Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинә тавы (дәвамы (8))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Авыл, төн уртасы булуга карамастан, уяна башлады. Идарә янында төнге бердә утызлап ир-ат җыелган иде. Кемгәдер Хәйдәр, кемгәдер Дамир, Гөлшат Равилевнаның югалуы турында хәбәрне җиткергән иде. Алты кеше чаңгы күтәреп килгән. Хәйдәр, кешеләр белән киңәшләшкәннән соң, буранга карамастан, Шамилевкага таба табиб кызны эзләргә чыктылар...

Күпме вакыт узгандыр, эзләүчеләр агачлык янына кадәр килеп җиттеләр,ләкин беркемне дә тапмадылар. Эзләүчеләрнең берсе кар астында яткан бер агачка ялгыш абынып егылды. Игътибар белән карагач, ул әйләнеп капланган чананың тәртәсе булып чыкты. Эзләүчеләр чана янына җыелды. Аларның күбесе, арып туңса да, өйләренә кире кайту турында сүз дә кузгатырга уйламый иде. Посадка ышыгында буран аз гына сабыррак кебек иде. Бөтенесе дә Дамир абыйның чанасын таныдылар: «Ат өйгә таба кайтырга тиеш, ләкин каршыга очрамады. Тагын кайдан эзләргә? Ат өйгә кайтыр, ә Гөлшат кайда? Чананы әйләндерделәр, ләкин астында беркем дә табылмады, чана астына булса да кереп ятмаган, ичмасам».

– Бүгенгә эзләүне туктатырга кирәк, таралышыйк, барыбер караңгыда, буран котырганда таба алмыйбыз. Иртәгә, кояш чыккач, тагын эзләргә чыгарбыз, – дип, Хәйдәр кешеләрне җыеп, кире авылга кайтырга җыенды.

– Таптым, таптым, – дип кычкыра-кычкыра, Дамир абыйның күршесе Мулланур, нишләргә белмичә аптырап торган ирләр янына чабып килде.

– Кайда, кемне таптың?

– Тегендә, салам эскертләре янында Дамир абыйның аты басып тора, – диде Мулланур.

– Гөлшат юкмы?

– Аны күрмәдем.

– Күрсәт, атны кайда күрдең, бәлки, Гөлшат шул тирәдәдер? Бәлки, салам арасына кереп качкандыр? – дип, Хәйдәр Мулланур күрсәткән якка таба ашыкты.

Дамир абыйның аты салам эскерте янында бураннан качып басып тора иде.

– Гөлшат каядыр якын-тирәдә булырга тиеш, эскертләрдән эзләгез, – дип, Хәйдәр эскертләрне капшап чыкты. Ләкин Гөлшат беркайда да юк иде.

Эзләүчеләр эскерт янына җыелдылар. Аларны күреп, ат та яннарына якынрак килде. Ат өстенә ябылган толып нишләптер кабарып тора иде, аның итәге астыннан киез итекләр башы күренеп тора. Толып итәген күтәреп карагач, Хәйдәр тирән йокыга киткән Гөлшатны күрде. Менә кая кереп качкан безнең Гөлшатыбыз? Шәһәр кызы булса да, югалып калмаган. Хәйдәр, Мулланурны чакырып:

– Мулланур, бөтен кешене җыеп, авылга таба кайтыгыз, миннән башка егерме җиде кеше булырга тиеш, берәрсе ялгыш буранда адашып калмасын, аңладыңмы? Мин атны авылга таба алып кайта торам.

– Нишләп, башка эзләмибезмени? – дип кычкырып сорады Мулланур.

– Кычкырма, ат өстендә Гөлшат апаң йоклый. Бөтенегез җыелгач, бергәләшеп кайтырсыз. Барысы егерме җиде кеше булырга тиеш, мин кайта торам, аңладыңмы? – дип кабатлап әйтте Хәйдәр Мулланурга.

Эзләргә чыккан ирләр Хәйдәрне авыл башында куып җиттеләр. Ирләр аруга, туңуга карамастан, Мулланур өстеннән шаяртып, көлешә-көлешә кайталар иде.

– Гөлшат Равилевнаны хастаханәгә илтик, бәлки, аңа ярдәм кирәктер? – дигән нәтиҗәгә килделәр алар. Шуңа күрә Хәйдәр авыл уртасына таба юл тотты.

Наилә апа, буранга карамастан, өйдә утыра алмады, мунчаны томалап, акрын гына идарәгә таба китте. Юлда аның каршысына Мулланур очрады. Ул булган хәлләрнең барысын да сөйләп бирде, Хәйдәр абыйсының табибны хастаханәгә илтергә китүе турында да әйтте. Наилә апа да ашыга-ашыга хастаханәгә китте. Гөлшатның исән-сау икәнен күргәч кенә тынычланды. Алар Фәимә апа белән чәй эчеп утыралар иде. Гөлшатның җилкәсендә җылы мамык шәл. Бите һәм куллары кып-кызыл. Наилә апаны күргәч, урыныннан торды да, гафу үтенгәндәй:

– Наилә апа, уз әйдә, безнең белән чәй эчеп ал. Сиңа да йокларга бирмәдем. Менә төн уртасы булуга карамастан, Фәимә апа да килеп җиткән. Минем аркада бүген бөтен авыл йокламый, ахрысы.

– Утыр, утыр. Чәеңне эч. Ярар, кызым, без йоклыйсын йоклаган, исән-сау икәнеңне күргәч, тынычландым инде. Син, кычыткан чыпчыгы, шуны гына әйт миңа: нигә төнгә каршы, буран дулаган вакытта чыгып киттең, шул Шамилевка авылында кунсаң, ни булыр иде?

– Ярар, Наилә апа, безнең кар кызыбыздан сорау алма инде. Әйдә, киемнәреңне сал, утыр, сызлаган аякларың белән кар ерып килгәнсең, ял итеп ал. Ә бу акылсыз кызны, үзең әйтмешли, кычыткан чыпчыгын, ачуландың ни, ачуланмадың ни, барыбер файда юк. Юкка нервыларыбызны гына какшатабыз.

Гөлшат, син безгә шуны сөйлә: бала ничек, исән-саумы?

Баш шәфкать туташы, Наилә апаны утыртып, чәйләр ясады.

– Барысы да яхшы узды, бернинди дә көтелмәгән хәлләр булмады, – дип җавап бирде Гөлшат, җилкәсеннән шуып төшкән мамык шәлен төзәтеп.

– Ничек инде берни дә булмады? Игезәк бала таптыргансың бит, бу – үзенә бер шатлыклы хәбәр.

– Ә сез каян беләсез, Рамилә шалтыраттымы әллә? – диде Гөлшат, аптыраган күзләрен ялтыратып.

– Юк, сине эзләгәндә, үзем шалтыраттым. Рамилә мактанды инде. Наилә апа, тагын чәй ясыйммы? – дип, Фәимә апа урындыктан торды.

– Юк, Фәимә, рәхмәт, кайтырга кирәк. Буран да тынган төсле. Чәйләрегез бик тәмле булды. Аякларым да әз генә ял итеп алды. Кайтыйм. Иртәнге намазга да вакыт җитеп килә, – дип, тынычланып, Наилә апа кайтырга кузгалды.

– Син, ял ит, – дип, Фәимә апа өстәлне җыештырды да бүлмәдән чыгып китте.

Гөлшат үзе генә калды. Наилә апа ашыкмыйча гына коридорга чыгып, пәлтәсен урындыкка куйды, җилкәсенә төшкән мамык шәлен башына урады. Караңгы коридорда бик таныш тавыш яңгырады:

– Синме соң бу, Наилә? Исәнме!

Наилә әлеге тавыштан катып калгандай булды:

– Закир, синме бу? Әллә саташам инде?

– Юк, саташмыйсың. Бу, чынлап та мин, Закир.

– Син монда каян килеп чыктың?

– Менә туган авылыма кунакка кайткан идем, монда кунакханәгә урнаштым. Авылда якын туганнарым калмады бит, – дип елмайды Закир.

– Ник безгә кермәдең? Бер кешегә генә урын тапкан булыр идем. Бәлки, син үзең генә түгелдер, хатының, балаларың кайда?

– Мин үзем генә.
– Ярар, җитәр, мин бит унсигез яшьлек кыз түгел, дөресен сөйләсәң дә була, өйгә кайтырга кирәк.

– Тукта, ашыкма. Без күрешмәгәнгә кырык елга якын бит.

– Утыз сигез ел да алты ай, – дип төзәтте Наилә апа, Закирның йөзенә туры карап.

– Алайса, мин сине кунакка чакырам. Әйдә, минем бүлмәмә керик. Коридорда басып тору яхшы түгел, авыруларны уятырбыз, палатада мин берүзем генә, – дип, Наилә апаның сүзләрен ишетмәгәндәй, ул үзе яткан палатага күрсәтте.

Наилә апа теләмичә генә, бүлмәгә керде.

– Синең белән болай очрашырбыз дип уйламаган идем, – дип, Наилә апа, чатанлый-чатанлый, урындыкка барып утырды.

– Бер дә кирәкмәгәнгә тез башлары сызлый башлады, кар ерып килү файдага китмәде.

– Син һаман шул элеккеге кечкенә Наилә икәнсең, – дип, Закир да караватына барып утырды.

– Шулайдыр инде, салпы якка салам кыстырып ятма. Йә, сөйлә, кайларда йөрдең, ничек яшәдең? Кырык ел узгач, туган якларга нинди җилләр ташлады? Гаиләң кайда? Өйләндең дип ишеткән идем. Балаларың зурлардыр инде?

– Боларны сөйләп бетерергә төн дә җитмәс.

– Мин беркая да ашыкмыйм, сөйлисең килмәсә, сөйләмә, кайтып китәм.

– Үзең ничек яшисең?

– Аллага шөкер, бер кызым бар, монда табиб булып эшли, аякларым сызламаса, калганына зарланып булмый. Мин авылыбыздан китмәдем. Син армиягә киттең дә югалдың. Әниеңне җирләргә дә кайтмадың.

– Ярама тоз сипмә инде, Наилә. Хәзер дә ярсып тора. Кабере кайда икәнен дә белмим. Мин бит Владивостокта хезмәт иттем. Анда хатлар да айлар буе килә, кайтып килү турында сүз дә юк. Беренче ел хезмәт итүче матросны кем җибәрсен?

– Хезмәтең беткәч, ник авылга кайтмадың?

– Башта җибәрмәделәр, тагын бер елга мәҗбүри калдырдылар. Аннары кайтуның мәгънәсе дә калмады, авылдашларым алдында да оят иде. Наилә апа, «Ничек инде мәгънәсе юк, ә мин, Мәдинә тавында бер-беребезгә биргән вәгъдәләребез, син алар турында ничек оныта алдың?» дип, бик тә әйтергә теләгән иде, ләкин эчендә кинәт яңарган яшьлек хисләрен басып:

– Бер хат та язмадың, – дип кенә әйтә алды.

– Башта Советлар иле буйлап акча эшләп йөрдем, аннары техникумда укыдым, Әлмәткә нефтьче булып кайттым, – дип сөйләвен дәвам итте Закир абый, Наилә апаның соңгы сүзләрен ишетмәгәндәй.

– Читтән торып укып, институт тәмамладым, өйләндем, ике малай туды. Шулай сизелмичә гомер узып та китте. Менә хәзер бөтен эшләремне улларыма тапшырдым да эшсез калдым. Буш вакытым күп. Картаймыш көнемдә туган авылыма кайтасым килде.

– Җан тартмаса да, кан тарта, – дип, Наилә апа авыр сулап куйды.

– Шулай, ахрысы. Монда кайткач, йөрәк кысып алды, улым районга илтмәкче иде дә, мин бирегә килдем. Үлсәм монда үләрмен, дигән идем дә, тик Гөлшат Равилевна үләргә бирмәде. Ник соң мин һаман үзем турында гына сөйлим. Син дә үзең турында сөйлә әле.

– Әгәр минем ничек яшәгәнемне күрәсең килсә, миңа кунакка кил, чәйләр эчәрбез, шунда барысын да сөйләрмен. Сине моннан кайчан чыгаралар?

– Гөлшат Равилевна ул турыда бер сүз дә әйтмәде. Син үзең сора, кызым, дидең бит. Яхшырак һәм тизрәк дәваласын.

– Ярар алайса, мин кайтыйм, очрашырбыз әле. Монда ничектер күңелсез. Сау бул. Тизрәк терел, – дип, Наилә апа, торып, ишеккә таба китте.

– Сау бул. Алла боерса, тагын очрашырбыз әле, – дип, Закир абый озата чыкты.

...Наилә апа янына иртән иртүк торып, мич янында мәш килде: тәмле сумсалар, бәлешләр пешерде, иң соңыннан мичкә ипи салды. Тиздән өйгә яңа пешкән икмәк исе таралды. Гөлшат, тәмле исләргә исереп, тиз генә юынды да өстәл янына килеп утырды, ләкин әле генә пешкән ризыкларның берсе дә өстәлгә чыкмады.

Гөлшат:

– Бүген нинди бәйрәм, туган көнең түгелдер бит? – дип кызыксынса да, аңларлык җавап ала алмады. Тәмле исләрдән тәмам исермәс өчен ул, бизәнеп тә тормыйча, тизрәк киенеп, өйдән чыгып китте. Көн гадәттәгечә узды, бернинди дә көтелмәгән вакыйгалар булмады. Каты авырулар булмагач, Гөлшат көндәгедән иртәрәк тә кайтты. Өйдә өстәл әзерләнгән иде.

– Бүген нинди бәйрәм соң, Наилә апа? Иртәдән бирле мәш киләсең. Бүген сиңа кунаклар килә, ахрысы?

– Яшьлегем искә төште, бәлки, кем булса да килеп чыгар? – дип, серле генә елмайды Наилә апа.

Гөлшат, кунакларга комачаулыйсы килмичә:

– Минем Гөлҗамал апаның хәлен белеп киләсем бар, – дип, яңадан киенеп, өйдән чыгып китәргә җыенды.

– Гөлшат, Закир абыеңны бүген чыгарырга тиеш идең, аның белән андый-мондый хәл булмагандыр бит? – дип, кинәт сорап куйды Наилә апа.

– Аны иртә белән үк малае алырга килгән иде, – дип, уйламыйча җавап бирде Гөлшат.

– Ничек, иртүк? Син бит гадәттә уникеләр тирәсендә чыгара идең. – Миңа кәгазьләр кирәк түгел, үземне яхшы хис итәм, тарих китабым болай да тулы дип, Закир абый иртүк китеп барды, – диде Гөлшат өйдән чыкканда.

 Гөлшат кайтып кергәндә, өстәл җыелган иде.

– Кунакларың киттеләр дәмени, Наилә апа, бигрәк аз утырганнар?

– Картлар озак утырмыйлар, кулларыңны ю да, ашарга утыр, авыл буйлап кар ерып йөреп ачыккансыңдыр.

– Урамда шундый күңелле, яз килә, табигать уяна, түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, сыерчыклар да килгән, шундый рәхәт. Кинәт Гөлшат, бәлешнең башланмаганлыгын күреп, шунда ук иртүк әзерләнеп көтеп тә килми калган кунакның кем икәнен аңлап алды:

– Закир абый килмәдемени? – дип, үзе дә сизмәстән сорап куйды Гөлшат.

– Килмәде, яңадан китеп барды.

– Син аны яшьтән үк яраттыңмы?

– Кем белгән инде аны яшь чакта. Без бергә үстек, күршеләр идек. Сугышта әтиебез һәлак булгач, безнең өйдә ирләр калмады, без, өч кыз бала, ятим калдык. Әниебез иртәдән кичкә хәтле фермада, колхозда эшләде. Иң олысы булгач, бөтен өй эше миндә иде: утын алып кайту да, су ташу да. Закир һәрвакыт миңа ярдәм итә иде. Урманга утынга да бергә йөрдек. Ул мине «уфалла арбасы»на утыртып бара иде, аннары, утынны төягәч, бергәләп, арбаны тартып кайта идек. Яшь чаклар авыр булса да, күңелле иде. Җәй көннәрендә бергә урамга чыга идек. Бервакыт хәтта Мәдинә тавында кунып калдык. Шулай утынга дип баргач, кинәт каяндыр болыт чыгып, көчле яңгыр яварга тотынды. Безнең бер серле урыныбыз бар иде, шунда качып тордык. Яңгыр туктагач чыксак, теге елгабыз, күтәрелеп, котырынып ага. Елганы кичеп чыга алмыйча, Мәдинә тавында кунарга мәҗбүр булдык. Төне буе учак ягып чыктык. Ярый әле әнкәй өйдә булмады, районга киткән иде. Сеңелкәшләр минем өйдә төн кунмаганны әнигә сатмадылар. Шул вакытта «Үлгәнче бергә булырбыз», дип вәгъдәләшкән идек. Закир армиягә китәргә тиеш иде. Мин аны көтәрмен дип тә вәгъдә бирдем. Ә ул армиядән авылга әйләнеп кайтмады, Советлар Союзы буйлап йөргән...

Наилә апа тынып калды.

– Мәдинә тавында яшьләр вәгъдәләшсәләр, гомер буе бергә булалар, дигән идең бит.

– Ул бит, кызым, халык уйлап чыгарган бер матур әкият кенә. Тормыш үзенчә бара. Менә бүген дә, хастаханәдән чыккач күрешербез, дип сөйләшкән идек тә, насыйп булмады, тагын китеп барган.

– Син аны һаман яратасыңмы? – дип, Гөлшат Наилә апасының каршысына ук килеп утырды.

– Әй, кызым, безнең яшьтә нинди ярату булсын? Ничә еллардан соң очрашкач, яшьлек искә төшеп китте. Тагын бер тапкыр күрешеп, сөйләшеп утырасы килгән иде, ләкин барып чыкмады. Нишлисең инде. Әйдәле, бергәләп, тагын бер чынаяк чәй эчеп алыйк. Гөлшат, сүзне башкага борып, аның күңелен күтәрергә тырышты. Закир абый турында башка сораулар бирмәде. ...Фәимә апа иртән гадәттәгечә эшкә барырга чыкты. Урамда кар күп булса да, яз исе сизелә. Төнлә салкын булганга, күрәсең, юлдагы сулар боз белән капланган. «Яз килә. Авыручылар тагын күбәячәк», – дип уйланып барганда, аның алдына күрше урамда яшәүче Рәмзия ханым килеп чыкты.

– Исәнме, Фәимә. Гафу ит инде, сине урам уртасында туктаткан өчен. Миңа киңәш кирәк иде. Нишләптер эчем авырткалый. Нинди дә булса дару тәкъдим итмәссең микән? Бүген дә төнлә борчып алды.

– Син октябрь аенда районга барып тикшеренгән идең бит?

– Мин ятып тормадым, йөреп кенә УЗИ ясаттым, ашказанын тикшерттем, бернәрсә дә тапмадылар. Кендек турысында кечкенә генә бүсер бар, диләр, бәлки, шул борчый торгандыр?

– Син Гөлшат янына кереп кара, бәлки, ул дөрес киңәш бирер.

– Ул яшь бит әле, укып кына бетергән. Нәрсә белсен ул?

– Алай димә, Гөлшат Равилевна яшь булса да, белеме бар. Мин төрле табибларны күп күрдем. Бу кыз яхшы табиб булачак: белеме дә бар, тырышлыгы да җитәрлек, бик кешелекле дә. Килеп күренеп кит, синнән беркем дә акча сорамый, бәлки, берәр нәрсә тәкъдим итәр.
– Алайса, кайчанрак килим икән?

– Үзеңә кара. Иртән эш күп була, сәгать унберләр тирәсендә килсәң, яхшы булыр. Гөлшат Равилевна да шул вакытка бушый.

– Ярар алайса, – дип, Рәмзия акрын гына өенә кайтып китте. Фәимә хастаханәгә таба атлады. Хастаханәдә аны көндәлек эшләр, иртән килгән яңа авырулар көтә иде. Иртәнге обход белән вакыт бик тиз уза. Ләкин иртән очраган Рәмзия өлкән шәфкать туташының башыннан чыкмады. Ул эштән бушый төшкәч, табиб янына керде:

 – Гөлшат Равилевна, бер хатынны карап ала алмассың микән? Ярты ел буе эче белән нужара, районга да барып кайтты, ләкин берни дә тапмадылар.

– Мин табар дип уйлысызмы? Миндә бернинди дә аппаратура юк бит. Без монда патша заманындагы табиблар төсле эшлибез.

– Ярар инде, бәяңне күтәрмә. Син яшь күзләрең белән кара. Бәлки, Казанга җибәрербез? Кайсы табибка күренергә кирәклеген әйтерсең. Алар бик яхшы кешеләр. Син игътибарлырак кара инде.

– Килгән булса, чакыр.

Фәимә апа чыгып, Рәмзияне алып керде. Кечкенә генә буйлы матур ханымның өстендәге киеме ничектер берәр үлчәмгә зуррак төсле күренде Гөлшатка. Кайчандыр калын булган чәчләре тыйнак кына артка җыеп куелган.

Табиб:

– Апа, ниләр борчый, нәрсә китерде безгә? – диде.

– Болай нык авырткан җирем дә юк төсле, ләкин нишләптер хәлем юк, вакыты-вакыты белән эчем борчып ала. Районга да барып, тикшерелеп карадым: УЗИда да карадылар, куркыныч берни дә тапмадылар.

– Монда узыгыз, чишенегез, хәзер без эзләп карарбыз. Бу апаны күргәч, Гөлшатның башында ниндидер шик туды. Ныклап карый, тикшерә торгач, шиге үсә генә барды. Гөлшатның күз алдына әнисе килеп басты. Ул да бит шулай зарлана башлаган иде, аны да шундый авырту борчыды. Гөлшат куркудан калтырап куйды. Бөтен көчен җыеп, үзен кулга алырга тырышты, аның йөзе агарып китте, кул бармаклары калтырый башлады. Бәхетенә, Рәмзия боларны күрмәде. Тикшерүне бетергәч, Гөлшат тирән итеп сулап куйды һәм, киенегез дип, өстәл артына барып утырды. Ул Рәмзиянең элек узган тикшеренү нәтиҗәләре белән танышты. Ләкин аларда бернинди дә куркыныч нәрсәләр юк иде. Гөлшат Рәмзия алып килгән язмаларны кире үзенә бирде.

– Минем уемча, сезгә кайбер тикшерүләрне яңадан узарга туры килер.

– Кирәк булса, узарбыз. Сез миңа нинди тикшерүләр узарга кирәклеген язып бирегез, мин районга барып, тикшеренеп кайтырмын. Күбесен уздым бит, тагын ниндиләре калган?

Гөлшат берничә минутка югалып калды. Читтән генә күзәтеп торган Фәимә апа, табибның сүзсез калуын күреп:

– Рәмзия, син бар, кайта тор. Мин сиңа юлламаларны кайтканда кертеп чыгармын, бәлки, кайбер тикшерүләрне Казанда узарга туры килер. Шуңа күрә башта районга шалтыратып, рөхсәт алырга кирәк, аңладыңмы?

– Рәхмәт, Гөлшат Равилевна, болай куркыныч чир юктыр бит? – дип, шикләнеп сорады Рәмзия.

– Тикшерүләр уздырмыйча, мин төгәл әйтә алмыйм. Мин Илдар Азатовичка хәзер үк шалтыратам, аның рөхсәтеннән башка мин сезне Казанга җибәрә алмыйм, – дип, Фәимә апаның сүзен җөпләп куйды Гөлшат.

– Ярар алайса, мин кайтам, Фәимә апа, кичтән сине көтәм, – дип, Рәмзия чыгып китте.

Гөлшат урындыкка барып утырды:

– Рәхмәт, Фәимә апа.

– Тагын нәрсә булды инде, нишләп агарып каттың, кулларың да калтырый башлады? Син бит беренче көн генә эшләмисең? Тикшеренергә кая җибәрәбез?

– Рәмзия апада шеш.

– Кай җирендә?

– Минем уемча, ашказанында.

– Юк, Гөлшат Равилевна, сез ялгышасыз. Ике ай элек ашказанын районда каратып кайтты гына әле ул. Анда бернинди дә зыянлы әйбер тапмадылар, – Фәимә апа тынычлана төште.

– Ялгышсам, мин бик шат булыр идем. Ләкин, минем уйлавымча, бу апаны Казанга, онкологиягә җибәрергә кирәк.

– Ничек җибәрәбез? Аны бит безнең район хирурглары карады. Син, Гөлшат Равилевна, тагын уйлап кара әле, бәлки, ялгышасыңдыр. Әйдә, төшке аш вакыты җитте, бәлки чәйләр эчкәч, башка уйлар килер. Чәйне эчеп бетерергә бирмәделәр, Рәмзиянең ире Таһир килеп керде:

– Гөлшат Равилевна, минем Рәмзиядә нәрсә? Ул мине Казанга җибәрәләр, диде. Илдар Азатовичтан ниндидер рөхсәт кирәк дип ишеткән. Мин аны яхшы беләм. Кирәк булса, Илдар Азатовичка үзем кереп сорыйм.

– Таһир абый, монда узыгыз. Бик вакытлы кердегез. Сезнең белән сөйләшәсе сүз бар иде, – дип, Гөлшат торып, үзе утырган урындыкны тәкъдим итте.

– Юк, рәхмәт, мин утырып торырга өйрәнмәгән, сез миңа нинди тикшерүләр кирәклеген әйтегез. Миңа Рәмзиянең сәламәтлеге бик кадерле.

– Сезгә, Казанга онкологиягә барып, тикшеренеп кайтырга кирәк. Минем уйлавымча, сезнең хатыныгызның ашказанында шеш бар. Бу сүзләрдән соң, зур, көчле гәүдәле илле алты яшьтәге ир-ат кинәт кечерәеп, хәлсезләнеп, тәкъдим иткән урындыкка барып утырды.

– Юк, сез ялгышасыз, аны бит тикшерделәр, ашказанын да карадылар, бәлки, сез яшьлегегез белән генә ялгышасыздыр? – дип, Таһир зур куллары белән битен каплады, агарып килгән чәчләрен сыйпап куйды һәм Гөлшатка текәлеп карады.

– Мин кабатлап әйтәм, сезгә, Казанга барып, яңадан тикшеренеп кайтырга кирәк. Ким дигәндә, ашказанын яңадан тикшертергә һәм УЗИ белән бавырын, бөерен, гомумән, эчке әгъзаларын каратырга кирәк. Онкологиядә тикшеренсәгез, тагы да яхшы булыр иде. Озакка сузарга тырышмагыз. Казанда аппаратура да яхшырак. Минем бик ялгышасым килә, әгәр мин ялгыш диагноз куйган булсам, бик шат булыр идем, – дип, Гөлшат, өстәл артына утырып, юллама язды һәм Таһирга кәгазьне сузды. Фәимә апа Таһирга торырга ярдәм итте:

– Син бит ир-ат, җебеп төшмә. Мондый кыяфәтеңне Рәмзия күрсә, барысын аңлап алачак. 
– Рәхмәт, Фәимә. Сау булыгыз, Гөлшат Равилевна. Мин алайса киттем, – дип, Таһир бүлмәдән чыгып китте.

– Гөлшат Равилевна, сез бигрәк туры һәм каты әйттегез, алай иртә әйтергә кирәк түгел иде. Үзем әкрен генә әйткән булыр идем, – дип, Фәимә апа Таһир артыннан чыкты.

...Тормыш туктап тормый. Көн артыннан көн уза, атна артыннан атна, Гөлшатның тормышында гына үзгәрешләр күренми. Бүген дә иртән ул, гадәттәгечә, хастаханәдә ятучыларны карап чыкты һәм авырулар тарихын язарга утырды. Тагын бер ай узып бара. Тормыш акрын гына үз тәртибе белән дәвам итә. Гөлшатны уйларыннан бүлеп, кинәт телефон шалтырады:

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна тыңлый.

Телефонда баш табиб тавышы ишетелде:

– Исәнмесез, Илдар Азатович.

– Сез нишләп партизанить итеп ятасыз? Үзегезне бик акыллы дип саныйсызмы әллә? Нишләп сез кешеләрне безнең рөхсәттән башка Казанга җибәрәсез. Алар, акча түләп, Казанда тикшерүләр узып йөриләр, районда узар урынга. Аларның болай да акчалары юк. Сез нәрсә, белмисезме әллә, медицина ярдәме безнең илдә бушлай күрсәтелгәнне?

– Мин беркемне дә Казанга җибәргәнем юк. Бөтен кешеләрне районга җибәрергә тырышам, – дип акланырга тырышты Гөлшат. – Син минем башымны әйләндермә. Сибгатуллиннарны син җибәрдең бит. Ярар, районга килгәч, сөйләшербез әле, – дип, баш табиб трубкасын куйды.

Эш көне бетеп килгәндә, кабул итү бүлмәсе ишек төбенә, сызгыртып, машина килеп туктады. Хастаханәгә бер ханым белән машина йөртүче керделәр. Ханым кабул итү бүлмәсендә утырып калды, ә Мансур хастаханәгә кереп югалды.

– Гөлшат Равилевна, без кире кайтып җиттек, – диде Мансур керә керешкә.

– Нәсимәне салдылармы? – Әйберләрен урнаштырудан туктамыйча сорады Гөлшат.

– Юк, без кире кайтык.

– Ничек инде кире? Аңа бит операция ясарга кирәк. Кинәт, туктап, табиб урындыкка утырды. Нәсимәне кем карады? Хирурглар, гинеколог карадылармы?

– Карадылар, карадылар. Безнең Гөлшат Равилевнаның бармаклары УЗИ аппаратын алыштыра, дип көлешә-көлешә карадылар.

Табибларның, җыелып, аннан ничек көлүләрен күз алдына китерепме, Гөлшатның битләре кызарып чыкты. Ләкин ул, тиз генә тынычланып, үзен кулга алырга тырышты.

– Гөлшат Равилевна, Нәсимәгә, ничек, өенә кайтырга ярыймы соң? – диде Мансур, Гөлшатның югалып калуын күреп.

– Ә ул үзе кайда?

– Кабул итү бүлмәсендә калды.

– Әз генә көтеп торсын, мин хәзер килермен. 

(Дәвамы бар)