Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

 

Без күрәсен кеше күрмәс, диләрме әле?  Нәкъ шулай. Безгә очрарга һәм биографиябезгә йогынты ясарга тиешле кешеләр, нинди генә «бакча артларыннан» йөрсәң дә, тиешле вакытында очрый.  Яртылаш рус мәктәбенең азсанлы татар сыйныфында татар телен һәм әдәбиятын дәрестән соң калып укыган кыз кайчан да булса шул әсәрләрне язган әдипләр белән бергә эшләр, алар белән сөйләшеп, киңәшләшеп яшәр дип хыяллангандыр дисезме? Хыялланмадым, әлбәттә, хыялланмадым.  Артистларын әйт әле. Алары да буй җитмәслек югарылыкта,  сурәтләре экранда һәм радиода гына иде бит. «Үселде инде, үселде»,  – дигән ди башлап язучы берәү, юка гына брошюра чыгаргач. «Күрелде инде...» – дим мин, язучылар, артистлар, җырчылар белән аралашканнан хәтергә уелган истәлекләрне барлап. Туфан абый җитәкләгән “Сәхнә” журналында җаваплы сәркатип булып эшләгән еллар үзе бер кадерле чор булып истә калган. Шул чаклардан Туфан абый турында истәлекләрнең бер шәлкемен тәкъдим итәм.

 

Мескен бию карамыйм

Редакциябез Мөштәри урамында чак. Бервакыт Туфан абыйның телефоны шалтырады, теге яктагы тавыш аны ниндидер концертка чакыра, концерт бию белән бәйле иде кебек. «Бармыйм. Егетләрегезнең биюе - кеше көлкесе. Вак -вак атлап, ботларын кысып, котлары чыгып бииләр. Мескенлек! Башта татар ирләренең олпатлыгын, горурлыгын күрсәтә торган бию куегыз, аннан чакырырсыз», – диде Туфан абый.

 

Ватабыз аны, диген, Асия!

Театр журналы нәниләр басмасыннан бүленеп чыгып, аерым бинада Туфан абый кул астында эшли башлагач, Туфан абый беренче эше итеп, хуҗалыкны кайгыртты. "ТАТМЕДИА" безгә Оконишников йорты ишегалдындагы флигельне шәпләп ремонтлап биргән иде, техника, җиһаз - өр яңа. Суыткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнеге ишеләрне Туфан абый үз акчасына (!) алып куйды. Аларга редакция бюджетында акча каралмый бит инде. Шаккаттык. Эштән иске суыткычны йортына ташыганнарны күргән булса да, үз акчасына эшкә әйбер ташыган җитәкче белән минем беренче очрашуым иде. Туфан абый матур чынаяклар ярата иде, эшкә бик матур "Германский" сервиз алып килеп куйды. Редакциябезнең асылташы Асия апа Юнысова юган чакка туры килгәндә, шул "немец кызларының" төшеп ватыла торган гадәтләре бар иде. Шулай кулдан сикерә-сикерә тегеләр  алты пардан  ике парга калгач, Туфан абый махсус бәрсәң дә, ватылмый торган бокаллар алып кайтты.

"Болар ватылмаячак инде!" - дидем мин, редакция белән җыелышып чәй эчкәндә.

"Ватабыз аны, диген, Асия!" - диде Туфан абый.

Туфан әтәче

2011 елның җәендә бугай, Туфан абый Нагорныйдагы бакчасында тавыклар тотарга уйлады. Аларга үз куллары белән чын кетәклек ясады. «Ничә тавык алырга икән?» – дип, безнең белән киңәшкәндәй дә итте әле. Әтәче гаярь әтәч булса, тавыкларның тугыздан да ким булмаска тиешлеген ишеткәнем бар иде. "Тугызны алыгыз, Туфан абый!» – дигән булдым. «Аның кадәр тавык белән нишлим, алты җитәр», – дип, Туфан абый үзенчә эшләде.

Ярый, хуш. Безгә тавыкларның, кайтып кетәклеккә урнашуы турында хәбәр килеп җитте. Бик тә горур кыяфәттәге Туфан абый алып килде аны. Ләкин... 3 көн уздымы-юкмы, Туфан абый эшкә сөмсере коелып килде. Әтәч дигәннәре бөтенләй дә кычкырмый икән. Их, диештек, проблеманы хәл итәргә, хуҗаларын гына түгел, күрше-тирәдәге кәттә йортларда яшәүчеләрне дә таң тишегеннән кычкырып уята алырлык әтәч табарга кирәк бит хәзер! Саткан фатирымны, нәкъ тавык сату белән шөгыльләнә торган кешеләр улларына дип алган иде. «Быргыдан да катырак кычкыра торган әтәч табып китерегез», – дип, шуларга шалтыраттым. Ике көн, өч көн узды –күренмәделәр. Теге җан көеге әтәч тә кычкырырга уйламады, телен яшерә торган булып чыкты. Инде Туфан абыйның бу хәсрәтен белгән, терәлеп торган кәттә йортта яшәүче бер күршесе дә беркөнне борчылып: «Туфан Абдуллович, что, так и не кукарекает?», - дип сорагач, Туфан абый бу гарьләнеп, кычкыра торган әтәчне каяндыр үзе табып алып кайтты.

Яңа әтәч соклангыч матур, аякларына кадәр аллы-гөлле йон каплаган, дип мактанды Туфан абый. Бенефисын ясасаң – купшы киеме өстендә. Теге кычкырмый торганын Туфан абыйны 15 ел йөртүче шоферы Ришат авылына җибәрделәр. Авылда аннан башка да әтәчләр җитәрлек, бу кычкырмый дип, көтү чыкмый калмаячак иде.Теге гаярь әтәч кайтып, озак та узмады, бер-ике тавык таушалып, җан тәслим кылдылар, кәнишне. Яңа тавыклар аласы

булды. Ләкин Туфан абый, барыбер, минем «тугыз  тавык кирәк» тәкъдимен кабул итмәде. «Хатын-кыз сүзе белән йөрүчеләр – без түгел» дигәндер инде.
Берзаман безгә чибәр әтәчнең сөекле тавыклары салган эреле-ваклы йомыркалар килә башлады. Офис-менеджерыбыз Рәйсә Борһаниева ул йомыркаларны пешереп, юмарт итеп өеп куя иде.

Мәрәтхуҗа баланы

2011 елның көзендә Туфан абыйның туган авылы Мәрәтхуҗага кайттык. Туфан абый йортларын кышка әзерләп калдыра, без Рәйсә Борһаниева белән бакчасында балан җыябыз. Туфан абыйның өч йорттан торган утарында "уртанчы" зурлыктагы йорт эче кашагалар, чиккән сөлгеләр, кульяулыклар белән бизәлгән. "Яз көне кайтып, бу өйне юарга кирәк булыр", – диде Туфан абый. Авыл җиренең матур гадәте бит ул яз көне өй юу. "Туфан абый, әйдәгез кашага-пәрдәләрне хәзер алып кайтып юыйк, яз көне килеп, өй югач элеп үк китәрбез", - дидем мин. Туфан абый каршы килергә дип авызын ачканда, мин кашагаларны җыя башлаган идем инде. Рәйсә дә миннән калышмады.

Казанга кайтканда, тәрәзәдән Идел, Чулман җиленә иркәләнеп үскән үләннәр, чәчәкләр, җиләкләр йорты – киң болыннарга карап: "Киләчәктә бу җирләрдә ничек дип аталган кытай авыллары булыр икән? " – диде Туфан абый. . . калган юлны сөйләшмәдек. Без Туфан абый башлаган сөйләшүгә катнашып китәбез, аннан узып сөйләшми, сәбәпсез сүз башламый идек. Туфан абый белән туктамый сәгатьләр буе сөйләшә алучы Асия апа Юнысова, ниндидер сәбәп белән балан җыярга кайтмый калган иде. . .

 

Оят белән чама беткән

Бер елны Татарстандагы бер театр директоры юбилеен бәйрәм итте. Мондый статустагы театр хезмәткәре андый датаны сәхнәдә уздыру кабул ителмәгән, административ берәмлек бит ул, тыйнак бәйрәм итәргә тиеш. Шундый язылмаган канун бар.

Казаннан дәрәҗәле кешеләр чакырулы. Купшы чакыру кәгазен Туфан абыйга да кертеп чыктылар, мин алып калдым да өстәленә куйдым. Тел шартлатырлык итеп ясалган иде ул. Куе зәңгәр төстәге кыйммәтле кәгазьгә көмеш белән юбилярның исеме, шәхсән минем өчен шул минутта гына билгеле булган дәрәҗәле исемнәре, вакыйга урыны, вакыты язылган. Ике телдә язылган,  чакыру эчендә аны тагын да кыйммәтрәк итеп күрсәтә торган үтә күренмәле кәгазь бар. 30 елга якын бина сорап тилмерүче, күп кенә яңа спектакль декорацияләрен иске спектакльнекеннән сүтеп корыштыручы, "халык артистлары" акчасызлыктан мәҗлесләр алып барырга мәҗбүр театр булмаса, хет чын алтыннан койдырып ясасын иде дә бит. . .

Туфан абый килде, кәгазьне күрде. Үзем алып калып, өстәленә куйганлыктан, үземне никтер гаепле тоеп, бер сүз әйтми, тын гына компьютер экранына текәлеп утырам шулай.

"Да-а-а, - диде Туфан абый, никтер русчалатып, – яши беләләр бу малайлар. Оят белән чама беткән боларда". Ул юбилейга, әлбәттә, бармады... Ничә еллар һәр трибунадан бу шәһәргә лаеклы театр кирәклеге турында ачыргаланып та, катгый да сөйләп, йөрәген чәрдәкләп бетергән Туфан абый, ул купшы мәҗлестә утыра да алмас иде. . .

 

Тәмле итеп ката белгәннәр

Чистай урамындагы бинада утырып эшләгән вакыт, алдан хәстәрләп куйган тәм-томың булмаса, чәй табынына тиз генә әйбер табармын, димә, иң якын кибеткә дә шактый барасы. Бервакыт эш арасында чәй эчәргә утырдык, өстәлдәге бар "сыебыз" – чәйдә җебетмичә генә ашап булмый торган ипи кисәкләре (оят инде безгә, сүз дә юк).Туфан абый шул ипи белән чәй эчә, үзе: "Карале, ничек шулай тәмле булып ката белделәр икән болар?" – ди.

 

Кире алдырам!

Казанның Үзәк базарында Туфан абыйның җимешләр ала торган "үз урыны" булган. Бу турыда һәм анда Вахоб исемле җимеш сатучы турында мин әле берничә ел элек кенә җырчы Резидә Галимовадан белдем. Алар да җимешне гел бер урыннан, әлеге дә баягы Вахобтан алалар икән һәм ул аларга бер тапкыр: "У меня многие знаменитые люди урюк и курагу покупают. Раньше и Туфан Миннуллин покупал", - дигән. Шуннан соң Резидә белән базарга барып, Вахоб агай белән таныштым да әле мин. Күргәне булмаса да, Вахоб хакында Туфан абыйның кызы Әлфия апа да белә. Танышлыкның тарихы да бар икән, ул хакта да Әлфия апа сөйләде. Туфан абый бер тапкыр җимеш алырга килгәч, аның депутат, җәмәгать эшлеклесе икәнлеген телевизордан күреп белгән Вахоб, аңа бер гозерен әйткән. Инде озак еллар Казанда яшәсә дә, гражданлык ала алмый икән. Тиздерме, озактырмы - бу проблемасын чишәргә булышкан аңа Туфан абый. Вахоб агай инде "Россия гражданы" булганнан соң, җимеш алырга килгәч, рәхмәтле сатучы Туфан абыйдан акча алмаска маташкан. Шуннан Туфан абый Вахобка: "Акча алмасаң, мин синең гражданлыгыңны кире алдырам!!!» дип "янаган". Вахоб башка алай итеп, "статусын" куркыныч астына куймаган, диләр.

Кибеттә тагын ниләр бар иде?

Бервакыт Туфан абый килгәч, чәй эчик, дисәк  – берниебез юк. Кибеткә җыенганыбызны күреп: "Йөрмәгез, эшегезне эшләгез. Мә, Ришат, акча, бар, чәй эчәргә берәрнәрсә алып кер", - диде Туфан абый, Ришатка мең тәңкә сузып.

Берзаман ике зур пакет тоткан Ришат кайтты. Пакетларны бушатабыз, бушатабыз чыга да чыга печеньелар. Гел печенье - түгәрәге, шакмаклысы, озынчасы, бармак башы кадәрлесе, баллысы, тозлысы...) Өстәлгә тау булып өелде. Эш арасында тәнәфес ясап, чәй эчәбез! Рәхәт, чәй "чыбыркысы" (бабам сүзе , тәм-том дигәнне аңлата) тиз генә бетәрлек түгел. Бераздан Туфан абый Ришатка карап, болай ди: "Кибеттә тагын нәрсәләр бар иде соң, Ришат?"

 

Бергәләп чәй эчкәннәр

Журналның чираттагы санында Исламия апа Мәхмүтова чыгасы иде, аны редакциягә фотосессиягә чакырдык. Исламия апа редакциягә тыйнак кына, кыюсыз гына килеп керде. "И, ни язарсыз инде, әллә ни яңалыгым да юк бит әле", – диде ул, бераз уңайсызлангандай итеп. Туфан абый бүлмәсеннән чыгып, Исламия апа белән күрешкән иде инде. "Кызлар, чәй ясагыз әле безгә. Бер яңалыгыңны да сөйләтә алмасак, "Исламия Мәхмүтова белән Туфан Миңнуллин бергәләп чәй эчкәннәр" дип язарбыз", - диде ул.

 

Тәмле әйбер

 Бер Яңа елны каршылар алдыннан кызлар белән кибеттән тәмлүшкәләр алып йөрибез. Офис-менеджерыбыз Рәйсә Борһаниева кәрҗинкәгә түгәрәк савытлы тозлы селедка балыгы да салган булган, анысын кайткач кына күрдек. "Рәйсә, бу бит инде купшы табын ризыгы түгел!" - дим мин, шәһәр Мәчтүрәләречә кыланып. Рәйсә ике минутка үпкәләгәндәй итә дә оныта, чөнки аның козыре бар. "Туфан абый бу кызыл җиләкләрне күргәч, иии, сөенер инде", - ди-ди алган кызыл җиләкләре бар аның. Декабрь ае табынын бизәп тә куячак инде болар, дип, аларын без дә куәтлибез. Шәһәрчә!

Мәҗлес. Рәйсә: "Туфан абый, менә бу матур җиләкләрне Сезгә дип алдык. Ашап карагыз әле".

Туфан абый: "Мин декабрьдә мондый җиләк ашамыйм, сезгә дә ашарга киңәш итмим. Җәй көне чыннарын ашарбыз!”

Өстәлнең җиләк-җимеш арасындагы аулак бер "тишегендә" бай туганы табынына ялгыш эләккән  хәерче энекәш кебек теге селедка тора. Үзебез шулай “маскировать” иттек, Туфан абый күреп алып, рисвай булмыйк тагын, дип. Шул качкын сыйны күреп алды да Туфан абый: "Әнә бит анда тәмле әйбер бар икән. Бирегез әле шуны", - дип сорап алды һәм шундый тәмләп ашады ки, шуннан һәр табынга ул балыкны ала торган булдык. Рәйсә тантана итте!

Щепкинчылар турында фильм

Туфан абый үзенең "Галиябану, сылуым-иркәм" пьесасы буенча телевизион фильм төшерү турында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе белән эш башлаган иде.  Илшат Әминов исеменә рәсми хатны мин яздым, ул хатка юл да күрсәткәннәр иде бугай - Туфан абыйның телефоннан кайбер сөйләшүләреннән шул аңлашыла иде. Әлеге әсәр - щепкинчылар өчен һәм щепкинчылар турында язылган әсәр. Камал театрында әлеге пьеса буенча куелган спектакльне күргән кешеләр бу хакта беләләр. Шундый шәп фильм буласы иде ул... Ләкин Фирдәвес апа Әхтәмова авырып китте... Менә терелә, менә аякка баса дип көттеләр дә, Фирдәвес апаның чире - әҗәлгә дигән чир булып чыкты шул... 2012 елның февралендә китеп тә барды танылган актриса. 2012 ел татар театр дөньясының күп мәшһүрләрен алып киткән ел булды ла ул. Туфан абыйны да...

Фильм төшерелми калды. Кызганыч.

 

Пермия өчен тавыш

2010 елдан бер хатирә. Тукай премиясе алды "мәшәкатьләре" иде. Үзен бу югары бүләккә лаек дип уйлаган каләм ияләренең комиссиягә кәгазьләр тапшырып, финал утырышының карарын көтеп йөргән көннәре. Ул чакта комиссиядә булган (соңрак ул аннан үз теләге белән чыкты) Туфан абый янына тавыш биргәндә, үзләре хакында онытмауны сорап шалтыратучылар, килүчеләр дә бар. Без ул чакта Язучылар берлеге ишегалдындагы флигельдә утырып эшлибез, барыбыз бер бүлмәдә, ул бүлмәнең бер почмагында Туфан абый утыра торган урын. Бүлмәсе бездән ишек белән бүленсә дә, ул беркайчан да ябылмый.  Беркөнне Туфан абый янына кандидатларның берсе, танылган шагыйрь керде. Үзе генә түгел, рәис белән. Аларның сак тавышлары безгә ишетелмәсә дә, Туфан абыйның "җавап тавышы" яшереп сөйләшүләр өчен түгел иде.

"Синең иҗатың зур, - диде ул, шагыйрьгә исеме белән мөрәҗәгать итеп, - быел алмасаң, башка елларда премияне барыбер алырсың, әйе. Син яшь әле. Ачуланмагыз, егетләр, быел мин сүземне Фоат (Фоат Садриев. "Бәхетсезләр бәхете" китабы өчен) өчен әйтәм. Быел ала алмаса, авылда яшәүче тыйнак язучы  премия дип башка авызын да ачмаячак, әйе", - диде Туфан абый, бу темага сүзне башка дәвам итәрлек урын калдырмый торган тавыш белән.

Ул елны Фоат абый Садриев Тукай премиясе алды. Теге  шагыйрь дә...

 

Түләргә кирәк

2010 ел иде. Беркөнне редакциябезгә кунакка Данил Сәфәров килде. Ялгышмасам, мин аны Туфан абый уйлап тапкан "Редакциягә кунак килде" сәхифәсенең беренче герое итеп чакырган идем. Бер "тар багана"га сыеп беткән ул сөйләшүдә кунагыбызның ни эшләр бетереп йөрүе хакында сорыйбыз, үзебезгә теләк теләтәбез. Кунак белән соңыннан чәй эчү – анысы әбизәтелне. Чәй янында гапләшү - Туфан абыйның яраткан форматы иде һәм ул безгә борынгылардан күчкән йола да бит. Борынгылар юкка гына "Бер чынаяк чәйнең кырык еллык хәтере бар" димәгәннәр.

Шулай чәй эчеп утырганда, мин: "Туфан абый, Данил татар матбугатын пропагандалау өчен Матбугат.ру дигән интернет-басма ачты. Без дә анда ай саен журналда чыккан язмаларны куеп барабыз", - дидем. "Шулаймы? Әйбәт! " - диде Туфан абый. "Акча да сорамый ул бездән, дусларча гына мәкаләләрне куеп бара", - дидем мин, мактангандай итеп. Шуннан Туфан абый кызды, кәнишне. "Ничек инде бушка? Ул аны үз акчасына ачкандыр бит? Ничек инде түләмибез? Түләргә кирәк!" - диде Туфан абый һәм баш хисапчыбызны "эзләргә" кереште: "Рәмзия, Рәмзия!"
Шул
көннән башлап, Данил Сәфәровка түләми калганыбыз булмады.

 

Җир җиләгем, кура җиләгем

Искерә төшкән яшел кәрәзле телефонын оныгы Данияр кәттәрәк телефонга алыштырып, ул телефонга әллә нинди функцияләр тутырып биргәч, Туфан абый берничә көн шуның белән йөрде. Бик ярата иде ул техника алырга, аны өйрәнеп мәш килергә. Ләкин һәр техника гына Туфан абый кулына каләме кебек виртуозларча бирешми иде.

Аның яшел телефонына Нәҗибә апа шалтыратканда, "Җир җиләгем, кура җиләгем. Сагынып көтәм сине, чибәрем" җыры яңгырый иде. Ул җырны Туфан абый озак кына тыңлый әле, шалтыратуга ашык-пошык җавап бирми. Яшерен-батырын түгел, кем шалтыратканын шундук аңлаганлыктан, мин (башка кызлар да шулай булгандыр инде) әлеге сөйләшүләрнең үземә ишетелгән өлешен интонациясен, "тонның җылылык микъдарын" бәяли-бәяли тыңлый идем. Бернинди төче сүз әйтми генә шундый матур сөйләшә иде Туфан абый Нәҗибә апа белән.

Ә бу яңа дигән телефонда әллә нинди генә чит көй уйный иде. Бу хәлдән Туфан абый гына түгел, без дә бераз уңайсызлык кичердек, теге матур көйне ишетеп ияләшкән идек. Бер атналап яңа телефон белән йөргәч, беркөнне кабат иске яшел телефоны белән килде Туфан абый. Күрми дә калыр идек, берзаман телефонда теге җыр җырлап җибәрмәсенме! И, куаныштык. "Тегесенә Нәҗибә шалтыратканда, бу матур көйне җайлап булмады, әйе... шуңа яңадан монысын алдым", - диде Туфан абый.