Мәдинә тавы (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

«Алланың рәхмәте» белән узган яңгырдан соң матур көннәр урнашты. «Патша сарае»н су басу мәсьәләсе артка чигенде. Авырулар берсе артыннан берсе килеп кенә тордылар. Гөлшатның аккан түшәм турында уйларга вакыты да калмады. Кичкә таба бүлмәгә Тәнзилә килеп керде:

– Гөлшат Равилевна, бүген безнең клубка Рәмис Әхмәтшин килә. Минем ике билетым бар, әйдәгез бергә барабыз. Гел эшләп кенә булмый бит. Кеше янына да чыгарга кирәк.

– Кем соң ул Рәмис Әхмәтшин?

– Ничек инде сез аны белмисез? Аның җырлары көн саен радиодан яңгырый. Аның бөтен җырлары хитка әйләнәләр. Ул бит безнең авылда туган. Концертына баргач күрерсез, аннары клубта дискотека була. Безнең авылда кичке яшьләр җыеннары бик күңелле, биеп, җырлап уза. Әйдәгез инде, авылдашлар белән дә танышырсыз.

– Ярар, Тәнзилә, мин ничәләргә әзер булырга тиеш?

– Мин сезгә сәгать алтыларда керермен.

– Ярар, сөйләштек.

Кичкә таба Гөлшат өйгә кайткач, бик арылгангамы, әллә Наилә апаның ашлары бик тәмле булгангамы, диванда утырган урынында үзе дә сизмәстән йокыга китте. Наилә апа, әкрен генә килеп, аның өстенә мамык шәлен ябып куйды. Алдан сөйләшкәнчә, сәгать алтыда өйгә матур күлмәктән, бизәнгән-ясанган Тәнзилә килеп керде:

– Хәерле кич, Наилә апа, Гөлшат Равилевна кайда? Киенеп, бизәнеп куйдымы? –дип, пулемёттан аткандай тиз-тиз сорады.

– Тр-тр-тр. Мин бернәрсә дә аңламадым. Ашыкмыйча гына әйт.

– Хәерле кич, Наилә апа, Гөлшат Равилевна кайда? Киенеп, бизәнеп куйдымы? – Бу юлы әкрен генә, һәрбер сүзен сузып кына соравын кабатлады Тәнзилә.

– Тавышланма, арып кайткан, йоклап китте.

– Нинди йоклау инде, без концертка барабыз дип сөйләштек, соңга калабыз бит, – диде Тәнзилә тагын да ашыгыбрак.

– Нинди концерт тагын? – дип, юри котыртып, сүзләрен сузып сорады Наилә апа. Тәнзилә, аның котыртуын аңлап, әкрен генә:

– Рәмис Әхмәтшин концерты, кич белән яшьләр кичке җыенга да җыелалар, – дип җавап бирде.

Тавышка Гөлшат та уянып чыкты.

– Гөлшат Равилевна, сез нишләп әзер түгел? Барыгыз, тизрәк киенегез, соңга калабыз бит, – дип такылдады Тәнзилә.

Әле йокыдан уянып җитмәгән Гөлшат ник ризалашканына үкенеп: – Тәнзилә, үзең генә бар инде. Башка иптәш кызыңны ал, егетең белән барсаң, үзеңә дә күңеллерәк булыр, – диде.

– Ничек инде башка дустың, егетең белән? Сезне алып бармаганымны белсә, Фәимә апа бит минем җанымны алачак.

– Әйдә, битеңне ю, кыяфәтеңне рәткә керт тә киен. Карт әби төсле ашыйсың да йоклыйсың, беркая да чыкмыйча утырасың кыз башың белән,– дип, сүзгә Наилә апа кушылды.

Гөлшат, кулларын күтәреп:
– Биреләм, биреләм, киттем, киенәм, биш минуттан әзер булам, – дип, бүлмәсенә кереп китте. Бизәнергә вакыт калмаган иде, шунлыктан тиз генә чәчен тарады да кыстыргыч белән каптырып, артка җыеп куйды.

Кызлар клубка кергәндә, шактый халык җыелган, ләкин җырчы сәхнәгә чыкмаган иде әле. Концерт ярты сәгатькә соңарып башланды. Сәхнәдә берничә хит яңгырады, бишенче җырын башкарганда, җырчының фонограммага җырлавы ачык аңлашылып торды. Халык башта көлде, аннары, ачуланып, сызгыра башлады. Алдагы җырын Рәмис Әхмәтшин, баянчы алып чыгып, тере тавыш белән башкарырга мәҗбүр булды, ләкин әле генә матур яңгыраган тавыш, нишләптер, югалды. Залдагы халык арасыннан:

– Хәйдәр! Хәйдәр! – дип кычкырган тавышлар ишетелде.

Сәхнәгә агроном Хәйдәр белән авыл гармунчысы менде. Залга көчле матур тавыш яңгырады. Рәмис белән Хәйдәр кара-каршы берәр куплет җырладылар. Бу сынауда Хәйдәр алга чыкты. Казан җырчысы кабат тамашачы алдына чыкмады. Хәйдәр, авылдашларын куандырып, тагын бер сәгатькә якын сәхнәдә булды. Соңгы җырларын башкарганда, авыл яшьләре дә сәхнәгә менеп бии башладылар. Шулай итеп, концерт бию кичәсенә әйләнде. Гөлшат, үзе дә сизмәстән, биюче яшьләр арасына килеп керде. Бала чагында ул бию түгәрәгендә, ә студент елларында дүрт ел буе «Студентлар язы» фестивалендә биеп йөргән иде. Шуңа күрә биючеләр арасында Гөлшат үзен судагы балык сыман хис итте. Егетләр аңа каршы биеп карадылар, ләкин күбесе бу кызга каршы бии алмаслыкларын аңлап, тизрәк качтылар. Биегәндә, Гөлшат егетләргә озаттырырга да вәгъдә бирде. Хәйдәр дә берничә тапкыр аны биергә чакырды, ул да яхшы бии иде. Гөлшат аңа да кичәдән соң озаттырып куярга ризалыгын белдерде. Тәнзилә, боларның барысын читтән генә күзәтеп торганнан соң, Гөлшатны биючеләр арасыннан тартып чыгарды да:

– Сез нәрсә эшлисез? Сез бит Хәйдәрдән башка тагын өч егеткә озаттырырга ризалыгыгызны бирдегез. Тиздән кичә бетәчәк, ни эшлисез? Гөлшат кинәт уянып киткәндәй булды, ни эшләгәнен аңлый башлады. Тәнзиләнең кулыннан тотып:

– Тәнзилә, зинһар өчен, коткар. Әйдә, тизрәк качыйк моннан, – диде.

Кызлар биюләр тәмамланганчы ук, егетләрдән кача-кача, клубтан чыгып киттеләр...

Төнге маҗаралар аркасында бөтен тән авырта, күзләр ябыла, бер дә эшлисе килми иде. Гөлшат, авыр булса да, авыруларны карап чыкты, көндәлек үзгәртмәләр кертте. Шулай әкрен генә көн уртасы җитте. Фәимә апа Гөлшат утырган бүлмәгә кереп:

– Гөлшат Равилевна, әйдәгез чәйләп алыйк, колхоз эше бетмәс, – дип, үз бүлмәсенә чакырды. Гөлшат өлкән шәфкать туташы бүлмәсенә кергәндә, самавыр гөрләп кайнап утыра, Фәимә апа чәй әзерләп йөри иде.

– Кичәге биюләрдән соң аякларыгыз авыртадыр? – дип, көлеп сорап куйды ул.

– Әз генә бар, сизелә, кичәге концерт өчен бик зур рәхмәт. Хезмәт хакы алгач, билетларга акчасын бирермен, – дип, Гөлшат өстәл янына барып утырды.

– Акча турында борчылма, бирерсең әле. Син кичә, биеп, кирәген биргәнсең, ярты авыл егете сиңа гашыйк булган. Мине бүген телефоннан шалтырата-шалтырата аптыратып бетерделәр, эшләргә бирмиләр.

– Ярар инде, Фәимә апа, кичәге хәлләр өчен минем үземә дә оят, – диде Гөлшат.

– Хәйдәренә хәтле бүген сине сорап шалтыратты, – дип, чәйләр ясый-ясый дәвам итте Фәимә апа.

– Фәимә апа, Хәйдәрнең тавышы шундый матур, ул җырчы Рәмискә караганда, йөз тапкыр яхшырак җырлый. Кичә, аңа каршы чыгып, шундый матур итеп җырлады. Хәтта Рәмис сәхнәдән төшеп качарга мәҗбүр булды.

– Шул кирәк аңа, авылдашлары янына кайтып, фонограмма белән чыгыш ясый бит, дошман калдыгы. Бер дә ояты юк. Халык аңа акча түләп килә, ә ул? Хәйдәр белән алар инде күптәннән дошманнар, бер-берсенә, җаен туры китереп, төрттереп куймасалар, күңелләре булмый.

– Нишләп алай? – диде Гөлшат, кызыксынып.

– Алар бит туганнар. Аларның әниләре бертуган.

– Ә нишләп алайса дошманнар дисең?

– Аның сәбәбе бар.

– Йә, Фәимә апа, сөйлә инде. Беләсең бит, без хатын-кызлар, андый кызыклы әйберләрне тыңларга яратабыз, – дип, Гөлшат чәй эчүеннән дә туктады.

– Чәеңне эч, суына. Җиде-сигез еллар элек Хәйдәр Ләйлә исемле күрше авыл кызы белән йөри иде. Ул аны бик яратты. Вәгъдәләшеп, туйга әзерләнеп йөри башладылар. Шул чакта май бәйрәмнәрендә Рәмис концерт белән районга килгән иде. Хәйдәрләр икәүләшеп барганнар, концерт беткәч, сәхнә артына кергәннәр. Шунда Рәмис шул кызга күз төшергән, күрәсең. Ул вакытта әле өйләнмәгән иде, кызның Казанда укып йөргән чагы. Хәйдәр, институт бетереп, авылга кайтып эшли башлаган иде. Күрәсең, Рәмис белән теге кыз Казанда очрашкалаганнар. Туйга бер атна калганда, теге кыз Хәйдәргә: «Мин кияүгә чыкмыйм», – дигән. Рәмис тә аңа өйләнмәде, Хәйдәр дә гафу итмәде. Шулай итеп туй алдыннан аерылыштылар.

– Ә ул кыз хәзер кайда?

– Чаллыда эшли бугай, кияүгә дә чыкмаган, дип ишеткән идем. Ләкин анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Башка монда кайтканы булмады. Минем кызыксынганым юк. Хәйдәрдән сорарга яхшы түгел.

– Хәйдәрнең кызы бармы соң?

– Юк, шуннан бирле егетнең кызларга күңеле катты. Шуңа күрә синең турында сорашуы да миңа бик сәер тоелды. Халык аның турында, ул эшкә өйләнгән, дип сөйли. Көн-төн колхоз эше белән мәшгуль. Ярый әле ул бар, колхоз күптән банкротка чыккан булыр иде, рәис күптән колхоз эшләрен агрономга тапшырган инде. Кинәт ишек шакыдылар, машина йөртүче Мансур керде:

– Фәимә апа, районга даруларга барасыбыз бар, сез әзерме?

– Әзер, әзер. Мин хәзер, Мансур, халатымны алыштырам да чыгам. Син мине урамда көтеп тор.

– Кәгазьләрне алырга онытмагыз, – дип, Мансур чыгып китте.
– Фәимә апа, мин өстәлне үзем җыештырырмын, сез борчылмагыз, барыгыз.

– Ярар, алайса, ачкычны Тәнзиләгә калдырырсың, ул бүген дежурга килергә тиеш. Без, бәлки, бүген районда кунарбыз, иртәгә генә кайтырбыз. Син, кызый, кара, мин булмаганда, егетләрнең башларын әйләндереп йөрмә  тагын, – диде дә Фәимә апа, папка белән документларны алып, бүлмәдән чыгып китте.

Гөлшат бу сүзләрдән кызарып чыкты. Фәимә апасы кичәге хәлләрнең барысын да белә булып чыга түгелме соң? Ул ашыкмыйча гына чәен эчеп бетерде, өстәлне җыештырып куйды. Тагын бер кат кичәге вакыйгаларны башыннан уздырды. «Биегән егетләрнең берсенең дә исемнәре хәтердә калмаган. Шул бер Хәйдәр генә. Аның белән Гөлшат берничә тапкыр биеде. Болай бик таза, матур кешегә охшаган. Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Менә болар да ике туган, бер кыз аркасында гомер буе дошманлашып яшәргә мәҗбүр. Югыйсә кичә бер-берсенә каршы түгел, ә парлашып, ике тавыш белән җырласалар, нинди күңелле булган булыр иде. Алар бер-берсенең тәгәрмәчләренә таяк тыгып яталар». Шундый уйлар белән Гөлшат үз бүлмәсенә керде. Эш көне әкрен генә бетеп килә, авырулар тарихлары язылган, барысы да тәртиптә. «Фәимә апа бүлмәсенең ачкычын Тәнзиләгә тапшырды, авырулардан чакыру булмады. Әкрен генә кайтырга җыена башласаң да була» дип уйлады Гөлшат. Шул вакыт ишек шакып, Тәнзилә керде:

– Гөлшат Равилевна, Наҗия апа оныгын Фәимә апага күрсәтергә алып килгән, сез карый алмассыз микән? Фәимә апа районга китте бит. Алар кабул итү бүлмәсендә.

– Әйдә, нишләп карамаска, – дип, Гөлшат өстәлдән фонендоскопны алды да Тәнзилә артыннан кабул итү бүлмәсенә китте. Кабул итү бүлмәсендә олы яшьтәге апа утырып тора, ятакта биш-алты яшьлек малай ята иде.

– Исәнмесез, нинди борчулар белән килдегез? – диде, Гөлшат бүлмәгә кергәч.

– Исәнмесез, кызым. Фәимә янына килгән идем дә, ул юк икән. Сез оныгымны карамассыз микән? – дип, олы яшьтәге апа Гөлшатның каршысына килеп, кул биреп исәнләште һәм кулы белән кечкенә малайга күрсәтте.

– Кызым аны кичә генә кайтарып калдырды. Казанда балалар бакчасын карантинга япканнар, бала карарга кешеләре юк, эштән кала алмыйлар. Менә бит, оныгым кичкә таба чирли башлады, температурасы күтәрелде. Иртән җен кебек чабып йөрде, көндез әз генә ашады да йокларга ятты. Хәзергә хәтле йокыдан уяна алмый, тәне бик кызу. Температурасын үлчәгән идем: утыз сигезгә менгән. Нәрсә эшләргә белмичә, Фәимә карамасмы дип, сезгә алып килдем, ә ул районга киткән икән. Алланың рәхмәте, күршебез монда хәтле машина белән алып килде әле.

Гөлшат баланы чишендереп, игътибар белән карады. Чишендерә- киендерә торгач, бала бөтенләй уянып бетте һәм көйсезләнеп елый башлады. Әбисе, кочаклап, баланы кулына алды.

– Мин куркырлык берни дә тапмадым, бәлки, суык тигәндер, эче йомшак, үпкәсендә берни дә юк төсле. Бәлки, районга алып барырсыз? – Гөлшат, бераз югалып калды.

– Юк инде, нинди район, ди, әнисе кичә генә кайтарды, ә мин хастаханәгә озатыйммы? Юк, юк. Иртәгә температурасы төшмәсә, кызыма шалтыратырмын. Сез миңа нинди дарулар кирәклеген язып бирегез, мин үземнең дарулар арасыннан карармын, уколлар ясап җибәрсәгез, тагы да яхшырак булыр, кирәкле даруларны иртәгә Фәимә бирер әле.

Бу апа Фәимә ападан башка табибларны санламаганын Гөлшат яхшы аңлады.

– Ярар алайса, Тәнзилә, балага аналгин белән димедрол яса. Укол дигән сүзне ишеткәч, бала тагы да катырак елый башлады, Гөлшат бүлмәдән чыгып китте. Үз бүлмәсенә кереп, халатларын салды, кулларын сабын белән юды. Әбигә үпкәләргә кирәк түгел, Фәимә апа гомере буе монда эшләгән, тәҗрибәле, белемле кеше. Авылдашлары аны бик яраталар, аңа ышаналар. Син дә монда егерме елдан артык эшләсәң, тәҗрибә тупларсың. Яшьләр кичәләрендә биеп тәҗрибә туплап булмый, дигән уйлар белән Гөлшат хастаханәдән чыгып китте.

Өйгә кайткач, Гөлшат нишләптер тынычлана алмады, эчендә үзе дә аңлый алмаган ниндидер борчу бар иде. Наилә апа кызның уйланып йөргәнен күргәч:

– Ни булды, кызым, нинди уйларга батып йөрисең? Әллә берәр яңа авыру килдеме?

– Юк, юк, Наилә апа, кичә күбрәк биегәнмен, ахрысы, бөтен тән сызлый, – дигән булды Гөлшат.

– Күрдем инде күрдем, туфлиеңнең бер үкчәсе сынган. Әллә берәр авыл егетенә күз салдыңмы?

– Ярар инде, Наилә апа, көлмә миннән, чынлап, бөтен тән сызлый, авылда чибәр егетләр бик күп, ләкин берсе дә йөрәгемә сары май булып ятмады, – дип шаяртып, Гөлшат табак-савытлар юарга тотынды.

– Ярар алайса, сары май белән йөрәгеңне эштән чыгарма, мин кичке яңалыклар карап алыйм әле, – дип, Наилә апа телевизор каршысына барып утырды. Анда республика һәм Казан яңалыклары турында сөйли башладылар. Гөлшат кинәт нәрсәдер исенә төшереп:

– Наилә апа, син бит көн саен яңалыклар карыйсың?

– Көн саен булмаса да, вакытым булганда карарга тырышам.

– Наилә апа, соңгы көннәрдә нинди дә булса балалар бакчасы турында сөйләмәделәрме? Наилә апа бераз уйланып торды:

– Өченче көн ниндидер балалар бакчасы турында сөйләделәр, анда бер бала чирләгән, ниндидер бер авыр чир белән. Аннары прививкалар кирәклеге турында әйттеләр.

– Балалар бакчасы белән ни булган?

– Ни булсын? Карантинга япканнар бер атнагамы, артыкмы, мин анысын хәтерләмим.

– Ә теге бала нинди чир белән чирләгән?

– Каян белим инде мин, Гөлшат, хәзер каян бөтенесен хәтерләп бетерәсең, әле шуны искә төшергәнгә рәхмәт әйт. Безнең яшьтә, үзең беләсең, баш бөтенесен эшләп тә бетерми. Балалар бакчасы карантинга ябылгач, куркыныч чир булгандыр инде? Гөлшат бу сүзләрдән соң сикереп торды да яңадан киенә башлады.

– Тагын ни булды, ник тик кенә ял итеп утырмыйсың, төнгә каршы кая барасың тагы? Егетләр чакырмагандыр бит?

– Юк, Наилә апа, егетләр кайгысымы монда? – Наилә апа, син авылдашларыңны яхшы беләсең, Наҗия әби кайда яши?

– Нинди Наҗия икән инде ул?

– Ялгыз, үзе генә тора, аның кызы Казанда, – дип, Гөлшат Наилә апага исенә төшерергә ярдәм итәргә тырышты.

– Син Вагыйзь Наҗиясе турында әйтәсеңдер инде, ул правлениегә җитәрәк яшел коймалы йортта яши.

– Рәхмәт, Наилә апа.

Гөлшат, тиз генә киенеп, өйдән чыкты. Урамда караңгыланып килә иде, күкне болытлар каплаган. «Тагын яңгыр яуса, тагын «патша сарае»н су басачак», дип уйлап, Гөлшат идарәгә таба китте. Урамда сирәк-мирәк адашкан сарыклар, клубка баручы яшьләр очраштыргалады. Якын гына ара дип уйласа да, бер сәгатьтән артык вакыт узып китте. Идарәгә җитәрәк бөтенләй караңгыланды.

«Кайсы койма яшел соң монда, бөтенесе бер төскә керделәр, җитмәсә авыл халкы йокларга иртә ята, күпчелек йортта ут та янмый. Авыл урамнары караңгыга батты», дип уйлап барганда, бәхетенә, бер малай очрады:

– Исәнмесез.

– Исәнмесез, Гөлшат апа.

– Ни эшләп караңгыда берүзең генә йөрисең?

– Сарыкларыбыз кайтмады, шуларны эзләргә чыккан идем, ә сез кемне эзлисез?

– Бу тирәдә каядыр Наҗия апа яши, ул кирәк иде.

– Минем исемем Айдар, – диде малай.

– Әйдәгез, күрсәтәм, сез узып киткәнсез. Бераз баргач, кечкенә генә йорт күренде, бер тәрәзәсендә ут та яна иде.

– Рәхмәт, Айдар,  – дип, Гөлшат өйгә керергә ашыкты.

Өй ишеге ачык иде, авылда бикләнүнең нәрсә икәнен белмиләр. – Хәерле кич, Наҗия апа, – дип, Гөлшат өйгә керде. Каршысына Наҗия апа чыкты:

– Оныгыгызның хәле ничек?

– Белмим инде, кызым, ыңгырашып йоклый, бөтен тәне яна, температурасын үлчәгән идем, кырыкка җитә бугай инде. Баллап, чәй дә биреп караган идем, косып чыгарды. Хәзер синең сүзләреңне тыңламаганга үкенәм дә инде, районга барсак, бәлки, яхшырак булыр иде. Иртән Фәимәгә күрсәтермен инде, ул да ярдәм итә алмаса, районга алып барырмын.

– Наҗия апа, баланы тагын карап алыйм әле, – дип, Гөлшат курткасын урындыкка салып куйды.

– Әйдә, кызым, монда уз. Бала берничә кат юрган, шәл белән капланган иде.

Гөлшат бөтен өстен ачып, баланы чишендерде. Аның тәне кызарып чыккан. Табиб баланың үпкәсен тыңлады – куркыныч берни дә тапмады, йөрәге генә бик еш тибә. 

Күпме тикшерсә дә, бала уянмады, ыңгырашып кына ятты. Гөлшат балада нинди чир икәнен белмәсә дә, хәле авыр икәнлеген бик яхшы аңлады. Киңәшләшергә Фәимә апа да юк.

– Наҗия апа, баланың хәле бик авыр, «ашыгыч ярдәм»гә шалтыратырга кирәк, районга алып бармыйча булмый.

– Кызым, син дә табиб бит, минем даруларым күп, кара әле, бәлки, берәрсе ярап куяр.

– Наҗия апа, баланың хәле бик авыр, аның белән төрле хәл булырга мөмкин.

– Фәимә булса, ул районга җибәрмәс иде дә бит, син шулай дигәч, әйдә алайса, районга алып барыйк, – дип, Наҗия әби авыр сулап куйды.

– Наҗия апа, телефоның кайда?

– Кызым, минем бит телефоным юк, кызым кесә телефоны алып биргән иде дә, оныгым уйнап йөреп, кая куйгандыр, белмим. Наҗия апа, Гөлшатның курыкканлыгын күреп, урындыкка барып утырды.

– Наҗия апа, син баланы әзерли тор, мин машина эзләп киләм, – дип, Гөлшат тиз генә өйдән чыгып китте.

Урамда караңгы, берни дә күренми диярлек. Гөлшат «патша сарае»на таба юнәлде. Авылның бөтен урамнары шунда барып тоташканлыгын ул белә. Урамда беркем дә юк, өйләрдә дә утлар янмый, сирәк кенә этләр өргәне ишетелә. «Үзеңдә телефон булса, хәзер болай йөрмәс идең», – дип уйлады ул. Идарә яныннан узып барганда, аның янына «Нива» машинасы килеп туктады:

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна, – дип, машинадан Хәйдәр сикереп төште.

– Сезне ничек егетләр караңгы авыл урамнары буйлап үзегезне генә җибәрде? Бәлки, тагын качып киткәнсездер? Сезгә медицинада түгел, разведкада хезмәт итәргә кирәк.

– Хәйдәр абый, шаярып сөйләшеп торырга вакытым юк, мине «патша сарае»на илтсәгез, бик рәхмәтле булыр идем.

– Рәхим итегез, – дип, Хәйдәр, машинаның ишеген ачып, Гөлшатны утыртты һәм тиз генә хастаханә янына илтеп тә җиткерде.

Гөлшат машинадан төшеп, рәхмәт тә әйтмичә, хастаханәгә кереп тә китте. Аның уе авыру балада иде. Ул тиз генә үз бүлмәсенә керде һәм белешмәлек актара башлады. Тавыш ишетеп, бүлмәгә Тәнзилә керде:

– Гөлшат Равилевна, сез нишләп йөрисез төн уртасында? Китапларны иртәгә карап булмый идемени?

– Тәнзилә, районга шалтырат.

– Кемгә?

– Ничек инде кемгә? «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә?

– Кемгә начар булды? Монда гына ярдәм итеп булмыймы соң?

– Тәнзилә, мин нинди диагноз куярга да белмим, ә баланың хәле күзгә күренеп начарлана, Фәимә апа да юк, ичмасам, киңәшләшергә.

– Нинди баланың хәле начарланды?

– Тәнзилә, күп сорау бирәсең, шалтырат тизрәк.

– Гөлшат Равилевна, мин бит кемгә чакырганымны әйтергә тиеш, авыруның фамилиясен, адресын. Гөлшат югалып калды, ул бит баланың фамилиясен дә, адресын да белми:
– Тәнзилә, син Наҗия апаның кая торганын беләсеңме?

– Кайсы Наҗия апа ул?

– Вагыйзь Наҗиясе диләр, сезнең авылныкы. Бүген кич оныгы белән килгән иде бит. Әйдә шалтырат, минем китапларны актарасым бар, диагноз куярга кирәк. Тәнзилә, Фәимә апа мондагы кайсыдыр шкафта Ефим Михайловичтан калган китаплар бар дигән иде.

– Аңладым, Гөлшат Равилевна, китаплар теге чаттагы шкафта бугай – дип, Тәнзилә бүлмәнең ерак чатында торган шкафка күрсәтте дә чыгып китте. 

(Дәвамы бар)

 

Реклама