Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (дәвамы (6))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Галия, 2019 ел

Үземнең бүлмәмне шундый яратам мин! Кечкенә генә булса да, вакытлыча гына булса да, ул – үземнең өем, үземнең территориям, үземнең дәүләтем. Шкафта да, тәбәнәк суыткычта бары тик мин теләгән ризыклар гына патшалык итә. Алмадан кала. Чөнки монда алма бик кыйбат! Бакчада яки Казан кибетләрендә бәрәңге урынына күреп ияләнгәч, үземне биш бәясенә сатып алгандай хис итәсе килми әлегә. Хәзинәмдә – «Аркаден»нан күтәреп кайткан брокколи. Черри помидорлары. Балык филесы. Кокос чипсылары. Паста. Паста. Паста.

Итальян дусларым Марко, Джосеф, Клара, Мириам, Линда, Аличе, Франческа мине тәки шушы пастага бәйләргә өлгерде, ахры. Безнеңчә әйтсәк, гадәти макарон, токмач инде югыйсә. Юк, паста дигәч, әллә ничек серлерәк булып китә. Мириам үз бүлмәсендә пастаны уылган помидор һәм песто соусында пешереп ашатты да шуннан гашыйк булып калдым. Өйдә чагында спагеттига, макаронга егылып китә торган кеше идемме? Хәер, әни аның янына сыер итеннән зур-зур кәтлит кыздырып сала иде, менә анысы иң беренче чиратта авызга шуа иде. Монда итне онытып торам әле. Альтштадтта төрекләрнең, гарәпләрнең хәләл кибете бар, диделәр, барып кына җитә алганым юк. Ә менә суыткыч ишегенә магнит белән ябыштырылган зур ак кәгазьдә минем бурычларым гельле кара ручка белән астына сыза-сыза язып куелган:

1. Ит ашамый торырга! (Бөтенләйгә түгел, вакытлыча!)

Анысын үземә хыянәт итмәс өчен махсус өстәдем. Чөнки, иртәме-соңмы, минем ашказаны, яшелчәләр генә ашарга тырыш дигән боерыгымнан туеп, кыздырылган тавык, кәтлит, өчпочмак таләп итәчәген алдан ук беләм.

2. Су спорты белән шөгыльләнергә! Вейкбординг!

3. Көн дә сигез чакрым җәяү йөрергә!

4. Дөньяга карашны тулаем үзгәртергә! (Бәхет дигәнне баш миенә өйдәгеләр сеңдерергә теләгәнчә кабул итәргә маташма: эчми-тартмый торган әйбәт кешегә кияүгә чык... Балалар тап... Эшкә бар. Эштән кайт. Кулдан токмач басып, аш пешер. Вакыт-вакыт, Леруа-Мерлен яки Мегастрой кибетенә барып, яңа обойлар сатып ал – тормышка яңалык өстәргә телисеңме, рәхим ит, стенадагы обойларны алыштыр!.. Яз җитсә, Васильеводагы дачага барып, карлыганнар өстенә кайнар су кой. Җир ачылуга, кишер утырт. Помидор рассадаларын теплицага күчер. Җәй буе, һәр атна ахырында килеп, кыярларга су сип. Көз җитүгә, кура җиләге куакларын кис. Кыш көне, инде бераздан кар эрер вакыт җитәсен чамалап, бер-ике тапкыр булса да чаңгыда йөреп кайт... Өйдәгеләр фикеренчә, тамак тук, өс бөтен, барыбыз исән-сау – тагын ни кирәк... Шулкадәр бертөрлелектән ничек туймыйлар икән? Һәм шуңа бәхет дип табыналар! Юк, тагын бер тапкыр юк! Мин үзем нәрсә телим – беркемгә бәйле булмыйча, барысын да эшләргә телим! «Яшәү» дигән сүзне мин үземчә аңларга телим! Мин үземчә яшәргә телим! Минем хыялларым чиксезлеккә омтыла. Бар киртәләрне җимерергә тели. Илләр белән илләр, кешеләр белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне артка әйләнеп карамыйча гына кабул итәргә тели! Без бүген яшибез. Үткәннәрнең нигә кирәге бар? Алар булган, узган, узганда калсын да. Алга, бары тик алга карап яшәргә кирәк. Әледән-әле артка әйләнеп карау, тарих тузанында актарыну заманнан артта калдыра, аннан куып җитә алмавың да бар.)

5. Пауло Коэльоның «Алхимик» әсәрен алман телендә укырга!

6. Дженни белән Мависны гөбәдия пешерергә өйрәтергә. Корт тапмасак, өчпочмак пешерергә. Канатларын җәйгән акчарлак-магнитик минем шушы араларда эшләнергә тиешле «бурычларымның» иң җиңелләрен күтәреп тора иде. Ванна бүлмәсен юеш чүпрәк белән сөртеп чыкканнан соң, кулымны футболка итәгенә генә сөртеп корыттым да, тәрәзә төбендә яткан зәңгәр фломастерны алып, 7 нче пунктны өстәп куйдым:

7. Дахауга барырга. Үзем дә аптырап калдым: Дахау – Мюнхен янында, ә мин Мюнхен, Нюрнберг, Берлин кебек шәһәрләргә соңрак, көзге суыклар башлангач сәяхәт итәрмен дип планлаштырган идем. Әле урамда 25 градус торганда, су спорты! Су спорты!

Тик сәер бер көч мине үзенә буйсындырырга маташа иде. Кулымдагы фломастер, эчке карышуымны җиңеп, 2 нче һәм 7 нче пунктларның урынын уклар ярдәмендә алыштырып куйды. ...Дахауга барырга мин үзебезнең төркемнән Миро белән Дженнины гына күндерә алдым. Миро – Аргентина егете. Куе кара дулкын чәчле, каратут тәнле, күзләре генә түгел, ап-ак тешләрен күрсәтеп, калын иреннәре дә елмаерга гына тора. Алманчасы минеке чамалы; курсларда, гадәттә, ул, мин, тайвань кызы Дженни гел өчәү бергә утырабыз. Миро кулындагы мате стаканын йоклаганда да үзеннән еракка куймыйдыр шикелле тоела: кая гына барса да, янында шоколад төсендәге, нәни чүлмәккә охшаш стаканы, трубочкасы, мате чәе. Шуңа да аңа Миро дип дәшүдән бигрәк, Матэ диясе килә... Беркөнне бомбильясын – чәй суыра торган таякчыкны Миро үзләренчә бомбижже дип атый – кайдадыр югалтып килгән. «Аны югалтканчы, паспортны югалтсам соң...» – дип, кара кайгыга баткан иде...
Мондагы транспортның секундына кадәр төгәллек белән йөрүенә тәмам күнектек. Ярты минутка соңга калдыңмы – поезд артыннан кул изәп калачагың билгеле. Шуңа да Bahnhof – банхоф-вокзалга иртәрәк кузгалдык. Алдан сөйләшсәк тә, болай ук булмас иде: өчебезнең дә өстебездә эре хәрефләр белән Регенсбург дип һәм вак кына итеп, тулай торак адресы язылган ак футболка, зәңгәр джинсы чалбар һәм ак кроссовкалар. Униформа диярсең! Ярый инде, хет рюкзакларыбыз төрлесе төрле төстә.

– Булган бу! Теләсә кайсы барда егылганчы эчәргә була – туп-туры бүлмәгә кайтарып куячаклар! – дип, авызын ерды Миро, безнең көлешүгә кушылып. – Галэ, син дуңгыз ите ашамыйм дидең, ә менә шнапс эчәргә ярыйдыр бит?

– Ни ул? – дип сорадым мин, чыннан да шнапсның нәрсә икәнен аңламыйча.

– Син нәрсә, әллә эчеп караганың юк? Немец аракысы! Грушадан, яки алмадан, чиядән ясалган! Во! – Миро бер күзен кысты да авызын колагына җитәрлек итеп ерып: – Дөрес, минем дә эчкәнем юк әле. Ә кешеләр мактый, шәп диләр! Миңа сыралары ошый, вәт анысы чыннан да шәп! – диде ул, баш бармагын тырпайтып.

– Безнең Тайваньда да иң тәмлесе – биа! Мондагыча, сыра була инде. Яки дөге шәрабы, – диде Дженни, алкоголь буенча белгеч шикелле, шулкадәр җитди итеп.

– Ә мин гранат согы яратам. Алкогольле эчемлекләр кызыктырмый, – дидем мин, үземне балаларча тотканымны аңласам да, һич кыенсынмыйча. Эчеп караганым юк, җыенмыйм да – нәрсә дип кыланып, алдап торыйм?

Биредә студентлар моның ише сорауларга җиңел карый, хәтта укытучылар да, төрле кичә оештырганда: «Спиртлы эчемлекләрне үзегез белән күтәреп йөрмәгез, вечеринкада сатуда булачак», – дип, киңәш бирүне гадәти саный.

Сүз җебе болай алкоголь турында бөтерелүнең үзенә күрә сере бар иде.

Тулай торакка урнашып, берничә көн үткәч, почта тартмасының ачкычын сорап, хаусмайстер янына кергән идем. Немецча сөйләшергә әңгәмәдәш кенә булсын – герр Оттоның хәлемне белешеп биргән соравына тәмләп сөйлим. Аның кыска керфекле соргылт күзләрендә вакыт-вакыт аңламау чагылып китә: димәк, кайсыдыр сүзне ялгыш яки урынсыз әйтүем... Аңа ничә яшь икәнен һич кенә дә чамаларлык түгел, гәүдәсенә карасаң, үсмер егет шикелле генә, бик ябык; өстендә – буйдан-буйга ике рәт булып төймәләр тезелеп төшкән яшькелт күлмәк. Башына мәңге төшмәслек булып береккәндәй күренгән эшләпәсенә күз салсаң – ул эшләпәнең бу гасырныкы түгеллеге көн кебек ачык. Илле яшь тирәсе микән аңа? Азрак микән?

– Алтмыш сигез яшь тула миңа, – диде ул, минем авыздан ахыр чиктә барыбер яңгыраган сорауга балкып елмая-елмая. – Күңел генә һаман вечеринкаларда йөри... Ох, Галэ, мин бит сезгә футболка бирмәдем түгелме? Вечеринка дигәч искә төште... – Ул, нәзакәтле хәрәкәт белән маңгаена сугып куйды да бүлмә уртасында торган шкафны ачып, кечкенә генә бер төргәк алды, буй-сыныма күз йөгертте. – Сез ничәнче размер киясез?

– Кырык икенче, – дидем мин, бераз аптырый төшеп.

– Яраячак! – Ул, төргәкне сүтеп, түше язулы футболканы ялт кына минем өстемә куеп карады. – Һәркемгә бирәбез мондый футболкаларны, күрәсезме, түшенә тулай торакның адресы язылган!

– Кызык, – дидем, көтелмәгән бүләккә шатлануымны яшермичә. – Мондыйны күргәнем юк иде әле.

– Вечеринкага бу футболкадан барсагыз, курыкмыйча рәхәтләнеп эчә аласыз! – Оттоның йөзе мыскыллап түгел, минем өчен чын күңелдән сөенүдән балкый иде – әйтерсең, мине биниһая зур бер шатлык көтә!

– Гафу итегез... Берни аңламавымнан чыраем аңгыра шалканны хәтерләтте, күрәсең.

Отто тагын елмайды:

– Вечеринкада күңел ачып, артыграк эчсәгез, таксида кайтканда, үзегезнең кайда яшәгәнне аңлатырлык хәлегез булмаса, бер дә куркасы түгел диюем – футболкадагы адрес буенча таксист сезне ишек төбенә кадәр китереп куячак! Махсус шуның өчен языла! Прикольно!

– Тик... Мин эчмим бит! – Кызганыч тоелса да, футболканы кире кайтарырга җыенган идем, Отто баш чайкады.

– Футболка сезнеке. Паркка йөгерергә чыкканда да кия аласыз! Вәт бабай! Нибары бер тапкыр иртә белән күршедәге паркта йөгереп керергә җитештем – шуны да күз уңына эләктереп алганмы?..

Чыннан да, мондый футболкаларны тулай торактагы һәркемгә бирәләр икән. Һәм, чыннан да, таксистлар өчен анда язылган адрес буенча клиентны кайтарып кую күпкә җиңелрәк икән... Дахау шәһәренә сәяхәтебез әнә шуны искә төшереп шырык-шырык көлешүдән башланды. Поездга кереп тәрәзә буендагы утыргычларга урнашуга, Миро ашыга-ашыга рюкзагын салып ташлады да:

– Мискузи! Кызлар, мин бәдрәфкә! – дип, вагонның икенче башындагы кабинкага таба атлады. «Хәзер киләм», – дип, артыгын шәрехләми генә китсә дә, ярар иде дә соң... Хәер, аның мондый тәкәллефсезлегенә беренче кат кына тап булуыбыз түгел, баштагы мәлдә генә сәер тоела иде, хәзер артык аптырау юк. Нәрсәсе бар? – Аның кебек көнозын кулыңнан төшерми мате чәе эчеп йөрсәң, үзең дә почмак саен торып чабарсың.

Дженни наушникларын бүлмәдә онытып калдырган булып чыкты, көрән төстәге кечкенә рюкзагын астын-өскә әйләндереп эзләгәннән соң шул ачыкланды. Ул малайларча кистергән кыска кара чәчен бармаклары белән тарый-тарый, кысык кара күзләрен җемелдәтә-җемелдәтә, ах-ух килде:

– Юлда тыңлармын дип, яңа җырлар яздырган идем. Вокзалда наушник сатыла торган кибет булырмы? Нишлим инде мин наушникларсыз? Кайда калдырдым аларны? Өстәлдәме? Кроссовка кигәндә, ишек төбендәге этажеркадамы? Ну Дженни!.. Әйтерсең, кайда калдырганын исенә төшерсә, колакчыннары менә шушы минутта безнең янга йөгереп килеп җитәчәк.

– Җыр тыңламыйбыз. Үзем белән Wizard уены алдым, барганда-кайтканда шөгыль бар, – дидем мин, рюкзак кесәсеннән карталарымны чыгарып.

Тәрәзә астына беркетелгән өстәлне алдыбызга төшердем. Мондагы поездлар – искиткеч! Йөзеп бара диярсең, бернинди тавышы ишетелми. Селкетми, дерелдәтми. Өстәлгә сулы чынаяк куйсаң, чайпалып түгелмәсме дип, башка да китерәсе юк. Айфонны зарядкага куярга мөмкинлек бар. Вай-фай эшли. Тагын бер тапкыр супер!

– Галээээ! – Иелеп, зарядникны электрга тоташтырган мәлдә, Дженниның еламсыраулы тавышына башымны күтәрсәм, ике күзе тулы мөлдерәмә яшь! Кай арада диген?! – Кулындагы газлы пепси шешәсен ни рәвешле ачарга өлгергәндер – тирә-якка әфлисун исе тараткан эчемлек ак футболкасының нәкъ күкрәк турысына чәчрәгән, эре-эре хәрефләр арасында тап-тап булып балкып тора.

Дженни чыннан да күз яшьләре белән елый иде. Бакча баласымыни? Башта үз телендә, аннан инглизчә такмаклавыннан үзем дә еларга да, көләргә дә белми аптырап калдым. Чынлап шулай зурга алып борчылуымы, шаяртуы гынамы? Каш ярылып, күз чыкмаган ла...

– Ни өчен мин шундый булдыксыз? Ничек мин шундый кыяфәттә поездда барам? Нигә дип бу пепсины үзем белән алдым?..

– Җебегән! – дидем мин, түзмичә, татарчалап кына, барыбер аңламасын белеп. Аның мондый эмоцияләре үзем өчен сәер тоелды. Футболка пычранды дип, кем инде кычкырып елап торсын? – Юабыз да киләбез, бетә ич ул, бер проблема да юк, – дип өстәдем, инглизчәгә күчеп.

– Галэ, син Дженнины кыйнарга да өлгердеңме? Ай-яй-яй! – дип, башын чайкый-чайый, Миро ялт кына аның янына килеп тә утырды, Дженни, тамагына кылчык кадалгандай, шып туктады. Дөресрәге, ул елый да, дәшә дә алмаган халәттә катып калды. Тик озакка түгел.

– Мирооо! – дип, тагын авызын җәйде ул, тик бу юлы күзләрендәге юеш тамчыларда салават күпере биеде. Кулы белән утыргычка ымлады.

– Тәк. – Егет, нидер сизенеп, читкәрәк шуышты, шикләнеп кенә чалбарының артын тотып карады, торып басарга ашыкмады. Сораулы итеп әле миңа, әле Дженнига карады.

Кыскасы, кәртләр белән уйный алмадык. Юлыбызның яртысы тынсыз калганчы көлә-көлә туалет бүлмәсендә алмаш-тилмәш әле футболка, әле чалбар юып үтте. Урамга чыкканчы бераз булса да кипсен дип, Мирога вагон буйлап, кулларын артка куеп, әрле-бирле йөренергә, Дженнига, футболкасының юеш күкрәк турысын җилләтә-җилләтә, кондиционер астында басып барырга туры килде. Мин исә, көлү өянәген тыярга теләп, инстаграмда актарынып бардым. Шулай да вакыт-вакыт юлдашларыма күз төшергән саен үземне кулга алалмыйча, шаркылдарга тотына идем.

Шулкадәр рәхәт иде. Ниндидер ашкынулы рәхәт. Хәзер инде юктан да көләсе, шаярасы, күңелдәге шундый җиңеллекне дөньяга таратасы килә. Күрегез, барысы да шундый гади! Беркемгә дә юктан проблема ясап кайгырырга, борчылырга кирәкми! Барысы да «ә» дигәнче үтә дә китә... Кызык, ә үтми торган, онытып булмый торган яралар диләр – бик теләсәң, ничек инде онытып булмасын?! Әлбәттә, күңелдән йолкып атарга, үзеңнән алып ташларга, бары тик онытырга гына кирәк. Оны-тыр-га. Шуның белән шул.

Дахау – Мюнхеннан унҗиде чакрымда урнашкан шәһәрчек. Поезддан төшкәч, 726 нчы номерлы автобуска күчеп утырдык, ул бушлай булып чыкты, санаулы минутлар эчендә Memorial Site тукталышына китереп тә җиткерде. Без башта тиз генә элек концлагерь булган мемориаль комплексны карап чыгарга, аннан шәһәрчекнең башка тарихи урыннары белән танышырга, сәяхәтебезне кичке Мюнхенда дәвам итәргә килештек. Интернеттан карап, монда 1933 елда беренче зур концентрацион лагерь төзелгәнен, анда башта рейх режимына каршы булганнарны, яһүдләрне, сугыш елларында совет солдатларын әсирлектә тотканнары турында аз-маз гына укып өлгергән идем. Беркөн Вернер әлеге лагерь турында да телгә алгач, кичен ватсаптан әтигә дә язып җибәрдем. Ә безнең Әхтәм бабаебыз кайсы шәһәрдә, нинди лагерьда булды икән? Бәлки, ул да Дахауда әсирлектә яткандыр? Бәлки, аны нәкъ менә герр Вернерның абыйсы Руди дәвалагандыр? Чыннан да шулай икән – менә кызык булыр иде! Ничә елдан соң аларның оныклары бер ноктада очраша! Гел кинодагы кебек! Круто!.. Тик әти әле дә булса соравыма җавап язмады, таба, ачыклый алмавы идеме...

– Ой! Миро, синең джинсың тәмам кипкән. Бер эзе дә юк. Минем футболка да! – Дженниның сөенече эченә сыймый иде, ул, автобустан төшеп, рюкзагын аркасына кия-кия, Мироның чалбарын тотып карады.

– Галэ, ә СССРдан Дахау лагеренда күпләр булганмы, син беләсеңме? – диде Миро, аны бөтенләй ишетмәгәндәй, күзе белән тирә-якны айкап.

– Мин сугыш турында, гомумән, аз беләм. 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе безнең илгә басып керә. 1945 елның 9 Мае – Җиңү көне, совет гаскәрләре аларны җиңә, – дидем мин, бу яктан үземнең шыр наданлыгымны яшермичә, турысын әйтеп. – Тарих фәнен яратмыйм мин, вакыт әрәм итәсе килми, күбрәк телләр, телләр өйрәнергә телим!

– Сәер. – Миро минем җавабымнан аптырап калдымы – йөзенә галәмәт бер сәерсенү таралды. – Тел өйрәнү өчен тарих менә дигән таяныч!.. Икенче Бөтендөнья сугышы турында мәктәптә безгә дә сөйләделәр. – Безгә дә сөйләделәр. Сугыш турында шигырьләр дә ятлый идек. – Ничәнчедер сыйныфта укыганда, Муса Җәлилнең «Вәхшәт» дигән шигырен сәхнәдән укыган идем – шуны искә төшереп, бер-ике куплетын үземчә инлизчәгә тәрҗемә итеп, дусларыма да сөйләп күрсәттем.

– Җәлил – рус шагыйре, димәк? – Әһә, җыр, шигърият дигәндә, Дженниның күзләре ут яна инде!

– Юк, ул безнең татар шагыйре! – Кара, миндә бераз борын чөюме – моңарчы бик үк таныш булмаган ят бер хис баш калкытырга маташа түгелме? – Ул да сугышта катнашкан, фашистларга әсирлеккә эләккән. Германиядә Моабит төрмәсендә гильотинада башын кисеп үтергәннәр! Төрмәдә язган шигырьләре илгә кайтып җиткән, – дидем, үземнең бөтенләй үк төшеп калмавыма эчтән генә сөенеп. Җәлил хакында ярыйсы беләм, мин бит садикка татар бакчасына йөрдем, шул чагында ук Нәфисә апа башыбызга бик шәпләп сеңдергән иде. – Муса Җәлил... Кайту белән, интернеттан аның турында укыячакмын! – дип, Миро телефонына шул хакта искәртү дә язып куйды. – Дахауда да татарлар булгандыр әле.

Сискәнеп киттем. Әхтәм бабам турында уйлап куюымнан тыш, үз-үземә мондый сорау бирмәгән идем. Без, автобустан төшкән төркемгә ияреп, администрация бинасына үттек. Чөнки яныбыздан атлаган ап-ак чәчле бер ир безгә: «Экскурсиягәдер бит? Монда кереп, аудиогид алыгыз, уңайлырак булыр», – дип, киңәш бирергә өлгерде. Мемориалга экскурсия бушлай булып чыкты, төрле телләрдә, шул исәптән русча да сөйләүче аудиогидны гына түләп аласы. Мин алман телендәгесен сайладым.

Комплексның капкасына алып бара торган аллеядан атлаганда ук, Дженни төймәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә баскалый-баскалый, трубканы колагына терәп, күгәрчен урынына гөрләде:

– Ой, телефон кебек! Ой, шундый аңлаешлы сөйли! Ой, инглизчәсе шәп! Ой, кайсы ноктада нәрсә тыңларга телим – шул кнопкага басарга мөмкин!

Аһ, бу Тайвань кызындагы эмоцияләр! Мизгел эчендә мәлҗерәп, юк өчен дә күз яшьләре белән еларга мөмкин; кызык тапкан мәлендә, бая, футболкасының изүен юганда көлүдән туктый алмый тәгәрәрдәй булып шаркылдады; шаккаткан чагында, әнә, алыштырып куйганнармы – шәрык гүзәлләренә хас озынча тар матур күзләрендә учак теленнән чәчрәгәндәй очкын сирпелә, менә-менә кабынып китәр шикелле.

– Дженни, иркенләп тыңларга бирмисең! Үзең генә, читтәрәк йөр әле! – Миро, колагына куйган трубканы сүндереп, Дженнига шелтәле карап куйды. Егетнең тәкәллефсезлеге турында кисәттем бугай. Аның сүзләренә үпкәләргә, борын салындырырга кирәкми – уйлаганын әйтә дә сала, холкы шулайрак. Элекке лагерь территориясенә алып керүче капкага алманча «Арбайт махт фрай» – «хезмәт ирекле итә» дип язып куйганнар. Керү белән уң якта – кайчандыр администрация, регистратура ролен үтәгән бина. Аудиогид сөйләвенә ияреп, шул якка атлыйм. Менә бу залда әсирләрне кабул иткәннәр, анкета тутырганнар. Пыяла астына тезелгән сәгать, йөзек, документ ише әйберләр – тоткыннардан җыеп алынган экспонатлар.

Һәр плакат янына тукталып, колагымда яңгыраган сүзләрне ишеткән саен мине коточкыч авырлык басканын тоя барам. Бинаның эче дә шундый авырлык белән сугарылган: гүя бу соры, шыксыз стеналарга әсирләрнең тән һәм җан газаплары мәңгелеккә сеңеп калган да, алар ул газапларны бирегә аяк баскан һәркем белән бүлешергә тели... Тоткыннар арасында яһүдләрдән башлап, кемнәр генә юк?! «Руссе» дигән сүзләрне, исем-фамилияләрне очраткан мәлдә, тәнемнән эсселе-суыклы бер дулкын йөгереп үтә. Рәсәйдән! Совет солдаты... Әсирләргә бирелгән калын табанлы агач башмак, пижамага охшаш, буй-буй сызыклар төшкән күлмәк тагын моңарчы таныш булмаган тойгыга күмә. Тәк, ә бүген безгә, яшьләргә, мода дип, тач менә шушындый буйлы-буйлы күлмәкләр, кофталар, итәкләр тәкъдим ителүне ничек аңларга икән? Кызык. Ә бәлки... кызганычтыр?.. Тик бу хакта артык уйланып торырга җаем юк иде.

– Кинозалга керәбезме? Документаль фильм. Тик хәзер французча булачак. Сәгать ярымнан соң – инглизчә. Ну, нишлибез? – Шулай дип киңәш сорагандай итсә дә, Миро, Дженни белән икебезне ялт кына эләктереп, инде рәт-рәт эскәмияләр тезелгән залга алып керергә дә өлгерде. Фильм әле башланмаган, кешеләр күләгә шикелле йөзеп кенә керәләр дә тавыштынсыз гына эскәмияләргә чүмәшәләр. Гүя биредә, янәшәдә кемнәрдер татлы йокыда изрәп ята; бер-бер ым каксаң, аваз салсаң, кыштырдасаң, уятырсың кебек. Әллә бу диварлар арасында чыннан да тоткыннарның рухлары йоклый микән? Бр-р... шомлы уемнан тәнемә салкын йөгергәнен тойдым. Кинозал дисәм дә, безнең күз күреп күнеккән комфорт юк монда: һәр почмактан салкынлык, шом бөркелеп торган зур зал. Аны тутырган артсыз эскәмияләр. Алда – зур экран. Бетте, сулыш алырга кыймагандай, тын гына көтеп утырган тамашачылардан гайре, беркем, берни юк. Монда беркем дә шешәсен ачып, сыра чөмерми, беркем поп-корн кыштырдатмый, беркем сөйләшми...

Документаль фильм Дахау концлагерендагы әсирләрнең коточкыч тормышы турында иде. Французча барса да, андагы вәхшилекне аңлар өчен тел белү бөтенләй таләп ителми икән. Ә менә аңга кабул итү өчен күп, бик күп кирәк иде. Кеше дигән затның шулкадәр кыргый, мәрхәмәтсез, куркыныч җанвардан да җанваррак икәнен минем баш мие болай гына аңларга, бер-бер нәтиҗә чыгарырга әзер түгел иде.

Экранда – утын әрдәнәсе шикелле бер-берсе өстенә өеп тезелгән, шәрә гәүдәләре кылчыкка, скелетка калган әсирләр. Икенче кадрда – лагерь эчендә алып барылган медицина тәҗрибәләре, аларның корбаннары. Коточкыч! Әсирләр белән нинди генә тәҗрибәләр уздырылмаган биредә?! Кеше организмының салкынга чыдамлыгын тикшерү өчен – ә мондый тикшерүләр немец очучылары һәм моряклары өчен мөһим булган – әсирләрне бозлы суда катырып ясаган тәҗрибәләре, аларны ялангач көе өсләренә бозлы су коя-коя яки бозлы су салынган чанга батырып газаплаулары, һава температурасын, сәгатьләрне, гомумән, туңып үлү өчен күпме вакыт кирәклеген күңел болгаткыч бер төгәллек белән барлап торулары турында тыңлаганда, ике бит алмам эчтән кызып янарга тотынды.

Гиммлерның махсус боерыгы буенча тоткыннарга малярия йоктырып, аларны, тәҗрибә куяны рәвешендә, тере килеш тунаулары; кешеләрнең бавыр, бөер, ашказаны, йөрәк кебек органнарын кыргыйларча «өйрәнүләре» хакында ишетү дә коточкыч иде.

Кайберәүләрне кислород булмаган бүлмәдә югары басым астында сыныйлар, мондый тәҗрибәгә эләккәннәр күз алдында акылдан язалар, башларын стенага бәрә-бәрә кычкыралар, баш миенә кан савудан үләләр. Аларның гәүдәләрен шунда ук камерадан чыгарып, эчке органнарын алып, тикшерү өчен Мюнхенга җибәрәләр. Мондый тәҗрибәләр Германия авиациясе өчен бик кыйммәтле була.

Әлеге кыргыйлыкның баштагы мәлләрдә бернинди наркозсыз алып барылуы, соңыннан гына, әсирләрнең коточкыч кычкырулары, ыңгырашулары лагерьга ишетелмәсен өчен, аларга укол кадый башлаулары турында сөйләүләреннән чәчләр үрә торырлык.

Яңа гына үлгән мәетләрнең күкрәк һәм арка турысыннан тиреләрен салдырып, аларны эшкәртеп, перчатка, хатын-кыз түфлиләре, сумка, атта йөрү өчен махсус чалбар тегүләре...

Дахау – башка концлагерьлар өчен үрнәк, өлге булып торган лагерь. Биредәге әсирләр белән эшләү тәҗрибәсен килеп-килеп өйрәнгәннәр...

Кинозалдан барыбыз да суырылып, өстебезгә бер чиләк шакшы су койгандай каралып чыктык. Алдагы залларга аяк баскан саен күз алдыбызда аклы-каралы фотолар, коры экспонатлар түгел, әле генә экранда күргән чокыр-чокыр күзләр, әрдәнә-әрдәнә гәүдәләр җанлангандай иде...
Телефон трубкасы кебек күрер күзгә гади генә тоелган аудиогидта моның кадәр күп һәм җентекләп тупланган мәгълүмат бардыр дип башыңа да китермәссең! Дөньяның мин бөтенләй белмәгән, әлегә кадәр кызыксынмаган, дәреслектән укысам да, әкияттә булган вакыйгалардай гына кабул ителгән ягы каршымда коточкыч чынбарлык булып ачыла бара.

Менә монда – кайчандыр бер-бер артлы тезелеп киткән бараклар булган. Хәзер аларның урыны гына сакланган. Алдагы ике баракны исә, элекке рәвешкә китереп, соңыннан гына салганнар. Аның эчендә – өчәр катлы нарлар. Бер башында – әсирләр өчен юыну бүлмәсе.

Баракларның кайберсе мастерской булган, әсирләр шунда эшкә йөргәннәр. Ә кайдадыр... кайдадыр... тоткыннарның гәүдәләрен ботарлый-ботарлый, иң гуманлы һөнәр ияләре киләчәк медицинасының ачышлары өчен тәҗрибәләр уздырганнар.

Кинәт башым әйләнеп киткәндәй булды. Вернер үзенең абыйсы Рудины да лагерьда мәктәп узды диде ләбаса! Менә нинди мәктәп турында сүз барган икән!

Коточкыч иде.

Тәнем эсселе-суыклы булып китте.

– Галэ, ...нчы кнопканы тыңлап кара әле! – Дженни, елардай булып, карашын лагерьның алгы башындагы бушлыкка төбәгән иде. Берәрсе катырак сүз әйтсә, елап җибәрүе дә бар, ышан аңа...

Дженниның кәефен тагын да кырмас өчен, сүзен тыңлап, ул әйткән төймәгә күчәм.

Әлеге почмактагы барак фахешханә – «публичный дом» ролен үтәгән. Әсир хатын-кызларны, төрле мәсхәрәдән, авырулардан таушалып беткәнче, җан тәслим кылганчы, шунда йөрткәннәр. Янәсе, бу – әсирләрнең эш дәртен, «трудоспособность»ны арттыру өчен бик мөһим нәрсә булган... Күңел болгаткыч, косасыны китергеч, коточкыч иде...

– Галэ, анда япь-яшь кызлар да булса? Бигрәк кызганыч, мескеннәр! – Дженни еларга өлгергән, керфек очларыннан юеш тамчы тәгәри иде. Миро бездән ике-өч адымга читтәрәк йөри. Күрәсең, сүз катып борчуыбызны теләми. Шулай да, Дженниның халәтенә игътибар иттеме, яныбызга килде.

– Кызлар, сез нәрсә? Бар нәрсәне дә йөрәккә якын алырга кирәкми! Булган – үткән... Тарих дип кабул итегез! Теге вышкаларга карагыз әле, пулемётчылар шунда басып торгандыр бит инде... Күрдегезме, таш койма буенда кечкенә арык агып ята. Чәнечкеле тимерчыбык янында, дим...

– Миро, ә синең елыйсың килмиме? – Бигрәк самими инде бу Дженни, күзләреннән күренеп тора.

– Юк. – Мироның болай да каракучкыл йөзеннән ни дә булса уку мөмкин түгел, ул беребезгә дә туры карамады. Сүзсез калып, янә трубканы колакка терәп, озын булып сузылган сукмактан атлыйбыз. Сул якта – суы үтә күренмәле, шулкадәр чиста, бик тар инеш, аның аша салынан кечкенә басмадан чыгуга – крематорий бинасы.

Тәннең бер салкынга, бер ялкынга чорналган мәле. Без килгәндә генә, бәллүр тоелган һавага тынны капларлык, сулышны буарлык бер ис таралган кебек. Чынлыкта бер ис тә юк, шул ук һава, шул ук тынлык – яфракларның  лепердәвенә кадәр ишетергә була. Тик... янәшәдә генә күз яшьләреннән торган болыт, ул күз алдын томалый..

Алдыбыздан, безнең кебек үк аудиогидны тыңлый-тыңлый, берничә кеше атлый. Беркем дә сөйләшми. Крематорийның аерым бүлмәләренә үтәбез. Тоткыннарның чишенү бүлмәсе, монда аларга, ялангач калганчы, бөтен киемнәрен салырга кушылган. Алдагы бүлмә – «душ»: түшәмдә чыннан да «душ» рәшәткәләре. Бичара тоткыннар, юынуга өметләнеп, үзләрен нәрсә көткәнне башларына да китермичә, шуның астына килеп тезелгәннәр. Ә теге якта кемдер газ төймәсенә баса: рәшәткә арасыннан әсирләр өстенә исерткеч, сулышны буа торган газ агыла... Алда исә – аларның иссез-җансыз гәүдәләрен утын урынына көтеп торган кып-кызыл мич авызлары...

Мин, үземнең буыла башлавымны тоеп, тиз генә урамга атылдым. Әйтерсең, эчтә басып торган мәлемдә, үземнең янәшәмдә Әхтәм бабамның куркудан зур булып ачылган күзләрен күреп алдым – кинәт кенә әллә нәрсә булды, башым әйләнергә тотынды. Куркыныч иде: әсирлек газабыннан исән кайткан бабам турында, ул күргән мәхшәр турында мин бөтенләй берни дә белмим! Аның улы – әтием дә белми! Бабам чыннан да сөйләмәгәнме, әллә әти дә, минем шикелле, белергә тиешлеләрне дә колак яныннан гына уздырып барганмы?

Тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк миңа бабамның кайда булганын белергә кирәк иде! Әгәр ул менә шушы урында, шушы лагерьда булса? Бу минутта мин аның эзләре буйлап атласам?

Алай дисәң, мондагы тәмугка эләккән булса, илгә кайта алыр идеме?..

Ә башка концлагерьлар? Алар да бөтен үрнәкне шушы Дахаудан алган дип, бая гына тыңладым түгелме?..

Кичер, бабам! Мин, яңа буын, яңа гасыр баласы, синең турында да, синдәйләр өлешенә тигән сынаулар хакында да белмим диярлек...

Дахаудан кайтканның икенче көнендә ачышка юлыктым. Интернетка миннән дә күбрәк мактау сүзләре яудырган кеше бар микән?..

Ул төрмәдә безнең татар шагыйре Хәйретдин Мөҗәйне җәзалап үтергәннәр! Чын исеме Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов икән, Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылында туган булган. Их, мин бит бу хакта экскурсиягә юл тотканчы ук белергә тиеш идем! Харьков шәһәре тирәсендә чолганышта калган. Әсирлеккә эләккәч, Мюнхендагы совет хәрби әсирләре лагерена ябылган. Шунда интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе булган. Әсирләр арасында фашизмга каршы көрәш алып барып, баш күтәрү өчен коралларга тиклем булдырганнар. Тик 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшкән. Җитәкчеләрен Дахау концлагерена ябып, озак газаплагач, үлем җәзасына хөкем иткәннәр. 1944 елның 4 сентябрендә фашистлар 92 Дахау тоткынын җәзалап үтерә. Аларның берсе – безнең татар шагыйре, полковник Хәйретдин Мөҗәй булган!

Никтер бу хакта мәктәптә сөйләгәннәре истә калмаган иде шул... 

(Дәвамы бар)