Юл булдымы – учак кабынган...

Сәях дәрвиш...

Мин бу җирнең сәях бер юлчысы,

Мин бу җирнең самим бер кызы.

Тормыш дигән мең аһәңле көйнең

Кабатланмас серле кубызы.

 

Авазымда очкын чәчеп чапкан

Тулпарларның тояк тавышы.

Дала җилләренең сызгыруы,

Ком агышы,

                  гомер агышы.

 

Һәм сагышы ерак гасырларның,

Әльвидагы сүнгән өметнең.

Киләчәккә күчәр аһәңнәрне

Хәтер өне белән өреттем.

 

Серле кубызы мин яшәешнең, —

Авазымда  гаме  елларның.

Сәях бер дәрвише, бөтерелеп,

Еллар аша узган юлларның.

                               

Казан сөлгесе

Мәскәүләрдән Казан күренә микән

Биек манарадан карасаң?

Калды ич, калды ич Казан сөлгесе, –

Бигрәк матур иде өлгесе!

Халык җыры

 

Калган, калган, өзеп үзәкне!

Ничә гасыр җанны көйдерә.

Өлгеләре инде – тарихта,

Бизәкләре – күңел түрендә.

 

Өлгеләрен алып ясарга

Өметләрен халкым өзмәгән.

Җан ярасы булган сөлгесен

Кайтарырга гел җай эзләгән.

 

Җеген-җеккә туры китереп,

Җебен-җепкә туры китереп,

Күпләр ялгап-ялгап караган,

Тик тарихтан гыйбрәт алмаган.

 

Баскан һаман бер үк тырмага.

Юкса кирәк бары тыңларга:

Һөнәр алды, дигән, ирлектән,

Бәхет алды, дигән, берлектән.

 

Алтын казан – халык акылы,

Җитми калган кабат татулык.

Алкиннары – Болак артында,

Мулланурлар – Ильич катында.

Бер үк максат, юкса, бер  теләк, –

Аңлашырга уртак тел кирәк.

 

Мәскәүләрдән Казан күренә,

Уч төбендә кебек бүген дә.

Рәшә сыман Казан сөлгесе,

Ымсындыра һаман өлгесе!

 

Ефәк юлы

Юл – тормышның башы,

                                яшәешнең,

Юл булдымы – учак кабынган.

Бөек Ефәк Юлы.

Халыкларның

Ышанычы аңа салынган.

 

Ефәк кенә ташымаган ул юл,

Кәрваннарның салмак эзенә

Ком шикелле бөртек-бөртек өмет

Тулып калганлыгы сизелә.

 

Юл өзелсә, яшәү уты сүнгән.

Бер мисалы гына ни тора! –

Юл үзгәргәч,

Ком-таш арасында

Онытылып калган Петра*.

 

Ефәк кебек шома булмаган ул,

Сикәлтәле булган, катмарлы.

Пошкырынып узган

Чин иленә

Китеп барган гарәп атлары.

 

Илләр-кыйтгаларны тоташтырган,

Язмышларны кушкан язмышка.

Җыр-моңнарны, хәтта, уртак иткән,

Кан алмашкан,

Акыл алышкан.

 

Бөек Ефәк юлы...

Кәрван эзен

Вакыт комы күмеп китсә дә,

Халыкларның күңел бизәгендә

Һаман яши,

Һаман исән лә.

 

Яугир татарның да тамгалары

Ярылып ята таный белгәнгә.

Уртак эзебезне саклаган юл

Инде тарих дигән мөнбәрдә.

 

Безне юлдан яздырмасын берүк,

Алдамасын дөнья кызыгы.

Асыл ефәк кебек үз юлыбыз

Киләчәккә барсын сузылып!

 

*Петра — Дөньяның җиде могҗизасы исемлегенә кертелгән (2007елда) борынгы шәһәр, Набатей ханлыгының башкаласы. Иордания.                                     

 

Ымсыну

Яңа ел алды.

Алгысый күңел.

Күңелне үртәп ап-ак кар ява.

Җан һаман сабый, —

Могҗиза көтә, —

Чәчәк атар күк  серле абага.

 

Яңа ел таңы.

Сызыла күңел.

Тәрәзәләргә кыш бизәк сара.

Челтәрләп үргән боз бизәкләрдә

Чәчәк атмаган ап-ак абага.

                               

Иске Бистә. Хатирәләр.

Иске Бистә,

Иске Бистә!

Истә әле, истә...

Агач өйләр:

     тар баскычлар,

            болдырлары.

Ишегалды:

    коелары,

        сарайлары – утын өе.

Күз алдында нәкъ шул көе!

 

Без авылдан киләбез дә, –

шәһәр шушы инде безгә! –

такта койма аръягында

трамвайлар

шалтыр-шолтыр.

Күз – ярыкта.

Бу тирәдә

шушыннан да кызык юктыр!

Ә балалык эзли кызык...

Шәһәр кызыкларын!

Цирк, парк һәм зоопарк

минем кызыкканым!

Тәти апа эштән кайта

...арып.

Их, бүген дә булмас мени

бер кая да барып?!.

 

Такта койма аръягында

кызык тормыш кайный.

Ялыну-ялваруларга

каршы тора алмый,

алып китә Тәти апа

шәһәр карарга дип.

Әй барабыз асфальт таптап, –

яңа сандалины киеп!

 

Биш тиенлек туңдырмалар,

өч тиенлек сулар,

җимешле кекс,

карусель... –

Шулар инде,

шулар

бу шәһәрнең кызыклары, –

безнең өчен тансык!

Горький паркында бииләр, –

Танцы!

Ә, –

искә төште, –

«Кыек көзге» тагы...

Бигрәк күп булган икән

шәһәр кызыклары!

 

Онытылган кайберләре.

Истә бары

Иске Бистә.

Агач өйләр...

...Карап йөрим урыннарын

Бәгырь көйрәп.

                            

 

Тукай янында

Зыярәт итсәм кабереңне,

Өшеп кайтам.

Ел да шулай.

Бу дөньяда туңуларың

Бәгыремә күчә бугай.

Бу дөньяның суыклары, –

Суык йөзләр, суык сүзләр...

Җан өшеткеч салкынлыкка

Шагыйрь җаны ничек түзгән?!

 

Гасыр үтте.

Тумады таң.

Безнең таңнар – Каф артында.

Күпме шагыйрь җаны кирәк

Бу дөньяны агартырга?!.

 

Зыярәт итеп кабереңне,

Башым иеп, тын торамын.

Ишетәсең күк син дә минем

Бәгыремнең сулкылдавын.

                               

        

        Шагыйрь хакы

                                    Газинур Моратка

Ялгызмы син?

Шагыйрь җирдә ялгыз.

Сыешмый ул төркем-күчләргә.

Шагыйрь шәхесе язган шигыренең

Ихласлыгы белән үлчәнә.

 

Сөйгәненә сынауны күп бирер, –

Кыйнаса да дөнья, үчләнмә.

Шагыйрьлегең риясызлык белән,

Сабый җаның белән үлчәнә.

 

Иманыңа корыч ныклык кирәк

Баш имәскә кара көчләргә!

Шагыйрь хакы

Туган милләтенә

Тугрылыгы белән үлчәнә!

 

Өметеңне туар таңнар саклар,

Шәфәкъ сүнде дигән кичләрдә.

Шагыйрь гомере

Аның киләчәккә

Ышанычы белән үлчәнә.

                                       

 

Әни хаты

Килеп чыкты дәфтәр арасыннан.

Йөрәк куйды кисәк сулкылдап:

Әни кулы!

Тигез-тыгыз юллар.

Яза иде әни сул кулдан.

 

Укыйм...

Укыйм...

Кабат-кабат укыйм.

Һәр хәрефен тоям, –

Сыза җан.

Аңламаган яшьлек әни хатын,

Тик аңладым диеп уйлаган.

 

«Вакытың тар булса, кайтып торма...»

«Кайтмый калма!» дигән сүз булган.

Әниемнең йөрәк авазлары

Хат юллары буйлап сузылган.

 

Ул андагы сагыш! Борчылулар...

Өзелеп көтү,

Гамьле моңсулык...

Бөтен хисләр – юллар арасында,

Тик берсе дә аның сүздә юк.

 

Узган гасырда ук язылган хат, –

Мин кызыма язган хат сыман.

Хисләр шул ук,  

Юк бер аерма да, –

Мин  язамын бары уң кулдан.

Реклама