Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ЯККА УЗА КОШ ЮЛЛАРЫ...

Татарстан радиосы дулкыннарында Саҗидә Сөләйманованың исеме тынып торганы юк. Аның шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композицияләр, иҗатына багышлап әзерләнгән тапшырулар әледән-әле эфирда яңгырап тора. Җырлары исә тематик тапшыруларда музыкаль иллюстрация сыйфатында да, аерым концертларда да файдаланыла. “Туй җыры” (Шамил Кашапов музыкасы), “Әлмәтем, мәхәббәтем” (С. Садыйкова), “Нефтьчеләр маршы” (М. Имашев), “Урсал тауда” (Р. Нәгыймов), “Казан вальсы” (Р. Бикбулатов), “Җил дә үтә алмас арада” (Ю. Юнысов), “Аһ, җаныем Бибисара” (С. Чуганаев), “Җырчы кызга” (Р. Яхин), “Кәккүк” (А. Монасыйпов) кебек җырлары тыңлаучыларыбыз тарафыннан һәрвакыт көтеп алына. Татарстан язучылар берлеге һәм “Татнефть” ААҖ гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру тантаналарыннан репортажлар бирү ныклы бер традициягә әверелде. Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан махсус тапшыру әзерләнә.

Хәзер без журнал укучылар игътибарына радио фондында саклана торган кадерле бер язма тәкъдим итәбез. “Туган якка уза кош юллары” дип исемләнгән бу тапшыру танылган язучы Зәки Зәйнуллин тарафыннан 1990 елларда әзерләнггән иде. Бу язмага игътибар юнәлтүебез юкка гына түгел, чөнки биредә шагыйрәнең тормыш юлы да, иҗат сукмаклары да, иҗатының олылыгы турында уйланулар да урын алган. Монда без Саҗидә Сөләйманованың үз тавышын да ишетәбез. Тапшыруны Тәлгать Хаматшин алып бара, автодан текстны Ренат Таҗетдинов укый.

Фото: архивтан