Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы (8))

  (Башыннан УКЫГЫЗ)

Мәликә  Түкәл бикәнең итәген тотып баручы кызларга эндәште:

–  Нигә аның күлмәген җирдән сөйрисез! Куй көтүе артыннан чыккандай тузан болыты куптардыгыз!

Һәм ул Түкәл бикәгә карап:

–  Ә син, ачыгавыз, тузан исен сизмисеңме, ефәк итәгеңнең пычранганын күрмисеңме? – дип шелтә белгерде.

Түкәл бикә иркә тавыш белән үпкәләгән кебек, иренен турсайтып  әйтте:

–  Ярамый ич, итәгемне артык күтәрсәләр... – диде.

– Күтәрсәләр, монда эт күрәме синең чатан балтырларыңны?

– Күрмәс. Сөләйман пәйгамбәр Бәлгыйс патша бикәнең аякларын күрер өчен итәген күтәрттергән бит.

Сарай бикәләре бакча түренә китте.

Сарай жарияләре аларның әйләнеп килгәнен көтә калды.

Беренче  җария сүз башлады:

– Әмирбикәләр утлы табага басканнармы соң бүген? – диде.

– Бүген генә булса икән! – диде икенче җария. – Олы бикә бер җанына урын табалмый.

Беренче җария әйтте:

– Урта бикә дә пошаманда, – диде.

– Урта  бикә олы бикә өчен кайгыра ул! – диде икенчесе.

–  Бу эштә аның ни катнашы? 

Икенче җария сүзне тагын да куертыбрак җибәрде:

– Олы бикә кәефсез булса, кече бикәгә эләгә. Олы бикә бөтен ачуын кече бикәләрдән ала башлый.

– Ни өчен?

– Хуҗабыз әмир Тимер дүртенче хатын алып кайтканнан бирле олы бикә йоклый алмый.

– Һи, олы бикә Тимер Түкәл-бикәне алып кайткач та шулай кыланган иде.

– Әмир Тимер олы бикәне генә ярата иде. Ул гел-гел аның янында төн узгара иде. Түкәл бикә килгәч, хуҗабыз олы бикәнең йортына сирәгрәк керә башлады. Сарананы алып кайткач, Түкәлнең ятагы бушап калды. Менә хәзер әмир Тимер дүртенче хатынлы булды. Һо-о, монысы Болгар әмире Габдулланың сөекле кызы Гайшә барысын да егып салды. Яу сәфәреннән кайтканнан ике ай узды; ике ай буе хуҗа Тимер яшь бикәч куеныннан чыкмады.

–  Гайшә бикә дөнья гүзәле бит. Картлык көнендә Тимер чыннан да гүзәлләр гүзәленә тиенде инде.

– Олыбикә Мәликәне дә, урта бикә Түкәлне дә, кәнизәкләрен дә онытты.

– Олы хатыннар онытыла инде алар.

–  Болгар кызлары укымышлы шул алар, болгар кызлары чибәр шул алар. Әйләнә тирә ханнары, падишаһлары гел Болгардан кыз ала.

– Алар янына бал сылап куйганнармы соң?

– Болгар кызлары матур була беләләр, яраттыра беләләр, ди бит. (Ханбикәләр бакча түреннән кире борылды.)

Мәликә җарияләргә китәргә ишарә ясады,  ханбикәләр генә бакчада калды.

– Дәүләт эшләрен онытты түрәбез, – диде Мәликә бикә. – Яу артыннан яу чаба иде.

Түкәл бикә әйтте:

– Аның яу чабуына караганда Сәмәркандта ятуы мең тапкыр артык.

Мәликә бикә аңа каршы төште:

– Аның яу чапмыйча, Сәмаркандта ятуыннан сиңа, миңа ни файда? Ничә көннәр ир заты күргән юк.

Түкәл бикә әйтте:

–  Минем дә.

–  Син әле ир тәмен тоя белмисең, – диде Мәликә бикә.

– Исем дә китми. – диде Түкәл  бикә. – Еллар буе яныма кермәсә дә сүз әйтмим. Йокым тыныч уза.

Мәликә бикә әйтте:

– Синең ана булганың юк шул, синең хатын буларак уянганың юк шул. Ә минем ике ир белән, ике әмир белән яшәп караганым бар. Мин ул ләззәтнең ни икәнен беләм, көндәшем. Әмир Хөсәен белән без тату яши идек, ләкин ул салкын ир иде. Яу артыннан яу чапты, комсыз иде ул, аңа хатыныннан битәр мал кирәк иде, байлык кирәк иде. Әмир Тимер ул башка, көндәшем. Әмир эчендә ирләр шайтаны утыра. Аңа сыланган саен сыланасы килә. Минем өлешемә башта син кердең, ул да никахтан соң  яныннан чыкмый ятты. Инде менә хәзер ниндидер бер Болгар чебеше синең төннәреңне урласын әле! Гарьлегеңнән егылып үләрсең, валлаһи.

Түкәл бикә бәхәсне куерта бара иде;

– Болгар әмире Габдулланың кызы Гайшә бикәч ул гүзәлләр гүзәле бит. Синең белән минем кебек үшән түгел.

– Нәрсәсе гүзәл инде шул чебешнең? Таптың сүз! – диде Мәликә бикә.

– Гүзә-әл шул, олы бикәм, көндәшем, Гайшә бикәч дөнья бәһасе бикәч. – диде Түкәл бикә.

Моңа кадәр сүзгә катнашмаган Сарана әйтте:

–  Гүзәл дип инде...

–  Сөйләмә шуның турында! – диде Мәликә бикә. – Чынгыз канлы Казган ханның сөекле кызы, Тарагай углы әмир Тимернең олы хатыны Мәликә-бикә...

Түкәл  бикә дәвам итте:.

– Чынгыз канлы Тарма Ширин ханның сөекле кызы Түкәл бикәләрнең кайнар куенын...

– Әмир Тимер Болгар әмиренең кызы Гайшә бикә куенына алыштырды! Мин бернәрсә дә әйтә алмыйм, – диде Мәликә бикә.

Күгелташ, Исрафил хәзрәт белән аның юллдашы Мостафа күренде.

Күгелташ керә-кершли боерды:

– Ханым бикәләр, әмирегезне вә яшь бикәчне каршы алырга әзерләнегез! – дип эчкә кереп китте.

Мәликә бикә әйтте:

–  Сәедләр сәеде Исрафил хәзрәтләре,  зөфаф кичәсе ничә көн, ничә төн булырга тиеш диелгән китапта?

– Ханым бикәләр, зөфаф кичәсе никахлы ир белән никахлы хатынның теләгенә күрә, диелгән китапта.

– Коръәндә ир үзенең никахлы хатыннарын тигез күрергә, тигез асрарга диелгән түгелме? – диде Мәликә бикә.

Исрафил хәзрәт  ханымнарны тынычландырырга тырышты.

–  Сабыр төбе сары алтын, бикәләр. Чак кына көтеш кирәк!

Чакыру аһәңе яңгырады. Эчкәридән Күгелташ  күренде. Ул тирә-якны карап-тикшереп чыкты. Эчкәри ишегендә Аксак Тимер белән Гайшә бикә пәйда булды.  Алар тантана киемендә иде. Сарайдагылар ике  сафка аерылып аларга юл сапты, баш иеп тәгъзим ясадылар. Тимер ханәкәдәге урынга утырды, аның уң кырына Мәликә, аннан Түкәл, Сарана, аннан Гайшә бикә урнашты. 

Әмир Тимер әйтте:

– Мин – җиде икьлимнең шаһы  Барлас ыруның токымы әмир Тимер, сүзем!.. Баш карачым Күгелташ вә вәзирләрем, якын киңиәшчем Исрафил хәзрәтлре вә ханымнар, сарай әһелләре, тыңлагыз! Бүгенге көннән  минең уң ягымда Болгар падишасының кызы Гайшә бикә утырыр.

Күгелташка әйтелгән иде бу сүзләр.

–  Башым өсте, әмирем! –  диде Күгелташ.

Ул ишарә ясады, олы хатын Мәликә урта урынга, Гайшә бикә беренче урынга күчте, Түкәл үз урынында калды. Сарана бикә иң  кырыйда кала бирде 

– Никахың котлы булсын, әмир түрәм, – диде Исрафил хәзрәтләре.

Барысы да:

–  Котлы булсын! – дип теләк теләде.

– Ниләр бар анда Күгелташ!?

– Әмирем! – диде Күгелташ, – анда ерак илләрдән илчеләр көтә. Килгәннәренә бер ай була инде..

– Илчеләрне мин зөфаф узмыйча кабул итмим, беләсең ич, сыйлансыннар, күрсеннәр илемне, кышлакларга, авылларга барып йөрсеннәр.

– Ләшкәрләрең, тәкъсир, гасабида, алар яу тели. Тик ятканда алар ни кылырга белми. Үзара сугыша башладылар, – диде Күгелташ.

–  Сабырлат син аларны! Булыр яу, яраннарым! Шундый яулар булыр, исләрегез, акылларыгыз китәр, бахырларым! Аллаһ миңа химаяче! Рәсүлебез миңа юл күрсәтә. Шуңа күрә, минем әле кяферләрдән, монафиклардан җиңелгәнем юк!

– Ә нәрсә әйтим төмәнбашларга? Аларның кылычлары кычыта башлады, әмирем.

– Тояк кыздырсыннар! Бәйгеләрдә катнашсыннар. Озакламый яу сәфәренә чыгарбыз, иншалла!

– Баш өсте, әмерең, әмирем! – дип Күгелташ чыгып китте.– Хәзер мине киңәшчеләрем белә генә калдырыгыз! (Ханым бикәләр, җарияләр чыгып китте.) Сәедләр сәеде Исрафил хәзрәтләре! Туктамыш баһадирны, Болгар Габдулласын тар-мар иткәнемдә синең киңәшләрең чиксез файдалы булды.

– Аллаһ сиңа ярдәм итте, тәкъсирем.

– Инде озак ял иттек, туйлар ясадык, яу түле җыелды. Ләшкәрем түземсезләнә, аларның атларына камчы, кулларына кылыч кирәк!

– Ярты сүздән сине аңладым, тәкъсир. Форсат ачык, әмирем. Фарсы иле – Шираз башкаласы. Анда атаклы баһадир, курку белмәс, җиңелү белмәс шаһиншаһ Әлмансур тәхеттә утыра. Бай ил. Бай казна. Кодрәт иясе шаһиншаһның биләмәләре чиксез. Ул чиксезлекне тагын да киңәйтергә теләр. Аның күзе иң беренче Сәмәркандка төшәр, Мәвәрәеннәһергә багар.

– Ислам иле! Мөселманнар шәһәре! Үзе басып кермәсә, аңа яу чабу ярамас, пирем. Зинһар, Коръән ач, Исрафил хәзрәт.

Карадәрвиш  Коръән ачты.

– Анда фахишлек чәчәк ата. Син шуны беләсеңме? 

– Ишеткәләгән идем, ләкин мин моңа ышанмаган идем.

–  Без Ширазда үзебез булдык, тәкъсир. Барысы да хак!

– Шаһиншаһ Әлмансурмы шушы эшләргә фатиха бирә?

–  Фатиха бирәме, юкмы, нә мәгълүмдер. Әмма аның биләмәләрендә фахешлек кылына. Ул аны белми, күрмиме, белмәмешкә, күрмәмешкә салышамы?

        – Киңәшең, хәзрәт?

– Яу чабарга! Тар-мар итәргә! Саф Исламны кайтарырыга!

        – Аллага тапшырдык! Гаскәрләрем, унбашлар, йөзбашлар, меңбашлар, унмеңбашлар, йөзмеңбашлар, Шираз тарафына яу сәфәре игълан ителә!

     

Ике йөз мең кешелек гаскәрнең хуплау авазлар, кәрнай тавышлары, бәрәбан дөпелдәүләре, ат тоякларының дала буйлап чабып узганнары ишетелде.

 Ике йөз меңлек гаскәр, яндагы атлар белән дүрт йөз мең ат, илле мең дөя Ширазга яу сәфәренә чыкты. Ләкин алдан кисәтелгән шаһиншаһ Әлмансур өч йөз меңлек гаскәре белән Аксак Тимергә  каршы төште. Әлмансур солых сорады, Аксак Тимер солыхны кабул итмәде. Орыш башланды. Бу орышта Аксак Тимер ярты гаскәрен югалтып кайтып китте. Җиңелү әчесен татыган  кансыз әмир янә яу әзерләде, өч йөз меңлек гаскәр китте Шираз каласына. Аксак Тимер тагын  кылычын сындырып кире борылды. Сигез тапкыр алалмады Аксак Тимер Шираз каласын. Тугызычысында җанбаз Тимер биш йөз меңлек гаскәр туплап яуга китте. Шаһиншаһ алты йөз мең гаскәрен каршы куйды. Аксак Тимер икеләнеп калды. Бу юлы да ул җиңелсә, бетте солтанат, китте хакимлек, юкка чыкты тәхет, тәхет урынына ләхет кенә калачак... Шаһиншаһ тагын солых тәкъдим итте: без икебез дә мөэмин мөселманбыз, туктатыйк бу кан коешны. Килешик, татуланыйк. Менә сиңа, әмир Тимер, солых билгесе, итеп күп хәзинә, солых билгесе итеп, тугыз хәтәр чабышкы. Фил сөягеннән эшләнгән алмазлардан ясалган шахмат  уены. Ал, әмир Тимер, без татуланыйк. Аксак Тимер бүләк алыр өчен түгелдер, җиңеләсен белептер, ахрысы, бүләкне алып, солыхка кул куйды да олы бүләкләрне күтәреп Сәмәркандка кайтып китте. Аксак Тимернең кәефе кырылган иде. Аны хәтта асылташлар белән тулы сандык та, төргәк-төргәк постаулар да, киләп-киләп комачлар да кызыксындырмады. Башка яулардан да ул шушыннан артык байлык алып кайтмый иде. Ни өчен Әлмансур җиңелмәгән килеш, карышырга куәте бар килеш солыхка тартыла, яу килгән саен олы бүләкләр, ганимәт малы чаклы бирнәләр белән аны озатып кала? Шаһиншаһ Әлмансур Аксак Тимернең горурлык сызлавыгына баскан иде. Моңарчы бер генә патшадан да мондый үҗәт каршылыкны күрмәгән Тимер әмир бу җиңелүне кичерә алмады. Аның җиңелгән дошманнарына карата бервакытта да үчлеге булмады, җиңелгән, җиңгән, хәтта әсир төшкән ханнар яки солтаннарны да ул кыерсытмас, аларны тиң күреп, янына утыртыр иде. Ләкин шаһиншах Әлмансур башка, аның куәте, аның дәрәҗәсе, аның акыл белән эш йөртүе, оста сугышуы, билбирмәслеге Тимернең җен ачуын чыгарган иде.                      

(Дәвамы бар)