Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Галия, 2019 ел

Райнер мине Дунай буена чакырды. Дөресрәге, ул бик теләп, минем өчен гид роленә алынмакчы: Регенсбургның тарихи урыннарын, Альтштадтны, музейларны күрсәтергә вәгъдә бирде.

Көн дә искиткеч бүген: алманнарның сентябрь кояшы җәй илендә адашып калган, кыздырыпмы-кыздыра. Күктә күгәрчен канаты тиклем дә болыт күрмәссең, баш очына төпсез зәңгәр чиксезлек эленгән.

Тәк... Шәһәр буйлап җәяү атлаганда, аякка иң уңайлысы – менә шушы ак кроссовкам булыр. Зәңгәр джинсы чалбарның беркайчан модадан чыгасы юк; бернинди бизәксез ак футболкамны кисәм – чемоданга сыеп килгән гардеробымнан иң-иң дигәннәре шушылар.

Казанда универга йөргәндә, нәрсә кияргә – итәкнеме, комбинезоннымы, әллә быел модада булган оверсайз күлмәкнеме; ничек бизәнергә дигән сораулар урамга чыгарга җыенган саен чабуга килеп бәйләнсә, монда ул яктан рәхәт! Әйтерсең, шәһәрнең бөтен яшьләре сүз берләшкән: һәммәсендә диярлек джинсы чалбар, гадидән дә гади футболка, кроссовка яки кеды! Иң кызыгы – каш ясаткан, керфек үстергән, иннек сөрткән, маникюр ясаткан беркем юк диярлек! Мюнхен аэропортыннан Регенсбурга килгәндә үк, поездга кергән-чыккан һәр кешене күзәтеп, шуңдый ачыш ясаган идем. Килгән көннәремдә тавис канатыдай төрле төсләрдә балкыган тырнакларымны кичә бер жәлләми чистартып аттым! Үстерелгән керфекләр белән бер ай йөрисе бар барын, аларны берәмләп йолкып утырып булмас...

Озын толым итеп үргән чәчемә генә кагылмыйм, толым – минем бренд!..

Без кампус янында сәгать икедә очрашырга сөйләшкән идек. Алманнар төгәллеге юк шул миндә – ни ашыгып атласам да, төп-төгәл җиде минутка соңардым! Райнер болай дип сүз катмады катмавын, мин сәлам биреп, кул болгаган мизгелдә айфонына гына күз төшереп алды – сәгатькә каравы дип аңладым.

– Амсорри! – дидем мин инглизчә.

Күрәсезме, миндә инде вакчыллык формалаша башлады! Владик белән кинога-мазар барганда, җиде түгел, унҗиде минутка соңаруымны да шулай тиеш дип кабул итә идем, ә монда үземне гаепле хис итү тойгысы баш калкытырга маташа! Менә монысы миңа ошамый! Райнер да егет кеше ләбаса. Кызларның печтеки генә соңга калу гадәте барлыгын белергә тиеш!

– Автобус өч минут элек китте. Алдагысы унике минуттан киләчәк, – диде ул, искиткеч сөенечле хәбәр җиткергәндәй, бөтен йөзенә елмаю таратып. Аркасына аскан әфлисун төсендәге рюкзагы, хаки төсендәге кыска балаклы спорт чалбары һәм кыска җиңле күлмәге, яланаякка кигән яшькелт кроссовкасы аны бераз баласытып күрсәтә иде, походка җыенган яшүсмер кебегрәк тоела. – Теләсәң, Альтштадтка җәяү атлый алабыз...

О, Регенсбург! Нинди гүзәл икән син! Иске үзәктә шулкадәр тар урамнарга килеп юлыккач, хис-тойгыларыма чыдый алмыйча, аһылдап куйдым. Кара-каршы салынган йортларның тәрәзәсеннән бер-берең белән кул сузып исәнләшергә буладыр монда... Аскы каттагы кибетләрнең ялтыр пыяласыннан антиквариат товарлар, алманнарның милли киемнәре, кулдан тукылган келәмнәр күренеп тора.

– Бездә уникенче, ундүртенче гасырдан калган крепостьлар, чиркәүләр бар, аларын Weißgerbergraben урамына чыккач күрсәтермен, – диде Райнер, минем белән зур сабырлык кирәк булачагын шунда ук чамалап.

Чөнки күзләрем курчак театрындагы шикелле төрле төсләрдә, төрле стильдә балкыган иске йортларның кайсына тукталырга белми: кызыл түбәле, кайсы ак, кайсы алсу, кайсы пестә төсендәге таш стеналар буйлап чабыша. Һәрберсе турында төпченә башласам, экскурсия өчен бүгенге көн түгел, айлар да җитмәскә мөмкин. Урамның бер башындагылары готика стилендә булса, икенче якта барокко стилендә төзелгәннәре, ренессанс чорында салынганнары тезелеп киткән. Вау! Бөтен җирдә немецларга хас булган төгәллек, тәртип ярылып ята, ягъни орднунг!

Галәмәт тар урамның берсендә Оскар Шиндлерга куелган истәлек тактасын күреп, тагын аһ-ваһ килдем. Сугыш вакытында бик күп яһүдләрне коткарып калган бу гуманист немец фабриканты турында өйдәгеләр белән диванга тезелеп, «Список Шиндлера» дигән фильм караган идек – шул исемә төште.

– Бу йортта шушы мемориаль такта гына... Әнә тегендә – бөек Иоганн Кеплер урамы, менә аның музее бар. Борылгач күрсәтермен. Тик кереп тормабыз, искитәрлек экспонатлар юк анда... Кызыгы шунда – Кеплер безнең Регенсбургта соңгы өч аен гына яшәгән, барыбер урамга аның исемен биргәннәр!

Райнер, иңсәсеннән шуып интектергән рюкзак бавын рәтли-рәтли, кулы белән әле уңга, әле сулга төртеп күрсәтә-күрсәтә, канатланып сөйли дә сөйли. Ә мин, аңа сиздермәскә тырышып, тиз генә айфонымнан интернет битен ачарга маташам... Кеплер, Кеплер... Оят инде, тик мин бит аның кем икәнен белмим! Әһә, таптым! Бөек галим, немец математигы, кояш системасындагы планеталар хәрәкәтен беренчеләрдән булып ачучы диелгән...

Эх! Тагын бер тапкыр эх! Былтыр, үзебезнең университетта, татарча шәп белгәнемне сәбәп итеп кенә, мине бер конференциягә кертеп җибәргәннәр иде. Кеше саны булсын өчен. Мин, җүләр, чыннан да, шул «сан» булып кына утырганмын түгелме? Алай дисәң... Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов сөйләгәндә, уянып киткәндәй, бик кызыксынып, авызымны ачып тыңлап утырган идем. Шунда кайсыдыр төрки шагыйренең Коперник, Галилей, Бруноларга кадәр әллә ничә йөз ел алдан ук «җир кояш тирәли әйләнә» дип язганын мисал итеп китергән иде, шигырьдән өзек тә укыды. Анысын хәтерлим, ә менә кем ул төрки шагыйре? Нинди әсәр язган – оят, хәтеремдә калмаган, мин аны белмим! Кызганыч, миндәйләр бик күп бит. Мәктәптә үзебезнең татар тарихын ничә дәрестә өйрәттеләр икән безгә? Француз геройлары, рим императорлары, патша-кенәзләр турында ел саен, унберенчене бетереп чыкканчы кырык кат укыганбыздыр, тик татар, төрки дөньясының тарихы, шәхесләре турында өч-дүрт дәрес тәтеде микән – истә дә калмаган... Ә менә яшьтәшем, минем кебек үк гап-гади студент, алман егете үз шәһәренең, үз милләтенең һәр тарихи ноктасын, шәхесен белә, аны бөек дип атый...

«Звонок другу» дип, берәрсенә тиз генә аудиотавыш яздырып җибәрсәм? Минем дә мактанырлыгым булыр иде. Тик җавап килеп ирешкәнче поезд китеп барачак бит... Яшәсен интернет! Сәйф Сараи! Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрендә язган. 14 нче гасырда ук! «Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли, Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли» ...Рәхмәт, Хатыйп абый! Рәхмәт, интернет! Рәхмәт, Сараи! Бүген үк бүлмәмә кайткач, иркенләп, төпченеп укыйм, вәгъдә!

Бераздан Кеплер урамына борылгач, мин дә әйтеп куйдым:

– Европа галимнәрен беренче дияргә яраталар яратуын, безнең төрки дөньясында алардан күпкә иртәрәк ачыш ясаган шәхесләр бар! – Йөземә акыллы һәм һич кенә дә алдан планлаштырылмаган горурлык хисе чыгарып, Сәйф Сараиның шигырь юлын алманчага тәрҗемә дә иттем.

– Дөнья тарихында иркенләп казынсаң, әллә нинди табышлар күп була! – диде Райнер, артык исе китми генә.

– Кампусның китапханәсендә булдыңмы? Андагы байлык искиткеч! Гомер буе утырсаң да, укып бетерә торган түгел... Китапханәгә керергә җитешмәгән идем.

Беркөн Мириам гына: «Шундый зур китапханә – кеше шыгрым тулган, үземә кием куярга шкаф таба алмадым, чыгып китәргә туры килде. Иртүк барырга кирәк икән», – дип зарланып, ушымны алган иде...

Дунай буена төшкәнче, хан заманыннан калган собор буендагы кечкенә генә кафеда кофе эчеп алырга булдык. Үз уемнан үзем көлеп куйдым: монда ханнар булмагандыр инде булуын, Регенсбург – кельт кабиләләре, рим легионнары, императорлар, бавария герцоглары, епископлар, кенәзләр, бургомистрлар эзен саклаган шәһәр бит. Бавариянең бүгенге провинциясе булып, тыныч кына яшәп ятса да, үз гомерендә нинди генә чорларны кичермәгән.

Чынаяк төбенә салынган куе кофены башта бер генә йоттым, шундый ачы иде. Кешеләр көн саен ничек эчәдер моны? Көн саен дим, чөнки тулай торакта миннән башка чәй эчүче беркем дә юк! Бар белгәннәре – менә шушындый кофе яки салкын су.

Райнер минем чырайдагы канәгатьсезлекне күреп, башын артка ташлыйташлый көлде:

– Галэ, син үзен суярга җыенганнарын алдан сизгән кроликка охшагансың!

Вәт комплимент бу! Вәт чагыштыру! Барыбер авызым ерылды:

– Сөтле чәй эчкәндә, син дә нәкъ шундый идең! Күңелле компания булганда, хәтта ачы кофены да тәмләп эчәргә мөмкин икән! – Райнер белән сөйләшүе рәхәт, җиңел, бер карасаң – гаҗәп акыллы, белемле, философ булып күренә дә шул ук мизгелдә миннән дә болайрак, һавада очып йөрүче, бар нәрсәдән тәм табып көлеп җибәрүче уенчак кешегә әйләнә дә кала. Шундый пар килеп торабыз!

Ай, минем болай дип әйтү түгел, уйларга да хакым юк. Мин моны онытырга тиеш түгел! Әти... Әни... Әбием... Германия аркасында язмышлары җимерелгән бабайларым...

Бераз соңрак, җәяүлеләр йөри торган таш күпердән чыгып, Дунай елгасының уң як ярында әкрен генә атлап йөргәндә дә, ялкау гына йөзгән үрдәкләрне кириешки валчыклары белән сыйлаганда да, башымнан бер уй китми йөдәтте: әгәр мин Райнерга яки башка берәр алман егетенә гашыйк булсам? Менә тотам да гашыйк булам да куям. Нишләп ярамасын?! Вәлиднең миңа бер тапкыр да «яратам, гашыйк булдым» дигәне юк, ул, җебегән, дөньяда андый сүзләр барын, гомумән, белә микән әле... Беркемгә дә әйтә алмыйча, башы пеләшләнгәнче шулай кыюсыз булып йөрер, мөгаен...

Миңлегөл әбием сөйләвенә караганда, менә Әхтәм бабай, күп сөйләшмәсә дә, иң кирәген өздереп әйтә белгән, ичмаса! Әбиемне бер күргән дә: «Сине кәләшлеккә алам», – дип әйтеп тә салган. «Ятимә дип кызгангандыр инде», – ди әбием. Күзе төшкән дә тимерне кызуында сугып куйган – чын ир-егет шундый була ул! Әбиемнең: «Егерме ике яшем тулган иде, карт кыз булып килә идем», – диюен ишеткәч, күзләрем маңгайга менгән иде. Егерме икедә – карт кыз?! Әкият! Ул чакта авылда читтән кайтып төшкән, биле бөрмәләнеп торган кыска жакет, шакмак үкчәле биек сапоги, башына йон берет киеп йөрүче бердәнбер кыз Миңлегөл булгач, Әхтәмнең күзе кемгә төшәргә тиеш иде дип беләсез?.. 

(Дәвамы бар)