Мәдинә тавы (дәвамы (11))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Егетләр чыгып китүгә, яңгыр тагын да көчлерәк ява башлады. Бераздан бер кочак кипкән ботак, чыбыклар җыеп, Камил кире керде. Учак ягып җибәрделәр. Тау йорты яктырып китте һәм төтен исе белән тулды. Ләкин төтен каядыр тарала барды. Алар барысы да учак янына җыелышты. Наилә апа да якынрак килеп утырды, аның аягы тагын да ныграк сызлый башлады. Ул берничә мәртәбә кулы белән тез башын угалап та алды.

– Бик нык сызлыймы, Наилә апа? – дип, борчылып сорады Гөлшат.

– Син барысын да күрәсең, нишләптер җибәрми шул, – дип зарланып куйды Наилә апа.

– Машинада дарулар бар иде, бар әле, улым, алып кил, – дип, Закир абый Камилне машинага җибәрде.

Бераз вакыт узгач, дарулар, пакет белән ризыклар һәм иске бишмәтләр күтәреп, егетләр куышка әйләнеп килделәр.

– Без монда, озакка бикләнеп калдык, ахрысы, – диде Әнвәр, күтәреп килгән әйберләрен учак янына куеп.

– Нишләп? – дип сорады Гөлшат.

– Чокырда гөрләп ташу ага, чыгарлык түгел, – дип җавап бирде Камил. 

– Закир абый белән Наилә апа серле генә бер-берсенә карап куйдылар.

– Бәлки, телефоннан шалтыратып, кемнән дә булса ярдәм сорарбыз?

– Монда телефоннар, нишләптер, эшләми, аннары авылдашларым алдында ничектер оят, – дип уңайсызланды Наилә апа.

– Ташу озакка бармас, әйдәгез, бераз көтеп торыйк, монда да начар түгел. Җәеп утырырга – бишмәтләр, ашарга – өчпочмаклар, җылынырга учак бар. Безгә кая ашыгырга? Өстебездән яңгыр яумый. Утырышыгыз, – дип, Закир абый бөтенесен тынычландырырга тырышты.

– Беләсезме, мин нишләп кире авылыма кайтырга булдым? – дип, сүзгә кысылып, Закир абый сөйли башлады.

Барысы да сораулы күзләре белән аңа текәлделәр.

– Ничектер минем кулыма армия фотоальбомым килеп керде. Аны өйләнгәннән бирле кулыма алганым юк иде. Шуны ачып, карап утыра башладым. Фоторәсемнәр арасыннан бер иске конверт килеп чыкты. Беләсеңме аның эчендә нәрсә бар иде? – дип, Закир абый Наилә апага карады һәм күкрәк кесәсеннән чигелгән иске генә бер кечкенә кулъяулык тартып чыгарды да:

– Хәтерлисеңме? – дип, шул чигелгән кулъяулыкны аңа сузды.

– Бу бит – мин сиңа дип чиккән кулъяулык. Мин аны сиңа армиягә озатканда бүләк иткән идем. Ул һаман да исән икән. Бик кадерле әйберне тоткандай, Наилә апа үзе чиккән кулъяулыкны алды һәм итәгенә җәеп салды да кулы белән сыпырып куйды.

– Шуны күрдем дә яшьлегемә кайткан кебек булдым, авылымны бик сагынганлыгымны аңладым. Шушы Мәдинә тауларында уздырган яшьлегем күз алдымнан һич китмәде. Кыш булуга карамастан, юлга чыктым. Ә калганын сез инде беләсез.

Барысы да тынып калдылар, бары чытыр-чытыр янган учак һәм урамда яуган яңгыр тавышы гына ишетелеп тора иде. Бу минутта кем нәрсә турында уйлагандыр? Яңгыр туктаганда, таң беленә башлаган иде.

Мәдинә тавында, берсеннән-берсе уздырып, кошлар сайрый, яңа көн уянып килә. Гөрләп аккан чишмәнең суы ничек тиз күтәрелсә, шулай ук тиз урынына кайтты. Хәзер инде өйгә кайтырга бернинди киртә дә юк иде. Мәдинә тавында таң каршылауларына берсе дә үкенмичә, алар Наилә апа йортына кайттылар.

Гөлшат тиз генә җыенып, «патша сарае»на китте, Закир абый белән Наилә апа авыл зиратына барырга җыенып калдылар. ...Эшләрен тәмамлап, хастаханәдән чыгып барганда, Гөлшатның каршысына машина килеп туктады:

– Гөлшат Равилевна, сәлам. Утыр әйдә, алып кайтам, көн буе чабып йөреп арыгансыңдыр?

– Исәнме, Рафаэль абый. Рәхмәт. Хәлләр ничек? Әйдә сөйләп җибәр. Нинди йомыш белән йөрисең? Син бер дә юкка гына килмисең бит, – дип, Гөлшат машинага утырды. Шунда гына аякларының, чынлап та, арыганлыгын аңлады.

– Нигә алай дисең? Мин болай да керә алам. Тик бүген, дөрес әйттең, йомыш белән килдем. Рәмзия белән Таһирны хәтерлисеңме?

– Сибгатуллиннарнымы?

– Әйе.
– Мин Рәмзия апаны Казанга тикшеренергә җибәргән идем, башка килеп күренмәделәр, мин алар турында онытып та җибәргәнмен. Рәмзия апаның хәле ничек соң? Мин ялгышканмынмы?

– Ялгышкансың шул. Шеш ашказанында түгел, астарак, хатын-кыз эчке органнарында булып чыккан. Иртәгә онкодиспансердан чыгаралар, операция да булган, химия дә ясаганнар. Хәле бик авыр. Кыскасы шул. Иртәгә каршы алырга барырга кирәк. Син бара алмассың микән?

– Ничәдә китәбез?

– Иртәгә җиделәр тирәсендә кереп алырмын. Менә өеңә килеп тә җиттек.

– Өйгә кайтарып куйган өчен рәхмәт. Бүген нишләптер арылды. Иртәгәгә кадәр, сау булыгыз, – дип, Гөлшат ишегалдына кереп югалды.

Рафаэль абзый берничә минут машинасында утырып торды да ашыкмыйча гына кузгалып китте.

Казанның онкология үзәгенә Гөлшат белән Рафаэль абзый төш алдыннан килеп җиттеләр. Хастаханә янындагы мәйдан машина белән тулган. Вакытлыча гына туктап торырга да урын юк. Рафаэль абзый алга таба да узып карады, анда да туктарлык урын табылмады. Әйтерсең, ярты Казан монда җыелган.

– Кара инде моны? Казанда сәламәт кеше калмаган, ахрысы? Машина куярга да урын юк, – дип зарланып алды Рафаэль абзый. – Монда бөтен республикадан киләләр. Шуңа күрә кеше бик күп. Бөтенесе ышанып, өметләнеп, ярдәм эзләп килә, ләкин ярдәм... Гөлшат авыр сулап куйды. Әле күптән түгел генә ул үзе дә монда әнисен алып килеп, ярдәм эзләп йөргән иде. Әле кайчан гына «Ышаныч бар, операция ясарга кирәк» дигәнне ишеткәч, әнисе белән бик шатланганнар иде. Ышанып, операциягә керделәр. Гөлшат, дәресләрен калдырып, коридорда хирургларны көтеп торды. Ләкин хирург: «Бернәрсә дә эшли алмадык», – дигәч, аяклары хәлсезләнде. Ул өенә ничек кайтып җиткәнен дә хәтерләмәде.

Төне буе елап чыкты. Бу вакытта әле ул әнисен югалтканын аңламый иде. Булган барлык авыр мизгелләр Гөлшатның күз алдыннан узды. Аны, уйларыннан бүлеп, якында узып баручы поезд тавышы ишетелде, аннары Рафаэль абзыйның телефоны шалтырады. Таһир шалтырата иде:

– Без хәзер чыгабыз, сез еракмы? Гөлшат Равилевна килдеме? – Без хастаханә каршысында торабыз. Гөлшат Равилевна да янымда.

– Син кабул итү бүлмәсе янына килеп туктый алмассың микән? – Проблема юк, хәзер кереп карыйбыз, борчылма, Рәмзияңне алып чыга тор. Гөлшат Равилевна, монда кабул итү бүлмәсе кайда?

– Шлагбаум каршысында урнашкан төп ишектән сулгарак. Рафаэль абзый машинасын шлагбаум янына килеп туктатты. Машинадан чыгып, ишек саклаучы янына барып сөйләшеп килде. Шлагбаум күтәрелде. Алар машина белән кабул итү бүлмәсе ишеге янына ук килеп туктадылар. Берничә минуттан ишектә Таһир белән Рәмзия күренде. Ләкин Рәмзия таный торган түгел иде: бик нык ябыккан, күзләре батып кергән, өстенә кигән күлмәге асылынып тора. Урам һавасыннан булса кирәк, Рәмзия башы әйләнүдән егыла башлады. Таһир аны кулларына күтәреп алды. Рәмзия хәле юклыктанмы, яраткан кешесенең кочагына эләккәч, куллары белән Таһирның муеныннан кысып кочаклады, башын күкрәгенә куйды. Рафаэль абзый, тиз генә чыгып, машинасының алгы ишеген ачты.

– Рафаэль, син каршы килмәсәң, без арттагы утыргычка утырыр идек. Иремнең кочагына эләккәч, шундый рәхәт булып китте, үземне күптән болай хис иткәнем юк иде. Алга Гөлшат Равилевна утырсын, аны да борчыгансыз, – дип, Рәмзия көчкә башын күтәрде.

– Юк, мин монда Казанга үз эшләрем белән килгән идем, Рафаэль абый белән уйламаганда очраштык, ул мине дә утыртып кайтырга ризалашты,– дип ялганлый-ялганлый, Гөлшат арткы ишекне ачып, Рәмзиягә утырырга ярдәм итте.

– Хәтерлисеңме, Таһир? Егерме дүрт ел элек син мине шулай ЗАГСтан күтәреп чыккан идең. Бүген кочаклаган төсле, мин сине кочаклаган идем. Ул көнне мин иң бәхетле кеше идем, бүген Мендельсон вальсы гына яңгырамый. Рафаэль, егерме дүрт ел элек тә рульдә син идең түгелме? Машинаң гына шестерка иде, бүген менә джипка утырып кайтабыз. Шулай бит, Таһирым? – дип шаяртырга теләде Рәмзия.

Рафаэль абзый күңеле тулудан күз яшен тыя алмыйча:

– Мин эчәргә су алып киләм, – дип китеп барды.

– Әйе, Рәмзиякәй, яңа тормыш башлап җибәрәбез. Тиздән көмеш туебызны да уздырырбыз, – диде Таһир, күз яшьләрен йота-йота. Берничә минуттан, ике кулына ике пластик шешә күтәреп, Рафаэль абзый килеп тә җитте.

Машина кузгалып, Казанны чыгып киткәнче, беркем дә сүз башларга кыймады. Рәмзия йокыга киткән төсле иде. Һәркем үз уена баткан. Казанны чыккач, Рәмзия кинәт:

– Гөлшат Равилевна, бик нык сызлый, түзәр хәлем калмады, берәр уколыңны яса инде, кайтып җитәрлек булсын, – диде. Рафаэль абзый машинасын туктатты.

Гөлшат сумкасыннан кирәкле даруны чыгарды.

– Рафаэль, сиңа бер үтенечем бар, безнең туйдагы төсле, әйдә әле җырлап кайтыйк. Синең җырлавың тәнгә сихәт бирә, булдыра алсам, бергәләп җырларбыз. Берара Рәмзия дә, Рафаэль абзыйга кушылып, җырларга тырышып карады, ләкин аның хәле тиз бетте, юл буе бертуктаусыз, күз яшьләрен йота-йота, Рафаэль абзый үзе генә җырлап кайтты. Аның җырлары күңелнең иң тирән төпләренә җитеп яңгырадылар. Авылга килеп җитәрәк Рәмзия:

– Рафаэль, бик арымасаң, минем тагын бер үтенечем бар. Әйдә Мәдинә тавына да менеп төшик.

– Юлда арыгансыңдыр, икенче көнне менәрбез. Авыртуыңа түзә алмыйча, яңадан иренеңне тешли башлагансың. Башка көнне менеп төшәрбез, – дип, Таһир каршы килмәкче иде дә, Рәмзия:

– Ярар инде, Таһирым, арысаң да каршы килмә. Башка чак әллә була, әллә юк. Көне дә матур. Каршы килмә инде, Рафаэль каршы түгел бит. Ә авырту мәсьәләсен без хәзер Гөлшат Равилевна белән хәл итәбез. Аның сумкасында тагын берәр ампула бардыр әле. Фәимә саран түгел, ул бер ампула белән генә чыгарып җибәрмәгәндер, – дип үтенеп диярлек сорады. 
Рафаэль куерып килгән күз яшьләрен басар өчен «Мәдинә җыры»н җырлап җибәрде һәм машинасын Мәдинә тавына таба борды. Әкрен генә кич тә якынлашты. Кояш баеп килә иде. Машина туктагач, ирләр машинадан төштеләр. Гөлшат арткы утыргычка күчеп утырды.

– Рафаэль, җырларың, түземлегең өчен бик зур рәхмәт сиңа, – диде Таһир. Аның күзләре кып-кызыл иде. Ул яшьләрен күрсәтмәс өчен зур йодрыгы белән яшереп кенә, күзләрен сөрткәләп алды. Куллары сизелер-сизелмәс кенә калтырыйлар иде.

– Дускай, үзеңә Алла ярдәм бирсен, әле авыр көннәрең алда, – диде Рафаэль һәм Таһирны тынычландырырга теләп, аркасыннан ирләрчә кочаклады, аннан Таһирны Мәдинә тавы чишмәсенә алып килде.  

– Битеңне юып ал, безнең Мәдинәнең суы бик шифалы, үзең беләсең, бераз хәл дә кереп китәр. Таһир чишмә суында битен, муеннарын юды. Үзен кулга алырга тырышып, берничә тапкыр тирән итеп сулыш алды.

Рәмзиянең:

– Егетләр, сез кайда? Безне ташлап киттегез, – дигән тавышы ишетелде. Алар да Гөлшат белән култыклашып, чишмә янына килделәр.

– Таһир, мине хастаханәгә илткәнче, монда гына шалаш ясап кундырган булсаң, үзем дә терелгән булыр идем. Һавалары нинди бит. Сулап туеп бетергесез. Егетләр, тыңлагыз әле, ишетәсезме сандугачлар ничек сайрый, искиткеч бит. Җәннәт менә шундый булырга тиеш, минем уемча. Кинәт Рәмзия аяк киемнәрен салмыйча гына суга кереп китте. Битләрен, кулларын юды.

– Син кая кердең, су салкын бит, суык тидерерсең? Гөлшат Равилевна, әйтегезче бу хатынга, бәлки, сезне тыңлар? – дип, Таһир хатынын судан чыгармакчы булды.

– Эх, Таһирым, аякларның, эчләрнең януларын белсәң? Балык булып чумар идем бу салкын суларга. Бу чишмәнең суларын эчсәм, эчемнең янулары басылыр төсле, – дип, Рәмзия, каядыр чишмә төбенә карап, башын да күтәрми җавап бирде.

Рәмзия шарлавыктан агып төшкән салкын суны, учына җыеп, эчендә янган утны сүндерергә теләгәндәй, берничә тапкыр йотлыга-йотлыга эчте. Гөлшат чишмә янында асылынып торган тустаганны тәкъдим итсә дә, ул башын гына селкеде.

– Балачактагы кебек, учтан тәмлерәк, менә үзең эчеп кара. Син бу чишмә турында каян беләсең? – дип сорады Рәмзия, Гөлшатка борылып.

– Мине монда беренче мәртәбә Наилә апа алып килгән иде. Аннары тагын берничә тапкыр килергә туры килде.

– Гөлшат, яшь булсаң да, үз эшеңнең остасы икәнсең. Син миңа дөресен генә әйт әле, ялганламыйча, миңа тагын күпме калды? – диде Рәмзия, кинәт борылып, Гөлшатның күзләренә карап. Гөлшат Рәмзиянең күз карашыннанмы, әллә көтмәгәндә яңгыраган сорауданмы калтыранып куйды.

– Мин Аллаһы Тәгалә түгел, әйтә алмыйм. Ләкин сез мине аңларга тырышыгыз. Сезгә операция ясадылар, химиотерапия уздырдылар, барысы да яхшы, уңышлы булыр, һәм сез тагын яшәрсез әле.

Гөлшат югалып калды, ул Рәмзиянең битендә кинәт үлем билгеләрен тоемлады. Нәкъ шундый билгеләрне ул беренче тапкыр әнисендә күрде, ләкин ул вакытта бернәрсә дә аңламаган иде.

– Ничә, ничә?.. Син дә әйтмисең... Әйдә, шешәңә су тутырып ал да егетләр янына барыйк. Алар безнең өчен борчылып торалардыр, Рафаэльнең дә көнен алдык, – дип, әкрен генә машинага таба атлады.

Тирә-юньдә үзәк өздереп, сандугачлар сайрый, ләкин аларның тавышы нишләптер бер дә күңелне күтәрми иде.

– Әйдәгез, өйгә кайтыйк, балалар борчылып көтәләрдер, Рафаэльне дә тоткарладык, – дип, Таһир хатынына утырырга ярдәм итте.

– Әйдәгез, хастаханәгә кайтабыз, Рәмзия апа, уколлар ясарбыз, берничә көн ятып, хәл җыярсың, – дип тәкъдим итте Гөлшат.

– Юк, минем беркая да барасым килми. Өйгә кайтабыз, балаларым янына, – дип, кырт кисте Рәмзия.

Өйләре янына килеп туктагач, Рәмзия:

– Гөлшат Равилевна, киткәнче машинада гына тагын бер уколыңны ясап ал инде. Мин өйгә үзем керергә тиеш. Балаларны куркытасым килми. Аннары тагын бер үтенечем бар, Гөлшат Равилевна, теге сулы пластик шешәңне миңа калдыра алмассың микән? Ә сиңа, Рафаэль, ярдәмең, җырларың өчен бик зур рәхмәт. Хәл җыя алсам, Алла боерса, бер айдан көмеш туебызда синең белән тагын бер җырлашып утырырбыз әле. Бәлки, Мәдинә тавына да менәргә насыйп булыр. Гөлшат Равилевна, әле үлмисең, ышаныч бар, диде. Шулай бит, Гөлшат Равилевна?

Рәмзия үз сүзләренә таяныч эзләп, Гөлшатка текәлеп карады. Гөлшат, аның күзләренә карый алмыйча, Фәимә апа биргән дарулар сумкасын актара башлады һәм:

– Рәмзия, әйдә укол ясыйм, ә сез, егетләр, төшеп торыгыз, – диде.

– Ярар, – дип, Рафаэль белән Таһир машинадан төштеләр. Гөлшат арткы утыргычка күчеп утырды. Күп тә үтмәде Рәмзия, акрын гына машинадан төшеп, өенә кереп китте. Сумкалар күтәреп, Таһир да аның артыннан китте. Гөлшат, Таһирны куып җитеп, чишмә суы тутырылган пластик шешәне аның сумкасына салды, борылып китмәкче иде. Таһир аның кулыннан тотып:

– Рәмзия тагын күпме яши алыр икән? – дип, Таһир Гөлшатның күзләренә карады.

– Минем әнием бер айдан ким яшәде, – дип җавап бирде Гөлшат күзләрен алмыйча, һәм кире машинага таба китте. 

(Дәвамы бар)

Реклама