Мәдинә тавы (дәвамы (10))

(Башыннан укыгыз)

...Май бәйрәмнәренә «патша сарае»нда дүрт авыру гына калды. «Һәрберебезгә берәр кеше дә тими», – дип көлештеләр шәфкать туташлары. Гөлшат та хастаханәгә бер-ике сәгатькә генә килеп йөрде. Наилә апа, аяклары сызлавына карамастан, бакчага чыгып эшләде. Гөлшат буш вакытларында чыгып, аңа ярдәм иткәли иде. Ләкин шәһәрдә үскән, җир эшен белмәгән кыздан нинди ярдәм?! Урамда исерткеч шомырт чәчәге исләре таралган. Уянып килгән табигать үзенең ямь-яшел яшь яфраклары, кошлар сайравы белән күңелне тибрәтә һәм бакчага чакырып тора иде. Бакча эшләренең очы-кырые күренми. Бүген дә, иртүк торып, алар бакчага чыктылар. Гөлшат спорт киеменнән яшь укучы баланы хәтерләтә иде.

– Кара инде үзеңә, гәүдәң дә матур, акылың да бар, шунда, ичмасам, ел буена берәр егетнең башын да әйләндерә алмадың, әз-мәз булса да, безгә ярдәме тияр иде, – дип куйгалады Наилә апа бөтенләй хәле беткән вакытларда. – Элекке чакларым булса, уйлап та тормас идем. Егетләр трактор белән бакчаны сукалап та бирерләр иде. Тик менә бәрәңгесен ничек утыртырга?

– Наилә апа, нигә сиңа шуның хәтле бәрәңге? Аны бит әле утыйсы, өясе, кортын җыясы бар. Безнең икебезгә ел буена өч-дүрт капчык бәрәңге җитә. Рафаэль абыйдан сорасам, бер-ике капчык кына китереп тә бирерләр иде. Бәлки, нужарып торасы да юктыр? Шул җиләк бакчасын гына эшкәртик тә, җитәр.

– Ничек инде ул бәрәңге утыртмау? Кап-кара җир калдырыйм, диме? Аны чүп үләне басып алачак. Мин бакчамда кычыткан белән алабута үстереп ятыйммы? Күршеләрдән оят. Юк инде, кызым, аягым, кулым йөргәндә, үзем эшлим әле, – дип, Наилә апа Гөлшатның тәкъдименә коры итеп җавап бирде.

Аның усал карашыннан Гөлшат үзе дә җир тишегенә кереп югалырдай булды.

– Мин булдыра алмагач, Наилә апа, әйдә сине кияүгә бирик, – дип әйтеп куйды Гөлшат, сүзне икенчегә борырга теләгәндәй.

– Синнән тагын нинди тузга язмаган сүз ишетермен икән? Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы? – дип, Наилә апа үпкәләп, кич буе Гөлшат белән сөйләшмәде.

Гөлшат берничә тапкыр гафу үтенсә дә, файдасы булмады. Икенче көнне 9 Май иде. Эшкә барасы булмагач, Гөлшат, иртүк торып, чәйләр эчкәч, бакчага эшләргә чыкты. Шулвакыт капка төбенә машина килеп туктады:

– Керергә рөхсәтме? – дип, ишектән Закир абый керде. Гөлшатның көрәк күтәреп йөргәнен күргәч:

– Алла ярдәм бирсен. Әллә инде безнең гүзәл кызыбыз, бердәнбер табибыбыз җир каезлыймы? – диде.

– Ярар инде, Закир абый, көлмәгез. Безнең якларга нинди җилләр ташлады?

– Сезне сагынып килдем. Ләкин син сорауга җавап бирмәдең. Керергә рөхсәт итәсезме?

– Кердегез бит инде.

– Мин берүзем генә түгел.

– Кем белән тагын?

– Улларым белән.

Закир абый артыннан матур костюмнардан, берсеннән-берсе чибәр, таза гәүдәле ике егет керде.

– Әйдәгез, ишек төбендә тормагыз, өйгә керегез, – дип, Гөлшат, өстенә кигән иске халатыннан уңайсызланып, өйгә кереп китте. Кергәндә:

– Наилә апа, кунаклар килде, каршы ал, – дип кычкырды.

– Бөтен кеше бакчада эшләгән вакытта нинди кунаклар тагын? – Наилә апа чатанлый-чатанлый әкрен генә чыгып җиткәнче, ир-атлар өйгә үк керделәр.

Закир абыйның кулында төрле төстәге чәчәкләр иде. Закирны күргәч, Наилә апа аптыравыннан сүзсез калды һәм урындыкка барып утырды. Алар берничә минут сүзсез генә бер-берсенә карашып тордылар.

Матур күлмәген кияргә өлгергән Гөлшат бу тынычлыкны бозып:

– Нишләп ишек төбендә катып калдыгыз, түргә узыгыз, – диде. Закир абый, кинәт уянып киткәндәй, чәчәкләр белән Наилә апа янына килеп басты да бер тезенә тезләнде:

– Наилә, улларым алдында синең кулыңны сорарга килдем. Миңа карата әз генә мәхәббәтең сакланган булса, чык миңа кияүгә. Гомеребез күпме калгандыр, актык елларыбызны булса да, бергә уздырыйк.

Шулчак Гөлшат чыркылдап көлеп җибәрде һәм үзе дә оялып, бүлмәгә кереп китте. Закир абый белән егетләр бернәрсә аңламыйча аның артыннан карап калдылар. Наилә апа тагын ныграк аптырашта калды, ул нәрсә әйтергә белмәде. Көлүеннән тыелып, Гөлшат кире әйләнеп чыкты:

– Сез шулай көне буе ишек төбендә торачаксызмы? Әйдәгез, түргә узыгыз. Наилә апа, юкка гына, иртүк торып, кыстыбыйлар пешермәгәнсең икән. Мин өстәл әзерлим, ә син кыстыбыйларны майлап бетер, – дип, ул Закир абыйдан чәчәкләрне алып, вазага утыртты.

Наилә апа акрын гына аңына килде. Ул соңгы минутларда булган хәлне һаман аңлап бетерә алмый иде әле. Барысы да өстәл тирәли утырышып беткәч, Наилә апа кыстыбыйларын чыгарды, Гөлшат тиз генә чәйләр ясады.

– Закир, син миңа өйләнергә дип килдеңме? – дип сорап куйды шул вакыт Наилә апа, башындагы уйларын тәртипкә салырга тырышып.

– Әйе, Наилә. Менә ике улым да риза. Таныш булыгыз, олысы – Әнвәр, кечесе – Камил, – дип, Закир абый уллары белән таныштырды.

– Закир, кеше көлдереп йөрмә. Мин, аксак үрдәк, сиңа нигә кирәк? Күпме гомер калгандыр, кеше көлдермик.

– Нишләп алай дисең? Мин бит сиңа Мәдинә тавында, соңгы көннәребезгә кадәр бергә булырбыз, дип ант иттем. Күпме гомеребез калса калгандыр – бер елмы, унмы – бергә булыйк.

– Наилә апа, әтиебез сүзенә без дә кушылабыз, чык безнең әтиебезгә кияүгә, безгә – әни, балаларыбызга әби булырсың. Курыкма, без сине эшләтмәбез, әтиебезгә иптәш бул, – дип, Закир абыйның уллары да әтиләре сүзенә кушылдылар. Наилә апа бер Закирга, бер Гөлшатка карады:
– Сез мине ашыктырмагыз, миңа уйларга кирәк. Аннары минем әле бәрәңгем дә утыртылмаган.

– Наилә апа, син монда уйлый тор, ә без бакчага чыгып, бәрәңге утыртып алабыз. Кыстыбыйларың шундый тәмле булды, бик зур рәхмәт, мин хәзер машинадан эш киемнәрен алып керәм, – дип, Әнвәр өйдән чыгып китте.

– Әйдәгез, егетләргә бәрәңге утыртырга булышыйк, алар казырлар, без бәрәңге салып барырбыз, – дип, Гөлшат та аларга иярде.

– Әйе шул. Син Камилгә ярдәм ит, мин Әнвәр белән утыртырмын, – дип, Закир абый, чиләген күтәреп, бәрәңге бакчасына китте. Сәгать икеләргә эш беткән иде инде. Егетләр бакчаны тырмалаган арада, Гөлшат белән Закир абый яшелчә бакчасына чыктылар:

– Ай, улларыгыз эшкә булган, мин бәрәңге салып кына барсам да арыдым, – дип, Гөлшат бакчада торган эскәмиягә барып утырды. – Булганнар, булганнар, үземә охшаганнар, Аллага шөкер, – дип горурланып куйды Закир абый.

– Зурысын өйләндердем, кечесе генә калды. Анысына да синең төсле бер акыллы кыз тапсам, тынычланыр идем.

– Нишләп, аның кызы юкмыни? – дип сорап куйды Гөлшат, кызарып.

– Ул эшкә генә уңган, кызлар дисәң, коела да төшә, абыйсына бер дә охшамаган. Берсе тәмам башын әйләндергәнче, абыйсы кызлар яныннан кайтып кермәде. Киленем болай яхшы кешегә охшаган. Миңа гел «әти» дип кенә тора, йомшак сүзен бер дә жәлләми. Безгә картларга тагын ни кирәк? Бакчага Наилә апа чыкты:

– Сез бөтен эшне бетергәнсез дә инде.

– Син тизрәк ризалашсын дип тырышалар алар, – дип шаяртты Гөлшат.

– Бар, телеңә салынма, мунчага кереп, юынып чык. Кайнар су бар анда, өстеңне дә алыштыр, егетләр янында матур күлмәкләр кияргә кирәк, бу сәләмә ыштаннарыңны алыштыр, хәзер ашарга утырабыз, минем бөтенесе әзер, Закир абыең белән сөйләшәсем бар, – дип, Наилә апа коры гына Гөлшатка карап куйды.

– Аңладым, аңладым, – дип, Гөлшат өйгә кереп китте.

– Йә, нәрсә уйладың, Наилә, син ризамы? – дип яңадан сорап куйды Закир абый.

– Ә без кайда яшәрбез?

– Кыш көне миндә, аннары, теләсәң, җәйгә монда кайтырбыз. Ризалаш, Наилә, ант итеп әйтәм, үкенмәссең.

– Ә хатыныңның туганнары нәрсә диярләр?

– Минем хатыным үлгәнгә быел ун ел булды. Аның туганнары юк, ул ятим иде.

– Әйдә инде алайса, бергәләшеп яшәп карыйк, әгәр ошамаса, минем кайтыр урыным бар. Закир абый шатлыгыннан Наиләне кочаклап, битеннән үбеп алды.

– Син нәрсә инде, балалар күрсә, оят бит. Әнә егетләр тырмалап та бетергәннәр. Әнвәр, Камил, әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да ашарга керегез. Мунчада су җылы булырга тиеш, кичә яккан идек, – дип, Наилә апа өйгә кереп китте.

Өйгә тәмле өчпочмак исе таралган иде.

– Наилә апа, сез кай арада бөтенесен әзерләп өлгердегез? – дип, Камил өстәл янына барып утырды, аның артыннан әтисе белән Әнвәр дә керде. 
– Һай, уңган да икән минем хатыным, шул арада аш та, өчпочмаклар да пешереп куйган. Аргансыңдыр, кил әле, яныма утыр, яшьләр йөгерсеннәр, – дип, Закир абый буш урындыкны үзе янына куйды да Наилә апаны утыртмакчы булды.

– Син монда бигрәк тиз хуҗа булып киттең әле, Закир әфәнде. Нинди хатын булыйм, ди, мин сиңа, никах укытмаган, паспортта штамп куелмаган, фамилиям, Аллага шөкер, үземнеке, – дип, Наилә апа Гөлшат янына утырды.

– Бар, кызым, ашларны чыгар, аякларым тагын сызлый башлады, йөрергә бер дә ирек бирмиләр, яңгыр явар, ахрысы.

Гөлшат ирләргә тиз генә аш бүлеп чыгарды. Өстәл уртасында зур табакта өчпочмаклар авыз суын китереп торалар. Ашаганда, беркем бер сүз дәшмәде.

– Наилә апа, ризыкларың бигрәк тәмле булган, ирләр телләрен йоттылар, ахрысы, – диде Гөлшат, тынычлыкны бозып һәм чәй әзерләргә тотынды.

– Бәлки, кемгәдер аш өстәргә кирәктер? – дип сорады Наилә апа. – Гөлшат, миңа тагын бер чүмеч аш чыгар әле. Үзем туйдым, күзем туймады. Мондый тәмле ашларны күптән ашаган юк иде, – дип, Закир абый тәлинкәсен Гөлшатка сузды.

– Әйдәгез, чәйләр эчкәч, Мәдинә тавына менеп төшәбез. Көн шундый матур, бер дә өйдә утырасы килми, аннан соң бит авыл тәртипләрен бозарга ярамый, – дип тәкъдим итте Гөлшат.

– Наилә, нинди тәртип турында сөйли ул?

– Закир абый да кызыксынып куйды.

– Яңа гаиләләр корылганда, авыл кешеләре Мәдинә тавына менеп, теләкләр телиләр, – диде Гөлшат, Наилә ападан алданрак җавап бирергә теләп.

– Ну кызый, телең бүген бигрәк ачылып китте. Атна буе олы кеше өстеннән шаяртып йөрисең.

– Ул нинди Мәдинә тавы тагын? Безгә әтиебез аның турында бер дә сөйләгәне булмады, – дип, егетләр дә кызыксындылар.

– Мәдинә тавы – ул бик тарихи җир. Чынлап та, нишләп менеп төшмәскә? Машинабыз бар. Без тагын яшьлегебезгә кайтырбыз, улларым да табигатьнең иң гүзәл урынын күреп китәрләр, – дип ризалашты Закир абый.

– Минем ризалашмыйча хәлем юк, – диде Наилә апа, Гөлшат белән ирләргә карап.

Ничек кенә тиз җыенырга тырышсалар да, берәр сәгать чамасы вакыт узгандыр. Алар авылдан чыгып киткәндә, урман борыныннан кап-кара болыт күренде, ләкин аңа игътибар итүче булмады. Әнвәр машинаны яр буена ук китереп туктатты. Мәдинә тавы аларны кошлар сайравы белән каршы алды. Табигатьнең әле яңа уянып килгән мәле. Яңа гына төртеп чыккан яшел яфраклар, шомырт чәчәкләре исе, күңелдә мәхәббәт очкыннары кабызып, зур ялкынлы ярату учагы яндырып җибәрерлек сихри көчкә ия.

Әнвәр белән Камил яр кырыена килеп бастылар. Алар алдында, уч төбендәге кебек, авыл һәм кырлар җәелеп ята. Авыл халкының күбесе тырыша-тырыша бакчаларында эшли. Күпчелек бакчалардан төтен күтәрелә, былтырдан калган кипкән яфракларны, үләннәрне яндыралар булса кирәк. Авылның бер кырые яшелләнеп килгән урманга барып тоташа. Тагын да ерактарак кырда трактор җир сөрә. Зәңгәр күктә бик биектә тилгән очып йөри. Егетләр берничә минут әлеге искиткеч күренештән күзләрен алмыйча, сокланып карап тордылар.

– Әти, ник син безне монда элегрәк алып килмәдең? Бирегә рәссамнарны чакырырга кирәк, монда искиткеч табигать. Бу күренешләрне бөтен кеше күрергә тиеш, – диде Камил, матурлыкка хозурланып.

– Мин монда менгән саен табигатькә сокланып туя алмыйм. Күпме килсәм, күрсәм дә, һаман киләсе килә, бу урын үзенә тартып тора. Яшьләр монда никахлашкан көннәрендә, бер-берсенә вәгъдәләр бирергә дип киләләр, – дип, сүзгә кушылды Наилә апа.

– Пластик шешәләрең кайда? Мин чишмәгә барып, тәмле су алып киләм. Егетләр монда хәтле килеп тә, чишмә суын авыз итеп карамасалар, үкенерләр, без дә гөнаһлы булырбыз, – дип, Гөлшат Наилә апасы янына килде.

– Әйдә, мин дә синең белән чишмәгә төшәм, – дип, Камил машинадан пластик шешәләр алып, Гөлшат артыннан атлады. Закир абый җыелма урындык чыгарып куйды:

– Наилә, әйдә утыр, җир әле салкын. Ярты сәгатьләр чамасы вакыт узгандыр, Гөлшат белән Камил тулы шешәләр күтәреп, әйләнеп тә килделәр.

– Наилә апа, мондагы чишмә суын, чынлап та, эчеп туеп булмый икән, – диде Камил.

– Йә әле, улым, миңа да салып бир, – дип, Закир абый да эчәргә чишмә суы сорап алды һәм сусавын баса алмагандай, бер-бер атлы өч чокыр су эчте.

– Яңадан яшьлегемә кайткандай булдым, – дип өстәде ул, иркен сулап.

– Хәтерлисеңме, Наилә, яшь чакларыбызны, без монда бергәләшеп күпме йөрдек? Наилә, безнең каядыр бер оябыз да бар иде, анда яңгырдан качып торгалый идек.

– Нинди оя ул, Наилә апа? Миңа аның турында бер дә сөйләгәнең булмады. Әйдәгез, бергәләшеп барып карыйк әле, ерак булмаса?

– Син юлын хәтерлисеңме, Наилә?

– Каядыр шушы сукмак белән барырга кирәк бугай, – диде Наилә апа, бергә үсеп утырган куш каенга күрсәтеп.

– Наилә апа, әйдә барыйк инде, – дип үтенде Гөлшат, кызыксынуы артканнан-арта барып.

– Мин үзем алдан барам, ул тау тишеген мин тапкан идем бит, – дип, Закир абый Наилә апа күрсәткән якка таба китте. Аның артыннан Камил белән Гөлшат, тагын да арттарак Наилә апа белән, җыелма урындык күтәргән Әнвәр атладылар. Алар элек йөргән сукмакның эзе дә калмаган.

Закир абый, як-ягына каранып, үзе генә белгән ниндидер тамгаларга карап барды. Вакыт-вакыт туктап та калгалады. Алар яшь чактагы агачлар, куаклар зур булып үскәннәр. Күрәсең, ул тау тишеге турында башка беркем дә белми торгандыр. Шактый гына баргач, алар бер тауга барып терәлделәр.

– Мин дөрес алып бармадым, ахрысы, адаштым бугай? – дип, Закир абый арттан килгән Гөлшатка борылды.
– Дөрес, дөрес барасың, – дип, артларыннан чатанлый-чатанлый Наилә апа куып тотты.

– Мин кая барырга да белмим, Наилә, монда барысы да бик нык үзгәргән, теге тау тишеге, бәлки, ишелеп җимерелгәндер?

– Ишелмәгән, әнә теге куаклар артында булырга тиеш. Камил, барып кара әле, – дип, Наилә апа тау кырыенда үскән чикләвек куакларына күрсәтте.

Камил куаклар артына кереп китте. Аның: «Монда! Монда! Килегез, чынлап та, монда зур куыш бар», – дигән тавышы ишетелде. Башта Гөлшат белән Әнвәр куаклар артына кереп югалдылар, аннары Закир абый Наилә апага узарга ярдәм итте. Куыш артык зур түгел иде, ләкин биш кеше иркенләп сыйды. Тыгыз чикләвек куаклары арасыннан сызык кына булып кояш нурлары сузылган. Түгәрәк шар формасындагы тау куышында һава салкынчарак иде. Әнвәр шырпы кабызды. Эчтәрәк черек агач башлары ята, алар янында күптән яндырылган учак эзе дә бар.

– Егетләр, артыгыздан барып, мин аяксыз калдым. Бер ярты сәгать ял итмичә, адым да атлый алмыйм, – дип, Наилә апа Әнвәр күтәреп килгән җыелма урындыкка утырды.

– Наилә апа, син миңа бер убырлы карчык турында сөйләгән идең, бәлки ул монда яшәгәндер? – дип, Гөлшат тау куышын карый-карый, серле генә сорап куйды.

– Белмим, белмим, убырлы карчык монда яшәгәндерме, юкмы, Закир абыең белән безгә дә бер тапкыр монда кунарга туры килде, – диде Наилә апа.

– Кызык, безгә дә сөйләгез әле. Нинди убырлы карчык, нинди вакыйгалар турында әйтәсез сез? – дип, Әнвәр әтисенә карады. Кинәт тагын да караңгыланды һәм коеп яңгыр ява башлады.

– Әнвәр, син бар тиз генә машинаны чокыр аша чыгарып куй. Юл юешләнсә, чыга алмыйбыз. Син, Камил, тиз генә корырак чыбыклар җыеп алып кер, учак ягып җибәрергә кирәк, туңдыра башлады, яңгыр беткәнче әз генә җылынып алырбыз, – дип, Закир абый тиз генә улларына боерыклар бирде. 

(Дәвамы бар)

Реклама