Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак кәгазьдән нәни очкыч ясыйм...

 

Йөзгә җиткәндә

Йөзгә җиткәндә дә яшәү ямьле,

Һич кенә дә килми китәсе.

“Тагын бер кыш кышлар идем”, диеп,

Укый әби “Әлхәм” сүрәсен.

 

Ярдан ярга айкый хатирәләр,

Истәлекләр аңга сарыла,

Сөюләрен нәкъ кызларча сөйләп,

Кайтып килә яп-яшь чагына.

 

Исән калган балаларын барлый,

Аннан мәрхүмнәрен сагына.

Бер гасырлык язмыш ялкыннары

Моңсу күзләрендә чагыла.

 

Оныкларның яндагысын түгел,

Читтәгесен эзли җиһаннан.

Хәвефләнеп куя, “гөж-гөж” килеп,

Машиналар узса урамнан.

 

Холкы көйсезләнеп, сабыйларча,

Үпкәләгән була, кайчакта.

Шул мизгелдә телдән ычкынганы

Ирешмәсен берүк Аллаһка.

 

Йөзгә җиткәндә дә яшәү ямьле,

“Авыр” диеп килми әйтәсем.

Мең сабырлык телим әниемә

Тәрбияләр өчен әнкәсен...

 

 

Әтиле әтисезләр

Сулышыңны өреп учларыма,

Җылытканың истә әле дә...

Мин әтиле булдым тик бер ара,

Шуңа газиз кыска мәле дә!

 

Чаналарда тартып йөргән чагың

Төшләремә кереп йөдәтә.

“Тагын бер кат шуыйм әле, димен,

Синең белән рәхәт меңләтә”.

 

Ашыгасың! Ашкынасың һәрчак,

Өйдә башка гаиләң көткәнгә,

Йолкып алыр булып, ул чагыңнан,

Кайтыйк димен, әти, үткәнгә.

 

Ярар дисең, үзең сәгатеңә,

Минут саен карап аласың,

Син караган саен, өметләргә,

Язмыш сөртә, буи карасын.

 

Тар вакытны миннән урлар өчен

Йә кар, йә җил сыза, ыжгырып.

Өшедеңме кызым?

Һич юк! диям,

Cәгадәтле мәлне, чак сузып.

 

Үткән берен таныгандай булып,

Сәлам бирәм таныш-белешкә.

Күрми калмасыннар, әтием бар!

Дәү гәүдәле! Чибәр төс-биткә!

 

Җебеп, бияләйгә ияртелгән

Карны озак кактым төшемдә.

...Әрнүләрем-яңарудан, кинәт,

Яктылыгын җуйды өнем дә.

 

...Сөю үтә, чорлар алышына,

Дөнья рәхәт! Кеше – гаепсез...

Тын галәмдә җылы табалмыйча,

Әтилеләр үкси әтисез.

 

Кәгазь очкыч

Үксезлекнең күзләреннән саркып,

Бер хатирәм тама йөрәккә.

...Ак кәгазьдән нәни очкыч ясыйм,

Февраль бәйрәменә бүләккә.

 

Сыйныф чыр-чу килә. Бәйрәм алды.

Тынлык тапмый үтә дәресләр.

Очкыч канатында – бер газиз сүз

Тере котлау! Җылы хәрефләр!

 

Бер әйтергә мең тилмергән сүзем

Үзем язам, үзем кабатлыйм!

Шыңшып елар чагын үксез җанның,

Чит күзләрдән генә чак саклыйм.

 

“Әтиемә” диям, үзем никтер,

Гаеп эзлим язган сүземнән.

– Төзәт әле, “Бабама”, дип кызым,

Сөрт әле, сөрт, яшең күзеңнән.

 

– Исән ич ул, – димен, – язам әле,

Күрешкәндә бирәм үзенә.

...Күп җыела иде кесәләрдә

Очкыч, көймә... Туган көненә.

 

...Ул очрады беркөн. Җитәкләгән

Сөйгән ярын, үги улларын.

Букчам кесәсеннән бүләгемне

Калтыранып эзли кулларым.

 

Җәйге эссе мизгел. Мең кат өшеп,

Сулкылдады бәгырьбик озак.

Кул сузымы ара – газиз кешем,

Бәхет кенә ерак...  Бик ерак!

 

Очкычымны куеп утыргычка

Кулым изим, читтән, әтигә.

Якын килер иде... Үги уллар

Өстериләр аны: “Әни-и-игә!”

 

Әти китә... Уллар ерагая...

Киң офыкта томан тарала

Очкыч кына, канатсыз кош кебек

Талпына да... Җиргә кадала.

 

Кызым

Ап-ак хыял идең, дөньялыкка,

Язлар кызы булып килеп кердең.

Җир йөзендә сине өз(е)леп-өз(е)леп,

Көтүемне минем Сиздең! Сиздең!

 

Иренеңә кунган елмаюың,

Төшләремнән уелып калган төсле.

Син дөньяга килгән көннән башлап,

Галәм чиксез, үзем үтә хисле!

 

Язлар саен ургып аккан күңел,

Садә тынлык тапкан кебек булды.

Күзләреңдә чиксез диңгез синең,

Дулкыннары аның шаян, нурлы.

 

Гел сабырсыз, иркә чагың әле,

Балачагың чәчәк аткан вакыт.

Җитәкләгән нәни кулларыңнан,

Җәй җылысы ага ташып-ташып.

 

Синле дөням! Кабат сабыйлыкның,

Ләззәт-намын татып гомер кичәм.

Мең ярату төреп гади сүзгә:

– Кызым! Балам! – диеп, сиңа дәшәм!