Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (дәвамы (8))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Галия, 2019 ел

Скайпны уйлап тапкан кешегә – респект!

Өйдәгеләр белән көн саен сөйләшеп торабыз, Казаннан китмәгән дә шикелле. Әти дә, әни дә сорау арты сорау яудыралар. Акчам бармы, бәлки, картага салыргадыр? – Юк, бөтенләй кирәкми! Монда студентларга аена 400-800 евро түлиләр. Супермаркетларда азык-төлек хакы Казанныкыннан әллә ни аерылмый, бәрәңге белән алма гына ат бәясе... Килгән мәлне үк бөтен семестр өчен взнос дип 120 евро түләп куйдык – аңа уку өчен түләү дә, транспортта йөрү дә кергән. Рәхәт! Семестр буе шәһәр эчендә бөтен автобуста бушлай йөрисең!

Йоклап кына ятмыйммы, лекцияләргә йөримме?

Йөрим. Яратып, ашкына-ашкына йөрим! Бер арттырусыз әйтәм. Чөнки барысы да бик ошый үземә. 

Кампус та, дәресләр дә шәп! Круто! Кайсы курсларны сайларга телисең – рәхим ит! Иртәнме, әллә кичке яктагы дәресләр кызыксындырамы – анысы да синең эшең. Укытучылар – искиткеч! Студентларны үз тиңнәре күрә генә түгел, аларны хәтта беркадәр олылап, минем өчен гаҗәбрәк тоелган бер хөрмәт белән кабул итәләр. «Сез» дип дәшүләре генә дә ни тора! Берсе дә, аудитория алдына басып, коры лекция сөйләми. Шулкадәр җанлы аралашу, кызыклы темалар – дәресләр гөрләп уза. Сөйләшәбез, кинолар карыйбыз, бәхәсләшәбез. Нинди генә сорау белән кайсы гына ишеккә мөрәҗәгать итмә – монда сине беркем дә «бу минем эшем түгел» дип борып чыгармый, киресенчә, булышырга гына тора.

Төркемдәгеләр белән дуслашып беттек, бер «общага»дагыларны әйтәсе дә юк. Бүген менә кич бәйрәмдә тагын очрашачакбыз.

...О-о-о, юууук!

Клара туган көн мәҗлесенә җыелабыз дигәч, бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Итальян ризыкларыннан торган өстәл: ким дигәндә, панцанелла салаты. Ни өчен ким дигәндә? Чөнки исеме яңгыравык булса да, помидор, кыяр һәм рәйхан яфрагыннан торган, гап-гади соус салынган итальян салаты ул. Кайнар ризыктан, бәлки, каччиаторе: помидор, гөмбә, болгар борычы белән алтын төсенә кертеп кыздырган тавык. Эм-м-м... күз алдына китерүдән авызыма сулар килсә дә, үзалдыма уфтанырлык: тавык дигәннәрен Клара хәләл кибеттән эзләп йөрмәс шул. Ярар, тавык булмаса, фасоль, борчак, помидор салып пешерелгән шулпа да ярап торыр... Яки паста. Аннан – маргарита пиццасы. Яки шоколадлы торт.

Ашказанын, туган көнгә барасы бар дип, төштән бирле юмалап, суыткыч ягына күз салмаска күндереп торган идем. Белгән булса-а-ам... Бездәге кебек, өстәл сыгылып төшәрлек итеп табын әзерләү дигән нәрсә боларда да бөтенләй юк икән! Һәрберсенең алдында зур бокал белән сыра. Шәраб яратканнар – шәраб йоткалап утыра. Зур тәлинкәдә – чипсы. Шарлотка пирогына охшаган юка гына кекс. Шуның белән шул. Ярар, көн саен ниткән ашау инде ул... Үз-үземне шулай тынычландырып, Мириам янына барып утырдым.

Бәйрәмгә бишенче каттагы ял бүлмәсенә җыелган идек. Чып-чын ассорти монда: итальяннардан Клара, Мириам, Марко, Джоссеф. Тайвань кызларыннан Дженни белән Мавис – алар инглизчә үзләрен шул исемнәр белән йөртәләр, тик үзләренчә чын исемнәре Сиң, Чың кебегрәк яңгырый. Татарлардан – мин, Галия! Миро – Аргентинадан. Бүген беренче тапкыр гына күргән егетне бразилияле Дави дип таныштырдылар. Кап-кара чәче бөдрәләнеп, җилкәсенә төшкән, кап-кара күзләре зу-ур ике төймә сыман, муенлы ап-ак юка водолазка кигән бу егетне киноактёр диярсең!

– Кызлар, егетләр! Миндә кәртләр бар, уйныйбызмы? – Клара туган көн дип киенеп-ясануны кирәксенмәгән, гап-гади алсу футболкадан, кыска джинсы шортыдан һәм бүлмәдә аягына элеп йөри торган ак башмактан иде, бер аягын бөкләп, өстәл башындагы кәнәфигә менеп кунаклады. Шундый ачык кыз ул: түп-түгәрәк йөзе, ничә карасаң, кояш шикелле балкып тора, биек ак маңгаеның ике каш турысында кечкенә борчак шикелле миңе дә бар. Озын гына буйлы, саллы гына гәүдәле. Мириам исә аның киресе: тәбәнәк кенә, ябык кына; һәрчак туп-туры текәлеп караучы коңгырт күзләрендә гел җитди караш чагыла. 

Марко – вак-вак куе бөдрә чәчле егет. Ул бөдрәләренә ничек тарак керәдер... Джоссефның, киресенчә, башы кырып алынган, черки кунса, таеп егылырлык. Итальян студентлары барысы да шундый шат күңелле, юктан да кызык таба беләләр.

– Яшьләр, кайсыгыз пианинода уйный белә? – Миро, ял бүлмәсенең түрендә торган пианиноның капкачын күтәрде дә телләренә болай гына баскалап карады. – Миннән булмый, хәзер үк әйтеп куя!

Эх, музыка мәктәбеннән туеп, ташламаган булсам! Менә хәзер утырыр идем дә уйнап күрсәтер идем... Тик әллә кайчан уйнап онытылган көйләрне кинәт кенә ничек искә төшермәк кирәк? ...Гаҗәп, бармакларым «Фазыл чишмәсе«н онытмаган түгелме соң? Авыз эченнән көйләгән уңайга, үзеннән-үзе миңа иярәләр:
Челтерәп аккан чишмәгә

Суга дип барган идем шул...
Әнинең сүзләрен колакка элеп, сабырлык күрсәтсәм, ак сакаллы карт буласы икәнмен дә... «Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев көйләрен өйрән, кая барсаң да хур булмассың», – дигәннәре ул чакта бер колактан керде – икенчесеннән чыгып тайды шул. Өйрәндем, зачётны тапшырдым, аннан – оныттым. Алай дисәм...

Германиянең Регенсбург шәһәрендә, кампус янындагы тулай торакның бишенче катында Россиядән – Казаннан, татар иленнән килгән гап-гади бер кыз Сәйдәшнең «Кызыл армия маршы»н яңгырата!

Барысы да комплимент яудыра-яудыра кул чапкач, чын музыкант шикелле вәкарь белән генә баш та игән булдым хәтта!

– Син бик матур уйныйсың! Миннән дә уздырасың! Артлы урындыкны идәннән шуыштырып кына, елмая-елмая, Дави минем яныма ук килеп утырды. Очкынлы күз карашы пианино клавишаларында иде. – Рөхсәт итсәң, мин дә уйнап карар идем.

Сатып алган малым түгел лә. Менә, уйна рәхәтләнеп...

Кычкырып әйтмәдем инде, мин дә елмаеп, урындыгым белән читкәрәк кенә шуыштым.

Оста уйный икән! Давиның кызларныкыдай сыгымалы озын бармаклары аклы-каралы телләрдән кош канат җилпегәндәй кагынып кына уза да, ул бармак очларыннан әллә нинди сихри моң тамып кала. Музыканың теле дә, милләте дә юк шул, таныш көй булмаса да, минем күз алдыннан   кичен күл буенда бер-берсенең күзләренә текәлеп торган егет белән кыз сыны сызылып үтте; колагыма аларның баш очыннан иңрәп очкан кыр казлары тавышы ишетелгәндәй булды. Белмим, Бразилиядә кыр казлары бар микән, юк микән...

– Җырмы бу? Нәрсә турында? – дип сорамый түзмәдем Давидан. – Сагышлы мәхәббәт. Сагышлы! – диде Дави, читкә карап елмайган килеш.

Мин молодец! Димәк, колагыма аю басмаган!

– Теләсәң, сиңа да өйрәтермен. – Давиның күмердәй күзләре миңа шулкадәр туры текәлгән иде – карашны күтәрә алмыйча, керфекләремне түбән төшерергә мәҗбүр булдым. Абау ла, матур күзләр! Башымны әйләндереп куймасын тагын...

Болай дип, әнинең әйткәннәренә кушылып кына уйлавым... Ул кат-кат тукып тора дидем бит: йөргән җиреңдә күзеңне ачып йөр, нимесе-французы башыңны әйләндерә күрмәсен, колагыңа киртлә... Киртләвен киртлисең дә, причём монда колак? Йөрәк дерт итеп куя, колак түгел... Шаяртам инде. Сызлану катыш шаяртам. Нишләп безнең татар егетләре шулай кыюсыз икән соң ул? Ни үзләре башлап сүз катарга батырлыклары җитми. Инстаграмнан язышканда да, бар кызыксынганнары – ашарга пешерә беләмме, кияүгә ничә яшьтә чыгарга планлаштырам... Моннан да ахмак сораулар булырга мөмкинме? Кая монда романтика?... Очрашуга чакырсалар, яки бөтен сүз дилбегәсен синең кулыңа тапшыралар. Яки шунда ук сине тотып карарга теләк белдерәләр. Ужас!

Вәлидне генә кара инде. Без бер төркем булып Бауман урамын тутырып йөргәндә, йә җыйнаулап Камал театрына барганда, чәтердәп тора, теле-телгә йокмый, минем белән дә шаярып сөйләшә, җитәкләп тә барырга мөмкин. Икебез генә очрашкан чак булса – бетте, телен йоткандай була да куя. Якынрак килсә, берәр җире кителеп төшәр диярсең – үзалдына бераз тиле кеше кебек елмая да, читкәрәк тайпылырга теләгәндәй, кырыйдан бара да бара... Мин сөйлим дә сөйлим, ә ул елмая да елмая...

Ә монда... Миро да башка – аның белән бөтен темага рәхәтләнеп сөйләшергә була. Райнер да, Дави да үзгә. Аларны әрсез диюем түгел, һич тә юк, аларның дөньяга карашы, ул карашның искиткеч киң булуы ошый миңа. Артык сораулар белән дә бимазаламыйлар. Менә, биредә бер мин ала карга кебек утырам, сыра да, шәраб та эчмим – берсе дә «ник, нигә, ни була» дип башымны катырмый. Минем дөньяма кысылмый. Димәк, миңа шулай ошый, миңа шулай яхшы – төпченүнең кирәге юк. Киресенчә, әгәр мин кызыксынып берәр сорау бирсәм – төбенә тоз коя-коя иркенләп аңлаталар!

Менә, Дави белән танышуыбызга бер сәгать узмагандыр – кәрт уенында җиңелеп, икебез дә «читкә» чыккач, ул миңа Бразилиянең бөтен тарихын сөйләп чыгарга өлгерде. Югыйсә:

– Сездә гел җәй бит, әйме? Кар күргәнең юктыр? – дип кенә сораган идем...

– О, Бразилия! Син аны һичшиксез барып күрергә тиеш!.. Ул сөйләгәннәрдән минем хыялымда кояшлы илнең бөтен матурлыгы күз алдымда яңара. Шушы япь-яшь егетнең, Райнер шикелле үк, үз халкы тарихын су кебек эчүе шаккатыра.

Яңа дусларым белән таңга кадәр чөкердәшеп утырырга булыр иде, тик иртәгә тапшырасы презентациям эшләнмәгән, бүлмәмә төшәргә кирәк иде.

– Клара, мин китәм, тагын бер кат туган көнең белән сине! – дип, хушлашырга җыендым.

 – Галэ, рәхмәт сиңа! – Клара, эчкерсез елмаеп, яңагын битемә тигереп алды. – Тик син бик иртә кузгаласың...

– Иртәнге дәрес өчен презентация әзерлисем бар, компка утырырга кирәк. Үземә ничә әйткәнем булды: дедлайн билгеләп, соңгы минутны көтеп йөрмә, буш вакытта эшлә дә куй! Юк инде, чир китә – гадәт китми, килеп терәлгәнче сузылып йөрүем йөрү. 

Бүлмәдәге һәрберсе белән саубуллашып, кул изәдем дә ишеккә юнәлдем.

– Егетләр, кызлар, миңа да китәргә кирәк иде! – Дави да, алга ук сузып утырган озын аякларын җыеп, урыныннан кузгалды, элгечтән кыска кара курткасын алып, беләгенә салды, тәненә сыланып торган аксыл футболкасын рәтли-рәтли, миңа иярде. Лифт ишеге янына килеп, төймәгә баскач, курткасын кия-кия, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды да:

– Сәгать тугызда свидание иде, соңга каласым килми! – диде, миңа хисап бирергә тиешле кешедәй.

Исем китте... Мондый егетнең кызы булмаса, гаҗәбрәк тоелыр иде. Әйтәм бит, кино артистына охшаган прәме, карап кына тормалы!

– Алман кызымы? Кай арада танышырга өлгердең? – дидем, ачылган лифтка атлаган җиремнән, кызыксынуымны җиңә алмыйча.

– Кыз түгел. – Дави беренче катның төймәсенә басты, тагын елмайды. – Леон, егет ул. Мин – гей.

Шул гына җитмәгән идеее... Күзгә туп-туры караган килеш, бернинди читенсенүсез әйтүен күр әле син аның!

Мин бу минутта үземне ничек тотарга, ни дип әйтергә тиешлегемне белми идем. Сүзсез калмас өчен генә:

– Әти-әниеңнәр ничек кабул итә соң моны? – дияргә мәҗбүр булдым. Юкса, беләм инде, бик күп илләрдә балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт һич бездәгечә түгел, аларда, безнең татар халкындагыча, һәр адымың өчен хисап тоту да, артык якынлык та юк. Тик барыбер авызымнан иң беренче булып шул сорау очты да чыкты.

– Нормально. Бу бит минем тормышым, – диде Дави, һич исе китмичә. – Безнең кебекләрне табигать шулай яраткан, мин берни дә эшли алмыйм.

Баш очында сүрән генә лампочка янган тар лифтта мин бу егет белән «зәңгәрләр» темасына да, моның табигать хатасымы, әллә бары тик бозыклыкмы икәнлеге хакында да сөйләшергә җыенмый идем, дөресен әйтсәм, бер дә кызык түгел иде.

Лифт төшеп җитте, ишек ачылды. Мин, үземнең ясалма елмайганымны ап-ачык аңласам да, елмаерга мәҗбүр идем:

– Күрешкәнче, Дави!

Фууу, әллә ничек булып китте. Әйтерсең, янәшәмдә басып торган заттан өстемдәге күлмәгемә бер-бер каралык йогып калды – бүлмәмә атлый-атлый, итәгемне сыпыргаладым.

Бүлмә ишеген ачкан мәлемдә, ватсапка зеңләп хәбәр килде. Һи, кеше дип торам! Вәлид яза икән: «Котлау текстын нимесчәгә матур итеп тәрҗемә итеп бир әле пжл))»

Хәл сорашу юк, вакытың бармы дию юк, Казаннан сәлам тапшыру юк... Менә юри тиз генә җавап кайтармыйм әле. Хәбәрен укыганымны күреп өлгерде өлгерүен. Булсын. Барыбер язмыйм. Ворд итеп беркеткән текстын да ачмый торам...

Кемне котларга җыенган икән? Әллә, кыюлыгы җитеп, берәр кызга гашыйк булып куйганмы?

Уф, тәки сабырлыгымны сындырды...
«Син булмагач, Казанда бер кызык та юк. Бушап калган шикелле. Кайчак, урамда берүзем атлаганда, кырыйга борылып карыйм – көлә-көлә нидер сөйләп, син дә шунда, якында гына барасыңдыр кебек... Тавышың да, үзең дә сагындырдың...»

И-их, шушы сүзләрне күземә карап өздереп әйтә алсаң иде син!

(Дәвамы бар)