Мур кырылышы (дәвамы (7))

  (Башыннан УКЫГЫЗ)

Җәл­лад гәү­дә­се тар­ты­шу­дан тук­тап бет­мә­гән иде әле, әл­лә ка­ян Кү­гел­таш ки­леп чык­ты. Дар­чы­лар җә­за мәй­да­ны әзер­ли баш­ла­ды.

         Ак­сак Ти­мер уй­га кал­ды.

         Бе­рәм-бе­рәм Хан­са­рай­га ке­реп кач­кан са­рай ир­лә­ре дә чы­га башла­ды. Ике яу­гир ал­тын ай­ны Ак­сак Ти­мер ая­гы ас­ты­на сал­ды.

         – Кү­тә­регез! – ди­де әмир.

         Яу­гир­ләр аны кү­тәр­де. Ак­сак Ти­мер игъ­ти­бар бе­лән ай­ны караган­нан соң, үзал­ды­на:  

         – Нин­ди ку­әт! – ди­де.

         Нәр­сә ту­рын­да әйт­те ул, бе­рәү дә аң­ла­ма­ды. Ба­шы ки­сел­гән  җәл­лад ку­лын­нан ыч­кын­ган бал­та­ның ал­тын ай­ны кы­еп тө­шү­е­нә сокла­нып әйт­те­ме ул, әл­лә Бол­гар­ның ка­ла­да­гы иң шөһ­рәт­ле, бай мәчете­нә сум ал­тын­нан эш­лән­гән ай куй­ды­рыр­лык ку­әт­ле дәү­ләт булуы­на иша­рә ит­те­ме әмир?  Һәм үзе эч­тән ге­нә уй­лап куй­ды: “Тикмә­гә ге­нә тү­гел бу хик­мәт. Үл­гән ке­ше­нең мә­чет ба­шын­да­гы ай­ны кы­еп тө­ше­рүе – бер-бер яман хә­бәр бул­ма­гае. Алыр­га­мы бу алтын а­йны, ал­мас­ка­мы?”

         Ме­нә нәр­сә уй­лан­ды­ра иде Ак­сак Ти­мер­не. Ни­һа­ять, ул яугирләргә:

         – Каз­на­чы­ма  ил­те­гез! – ди­де.

         Ал­тын ай­ны кү­тә­реп, яу­гир­ләр са­рай­га ке­реп кит­те. Мәй­дан­ның чи­ре­ге дип әй­тер­лек оеш­кан кан бе­лән кап­лан­ган иде. Ки­сел­гән башлар, баш­сыз гәү­дә­ләр янын­да ки­гә­вен, че­бен, кар­га, чып­чык мәж ки­лә.

         Кү­гел­таш­ның кау­дар­ла­нуы нә­ти­җә­сез кал­ма­ды. Мәй­дан­ның коры уры­нын­да йөз­ләп ке­ше асар­лык да­ра­гач­лар әзер­лә­неп бет­те.

         Ак­сак ти­мер­нең ке­ше асу та­ма­ша­сын­да кат­на­ша­сы кил­ми иде инде. Бул­ды, җит­те! Тәэ­сир­ләр шак­тый ку­әт­ле бул­ды ки! Ул Хансарайга та­ба  бо­рыл­ган иде, кем­дер:

         – Ай, Ал­ла! Әс­тә­гъ­фи­рул­ла! – ди­де.

         Кур­ку ка­тыш ап­ты­рау­лы та­выш­лар ише­теп, ха­ким ки­нәт арт­ка бо­рыл­ды һәм күр­де – мәй­дан  хал­кы­ның күз ка­ра­шы янып, ка­ра­лып беткән Таш­пу­лат ягы­на юнәл­гән иде. Ул үз күз­лә­ре­нә үзе ышан­ма­ды. Күп­тән  тү­гел ге­нә Габ­дул­ла әмир ба­сып тор­ган ма­на­ра ба­шын­да зат­лы күл­мәк, кал­фак ки­гән бер кыз ба­ла ба­сып то­ра иде.

         – Габ­дул­ла әмир­нең иң сө­ек­ле кы­зы Гай­шә бә­гим! – ди­де Күгелташ.

         Ак­сак Ти­мер ба­я­гы ма­җа­ра­лар­ны, кур­ку­лар­ны вә Кү­гел­таш­ка бул­ган зә­һәр ачу­ын да оныт­ты. Аны ике нәр­сә си­хер­лә­гән иде: “Ни­чек бу нә­фис, яшь кыз ян­мый кал­ган?” Җи­де икъ­лим­нең би­ше­сен аркылыга-буй­га кич­кән, дөнь­я­ның иң гү­зәл ха­тын­на­рын та­ты­ган, хатын-кыз­га бул­ган си­хер­ле тар­ты­лу­лар­ның се­ре­нә тө­шен­гән, һәр тар–мар ител­гән ил­нең иң гү­зәл би­кәч­лә­рен үз хә­ра­мы­на ту­тыр­ган Тимер әмир чын­лап та хәй­ран кал­ган иде. Юк икән лә, Хо­да­ем, могҗиза­лар әле бет­мә­гән, сер­ләр әле ачы­лып җит­мә­гән икән!

         – Сөй­ләш! – ди­де ул Кү­гел­таш­ка.

         – Ләб­бәй, сол­та­ным! – ди­де дә Кү­гел­таш кыз ягы­на авы­зын сузып, ике учын­нан быр­гы ясап кыч­кыр­ды:

         – Әмир Габ­дул­ла кы­зы Гай­шә бә­гим! Әмир-сол­тан Ти­мер сине үз хо­зу­ры­на ча­кы­ра, би­ре төш!

         – Әмир-сол­тан Ти­мер! – ди­гән та­выш ише­тел­де юга­ры­дан. – Бән сә­нең хо­зу­ры­ңа тө­шәр­мен... Әм­ма бә­нем шар­тым бар.

         – Әйт­сен! – ди­де Ак­сак Ти­мер.

         Кыз­ның гү­зәл­ле­ге, сер­ле­ле­ге әмир­не бер әсир ит­сә, кы­ю­лы­гы, тавы­шы­ның ма­тур­лы­гы аны ка­бат әсәр­лән­дер­де.

         – Мәй­дан­да, – ди­де Гай­шә бә­гим, – сә­нең аяк ас­тын­да бә­нем ике ир ту­га­ным, шаһ­за­дә­ләр – Ал­тын бәк бе­лән Га­лим бәк – бо­гау­да га­зап чи­гә. Алар­ның ба­шын исән кал­ды­рып, кү­зем ал­дын­да ерак­ка озатсаң, бән сә­нең хо­зу­ры­ңа тө­шәр­мен. Янә дә бә­нем бе­лән сау-сәламәт кал­ган төп­чек энем Сө­ен бәк бар. Вә дә­хи аны да исән кылсаң...

         – Ни куш­са, шу­ны баш­кар! – ди­де әмир.

         Кү­гел­таш, ба­я­гы ха­та­сын юар­га ты­ры­шып, җә­һән­нәм­гә тө­шәр­гә дә ра­зый бу­лып, әмер­не үтәр­гә атыл­ды.

         Иң көр, иң җи­тез ча­быш­кый­лар­ны алып кил­де­ләр, ан­на­ры Ал­тын бәк бе­лән Га­лим бәк­нең бау­ла­рын чи­шеп, ияр­гә мен­гез­де­ләр.

         – Ал­тын ай­ны ки­те­ре­гез! – дип бо­ер­ды Ти­мер әмир.

         А­ның ни те­лә­гә­нен аң­ла­мый­ча, якын­на­ры  бер-бе­ре­нә  ка­ра­шып ал­ды­лар.

         – Тас­та­ра­кай­лар! – дип кыч­кыр­ды әмир.– Ал­тын ай­ны хуҗаларына ба­гыш­ла­ңыз.

         Яу­гир­ләр Хан­са­рай­га ке­реп, каз­на­чы­дан ал­тын ай­ны алып чыкты­лар.

         - Ия­ре­нә бәй­лә­ңез! – ди­де тү­рә. –  Өч көн­лек әү­кат, ту­лым­на­ры­на су ко­е­ңыз!

         Ни­һа­ять, бар да әзер бул­ды. Ма­на­ра­да­гы кыз тү­бән­дә ни-на­мә эш­лә­гән­не дикъ­кать бе­лән ба­гып тор­ды. Ак­сак Ти­мер, бар дөнь­я­сын оны­тып, Гай­шә бә­гим­не күз­ли иде. Хә­зер ул кыз: “Ә­мир Ти­мер, җәм­гы тот­кын­нар­ны да азат кыйл! Яр­ты дәү­лә­тең­не бә­ңа ба­гыш­лаң!” – ди­сә дә ра­зый бу­лыр иде.

         – Ур­ман­га ка­дәр алар үз­лә­ре ге­нә кит­сен! – ди­де Гай­шә бә­гим.

         А­выз­лык­ла­рын чәй­нәп, би­еп то­ру­чы ат­лар­ның тез­ген­нә­рен ычкын­дыр­ды­лар. Мәй­дан­да­гы­лар, ае­ры­лып, җай­дак­лар­га юл сап­ты. Ал­тын бәк бе­лән Га­лим бәк ат­лар­ны тыя тө­шеп:

         – Гай­шә апа­кай! Ху­шың, бә­хил бул! – дип кыч­кыр­ды­лар да, тезген­нә­рен бу­шат­ты­лар һәм яр­су ат­лар, ике хан­за­дә­не алып, мәйданнан урам­га, урам­нан кыр­га ыр­гыл­ды.

         Чын­нан да са­бый­лар­ны куа чы­гу­чы күренмәде, ур­ман алар­ны үз ко­ча­гы­на ал­гач кы­на Гай­шә бә­гим  ма­на­ра­дан юк бул­ды.

         – Тиз! – ди­де Ти­мер.

         Бер­ни­чә яу­гир Таш­пу­лат­ка ыр­гыл­ды, янып бе­тә ал­ма­ган имән кап­ка­лар­ны ко­рык­лар бе­лән ара­лап, юл са­бып, эч­кә уз­ды­лар... Юк­ка ха­фа­лан­ган Ак­сак  Ти­мер, кыз кач­ма­ган да, үзе­нә-үзе кул да сал­ма­ган икән. Яу­гир­ләр кер­гән­дә, ул итә­ген­дә­ге  эне­сен ко­ча­гы­на кыс­кан килеш, сан­дык өс­тен­дә уты­ра иде. Әмир­нең бо­ры­ны­на кай­нар көл, кисәү, көй­гән май исе ки­леп бә­рел­де. Мун­ча та­шы­дай кыз­ган диварлар­дан гырт­лак-үп­кә­ләр пе­шәр­лек кай­нар һа­ва бөр­ке­лә иде. Һәм ни га­җәп, Гай­шә бә­гим­нең өс-ба­шын­да ник бер ту­зан бөр­те­ге, ник көл-ко­рым бул­сын! Бу кыз из­ге­дер, шу­ңа кү­рә, ян­ма­ган­дыр, дип шик­кә калган иде Ак­сак Ти­мер. Яу­гир­ләр Таш­пу­лат­ка кер­гәч ке­нә хәл­не аңлады­лар. Пу­лат эчен­дә, ур­та­да, тә­рә­зә­сез, бер ге­нә ишек­ле ка­лын дивар­лы яше­рен бүл­мә бар икән, шул бүл­мә­нең идән ас­тын­да бер-ике ке­ше сы­яр­лык кы­на ку­ыш ясал­ган. Әнә шул ку­ыш­ка Габ­дул­ла әмир төп­чек угы­лы бе­лән иң сө­ек­ле кы­зын кер­теп, үзе якын­на­ры бе­лән янып үл­гән бу­лып чык­ты.

         Кыз­ны Хан­са­рай­га озат­ты­лар.

         Ак­сак Ти­мер көн­дез­ге яу, кы­ры­лыш һәм дәһ­шәт­ле ва­кый­га­ла­рдан  соң мун­ча ке­реп, эч­ке бүл­мә­гә үт­те. Күп тә уз­ма­ды, аның яны­на Гай­шә бә­гим­не ки­тер­де­ләр. Яу ар­тын­нан, арт­та­гы тир­мә­ләр­дә йө­рү­че кәнизәклә­ре Гай­шә бә­гим­не юын­ды­рып, тәм­ле ис­ле­май, га­тыр­ша вә дә­хи җо­фар мае бе­лән уып, су­дай уй­нап тор­ган чин ефә­ге­нә урап тү­рә яны­на иң­дер­де­ләр. Кыз­ны кал­ды­рып, кә­ни­зәк­ләр тавыш-тын­сыз гы­на юк бул­ды. Әмир ефәк төр­гәк­кә бак­ты. Кыз йөрәгенең ти­бе­ше­нә ефәк җыл­кыл­дап куя, кыз су­лы­шын­нан агым­су­дай дул­кын­ла­на иде.

         – Ку­рык­ма! – ди­де җи­ңү­че. – Эне­ңә һич ни бул­мас. Ул да си­нең белән Сә­мар­канд­ка ба­рыр.

         Гай­шә бә­гим эндәш­мә­де. Ул ка­ра тәкъ­ди­ре­нә их­ты­я­рый буйсынган, җи­ңү­че тү­рә ни кыл­са, шу­ңа ра­зый бул­ган кы­я­фәт­тә иде. Үзе өчен ул ин­де би­та­раф. Ал­тын бәк бе­лән Га­лим бәк­нең Ка­зан елгасы ягы­на ки­тү­лә­ре, Сө­ен бәк­нең дә исән ка­луы аның өчен иң сөенеч­ле­се иде. Яз­мыш ни әй­тер бит әле, Ал­ла куш­са, бәл­ки кү­ре­шер­гә дә на­сыйп бу­лыр. Амин бе­рүк!

         Ир­тән таң бе­ле­нер-бе­лен­мәс­тә Ак­сак Ти­мер бө­тен явын кү­тә­реп, хә­ра­бә­ләр­гә әве­рел­гән Бө­ек Бол­гар­дан, ка­чып кит­кән­дәй, ашы­гып китте. Үзе җи­мер­гән ка­ла­лар­дан ул ка­нә­гать ки­тә иде. Ни сә­бәп?  Ул Болгар­да­гы бу бө­ек җи­ңү­е­нә сө­ен­мә­де. Шом бас­ты аның кур­ку­сыз күңе­лен. Ак­сә­ет ба­ба­ның үлем шау­кы­мын­нан ку­рык­ма­вы да, ба­шы кисек җәл­лад­ның бал­та то­тып аңа ки­лүе дә, Габ­дул­ла әмир­нең каргышы да, ян­мый кал­ган сы­лу кыз да аны нык әсәр­лән­дер­гән, кү­ңел түренә шом сал­ган иде.

         Ак­сак Ти­мер явы ар­тын­нан кү­тә­рел­гән ту­зан яр­ты күк­не кап­л­ады. Бол­гар ка­ла­сы­ның ан­да-сан­да исән кал­ган ма­на­ра­ла­ры, көл, мә­ет, кисәү ара­сын­да ша­шып йө­рү­че бер өер бән­дә­ләр­нең кар­гыш аваз­ла­ры озак көн­нәр, озак ел­лар аның ко­ла­гын­да яң­гы­рар әле...                           

Болгарлар соңгы сулышларына чаклы каты орыштылар, ләкин көчләр тигез түгел иде шул. Аксак Тимер гаскәре Болгарны тар-мар китереп, Габдулла ханны якыннары белән утта яндырып, казнаны талап, исән калганнар белән бергә хан кызы Гайшә тутайны да алып, ватанына кайтып китте.

                              

                              Ә с и р   Г а й ш ә   

 

Сәмәрканд тирәсендәге әмир Тимер корган Баги-Чинар бакчасы.      

 

Тирә-якта гүзәл табигать манзарасы. Ләззәт вә рәхәтият бирүче  иштелер-ишетелмәс  көй ишетелә. Сайрар кошлар авазы яңгырап тора. Кайдадыр челтерәп чишмә ага. Тирә-якта чәчәкләр, гөлләр, төрле матур җимеш агачлары үсә. Бакча уртасында ханәкә. Әмир Тимер белән Гайшә бикә  шул ханәкәдә сөйләшеп утыра иде.

 

– Кил җаным, Гайшәм бикәм, утыр яныма... – диде әмир Тимер. – Нигә син шулай боек, нигә күңел ачмыйсың? Бу бакчаны махсус синең өчен кордырдым. Бу – безнең никахыбыз бүләге булсын, дидем. Мондагы матурлык синеке. Бу – синең сараең, бикәм!

Гайшә бикә хуҗасының йөзенә бакмастан, зәгыйфь тавыш белән әйтте: .

– Тәкъсир! Җан җәрәхәтем әле йомылмаган, – диде.

Тимер әйтте:

– Йомар өчен җан җәрәхәтен,  ләззәти тән-бәдән рәхәте ляземдер, бикәм,

– Җенси нәфес тәме түгел, кайгы  гаме  колиһәңдә, җиһангир хәзрәтләре, төзәлмәс кайгы – халкымның  хәсрәтләре.

– Гайшәм! Мин җиде икълимнең бишесен яулаган җиһангир әмир. Мин бик күп гүзәлләр күрдем үз гомеремдә. Аларның барысы да дип әйтерлек ата-анасыннан, якыннарыннан мәхрүм калды, ләкин аларның кайгылары озакка сузылмады. Бу гүзәллек, бу зиннәтләр, бу хәзинә аларның яраларын тиз төзәтте. Минем олы хатыным Мәликә бикәнең дә яу вакытында ире үтерелде, балалары  һәлак булды. Бак, Мәликә бикә онытты, ул хәзер минем хозурымда. Ул мине назлый. Син дә назла мине. Син бит минем никахлы хатыным. Син – патшабикә!

– Миннән артык наз көтмәгез, тәкъсир. Мин вөҗүдемә каршы баралмыйм.

–  Мин синең назыңны яулар өчен ни кылырга тиеш, Гайшәм бикә?

– Мин вәгъдәмне үтәдем, ике ир туганымның җаны бәрабәренә мин сезләрнең хатыны булырга ризалык бирдем. Мин сезләрнең никахлы хатыны. Хатын вазифаларын һич тайчанмый үтәрмен. Әмма вакыт кирәк, вакыт, күнегергә, бу мохитка ияләнергә.

– Вакыт сиңа гына түгел, миңа да кирәк. Вакыт көтми, уза тора. Күпме гомер калгандыр? Дөрес, вакыт кирәк, мин әнә шул вакыт эчендә җиде икълимне синең аягың астына салачакмын!

        – Кирәкми яу, кирәми кан, тәкъсир, кирәкми миңа  икълимнәр. Миңа бары тик үз Болгарым кирәк. Ә ул хәрабәләр булып кына калды.

– Мин Болгарны элеккесенә караганда да гүзәлрәк  итеп торгызырмын, Гайшә. Күгелташ! (Күгелташ керде.)

– Әмерең көтәм, әмирем, – диде Күгелташ.

       – Җимерек Болгар каласын элеккесеннән дә матуррак итеп төзесеннәр. Болгардан алган хәзинә, малларның барысы да Болгарны торгызырга китсен.

Күгелташ әмир колагына пышылдап әйтте.

– Әмирем, Болгардан алган хәзинә, акчалар Сәедләр Бистәсен коруга кереп бетте инде.

– Ә син сиздермә, ризалык биргән бул!

Күгелташ кычкырып әйтте:

– Сездән әмер, әмирем, бездән үтәү. Болгар каласы урынында тагын да мәһабәтрәк кала калкып чыгар, тәкъсир.

– Әмерем җиренә җиткезелсен!

– Әмерең, әмирем. Башым аста, йөзем түбән! – дип Күгелташ чыгып китте.

 Тимер сөйләшүне дәвам итеп әйтте:

– Мин әмир Хөсәен кебек комсыз түгел. Ул комсызлыгы аркасында харап булды. Ә хатыны миңа калды. Әмир Хөсәен ул ерткыч җанвар кеби, яңа хатыннарын көч белән, ризасызлык белән ала килде. Мин көчләү, талау ягында түгел, Гайшәм бикәм. Мин ризалык аша гамәл кылырга күнеккән. Синең сараеңа киттек, җаным.

 

Баги-Чинар бакчасына Мәликә бикә, Түкәл бикә, Сарана бикәләр белән җилпәзәче кызлар, җарияләр бакчада йөренегә чыкты. Мәликә бикә Аксак Тимернең олы хатыны, ул кызыл ефәктән тектерелгән, алтын ука белән чигелгән киң-озын күлмәк кигән. Аның күлмәге кыска җиңле, күкрәгендә ачыклык юк, күлмәкнең итәге җирдән сөйрәлгән булыр иде, итәкне җиргә төшермичә берничә кәнизәк кыз  арттан тотып йөри. Ханымның йөзе җиңел ак челтәр белән капланган. Башында очлы кызыл башлык. Башлыктан иң өстенә хәтле ап-ак ефәк челтәр асылынып тора. Озын очлым-башлыгы бик күп  мәрҗәннәр белән бизәлгән, алар арсында эре кызыл асылташлар, алтын кысаларга утыртылган фирүзә ташлар  елкылдый. Битен каплабрак торучы челтәр алтын ука белән чигелгән. Очлымның аскы өлеше энҗеләр белән бизәлгән. Һәм маңгай турысында өч эре кызыл алмаздан торган шәй.   

Башка хатыннар да кимен куймаган, барысының да киемнәре затлы, берсенеке фирүзә төсендәге күлмәк, өченчесенеке яшькелт зәңгәр күлмәк. Башлыкларындагы алмазлар саны тигез.

Мәликә бикә җилпәзәче кызга әйтте:

– Күзең чыкмагандыр бит! Нигә җилпәзәңне минем авызыма тыгасың? Өстән генә җилпе.

–  Кичерегез, ханым бикә! – дип җилпәзәче кыз өстәнрәк җилләтә башлады.

(Дәвамы бар)

Реклама