Бик (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Газизулла, 1939 ел.
Алыслардан гына күренә микән Агыйделкәйләрнең ак ташы? Кайда гына йөрмәй, ниләр күрмәй татар иркәенең сау башы...
Кичәле-бүгенле Газизулланың теленнән шушы җыр төшми. Колагына аю басмаса да, моң дигәнең чишмә-чишмә итеп бирелмәгән анысы. Шулай да җырлыйсы киләдер инде. Сөйләшеп булмый, уйлаганыңны кычкырып әйтә торган түгел, кайчагында башыңа килгән уйлардан үзең дә өркеп китә торган заман шул, җырлап юансаң гына... Ул аны әллә ничек итеп, борын астыннан гына, иреннәрен ачар-ачмас кына, бәгыренең әллә кай җиреннән өзеп-өзеп кенә алып җырлый. Сүзләрен дә үзенчә үзгәртеп бетерүе, башкорт ягыннан булган баҗасы Ирәндеккәйнең ак ташы дип көйгә салса, Газизулланың Агыйдел дип өзгәләнүе.

– Карасана, әллә соң Иркенбайның хәлен белеп кайтасыңмы? – Хәнифә, мич сыларга дип әзерләгән измәне кулы белән янә бер кат болгаткан җиреннән, сабыр булырга тырышып, шулай диде. Ишек кашагасы ясап булашкан иренең, дөньясында берүзе калган кешедәй өзлексез җыр шыңгырдатуы яшь хатынның теңкәсенә тигәндәй иде. Җитмәсә, измәнең әллә комы, әллә кызыл балчыгы азрак булганмы – бер дә йомшак кына, уңай гына килгәндәй түгел. Елганың көтү йөргән аръягыннан җыеп кайткан ат тизәген күбрәк кушып җибәргәнме...

– Үзем дә уйлаган идем аны... – Газизулла эшен төгәлләгән икән, түргәрәк үтеп, үзе ясаган ишеккә сынаулы күз белән карап торды. Канәгать иде, ахрысы, биленә буып бәйләгән киндер алъяпкычын сүтеп ташлады. – Кайтышлый Хәкимулла абыйга сугылып, Миңлегөл белән Рәйханәне дә кереп алырмын, бүген үзебездә йокларлар.

Хәнифә, иренең сүзләренә сәерсенеп, башын күтәрде. Ни сәке ясалмаган, ни мичнең эше бетмәгән, ашыкмаса да ярар иде, өй эченә бераз кот кунгач кына иркен сулап урнашырлар иде. Шулай да иренә каршы килергә базнат итмәде:

– Ярар, атасы. Идәнгә тезелербез дә ятарбыз, – диде ул, маңгаена төшереп бәйләгән бөрчекле яулыгы астыннан янә сабыр караш ташлап.

– Җәһәт кенә сылап бетерсәм, иртәгәгә кибеп тә куяр. Акшарлап, ягып та җибәрербез. Көлгә көлчә тезәрбез, Алла боерса. – Хатынның әлегәчә моңсурак йөзенә сизелер-сизелмәс кенә яктылык йөгерде, ике каш арасына нәзек кенә булып сузылган буразна да языла төште, муенындагы гәрәбә муенсадан кояш нуры агылды. Тик әлеге нур шул минутта ук күләгәгә әверелде дә төпсез күлдәй күренгән куе зәңгәр күзләргә ягылды.

– Улкаемның җаны оҗмахтадыр, әй, төшемдә матур итеп күрдем үзекәен... – Сыгылмалы куе керфекләр күбәләк канатыдай лепердәп куйды.

– Без генә монда тәмугта калдык... – Яшь атаның да кояш ашаган какча йөзе тагын да каракучкылланды, яңак сөякләре биеште. Күмердәй күзләрендә ачу, үпкә, рәнҗү – әллә ничә тойгы барысы берьюлы чагылып алды.

– Алай димә. Безгә язганы шулдыр... – Хәнифә, кеше-мазар тыңлап тора күрмәсен дигәндәй, тәрәзәгә борылып карады.

– Киттем. Чардуганның тактасы кубарга итмәде микән, аны да караштырасы булыр....

Яңа ишек тавышсыз гына ачылып ябылды.

«Ниләр күрмәй татар иркәенең сау башы...»

Ирнең әрнү тулы күңеле янә шушы сүзләр булып ыңгырашты. Газизулланың озын чандыр гәүдәсе зират ягына борылып, күздән югалганчы, Хәнифәнең кулы эшкә бармады. Ул әле пыяла өлгеләре ныклап утырып та бетмәгән яңа тәрәзәдән урам очына төбәлеп каткан килеш кадакланып торуын белде. Бер бирелгән гомерне адәм рәтле итеп, түгелми-чәчелми генә яшәсәң икән лә ул... Эшләгәнеңнең куанычын күреп, балаларың белән чөкердәшеп, булганына шөкер итеп. Юк бит, юк. Учка сыярлык бәхетеңә сөенергә дә өлгермисең, капыл кына чайпалдыралар да куялар...

Хатын, болай басып торса, йөрәк турысыннан күтәрелергә иткән кайнар дулкынның күзләргә тозлы тамчы булып бәреп чыгасын чамалады да көрсенеп, мич алдына иелде. Кулына ягылып калган яшькелт-соры балчык җыерчык-җыерчык ясап кибәргә өлгергән иде, дуамал хәрәкәт белән ләгәнгә уң кулын батырып, баягыча измәне әвәләргә тотынды. Гүя ат тизәге, ком, кызыл балчык, җирдән килеп җиргә киткәннәрнең кисәтүле авазы булып уфылдый, сызгыра, елый; Хәнифә исә, тыңларга да, ишетергә дә теләмәгәндәй, аның саен отыры усалланып, бармаклары, йодрыгы белән измәне болгата, төя... Бераздан тынычлана төште, хәрәкәтләре салмакланды. Аның кулларына карышусыз буйсынган ләгән дә идән тактасына дык-дык килеп бәрелүдән туктады. Хәнифә, сыйфатын тикшерергә теләп, балчыкны учына йомарлады да, бармакларына җылылык таралганын көтеп, берничә минут шулай тын торды. Әйтерсең, ул яңа гына салынган мичне сыларга түгел, курчаклар ясарга җыена. Шушы балчыктан курчакның үзең теләгәнен әвәләргә мөмкин шул: берәвесен, әнә, башын югары күтәртеп, бөркет карашлы итеп яса; икенчесенә, җилкәсен җиргә иелдерерлек итеп, бөкре яса; өченчесенең муенына җеп тагып куй да үзең теләгән көйгә биет...

Хәнифә, сәер уйларына ияреп, чыннан да курчак ясап маташуын үзе дә абайламаган иде. Учында йомры башлы бала сыны пәйда булгач кына айнып киткәнен тойды. Утка пешкәндәй, аны ләгәнгә ыргытты. Бер яше тула дигәндә, тәпи басып, «әннә» дип теле ачылып килгәндә, гүр иясе булып куйган Иркенбаен уйлады да тагын җаны актарылды.

Мичне барыбер сыларга кирәк иде. Газизулласы, әнә, балаларны алып кайтам, диде бит. Үзебезнең йортта йокларлар, диде... Әрле-бирле агылган уйларның башы да, азагы да юк иде.

Кеше дигәнең дә балчыктан яратылган яратылуын, шулай да курчак түгел бит. Яшәргә, чәчәк атарга, дөньяга ямь бирергә омтылган җаны бар аның. Шул җанны җепкә тагып уйнарга теләүчеләр күбәйде, хәерле булсын...

Яңа өйдә яңа тормыш башлау язмаган булып чыкты...

Ишек бикләнде. Хәкимулла, авыр көрсенеп, ачкычны үзенең чалбар кесәсенә салып куйды. Нидер әйтеп туктатырга теләгәндәй, энесенең уң як җилкәсенә тотынды да кулын кире алды.

Таң куенына сыенган ихатада тузан сарылырга өлгермәгән сусыл үлән исе, җәй исе аңкый иде. Ул татлы ис, ни хикмәттер, күз-керфекләргә килеп ягыла. Ягыла да ачы бер тәмгә әверелеп, бит очына түгелергә итә.

– Кузгалыйк. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. – Газизулланың тавышы карлыккандай иде. Тамакка да, сулышны кысып, төен тыгылган шикелле шул.

– Килен, юлга дигән ризыкларны Кафия апаң кәрҗингә таслап тутырдым, диде, андагы әйбер-караны үзең хәтергә алырсың инде.

– Мең бәхил без сездән, Хәкимулла абзый, мең бәхил! – Хәнифә, авыз читен юка яулыгы белән каплый төшеп, рәхмәт тулы яшьле күзләрен Хәкимулладан яшерде. Йокылы-уяулы ике кызын җитәкләп, авыз эченнән догасын укый-укый, капка төбендәге ат арбасына таба юнәлде. Яшь хатынның аркасына төшеп торган яшькелт яулыгы, канатлы ак алъяпкычы, ситсы күлмәгенең бала итәге таң җиленең үзәк өзгеч өрфия моңында коена иде. Бу минутта аны берчә нәзек ак каенга, берчә туфрагыннан тамыры белән кубарылган яран гөлгә охшатырга мөмкин иде. Дүртпочмаклы яулыкларга төйнәлеп, юл букчасы кыяфәтенә кергән барлы-юклы йорт малы, көянтә-бауга асылган да хатынның аркасында һәм күкрәк турында, котылгысыз мәңгелек нужа һәм язмыш йөге булып, әкрен генә тирбәлә.
– Казанга имин генә барып җитсәгез, вербовщик үзе табар сезне. Аймыл гына булмагыз инде берүк...

– Ярар, абый, борчылма. Юл йөрмәгән кеше түгел...

– Җир читенә булса да, кайтмас җирләр булмас әле.

– Баш исән булса, белмәссең, кайтып та төшәрбез...

– Дөньясы гел болай тормас, бер рәтләнер...

– Ай-һай... Ул дөнья дигәнең кара козгыннар кулына калгач, белмим инде, абый...

Агалы-энеле Хәкимулла белән Газизулланың ярымпышылдап кына саубуллашуын күршедә уянып аваз салган таң әтәче бүлде. – Йә, хуш иттек, абый. Син, ни... хәтергә ал инде... Улым да... Әткәй-әнкәй дә... рәнҗеп ятмасыннар... Сатлык тавыш янә карлыгып чыкты.

– Каберләре караулы булыр, энекәш, борчылма.

– Менә безнең сөякләргә кайда ни язгандыр...

– Юк белән баш катырма. Әле безләргә яшисе дә яшисе. Анавы кызларыңны кияүгә биреп, оныклар сөясе...

– Һай, абый, илкәйләрендә бәндәгә сан булмагач, тумаган оныкларны кызганып еларлык...

Күз күрмәгән якларга менә болай ашык-пошык, кача-поса дигәндәй капыл кузгалу үзе бер җан ярасы булса, хушлашу мизгелләре ул ярага учлап-учлап тоз сибә. Атның хәйран җитез юргалавына ияреп тәгәрәгән тәгәрмәчләр көендә – һәр авазыннан әрнү-әрнү булып түгелгән аерылу сагышы. Ка-ла-лар... Тау-ларым... Чиш-мә-ләр... Ни-ге-зем... А-вы-лым... Шулай дип җырлый арба, әнкәләренең итәгенә баш салып, татлы йокыга изрәргә өлгергән кызларның шушы авылда мәңгелеккә калган балачагы, Хәнифәнең карт атасы белән карт анасын кызганудан телгәләнгән бәгыре, Газизулланың гаҗизлектән ни кылырга белмәгән, ирен читләренә буразна-буразна сыланган җан сызлавы булып җырлый арба. Юк, җырламый, елый: мәңгелек сәфәргә дучар ителгән татар иренең язмышын үзенең тәгәрмәче белән сытарга-изәргә мәҗбүр булуын аңлап елый.

Кузгалырга кирәк иде. Энесенең баш очында кара болытлар куера башлавын, бүген булмаса, иртәгә кара төндә аның артыннан килеп җитәчәкләрен райондагылар аша белеп өлгергән Хәкимулла абыйсы: «Ничек җитезрәк җыена аласыз – шул минутта чыгып китәсез», – диде. Санаулы сәгатьләр эчендә бу юлы да аяк киенделәр.

Шушы көннәрдә генә тирә-як авылларда вербовщик йөреп, бик күпләрне Сахалинга – кемне шахта эшенә, кемне балыкчылыкка китәргә үгетләгән иде. Аның тәкъдимен кара шәлле язмыштан котылу юлы дип санамаса да, абыйсының кисәтүеннән соң әлегә башка чара юк икәнен чамалый иде Газизулла. Заманы – шайтанныкы: кешеләрне берәм-берәм кемдер чүпли тора, моны алып киткәннәр, тегене... Әлләкем төн уртасында бөтенләй юкка чыкан: хатыны да, ата-анасы да берни белми...

Бөҗәк урынына югаласы килми иде! Дөньяга курчак булып түгел, кеше булып туганыңны раслыйсы килә иде! Гади генә бәхеткә тиенеп, Кеше булып яшисе килә иде.

Тик... татар ире өчен моны раслау шактый кыйммәт хак сорый иде. Моны раслар өчен аңа туган туфрагыннан кат-кат кубарылып, кыйтганың җиде почмагыннан бәхет күләгәсе эзләп йөрергә; аннан, җирсү хисенә чыдый алмыйча, баш орырга дип, нигезенә кайткач, янә, янә, үз яшьтәшләре, үз кавеме, үз авылдашларының хөсетлегеннән зык күреп, ишек-капкаларын, тәрәзә капкачларын бикләргә, билгесезлеккә күз текәп чыгып китәргә; караңгы шахталарда күзләре чепиләнгәнче, күкрәген таш басканчы кемнеңдер убыр авызына тутырыр өчен таш кисәргә, кара урманнарда кул тиреләре суерылганчы, җаны бугазына җиткәнче агач аударырга; бүтәннәргә дан һәм биеклек яулап бирер өчен адәм ышанмаслык кыюлыклар күрсәтергә, утлар-сулар кичәргә, аннан, җаны гарешкә ашкач, тән-күлмәген иңдерер өчен җиде ятның туфрагын үзенеке итәргә кирәк иде шул.

Әлегә Газизуллада бер генә теләк: кызларын, Хәнифәсен Сахалин дигәннәренә исән-сау алып барып җиткерергә насыйп итсен. Әнә бит, вербовщик анда фатир дигәннәрен дә ышандыра, акчасын да хәтәр мул төшәрдән вәгъдә итә; ашау ягы да мондагыларның төшенә дә кермәгән, ди. Татарлар бик күп җыелды, ди, анысы да күңелгә бер тамчы сөенеч. Үзеңнеке кайда да үз булыр әле... Шахта дигәннәрендә дә ике аяклы, ике куллы кешеләр эшлидер, бездән артык җирләре юктыр...
Алыслардан гына күренә микән Агыйделкәйләрнең ак ташы? Кайда гына йөрмәй, ниләр күрмәй татар иркәенең сау башы...


Һай, бу җыр... Бәгырьнең әллә кай җиренә чәнчеп-чәнчеп, йөрәкнең болай да сулык-сулык килеп торган чи ярасына яңа сызлау өстәп, тел очына килә дә бөялә... Йөртә шул язмыш, җил тәгәрәткән дүмгәләк булмасаң да, булырга теләмәсәң дә, синең ай-ваеңа карамый... Үз илкәйләреңдә кол кебек яшәргә дип яралмасаң да, кол итеп күрәләр шул. Шулай булмаса, туган туфрактан аерылып, җир читләренә чыгып китәр идеңме?.. Җәсәдеңне шушы туфракка кемнәр алып кайтыр да кемнәр җирләр, дисең... Исән чагыңда кирәксенмәгәнне... Аллаһ колы итеп яралтылганнарны бәндә заты кол итәргә маташсын инде...

Хуш, туган җир! Хуш, кендек каны тамган, үз куенында сөекле әткәй-әнкәсен, газиз улын җылыткан туган туфрак! Газизулла синнән бәхиллек сорап, ерак сәфәргә кузгалды. Ишекләр дә, юллар да вакытлыча гына бикләнерме, әллә гомерлеккәме – фараз кыла торган түгел шул... 

(Дәвамы бар)

 

Реклама