Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңелемә шигырь оялады...

Сизәсезме, салкыная көннәр...

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Кар уйнаклый җирдә, боз ката...

Күксел көннең кырпак иртәләре

Көзнең өянәген кузгата.

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Җил себерә карны... Җир – шәрә!

Җирнең шәрәлеге – безгә әллә

Бер кисәтү, әллә ишарә.

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Мактанырлык түгел хәлебез:

Йөзе качкан сырхау көзгә карап,

Шөбһәләнеп торган мәлебез!

 

Сизәсезме, салкыная көннәр,

Салкыная бара дөньясы...

Шом тантана иткән шул дөньяда

Зәхмәт үзе бүген туй ясый.

 

Сизәсезме, дөнья белән бергә

Салкыная бара кешеләр...

Күпме язмыш, ышыкланам, диеп

Ятим куышларда күшегә.

 

Сизәсезме, салкыная бара

Илләр белән илләр арасы...

Сөртелмәгән бәллүр көзгеләрдән

Без торабыз гүя карашып.

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Учак эзли күңел көзләрдән...

Бер уч җылы җитми...

И Ходаем,

Бер җылылык бирче безләргә!

 

 

Шигырь оялады күңелемә...

 

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае –

Шигырь оялады күңелемә.

Бар хисләрем, мөлдерәмә булып,

Түгелергә тора, түгелергә.

 

Күңелемә шигырь оялады! –

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.

Шигырь мине, Ходай бөртеге, дип

Бөтенләем белән йотмагае!

 

Килеп чыкмагае бер-бер хикмәт –

Күңелемә шигырь оялады!

Йөрим гүя гомер тавында мин –

Барлап йөрим тормыш кыяларын.

 

Оялады шигырь күңелемә  –

Килеп чыкмагае бер-бер хикмәт.

Бар теләгем чынга ашсын, диеп

Өмет белән бүген гомер итмәк!

 

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае –

Оялады шигырь күңелемә... 

Ышандырып кара мине, әйдә,

Бу хәлнең, син, алай түгеленә!

 

Кемнәргәдер җырым дәва булыр,
Кемгәдер ул, бәлки, булыр икмәк...  

...Шигырь оялады күңелемә –

Түгелмени бу бер Олы Хикмәт?!

 

 

Дисбеләр

 

Ит алырга кайткан шагыйрь яшьти

Авылына – ике дус белән.

Итен белмим, әмма авылдан ул

Алып килгән иске дисбеләр!

 

– Моның берсе – Шәкүр каракныкы!

Нинди затлы! Кара син аңа!

Бусы – Закир хәзрәтнеке! – диеп,

Бүләк итте берсен миңа да.

 

– Шәкүр карак?! Китче! Шыттырмале!

Сөйләмә син юкны, булмасны!

Закир хәзрәт, дисең... Анысы кем?

– Әткәсе ул – Фәтхи Бурнашның!

 

Яшьтигә мин бик ышанып бетмим:

Шаярта ич, димен, дус минем...

Ә шулай да кулда әйләндерәм

Закир хәзрәт тоткан дисбене...

 

...Шулчак яшьти кинәт гаип булды.

Ә мин... күзне ачып... уяндым...

 – Бу төш кенә булган икән бит! – дип,

Мин, әлбәттә, гаять куандым.

 

Иң гаҗәбе: кулда дисбе иде.

Каян килгән миңа – белгән юк...

...Бүген иртән яшьти шалтыратты:

Ит алырга кайтып килгән ул.

 

 

Әннәй

 

“Әни”, диләр, яки “әнкәй”, диләр –

Күпләр шулай дәшә үз итеп.

Әни, диеп йөрсәм әнине мин,

Сөйләмәс тә идем сүз итеп.

 

Бер карасаң, монда искитәрлек

Аерма юк кебек әллә ни:

Мин әбине “әнкәй” диеп үстем,

Әниемә дәштем “әннәй” дип!

 

“Ән-нә!”, диеп телем ачылгандыр...

 “Әннәй”, бәлки, шуннан киләдер?! –

Моны белсә, әби беләдер дә,

Моны белсә, әни беләдер...

 

Әни эштә булган... Мин, күрәсең,

Әби белән күбрәк йөргәнмен:

Бәлки шуңа “әнкәй” дигәнмендер – 

Әни кебек кабул күргәнмен?!

 

Җәйләүләрдә сыер сауды әннәй,

Кибетче дә булды соңыннан...

“Әннәй, прәнник бир әле!” – дип, мине

Үчеклиләр иде сеңелләр.

 

Әни-әнкәйләргә “инәкәй” дип,

Дәшә күпләр безнең якларда...

И ояла идем, әниемә

“Әннәй”, диеп әйткән чакларда.

 

Шулай дигәнемне ишетсәләр,

Кызлар көләр төсле иде бик...

Мәктәп бетергәнче, “әннәй”, дидем –

Әйтәлмәдем тәки: әни, дип!

 

Казаннарга киткәч, гел “әни” дип,

Читенсенеп, дәштем әнигә.

Шул чакларны искә төшерәм дә...

Кыен булып китә әле дә.

 

Әни сүзе – изге, кадерле сүз,

Газиз миңа “әннәй” сүзе дә.

Әннәй, дисәм, дөньям балкып китә,

Кояш яна кебек йөземдә!

 

 “Әннә!”, диеп телем ачылгандыр –

 “Әннәй”, бәлки, шуннан киләдер...

Моны белсә, әби беләдер дә,

Моны белсә, әни беләдер!

 

Их, сорарга иде үзләреннән

Җайлы вакыт табып берара...

...Әби дә юк бүген, әни дә юк –

Берсе дә юк инде сорарга.

 

 

Соңгы патриот

 

Кәефсез ул бүген...

Аның тагын –

Йөзе чытык, кашы җимерек...

Дөньясы – бик котсыз...

Гүя бер корт

Йөри аның җанын кимереп.

 

Үзенә һич урын таба алмый – 

Әрле-бирле килә бүлмәдә.

Иртәгә ул, бәлки, борчылмас та...

Алай-болай бүген үлмәсә.

 

Йодрыкларын йомарлаган әнә –

Ул нишләргә белми... Чарасыз...

Кайчак бүлмәдән үк... Юк!.. Бу илдән...

Килә аның чыгып чабасы.

 

Йөренә ул шыксыз бүлмә буйлап –

Тибеп китә ауган итеген.

Әрле-бирле килә...

Таптап үтә

Идәндәге кояш китеген!

 

Тузан баскан тәрәзәгә килеп,

Карап тора чебен эзенә...

Шул арада, кинәт, сугып ала

Ватык көзгедәге йөзенә!

 

Ничәмә көн менә, ничәмә ай

Тынгы табалмый ул җанына:

Гаҗизләнеп, тыштан нидер эзләп,

Тәрәзәгә килеп сарыла!

 

Дивардагы иске сәгать кебек,

Вакыт калган гүя тукталып.

Әнисенең фотодагы йөзе

Карап тора аңа укталып.

 

Бу халәттән ничек котылырга,

Алга таба аңа нишләргә –

Танк кебек сытып, алдау-ялган

Килгән чакта синең өсләргә?

 

Бушбугазлар буш сүз сөйләгәндә –

Трибунадан торып, мөнбәрдән,

Ничәмә кат кайтып егылды ул

Үткәндәге шанлы көннәргә.

 

Бер кая да китмәс ул бу илдән

Башка илне аңа тиң күреп.

Яши бирер кендек каны тамган

Туган туфрагында тир түгеп.

 

...Кыйбла якка карап яткан мәлдә,

Кемдер дөбердәтте ишекне...

...Һәм ул: “Бабай! Ач ишекне!” – дигән

Җанга якын тавыш ишетте.

 

Кеме генә юк татарның...

 

Кеме генә юк татарның! –

Бар – эт кебек өргәне,

Өсләреңнән таптый-таптый, 

Изә-сыта йөргәне!  

 

Кеме генә юк татарның –

Мәкерлесе, явызы:

Сине йотам, диеп тора

Кайберсенең авызы!

 

Кеме генә юк татарның –

Ялагае, куштаны:

Үлә-бетә үтәүчесе

Кемнәрнеңдер кушканын!

 

Кеме генә юк татарның –

Битарафы, җансызы...

Хөсетлесе, астыртыны,

Рәхимсезе, кансызы!

 

Кеме генә юк татарның –

Мәгънәсезе, мәнсезе...

Булдыксызы, вәгъдәсезе,

Әрсездән дә әрсезе!

 

Кеме генә юк татарның –

Кыйбласызы, динсезе...

Вөҗдансызы, намуссызы,

Имансызы, денсезе!

 

Кеме генә юк татарның –

Дөньясына үчлесе:

Шәфкатьсезе, эчкерлесе –

Бик тә кара эчлесе!

 

Кеме генә юк татарның –

Кыбырсыгы, мыжыгы...

Гадәтсезе, әдәпсезе,

Азгыны һәм бозыгы!

 

Кеме генә юк татарның...

Дәвам итсәң, күп тагы:

Сатлыкҗаны, мөртәте бар,

Шарлатаны, куркагы...

 

Татарымның, минем кебек,

Шундые да бар тагы:

Үзен гел әйбәткә санап,

Шигырь язып ятканы...

 

 

Кемнеңдер кеме

 

Берәүнең, һич көтмәгәгәндә,

Орден куна түшенә.

Ә берәүне, кинәт кенә,

Күтәрәләр эшендә.

 

Көтмәгәндә, кемнәргәдер

Бәхет төшә ишелеп:

Кыз-малайлар алып тора

Атказанган исемен!

 

Без төшенеп җитмибездер...

Бәлкем, шулай дөрестер –

Уйламаган җирдән берәү

Булып куя... министр!

 

Кайберәүләр, ансат кына,

Вилла сала үзенә...

Депутат та булып ала

Кайсы-берсе тиз генә!

 

Болар бар да кем беләндер

Эшләнәме киңәшеп? –

Мода китте: кая бакма,

Эте-бете – киңәшче!

 

“Халыкка зыян булмасмы,

Ясамасмы ялгышлар?” –

Дип уйлаучы юк та бугай –

Түрә хәзер... яшь кызлар!

 

Без бит айда яшәмибез,

Бөтенесен күрәбез:

– Бу – кемнеңдер кеме инде! –

Дибез шуңа күрә без.

 

Кемдә – байлык, кемдә – исем,

Кемдә – тәхет кайгысы...

...Һәркемне дә чабып ташлый

Беркөн үлем чалгысы.

 

 

 

 

Нәрсә соң ул – бәхет?

 

Нәрсә соң ул бәхет? Ни ул – бәхет?

Бу дөньяда озак яшәүме?

Сау-сәламәт гомер итүме ул?

Гел тәмлене генә ашаумы?

 

Бәхет – ни ул? Бәхет – нәрсә соң ул?

Түрә яисә хуҗа булумы?

Гашыйкларның Сөю касәләре

Мөлдерәмә булып тулумы?

 

Бай булумы, тук яшәүме – бәхет?

Һәм, гомумән, бәхет бармы ул?

Әгәр булса – зурмы, кечкенәме?

Дөнья кебек киңме, тармы ул?

 

Ни ул – бәхет? Нәрсә соң ул – бәхет?

Гел алтыннан торган тәхетме?

Якыннарың гүргә иңгән чакта,

Бай булуың синең – бәхетме?

 

Озак яшәү бәхетме ул, әгәр

Син күп еллар ятсаң авырып?

Сау-сәламәт яшәү – ул бәхетме,

Юкка чыккан чакта авылың?

 

Нәрсә соң ул – бәхет? Бәхет – ни ул?

Яшәүме ул – бергә җан атып?

Бу сорауга җавап эзли һәркем,

Тик табалмый төгәл җавабын.

 

Мин дә эзлим...

Сизгән төсле булам –

Җилләр кебек аның искәнен.

Әгәр беркөн күрсәм ул Бәхетне,

Уянырмын сыман... сискәнеп.

 

...Әллә каян Тавыш килде кинәт.

Һәм әйтте Күк миңа шулвакыт:

– Бу дөньяда синең булуың ук –

Түгелмени инде шул Бәхет?!

 

 

 

Остазларым

 

Һәрбер остаз – гүя мәгарә ул,

Һәр чын шагыйрь – мәңге янар тау.

Остазларны – шагыйрь абыйларны

Хәтеремдә кабат яңартам!

 

Ап-ак чәчле мәшһүр аксакалдан

Алтмыш яшькә соңлап тусам да, –

Шәкерт чакта ике яшьти белән

Кунак булганым бар Туфанда!

 

Без ул кичтә шактый кыюландык –

Коеп алдык шигырь тузанын...

Истә һаман: бирелепләр безне

Тыңлаганы Хәсән Туфанның!

 

Хәсән Туфан, дигәч... Ничек инде

Искә төшермисең Юзине?! –

Илдар Юзи... Олуг шагыйрь абый...

Бик күрәсе иде үзен бер!

 

Истә калган соңгы кыяфәте –

Талчыкканы уйчан йөзенең:

Байтак еллар үткән икән ләса

Киткәненә Илдар Юзинең!

 

Дөньялыктан бераз онытылып,

Гәп куертып алган чакларда,

Шигырь язып, култамгасын куйды –

Ул әле дә миндә саклана:

“Син сорама, шагыйрь кайчан китә,

Нигә китә, яше ничәдә?

Һәммәсен дә, бәлки, аңларсыңдыр

Без утырган шушы кичәдә...”

 

Без утырган ул кичәләр инде

Хәтерләрдә генә калдылар –

Остаз абыйларым, бер-бер артлы,

Бакыйлыкка китеп бардылар...  

 

Фәннур Сафин һәм Мөдәррис Әгъләм... 

Зөлфәт абый... Рөстәм Мингалим...

Юксыналар сезне яшьтиләрем,

Сагынамын сезне мин дә бик!  

 

Казаннарга килгәч, иң әүвәле

Очраттым мин Фәннур Сафинны:

Җылы эзләп... янып гомер кичте –

Күңеле пакъ, чиста, саф иде!

 

Юксынмаска аны мөмкин түгел –

Ничек сагынмыйсың Әгъләмне! –

Үксез халкын сөеп яшәде ул –

Өскә чөеп язмыш әләмен! 

 

Җеннәребез бергә килештеме,

Ятимлекме безне бәйләде?! –

Лаеш шулпаларын байтак эчтек –

Дәрвиш шагыйрьләргә әйләнеп!

 

Татар илен, телен, газиз халкын

Яраттылар алар шулхәтле! –

Һаман истә: туган тел турында

Шигыр укыганы Зөлфәтнең.

 

Зөлфәт абый, шагыйрь абыкаем!

Синең юклык бик тә сизелә...

Күңелдәге ачы сагышларны

Әйтеп булмас кебек сүз белән!

 

Карлар түгел, көннәр ява гүя...

Җил шуыша – йөзә түш белән!

Яшәү дәрте сүнгән мәлләрдә мин

Мингалимне искә төшерәм.

 

Бу җиһанда мөмкин зарланырга:

Син – мөгаллим булып, мин – галим...

Дөнья гамен җилкәсенә салып,

Сынап тора сыман Мингалим.

 

Җитәр көннәр, берчак минем дә бер

Тугарылыр җаным, бушаныр...

Остазларым минем!

Сезгә бүген

Дога булып барсын бу шигырь!    

 

 

Балачагын кем сагынмый икән...

 

Балачагын кем сагынмый икән,

Кем юксынмый икән үткәнен?

Менә мин дә, ашыкмыйча гына,

Хәтер йомгагымны сүтәмен...

 

Күп әйберләр истән чыккан инде,

Онытылган байтак нәрсәләр.

Тик, нигәдер, шундук искә төште  

Агач мәктәп, лавка, кәнсәләр...

 

Искә төште “карга боткалары”,

Искә төште таяк атларым...

Кул сузымы гына җирдә кебек –

И самими, гамьсез чакларым!

 

Искә төште кучкардагы лампа,

Мичтә тәгәрәткән бәрәңге...

Сәндерәне, такта сәкеләрне

Оныталмам инде мин мәңге.

 

Оныталмам күәс мичкәсен дә...

Истән чыкмас каен чырагы.

Кара эшләпәле радионы

Ничек инде истән чыгарыйм?!

 

Искә төште шикәр кискеч белән    

Зур-зур шикәрләрне ватканым...

Искә төште, бозда аяк таеп,

Карлы суга төшеп батканым.

 

Искә төште, тал чыбыгы тотып,

Бәбкә саклап яткан чакларым...

Искә төште тәүге мәхәббәтем,

Аңа язган... соңгы хатларым.

 

Урам тулы бала-чага идек...

Шау-гөр килер иде бар урам...

Авыл янындагы һәр әрәмә

Безнең өчен булды карурман!

 

Һаман истә ташу киткән чаклар,

Көтү көткән чаклар – чиратлап...

Якын килергә дә куркыр идек

Авыл читендәге зиратка.

 

Әни... Әти... Әби искә төште...

Авылдашлар...  Күрше-күләннәр...

Кайберләре, шөкер, исән әле,

Бик күпләре инде үлгәннәр.  

 

Күп әйберләр онытылган, әйе,

Күп нәрсәләр истән җуелган...

Менә әле үткәннәрдә булып...

...Кайтып киләм зират буеннан.