Логотип Казан Утлары
Публицистика

Өзгәләнгән күңел иҗтиһаты (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Чынбарлык күрсәткәнчә,тормышка бәйләнмәгән абстракт уй-ниятләр эшлекле гавамны артык кызыксындырмый. Адәм баласына табигый ихтыяҗ җирлегендә борынлаган милли идеяләр, турыдан-туры алгарыш максат-ларына хезмәт итәрлек ап-ачык хаклыклар якынрак. Бердәнбер дөрес юнәлештән тайпылмас өчен ирекле рәвештә фикер йөртү зарур. Ә шәхеснең хөрлеге үзеннән-үзе бөтен нәрсәгә дә, шул исәптән гаделлеккә дә тигез хокуклар бирә. Чынлап та, дөреслек төшенчәсе белән кушылган әлеге нигъмәткә һәрбер инсан, алай гына түгел, тарихи бергәлектә яшәүче барча кавем тугрылык күрсәтергә бурычлы... Мин ошбу тәгълим сүзләрен Айдар Хәлим әсәрләрендәге “юллар арасы”ннан укыйм, ихлас күңелдән язганнарында эзлекле төстә үткәрелгән астарлы фикерләреннән сөзеп алам. Хәер, иҗатта күзгә бәреп әйтүләр дә аннан әллә ни ерак йөрми. “Мәңгелек азатлык кына Бар кыйммәтләрдән кыйммәт!” дип тәкрарлый шагыйрь “Азатлык” исемле шигырендә. Хакыйкатьнең барыбер өстен калачагы турында да ул үзенчә образлы телдә аермачык белдерә: “Беренче кар, хөкем карарыдай, Әверелдерсә акны карага, Каралар – ак, аклар кара булып Керә алмас безнең арага!”

Музыкада аһәңдәшлек ягымлы тавышны икеләтә-өчләтә көчәйтеп җибәргән шикелле, әдәбияттагы фикердәшлек тә яшәеш хакыйкатенең нигезен ныгытуга китерә. Төрле шәкелдә әйтелгән дөрес сүзләр дә бит бер-берсенең мөмкин хәтле яклавына мохтаҗ. Хактыр ки, каләмнең изгегә тартуы өчен буыннарның уй-исәп тарафдарлыгы кирәк. Гаҗәпсенеп куярлык:  Айдар Хәлимнең “Беренче кар” шигыреннән югарыда китерелгән юллар башкача мәгънәви чишелештәге бөтенләй бүтән әсәрне искә төшерә. Монысы – Тукайныкы. “И каләм! – дип мөрәҗәгать итә ул үз кулындагы кодрәтле коралга. – Яз караны “кара” дип һәм акны “ак”, Җөпне “җөп” дип һәм шулай ук такны “так”. Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!”

Әгәр әдәбият теге яки бу халыкның аң-зиһенен чагылдыра икән, беркадәр гыйльми яссылыкта әйткәндә, чынбарлыкны уй-фикер сәләте аша гәүдәләндерү үзәгендә дөреслек торырга тиеш. Сүз сәнгате бары шул очракта гына тарихи хәрәкәттә  ниндидер роль уйный алачак. Француз язучысы Анри Барбюс бик үтемле рәвештә төшендергәнчә, үзен җәмәгать эшлеклесе итеп санаган әдип хаталанса, ышанучан кешеләр ялгыш юлга кереп китәргә мөмкин. Сөйләмдә еш кабатланучан әлеге аксиоманы Айдар Хәлим дә үзенчә хуплый. “Кашык турында баллада”да, мәсәлән, шушындый күзаллау белдерелә: “Шагыйрь – Океандагы ак кораб ул! Давыл котыра, кораб чайкала. Ул чайкалган саен – аягында, Намусы белән горур, пакь кала”. Табигый ки, шәхес күңел түреннән чыгучы сүзләрен гамәлдә дә тулысынча расларга бурычлы.

 

Кем җир өстен миңа тәмуг итсә,

Җир астында оҗмах теләдем...

 

Игътибарга алыгыз, Айдар Хәлимнең “Түрәләр” әсәрендә уздырылган ошбу фикерендә әдипнең дөреслек өчен көрәш алымы да шәйләнә. Усаллыгы йөзенә әледән-әле чыкса да, ул үзен халыкча тотарга омтыла. Таш белән атканга аш белән ату кагыйдәсе аның кырыс юлларында да күзгә бәрелеп тора. “Бабайлар биләгән ташлар, чын, Кайный кайнар канда”, дип сызлана ул Биләр хәрабәләрен карап йөргәндә. Изге урында дога укыла, әрвахлар рухына корбан чалына. Шушы арада шагыйрь тарихтагы аяныч хәлләрдән тетрәнергә дә, күпне кичергән ерак элгәрләребез шөһрәтен күзаллап сокланырга да, халык язмышы белән уйнаучыларга нәфрәтен белдерергә дә өлгерә. Хикмәти Хода, каршылыклы затлар иҗатында парадокслар да күзәтелә. “Бу шигырьне сөеп язам...” Автор “Бәйләр биләмәсендә” исемле багышлавын әнә шулай төгәлләргә ният кыла.

Аллаһ тарафыннан яралтылган төрле өммәтләр дустанә мөнәсәбәт корып гомер сөрергә тиеш булсалар да, үз тамырларын тирәнгә җибәргән тарих кавемнәр арасында килеп чыккан канлы низагларны күпләп хәтерли. Безгә барысы да шактый яхшы мәгълүм:  хәтта Парижларны көнләштергән  Болгар дәүләтен җимерү дә, башкаларга толерантлык күрсәткән Алтын Урданың таркалуы да, чит-ятларны кызыктырырлык Казан ханлыгын яулап алу да... Халыклар элеккерәк чорда да зур орышларга тартып кертелгән. Шагыйрь Айдар Хәлимнең олы иҗатында гыйбрәтле үткәннәргә багышланган әсәрләр хәтсез. Ул иҗтимагый тормыш вакыйгаларына карата кырыс хөкемнәр чыгара, кайчак “үлчәү тәлинкәләре”н канәгатьсезлек белән селеккәләп тә куя. Соңгы исәптә барыбер гадел калырга тырыша. Бәгырен хаксызлыклар телгәләсә дә, аның рухы ныклыгын югалтмый. “Күкрәктән йөрәкне алма итеп өзәм!” ди каләмдәшем “Кара көннәр” шигырендә.

Кызганыч, дәүләт оештырган титуллы милләтләр тора-бара гаделсезлек ягына авышучан. Шовинизм белән ашланган ошбу яман чир башка кавемнәргә мөнәсәбәттә аеруча ачык чагыла. Аның күңелсез нәтиҗәләре тарих елъязмаларына сыймас. Аларның безгә караган бер өлеше Айдар Хәлим әсәрләрендә дә теркәлгән. Шагыйрь монда да чын эчкерсезлек күрсәтә.  Багышлаулар циклын гына мисал итеп китерик. Авторның “Шушы кырлар, шушы тугайларда...” дигән китабына аерым шәхесләргә баглы утыздан артык шигырь кертелгән. Исемлектәге затларның алтысы – рус халкы вәкилләре. Гомерләре буена хакыйкать сагында торган мәгълүм кешеләрне нигә әле махсус рәвештә мәдхия югарылыгына күтәрмәскә?! Әйтик, тарихчы, археолог, этнограф Михаил Худяков безләрнең ихлас хөрмәтләвенә лаек түгелмени? Белүебезчә, үткән чорларны өйрәнүче рус галимнәре арасында беренчеләрдән булып, ул Казан ханлыгы язмышын объектив яктырту бурычына алына. Фундаменталь хезмәтләр калдыра. Соклангыч фидакярлеккә бәрабәр әлеге игелекне таныган Айдар Хәлим исә хәзрәте Михаил Георгиевичны “татардан да артык татар” дип атый. “Татар өчен кыйналгансың, атылгансың... Кертмибез сине карага...” Мәрсиягә тартым багышлауда шундый нәтиҗә чыгарыла.

Саный китсәк, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәгән халык арасында “кече туган”нарына турылыклы хезмәт күрсәткән затлар байтак килеп чыга. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре вазифаларын үтәгән Семён Игънатьев та, ныклы ихтыярын салып, мөһим юнәлешләр буенча эзлекле төстә кылган игелекләре белән шундыйлар җөмләсенә керә. Безнең республиканы ул җитәкләгән елларда (1957-1960) милли мәсьәләләргә зур игътибар бирелгән: партия пленумында татар мәктәпләренең эшен яхшырту чаралары турында карар кабул ителә; әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куела; рухи символга әверелгән бөек шагыйрьгә башкалабыз Казан үзәгендә мәһабәт һәйкәл урнаштырыла... Моның өчен Мәскәү аңа орден түгел, “татар милләтчесе” дигән хәтәр ярлык тага. Ә җөмһүриятебездә яшәүчеләр әлеге шәхесне бердәм рәвештә хөрмәтләп искә ала. Кырыс нәтиҗәләр ясаучы Айдар Хәлим ошбу гомум мөнәсәбәтне түбәндәгечә тасвирлый.

 

...Яше-карты, олы-кечесе

Рәхмәт укый сиңа, бүләк булып,

Безгә төшкән “урус кишиси”.

                     (“Исән һаман да...”) 

Көрсенеп әйткәндә, ил хакимиятендә федератив дәүләтнең Төп Законындагы кире кагылгысыз таләпләрне гамәлдә төгәл үтәүчеләр, тарихи бергәлектә мөстәкыйльлеккә лаек  халыкларның тигез хокуклылыгын тәэмин итәргә ашкынып торучылар аз. Газиз ватанында элек-электән яшәүче кавем икенче сортлы “нацмен” санала аламы? Мондый шартларда бердәнбер этноска өстенлек бирелү эчтән җимерелүгә күрәләтә юл ачу түгелме? Идарә дилбегәсе тапшырылу җаваплылыгын акламау киләчәктә күкләр нәфрәтен кузгатмасмы икән?.. Көн тәртибеннән төшмәгән ошбу сораулар төрле буын әдипләрен, шул исәптән Айдар Хәлимне дә һәрдаим борчуга сала. Шагыйрьнең күп кенә әсәрендә шушы юнәлештә уйлану күзәтелә. Ә менә югарыда яңгыраган четерекле сөальләргә уртак  җавап эзләсәк, мәртәбәле акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең шундый кисәтүе хәтергә килә: “Көчле бер милләт үзе берлә бергә гомер сөрүче ...милләтне кыса вә аңа золым кыла башласа, бу инде әлеге зур вә көчле милләтнең үз башына буладыр”.

 

Йөрәк: “Көрәш!” – диде.

Мин көрәштем.

Берьялгызым калып кыйналдым.

Башкалар май-данда коенганда,

Мин мәйданда канга буялдым.

 

Бездә әдәбиятның иҗтимагый көрәш мәнфәгатьләренә бәйлелеген аңлаучылар күп, шушы вазифаны гамәлдә турыдан-туры үтәргә алынучылар сирәк. Тормышта чын милләтпәрвәрлеккә ирешү михнәт чигүләр белән түләнә. Шагыйрь Айдар Хәлимнең “Көзге урманда” исемле шигырендә өммәтеңнең хәләл хакын даулау авырлыгы сиздертеп үтелә.  “Бүген миннән яралырак җан юк” дигән сүзләр (“Казан”) эчке янулы затның хәл-халәтен ачык чагылдыра кебек. Әйе, тәвәккәл каләм әһелләренә уклар ешрак кадалучан. Янаулар да күп эләгә. Мәгълүм инглиз язучысы Джордж Оруэлл искәрткәнчә, ялган хөкем сөргән заманда дөресен сөйләү экстремизмга тиң. Бик гаҗәп бит, Казан юлында “погонлылар” Айдар Хәлим машинасын тикшерә, багажникта “әфьюн ясый торган” үлән бәйләмнәре табыла. Шик уяткан үсемлек ...мәтрүшкә булып чыга. “Мондый хәлне дөнья күрмәгән... Утырабыз менә төрмәдә...” Башка сыймаган әлеге мәгънәсез вакыйганың ахыры “Мәтрүшкә турында баллада”да әнә шулай төгәлләнә.

 

Тетрәнеп изге нияткә,

Мин азат булмак телим.

Азатлык өчен көрәштем,

Азатлык өчен үлим.

                    (“Азатлык”) 

 

Мәгълүм хакыйкать: изге ниятләрне тормышка ашырыр өчен бөтен яктан азат булу шарт. Ирек биргән очракта күңел дә үсә. Сүзне ихластан әйтү дә мотлак рух хөрлегеннән килә. Борынгылар төшендерергә тырышканча, бер кешенең ихтыярына бәйле халык язмышы моңарчы ирешелгән тотрыклылыгын югалта бара. Гомумән, хокук чикләнгәнлеге алгарышны тоткарлый. Боларның барысы да ачы тәҗрибәдә расланган. Дөрестән дә, фәкать ирекле кавем генә милли характерын саклый ала. Табигый ки, төрлечә тармак җибәргән әлеге тема Айдар Хәлим иҗатында еш күтәрелә. Хәер, бу эчтәлек юнәлеше генә түгел, көрәшче шагыйрьнең яшәү мәгънәсе дә. “Бар миндә тик Национальная проблематика”, ди ул “Нишләргә?” исемле әсәрендә. Сизелгәнчә, җанына якын гамьнәрне тәгаенрәк аңлаткан чакта автор башка телдәге кәлимәләрдән дә файдалана. Яраларын да ачып күрсәтә – аларны һәркем белеп торсын.

Шашкын йөрәкле олпат әдипләр сүздә дә, гамәлдә дә бер уй белән яна. “Адымыңны тыеп атлама!..” Хәтта кызы Кадриягә атап язылган багышлауда да ата киңәше рефрен рәвешендә тәкрар ителә. Юк, гадәти кебек күренгән ошбу нәсыйхәт яшьләргә катгый боерык булып яңгырый. Үз-үзеңне хөр тоярга чакырган шигырь мәгънәви яктан образлы үстерелешкә ирешә: “Онытмачы, кешелек язмышы Синең адымыңнан башлана...” Әлбәттә, мондый юлдан атлау алай җиңелдән түгел. Инсанның шәхси мөстәкыйльлеге ил-көннең азатлыгыннан аерылгысыз. Чынлыкта алардан башка яшәеш асылы бозыла. Халыкны әлеге гаять мөһим кыйммәтләргә тиендерү өчен бездән тәвәккәллек тә, түземлек тә, фидакярлек тә сорала. Болар гына җитми. Бүтән байтак гүзәл сыйфатларга бәрәкәтле көч-куәт өргән сәмави нигъмәтне Айдар Хәлим “Сабырлык” дигән сигезьюллыкта зур осталык белән сурәтли.

 

Сабырлыкта барлык сыйфат та бар –

Шуңа түгел бик тиз табарлык.

Адәмнең кальбендә өлгергән бу

Сабыр нурдан җирне ябарлык.

Сабырлыкта барлык сыйфат та бар:

Ут-сихәт бар мәңге яшәрлек;

Анда ямь, тәм, һич тә бетмәс зәмзәм,

Анда ипи – мәңге ашарлык.

 

Сәнгать тәҗрибәсе күрсәткәнчә, сүз остасының холык-фигыле әдәби әсәрнең эчтәлегендә генә түгел, шулай ук формасында да шактый ачык гәүдәләнеш таба. Гармонияле бөтенлек сагында торган әлеге норма Айдар Хәлим мисалында да тулаем аклана. “Бер карасаң, миндә бар да анык: моңым төгәл, төгәл эчтәлек...” Беркадәр амбициягә бирелеп киткән шагыйрь үзенең язганнары турында шулай белдерә (“Ян!”). Автор шәкел төрлелеген дә зур игътибар үзәгендә тота. Ул 5-5 үлчәмендәге назымнарны да, 15-15 иҗеклеләрен дә якын күрә. Билгеле, аның мөлдерәмә күңеле махсус әзерләнгән купшы савытка түгелми, кайнау халәтендәге уй-фикерләре органик төстә кирәкле рәвешне ала. Гомумән, иҗатчы ошбу юнәлештә инде күптәннән эзләнә. Моны филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов та таный. “Узган гасырның 60 нчы еллар татар шигъриятендә башланган яңарыш дәвамында дистәләгән яшь шагыйрьләрдән бары Айдар Хәлим генә Габдулла Тукайда кулланылган Көнчыгыш гарузына әйләнеп кайта, –  дип искәртте әдәбият галиме энциклопедия өчен әзерләнгән мәкаләсендә. – Ул гаруз икеюллыгы кысаларында гына чикләнмичә, талантын башка шигъри калыпларда да сынап карый. “Яңа форма уйлап чыгаручылар” кабат иске силлабо-тоник шәкелгә авышканда, Айдар Хәлим икенчерәк юлны сайлый, “Кызыл Утрау иленнән репортаж” һәм “Сезне юксынам” шигырьләрендә Европа верлибры белән Шәрыкнең классик поэзиясеннән азыкланган “Тукай гарузы”н бик уңышлы кимәлдә кушуга ирешә”.

Хәтерлим, күрше Башкортстанның сокландыргыч гүзәл төбәгендә туып үскән Айдар Хәлим татар шигъриятенә “Колмак җыя кызлар”, “Каз йолкыйлар кызлар” ише әсәрләре белән аяк басты. Аннары мондый шәлкемгә “Тамак ялгый кызлар” исемлесе, бераз соңрак “Палас асалый кызлар” новелласы өстәлде. Күзгә бәрелеп торган тематик йөкләнеш җәһәтеннән аларны этнографик назым төркеменә кертергә мөмкин. Милли колорит җетелеге үрнәк итеп куярлык! Ошбу күмәк багышлауларда кызларыбыз гүзәллеге дә, әүвәлдән күчкән  гореф-гадәтләрнең кабатланмас хасияте дә, тормыш драматизмы да сәнгатьчә югарылыкка күтәрелгән. Гомуми яссылыкка куеп карасак, әлеге шигырьләр тел-өслүп ягыннан бик үзенчәлекле, стопаларның аһәңлелегендә дә аерымлыклар байтак тоемлана. Авторның халык хозурындагы мөнбәрдән “Колмак җыя кызлар”ны үзенчә алым белән сөйләве дә истә калган. Дөресен генә әйткәндә, югарыда атап үтелгән мәгълүм циклны Айдар Хәлим генә яза аладыр.

Остазлар тәҗрибәсе төшендергәнчә, кырыс чынбарлык җирлегеннән шигъри орлыкларны эзләп табу, аларга сәнгатьчә үстерелеш бирү ярты талантка тиң. Күпләр Айдар Хәлим әсәрләрендә сәясилек башлангычын күбрәк күрәдер. Әйе, анысы да аз түгел. Шигырьләрнең мәйданнарда ярсып укырлыклары да, җитди дәреслеккә кертерлекләре дә җитәрлек. Әмма ләкин аның тезмә иҗатында лирика да үзен үги сизми. Әле генә мисалга китерелгән үрнәкләр моның шулай икәнлеген турыдан-туры раслый. Фәлсәфи уйланулар рәвешендә  язылганнар арасында күңелне нечкәртә торганнары да хәтсез. Шуларның берсенә тукталыйк. Анда сугыш баласының гамьнәре мәгънәви образ үзәгенә алына. Шагыйрь яшьли ятим калуында хакимиятне генә түгел, тәкъдир каләменең хөкеме яссылыгында үзен дә гаепли.

 

Аһ, ашыгу!

Иң начар сыйфатым!

Ашыгып, күпме соңга калдым мин!

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Җиңеп илгә кайткан составларга

“Әти!” диеп йөгреп алдандым.

Ул кайтмады.

Шулай мин бер йөз ел

Алдан туып ятим калганмын...

                          (“Ятимлектән ашыгу”)

 

Гомумиләштереп әйткәндә, Айдар Хәлим әсәрләре гавам өчен аңлаешлы. Нан кебек гади дә. Классиклар карашына нигезләнеп шәрехләсәк, монысы шигъри күзаллау ярлылыгыннан түгел, киресенчә, аның чынбарлыкны колачлау киңлегеннән килә. Иҗат барышында сурәтләү чараларына ныграк таянган саен әдәби әсәр укучы күңеленә тирәнрәк үтеп керә. Хикмәтле сөйләмнең бермә-бер үтемлерәк булуын да һичбер вакыт исәптән чыгарып ташларга ярамый. “Фикердән курыкса, шагыйрь сүзеннән дә алда үлә”,  ди Айдар Хәлим “Мендәрле Кул чишмәсенә мөрәҗәгать”тә. Билгеле, “фикер” төшенчәсенә эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган акыллы әйләнмә төсмере дә, шәхестән иҗтимагый кыюлык таләп иткән уй-ният мәгънәсе дә салынган.

Тел төбеннән сизелсә кирәк, Айдар Хәлим иҗаты сәнгатьле әйтелмәләргә бай. Алар төрледән-төрле мәгънәгә ия. “Мин – чынлап та, лашман, киткән Ватан Зиратларын киләм өстерәп...” Менә бит, “Көзге яланда очрашу” шигырендәге ошбу сурәтле сүзләр милләт җанлы кешедә нинди генә тәэсирлар уятмый! “Вафирәнең баш очында Кабер ташы булып торыр идем мин”, ди шагыйрь Вафирә Гыйззәтуллинаның фаҗигале үлеменнән соң язылган элегиядә. Шушы җәһәттән авторның кайбер әсәрләреннән образлы кыйтгаларны барлап үтәргә телим. Әйдәгез, тирән кичерешләргә бирелеп алыйк: “Тутанхамон ханым... Түзәлмичә, Мисыр музееннан Чыгып утка кергән...”; “Без уйнаган курайга ком тулды...”; “Яшем хак тамса да, Ялгыш  яшәгәнмен...”; “Йолдызларың һәрбер изге хискә Чишелергә әзер төймә күк...”; “Мәхәббәттән язмыш башлана...”; “И чишмәм, агасың... Өстен ачып йоклаган бала кебек!..”

Гадәттә, шигърияткә төрлечә билгеләмә бирәләр. Иң яхшы тәртиптәге иң яхшы сүзләр... Шундый аңлатма да киң әйләнештә йөри. Әйе, тезмәнең һәрьяктан да камил булуы зарур. Монысы Айдар Хәлимгә дә бар нечкәлекләре белән мәгълүм. Әмма аның кайбер строфаларында ритмик нигез табигый тотрыклылыгын югалтып, тигез агырга тиешле шигъри сөйләм юлларында цезура буталчыкланып китә. Гүяки вәзеннең көй-аһәңе бозыла. Элегрәк мин шагыйрьләрнең болай “аксаклавы”н берничек тә кабул итә алмадым. Баксаң, аерым очракларда аларны акларга мөмкин икән. Ә Айдар Хәлим шигырьләрендә күзәтелгән әлеге күренеш тынычлана белмәс шәхеснең холык-фигыленә, хөрлек сөючән пегас-атның тезгенен кирәк кадәр иркенгә җибәреп тоту омтылышына бәйле.  Автор мөһим саналган мәгънәне үзгә рәвештә калкытып куюга, гомуми яңгырашны көчәйтүче ноталарга мантыйкый басым ясауга ирешә. Аннары һәрбер сәнгать төре артык шомартуларны өнәп бетерми. Борынгы грек философы Аристотель әйтеп калдырганча, чамадан тыш купшы стиль характерларны да, зур дөньяга җиткереләсе фикерләрне дә тоныкландыра. Солтанатлы затның кисәтүен күпләр үзләренчә кабатлаган. Минемчә, иҗатта ялтырату ягына авышмау Айдар Хәлимнең гадәтенә әверелгән. Ул иҗтимагый эчтәлекле бериш әсәрләрен күрәләтә “шырпылы” хәлдә калдыра күк. Юк, бу ниндидер чатаклыкка, төп-төзне кыеклауга керми. Аеруча әһәмиятле максатларга игътибар юнәлтү хәерлерәк. Асыл мәкалебез хәтергә төшә: туры утырып кырын уйлаганчы, кырын утырып туры уйла.

Күргәнебезчә, Айдар Хәлим үз кулындагы каләмнең бөтен мөмкинлекләрен, күпкырлы тезмә форма потенциясен нәтиҗәле кулланырга омтыла. Авторның “Шушы кырлар, шушы тугайларда...” дип исемләнгән китабында гына да бу жанр йөзләгән шигырь,  баллада, новелла, багышлау, тәкълид палитрасында бирелгән. Җыентыкта җырлар да, романслар да очрый. Аның поэмаларын да бик яхшы беләбез. Балаларга атап язганда да жанр төрлелеген уңышлы файдалана. Әмма янар таудай ургып торган муза ошбу шәкли кысалардан барыбер ташып чыга. Безнең яшьнәү-күкрәүле Айдар Хәлим дә “тар шигырьләр үлчәве”нә сыя алмый. Мондый үрчемле талантның публицистика белән прозага тартылуы, шулай ук драматургиядә көч сынавы табигый ласа. Әле бит әдәбият дөньясында чәчмә әсәрләр иҗат итүгә өстенлек биргән әдипнең тормыш өчен файдалы гыйбрәтне чагыштырмача күбрәк ачып күрсәтүен раслаучылар да бар. Дөрес, бүтәннәр дә кимен куймыйдыр. Кыскасы, ничек кенә фикер йөртмик, Айдар Хәлим барлык өлкәдә дә милләт җанлы шагыйрь булып кала. Һәм җәмәгать эшчәнлегендә дә.

 

Тарих кирәк кешесен һәрчак таба...

 

Әлеге дә баягы китапта исеме куелмаган бер шигырь канатлы сүзгә тартым менә шундый гыйбарә белән башлана. Ошбу гап-гади мисрагта чагылган иҗтимагый яшәеш чынлыгын Айдар Хәлим язмышына да китереп бәйләргә мөмкин. “Кәркәле күгендә аунап...” дигән әсәрдә авторның ишарәле искәртүе тәгаенләнә төшә: “Гасырларны тулгак тоткан Мине  тудыру өчен”.  Болай раслауда хаклык бардыр. Чыннан да, без аңлап бетермәгән Айдар Хәлим – татар әдәбиятында үзенчә кабатланмас зат. Аның халык алдындагы тау кадәр хезмәте (китаплары гына да җиде дистәдән артык!) тиешле бәясен бүгенге көнгәчә алганы юк. Хәер, татарда сәер хөрмәтсезлекләр элек-электән үк күзәтелә. “Кадер белергә ил кирәк”, дип, гомер буе уфтанырга ярамый. Киресенчә, үз-үзен кадерләүдән туктамаган мәгълүм милләт киткән ил-телне янә торгызуга ирешкән... Яхшы мәгънәсендә үҗәт холыклы Айдар Хәлим исә теләсә нинди очракта да югалып калырга җыенмый. “Җылы сүз әйтмәсәләр, шул Яраткан эшең була; Әгәр кыйнап та китсәләр – Яраткан  кешең була...” Артка чигенмәс каләм, күрүебезчә, гаҗәеп сөземтәсен ясый (“Яраткан эш”).

Яраткан кеше... Иртәме-соңмы, шагыйрь фаразының дөрескә чыгасына бөтен барлыгым белән ышанам.

 

Зиннур  Мансуров