Логотип Казан Утлары
Шигърият

Борис УКАЧИН, Бронтой БЕДЮРОВ, Кулер ТЕПУКОВ шигырьләре

Алтай халкының мәшһүр шагыйре Борис Укачин (1936 – 2003) Таулы Алтай автономияле өлкәсенең (хәзерге Таулы Алтай республикасы) Онгудай районындагы Каярлык авылында дөньяга килә. Өлкә башкаласындагы милли мәктәпне тәмамлагач, ул армия сафларына алына. Аннары Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Соңрак "Алтайдын чолманы" исемле өлкә газетасында, радиокомитетта, РСФСР Язучылар берлегенең Таулы Алтай бүлегендә эшли.

Борис УКАЧИН


Кеше булу
           Человек начинается с горя...
                                    Ольга Берггольц

Бу сүзләргә җавап эзли-эзли,
Буталып та бетте башларым...
Тик үземә кайгы төшкәч кенә
Кешеләрне аңлый башладым.

Бәхетленең уе синдә түгел,
Ул яши күк башка, чит илдә.
Коткарам дип сине, кулын сузмас,
Торган чакта упкын читендә.

Сагышлыны мәңге аңламас ул,
Сагышларга үзе чуммаса.
Ярлы сүзе аңа ишетелмәс,
Янчыгында алтын чыңласа.

Язмыш сине утка салган чакта,
Көтмә аннан һич тә мәрхәмәт.
Сине аңлап, яшен түгәр бары
Мең кайгылар кичкән мәхәббәт.

Бу дөньяда яши-яши әле
Күп нәрсәдән гыйбрәт аласы...
Кайгы кичеп, михнәт чигеп кенә
КЕШЕ була адәм баласы.


Алтаем
Алтай илем! Мин бит синең улың!
Син җырымда – күңел түремдә!
Күктә йөзгән ак болытлар миңа
Ак бәрәннәр булып күренә.

Карыйм сиңа сөеп, гаҗәпләнеп,
Җәйрәп ята басу-кырларың,
Тау-кыялар гүя Алтаемның
Акыл җыйган маңгай сырлары.

Мәгърур таулар тора йокымсырап,
Тик Өч Сөмер* сакта калачак...
Челеменнән ургый зәңгәр томан,
Димәк, төнлә яңгыр явачак.

Алтай илем, әкияти җирем,
Күпме серләр сыйган җаныңа!
Шул серләрне ачар өчен бүген
Агылалар Хатын ярына.

Алтай илем! Мин бит синең улың!
Башка җирләр миңа ят сыман.
Һич көнләшмим: Хатын белән Аргыт**
Мине узып ерак аксыннар!

Ялгыз йөрим. Керәм урманнарга.
Шигырь укыйм. Җилләр исәләр.
Аяк очларымда җырлар көйли
Бер исемсез челтер чишмәләр.

Минем язмыш мәңге синең белән,
Син – Кояшым минем, син – Аем!
Синең кебек була алсам иде,
Күккә ашкан мәгърур Алтаем!
----------------
*Өч Сөмер – Алтайдагы өч өркәчле мәһабәт тау.
**Хатын белән Аргыт – Алтайдагы ургыл сулы тау елгалары.


Мин гаделлек эзлим
Ау этедәй эзли-эзли барам,
Калышмыйча заман артыннан...
Кыядагы язуларны укып
Җәяү барам, төшеп атымнан.

Гүзәл затлар мине кызыктырмый,
Башларында уй-гамь булмаса.
Көлә алмый күзләр, әгәр җаның
Ялгызлыктан сыкрап еласа.

Хәйлә-мәкер миннән читтә йөри,
Ул сыйфат хас бары төлкегә.
Төлке белән бергә юлга чыгып,
Ничә тапкыр калдым көлкегә...

Аманнар бар илдә, яманнар бар, –
Кешеләрне шулай аерам,
Ак-карадан тора минем дөньям,
Шатлыклардан тора, кайгыдан.

Таулар кичәм. Җаным күшеккәндә
Җылы табам учак янында.
Тау халкының бөтен зирәклеге
Күчә кебек шулчак җаныма.

Бер бушбугаз һаман нотык сөйли,
Хәтерләтеп җилләр искәнне...
Сизми бит ул үткен теле белән
Үз муенын үзе кискәнне.

Бер карасаң, ул баһадир кебек, –
Яманлыгын аның сизмисең,
Яман исе үзәгендә кала
Тышкы ягы кипкән тиреснең.

Яшәмәдем вакыт узсынга дип,
Күрдем шатлык, күрдем нужасын...
Мин Гаделлек эзлим. Эзли шулай
Ау этләре үзенең хуҗасын.

Эзләп барам таудан тауга менеп,
Алга дәшә һаман хыялым.
Эт булырга риза, таба алсам
Мин "Гаделлек" дигән кыяны.
---------------
Алтайчадан Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәләре.

 

 

Шагыйрь, галим-тюрколог, фольклорчы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Бронтой Бедюров хәзерге Алтай республикасының Онгудай авылында 1947 елда дөньяга килгән. Өлкәнең милли мәктәбендә урта белем алгач, ул укуын башта Таулы Алтай педагогика институтында, аннары Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында дәвам итә, СССР Фәннәр академиясенең Шәркыять институтында аспирантура тәмамлый. Укуын тәмамлап туган ягына кайткач, бераз вакыт өлкә газетасында эшләп ала, аннары Таулы Алтай радиокомитеты һәм Язучылар берлеге җитәкчесе була. 1990 елларда Бронтой Бедюров республика парламентында хезмәт итә, аннары матбугат һәм мәгълүмат комитеты башлыгы итеп билгеләнә. Ул Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Алтай Республикасының Халык язучысы. Алтай Республикасының Г.И.Чорос-Гуркин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Таулы Алтай шәһәрендә яши.

Бронтой БЕДЮРОВ

 

Тулган ай әкияте

Ястык итеп язымны,

Ятам мин күккә карап.

Җылы сүзләр табалмыйм...

Җил, сагышымны тарат.

 

Серле, сихерле сүзләр

Йөри колак янымда.

Тотам дип кулым суздым –

Очты-китте тагын да.

 

Баш очымда, биектә

Илемнең тау-ташлары.

Күзләремнең төбендә

Илемнең аккошлары.

 

Күзем ачам,

Күзем йомам...

Тыңлыйм күкнең тавышын,

Кошлар оча,

Кошлар кайта.

Барысы – илем кошы!

 

Ап-ак көмеш канатлар

Җилгә тиеп сызгыра.

Телләремә алтайча

Иң кадерле сүз куна.

 

Яшел ястык язымны

Онытып кошлар санадым.

Кошлар булып кайтучы

Сүзләремне таныдым.

 

Җанымдагы сагышлар

Яшькә кушылып актылар.

Чит телләрдә адаштым...

Кошлар килеп таптылар.

 


Туган якта
Сукырларның ике күзе булам,
Өметсезгә бирәм ышаныч,
Телсезләрнең туган теле булам,
Ятимнәрне кочам. Мин – шагыйрь.

Диңгезләрнең төшәм төпләренә,
Күтәреләм кыя-тауларга,
Үлемсезлек серен эзлим җирдә,
Чыкмыйм таңнан киек ауларга.

Бар нәрсәгә көчем җитәр кебек,
Мин көрәшче, кермәм читлеккә!
Тик син генә мине кире какма,
Туган ягым, мине чит итмә.

Мин бу җирнең һәр төсенә гашыйк, –
Карасына гашыйк, агына.
Бар өметем, ышанычым минем
Бары синдә, туган ягымда.

Сәмәркандта
Биби-ханым атлы гүзәл мәчет....
Күз алдымнан китми ул һаман.
Ничә гасыр узып, чорлар тузып,
Гүзәллеген вакыт юмаган.

Сөйгәненә олы бүләк итеп
Салган аны гашыйк Тамерлан,
Мәхәббәткә асыл ядкарь итеп,
Һәйкәл итеп безгә калдырган.

Афәт чәчкән үзе тирә-юньгә –
Туздырылган илләр, калалар...
Ил яулаган кансыз яугирләрдән
Риваятьләр генә калганнар.

Утка салган күпме халыкларны,
Кая барса, шунда җимергән...
Янгын чыккан куздан... Еллар узган,
Нәрсә калган Аксак Тимердән?!

Мәчет калган. Ул бүген дә исән!
Ил түрендә балкый берүзе...
Алты гасыр саклый гүзәллеген, –
Төсе уңмый, һаман фирүзә.

Зур дәүләтләр берчак җимерелә,
Мәңге яши бары бер дәүләт.
Ул дәүләтнең аты Биби-ханым,
Ул дәүләтнең аты – Мәхәббәт.

------------------
Алтайчадан Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәләре