде! Күзлексез җеп саплый! Колагы ишетеп бетерми бетерүен, алай да үзенә кирәген эләктереп ала! Хәтере – супер! Хан заманындагы вакыйгаларны елы-ае белән искә ала, егыл да кит. Мин монда кичә ятлаган сүзлекне бүген искә төшерә алмый тинтерим... Менә аның әтисе – Газизулла бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. «Хәбәрсез югалды» дигән кәгазь генә килгән, шуның белән вәссәлам. Иске альбомда саргаеп беткән, йөзләре рәтләп күренмәгән дә бер фото бар, артына «Сагынмалыкка бер истәлек. Газизулла, Хәнифә, кызларыбыз Миңлегөл, Рәйханә белән. Төшелде Сахалинда, Октябрьский пасёлыгы, Медвежка пункытында. 1941 йыл, дүртенче гыйнвар» дип хаталы итеп язылган. Шуннан гайре ул Газизулла бабай турында берни белмим диярлек. Әбием, ул фотоны кулына алса, торып-торып: «Кит инде, шул гомер кеше тиклем кеше хәбәрсез була аламыни, сөякләре кайларда череп ятадыр», – дип, күз яше түгеп ала. Шуңа күрә әни, йөрәген бозмасын дип, ул альбомны балконга, иске төргәкләр янына яшереп тә куйган иде. Тапмас диген! Бервакыт әбием: «Ник шулай кадерсезләп аттыгыз? Хәбәрсез югалды дигәч тә, ул минем әткәй бит!» – дип, сабый бала кебек еламсырап күтәреп кергән иде. Шуннан бирле ул фото залда, стенканың өске киштәсендә тора.

Миңлегөл әбиемнең ире Әхтәм – анысы да минем бабай була инде – сугыштан исән кайткан кайтуын. Тик башта немецларда әсирлектә булган, аннан кайткач, безнең илдә төрмәдә утырган. Аның турында әти дә артык белми бугай, белеп тә, безгә әйтмәде микән. Әллә бабай чыннан да беркемгә берни сөйләмәгәнме – монысы миңа сер. Мин туганда, Әхтәм бабай үлгән иде инде, авылда әбием ялгызы гына көн күрә иде.

Мәктәпкә дип, реферат язып биргәндә, Әхтәм бабайның әсирлек еллары турында әни бер сүз дә кертмәгән иде. Университетка укырга кергәч кенә, бабай биографиясендә кайбер елларның җитеп бетмәвенә игътибар иттем мин. Шул чагында әти: «Әткәй пленник булгач, телен теш арасында тотарга күнеккән иде, салып алган чагында гына бераз сөйләп ала, айнык чагында ул темага сүзне келәшчә белән дә тартып чыгарып булмый иде. Эх, сөйләтеп калмаганбыз шул!» – дип ачынып әйтеп куйды.

Ике бабайның берсен дә күреп белмәгәнгәме, мин аларның язмышын да, фаҗигасен дә Миңлегөл әбием кебек кабул итә алмыйм. Тормыш шулай бара инде. Сугышлар да булган, кемнәрдер үлеп калган, кемдер кайткан. Ә без бит яшибез, бүгенге белән, киләчәк белән яшибез! Минем грант буенча Германиягә укырга китәргә җыенганымны белгәч, әбием үпкәләде. Гомер булмаганча, каты итеп, ныклап. Башка чакта: «Яшьләрнеке яшьләрчә. Үзең кара», – дип, җиңел генә көлемсери торган әбиемне алыштырып куйдылар, диярсең: ике аягыңның берсен атлатмас идем дип, каты-каты сүзләр дә әйтеп ташлады. – Туксан яшем тулганда, шушындый хурлык күрермен дип уйламаган идем! – диде ул, әйтерсең, мин бер-бер җинаять кылган!

– Столько не живут! – дип, үзалдыма уенга борырга тырышуымны бик тиз ишетеп, үпкәсе тагын да көчәйде.

– Бөтенебезнең тормышын җимерде шул ләгънәт фашистлар! – диде әбием, агач каләм кебек катыланып, ялангачланып беткән бармаклары белән күз төбендәге җыерчыкларга тулган яшь тамчыларын сөртә-сөртә.

– Әткәйнең хәбәрсез югалды дигән кәгазен тотып, никадәр зык күрдем!.. Бүтәннәр шикелле фронтовик баласы дип тә, чутка кертмәделәр бит мине! Каһәр суккан Гитлер аркасында! Тәмугта да муены асты-өстенә килгере!..

Миңа авыр иде. Бу буын кешеләренең хәзерге Германия һәм Гитлер – икесе ике төшенчә икәнен аңламауларын аңлау авыр иде.

Артык сүзләр сөйләмәсәләр дә, әти белән әнинең дә карашларын беркадәр чамалыйм. Аларның да бу ил турында күзаллаулары фашизм темасыннан ерак китми кебек...

Һаман бер сорау башымда бөтерелә әле: артка әйләнеп карау кирәкме соң ул, кем өчен кирәк? Йозакка биклә дә куй, ачкычын ыргыт. Кая ташлаганыңны оныт. Үткәннәр тик калсын шунда бикләнеп... Киләчәк белән яшәргә кирәк. Урамда – егерме беренче гасыр, яңа гасыр! Ерак бабам Газизулланың Германия белән сугыштан кайтмавын, хәбәрсез югалуын, Әхтәм бабамның әсирлеккә эләгүен сәбәп итеп, мин бүген бу илне дошман күрергә тиешме? Теләсәң, үзеңнекендә дә тирә-яктагы һәркемне шулай кабул итәргә мөмкин. Подъездда чүп савыты янына көн саен аракы шешәләре тезеп куйган күршеләрне. Мәктәптә синең фикереңне түгел, китапка язып куелган әзер җавапны гына таләп иткән кайбер укытучыларны. Автобуска сыңар аягың белән атлауга, «оплачиваем проезд!» дип, котсыз тавыш белән каршыңа килгән кондукторны. Көн саен өй телефонына шалтыратып: «Без пластик тәрәзәләрне бушлай тикшерәбез...» – дип, теңкәгә тиючеләрне. Елга буенда ял иткән җирләрендә үз артларыннан бер өем хәшәрәт чүп калдырып киткәннәрне. Юлдан «зебра» аша чыгып барганыңны күреп тә, өстеңә менәрдәй булып узып киткән шофёрларны. Поликлиникада сорау бирергә дип кабинет ишегеннән башыңны тыксаң: «Не видишь что ли – у меня человек сидит!» – дип акырып җибәрергә генә торган участок табибын. Анда человек утыра! Әйтерсең, мин кеше түгел – курчак... Әйтерсең, минем бер-бер гаебем бар.

Тукта! Бәлки, чыннан да, минем гаебем бардыр? Дөньяга тууымда. Кеше булып яшәвемдә. Кайсыдыр илдә, кайсыдыр шәһәрдә көн күрүемдә... Кызык. Күршенең, укытучының, кондукторның, табибның... гаебен бик тиз таптым бит. Барысы да гаепле икән, ул «барысы да» дигән төшенчәгә мин дә керсәм?..

Ай, әллә нинди катлаулы, борма-борма сораулар белән башымны катырмыйм әле. Әти миңа бәләкәй чагымда ук: «Холкың тач Миңлегөл әбиеңнеке», – ди иде. Әллә хаклы булган инде? Кара, карт әбиләр шикелле, ничек фәлсәфә корып утырам! Киттем әле. Дайте мне насладиться свободой! Иркен суларга мөмкинлек бирегез миңа! Лассен зи михь майне фрайхайт генисен. Lassen Sie mich meine Freiheit genießen!

(Дәвамы бар)