Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (24))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

4

Камилгә җизнәләрендә бик ошады. Җәй буе аның белән ауга йөрде, балык тотты, су керде, апасы пешергән мантыйларга, пылауларга сөенеп бетә алмады, әмма ул иң татлы, иң кадерле бала булырга күнеккән иде һәм яшенә күрә кешене олылыклаган кыргыз гадәтләрен яратмады. Егет моңарчы Рәгыйдә апаларының заманча йортында искелек калдыкларына урын бардыр дип, һич кенә дә башына китермәде.

Камилнең хәтерен тәү тапкыр өстәл янына утырганда калдырдылар. Йомшак мендәрле түр урындыкны үзенә тартуы булды, апасы шунда ук кисәтте:

– Анысы әти кешенеке, яным.

– Җизни – әти түгел ул, – диде Камил.

– Ул – олы кеше дә, ир кеше дә, әтиең урынына калган кеше дә. Син аның уң ягына утырырсың, ә минем урыным моннан соң сулында булыр.

Рәгыйдә киң төпле зур савытта алып кергән пылауны, кечерәкләренә бүлеп, шул ук тәртиптә һәр кеше алдына куеп чыкты. Әгәр ул өлкән хатын – байбичә булса, өстәл кырында тик кенә утырып торыр иде, боларны яшьрәк хатыннар эшләр иде, бәхетемә, бу гадәтләр үткән инде, күпхатынлы гаиләләр очраса да, бик ерак авылларда гына, анда да картлар арасында сирәк кенә очрыйдыр, әмма күренгәне юк, дип уйлады.

Икенчегә күп итеп тагын бер бизәкле савытта ит керде. Кулына коштабаклар тоткан килеш, ит белән нишлим дип торган шикелле, Рәгыйдә, Камил дә бераз күнегә торсын дип, кыргызчалы-татарчалы дәште:

– Куу өрдөк– җиз канатлы үрдәк. Кыргызча бер ышаныч бар: кем шушы кошның итен ашаса, дөнья беткәнче яшәр, имеш. Жез канаттуу өрдөктүн этин жеген өлбөйт – деп, ушул дүйнө бүткөнчө, аркы жайды көрбөйт. Аша, яме, яным, озак яшәрсең. Җизнәңә аучы булганы өчен башын бирербез, калган җирен үзе сайлап алыр.

Боларга рәхмәт әйтсә дә, үзен әбисе өендә бердәнбер ир заты итеп яшәгән Камилгә җизнәсе янында гел икенчегә калу авыр иде, кәефе киткәнлек йөзенә чыкты. Үпкәләтерлек сәбәп, эзләп утырсаң, табыла да тора. Әкренләп, шуларга хәтере калган Камил өй эшләреннән дә бизә башлады. Аңа далада, тауларда, үзәннәрдә йөрү кызыграк булса да, уку вакыты килеп җитә, һәм үзен кая да булса урныштырачаклар иде. Камил техникумга китмәскә, мәктәпкә генә барырга теләвен әйтте, бер күрмәгән кешеләр арасына, башкалага чыгып китәргә курыкты булса кирәк. Сайлавын үзе сайласа да, документлар илтергә барган җиреннән үк кәефе кырылып кайтты.

Авылның иң күрекле бер йорты булып торган зур һәм яңа салынган мәктәптә алар барганда, директордан кала һичкем юк иде. Буранбай, исәнләшеп керде дә, Камилгә ишарәләп:

– Мен өтүнүч менен кайрылгым келет.

Камил моны якынча аңлады. Җизнәсе үтенеч белән килгәннәрен әйтте булса кирәк. Калганын ул тыңлап та тормады. Директор чит сүзләр кыстырырга яратса да, русчаны юньләп аңламый диярлек һәм кыргызча гына сөйли иде. Ул, җизнәсе белән сөйләшкәннән соң, Камилгә, телен ачарга тырышкандай, бер-бер артлы сораулар яудырды:

– Шкулда Сизге жактыбы? Кай улуу? Сиздин атыңыз ким? Фамилияңыз кандай жазылат?

Бер көн укымаган мәктәп турында ни дисен? Фамилиясе дә, исеме дә, аларның язылышы да, калган сорауларга да җавапларның барысы метрикә кәгазьләрендә, мәктәптән алынган документларда да бар иде бит инде. Ахмак директор белән түбәнчелекле сөйләшкән җизнәсенә дә ачуы килде аның. Алай да киткәндә, татарчагарак охшаганга, берничә белгән сүзе бар иде, җизнәсе моңарчы төксе торганына орышыр дипме, кыргызчалап хушлашты:

– Көрүшкөнчө.

– Баары жакшы болсун. Анан жоголуп кетпеңиз29, – диде директор.

– Яхшы булсын, дигәнегезгә рәхмәт. Юк, ничек югалыйк, әйеме, Камил, безгә инде монда укырга киләсе, – диде Буранбай, шуның белән егетнең дә күңелен күрергә теләп.

Юлда кайтканда, тынычландырыр өчен генә:

– Безнең кышлак мәктәпләрендә русча укытмыйлар диярлек. Рус теле дәресләре дә кыргызча бара аның, – дип аңлата башлаган иде, Камил сүзен кырт өзде:

– Бездә дә татарча аңлаталар, русча сөйләшә беләм бит әле!

– Мин сине үзебез белән Кошчак исемле рус теле укытучысына кунакка алып барырмын. Күрерсең, ул да синең русча әйткәнеңне һич төшенмәс... Белүе ипилек-тозлык кына.

– Алайса мин сезнең мәктәбегезгә бармыйм да! Мин кыргыз булырга теләмим! Миңа татар булу да бик җиткән!

– Үзеңә кара, анда ошамаса, иртәгә үк документларыңны кире барып алам да техникумга илтербез, интернаты да бар, русча да укыталар.

Камил монысына ризалашкан кебек булды. Җизнәсенең күзәтүеннән котыла икән алайса. Юл буе директорны көлеп искә алгалап кайтты. Аның мәктәбендә укысам, надан калырмын, дигән булды.

Пансионатка җитәрәк егетнең кәефе кинәттән тагын үзгәрде. Рәгыйдә болай да борчылып көтеп торган иде, Буранбай белән Камилнең сөмсерләре коелып кайтып кергәнне күргәч, ни булды, дип сорады. Буранбай егет ишетсә ишетер, аңласа аңлар, ишетмәсә, аңламаса – бәхете, дигәндәй, ярымпышылдап кына әйтә куйды:

– Атасына караганда, ал көбүнчө энесине окшош – таарынат, ачууланат30.

– Абый да, әнисе бик үпкәчел, көйсез, дип әйтә торган иде, чыны шул икән, – диде кичен йокларга ятканда Рәгыйдә.

Камил бүлмәсендә әле ут яна, һичшиксез, ул китаплар укуда иде. Менә монысы Рәгыйдәгә ошый. Тикмәгә тырай тибеп йөргәнче, китап укуы күп яхшы. Тора-бара Камил мәктәпкә барырга да, техникумга керергә дә теләмәде, берәр һөнәр бирә торган училищега илтегез, урта белем алгач, калганын үзем карармын, диде. Уйлаштылар-киңәштеләр дә килештеләр. Буранбай, баланың кәефе алдан ук кырылмасын дип, бу юлы документларны үзе генә биреп килде.

Сентябрь җиткәч, кием-салымнарын, ризыкларын җыеп, аны шәһәргә илтергә әзерләнде. Озатырга дип чакыртылган машинага Камил әлеге дә баягы иске чемодан белән чыккан иде. – Куй инде, яным, чемоданыңны, үзебездә генә калсын. Анда китапларыңнан башка да әйбер бармыни соң? – дип сорады Рәгыйдә.

Малай җавап бирмәде, чемоданны да апасына тоттырып калдырмады, машина багажнигына салды. Беренче атнада сагынып, әйберләр пешереп көткәннәр иде, егет күренмәде. Юлга җитәрлек тә, ашарлык та акчасын тыктык бит, дип уйлады җизни кеше, хәер, аны анда бушка ашаталар да бит әле. Бу безне сагындыртырга, борчырга тели, ахрысы, дип үзенчә фаразлады апасы.

Камил исә училищега баргач, монда да күбрәк кыргыз балаларының укыганлыгын күргән һәм башка беркем белән дә аралашмаска, бүлмәсенә бикләнеп, китап укып кына яшәргә карар кылган иде. Ул юри, инде бөтен кеше урнашып беткәч кенә, ялгызы яшәр өчен, начаррак булса да, иң соңгы бүлмәгә керде. Камил өчен кыргыз арасында русча уку авыр булмады, яхшы билгеләр генә алды, әмма һичбер чараларга катнашмады, кеше арасында күренеп йөрмәде, укытучыларның күзенә чалынмаска тырышты.

Өченче атна ахырында энеләренең Чолпон-Атага кайтасына өметләре киселгән Буранбай үзе калага китте. Ул башта аның төркеменә дә, яшәгән бүлмәсенә дә кермәде, директор янына сугылды.

Буранбайның килеп чыгуы яхшы булган, югыйсә директор үзе дә аны чакыртырга торган икән.

– Бу бала әллә ничегрәк, мин әле аны аңлый алмыйм, – диде ул. – Ятим үскәнгәдер инде, – дип, әллә хуплады, әллә акланырга теләде Буранбай.

– Ятимнең күңеле нечкә була бит, бик еш үпкәли, һәрчак бәхетсез, ялгыз хис итә. Ни сөйлим, үзем дә – шундыйларның бер сыңары. Әллә дәрескә йөрмиме?

– Дәрескә дә йөри...

– Укуы начармыни?

– Анысы барысыныкыннан яхшы.

– Соң?

– Һичкем белән аралашмый, сөйләшми ул – аерым хуҗалык кешесе кебек үз эченә бикләнгән.

– Анысы бераз бар инде.

– Кайчан карасаң, китап укуда. Егет кешегә бераз хәрәкәте дә, кызлар белән, дуслар белән аралашуы да кирәк.

– Кыргызча аңламаганга, шулайрак кылана торгандыр.

– Ул бит бүлмәгә рус балалары белән дә урнаша ала иде. Алар әнә бернинди тарлык сизми. Сезнең малайның кыргызчаны төшенгәне күренеп тора югыйсә, ә барыбер аңламамышка салына.

Буранбайның кәефе кырылды. Теләсә ничек яшәвенә риза булсаң, Камилне авылда гына да калдырып китәргә булыр иде. Шәһәр укуыннан соң, ичмасам, институтына да җиңелрәк керер дип уйлыйсың. Үзенең дә китәсе килде бит инде.

– Тәрбияләп үстергән балагыз булмагач, сүз әйтүе дә кыендыр, – дип хушлашты директор. – Алай да бер сөйләшеп карагыз әле.

Буранбай баш какты, ә үзе тулай торак бүлмәсенә кергәч, ничек сүз башларга белми торды. Егет тә ачылып китәргә ашыкмый иде.

– Килеп йөрмәсәң дә була. Мине монда ашаталар. Кием дә бирделәр, – диде. – Укып бетерәсе китабым да күп әле...

– И улым, – диде Буранбай, гомерендә беренче мәртәбә шулай эндәшсәм, бала күңеле үзгәрмәсме дип уйлап. – И улым, китап уку белән генә дә кеше булып булмый, иптәшләр, дуслар табарга кирәк. Әле синең туйганчы уен да күргәнең юк, бергәләп туп тип, башкаларның уеннарына катыш.

Камил дәшмәде. Нинди әти булсын инде аңа бу кеше? Рәгыйдә апасының бераз анда хакы да бардыр, әмма ул үзе аларның берсенә дә бернәрсә дә тиеш түгел! Тиеш кешесе әбисе бар иде, ул хәзер юк! Нәрсәгә дип минем белән маташалардыр болар?! Үзләренең балалары булса, Камил барлыгын белмәсләр дә иде әле...

– Апаң бик борчылып калды, – диде киткәндә Буранбай. – Ялга кайтырга тырыш. Киемнәреңне дә юып-үтүкләп җибәрергә кирәк, өй ризыгы ашарсың.

Камил тыңлады – кайтты. Китаплары янына киемнәрен дә салып кайтты-китте, кайтты-китте... Тик көннәрнең берендә тагын югалды.

Училище директорыннан аның атна буе күренмәве турында хат килеп төшкән иде. Буранбай анда чапты, монда, һичкайдан таба алмады, ахырда тау үзәнендәге табыннан көтүче хәбәре килеп иреште. Ул аның юртасына чемоданын күтәреп барып җиткән дә әлеге дә баягы китапларын укып тик ята, имеш. Буранбай, атта барып, Камилне үзләренә алып кайтты. Ормадылар, сукмадылар, һичбер сүз әйтмәделәр. Ашарына пешереп ашаттылар, мунчасын керендерттеләр дә, йокласаң дип, урынын җәеп куйдылар. Малай ни көндез, ни кичен һичбер нәрсә сөйләшмәде. Олылар белән утырып телевизор да карамады, пансионат буйлап ял итеп тә йөрмәде. Ул һаман нәрсәдер укый, нәрсәдер сызгалый-бозгалый яза иде.
Камил йокыга ныклап киткән бер чакта апасы, бүлмәсенә кереп, чемоданын ачып карады. Ни генә юк икән анда! Китап янында – киеме дә, ризыгы да, әйтерсең, бала дөнья беткәнгә әзерләнә, ялгызы яшәргә генә хыяллана. Рәгыйдә әйберләренә тимәде. Чемоданның капкачын ябам, дигәндә, күзе кесәсеннән чыгып торган бер фото почмагына төште. Кулына алып карады. Минзаданың кыз чагында төшкән бик матур бер рәсеме иде. Фотоның артын әйләндерде. Камил куллары белән:

– Әни, син дөньяда – иң яхшы кеше! – дип язып куелган иде.

Үз балаңны да бу кадәр карамассың, көйләмәссең, ул барыбер күңелендә икенче кешегә – имезмәгән, бакмаган, барлыгын да белмәгән, сабый чагында ук баш тарткан әнисенә табына икән. Аның акчасына кадәр үзенә тоткан анага мәхәббәтле булып калу мөмкин микәнни соң?! Дөрес алып килделәрме алар үзләре белән Камилне, юкмы – аңламады. Минзада, минем белән торсын, дисә, бу юлы һичбер каршы төшәселәр түгел иде югыйсә.

Рәгыйдә чемоданны япты, бүлмәдән чыкты. Ишек сыкраганга Камил уянган һәм, уяу икәнлеген сиздермәскә тырышып, апа нишләп минем бүлмәгә кергән икән, дип уйланып ята иде. Юк, ул үзенчә яшәргә тели, ул апасы кебек кеше гадәтләренә буйсынырга теләми. Рәгыйдә апасыннан кыргыз колы ясагач та, аннан ясый алмаслар! Теләсәм, үзем сезне кубызыма биетәм мин! Тугызны бетергән булса да, сабыйлык акылы белән сөйләшә иде әле Камил.

Иртәнге ашка дәшеп, егет бүлмәсен шакыганда, ул инде әллә кайчан, чемоданын күтәреп, пансионаттан качкан иде. Буранбай, ерак китмәгәндер әле, дип уйлады да кырга чыгып чапты. Ишәктә печән алып кайтучы бер кыргыз ниндидер малайның Ыссык-Күл буйлап Чолпон-Ата ягына таба китеп барганлыгын күрдем, дип әйткәч, җан-фәрманга шунда таба йөгерде. Куып җитте, егетне туктатты, тик кире кайтара алмады. Яр буйлап юка киемнән чапканда туңуы гына җитмәгән, абынып китеп, салкын суга килеп төшкән, шактый гына чыланган иде. Кинәт күкрәге кысылгандай булды, өзлексез йөткерергә тотынды, егылды, тагын торды, тагын егылды. Җизнәсенең авызыннан канлы күбек килгәнне күргән егет каушап калды.

– Үлмә, җизни, мин хәзер, мин хәзер, сине күтәреп үк алып кайтам! – дип өзгәләнеп кычкырырга тотынды.

Камил, чемодан кесәсеннән ниндидер фоторәсемне алып, күкрәк кесәсенә тыкты да, башка әйберләрен ташлап калдырып, җизнәсен күтәреп, пансионатка таба китте. Кайларда гына югалды дип, ут йоткан Рәгыйдә, инде хәлсезләнеп егылган ирен күргәч, тынсыз калды. Буранбай шул егылуыннан яңадан аякка басмады. Ул Камилгә элеккечә йомшак булып калды, үпкәләмәде, орышмады. Рәтлерәк бер көнендә, мин булмасам, апаңны тыңла, ташлама, укуыңны да бетерә күр, дип кенә әйтте.

Малай, ниһаять, сүзләрен тыңлап, Чолпон-Атага китеп баргач, бик борчылган бер кыяфәттә:

– Жетемакы деп...31 – дип, нәрсәдер әйтә башлаган иде, кире уйлады булса кирәк, авыр итеп сулау белән канәгатьләнде. Шул сулышны күтәрә алмаган шикелле тагын ютәлләргә тотынды.

– Ятим хакы да, әни хакы да, абый хакы да инде... – дип тезде Рәгыйдә. – Менә безнең хакны гына кем хаклар... Яшь чакта, Муллагали дигән бер егетне үз итмичә көлеп йөргәндә, кызлар, утыз улың булганчы, у...к ирең булсачы, диләр иде, хак икән...

– Авылда чакта бик акыллы күренгән бер малай иде...

– Ул чагында әле аны кем генә белгән соң? Ул безнең белән яшәмәде бит, әбисенең иркә гөле булып үсте. Дөрес, эшен бик эшләште, шуңа күрә орышырга телем дә бармый үзен. Төскә-биткә әнисенә охшаган, диләр иде, холкы да шуңа тарта, ахрысы...

Буранбай кире аякка басмады. Язга чыксам, исән калырмын кебек, ди иде. Беренче саф җете-яшел үләннәргә сөенеп, баскыч төбендә бер утырып алды да яңадан тышка чыгаруны да сорамады. 

29  Бары да яхшы булсын. Югалып ук китмәгез. 

30  Ул әтисенә караганда әнисенә күбрәк охшаш, үпкәчел, ачулы.
31 Җитте...  

(Дәвамы бар)