Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МӘХӘББӘТТӘ КАЙЧАК ЯЛГЫЗЛАР БЕЗ...»

Иске Байсар.

Актанышның иң матур авылларының берсе! Бәрәңге бакчалары артында ук – Сөн елгасы. Ул тын гына, талгын гына ага. Моң кебек... Яр кырыендагы талларга да сеңгән бугай аның моңы: су өстенә иелгәннәр дә ишетелер-ишетелмәслек итеп кенә, нидер көйлиләр сыман...

Бер-берсенә гашыйк җаннар өчен иң аулак урын шушы таллар ышыгыдыр.

Су өстендә – ай шәүләсе. Ул яп-якты юл булып сузылган – җитәкләш тә икәү киләчәккә атла...

Алар Сөнгә карап, башка гашыйклар кебек менә шулай хыялланып утырырга өлгерделәрме икән, белмим. Әмма аларны гомер буе озатып барачак мәхәббәт нәкъ менә анда – Сөн ярында, Байсар авылында кабына.

Рафаэль Сибат һәм Розалия Казыйханова.

Әйе, бу язма язучы Рафаэль Сибат һәм аның мәңгелек мәхәббәте, үзе яратып дәшкәнчә – Розалия – Розаль – Розали хакында.

1967 елның сентябре. Ул елны авылга бәрәңге алышырга Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студентлары килә. Бер айга! Авыл гөрли, бигрәк тә кичләрен. Яшьлек ару-талуны белми: көне буе колхоз кырында бәрәңге чүпләгән егет һәм кызлар кояш батуга клубка ашыга. Бер ай озын бит ул! Бу вакыт эчендә әллә кемнәр белән танышырга, үлеп гашыйк булырга һәм... аерылышырга да мөмкин.

Розалиянең мәктәпне тәмамлап, Зөбәер авылында пионервожатый булып эшли башлаган елы бу. Байсар белән Зөбәер арасы – 25 чакрым. Яллар җиттеме, кыз туган авылына әти-әнисе, туганнары, дус кызлары янына ашыга. Шимбә көнне, гадәттә, авыл клубында башта кино була, аннан танцылар башлана. Икенчесе – иң кызыгы: бию бер урында таптанып тору гына түгел бит ул – үз-үзеңне күрсәтү, башкаларны күзләү, сиңа төбәлгән күзләрнең иясен эзләү...

Розалия ул көнне клубка әнисенең туфлиен киеп чыга. Матурын-матур да, тик зуррак була – бик теләсә дә, уртага чыгып бии алмый, кызлар белән читтә генә сөйләшеп басып тора.

Биергә аны Ул да килеп чакыра. Бәрәңге алышырга килгән студент егетләрнең берсе! Авылныкыларга бөтенләй дә охшамаган: өстендә озын ак плащ, кара чалбар, чәчләре озын...

Кайтырга чыккач, үзен озатырга дип ияргән егетләр арасында Аны да күреп, йөрәк кысылып куя. Ә Розалия артыннан ул көнне дүрт егет кайта! Тыкрык уртасына җиткәч, таныш түгел студент егет белән Ул сөйләшеп кала. Үз кешеләр бит аңлашалар – теге кыска буйлы егет кире борылып китә. Еллар узгач кына, Розалия аның шагыйрь Нур Әхмәдиев икәнен белә. Хәер, ул чакта әле гап-гади Нур гына... Күрше егете Фәритне: «Ә син нишләп йөрисең әле монда?» – дип, Розалия үзе туктата. Егетләрнең өченчесе – колхозга яңа килгән агроном һаман да янәшәдән атлый.

– Ә син соң кая барасың?

Кызның турыдан-туры биргән соравына агроном башта бермәл югалып кала.
– Ничек инде кая? Сине озатып кайтам...

– Практика узарга кайтканда, нигә килмәдең соң? Мәрвә артыннан йөрдең бит. Мине хәзер генә күрдеңмени?

Агроном егеткә борылып китүдән башка чара калмый. Розалияләрнең өйләре янына алар икәү генә кайтып җитәләр. Капка эченнән сеңлесе Гүзәлнең: «Апа, кер! Югыйсә әнигә әйтәм!» – дип кычкырганы ишетелә. Егет абайламый да кала: кыз аны этеп җибәрә дә капка артына чума...

Ул кичне алар хәтта бер-берсенең исемнәрен дә белергә өлгермиләр.

Икенче атнаны ялга Розалия тагын авылга кайта. Барысы да кабатлана: клуб, кино, танцылар. Юк, бөтенесе дә түгел. Розалия киноның яртысыннан чыгып китә. Клуб яныннан бераз китеп, караңгы урамга атлауга, берәү аны кулыннан тотып ала. Ул! Барысы да менә шулай килеп чыга: алдан берни сөйләшмичә, килешмичә. Йөрәкләр ничектер аңлаша да, алар аннары бер-берсен эзләп кенә таба...

Егетнең исеме Рафаэль икән. Розалиядән бераз гына өлкәнрәк. Казанга укырга Киров өлкәсеннән килгән. Нократ Аланы районының Түбән Шөн дигән авылыннан. «Шигырьләр язам», – ди. Сөйләшеп сүзләре бетми, әйтерсең лә, кичә генә очрашып аерылышканнар. «Без инде киләсе атнага китәбез. Син мине озатырга кайтырсыңмы?» – ди аңа Рафаэль, аерылышканда. «Кайтырмын!» – дип җавап бирә Розалия.

Шимбә көнне мәктәптә дәресләр бетүгә кайтырга чыга кыз. Юл буенда озак кына «попутка» көтә. Кул күтәреп басып тора-тора арып бетә – машиналар шундый сирәк йөри. Ниһаять, берсе туктый. «Байсарга ашлама илтәбез», – диләр. Кабинада май заводында эшләгән бер таныш абзыйны да күргәч, Розалия бөтенләй тынычлана... Байсарга барабыз дисәләр дә, машина бераздан Олыимән авылы ягына борыла. «Борчылма, минем хатын шушы авылныкы. Тиз генә бабайларга кереп, хәлләрен белеп чыгабыз», – ди шофёр кызга. Кияүне күрүгә тиз генә табын корыла, түренә бер ярты да менеп утыра... Сентябрь ахыры бит – көннәр шактый кыскарган чак: караңгы төшә. Ут йотып утырган кызда берәүнең дә гаме юк – табын артындагыларның сүзләре бетми дә бетми. «Олы юлга чыкмыйбыз, Яхшый аша гына барабыз», – ди шофёр. Ә анда юл гел яр кырыйлап бара... Үзләренең чокырга төшеп барганын аңлаган Розалия читкә сикерергә өлгерә. Башта бер генә уй: «Пальтом гына каядыр эләкмәсен, югыйсә машина астында калам!» Бераздан машина ауган тавыш ишетелә. Дөнья бер мәлгә тып-тын булып кала... Аннан машинадагылар сөйләшкән тавыш килә. Исәннәр! Ул арада яңгыр сибәли башлый. Күз караңгыга ияләшә төшә. Зират яны икән. Бер аягына баса алмаганын белгәч, таянып кайтырга дип, Розалия зират рәшәткәсен каерып алырга тели – көче җитми...

Олыимән авылына кире абаланып, үрмәләп диярлек кайта ул. Шофёрның бабайлары йортына барып егыла. Йорт хуҗасы сынган-тайган сөякләрне караучы булып чыга. «Кызым, бабаң хәзер исерек инде, йоклый, иртән ул сине карар. Ә хәзер, әйдә, ят», – ди әбисе...

Розалия сынган аяк белән өйдә ятканда, Рафаэльдән беренче хат килеп төшә. Шигырь юллары белән язылган! Байсарның бөтен кызлары өчен дә вакыйга була ул – берсенә дә мәхәббәтне болай аңлатканнары юк бит әле. «Бер күрүдә кешене яратып булмый», – ди аңа язган хатында Розалия. Казаннан җавап бик тиз килә. Тагын шигырь белән! «Була!» – ди егет, үзсүзләнеп.

Ике араны ялгап, хатлар йөри башлый.

«Казанга килсәң, хәбәр ит, очрашырбыз. Үзем каршы алырмын!» – дип яза аңа Рафаэль хат саен диярлек. Колхоз идарәсе икенче елны Розалиягә башкалага бухгалтерлыкка укырга барырга тәкъдим иткәч, кыз шунда ук ризалаша. Барысы да булгандыр инде: яңа һөнәр алырга теләве дә, зур шәһәрдә яшәп ятучы җанына бик якын берәүне күрергә теләве дә... Юлга кузгалыр алдыннан: «Мин киләм!» – дип, телеграмма суга кыз. Актаныштан Казанга ул чакта әле су юлы белән йөриләр: әмма пароходтан төшкәч, күпме генә көтсә дә, аны каршылаучы күренми... 

Телеграмманың Рафаэльнең булачак хатыны кулына эләгүе, егетнең бу хакта белми дә калуы бик күп гомерләр узгач кына ачыкланачак әле...

Розалия Казанда туганнан туган абыйларында – Илдарларда туктала. Ул да Казан дәүләт университетында, филология факультетында укый. Рафаэль кебек... Моны кыз беренче көннән үк күңеленә салып куя.

Казан – зур кала шул, күпме өметләнсә дә, сукмаклар кисешми. Ялгыш кына да очрашмыйлар. Бар да мәгълүм шигырь юлларындагыча кабатлана:

«Яратмаган кеше янда йөри.

Юлларыма чыкмый яраткан»...

Янып, чәчрәп торган чибәр кызга егетләрнең күзе төшми тора, димени?! Розалиягә үзләренә кода тиешле берәү гашыйк була: Казан ветеринария институтының соңгы курсында укучы ул егет кыздан бер адым да калмый – лекцияләре тәмамлануга көн саен Розалия янына ашыга. «Өйләнешик, бергә булыйк!» – ди. Аны якыннан белгән туганнары да кызга шул сүзне кабатлый: «Белемле, төпле, өметле егет – сиңа тагын кем кирәк, чык!» – диләр.

Акылы белән барысын да аңлый Розалия, тик күңел дә бар бит әле. Кыз Казанга килгәннән бирле – инде елга якын бер хәбәре булмаган кешене һаман көтә бит ул күңел дигәнең. Бер үк һаваны сулаганыгызны, бер үк урамнардан узганыгызны, кайчак бер үк ишекләрдән кергәнегезне белми бит ул, белсә, хәзер очып килер иде яныңа, ди...

Һәм Розалия тәвәккәлли.

Туганнан туганы Илдардан, 502 нче группага кереп, Хуҗин дигән егеткә хат тапшыруын сорый. Ак кәгазьгә бер генә җөмлә яза: «Рафаэль, мин шушы адрес буенча бухгалтер курсларында укыйм, очрашырга иде...»

Килә! Килә Рафаэль! Иртәгәсен үк! Укытучылары, булачак бухгалтерларны дәрестән соң алып калып, имтихан сорауларын әйтеп торып яздырган көн була ул. Берничә генә сорау калганда, кабинет ишеген шакыйлар. Ишекнең теге ягында басып торучы кеше үзе күренмәсә дә, тавышы, нәрсә әйткәне ишетелеп тора – Розалия аны әллә кайдан таный. Тик укытучылары гына егетнең соравына нигәдер: «Юк, андый кыз бу группада укымый!» – дип җавап бирә. Бөтен аудитория алдында басып: «Мин монда!» – дип кычкыра алмыйсың бит...

Сорауларны язып бетерүгә, иң беренче булып парта артыннан ашыгып, Розалия күтәрелә: бәлки әле, ерак китмәгәндер, бәлки әле, тукталышта булса да куып җитәр ул аны... 5 нче трамвайга берсе – алгы, икенчесе арткы ишектән керәләр. Кыз ялгышмый: әйе, Рафаэль университетның тулай торагына шушы маршрут белән генә кайта ала. Бераз тын алгач, трамвайдагы кешеләрне аралап, ул аның янына ук килеп баса.

– Исәнмесез...

Рафаэль кызны аның абыйларына кадәр озата кайта.

– Мин инде бер ел Казанда. Телеграмма биргән идем – каршыларга төшмәдең...

Егет бер сүз дәшмичә аптырап, аңа карап тора. Кыз дәвам итә:

– Кияүгә чыгам... Гариза бирдек инде... Моны сиңа әйтмичә генә бөтенләйгә югаласым килмәде. Нигәдер... Егет аны тагын дәшмичә генә тыңлый. Ә аннан:

– Раф больше этого не может терпеть! – ди дә... борылып китеп бара.

Алар шулай аерылышалар.

Ул көнне тулай торакка кайткач, Рафаэльнең үксеп елавын Розалия белми. Ә Рафаэль үзенең бераз вакыт узгач: «Тезләнәсе калган алларыңда, / Вокзалларга каршы төшәсе...» дип язачагын... 
«Р.гә
Усал язмыш кара пәрдә-чәчен

Тарап салды безнең арага.

Син берәүгә көлеп, кулың бирдең –

Алып булмас инде аралап...
Синең кебек якын кеше эзләп,

Кемгә микән килеп дәшәсе?

Бер-беребезне инде күрмибез дә...

Нишләсе соң хәзер, нишләсе?!
Сине күреп сөйгән күзләрем дә

Дучар әнә шундый язмышка –

Бер-берләрен мәңге күралмыйлар,

Күралмыйлар хәтта ялгыш та...
Тезләнәсе калган алларыңда,

Вокзалларга каршы төшәсе...
Нихәл итим! Җирдә тормыш итү –

Күзем күреп, сукыр яшәсе...
...Синнән башка җәе җайсыз узды,

Бигрәк моңсу үтә көзләре...

Читләр сине:

«Бәхетсез ул, кара!» – димәсеннәр –

Күрми башлар шундук күзләрем.

28.10.68.–18.02.91»
«Нигә мин сине ул көнне туктатмадым икән?!» Бу сүзләрне Розалиягә бик күп тапкырлар кабатлаячак әле ул... Соңарып, бик күпкә соңарып... Алга китеп булса да әйтим: Рафаэль Сибатның «Р.гә» дип куелган шигырьләре барысы да Розалиясенә багышланган.

Розалия кияүгә чыга. Ә Рафаэль… югала. Студент чакта ук «Казан утлары» журналында рәсеме белән бер шәлкем шигырьләре басылган өметле шагыйрь иҗаттан нигәдер кинәт ерагая: матбугатны күпме генә карап, күзәтеп барса да, Розалия аның яңа иҗат җимешләренә юлыкмый. Рафаэльнең аңа язган хатлары да югала. Дөресрәге, булачак ире, бер көнне Розалиянең туганнарына аннан иртәрәк кайта да, кызның чемоданындагы хатларны табып укый. Аннан, мең кисәккә ваклап, аларны кире тутырып куя. Кызның аптырап: «Нигә кагылдың? Нигә ерттың ул хатларны?» – диюенә исе дә китмичә, сорауга сорау белән: «Ә сиңа алар хәзер нәрсәгә кирәк инде?!» – дип җавап бирә... Хатирәләргә генә берсе дә кагыла алмый.

Ире белән ул 1977 елда аерылыша. Ике баласын ияртә дә өйдән чыгып китә – балаларның олысы беренче классны гына тәмамлаган була әле. Тел белән дә, кул белән дә кыйнауларына түзә алмый. Эчкән чакта булса – бер хәл, аек килеш тә кул күтәрә бит.

Аерылышканнан соң, Розалия Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Кызыл дипломга! Укытучылары: «Кайтышлый ук документларыңны Казанга, институтка тапшыр! Укуыңны, һичшиксез, дәвам итәргә тиешсең!» – дип калалар. Ул шулай эшли дә – читтән торып, Казан дәүләт ветеринария  институтына укырга керә. Һәм Менделеевск районына селекционер булып, эшкә китеп бара. Әмма Казан аны гел үзенә тарта...

II курсны тәмамлаган елны Розалиягә институтта эш тәкъдим итәләр – читтән торып, уку бүлегенә методист кирәк икән. Уйлап та тормыйча: «Мин риза!» – дип җавап бирә ул. Дүртенче класста укучы кызы, икенче класста укучы улы белән тулай торакның кечкенә генә бүлмәсенә күчеп килә. Методист хезмәт хакына гына тормышны алып барып булмый – урам җыештыручы булып та урнаша. Иртәнге сәгать алтыга кадәр кар көри, урам себерә, аннан институтка йөгерә...

Читтән торып укучыларның контроль эшләрен җыйганда, көтмәгәндә, бер студентның адресына игътибар итә ул: Нөкрәт Аланы, Югары Шөн авылы. Рафаэльнең күрше авылы лабаса бу! Әлеге студентның исем-фамилиясен хәтерләп кала һәм җәйге сессия җиткәч, җай табып, аңа сүз куша:

– Сезгә бер сорау бирим әле... Түбән Шөн авылы сездән еракмы? – ди.

– Юк, ерак түгел, өч кенә чакрым, – ди студент.

– Без – бер колхоз.

– Ә сез Рафаэль Сибатны… Рафаэль Хуҗинны белмисезме?

– Ничек инде белмим?! Билгеле, беләм! Сибат псевдонимы белән язганын да...

Розалия сорау арты сорау тезгәнен үзе дә сизми кала:

– Ә кайда эшли ул? Язамы? Гаиләсе бармы? Балалары? Әнисе исән-саумы? Мин аның студент чактагы танышы... Сәлам диярсез.

– Ә кемнән дияргә?

– Актанышныкы берәү сәлам әйтте дисәгез, ул үзе аңлар...

– Ярый, әйтермен, – ди студент.

– Тик үз хәлләрен Рафаэль абый сезгә үзе сөйләр. Ул бу көннәрдә Казанда булырга тиеш, мин аны эзләп табарга тырышырмын...
  Шул көнне үк эш сәгате беткәндә, кабинет ишеген ачып, Розалия янына Рафаэль килеп керә.

Таңга кадәр сөйләшеп утыралар алар. Балалар каникулда, авылда чак була.

Рафаэль дә хатыныннан аерылган икән. Аның үз сәбәпләре... Инде шактыйдан әнисе, улы белән генә яши. Әйе, аерылышканнан соң, Алмаз аның белән калган. Әле мәктәпкә дә кермәгән булган. Хатыны инде башка бер кешегә кияүгә чыккан, ике кыз бала тапкан. Ә ул улын ялгызы гына үстерә... Әлфия белән аерылышкач, нык кына сала башлаган – мәктәп директорлыгы вазифасын ташлаган. Машинасы булган – аның белән һәлакәткә очраган. Хәзер Кировта көрәшчеләр әзерли – тренер икән.

Кыскача шулай.

Розалиянең тулай торактан үз почмагына күчәргә җыенган чагы була бу. «Адресымны әле тәгаен белмим, күчүгә мин сиңа хат язып салырмын», – ди ул иргә. Яза хатны. Әмма Розалиянең «Зур Урам» дигәнен Рафаэль конверт тышына үзенчә дөресләп язып җибәрә: «улица Большая». Хат иясен тапмый, билгеле – Казанның йөзләгән урамнары арасында югала. Розалия белән Рафаэль дә тагын бер-берсен югалтышалар. Ун еллап вакыт уза. Еллар узган, күңелдән сагынулар, якын итүләр, көтүләр генә узмаган.

– Айгөл, әйдә, Рафаэль абыеңның авылына барып кайтабыз, – ди ул берсендә кызына.

Җыеналар да чыгып китәләр! Башта электричка белән баралар, аннан автобуска күчеп утыралар. Сорашып, йортларын эзләп табалар. Өйдә әнисе үзе генә булып чыга.

– Рафаэль Пүләнкәгә киткән иде, – ди ул. Вятские Поляныны – Нократ Аланын олылар шулай Пүләнкә дип йөртәләр икән аларда.

– Кайтырмы соң?

– Кайтыр...

Көтмәгәндә килеп кергән кунакларга карчык чәй куя.

Рафаэль кичкә таба гына кайта.

Аптырап кала, билгеле. Үзен ничек тотарга да белми.

– Нишләп йөрисең? Кайдан килеп чыктың син? – ди.

– Килдем әле менә, – ди Розалия. – Бөтенләй юкка чыктың бит... Туксанынчы еллар була бу. Киров өлкәсендә татар телендә «Дуслык» газетасы чыга башлаган вакыт – Рафаэль шунда Нократ Аланы районының үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшләп йөри икән. Үз авылларында клуб мөдире дә.

Ул кичне клубка бергәләп чыгалар. Ә икенче көнне Рафаэльләрнең каршыларында гына торучы туганнан туганнары аларны чәйгә ала...

Розалиянең кызы Айгөлнең дус кызы Рафаэльнең бертуган Мөнҗия апасы торган авылга кияүгә чыккач, аралашулар ешая. Хәер, күбрәк Рафаэль үзе килә. Бу вакыт Розалиянең инде Дәрвишләр бистәсендә аерым фатиры була. «Синдә язарга рәхәт миңа», – дия торган була ул. Хатынны эшкә озата да үзе язып кала. Бик озак уйлап, кат-кат төзәтеп яза торган була ул, бәлки, шуңадыр үзе язганны төзәткәннәрен яратмый. Бер елны «Хәтер көне» алдыннан яңа язган шигырен «Казан утлары»на, Рашат Низамига илтеп кайтуын сорый ул Розалиядән. «Әмма бер сүзен дә төзәттермә, каләм тыкмасын», – дип озата. Шигырьне шунда ук укый Рашат Низами һәм: «Менә бу җирен болай итик әле», – дип, каләмгә үрелә... «Рафаэль төзәтергә кушмады», – дип, Розалия шигырьне редакциядән кире алып кайтып китә...

Розалия дә Түбән Шөнгә кайткалап йөри. Рафаэльнең әнисе инде шактый олы – йортта барыбер хатын-кыз кулы җитми. Кайткан саен юып, җыештырып, тәрәзә пәрдәләрен, урын-җирләрен алыштырып – бар җирне тәртипкә салып килә. Розалия апасы кайтуга Алмазның йөзенә дә елмаю куна – хатын-кыз җылысы иңгән йорт башка бит инде ул...

Бусагадан атлап керүгә, иң элек Рафаэльнең язу өстәлендәге көндәлеген кулына ала Розалия: аннан башка бу берничә атнаны ничек яшәгән, ниләр эшләгән, кемнәр белән күрешкән... Хуҗасы үзе әйтергә кыймаган сүзләрне, хисләрне дә җиткерә көндәлек. Алгарак китеп булса да әйтим – көндәлегенә язган иң соңгы юллары да Розале турында була аның.

Алмаз армиягә киткәнче үзләрендә төзелеш техникумында укый. Әмма армиядән кайткач, нигәдер укуын дәвам итәргә уйламый. «Диплом барыбер алырга кирәк – кулыңда бер һөнәр булыр. Кировта укырга теләмәсәң, әйдә, Казанга кил. Дәрвишләр бистәсендәге техникум директоры белән үзем сөйләшәм – укуыңны бездә дәвам итәрсең», – ди Розалия апасы. Алмаз сессияләргә килгән чакта гел аңарда туктала – укуын шулай тәмамлый.

Аларның икесенә дә: «Өйләнешегез инде», – дигән сүзне бик еш әйтә Алмаз.

Берсендә Розалия төш күрә: «Икәү Мөнҗия апаларына кунакка барганбыз икән, имеш. Кире кайтырга машина таба алмыйбыз. Рафаэль машина эзләп, ары йөгерә, бире йөгерә. Аннан: «Син шушында гына утырып тор», – диде дә каядыр юкка чыкты. Чыгам да карыйм – һаман юк бу. Ул арада каяндыр эшемдәгеләр килеп чыкты. «Әйдә, утыр, китәбез. Аны көтсәң, кайчан кайтасың әле», – диләр. Ризалаштым. Һәм шул вакыт уянып киттем. Димәк, мин аңа кияүгә чыкмаячакмын икән, дип уйладым».

2001 елда Татарстан китап нәшриятында Рафаэль Сибатның «Ялгызак» дигән беренче китабы басылып чыга. Ул китапка шул исемдәге романы һәм «Яулар кичкән кулъяулык» дигән повесте кергән. Шул уңайдан язучы туган авылында китапны тәкъдим итү кичәсе оештыра. Түбән Шөнгә аның дусты язучы Шаһинур Мостафин кайта. Телевидение килә – Рафаэль Сибат хакында кыска гына фильм төшерәләр. Туганнары җыела. Әлбәттә, Розалия дә чакырулы була. Кызганыч, автор үз кулы белән аңа ул көнне бүләк иткән китап сакланмаган – кемдер алган да кире кайтармаган. Сибат, гомумән, кайда нинди генә мәкаләсе чыкса да, шигыре басылса да, аны Розалиягә биреп барган. «Ялгызак»тагы төп геройны – Заһидулланы күпләр язучының үзенә охшата. Розалия ханым да кат-кат шул ук сүзләрне кабатлый: «Рафаэль романында үзе турында язды. Автобиографиясе дип укысагыз да була...»

Алар бик авыр аерылышалар.

Дөресрәге, Рафаэль авыр аерылыша. Әллә аның күңеле нидер сиздеме икән соң?

Ул аны мал чалган җиргә кайтырга чакыра: зур эш бит – хатын-кызсыз авыррак. Розалия ул көнне өйдә аш-су әзерли, аннан Рафаэльгә ат итен урнаштырырга да булыша. Соңыннан ир аны озатып җибәрә. Розалия Алмазларга барып кунарга, ә иртән автобус белән үзенә кайтып китәргә тиеш була. Саубуллашып, берничә сәгать узуга кабат шалтырата ул аңа:

– Розаль, әйдә, кире кайт әле!

– Ничек кире кайтыйм?! Әле Алмазларга килеп кенә кердем бит, аннан иртәгә миңа эшкә...

– Кайт, Розаль! – дип кабатлый ир. – Такси ал да кире кайт! Акчасын да үзем түлим. Эшеңнәң сора, аннары гариза язарсың... Розалия кире борылмый.

Бу вакытта инде ул Түбән Кама шәһәренә күчкән була. Туганнарына – сеңелкәш-энекәшләренә якынрак. Эшләгән урынында акчаны вакытында түләми башлыйлар, ә Түбән Камада сеңлесенең стоматология клиникасы бар – кичләрен шуны җыештыра. Анда күчкәннән соң Рафаэль белән дә аралашулар сирәгәя.

Розалия туган авылында йорт салырга керешә. Ирдән моны яшерә. Менә төзеп бетерәм дә «Рафаэль, әйдә әле, яшьлегең үткән җирләрне бер карап кит», – дип, кунакка чакырам дип хыяллана...

2003 елның 15 августында иртәнге сәгать дүрттә, эш өстәле янында нидер язып утырганда, Рафаэль Сибатның йөрәге тибүдән туктый. Әнисеннән соң ике генә ел яши ул. Аңа нибары 56 яшь була. 

– Апа, сине эзлиләр, Рафаэль Сибат үлгән дип әйтәләр, – дип шалтырата аңа энекәше. Розалиянең авылда – Байсарда чагы була. Әлеге дә баягы – йорт төзү мәшәкатьләре белән чапкан вакыты. Шунда ук Рафаэльнең килене Ларисаның номерын җыя: – Мин хәзер төнлә үк килергә чыгам, көтегез!

– Розалия апа, әтине бер атна элек үк җирләдек инде... Бүген җидесен үткәрдек... Сезне таба алмадык шул. Кырыгына көтәбез...

Рафаэль Сибатның кырыгына Казаннан бер төркем язучылар да кайта. Коръән ашыннан соң алар бергә төшкән фотосурәт тә саклана әле. Тик алар арасында Розалия Казыйханованы тапмассыз. Барысыннан аерылып, Рафаэльнең кабере янында ялгызы гына калып, бик озак елый ул. Әсәрләре басыла, исеме халыкка таныла башлагач кына, Рафаэльнең менә шулай көтмәгәндә китеп баруына әрнеп, үкенеп тә елый ул...

Начар гамәлләр дә кылмадым –

һич ялганлаштырмадым.

Сөю бирдең миңа, Ходаем –

әмма кавыштырмадың...
Мин аны гомер беркемгә

Бер көнгә алмаштырмадым.
Сөю бирдең миңа, Ходам –

Әмма кавыштырмадың...
Минем өчен бер генә Ул!!! –

башка гүзәл затлар белән

һиччак чагыштырмадым.

Рәхмәт! Сөю биргән өчен, Ходам!

...Бары... Кавыштырмадың.

Бу шигыренең ахырында шагыйрь язган датасын куймаган. «Р-гә. Соңгы тапкыр очрашканга 10 еллап вакыт үтсә дә, күңел сине барыбер онытмады. Хәер, яшьлек хисләре мәңгелек инде ул», – дип кенә өстәгән. Ә менә монысы бакый дөньяга күчәр алдыннан язган соңгы шигыре:

Р.-гә

Ни әйттем: онытам, ташлыйм дип,

Сөюдә яңаны башлыйм дип...

Ник киләм эзләнеп эзләрен?

Югыйсә ул миннән качмый бит.
Хәтерне үтереп буламы?

Әйтсәм дә: онытам, ташлыйм дип – 
Иске ул мәхәббәт, бик иске

Сәнәдә яңалык ачмыйм бит... 
Ни әйттем: онытам, ташлыйм дип –

Катырак ярата башлыйм бит.
Вакыт – җил кебек исеп кенә тора. Исән булса, Рафаэль Сибатка быел 28 октябрьдә 75 яшь тулыр иде. Ә аның җир куенына кереп ятуына да инде ике дистә елга якын. Язучының исеме халык күңелендә яшәсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән Розалия апа. Шигырьләрен сәхнәләрдән сөйләп йөргән. Хатларын кадерләп саклаган. Киров өлкәсенә махсус барып, язучының архивын барлаучы да ул булды. Әгәр Розалия апа Рафаэль Сибатның улына кайтып, язучының әле моңарчы беркайда да дөнья күрмәгән әсәрләрен юллап алмаса, алар, мөгаен, шулай кадерсез булып ятарлар, аннан, бәлки, бөтенләй юкка да чыгарлар иде. Көндәлекләре кебек. Кызганыч, Түбән Шөндәге йорты сатылганнан соң, язучының ничә еллар алып барган  көндәлекләре югалган әнә.

Еллар тузаны кунган папкаларны сак кына ачам. Язучының үз кулы белән язган кулъязмалары. Энҗе кебек хәрефләр. Гадәттә, ул язганын кире кайтып төзәтмәгән. Һәм бик тиз язган. Бер утыруда 70–80 шәр бит!

«Кызыл мәче» (повесть), «Җир кызы. Кыз тәкә» (роман), «Каргыш» (әдәби-документаль кыйсса), «Канәфи, Катифә һәм җыр тыңлаучы ат» (жанры күрсәтелмәгән), «Урман Шүрәлесенең кызы» (сәхнә әсәре), «Портрет» (хикәя), «Үпкә» (хикәя), «Иблис» (хикәя), «Тамаша» (хикәя).

Язучы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты  Рафаэль Сибатның китап киштәсенә менә шуның кадәр яңа әсәре өстәләчәк хәзер. Саргайган бу кәгазь битләренең кыйммәтен бәяләү дә авыр. Татар укучысы, татар әдәбияты өчен үзе бер хәзинә! 
(Дәвамы бар)