Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әткәм чыбыркысы (хикәя)

Мин үземне белә башлаганнан бирле кемнеңдер күзәтеп йөргәнен сизәм. Әле чәчемнән сыйпагандай итә, әле битләремнән иркәли. Аны эзләп, тирә-ягыма каранам, тик беркемне дә күрмим.

Сәерлегемне өлкәннәр дә сизә иде.

– Җүләр, дияр идең, җүләр түгел, башына зыян килгәнгә охшамый, мөгаен, йорт иясе шаярадыр, – диләр.

Тора-бара мин аңа шундый ияләндем, ул үзен озаграк сиздерми торса, күңелсез булып китә. Ләкин бу турыда бүтәннәргә белдерергә ярамавын да аңлыйм. Югыйсә «тиле Сәхия», – диюләре бар. Кемнең инде үзенә «тиле», дип әйттерәсе килсен?! Күзгә күренмичә, мине иркәләүче зат чыннан да бар иде, мин аның барлыгын шулхәтле ачык тоя идем!

Үземне күзгә күренмәс затның күзәтүе белән килештем. Бүтән балаларның әниләре, әтиләре, әби-бабалары үзләренә сиздереп тә, сиздермичә дә күзәтчелек итәләр бит. Бәлки, аларның да күзләре әллә кайлардан күрәдер? Күңелемнән күз күрмәгән җирләргә китеп, үземне очсыз-кырыйсыз мәйданда дип хис итәм, анда кемнәр, ниләр барлыгын белергә омтылам. Тик берни дә күрә алмыйм.

«Үсеп җитмәгәнмендер әле, – дип уйлыйм мин. – Тиешле яссылыкка буем җитмидер». Һәм мин ул биеклекне тояр өчен өй түбәсенә йә агач башына менеп китәм.

Аннан соң мин әтиемне күзәтергә яратам. Миңа аның чыбыркы шартлатуы ошый. Чыбыркы тавышы әллә нинди хисләр уята, күңелгә матур көй уела. Инде үсеп, җиткән кыз булгач та, чыбыркы моңы колагымда яңгырап тора.

Бер генә көй чыгаручының да бу аһәңне күңелемдә уелып калырдай җыр-моңга тапшыра алганы юк әле. Ә ул моң һаман да колагымда «чың-чың» килеп, бала чагыма алып кайта.

Әткәйнең үзе белән көтүгә дә алганы бар. Ул мине ат өстенә күтәреп утырта һәм болынга алып китә. Аның белән әле утлап, әле ял итеп яткан көтүне әйләнеп чыгабыз. Әткәйне күргәч, колхоз басуына биләмгә керергә яраткан мут сыерларга хәтле кире борыла. Бу вакытта минем өчен җир йөзендә әткәйдән дә кодрәтле кеше юк сыман.
Миңа әткәй мондый кодрәтне чыбыркысыннан ала кебек. Аны селтәп җибәрсә, болынга хәтле чайкалып куя. Ә ул исә, үз чиратында, шук малайлар кебек чикне бозарга җай гына көтеп утлаучы сыер халкын кисәтә. Алар тагын шактый вакыт чыбыркы аһәңенә буйсынып, күшәүләрен дәвам итәләр.

Сихерләнгәндәй, аларны күзәтәм. Чыбыркы очы белән сыер койрыгында ниндидер бәйләнеш бар кебек. Чөнки чебен-черкине бертуктаусыз куып күшәгән малларның, чыбыркы тавышын ишетүгә, койрыклары бермәлгә туктап кала, аннан соң селкенеп куя, елан кебек өскә күтәрелә һәм бер мизгел шулай тора. Ә ул арада кунган чебен-черки, кигәвен, сыерларның канын күбрәк эчәргә теләп, борынын аларның тәненә батыра. Койрыклар, махсус команда булган кебек, аларны себерә-себерә уйнаклый, юк итә башлый һәм өчпочмак формасын ала.

Шул чагында чебен-черки дә, канымны ризык итәргә чамалап, баш очымда кара болыт кебек бөтерелергә тотына, һәм мин ярдәмгә койрыгымны эзли башлыйм. Минем дә койрыгым чебен-черкине куар, янәсе. Аннан соң миндә генә түгел, гомумән, бер кешедә дә койрык юклыгы исемә төшә. Әмма вакыт-вакыт аның барлыгын шулхәтле ачык тоям: «Әллә чынлап та койрык үсте микән?» – дип капшап карыйм.

Вакыт-вакыт кемдер минем күзгә күренмәгән, кул белән капшап булмаган койрыгымнан тартыпмы-тарта гына бит. Мин ул кулны да, койрыкны да аермачык сизәм. Һәр нәрсәгә ияләнеп була икән. Мин дә үземнең шушы күзгә күренмәгән койрыгыма да, аны тарткалап торуларына да шулхәтле ияләштем, игътибар да итми башладым. Үзләрен сизмичә торсам, юксына башлыйм хәтта. Кеше үзе эчкән суга, үзе яшәгән мохиткә шулай ияләшә бит.

***

Әткәем миңа, кешене туган көненнән алып иңендә ике фәрештәсе саклый, дип кабатларга ярата. Аның берсе – рәхмәт фәрештәсе, кылган уңай эшләрен язып бара, бәла-казадан йолып калырга тырыша. Ә икенчесе яман эшләрен үлчи, тик ул да кешене яманлыктан сакларга тырыша, ди. Шулай булгач, миңа куркырлык сәбәп юк. Фәрештәләрем яманлык теләмәс. Ә ул затның шул фәрештәләрнең берсе булуына шигем юк. Әллә икесе дә минем койрыгым белән шаярамы?

Еш кына күз алдымда искиткеч гүзәл планета пәйда була. Бу уйның каян башыма килүен дә төгәл генә әйтә алмыйм. Бер караганда, ул миңа күктән иңә, икенче караганда, үз башымда туа шикелле.

Ата-ана йортында бала озак яшәми.Үсеп җитү белән үз көнен үзе күрә башлый. «Син үз көнеңне бездә күрәчәксең, биредә яшәмәячәксең», – ди бер тавыш. Әти-әниемнән башка ничек яшәрмен? Тавыш иясе дәшми.

Күз алдымда аның илаһи йөзе пәйда була. Йа Хода! Мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле. Йөзен аерып карап булмый – бөтен җиреннән, күзне чагылдырып, нур сибелә.

Мин, кулыма кәгазь-карандаш алып, әлеге илаһи затны, илаһи нурны сурәтләргә талпынам. Гүя төсле карандашларым әткәемнең чыбыркысы кебек озынаялар – кәгазьдә алардан барлыкка килгән сызыклардан өчпочмакны хәтерләткән сурәтләр пәйда була. Ерактанрак карасаң, төрле зурлыктагы пирамидаларны хәтерләтәләр. Һәммәсеннән нур сирпелә, тик барыбер ул илаһилыкны тулысы белән сурәтли алмыйм.
Бу рәсемнәр бер-берләренә охшаганнар да, охшамаганнар да. Ничек кенә сурәтләргә тырышсам да, кемне генә ясасам да, төрле зурлыктагы озынча өчпочмак-конус сыман фигуралар хасил була – җир үзе дә, табигать тә, җан ияләре дә... Әйтерсең, кулымда төсле карандашлар түгел, әткәемнең чыбыркысы һәм кемдер аны үзе теләгәнчә кәгазь өстендә уйната.

Ясаган рәсемнәремне укытучыларым җыеп бара. Аларны әледән-әле төрле күргәзмәләргә җибәрәләр.

– Бу бала мондый сюжетларны каян ала икән? – дип аптырый алар. – Гаҗәп бит, һәр рәсем, нинди дә булса мәгънәгә ия булуы өстенә, өчпочмак та.

Алар шушы мохитне үзем тойганча сурәтләвемне генә түгел, ә шул үзем тудырган мохит эчендә яшәгәндәгедәй хис итүемне аңламыйлар. Тоемлауларымны бүтәннәр белән дә уртаклашасым килә. Тик әлеге тавыш иясе, илаһи зат тыеп тора.

– Җир кешеләре сине аңламас, алар сине тилегә санар, – ди ул. Үземне тиле дип уйлауларын теләмим. Шуңа күрә кулыма тагын кәгазь, карандаш, буяулар алам. Ә кәгазьнең мине сатарга теле юк.

Рәсем укытучысы, кәгазь белән генә чикләнмичә: «Киндердә эшли башларга вакыт», – дип киңәш бирә. Ә мин исә рәссам булырга уйламыйм да. Җанымда тупланган, менә-менә шартлап ярылырга торган энергиямне кәгазьгә күчерәм генә. Кәгазь – сердәшем, кәгазь – дустым. Аңа тулысынча ачылам.

Ә бу җирдә мин вакытлыча гына. Мин анда үсәм, алга таба яшәр өчен көч туплыйм, килер бер көн, аны ташлап китәрмен.

Тик бу җирдән кайчан китәсемне белмим...

Бүтәннәр мәхәббәт хатлары алыша. Миңа да килә андый хатлар. Тик мин генә җавап язмыйм. Миңа хат язучының кемлеген дә беләм – Фәйзелгаян булмый кем булсын? Тагын кәгазь, буяуларыма тотынам. Күңелемдәге билгесезлек хыялый сурәтләргә әверелә. Сурәтләгән дөньям искиткеч матур. Тик нишләптер анда ярату юк. Андагы һәр җан иясе ялгыз. Шуңа анда шатлык та, кайгы да, үлем дә, мәхәббәт тә юк, анда кеше мәңгелек.

Сөймичә, сөелмичә яшәүдән дә авыррак нәрсә бар икән?! Син бар, син эшлисең, син – мәңгелек, тик моңа беркем дә көенми, сөенми, сине берәү дә яратмый, берәү дә көнләшми. Табышлар да, югалтулар да юк.

– Хатлар язып, хатлар алып, җирдәгеләр уенын уйнамый тор, – ди илаһи зат. – Синең бүтән яссылыкның алиһәсе буласың бар... Илаһи зат миңа үзенең барлыгын еш белдереп тора. Ул беркайчан да тавышын күтәрми, тик вакыт-вакыт мине куркыта да.

Урта мәктәпне тәмамлагач, рәссамнар әзерләүче уку йортына кергәч, беркем гаҗәпләнмәде. Алар фикеренчә, җир кешесе һөнәрен сайларга тиеш тә түгел идем. «Дөньяда моңарчы күрелмәгән рәссам үсеп килә. Тормышның бүтәннәр күрмәгән мизгелләрен, бүтәннәр күрмәгән чагылышын сурәтли алырдай рәссам», – диделәр.Тик кайчан да булса, үзем яши башлаячак яссылыкны күзаллавым турында берсе дә белмәде. Моны үзем дә белмәдем.

***

Көннәрне – төннәр, төннәрне көннәр алыштырды. Академияне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралды, ә мин Рәссамнар берлеге каршындагы күргәзмәләр залында консультант булып калдым. Шуның өстенә мастерскойда эшләр өчен урын бирделәр.
Эшли башлавым республика һәвәскәр рәссамнарының зур күргәзмәсе ачылу көннәренә туры килде.

Профессионаллар белән генә түгел, һәвәскәр рәссамнарның да күбесе белән таныш идем инде. Картиналарда җир үзе, җир кешеләре сурәтләнә. Карасана, җир дә шундый гүзәл икән бит! Аеруча таң аткан чагында. Һәр җан иясеннән, һәр агачтан, хәтта һәрбер үләннән нур бөркелә. Нишләп мин шушындый гүзәл планетада яшәмичә, башка яссылыкта яшәргә тиеш әле?

Бу тетрәнү шулхәтле көчле иде ки, андагы бүтән картиналарга игътибар итмичә, почмакта торган урындыкка барып утырдым. Күз алдымда куе томан болыты чайкала. Каяндыр нур бөркелә. Таныш, бик таныш нур. Алдымдагы куе томан чайкалудан туктады һәм әкренләп таралды. Чү! Кемдер каршыдагы диварга яңа картиналар элә. Нур алардан сирпелә икән!

Бу картиналарда мин ташлап китәргә тиешле җир түгел, ә яшәргә тиешле яссылык күренешләре чагыла иде! Гаҗәпләнүдән аһылдап куйдым. Кемдер дигәнем миңа таба борылды.

– Хәлегез киттеме әллә? – дип сорады ул. – Хәзер валидол табам. Ул кесәсеннән валидол чыгарды. «Менә бит кирәге чыга икән, – диде ул. – Нигәдер кесәмә тыгарга уйладым. Сезнең өчен булган икән». Күз алдым яктырды.

– Мин дә, йөрәгемнең кайдалыгын белмәсәм дә, сумкамда валидол йөртәм, – дидем. – Берәрсенә кирәге чыгуы бар, дип... Көлештек.

– Икебез бертөсле уйлыйбыз икән.

– Шулай булып чыга. Тик нишләптер сезне бер дә күргәнем юк иде. Каян, кем сез?

– Ә сез кем?

– Мин монда эшлим. Яшәвем дә биредә. Сез кайда яшисез?

– Бүген минем яшәвем – урманда.

– Ә иртәгә?

– Анда күз күрер.

– Бу рәсемнәр каян?

– Болар җир рәсемнәре түгел.

– Ә кайдан?

Хәер, мин аларның чыганагын беләм. Шуңа соравым да мәгънәсез тоелды, ахры. Сорауга каршы җавап:

– Каян дип уйлар идегез?

Мин аны кладовка бүлмәләренең берсенә алып кердем. Үземнең картиналарымны күрсәтә башладым. Картиналарны күргәч, ул бик гаҗәпләнде.

– Бу рәсемнәр нәрсә аңлатырга тели, дип уйлыйсыз? Димәк, сез дә күңелегез белән бу җир кешесе түгел?

– Шулай уйлыйсызмы?

– Җир кешесе бүтән яссылыкка омтылмас иде.

– Мин омтылмыйм... Мине кемдер этәрә... Миңа үз җирем якын. Бу очрашуның очраклы түгеллеген икебез дә аңлый идек. Тик ачылып китәргә ашыкмадык.

– Сүз юк, сезнең картиналарыгыз әсәрләндерә, уйландыра, әмма анда җирдәге җылылык юк.

Без яңадан күргәзмә залына менәбез. Аннан берничә картинаны алып төшәбез һәм чагыштырабыз.

– Без табигатьне төрле нурланышта сурәтләгәнбез. Сезнең рәсемнәрдә Кояш өстенлек итә, минекендә – Ай, йолдызлар... Беребезнекендә – көн, беребезнекендә – төн... Тәүлекнең төрле вакытын сурәтләгәнбез...

– Елның төрле фасылына ишарә дә юк түгелме?

– Бу җир түгел, бу бөтенләй бүтән яссылык! Ул Кояшка да, Айга да, йолдызларга да бүтән мөнәсәбәттә. Анда кояш офыкка керү белән, күктә йолдызлар калка. Күрәсезме, алар бездәге йолдызлар кебек түгел, берничә кояш булып, төрле яклап, офыктан күтәрелә. Монда көн көндезгедән күп тапкыр яктырак, күп тапкыр эссерәк. Чөнки җирдә төнлә яктырта торган ай һәм йолдызлар да биредә көндез яктырта. Төн исә сездәгедән караңгырак, анда ай да, йолдызлар да юк. Мондагы төн – тереклекне кояш эссесеннән коткаручы ул.

– Картиналарны язганда, моңа игътибар итмәгән идегезмени?

– Мин аларны ничек бар – шулай ясадым, үземә якын булган күренешләрне генә сурәтләдем. Тик безнең дә җир элек болай түгел иде. Бу картиналар – минем күңел җәрәхәтем дә...

– Ә сез? Сез үзегез кем?

– Минме? Мин – кеше.

***

Җирдән кайчан да булса аерылып китәргә тиешлегемне белә идем. Тик әле бүген дә, иртәгә дә түгел, гомумән, әле тиздән түгел кебек иде. Кеше үзенең кайчан да булса җанының тәненнән аерыласын яисә җирдәгеләр әйткәнчә, үләсен белә торып, мәңге үлмәс кебек яшәвен дәвам итә, үлем аны һич тә куркытмый. Ә инде үзенең гомере азайганын сизгән саен аңа теше-тырнагы белән тагын да ныграк ябыша. Минем белән дә шулай. Элек үземне монда вакытлыча кунак кына итеп караган Җир хәзер тагын да матуррак, тагын да мәһабәтрәк, шул ук вакытта кызганыч та тоела. Шулай да ул минсез яши алыр. Ә мин?

Бу тетрәнү шулхәтле көчле иде ки, төне буена йоклый алмыйча азапландым. Таң алдыннан әкрен генә өскә күтәрелә башлавымны сиздем. Менә түшәмгә җиттем, аның аша бернинди тоткарлыксыз үтеп чыктым, өскә әллә ничә кат болытлар аша үтеп, очар кошка әверелдем һәм җир тирәли әйләнә башладым. Юлымда үзем кебек кошларны күп очраттым. Алар миңа гаҗәпләнеп карыйлар һәм: «Карагыз әле, кешегә охшаган нинди кош безнең арада», – дип гаҗәпләнәләр.

Күктәге кошлар барысы да парлы-парлы. Алар арасында минем генә парым юк.

Җир тирәли кат-кат әйләнәм, аны аркылыга да, буйга да күрәм. Менә үзем яшәгән авыл, үзем үскән йорт. Әнә, анда әнкәй, әнә, сеңелләрем. Әнә, әткәй чыбыркының яңасын үреп утыра. Үзе җырлый:
Оҗмахларда яшәсәң дә,

Сагындыра туган җир...
Әнә, икәү бергә уйнап үскән Фәйзелгаян. Фәйзелгаян чыбыркы селтәнеп маташа. Әткәм чыбыркысы! Ничек килеп кергән аның кулына, кем биргән? Әллә көтү чираты аларга җиткәнме? Каяндыр әмер килә:

– Кит! Син бу җирне озак карап торырга тиеш түгел! Синең урының – биектә. Шунда күтәрел!

Бу әмергә буйсына алмыйча катып калам. Югарыга күтәреләсем һич килми. Туып-үскән җиремнән аерыласым бөтенләй килми! Мин Фәйзелгаян тоткан чыбыркыдан күземне ала алмыйм. Нишләп әткәй аңа бирәсе итте икән?

Һәм кире төшәм. Күз алдым томан белән каплана. Ә инде томан таралгач күрәм – бүлмәдәш кызым Кафиянең йөзенә карарлык түгел.

– Әллә берәрсе үлдеме? – дип сорыйм. Ә ул җавап урынына:

– Уяндың! Уяндың! – дип кочаклап ала. Аның сүзләреннән шуны аңлыйм: өч тәүлек буе йоклаганмын икән. Битемне чәбәкли-чәбәкли уятып та караганнар, уята алмаганнар. Шуңадыр, бит алмаларым чеметтереп кызыша. Аптырагач, табиб чакырганнар. Ул:

– Уянганчы тимәгез, уятырга тырышмагыз. Иҗат кешеләренең, әсәр өстендә утырганда, атналар буе йокламаган кебек, соңгы ноктаны куйгач тынычланып, берничә көн буена йоклавы гадәти хәл, – дигән.

Мин Фәрваз белән очрашырга булдым. Ул да киләсемне белгән кебек иде.

– Монда күргәзмәгә дип килүегез күз буяр өчен генә. Максатыгыз бүтән.

– Әйе, бүтән, – диде ул. – Урман кешесе табигатьне сакларга тиеш. Җирдә хәзер тоташ җинаять. Кеше кешене ботарлый. Ерткычлар да үз кавемнәре белән алай кыланмый.

– Ләкин ул – минем туган җирем!

– Безгә бүтән планетада яшәү мөмкинлеге бирелде.

– Сез шуннанмыни?

– Әйе. Мине җиргә сине алып китәр өчен җибәрделәр. Тик мин сине бүтән җирдән эзләгән идем.

– Кайдан?

– Әткәң чыбыркысы яныннан!

– Мин беркая да китмим!

– Синең сайлар мөмкинлегең юк. Безнең яссылык күптән көтә үзеңне. Анда да кешеләр яши. Анда хәзер гомер мәңгелек. Элек алай түгел иде.

Ул «мәңгелек» сүзе урынына «мәңгелек төрмә» дияргә теләгәндәй тоелды...

Язмышымның шулай җиңел генә хәл ителүен теләдеммени? Җирдә туып, үс тә, сине ансат кына бүтән яссылыкка алып китсеннәр әле?

Әткәем, әнкәем, туганнарым, дусларым миннән башка нишләр? Ә үзем нишләрмен? Мәңгелек гомерем белән бөтенләй башка планетада яшәргә тиешмени? Ник кирәге бар мондый мәңгелекнең?

***

Күргәзмәгә бу хәтле халыкның күптән килгәне юк икән. Аны Фәрваз картиналары бигрәк әсәрләндерде. Озак тукталып, якынрак килеп тә, ераккарак китеп тә карадылар. Ара ераклыгына мөнәсәбәтле рәвештә шушы күренешләргә яктылык сибелеше дә үзгәреп, төрле балкышка керә икән. Бер карасаң – көмеш сыман, бер карасаң – алтынсу, бер карасаң – зәңгәрсу алар. Ә бу конуслар – өчпочмаклы пирамиданы хәтерләткән рәсемнәр эчендә кешеләр бар сыман. Яктылык уйнавына мөнәсәбәтле рәвештә аларның күзләре, колаклары, иреннәре, күкрәкләре шәйләнә. Нәкъ безнең җир кешеләре шикелле! Бу рәсемнәр бергә тезелеп киткән пирамидаларны хәтерләтә. Мисыр пирамидаларын ничек төзергә булдылар икән дип, ничә гасыр баш ваталар, әмма барыбер җавап таба алмыйлар. Чит планеталар белән җир кешеләренең элемтәсен белгертүләре түгелме?

Остаханәдә эшләнеп беткән һәм языла гына башлаган картиналарымның фрагментларын кат-кат карыйм. Космик киңлектәге өчпочмаклы тормышны чагылдырган рәсемнәрем Фәрвазныкы белән чагыштырганда тоныкланып калды кебек. Остазларымның аларны мактавына, иҗатта яңа үсеш дип бәяләүләренә элек тә аптырый идем. Үз йөрәгем аша үткәреп язмадым бит. Кемдер кулымнан тоткандай, киндер өстендә йөртте генә.

Ниһаять, күргәзмә эшен туктатты. Бүтәненә әзерлек башланды. Картиналар җыеп алынды һәм кабат рәссамнарның үзләренә кайтарылды.

Фәрвазның адресын табарга тырышсам да, каталогта аның турындагы мәгълүматлар юкка чыккан иде.

Хәзер миңа болар барысы да төш кебек тоела. Тик берара тыныч кына яшәгәч, тагын сәер хәлләр була башлады.

Кич белән тыныч кына йокыга китәм. Ә төшемдә үземне ымсындырган да, шул ук вакытта куркыткан да яссылыкка сәяхәт итәм. Миңа анда рәхәт кебек, җиргә кайтасым да килми. Җиргә әткәм-әнкәм кире чакыра. Әнкәм:

– Син – җирнеке, син – безнеке, кайт! – дип ялвара.

– Алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, ышанма. Адәм баласының кадере – үзе туып үскән җирдә генә, – ди әткәем. – Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булу мең тапкыр яхшырак. Бер солтан урынын алыр өчен мең башкисәр тозак кора.

Сәер инде. Бу яссылыкка беркайчан да үзем теләп менмим. «Менәсеңме?» – дип сорап та тормыйлар. Ә уянгач, үзем күргән төш тә тоныклана. Вакыт-вакыт мондый сәяхәтләр озакка сузыла. Уянгач:

– Тагын берничә тәүлек йокладың, үлдең дип курыктык, – диләр.

***

Беренче отпускам вакыты җитте.

Ял вакытында бер генә картина да язмадым.

Бу елны ике планета, ике яссылык арасында йөреп үткәрдем, алҗыткан. Мондый сәяхәтләр көчне күп ала, ике шәһәр арасында гына йөрү түгел шул. Остазларым бу тынлыкны хыялый картиналардан соң реаль тормыш турында иҗат итә башлау алдыннан булган эзләнү чоры итеп кабул иттеләр бугай. Ә ялга чыгар алдыннан эштән китәргә гариза язып кергәч, директор кәгазьне тегеләй дә, болай да әйләндереп карады:

– Кызганыч, – диде ул. – Бик кызганыч. Тик сезне дә аңлыйм. Иҗат кешесенең дәүләт эше белән бәйләнеше аның иреген кыса. Ул азат булырга тиеш. Матди ягың җайланганчы, картиналарыңны монда калдыр, күтәреп җәфаланып йөрмә. Куйган урыннарында торсыннар, буш бүлмәләр җитәрлек. Җаең булгач алып китәрсең. Безнең илдә генә иҗат кешесенең кадере юк, бу рәсемнәрең белән чит илдә яшәсәң, черегән бай булыр идең инде. Бер кечкенә генә картинаны да Кытайда җиңел машинага алыштырып була, ди. Көлмә, көлмә.

– Агыйделнең аръягында бер инәгә – бер сыер, – дим. Картиналарны күтәреп йөрергә җыенмый да идем әле. Бәлки, тагын яңа күргәзмәләр булып, анда берәрсенә урын табылыр һәм килүчеләрне үзенә җәлеп итәр? Фәрваз картиналары янындагы кебек озаклап карап, төрле мәгънә эзләрләр? Минем фикеремчә, дөньяга танылган бүтән рәссамнар өчен дә җир аларны бүтән яссылыкка әзерләүче тәүге бишек булгандыр. Әнә бит, Мәрьям-ана болытлар өстеннән, канатлы фәрештәләр ярдәмендә Гайсә пәйгамбәрне күтәреп, җиргә – кешеләр янына тиккә төшмәгән. Вакыты җиткәч, тагын күккә иңгән. Бүтән яссылыкка. Мәңгелеккә... Тик болар турында беркемгә дә әйтә алмый идем. Алдымдагы буяулар, пумала һәм киндер сыйдырды уйларымны. Хисләрем төрле сурәтләргә әверелеп, билгеле бер сюжет булдылар. Мондый хисләр җир кешесендә була алмый иде. Җир кешесе бүтәнчә яши. Ул яна, көя, сөя. Бу рәсемнәрдә яну да, сөю дә, көю дә сизелми.

Картиналарымның санын белер өчен директор белән аскы катка төштек. Алар ничек куйган булсам, шул хәлдә торалар иде. Тик беренче рамны әйләндереп карауга, йөрәгем «жу» итте. Минем картиналардагы рәсемнәр бер дә булмагандай юкка чыкканнар, киндер тартылган рамнар гына калган иде. Рәсемнәрем бүтән яссылыкка күчтеләр микәнни? Минем йөземдә үзгәреш күрмәгәч, директор җиңелрәк сулый башлады.

– Әллә экстрасенслар үзебезгә белгертми генә шаяртмакчы булдылар микән? – диде.

Директордан бу турыда берәүгә дә әйтмәвен үтендем. Димәк, җирдә кирәгем бетеп бара. Димәк, мине анда дәшәләр.

Җаным бүтән яссылыкка күчкәч, тәнем монда калыр. Аны шунда ук җиргә күмәрләрме, әллә: «Тагын йоклаган», – дип, бераз көтәрләрме?

Әнкәем сәер кызының еш кына мәрткә китүен белә. Бүтән җирдә озак уянмасам, тереләй күмүләреннән курка. Шуңа да ул мине гел авылга кайтырга чакыра.

– Үзебезнең янда гына яшә, олы якны мастерской ит, икебезгә бәләкәй як та бик җиткән, – ди.

Миңа хәзер алар белән саубуллашырга кирәк.

***

Өйдәгеләр мине көткәннәр. Әнкәй олыгайган, әмма ак чәчләре үзенә килешеп тора. Әткәй дә тигез җирдә сөртенгәли. Тик торганда да, башы әйләнеп китүдән зарлана. Бичара әткәй, әнкәй? Тиздән нишләрсез икән?

Мин кайткач, әнкәй яшәреп китте. Аның ак чәчләре рәсемнәре юкка чыккан киндерне хәтерләтә.

– Кайтуың әйбәт булды әле, – диде ул. – Синең белән ни генә булса да, үзем исән чагында тереләй күмдермәм. Шуңа күрә авырырга ярамый.

Әнкәй – көчле хатын. Ул һәрвакыт үзен кулга ала белә. Аңа минем җаным ташлаган тәнемне күпме сакларга туры килер әле. Ә кайтмасам?..

– Кайберәүләр кебек тормыш авырлыклары килгәндә дә, үземне кызгандырып йөрмәдем. Дөньяңны онытып кайгырып йөрү – кулыннан бер эш килмәгән җебегән кешеләр эше. Безнең аңа вакытыбыз да, теләгебез дә булмады. Дөньялары җитешләргә еласалар да ярый. Ә безгә андый «бәхет» тәтемәде. Әтиең белән тормышыбызны көйләргә, сезне бүтәннәрдән ким-хур итмичә үстерергә кирәк иде. Без дөньяны юктан бар иттек, – диде ул. Әткәем, кадерлем минем! Син дә бит кызың кебек иләс-миләсрәк булдың. Әллә ниләр вәгъдә итеп, кайларга гына чакырмадылар, нинди генә эшләр тәкъдим итмәделәр, көтүеңнән һәм чыбыркыңнан аерылмадың. Әйтүеңчә, ул чыбыркы тылсымга ия. Үзеңнең бар яратуыңны чыбыркыга да кушып үреп, тылсым өстәдеңме әллә?

Бәлки, күрүем соңгы тапкырдыр дип, урманда, болыннарда йөрим.

Әнә, тал сызасы. Монда без балан җыярга йөри идек. Әнә, кыр станы. Монда мин кечкенә чагында хуҗалык сыерларын җәйләүгә куалар иде. Әнә, андыз аланы. Андыз җыяр өчен әллә кайлардан кайталар иде. Җыйган саен күбрәк үсә иде. Бу иңкүлектә шомырт, карлыган күп. Күрәм, хәзер берәү дә җыймый аларны. Берәү дә көтү кертми, чөнки хуҗалык сыерлар асрау белән шөгыльләнми. Тоташ чытырманлыкка әйләнгән, усал кычытканнар баскан. Кулларымны, аякларымны яндыра-яндыра аларны аралап, алга атлыйм. Чытырманлык икегә аерылып, сукмак барлыкка килә. Димәк, болыным мине көткән. Менә болыным да. Берни үзгәрмәгән, шул килеш. Урман эченнән аккан чишмәгә кадәр челтер-челтер килеп ятуын белә. Ник бу чишмәгә суга килмиләр? Әллә Табигать-анабыз, урман җәнлекләре өчен саклап, кешеләр күзеннән яшерде микән?

– Исәнме, чишмәкәй, – дип, суында кулымны юам, битләремә сибәм, уч тутырып, көмеш су эчәм. Бу суның шифасы зур. Бала чагымда чикләвек ватып, тешемне сындырган идем. Чишмә суы эчкәч, аның урынына тагын да матуррак теш калкып чыкты. Ә икенче тапкырында аягымны пешердем. Чишмә суы белән юа торгач, төзәлмәстәй күренгән җәрәхәтнең эзе дә калмады.

(Дәвамы бар)