Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшим җирдә сөеп бу тормышны

Күп нокталар килә куясым

 

Сикәлтәле булды тормыш юлым,

Язмыш мине кайда йөртмәде?

Кочак җәеп, әйдә, рәхим ит дип,

Мине алда беркем көтмәде.

 

Туры килде җәяү таптарга да

Тузан йоткан ташлы юлларны.

Иңне куеп җилгә каршы бардым,

Бата-калка кичтем суларны.

 

Ә алдымда яшәлмәгән тормыш.

Тик билгесез: булыр ни төсле?

Биреп булса иде изге эшкә

Сарыф ителмәгән бар көчне.

 

Үҗәтлегем ташка кадак какты,

Тәвәккәллек булды юлдашым.

Үткәннәрем төшкә ешрак керә

Ерагайган саен юл башым.

 

Шактый көзләр артта калсалар да,

Гомер көзе әле җитмәгән.

Әйтер сүзем әле әйтелмәгән,

Соңгы юлга атым җикмәгән.

 

Алда әле кая кирәк, шунда

Җирне бизәп, сырлар уясым.

Шуңа микән җөмлә ахырына

Тәмам диеп, төртеп, нокта түгел,

Күп нокталар килә куясым...

 

Яшим сөеп...

Яшим җирдә сөеп бу тормышны,

Нинди булса, сөеп шул килеш.

Яшәр өчен тормыш дәрман биргән,

Аннан бүләк миңа һәр өлеш.

 

Һәр өлешкә рәхмәт әйтеп яшим,

Һәр бизәген җирнең яратып.

Матурлыкка һәйкәл куя белгән

Фидакарьләр өчен җан атып.

 

Үзем эзләп тапкан матурлыккның

Нурын тирә-юньгә таратам.

Тормыш миңа бәхет бүләк иткән,

Бу тормышны шуңа яратам.

 

  Яшьлекне сагыну

 

Су буенда үскән өянкеләр

Чал башларын суга игәннәр.

Зифа буйлы нәзек каеннарны

Кочагына алган имәннәр.

 

Карап тордым Идел җилләренең

Су өстенә дулкын тезгәнен.

Акчарлаклар очкан зәңгәрлектә

Ап-ак болытларның йөзгәнен.

 

Көймә килә Идел суын ярып,

Ә көймәдә ике бәхетле.

Шулчак күңел никтер сагынып куйды

Синең белән үткән яшьлекне.

 

Серле төндә

 

Уйлар, сүзләр уртак, җитәкләшеп

Атлый икәү, сизми салкынны.

Юк атламый, биеп килә алар.

Йөрәкләрдә сөю ялкыны.

 

Бәхетләре уртак, юллары да

Бердәй типкән ике йөрәкнең.

“Сөям!” – диеп күзләр әйтеп тора.

Аңлашырга сүзләр кирәкми.

 

Сизми алар вакыт агышын да,

Алар өчен вакыт туктаган.

Серле төндә алар икәү генә,

Алар өчен дөнья йоклаган.

 

Әкияттәй шушы карлы төннең

Бергә коча алар бар ямен.

Күрче җаным, бу бит безнең яшьлек.

Берсе аның синдер, берсе - мин.

 

 Миңа рәхәт

 

Вальс бии җитәкләшеп

Энҗе кар бөртекләре.

Мин дә биим, аягымда

Кукмара итекләре.

 

Җилләр килеп, энҗе кардан

Челтәр яба иңемә.

Миңа рәхәт, күмеләм мин

Дөньяның ак яменә.

 

Сагынып, тагын кайттык

 

И туган йорт, безнең изге нигез,

Ялгызыңны киттек калдырып.

Ямансулап һаман көтәсең син,

Тәрәз-күзләреңне талдырып.

 

Хәтерлисең: без дүрт бала үстек,

Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп.

Менә идек өй артында үскән

Шомырт башларына үрмәләп.

 

Җан түзмәде, янә сиңа кайттык,

Безне көткән таныш бусага.

Без бит шушы нигез балалары

Үзебезгә алтмыш тулса да.

 

Ничек яшәү кирәк кайтмый читтә

Кайтыр өчен оя-йорт барда.

Авыл кары сагындырган чакта

Кайтабыз без хәтта кышларда.

 

Кайтабыз да сиңа, элеккечә

Җибәрәбез ягып мичләргә.

Күңел кайта кабат балачакка,

“Аулак өйләр” үткән кичләргә.

 

Ниндидер бер рәхәт ләззәт белән

Карлы урамнардан үтәбез.

Җылы өйдә, кайнар чәй янында

Үткәннәр йомгагын сүтәбез.