Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чәчәктә булсам да көзләрен...

Минем күңел

Тормыш мине гаярь ир-ат итте, күңел үтте ялкын, ут аша.

Ә шулай да төпкел почмагында кизләү булып ялкын-хис таша.

Корымланды күңел, өтелде дә, карашлар да гүя кургаштан.

Корымнарын кырып карасагыз күз чагылыр күңел-кояштан.
Усалланды холык, катты бәгырь,тормыш өйгән кат-кат елларын.

Күңел күзләрегез күрә алса, бер нарасый сезгә елмаер.

 

***

Кешеләргә бәхет өчен бик күп кирәк.

Бөтен дөнья, җирләр, сулар, hәм күк кирәк.

Ә кемгәдер бәхет бит ул – телем икмәк.

Кайвакытта бәхет өчен бик аз кирәк.

Бар да бар күк. Ә нигә соң ярсый йөрәк?!

Бу йөрәккә бәхет өчен бер син кирәк.

 

***

Нигә соң көзләргә кергәндә

Очынам, шашынам сөенәм?!

Нишләвем инде бу, аңламыйм.

Әллә соң сөям дә, сөеләм.

Тик менә кышларын чыгалмас

Көздәге чәчәктә алмагач.

Мин дә соң корырмын микәнни,

Кышларга көчләрем калмагач?!

Юк әле, мин көчле, мин үлмәм.

Килсә дә Үлемгә баш имәм.

Чәчәктә булсам да көзләрен,

Алмагач түгел лә, мин – имән.

 

***

Гөнаhлымын сине сөйгән өчен,

Гөнаhлысың мине сөйгән өчен.

Бәлки, Ходам, безне ярлыкарсың

Шушы утта янган, көйгән өчен.

 

Бәлки, Ходам, безне ярлыкарсың

Сагыш дәрьясында аккан өчен.

Сагышларга кайчак түзалмыйча

Сөю чоңгылында баткан өчен.

 

Гөнаhлымын өзелеп сөйгән өчен,

Җитмәгәнгә сине ташлар көчем.

Ялгыз гына үтәр сагышларга,

Җаным, сине җитәкләгән өчен.

 

Җибәр кулларымны! Мин китәрмен

Гөнаhларны алып үзем белән.

Күз яшьләрең саф, гөнахсыз булыр...

Җаннар гына... Әллә тере, әллә үлгән.

 

***

Сөйдем-сөелдем, шашып сөендем.

Киттең – көендем.

Анан киендем,чыктым урамга.

Төнге буранга серем сөйләдем

(сине сөйгәнем).

Буран улады, күңел елады...

 

Таңда арыдым. Синнән арындым.

 

***

Мин сине көтмимен таңнарда –  
Нигә соң үзеңне алдарга?!
Сөймәгән кешене көтүләр –
Ул рәшә. Кирәк бит аңларга!

Мин сине көтмимен көндезен –
Көндезен түгелмен берүзем.

Өшегән җанымны җылыта
Ахирәт-дусларның бер сүзе.
Мин сине көтмимен кичләрен –
Беләмен сүнгәнен хисләрең.
 

Нигә соң төннәрен киләсең,
Сорамый төшемә керәсең!?
Керәсең, елмаеп көләсең –
Мн сине сөямен күрәсең...

Әллә соң син мине сөясең?!

 

***

Син киткәндә шундый горур идең,

Әйтерсең лә сиңа мин тездән.

Шуңадырмы, җаның тоймады күк

Сагынасыңны мине бик тиздән.

 

Сагынырсың әле, якты көндә

Минем чәчәкләрнең исләрен.

Кара төндә сине җылытырлар

Сиңа булган кайнар хисләрем.

 

Сагынырсың минем кочагымны,

Җаның эрегән татлы назымны.

Сагынырсың минем белән булган

Һәр көнеңне, көзең, языңны.

 

Сагынырсың. Мин беләмен синең

Кайтасыңны киткән юлыңнан.

Кире кайтып мине эзләрсең дә,

Сагынырсың, җаным.

Мин булмам!

 

***

Саубуллашмый гына китеп бардың.

Хушлашырга көчең җитмәде.

Әллә курыктыңмы әйтер диеп:

“Тукта, җаным, тукта, китмә әле!”

Саубуллашмый киттең.

Әйталмадым

Иң кирәкле изге сүзләрне

Син беләсең, китә алмас идең

Әгәр күрсәң минем күзләрне.

Син күрмәдең.

Ул күзләрдә ничек

Сагыш, язмыш, ялгыш буталган.

Ул күзләрдә ничек ут янган да,

Шул күзләрдән ничек боз тамган.

Киткәннәргә “Тукта!” – диеп әйтү

Кирәк микән, әллә кирәкми?!

Тик шулай да бары шушы сүзләр

Саклап калган сөю сирәкме?!

 

Еллар үтәр, бәлки, вакыт җитәр

Ачар өчен бикне, келәне.

Күпме гашыйк өзелеп көтә булыр

Тик бер сүзне: “Җаным, кил әле!”

 

***

Беләм инде синең карарыңны –
Без китәбез төрле якларга.

Беләм инде, күптән тартыласың,
Күптән тартыласың ятларга.


Ятлар диюем дә дөрес булмас.
Минем өчен генә ятлардыр.
Инде күптән синең йөрәгеңдә
Башка берәү урын тапкандыр.

Инде беләм – синең хатларыңда
“Сөям” – дигән сүзең тик ялган.
Инде күрәм – синең күңелеңдә
Җиде ятлар булып мин калган.

 

***

Сөям, диеп йөрәгемә кердең.

Ничек таптың шушы ачкычны?..

Тын күл иде бит ул. Тик, күрәсең,

hәрбер күлнең була аккошы.

 

Син дә аккош кебек язда килдең,

Күңелемнең эретеп бозларын.

Ярсып, ярларыннан чыкты йөрәк,

Тик оныткан алда көз барын.

 

Инде китә аккош. Сагышлардан

Тын күлемне бозлар каплады.

Минем күңел дөньяларны айкап,

Эзләп-эзләп сине тапмады.

 

Ә шулай да сине көтә әле.

Ул бит белә сине табасын.

Күл дә белә – язлар белән бергә

Аккошының кире кайтасын.

 

 

Алда ярлар бардыр әле

“Алда гомер бар микән” халык җыры көенә

 

Без сөешкән аланнарда

Үсә иде тал-тирәк шул,

Үсә иде тал-тирәк.

Мине ташлап китәр өчен

Бик өшегән җан кирәк.

 

hаман әле чәчәк ата

Син яраткан гөлләрем шул,

Син яраткан гөлләрем.

Минсез сиңа кыен булыр,

Айлы булсын төннәрең.

 

Көзләр диеп тормый әле

Чәчәк ата гөлләрем шул,

Чәчәк ата гөлләрем.

Әй, җаныем, алда әле

Бик сагыныр көннәрең.

 

Алда ярлар бардыр әле,

Мин соңгысы булмасын шул,

Мин соңгысы булмасын.

Мине  искә алган чакта

Күңелләрең тулмасын.

 

Инде янә кышлар килә,

Мулдан булыр карлары шул

Мулдан булыр карлары.

Минем кебек өзелеп сөйсен

Сине яңа ярларың.

 

***

Син теләмә миңа ак бәхетләр.

Бәхет булмый аклы-каралы.

Ап-пак карлар күмеп китте инде

Сукмакларны – безнең араны.

Син теләмә миңа ак бәхетләр.

Ниндие бар, шунысы минеке.

Таудай ишелгәндер сиңа бәхет –

Минсез бәхет бары синеке.

Син теләмә миңа ак бәхетләр.

Бәхет бәхет түгел ул синсез.

Сөюне дә үзең белән алдың,

Дисәләр дә “сөю үлемсез”.

 

***

Киткәннәргә яхшы теләк телә,

Тик киткәннәр кире кайтмасын.

Озатулар кыен. Кире кайтып

Какмасыннар күңел капкасын.

Киткәннәргә яңа бәхет телә,

Бәхет булсын яңа ярларда.

Кайтмасыннар кире. Кемгә кирәк

Бер үк утта янә янарга.

Киткәннәргә якты юллар телә.

Шул юллардан ерак китсеннәр.

Кайтмасыннар кире. Калганнарның

Ачы күз яшьләре кипсеннәр.

Киткәннәргә изге теләк телә –

Яңа юллар алда ачылсын.

Кайтмасыннар кире. Тоймасыннар

Аерылуның сагыш, ачысын.

Кайтмасыннар кире!