Татар кызы (дәвамы (17))

(Романны башыннан укыгыз)

2

Кара дулкын чәчле, шомырт күзле кыргыз егетен Рәгыйдә бер күрүдә ошатты. Иң тәүдә тавышына таң калды. Кыз, рәсемгә төшим әле дип, танышы эшләгән «Фотография»гә керсә, башына киез калпак кигән кыргыз егете диванга аякларын бөкләп утырган да думбра чиртеп җырлый, шунда эшләүчеләр исләре китеп тыңлый иде. Рәгыйдәне күргәч, Буранбай уйнавыннан туктады, клиент бар, дигән булды. Аны сырып алган барысы, тагын берне, тагын бер җырла инде, дип ялынырга тотынды.

– Менә бу кыз ни әйтә бит? – диде Буранбай, кызга карап.

– Җырлагыз, үзем дә исем китеп торам әле, – дип, Рәгыйдә көтәргә авырсынмаганлыгын аңлатты.

Буранбай ялындырмады:

Атка салган дилдейсиң,

Ачылган кызыл гүлдейсиң,

Бир күнү оору, бир күн соо,

Алымкан, азабың тартсам, билбейсиң.

– Бигрәк матур җыр инде, – диде, думбрачы уйнаудан туктагач, Нәкыйп абыйсы. – Көе дә, сүзе дә безнең күңелгә ятышлы. Атка салган иярдәйсең, ачылган кызыл гөлдәйсең, бер көн авырыйм, бер көн сау, синең өчен газапланганымны белмисең, дисеңме?..

– Шулай аңлашылса да, бик җиткән. Токтогул акынның Алымкан исемле асыл кызга мәхәббәтен сөйләдем мин. Без җыр җырлап, фотога төшерәбез, матурым. Сервисыбыз шундый. Телисеңме, мин сиңа көтүчеләр җырын да җырлыйм, – дип, Буранбай Рәгыйдәгә саф татарча эндәште.

– Боларның сүзләре килеште, – дип көлештеләр дә таралыштылар.

Нәкыйп абыйсы фото ясау бүлмәсенә кереп китте. Буранбайның кинәнеп җырлаганы Айкүл, Куйкүл, Күркүл, Эенсай кебек сулыклар, шулар тирәсендәге утлаулар, маллар турында иде. Рәгыйдә:

– Таудан, малдан, судан башканы данламыйсың, ахрысы, – дип көлде.

– Тарихыбыз белән горурланып җырладым бит башта! Монысында да йолдызларны-кондызларны, калканнарны-калпакларны да атадым.

– Барысы да бер үк нәрсәләр турында кебек нигәдер.

– Шулайдыр. Без тарихи Ватан, торган җир белән бик береккән. Көтүчесе дә шуны җырлый, башкасы да. Эенсай дип сөйләгәнем – Енисей, Күркүле Ыссык-Көл аның. Угызханның углы Кыргызхан, аның нәселен дәвам иткән Далган би, Далган бинең улы Долон би балалары без, кыргызлар.

Кыз егетнең сөйләгәнен икенчегә борып:

– Безнеңчә яхшы сөйләшәсез дә инде, – дип куйды.

Аңа каршы Буранбай:

– Әнием ягыннан кардәшләрем татар мөгаллимнәреннән белем алган, тегеләр язуны татар сүзләре белән өйрәткән, – дип җавап бирде.

– Мин хәрефне татарча укыган апамнан өйрәндем, үземне ярымтатар саныйм.

Рәгыйдә егетнең шаяртыбрак әйткән бу сүзләренә елмайды:

– Миңа татар булуың ошый.

– Монда килгәч, татарчам бөтенләй яхшырды. Нәкыйп абый белән башка телдә сөйләшмибез диярлек.

– Карточкага төшүчесе дә безнең халык булгач.

– Якындагы шахталарда алар күп шул. Әзер эшләрне карап чыксаң, авылдашларыңны да табарсың әле, – дип, Буранбай фотолар салынган тартманы бирде, әмма анда Рәгыйдәнең танышлары очрамады.

– Без фотога паспортка кирәк булганда гына төшәбез, ахрысы, – диде ул.

– Гел авыл, әти-әни, аларга ярдәм турында уйлыйбыз. Фотога төшүең алар өлешенә керү кебек, аңа акча кызганабыз.

– Бушка эшләүче шәхси фотографың булырмын, – дип көлде Буранбай.

– Ә нигә апаңнан? – дип сорады Рәгыйдә, кыенсынып кына.

– Мине ул тәрбия кылды. Әни мине тапканнан соң аз яшәгән.

– Әтиең?

– Ул мине агасы кулына тапшырган да тауларга китеп барган. Аннан инде сугышка алганнар. Ул арада агасы, әби-бабай да үлеп киткән.

– Олыларның аяк арасында чуалып йөрер яшькә җиткәч, җиңгәмә артыклыгымны сиздем. Тоттым да апама күчендем. Әти сугыштан исән дә кайтты... Чирли иде, ул да озак яшәмәде.

– Әнәй исән әле, аллага шөкер,– дип куйды үзалдына Рәгыйдә.

– Бездә мәргән турында бер хикәят бар, мин шуның улы булам, – дип, сүзне уенгарак күчерде Буранбай.

– Тыңла. Үткән заманда Ала тауның бавырында мәргәнче көн иткән. Аның пистон мылтыгы, хатыны, Буранбай атлы баласыннан башка нәрсәсе юк икән. Киек ите ашап, тиресеннән төрле әйбер, кием ясап җан асраган. Берзаман авырып, түшәккә егылган. Инде киектән мәхрүм, көн итәренә көчкә генә таба икән. Кечкенә Буранбай аның пистон мылтыгы белән көртлек, чил, фазан атып кайтырга керешкән.

– Синнән бер хикмәтле сүз көтәм тагын.

– Тормышым шушы хикәяткә сыеп беткән, димәкче идем. Кечкенә аучының исемен дә юри үземнекенә үзгәрттем.

Буранбайның шаянрак сүзләре Рәгыйдәнең күңелен күтәреп җибәрде:

– Әллә чынын сөйлисең, әллә шаяртасың – кайчак аңлау да кыен. – Кыргызда тапкыр сүз, матур сүз мактала, акыллылык билгесе санала. Әңгәмәдәшләр гел мәкаль-әйтем кыстырырга тырышыр. – Кыргызның бөтенесе җырлый, дип тә җибәрсәң.

– Шулай да ул. Кыргыз-кайсакта үз җыры булмаган адәм юктыр.

– Алайса мәргәнче улы түгелдер син, тел батырыдыр, бездә андыйларны «тел бете» диләр дә диюен, – дип көлсә дә, егет кыз сүзенә үртәлмәде:

– Мин дә әтине киек атып, итен ашатып сөендердем. Аның трофей мылтыгы белән бик ерактан ала торган разведка биноклен һаман саклыйм. Салонда фотоальбомнар күп иде. Рәгыйдә, Буранбай сөйләнә-сөйләнә аппаратын көйләгәндә, шуларны караштырырга тотынды. Берничәсе АлаТау рәсемнәре булып чыкты. Кыз аларын аеруча игътибар белән карады.

– Кулга төшкән киекләрне, бозыласы җирләрен алгач, яхшылап киптерәм дә эчләренә мамык тутырам. Чыннан аерылмый да. Шуларның рәсемнәрен күрсәтермен әле бер, үземә килсәң.

– Сез кайда яшисез соң?

– Менин жаткан жерим көченүн башындагы чоң сарайда, – диде Буранбай, кыргыз теленә күчеп.

Рәгыйдә, үзенең дә аларча аңлаганлыгын сиздерергә, шуның белән егетнең күңелен ныграк яуларга булды:

– И-и, безнең әби урам башына төшкәндә, күргән-сораганга, күчә башына чыгуым, ди торган иде. Син урам башындагы соңгы йортта яшисеңмени? Мин дә шул тирәдә генә торам.

– Алайса кич кереп чыгыйм?

– Нәрсәгә керәсең? – дип, күзләрен шарлатты Рәгыйдә.

Кыз буйдак егетләрнең, гашыйкка салынып, кызларга ашарга йөрүләре турында күп ишеткән иде. Әллә Буранбай да шулар сортыннан инде?!

– Курсагым ачка, ошон үчүн, – дип көлде моны сизеп алган фотограф.

– Кешедә ашау гадәте юк безнең, кафе аркылы кайтабыз.

– Алайса куркыттың.

– Сиңа ник Буранбай дип аталуымны да сөйлим әле.

– Буран кебек көчле булсын, дигәннәрдер.

– Чын исемем Бешә минем. Кыргызда исем сайлау йоласы бар. Бала тууга, тышка йөгереп чыгалар: сөенче хәбәрчесенең күзенә ни күренсә, сабыйның аты шул булыр. Мин кыштакта ком бураны күтәрелгәндә туганмын. Кендек әбисе шуңа Буранбай дип атаган. Әни белән әтинең бик тә Бешә итәсе килгән, анысын соңрак Казан мулласы колагыма кычкырган.

Рәгыйдә егетнең Буранбай икәнлегенә ияләнгән иде, Бешә чит кешенең исеме кебек тоелды:

– Мин сиңа Буранбай дип кенә дәшәрмен, яме! Бигрәк ошый!

– Тегесен дә әйткәлә. Онытылып ук бетмәсен.

– Мулла кушкан исем белән атамасаң, кешенең язмышы үзгәрә, чирли, диючеләр дә бар.

– Син андый ырымнарга ышанма. Үзем дә йолалар, ырымнар иленнән татар-урыс арасына качтым.

– Бездә туганнар кызларны Җиләк апа, Чәчәк апа, Май апа дип йөртәләр.

– Кызык икән. Ә ирләрне?

– Ирләргә матур сүз батмый, – дип елмайды Рәгыйдә.

– Җиләк абый... Көлке дә инде. Күрше малайлары туганнарына Бети абый, Кечти абый, Төпчи абый дип торганнарые. Әйтә белмәгән чакларыннан калгандыр.

– Тимер абый, Булат абый, Таш абый дисәләр, бик тә буласы икән дә...

– Тимер-булатлар күгәреп беткәннәр... Бездә дә бар ие анда бер Ыржайганбулат... мич башында... – дип сөйли башлаган иде, Рәгыйдә телен тешләде – авылда капка төбендә теләсә нәрсә сөйләшеп утырганда барган сүз монда килешмәс кебек тоелды.

– Алайса кич кереп чыгыйм? – дип кабат сорады Буранбай.

– Чыкма!

– Керсәң чыкма, дисеңме?

– Кич чыкма, дим!

Егет кызга, мине чакырмасаң, үзең килсәң дә була, дисә дә, Рәгыйдә ишетмәгәндәй кыланды. Ул арада Буранбай кызны тегеләй дә, болай да утыртып төшерде, анысын-монысын ошатмаганга салынып, вакыт сузды.

– Кайчан фотоларны аласын әйтегез дә, мин китим, – диде Рәгыйдә, ишеккә таба атлап, инде эш беткәнне күргәч.

Буранбай аннан:

– Сен бизге келесинби? – дип сорады.

– Юк!

– Мен бир сааттан келем? Макулбу?
– Киләсең килгәч, бер сәгатьтәнме, бер көннәнме, кил соң. Бик мәгъкуль, – диде Рәгыйдә, ә аннан алай тиз ризалашуыннан шүрләп калды.

Егет ни сәбәптәндер килмәде, шуңа да соңрак бу сөйләшүне Рәгыйдә мут егетләргә хас бер шаяруга гына алды. Инде аны бер дә күрмәс кебек иде. Атна узгач, салонга барса, әзер эшләрне бирүче каядыр киткән, аны Буранбай алмаштырган булып чыкты. Кыз моңа эченнән сөенде, әмма узгандагы кебек ачылып китәргә ашыкмады. Иң башта, сорый гына алса да, фотолар картотекасын өстәлгә алып, үз исемен эзләде, тапмагач, башкарылмаган заказлар арасыннан караштыргандай итте. Егет Рәгыйдәнең бу эшләрен читтән күзәтеп тора иде. Бераздан ул эчтәге бүлмәдән ниндидер тартма тотып чыкты һәм, шуннан алып, кыз кулына бик матур конверт сузды:

– Мә, бак!

Буранбай иренмәгән – аклы-каралыга гына түләнгән булса да, фотоның төрлесен һәм күпләп ясаган. Рәгыйдә аларны бик ошатты. Рәхмәтләрен әйтеп, рәсемнәрне салыр өчен өстәлдә яткан конвертка үрелгән иде, Буранбай кулыннан эләктереп алмасынмы:

– Ошол убактан бери ойлондум: сени өзүмө алыйм!1

– Фотоны бирегез дә, мин китим, – диде кыз.

– Мага тиги фотони бериңизчи, деп айт2.

– Әйе, әйе: мага тиги фотони бериңизчи.

– Рәгыйдә! Карап туруп ойлондум: сени өзүмө алыйм!3

Кыз Буранбайның сүзе һаман бер тирәдәгелектән ялыккан кебек кыяфәттә күзенә текәлде, әмма егет тагын-тагын кабатлагач, җавабын тапты:

– Мин сезнең: туруп-туруп ойлондум, сабак алдым өзүмө, дип әйткәнегезне көткән идем...

– Корутундум бар: аялга күйөөгө чыккандык – жакшы. Балдарымдын апасы болорсуң4, – диде бу юлы инәлгәндәйрәк Буранбай.

– Апасы? – Рәгыйдә әллә нишләп китте.

– Сезнеңчә әни була. Ризамы?

– Тапкан сүз! Кыргызга кыргыз беткән шикелле... Юк балаңа әни эзләгән кебек. Бер тапкыр күргән килеш. Әле дә бүлмәдәшләрем, Буранбай исемле бер егет эшли «Фотография»дә, күзләрен гел татар кызларына гына майландырып утыра, дип калды. Минем кияүгә чыкмыйм дигән сүзем бар! – дип тезде Рәгыйдә.

– Ошондо жамандаганга айтаp сөзүм баp: жамандаган кишисин жалганчы ооз жактыpбайт5.

– Алдыңны-артыңны карап торма, бар да кочагына кер, дип әйтмәсләр инде, – дип көлде кыз.

– Татарга татар бетмәс! Минем кияүгә чыгуны әнәй генә хәл итә, ул бик ерак. Эзләп табарга иренерсең. Тапсаң да, синдәйгә бирмәс! Безнең өйгә җир җимертердәй эш аты кирәк, думбрачы түгел!

Рәгыйдә шулай дисә дә, асылда бу дөреслеккә туры килми иде. Кизелда татар гына түгел, кыргыз да күп. Араларында түрә булганнары да юк түгел. Күптән түгел шундыйларның берсе иптәш кызын яучылаган. Эш кешесе инде, тырыш, дигән була. Алмышны күреп тә, аның турында ишетеп тә белә иде Рәгыйдә, тәкъдимен кире какты:

– Исемен ошатам, үзен юк, дип әйтерсең.

– Ничек алай җавап бирим инде? – дип ухылдады ахирие.

– Алайса, теләсәң ни әйт, чыкмаслыгымны гына аңласын. Бер аралашмаган Алмышка түгел, татар абыйларына да чыкмады әле ул. Үзеннән олыларга бер дә күңеле ятмый иде. Күрер күзгә матур булса да, олы тоелды Рәгыйдәгә Алмыш. Буранбай соң?.. Анысы үзеннән яшьрәккә охшаган.

Икенче күрүендә үк беркем дә сиңа барам, дип, авызын ерып ризалык биреп тормас. Егет моны белә иде. Ул бит башына күктән төшкән кебек җөмләне үзе дә сүз башлар өчен генә әйтте. Әйтте дә шунда ук уйламастан әйткәненә сөенде, сүзендә калырга булды. Өйләнгәнче хәл итәсе әйберләре күп иде аның. Тулай торактагы егетләр бүлмәсендә генә тора. Хатыныңны каядыр алып кайтырга кирәк. Гаиләсе булса, фатир бирерләр ул бирүен... Күрер кыяфәткә юаш, йомшак кебек тоелса да, Буранбай кыз кебек үк тимерне кызуында сугучы егет иде. Шул көннән Рәгыйдә йорты яныннан китми торганга әйләнде.

– Йөрмә инде янымда, Буранбай, – диде Рәгыйдә бервакыт, кертмәс өчен ишек тоткасын тотып торган егеткә ялынып.

– Ничек каршы торсаң да, барыбер үземнеке итәм!

– Әле миңа гаилә корырга иртәрәк.

– Шушы яшьтәме?

– Әнине карыйсы бар. Галинур энемнең улын үстерәсе, укытасы... Үз борчу-мәшәкатьләремне кеше сыртына салырга яратмыйм.

– Минем сыртны үзеңнеке дип сана да син дә менеп кунакла, – дип көлде Буранбай, сүзнең җитдилегеннән качарга тырышып.

– Булды, Буранбай, керим. Уйлыйм әле.

Рәгыйдәгә инде уйларга урын калдырмастан, билетлар алып, икенче көнне тагын килеп җитмәсенме Буранбай.

– Чыксаң чыгасың, чыкмасаң үпкәләмим. Инде соңгы тапкыр сорыйм.

– Кая чыгам?

– Аңламамышка салышма инде, Рәгыйдә. Менә миңа. Кияүгә!

– Шулай диген.

– Эшеңнән рөхсәт ал да, әниең белән сөйләшеп килик.

Рәгыйдә үзе дә сизмәстән, ярар, диде. Буранбай киткәч, әнисенә ял алуын, ялгыз гына кайтмавын, шуның сәбәпләрен тәфсилләп хат язды. Ул барып җитүгә, әнисе апа-җизниләре белән киңәшләшеп алуга, без дә килеп төшәрбез, дип планлаштырды. Шулай булып чыкты да.

Шахтада эшләгәч, Рәгыйдәнең акчасы шактый гына җыелган иде, егетнеке аныкыннан да күбрәк икән. Әллә никадәр тоттылар. Чемоданнарга тутырган бүләкләре, күчтәнәчләре, нәселгә, күршеләргә генә түгел, бөтен авылга алынгандай булды.

Буранбай белән поездда кайту үзе бер рәхәт иде. Сөйләсә сүзе бетмәс, көлдерсә – көлкесе. Һәркемне авызына каратып тотучан бу егет, икесе генә калганда, безнекеләр белән күрешкәнче ныграк таныш дигәндәй, Рәгыйдәгә гел нәселләренең тарихын сөйләде. Ул – сугышчан, үз эчендә күп тармакларга бүленгән һәм бик борынгы сарыбагышлар токымыннан, имеш.
Сарыбагыш манапларыннан Ормон, Торогелды үзләре күчмәнлек кылган Ыссык-Көл буйларының бөтен сәүдә юлларын күзәтүдә тоткан, айыллары аша бер генә кәрванны да туктатмыйча, бүләкләр алмыйча һәм кунак та итмичә уздырмаган. Бу ырулар шундый зур булган ки, аларның кышлаулары Күрмәт елгасыннан алып Көнгәй иңкүлекләренә, күлнең көнбатышындагы Көтүмалды чикләренә кадәр сузылган. Җәйләрен алар биек тау түбәләренәчә, Каскәлән, Корт, Чу елгаларының башларына кадәр барып чыкканнар. Элек бу нәсел Чон-Кимән, Кече-Кимән, Нарын һәм Ат-башы җирләренә дә хуҗа булган. Бугу токымы белән гомер бакый көрәшеп яшәгән сарыбагышлылар бик күп кабиләләрне эченә алса да, хәзер халык аларның күбрәк исәнгул-булат, черикчи-темир, надырбәк һәм атәкә-тынай кебек төп токымнарын гына белә икән. Шул ук вакытта ун мең йортлы илдән таралып, бик ишәйгән сарыбагышлылар аерым-аерым айыл-кыштактарда яшәгәндә дә, үз кан-кардәшләрен онытмыйлар, туен да, бәйрәмнәрен дә күмәкләшеп уздыралар, бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, имеш.

– Мин сине киләсе җәен, Алла кушса, Ала-Тоо итәкләрендә, Ыссык-Көл буйларында йөртәм әле! Барысын да шунда аңларсың! – диде Буранбай.

– Без анда юртада торырбызмы?

– Юрта – урысчалашкан сүз ул, безнеңчә – йорт. Сезнең «йорт»ыгыз да шул ук киез өйләрнең электәге атамасыннан килә инде ул. Кыргыз тирмәсендә көн салкынча, төн җылы, хәшәрәт юк...

– Ир кеше барында хәшәрәт кирәкми... – дип төрттерде Рәгыйдә. – Булмый да – бөтенесе үлеп бетә. Буранбай рәхәтләнеп көлде.

– Без кемнәргә барып төшәрбез соң? Бертуганнарың булмагач...

– Кыргызда нәселеңнең һәркеме якын итә. Безнекеләр бик ишле ул.  Көчле токым. Фамилиямне кара. Усубалиев! Турдакун Усубалиевнең... хатыны... чүт татар димәдем!– дип көлде Буранбай.– Уйгур бит әле.

Буранбай шулкадәр дәрәҗәле урында утырган адәм белән карендәш түгелдер, кызык ясап әйтәдер.

– Кайвакыт татар белән уйгурны бутау бар, – дип куйган булды кыз.  

– Исеме татарныкы түгел. Алай да башлыкларның татардан кыз алуы гадәти инде ул.

– Син менә башлык та түгел.

Буранбайга тагын шаяртырга җай чыкты:

– Үзем кадәр биеклектә башлык кигәч, тагын кем булырмын икән мин?!  Татарны түрә булганчы алалар аны, хатын киңәше белән өскә күтәрелеп булмасмы дип. Балаларын тәрбияле, белемле итәр дип өметләнеп.

– Син мисал белән сөйләш.

– Күп инде алар. Утызынчы елларда Торекул Айтматов исемле бер коммунист зур түрә булып торган. Кайчандыр кыргыз җиренә туганнары белән барып чыккан татар баеның кызына өйләнгән.

– Хәмзә абзый белән бер бабам белешкән минем. Бездә аларның тамырлары калган әле. Үтәмишевләр. Бу нәсел кайчандыр Кукмара-Малмыж якларында үз акчаларына мәчетләр тоткан, ар-чирмешне ислам диненә күчерергә тырышкан, – диде мактанасы килеп киткән Рәгыйдә.

Аның моны белүенә бик аптырады Буранбай.

– Аның нәрсәсенә аптырыйсың?! Әтәй дә алыш-бирешле, шул нәсел белән дә аралашкан кеше иде. Алар турында Нәкыйп абый да беләдер әле! Ул бит күрше авылдан гына. Сора әнә. Ниндидер ятимә тумачалары Үтәмишевләрдә хезмәттә булган. Башта ерак бер шәһәрдә урысларда торган ул. Белемле, дини икәнен күреп, үзләренә сорап алганнар, урыс арасында тилмермәсен дигәннәр. Бай абзый соңыннан егетнең шәбен сайлап, туйлап кияүгә биргән.

– Соң... ни... минем әти дә яшьлегендә Зөһрә исемле татар кызына кызыккан. Аңа гына өйләнәм дип, бабама әйтергә курыккан.

– Инде син гадәт артыннан кумакчымы?

– Юк, кайчан кайда өйләнсәм дә, яраткан кызымны гына алам. Аны әле менә татар булмагае дип торам.

Буранбай белән сөйләшеп узган юл сиздермәде дә. Кукмара вокзалына килеп төшкәндә, көн бозылып китте, яңгыр ява башлар сыман иде.

– Сабантуйда яңгыр яумыйча калмый. Бездә моңа аптырамыйлар, тик менә урамны аркылы чыга алмау гына йөдәтә. Аягыңда да лаклы-чүпрәкле ботинка,– диде Рәгыйдә. Буранбай шаяртып җавап кайтарды:

– Кияүләп йөргәндә, модный булырга тырыштым.

Район үзәгенең иң озын урамын гизгәннән соң, автобустан почта янында төшеп калып, җәяүләп кенә Туешка киттеләр. Авылга кайтасы юл Кукмарага кушылган шул бистә аша уза иде. Машинаны озак көтәсе булмады. Сөтен бушатып, авылга ашыккан шофёр Рәгыйдәне ерактан ук танып алган да, кул күтәргәнен дә көтмәстән, яннарына килеп туктады. Буранбайга ерак араны, машинада түгел, ишәктә үтү дә гадәти иде. Автобус йөрмәгәнгә аптырамады. Чемоданнарны кузовка ыргытты да, Рәгыйдә кабинага утыргач, үзе өскә – зур сөт багының ян-ягында тар гына калган бушлыкка менеп басты.

Көн дә ничек тиз бозылып китсә, шулай ук тиз генә ачылды да. Саф һавалы җил рәхәт кенә, йомшак кына исә иде. Буранбайның тагын җырлыйсы килә башлады. Кыргызда шундый гадәт: эшкә барасыңмы син, кунаккамы, һәрвакыт кумызың яныңда булыр, әле бер җырны башларсың, әле икенчесен. Монда килешә микән, дип кенә уйлаган иде, каршы килгән машина арбасындагы кызларның да җырлап узганын ишетте. 

1 Теге вакыттан бирле уйландым: сине үземә алыйм!

2 Миңа теге фотоны бирегезче, дип әйт.

3  Карадым да сине үземә алам, дидем!

4  Минемчә (нәтиҗәм бар): хатын-кызга кияүгә чыгу яхшы. Балаларымның әнисе булырсың.

5  Шулай яманлаучыга әйтер сүзем бар: яманлаган кешесен ялганчы авыз ошатмый.
 

(Дәвамы бар)

 

Реклама