Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (15))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

2

Көттереп кенә булса да, тагын яз килде. Апрель аенда өй кырында сугышка барырга хыялланып утырган иде Мөхәммәтгали абыйлары. Кәнфитне күп алып кайтыр кебек киткән иде, бөтенләй кайтмады. Тагын бер матур язда, тагын да шул апрельдә Галим бабайлары барысын үзеннән башка гына яшәргә калдырды. Аның елын уздырырга хәзерләнеп маташалар. Кичә Мөхәммәтгалим абыйларыннан посылка алганнар. Эчендә җимешләр дә, кәнфитләр дә бар икән. Ашка куярга салган ул аларны, ди Миңлебану апасы, синең белән миңа түгел. Кунаклар җыйгач, аларга да эләгә бит инде ул.

Газизәбануга рәхәт: укырга бармады. Бүген ял. Ул, яз, салкын әле дип тормыйча, кояшлы көнне апасы белән бергәләп агартып юган баскыч төбендә галошларына эчлек табан – чабата астына тегәргә дип хәзерләнгән кынҗырак җәеп утыра. Апасы өйдә. Ул беркайчан да аның кебек кирәксә-кирәкмәсә ашыкмый. Газизәбану кая да китәргә җай чыкканны гына көтеп тора. Аңа урам булсын, уен булсын. Эшеннән дә курыкмый. Бүген аларга берни кушмадылар. Ял булгач, Рәгыйдә апасы белән Галинур абыйсы баздан бәрәңге чыгарышырга менгән. Әтиләре базарга киткән иде, әле һаман кайтып җитмәде.

Баскыч төбенә тезелгән ташлар тәмам җылынып беткән. Зәңгәрле-яшелле зур бер чебен шуларга килеп кунган иде, галошы белән бәрүе булды, чебен дә үлде, аяк киеме дә ярылды. Сыер аягы тиресеннән кисеп алынган кынҗырак шактый нык, тотып торыр әле, дип уйлады Газизәбану. Бераздан күрерләр дә, искереп тишелгән икән, диярләр. Искермәсә, ул сукканнан гына ярылырмы? Алаен алай, барыбер орышулары бар. Кыз, ничегрәк әйтергә микән, дип торганда, әнисе чәриләп, лапастан йөгереп чыкты да ишегалдын әйләнеп чаба башлады. Артыннан баканы тәпиеннән аскан Галинур абыйсы да күренде.

– Галинууур, куркам!

– Ашатам!

– Яным, куркытма!

– Ашатам мин аңа сине, майабыстай!

Абыйсына шаярырга гына булсын. Газизәбану теге ярык галошы белән баканы абыйсы кулыннан сукты да төшерде. Кечкенә кызның галошыннан буйчан Галинурдан да катырак курыккан симез ак корсаклы бака лапыр-лопыр сикерә-сикерә, каядыр качты. Кое капкачын кемдер ачык калдырган. Шунда төшеп югалды мәллә ул?

Газизәбануның куркудан агарынып калган әнисе баскыч төбенә килеп утырды. Ул да аның янына кунаклады.

– Рәхмәт, кызым, коткардың, – диде әнисе, кулындагы галошын алып. Шулчак аяк киеменә әле юньләп тыгылып бетмәгән кынҗырак, Газизәбануның бөтен серләрен ачып, җиргә килеп төште.

– Бәтәч, ярылган түгелме соң бу?!

Газизәбану да, башын сузып, галошны караган булды.

– Әйе-е-е. Ярылга-а-ан...

– Бакасы каты булгандыр, шәп суктың бит, – дип көлде кызы янында тынычланган әнисе.– Әле дә ярый син монда булгансың. Ничек курыкканымны беләләр... Апа кадәр апалары белән шаярмасалар! Җае гына чыксын, кирәген бирәм мин бу Галинурның!

Ничек бирә алсын ул аның кирәген?! Нинди озын әтиләре дә җилкәсеннән генә.

– Баканы кайдан алган соң ул? – дип сорады Газизәбану.

– Баздан.

– Бәрәңгеләрне кимереп яткан икән.

– Юк. Йокларга төшкән ул анда. Яз җиткәч, уянган.
– Йокысыннан яңа торган бакадан да качмасаң, әнәй! – Рәгыйдә Галинур өстенә ыргыткан аны. Абыең урынына мин курыктым, – дип көлеп җибәрде Ямьбикә.

– Шуны күреп алды да артымнан куып китте. Тешләмәгәнен дә беләм дә... Апалары белән шаярмасалар, мин ничәдә дә, алар ничәдә.

– Мин тычканнан да курыкмыйм, бакадан да.

– Син маладис! – Әнисе, үзе кебек булмаганына сөенеп, Газизәбануның аркасыннан кагып куйды.

– Зәмниха әбиегез, мине куркыткан өчен, Галинурның муенына бака салыр әле.

– Йөрер аннары йөгереп, – дип көлде аның юри генә әйткән бу сүзенә күңеле килгән Газизәбану. – Синең кебек.

Ямьбикә әле генә булган хәлләрне оныткан кебек табаны ертык галошны әле буйлыга, әле аркылыга куеп карый иде.

– Кызым, беткән инде бу.

– Беткән.

– Иртәгә апаңның кечерәйгән искесен киярсең.

Орышмагач, иске галошка да риза иде Газизәбану. Ярар дип, баш селекте.

Ул арада бәрәңгенең кирәкле кадәресен чыгарып та бетерделәр. Бер өлешен, өстенә ябып, лапаска җәеп тараттылар, калганын өй астына салдылар.

Рәгыйдә белән Галинур, эшләрен бетереп, капкалап, Түбән урамга кайтса: бакчалары тулы кеше. Лапасның киң капкалары шыр ачып куелган. Әниләре дә шундагы буйдан-буйга сузылган каралтылар янында әле берсе янына бара, әле икенчесе.

– Рәгыйдә, бакча юлыгыздагы каралтыларны сатасыз мәллә, дип сораган иде аны Әмирхан абый. Аптырадым. Ни әйтергә белмәдем. Кешедә шундый сүз йөргәнгә ышанмаган булдым тагын.

– Әтәйне күмгәннән соң сәерләнебрәк киткәндәй тоелган иде ул миңа.

– Алмаштырып куйгандай шул.

Бакча юлында кеше күп булса да, тикшереп, алар янына бармадылар. Карыйк әле, ни белән бетәр бу эш, дип уйладылар. Карчыкның, нәрсә планлаштырса да, сүзеннән кире кайтмаячагын белә иде Рәгыйдә. Күңеленнән киңәш кирәк дигән нәрсә качты. Җизниләренә дә ике генә адым югыйсә. Ир-ат фикере, ни әйтсәң дә – ир-атныкы. Төпле. Уйланган. Аркылысын-буйга салып караган.

Үзләре дә бала-чага түгел инде. Тормыш хәзер алар өстендә бара. Әнисе генә бала саный шикелле. Менә бит, киңәшеп-нитеп тә тормаган.

– Кергәч, үзе сөйләр әле, – диде Рәгыйдә.

– Хәзер сөйләтүдән ни файда? Каршы төшсәк тә, уеннан кайтмас.

Зәмниха карчык бераздан керде. Теге адәмнәрнең ишегалды аша чыгып киткәне күренмәде. Су буеннан килгән булганнардыр. Алайса бакчага чыгаручы олы капкаларны нигә ачып куйган инде?!

– Әнәй, сез мунча тирәсендә нишләп йөри идегез? – дип сорады Рәгыйдә.

– Андагы сарай ише нәрсәләрне, мунчаны сатам.

– Ни гомер торды да...

– Мунча ишегалдында да бар. Умарталарны бетерсәк, кышын аларны саклый торган йорт нәрсәгә?

– Кирәк-ярак куя торганнары да артыкмы?
– Әйберләрен монда гына күчерербез.

Болай, тирәннән уйламаганда, акыллы гына сүз кебек. Акчаның бәясе калмаган бер вакытта әнисенең шуның кадәр әйберне сатарга җыенганын алай да аңлый алмады Рәгыйдә, шуңа күрә:

– Галинур белән нигә сатканыңа аптырадык, – диде.

– Соң... Атагыз булмагач, безгә әйбер нәрсәгә?

Рәгыйдә телсез калды. Алар исән бит әле! Әнисенең сүзе бөтенебезнең дә яшәү артык дигән шикелле ишетелде:

– Әтәй булмаса, без бар бит!

Галинур да түзмәде:

– Эштән кайткач, юынып чыгарга мунчасы бер дигән! Җылынуы тиз. Китерәм дисәң, су якын.

– Бакчада маташканнан соң, җыен пычрак шунда калганны әйтәсе дә юк, – диде Рәгыйдә.

– Монысын саклабрак керенеп, озакка җиткерсәң дә, зыяны булмас. Ике мунча ягу бер йортның ике җирендә яшьләрнең, олыларның аерым казан асуы кебек ул.

– Барыбер аңлый алмадык без сине, – диде сүз көрәштерүнең мәгънәсе юклыгын сизеп торган Рәгыйдә. Аңа әнисе бик кызганыч иде. Аларга бүген генә, беренче генә күргән кебек карап тора. Бераздан, тагын да сәерсендереп, дәшми-нитми, йомшак кына шугандай атлап, түр караватка – Әхмәтгалим үләр алдыннан яткан урынга барып ятты.

Икенче көнне әллә никадәр кеше килеп, бакчадагы бер әйберне калдырмыйча сүтеп алып киттеләр. Утырткан бар нәрсәне таптап, бакчаны такырайтып бетерделәр. Үзләренә күпләп кеше кергәнне күреп, таңнан ук Ямьбикә йөгереп төшкән:

– Ни нәрсә бу, әнәй?

– Үзем дә аптыраган. Бакчага чыксам, бөтенесе мәш килеп, атагыз салган йортларны сүтә. Нәрсә эшләвегез бу, дим. Соң, кичә генә барысын да сөйләштек, фәләнен – фәләнгә, төгәнен төгәнгә сатып җибәрдең бит, диләр.

– Ә син?

– Мин? Ни дим... Мин бит бернәрсә дә белмим.

– Галинур белән Рәгыйдә нәрсә диде?

– Алар бик иртә, таң беленгәнче үк эшкә китә. Кайтып күрмәделәр әле.

– Акчасы кайда соң, әнәй?

– Анысы... Биргәннәрдер инде... Хәтерләмим генә...

– Ай аллам.

– Вакыт-вакыт әллә нишләп китәм бугай. Көйсезләнәм. Беркөнне, үзгәрдең син, дигән иде Рәгыйдәм, рас икән. Кичә башымның рәтсез чагы булгандыр. Соңрак аңладым да бит... Кемгәдер биргән вәгъдәмне бозасым килмәде, – диде үзенең бу эшләренә бик борчылган кыяфәттә Зәмниха.

Шул арада төшке ашка дип, шушы хәлләрне дә ишетеп, Галинур белән Рәгыйдә кайтып керде.

– Күңеленә авыр ясап, берни әйтмәгез, буласы булган, – диде Ямьбикә аларга да. – Әтәйнең үлемен бик авыр кичерә әнәй. Соңгы каза булсын, дип әйтик тә онытыйк.

– Син дә әтәй кебек кыланасың, – дип каршы төште Галинур. – Ул, кешегә вәгъдә бирдем дип, үзе торган өйдән колак какты, аннан иң авыр елда яңасын салып газапланды. Инде менә әнәй... – Без барыбыз да әни дә, әти дә кебек, – диде апасы.

Рәгыйдә телен тешләде. Ничә яклы йортларын кешегә биреп, үзләре хәзер, зур булса да, дүрт кенә почмаклы, аш ягы бүленеп кенә алынган өйдә яшәп яталар бит алар. Салынып бетмәгәне – чоланның икенче ягына төзеләсе дигәне – ак келәткә әйләнде. Бакчадагы каралтылардан яңадан алты-сигез почмаклы өй чыгарлык иде! Лапас, абзарлык материаллары никадәр! Моннан соң бу йортны карау, Галинурны урнаштыру миңа гына калмагае, дип уйлады ул. Аның әле үз тормышының да ахыры ачык күренеп тормый иде.

Балалары Зәмниха карчык инде гел кирегә китәрме дип фаразлаганнар иде, алай булып чыкмады. Бер үлем башын авыштырып куйган кебек итсә, икенчеләре әниләрен айнытып җибәрде сыман. Ямьбикәсенең сәламәтлеге утызынчы елларда нык какшаган – төн уртасындагы сорау алулардан йөрәк хастасына әверелгән, вакыт-вакыт үлеп китә дигәндә генә, фельдшерлар йөгереп килеп, ярдәм күрсәтәләр дә алып калалар иде. Атна-ун көн аңкы-миңке ята да тагын йөреп китә. Әнәй терелерме дип, балалары ут йотып, мәктәпкә дә бармыйча, янында саклап утыра. Элек өйләрендә бер-бер нәрсә килеп чыкса, хатыны авырып китсә, җизниләре Зәмниха карчыкны эзләп төшә иде. Хәзер ярдәмгә Галинур белән Рәгыйдәне дәшәргә гадәтләнде.

Габделкасыймның врачлар арасында танышлары күп. Кайсына барса да, «порок сердца» – гомерлек хаста инде ул, дип кайтаралар. Ревматизмнан, йөрәк ишемиясеннән, кан тамырлары чирләгәннән азган, имеш. Касыйм абый, хатыныңны сакларга, борчырлык хәлләрне сөйләмәскә дә тырыш, аңа авыр эш тә, бала табу да ярамый, дисәләр дә, синеңчә буламыни әле ул? Бер-бер артлы авырга узды Ямьбикәсе. Балалары вакытыннан алда – буылып туды, үзе һәрберсендә үлемнән чак калды.

Үз балаң гына түгел, туганнарың да йөрәк түрендә утыра. Бөтенләй көтмәгәндә, авыл кешеләре, кан-кардәшләре Бурят-Монголиядән кайта башлады. Әхмәткәрим абыйлары да кайтып төште. Аңа да булышты әниләре, башка ераграк туганнарына да. Үзе ярдәмгә мохтаҗ хәзер, һаман да бөтенесе аңа килә, дип уйлады Рәгыйдә.

Күпләрнең йортында инде кеше яши иде. Иркен җирләрдә торып кайтканнан соң, уртак пуҗымны бүлеп кенә алынган йорт урыннары кайберәүләргә бик тар күренде. Кемнәрдер әйләнеп кайтса да, җанга якын икенчеләр һаман да китә торды. Аларының йорт-җирләрен инде күбрәк читтән килгән кеше алды. Зәлихалардан югары туганнарыныкында хәер сорашып йөргән арлар яши. Кызганып, авылдан чыккан дип, каяндыр кайткан бер картның торуына риза булганнар иде. Авыл халкы Җиңги дип йөргән, исемен дә белмәгән хатын икмәк сорап кергән дә, кире чыкмыйча, шуның янында яшәп калган.

Теге карт күптән вафат. Йортында шул Җиңги тора. Кечкенә баласыннан күрше-күләнгә тынгы юк: үзләренә якын торган Габделкасыймнарының әле бу әйберен алып китә, әле икенчесен. Гадәтләре дә ошамый Зәмнихага: мал суя башласаң, җылы кан сорап, табак тотып киләләр. Татар авылында яшәгәч, татарчарак булырга кирәк тә бит. Җир өстендә йөргәннәрнең барысы да – адәм балалары, ди иде мәрхүм Әхмәтгалим. Адәм балалары... әмма һәр кавем үзенчә яшәргә тырыша. Ар авылы Люкдун урман артында гына. Аларда да буш өйләрдән буа буарлыктыр. Ризыклы, мәрхәмәтле татар арасында яшәү җиңелрәк микән әллә? Ар хатыны эләктергән йортның хуҗалары кире кайтырга уйлап торалар иде дә, авыр тормышлы кешеләрне нигезләреннән чыгарып җибәрергә кыенсындылар, кире уйладык инде, дигән хат язып салганнар.

Юанайган наратларны калын такта белән тоташтырып ясалган утыргычта хәл алганда, Җиңги һәрвакыт Зәмниха янына төшеп утыра. Аныкын тыңлый, үземнең сөйләрлегем дә юк, бөтен күз алдымда торган нәрсә – өйдән-өйгә кереп хәер сорашкан көннәрем генә, ди. Зәмниха, сүз белән онытылган чагында, еракка китеп барган казларын аннан гына кудыртып, үз янына кайтарта. Төш вакытында гаугалы тавышлы казларны ишегалдына ашарга алып керәләр дә Җиңги белән чөкердәшеп, чәй эчәләр.

– Алланың ракматы яусын, – ди ул кат-кат, чынаякны тәлинкәсенә төп ягы белән әйләндереп куйганда. Җиңгинең бу сүзләреннән иллә дә күңеле була Зәмниханың.

– Җиңги, каенанамның мин сөйгән җыруын җырла әле, – диде ул. – Шулкадәр моңсу. Әткәй дә искә төште...

– Минеке каты, авазларым арныкыча килеп чыга, – дип җавап бирде Зәмнихага гомер бакый аралашып яшәп тә, исеме һаман билгесез күршесе.

– Үзең генә ерлап бермайсыңмы суң?

Зәмниха җомга көннәрендә сәдака китергән, хәл белеп кергән дус әбиләре белән дә көйләштергәли ул мөнәҗәтне. Ар карчыгына көйле бар нәрсә – җыру. Ул аңласын өчен генә шулай дип әйтә Зәмниха. Җомга чәйләрендә башкаларына бөтенләй кушылмаса да, монысын тыңлап кына утыра алмый үзе дә:

Күп нәрсәгә чыдар канат,

Тик хәсрәттин сынар канат.

Сынып китте бер канатым

Килгән хәсрәтләрдин кабат.

Килгән хәсрәтләрем күптер –

Сабыр савытларым тулган.

Шул савытлар тулганчы тик,

Пар канатларым чыдаган.

Тавышы моңлы Шәмгыйҗиһан карчык бик сирәк, анда да авыр кайгыларга бирешмәскә тырышып кына җырлый кебек иде. Көе моңлы дип отып калган иде аны Зәмниха. Әти-әниләрен, туганнарын, бигрәк тә ире Әхмәтгалимне уйларга тотындымы, шул юллар хәтерендә яңара да китә, үзәген өзәрдәй итеп яңара да китә.
 

(Дәвамы бар)