Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

 Хәсрәт арты хәсрәт килгәнгә аптырамый башлаган иде инде Рәгыйдә, гадәтләнә генә алмады. Шул авыр көннәрендә Варвара Семёновнадан хат килеп төште. Барие яңа паспорт алган. Үзен – урыска, исемен Бориска алмаштырып кайткан. Әтисенә мактанып күрсәтүе булды, Әхмәтгали йөрәген тотты да егылды, дигән. Күмгәннәр икән инде... Әле дә ярый боларны әнәй ишетмәде, диде Рәгыйдә. Качып кына бер елады да, абыйсының хәсрәтен күңел төбенә күмеп, яшь түгүеннән туктады. Аны алда зур мәшәкатьләр көтә иде.

Рәгыйдә бөтен эшен ташлап, Буранбайны дәвалауга кереште. Табибларын да тапты, даруларын да. Ире шактый тиз генә тернәкләнә дә башлады, шулай булса да, Рәгыйдә хәл белергә килгән саен:

– Исән калсам, сине татарларың янына алып кайтам, – ди иде. – Ялгыш кире килгәнбез без. Ияләнгән булыр идем әле. Колхоздагы хәлләрдән күңел кайтты да... Ашыктым... Исән калсам...

– Юкны сөйләмәле.

– Үз илең гадәтләре белән тор. Аннан үлеп-нитеп китсәм дә, җаным синең өчен тынычрак булыр.

– Юкны сөйләмә әле, дим бит, Бешә, рәхәтләнеп яшәп ятканда. Болай гына авыргалаганың булды инде, гел уңайлана килдең. Рәгыйдә сүзләренең дөреслеген раслагандай, Буранбай йөзенә тиздән чын-чынлап матур төс узды, тәннәренә ит куна башлады. Менә-менә аягына ныклап басар кебек иде ул. Әмма... Беркөнне Буранбай бүлмәсенә ниндидер ят тавыш ишетеп керсә, Рәгыйдәнең коты очты: ире идәндә тәгәрәп ята. Тиз генә күршеләрен дәште дә ашыгыч ярдәм чакырттылар. Буранбай, йөрәгем авырта, дип кенә аңлата алды.

Рәгыйдә бу көнне бик озак реанимация бүлмәсендә утырды. Аннан Буранбайны, хәле артык куркыныч түгел дип, гомуми палатага күчерделәр. Буранбай, чыннан да, уңайлангандай кебек иде. Бераз сөйләшкәләп утырдылар. Ахырда, йөрәген тотып кына, тагын гадәтенә кереп барган сүзләрне кабатлады:

– Исән кала алсам, туганнарыңа илтеп тапшырам.

– Нинди сүз бу һаман?! Җитте, булды.

– Ярар, ярар, – диде аны тынычландырып Буранбай.

– Әле терелермен дә кебек. Син яңа суйган тавыктан үзегезчә аш та пешереп китерсәң.

– Калдырырга куркам, Буранбай.

– Нәрсәсеннән? Терелеп киләм бит инде. Шулчак ишектә укол савыты тоткан медсестра күренде.

– Сеңлем, нәрсә кадарга уйлыйсыз?
– Сезнең ни эшегез бар? – диде яшь кыргыз кызы.

– Иремнең үпкәсе хаста, бронхиаль астмасы да бар, аларны исәпкә алып кына дәвалагызчы.

– Сезнең минем нәрсә кадавымда ни эшегез бар? – диде кыз тагын.

– Кайбер антибиотиклар иремә аллергия бирә. Исемлеге – врачта.

– Мин врач кадарга кушканны гына кадыйм да! Юлыгызда булыгыз.

– Сеңлем, дозагыз да зурга охшаган. Врачның минем язып биргәннәрне укымаган булуы бар, беразын гына кадагыз инде, – дип ялварып сорады Рәгыйдә.

Ул медсестра кулындагы дарулы энәгә карады. Күңелендә шомның чиге юк иде.

– Борчылма, тиеш түгелне кадамыйлардыр, – диде Буранбай. – Кайт инде, иртәнге аш вакытына килерсең.

Теләмәсә дә, Рәгыйдә китте. Буранбайның тавык шулпасын бик нык ашыйсы килгәнлеге күренеп тора иде. Иртән килде дә киемнәрен салып, бүлмәсенә узарга дип торганда, вахтада туктаттылар:

– Сез кемгә?

– Бешә Муса углы Усубалиевка. Алтынчы бүлмәдә ята.

Вахтёр алдындагы исемлекне карады да:

– Үлде бит инде ул! – диде.

Вахта кырыннан ире белән бер палатада яткан кыргыз узып бара иде.

– Рәгыйдә эже, Буранбай агайның йөрәге китүегезгә үк туктады. Уколлар ярамадымы, буыла башлады да берничә минут эчендә китеп тә барды.

Әллә тыңлады боларны Рәгыйдә, әллә юк, вахтёрны этеп кенә төртте дә врач бүлмәсенә йөгерде. Ул килеп кергәндә, ирен дәвалаган табиб медсестра кыз белән нәрсә хакындадыр киңәшеп тора иде. Рәгыйдә икесенә берьюлы:

– Ник үтердегез минем иремне?! – дип, бар көченә кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. – Судка бирәм мин сезне! Бирмәсәм, берегезне дә бу җир өстендә йөртмим.

Суд булды. Врачларны утырту түгел, эшкә салкын караучылар дигән сүз белән, штрафка да тартмадылар.

Рәгыйдәнең кат-кат кабатлавына да карамастан:

– Авыру кеше үзенә ярамаган дарулар хакында алдан кисәтмәгән, табибларның аның үлемендә гаебе юк, – дигән карар чыгардылар. Гаебе юкның – җәзасы да юк. Рәгыйдә хәсрәтенең беренче көннәрендә аларны үзе үк үтерер кебек иде, күмү мәшәкатьләре белән йөри торгач сабырланды. Ул шул вакытта иренең нигә кыргыз арасында калдырырга теләмәвен аңлады. Монда кануннар бөтенләй юк, дуслык-әшнәлек бар нәрсәдән йола иде.

Камил, тыштан караганда, бик тыныч кебек күренсә дә, эченнән кайгырды, бу хәлләрдә, бу хәсрәтләрдә үзен дә күпмедер гаепле сизде, тик ул моны теле белән апасына әйтмәде. Аны инде борчымыйчарак яшәргә, сүзләрен тыңларга тырышты. Рәгыйдәне үлем хәсрәте генә түгел, күмү хәстәрләре дә тәмам аяктан екты. Кыргыз гадәтләрен яратам, дисә дә, барысын да кабул итеп бетерерлек түгел икән. Үз башыңа төшмәсә, белмисең генә. Кешенең бар туена да ыру җыеша, диләр дә. Алганыннан биргәне күбрәк булды. Үлем хәбәрен ишетеп, авыллардан җыелган туганнар ул бүләкне сорады, бу бүләкне. Мәҗлесләрдә ризык су кебек акты. Калым бүләгеннән үрчегән көтүләр дә калмады, алтыннар да таралып бетте. Буранбайның киемнәренә дә урын чыкты. Ярар, үзе дә тапкан мал, савап булып барсын, урынын җәннәттә итсен дип, ризалыгын сиздереп куйса да, Буранбайдан бер истәлексез дә калу авыр иде. Ул ире киптергән берничә кош карачкысын, ау мылтыгы белән биноколен пансионат складына илтеп яшерде. Күзләренә күренмәсә, сорарга башларына килмәс, дип уйлады. Иренең аларны һичкемгә бирмә дигән сүзе дә бар иде. Фазанын да, башкасын да һичбер кеше искә алмады, әмма ау мылтыгына-бинокленә өметләнгәннәр, барлыгын истә тотканнар күп булып чыкты. Рәгыйдә үзендә каршы торыр көч тапты, алары – малайга, җизнәсе истәлеге, диде. Сүз шуның белән өзелгән кебек булган иде, Рәгыйдә ялгышкан икән. Туганнарның иң олысы булган бер карт, үлем түшәгенә егылгач, әлеге дә баягы мылтыкны соратып алды. Имеш, бер атуда әллә ничәшәр киеккә тидергән мылтыкны тотып карамыйча, бинокль аша тауларга күз салмыйча, дөньядан китәсе килми.

Рәгыйдәнең пансионатта эшләре бик тыгыз көннәр иде. Җитмәсә, өйдә дә кунак арты кунак, мылтыкны да, бинокльне дә кеше аркылы гына җибәртте. Ай узды, картның үлгән хәбәре килеп иреште, әйберләрне генә кире китереп бирүче табылмады. Рәгыйдә түзмәде, үзе эзләп китте. Аны ишегалдында картның олы оныгы каршы алды. Күзләреннән ялганлаганы күренеп торса да, бабай, мылтык белән бинокльне каберенә салырга кушты, ул анда ауга йөрермен дип ышанды, очраса, Буранбай аганың үзенә бирер әле, диде. Мондый оста ялган ишетермен дип Рәгыйдә башына да китермәгән иде. Шулар өчен нинди озын юл үткән булса да, йортка да кереп тормыйча, кыргыз гадәтләренчә күрешмичә-хушлашмыйча да, күз яшьләрен сөртә-сөртә, җәяүләп Чок-Талга кайтып китте. Юлында танып туктаган кешеләргә дә кул гына селтәде, тукталышта көтеп торган автобуска да утырмады. Аңа ничек тә җанын басарга кирәк иде.

Язмышның шаккатырган хәлләре тезелеп кенә килде Рәгыйдәгә. Пансионатка кайтса, Буранбаеның ау эте баскыч төбендә ята. Дәшеп, селкетеп карады – үлгән. Бер җире авыртмаган, моңа кадәр хуҗасы артыннан койрык безләтеп чабып йөргән тайганның шулай кинәттән җан тәслим кылуы йөрәген хәлсезләндерде. Көч-хәл белән стенага тотынып, таш баскычка утырды. Әти артыннан этләре дә китте, дигән иде Буранбай. Этләре дә, башка маллары да... Кызыл Тайлакка да чират җиткән... Көтүләрен саклаган никадәр эт булгандыр. Берсен дә аның кадәр яратмады Буранбай. Бабамнар заманыннан килгән, токымын чиста саклаган тайган ул, ди иде. Тугач та, башка бәйрәмнәрдә дә аңа бүләккә көчекләр бирә торган булганнар. Буранбай калыккач, тәпи киткәч, менә шушысының бабасын – шаянын, үзе белән йөгерергә яратканын, куышканын сайлаган. Хайван иясенә охшый, диләр. Эшкә, кеше арасында кызурак булса да, өйдә бик тыныч, үзен сабыр тотучан, Рәгыйдәне бик кайгыртучан, ялгызлыкны сөймәүчән иде Буранбай. Кызыл Тайлак та – нәкъ шундый. Хуҗасын якларга кирәк булса, бүрене дә ботарлап кына атар иде ул. Һичкемгә, һичнәрсәгә – көтүдәге малларына да, кешегә дә зыян салмас.

Рәгыйдә Кызыл Тайлакны кадерләп, затлы бер чүпрәккә төрде дә мазарстанга якын гына калкулык тирәсенә илтеп күмде. Буранбай, теге дөньяда нәкъ мондагыча яшәренә ышана иде. Шулай була-нитә калса, эте якындарак йокласын. Үлеп карамыйча, анда ни көткәнен кем белә?..

Рәгыйдә икенче көнне үк Фрунзега рәссам эзләргә китеп барды. Кабердәге ташлар нык урнашкан, һәйкәл өчен махсус корылган диварга Буранбайның Кызыл Тайган белән ауга барганын ясатырга кирәк иде. Аның өчен сызмаларны Камил төн буе ясады. Кулы килә иде егетнең. Рәсемне үзе төшергәндә дә буласы. Рәссам ныграк ошатсынга, Буранбайның ауда йөргән бер фотосын да салдылар. Рәгыйдә, син миннән соң яшәргә тиеш, үзеңне минем янәшәмдә ясатма, дигән сүзләрен хәтеренә китерде. Әйе, ул догачы булып яшәргә тиеш иде әле. Бергә төшкән рәсемнәрен аерып, иң матур альбомга – кызыл бәрхет тышлысына тезеп чыкты. Бәхете бәрхеткә төренде... Еракка алып куелды...

Су буенда ялгызың яшәп ятмассың, шәһәрдәге өегезгә күчәрсең, дигән иде танышлары, Рәгыйдә алай итмәде. Анда китеп нишлисең?.. Ичмасам, пансионатта эше бар, җәен өе тулы – ял итәргә килгән кунак. Барысының күңеле шат: гөрләшәләр, шаулашалар.

Рәгыйдә күңелендә яшәү акрынайгандай, элекке мәгънәсен югалткандай тоелса да, кемдер үлгән аркасында гына, башкаларның тормышы ашыктырып, ашкындырып агудан туктамый.

Килем-төшемгә һаман да ачык чырай күрсәтсә дә, Рәгыйдәгә, кеше арасында булуга караганда, үзе үстергән бакчада, гөлләре, абзарындагы маллары янында рәхәтрәк иде. Шулар белән сөйләшүдән ямь-тәм тапты. Алаен алай да, Буранбайны юксынуын барыбер һични баса алмады. Торды да ире йөргән юллардан тауларга китте, торды да мазарстанга барды.

...Кечкенә бер шәһәрчек кебек кыргыз зиратында быел калкып чыккан каберләрнең җанына кадерлесенә таң арты таң кояш төшәр, җылысын бирер, дип уйлады Рәгыйдә, кабер өстенә куелган һәйкәлне карарга, останың эшен бәяләргә килгәч. Төнен аңа йолдызлар карлы тау башлары яктысын сирпер. Үземнән соң бернәрсә дә, беркем дә калмас микәнни, дигән Буранбай хәзер рәсемнәргә күчте. Рәгыйдәнең – татар хатынының күңелендә урын алды. Аның урыны анда болай да бар иде инде! Их, әгәр исән булса... Әгәр исән булса, җаннарны айкаган үз җырын җырлар иде ул аңа, аның исемен язып ясаган кубызында күңел кылларын тибрәтерлек көй чиртер иде.

Буранбай беренче кайтканнарында Өскебаш кыры күгеннән очып узган үрдәкләрне атарга ярата иде. Аларны эшкәртеп, чистартып, каклап үзләренә алып китә. Күршеләренә дә өлеш чыгара. Зәмниха карчыкка да, туганнарына да. Бервакыт Буранбай: «Куу өрдөк – җиз канатлы үрдәк. Кыргызча бер ышаныч бар: кем шушы кошның итен ашаса, дөнья беткәнче яшәр, имеш», – диде. Үз куллары белән, бу сүзләрне кат-кат исләренә төшерә-төшерә, никадәр сыйлады ул ирен табында гомерләре дәвамында. Буранбайны әнә шундый гасырлык ышанычлар да саклап кала алмады...

...Буранбай вафатыннан соң ел арты ел уза торды. Рәгыйдәгә ялгыз түгеллеген күрсәтергә теләгәндәй, туганнары сирәк-мирәк булса да килгәли башлады. Кайда да тормыш яхшырган, кеше акчалы иде инде. Буранбайны юксыну өстенә, туган ягын сагыну хисе дә артканнан-артты гына. Рәгыйдә, һичшиксез, Буранбайның теләген үтәргә – үз иленә кайтып китәргә, үз гадәт-йолалары белән яшәргә тиеш иде. Тиз генә булдыра алмады.

Яшьлегендә дә эштән башканы белмәгән иде Рәгыйдә, хәзер дә бар юанычны шуннан, Камилдән тапты. Укып бетергән егетне армиягә алдылар да кыргыз илендә дөм ялгызы калгандай булды ул. Аралашкан кешеләре дә, ир ягының туганнары да кимемәде, әмма һаман да беркем дә, берни дә аның ялгызлык хисен басарлык түгел иде. 
Йөрәге хәсрәтләренә чыдамаган, күрәсең: көннәрнең берендә Рәгыйдә, аңсызланып егылып, больницага эләкте. Тагын чыкты, тагын керде, тагын, тагын... Йөрәген, монда калсам, дигән курку басты. Хәле бераз гына яхшыруга, күченергә хәзерләнә башлады. Юлда ялгызы кайтырлык көче юк иде. Апасының кызы килде дә, бергәләп кайтып киттеләр. Йорт әйберләрен контейнер белән генә җибәрделәр. Күңеле юкка ашкынмаган икән Рәгыйдәнең. Кукмарага урнашуының беренче аенда ук яңадан хастаханәгә ятты.

– Апа, сезне үзегездә нәрсәдән дәваладылар? Кәгазьләрегездә йөрәктән дип язылган. Күп кенә җирләрегездә хасталык бар, йөрәгегез әле ярыйсы гына.

– Йөрәктән, – диде аптырап калган Рәгыйдә.

– Шикәрегезне тикшерткәннәре булдымы?

– Юк.

– Егермегә җиткән бит! Бездә иң элек шуны тикшерәләр хәзер.

– Беренче ишетәм.

– Анысы да борчылганнан аның, апа. Тынычрак яшәргә тырышыгыз. Ялгызрак, бала-чага чыр-чуын ишетмичәрәк. Рәгыйдәгә нәкъ менә шул ялгызлык авыр иде дә! Буранбайсыз гомер итү авыр иде. Ире исән булса, инәгә тагылган күндәм җеп кебек, ияреп йөрер иде ул аңа. Кыргызы да, татары да бердәй якын булып, җырлап-көлешеп яшәрләр иде. Таулар иленнән күңеле бер кайткандай булса да, ярата иде ул аны барыбер! Торган җире итеп, үзен хөрмәтләгән җир, иренең Ватаны итеп ярата иде!

Туган җирен тагын да ныграк ярата Рәгыйдә алай да. Аныңча, Буранбай бер дә кыргызга охшамаган. Күзләре татарныкы кебек зур, битләрендә бәхет чокыры бар, абыйларыныкына тартым куе кара чәчләре бөдрәләнеп тора, тулы иреннәре гел елмаюда. Йөзендә салкын дымлы җилләр, даланың эссе кояшы салган эзләр дә юк. Йокларга дип, керфекләрен йомдымы, шул сурәтендә килә дә баса, килә дә баса, татар сылуым, ананайым, дип сөйгән Буранбай.

Бигрәк матур да иде Бешәсе! Аның янына кайтуын ешайтты. Чакыра. Кабат бергә булыйк, ди. Бүген Рәгыйдәнең әнисе белән әтисен дә ияртеп килгән. Барысы да ризалар. Апасы да, җизнәсе дә... Элек тә каршы төшмәгән иде. Хәзер дә, үзеңә кара, вакыт җиткән санасаң, диләр. Җитте микән?

– Алар үлде бит инде, – диде караваты янында утырып торган Хәлимәбикә апасы, аның туганнарына дәшкәнен ишетеп алып.

– Оныттың мәллә?

– Юк. Монда күршеләр дә килгән әле... Бусагагыз янында тукталганнар.

Онытмады. Белә. Акылында. Шулар белән сөйләшкәләгәнен сиздермәсә дә була иде. Аларның кайдадыр барлыгын аңлатасы, аларны да шуңа ышандырасы килде бугай. Пышылдап кына да әйтә ала иде. Әйтә ала иде...

Муллагалигә туганнары арасында ни калган? Хафизга бигрәк тә. Кичерү сорап килгән. Ул бар кешене күптән кичерде инде. Үзенекеләрне, Буранбаен гына көтә. Ул да Рәгыйдәне көтә. Җавап бирмәде әле. Алып китәргә, диләр бит. Китәргә...

– Китте... – диде кинәттән тетрәнгән Мәрүә сеңлесе. – Җаны якты шәүлә кебек өзелеп очты...

Ярый яннарына кайтырга, аларны да күрергә өлгерде...
 

Тәмам