Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы (6))

  (Башыннан УКЫГЫЗ)

Ул ара­да Таш­пу­лат яр­ты­лаш агач, ко­ры-са­ры бе­лән кү­мел­гән иде. Имән кап­ка­лар­ны бү­рә­нә бе­лән, дөм­бе-та­рам бе­лән ва­тып бу­ла, югый­сә. Ди­вар­лар­га яр­ты­лаш өел­гән бү­рә­нә­ләр өс­тен­нән Таш­пу­лат түбә­се­нә ме­неп, тү­бә­дән эч­кә узып та бу­ла. Ти­мер тү­рә гас­кә­ре өчен бер таш­пу­лат­ны алу йо­мыр­ка­ны чи­ер­теп ва­ту бе­лән бер ин­де ул. Юк шул, әмир  Ти­мер­нең җан бе­лән уй­ный­сы ки­лә. Аңа кан­лы та­ма­ша кирәк.

         – Мө­сел­ман­нар! – ди­гән та­выш  ише­тел­де ма­на­ра­дан. – Ми­ңа рәнҗү тот­ма­гыз! Мин җанбаз Тимердән  шәф­кать со­рый ал­мый­мын! Чөн­ки ми­нем мәрмәр тә­хе­те­мдә та­һа­рәт­сез кил­ме­шәк, ак­сак кә­җә тә­кә­се Ти­мер җан уты­ра, мин  ни ге­нә кыл­сам да ул, ба­ры­бер, Бол­гар­ны җир бе­лән тигезлә­я­чәк. Күп­ме ка­ла­лар шу­ңа ду­чар бул­ды. Рә­хим-шәф­кать сорасалар да ха­рап бул­ды­лар. Шә­һәр­лә­ре­без җи­ме­ре­лер. Әм­ма рухыбыз сын­ма­сын, дип Ал­ла­һы Тә­га­лә­гә ял­ва­рам. Мө­сел­ман­нар, басып ке­рү­че яу­гир­ләр! Сез­гә эн­дә­шә­мен ки! Мө­сел­ман мө­сел­ман­ны суя икән, ди­мәк, кай­сы­дыр як­ның бер­се чын мө­сел­ман тү­гел. Әлхәмдүлил­ла­һи, без үзе­без мөэ­мин мө­сел­ма­ны­быз һәм мө­сел­ман бу­лып шәһит ки­тә­без!

         Ти­мер әмир Кү­гел­таш­ка күз таш­ла­ды. Бу ка­раш: үрт сал, ди­гән­не аң­ла­та иде. Таш­пу­лат­ның дүрт ягы­на дүрт җир­дән бер юлы ут төрттеләр.

         – Ба­ла­ла­рым, бә­хил бу­лы­гыз! Ак­сак Ти­мер­гә ләгъ­нәт! Нә­ләт! – дип кыч­кыр­ды Габ­дул­ла тү­рә. – Ти­ме-ер! Җа­ның ти­мер, ма­лың ти­мер, вөҗ­да­ның ти­мер, бу явыз­лык­ла­рың өчен син озак­ла­мый кәк­рә­еп, тарты­шып үлә­чәк­сең!

         Таш­пу­лат­ны ял­кын, тө­тен кап­ла­ды, мәй­дан­да­гы бол­гар­лар янә сәҗ­дә­гә­ е­гыл­ды. Габ­дул­ла тү­рә га­и­лә­се­нең те­ре­ләй янып үл­гә­нен күрмәс өчен шу­лай җир­гә кап­лан­ды ха­лык.

         Ни га­җәп, Ак­сак Ти­мер үзе дә ян­гын­га бер ге­нә мәр­тә­бә дә күтәре­леп ка­ра­ма­ды. Бер­ни дә бул­ма­ган­дай тәс­бих тар­та бир­де. Карашы һәр ал­тын дис­бе­не җен­тек­ләп тик­ше­рә, әй­тер­сең лә бу тәсбихне ул бе­рен­че тап­кыр кү­рә иде.

         Ял­кын ке­ше­ләр­не чит­кә ку­ды. Эс­се­дән ка­чып, бән­дә­ләр, яугирләр  мәй­дан­ның икен­че ягы­на чык­ты.

         Кү­гел­таш бү­рә­нә­ләр янып бет­кән­че ян­гын­нан кү­зен ал­ма­ды.

         – Юк, сол­та­ным, – ди­де ул. – Бе­рәү дә ди­вар өс­тен­дә кү­рен­мә­де. Бе­рәү дә кап­ка­ны ач­ма­ды.

         – Җан­на­ры җән­нәт­тә бул­сын, – ди­де әмир. – Амин!

         А­ның та­вы­шы кал­ты­ран­ган ке­бек то­ел­ды Кү­гел­таш­ка. Га­дәт­тә кү­ңе­ле ту­лып, җы­лап җи­бә­рер­гә әзер тор­ган ке­ше­нең та­вы­шы шу­лай чак кал­ты­рап чы­га тор­ган бу­ла. Кү­гел­таш­ның ни го­мер­ләр бер­гә яшәп, ни ка­дәр юл­лар йө­реп, җи­де игъ­лим­нең би­ше­сен әй­лән­гән якын киңәш­че­се, та­бын­да­шы, яу­да­шы бу­лып та әми­ре­нең та­вы­шы калтыранга­нын, кү­зе­нә яшь кил­гә­нен күр­мә­де. Әнә шу­лай ка­ты бәгырь­ле бул­га­ны өчен дә ул аны сөя, хөр­мәт итә, аның ал­дын­да кан кал­ты­рап то­ра. Кү­гел­таш их­тыяр­сыздан тә­хет ягы­на бо­рыл­ды. Ак­сак Ти­мер­нең бер кү­зен­дә мөл­де­рә­мә ту­лып бер яшь бөр­те­ге эле­неп то­ра иде. Кер­фек­ләр йо­мыл­са, ул яшь бөр­те­ге,  һич­шик­сез тә­гә­рәп тө­шә­чәк. Ул яшь­не бү­тән­нәр күр­мә­сә дә, Кү­гел­таш кү­рә­чәк. Кы­рыс ху­җа­ның җы­ла­га­нын кү­рү – ул зур җи­на­ять. Кү­гел­таш си­хер­лән­гән ке­бек, як­ты дөнь­я­га чы­гып та, та­ма ал­мый га­җиз бул­ган әле­ге күз яше бөр­те­ге­нә ка­рап кат­кан. Ти­мер әмир­нең бу­газ тө­е­ре бер өс­кә ме­неп, бер ас­ка төште. Рә­хим­сез җан­баз әмир Ти­мер әнә шу­лай әче тө­ер йот­ты. Нәр­сә бул­ды соң бу Кү­гел­таш­ка? Җы­лан авы­зы­на ка­рап их­ты­яр­сыз кал­ган бака­дай, ул һа­ман кым­шан­мыйча ба­сып то­ра. Шул­чак Ти­мер уя­нып кит­кән­дәй бул­ды, ял­гыш, ирек­сез­дән кер­фек­лә­рен ка­гып ал­ды һәм ятим күз яше ка­ра ян­ган тут­лы бит буй­лап, ту­зан­ны, кер­не юып үзе­нә юл сал­ды да, җи­рән са­кал ара­сы­на ке­реп югал­ды. Кү­гел­таш­ка: “Тук­тат ян­гын­ны, сүн­дер!”– дип әй­тә­се кил­де аның. Тик әй­тер­гә өл­гер­мә­де (әйтер­гә ти­еш тү­гел­ле­ген аң­ла­ды­мы, әл­лә соң икә­нен ча­ма­ла­ды­мы), коры на­рат­лар, кип­кән са­лам, сы­ек су­ма­ла гөлт итеп берь­ю­лы ка­бы­нып кит­те.

         “­Ни өчен ул җы­лап уты­ра соң әле? Күп­ме җаннарны кый­ган сугыш­чы Ти­мер, бер­сен­нән-бер­се вәх­ши­рәк вакыйгаларны  үз кү­зе белән күр­гән Ти­мер ме­нә хә­зер җе­беп уты­ра. Бол­гар ка­ла­сы бай иде; ос­та­ла­ры нин­ди ге­нә са­рай­лар, ма­на­ра­лар тө­зе­мә­гән дә, га­лим­нә­ре нин­ди ге­нә фән­нәр өй­рән­мә­гән, ша­гыйрь­лә­ре нин­ди ге­нә кыйс­са­лар язма­ган, ка­ра хал­кы иген ик­кән, тук-көр яшә­гән, яу­гир­лә­ре Сүбүдәйнең бо­ры­нын ка­нат­кан. Ба­тыр ха­лык­ның да­ны бө­тен җи­һан­га та­рал­ган. Ни­гә ки­рәк бул­ды соң аңа бу ян­гын?” 

         – Тез­лә­нер­гә те­лә­мә­де­ләр, – ди­де ул баш­ка­лар­га ише­тер­лек итеп,– Габ­дул­ла мә­е­те­нә сәҗ­дә итә ха­лык. Ми­ңа арт­ла­рын туң­кай­тып, Габ­дул­ла­ның кө­ле­нә, туф­ра­гы­на баш ора­лар. Гарь­лек бит, Ила­һым! Йә, ни бу­ла ин­де кү­ңел өчен бер ге­нә шәф­кать со­ра­са­лар, баш ор­са­лар бу­ла иде бит ин­де. Мәгъ­рур­лар, имеш!

         Бер бөр­тек күз яше са­кал ара­сын­да­гы кер-ту­зан­га тиз сең­де.

         Аһ, Кү­гел­таш, бу миз­гел­дә юк­ка ка­ра­дың син тә­хет ягы­на. Аһ, юк­ка ка­ра­дың! Кү­гел­таш­ның ял­гыз яшь бөр­те­ген кү­реп ал­га­нын ак­сак Ти­мер шун­дук аң­ла­ды.

         – Дар­лар кай­да-а? – дип акыр­ды ха­ким.

         Кү­гел­таш ха­та­сын аң­ла­ган иде ин­де, әм­ма соң бул­ды шул, әмир  Ти­мер үзен бе­леш­тер­мичә тә­хе­тен­нән си­ке­реп төш­те дә, ике ат­лап, бер тый­так­лап, Кү­гел­таш яны­на аты­лып ки­леп җит­те.

         – Дар­лар кай­да-а? – дип ка­бат­ла­ды ул яр­сып.

         Кү­гел­таш  ише­леп тө­шәр­дәй бу­лып кау­ша­ган иде, ни әй­тер­гә дә бел­ми­чә ул:

         – Да-ар...ла-ар... – ди­де, лә­кин сү­зен тә­мам­лап бе­те­рә ал­ма­ды, Ак­сак Ти­мер сә­ла­мәт ая­гы бе­лән эче­нә ки­те­реп тип­кәч, бө­ге­леп төш­те. Кү­гел­таш авып кал­ды, Ак­сак Ти­мер тый­так-тый­так ат­лап кил­де дә,  Бол­гар иле­нең сәҗ­дә­гә кит­кән  акыл ия­лә­рен кы­лы­чы бе­лән ту­рак­лый баш­ла­ды. Ка­ян кил­гән аңа шун­дый җе­гәр? Аның җе­не чык­кан иде, әнә шул җен аңа яр­дәм итеп йө­ри бу­гай: кы­лыч му­ен сө­як­лә­рен сиз­ми дә, сел­тән­гән са­ен бер баш гәү­дә­дән җи­ңел ге­нә ае­ры­ла ба­ра.

         Бө­тен гас­кәр, мәй­дан­га җы­ел­ган бар­лык ха­лык Ак­сак Ти­мер­нең җен­лә­неп кы­лыч ай­ка­га­нын бер­сүз­сез, то­ра­таш ка­лып ка­рап то­ра.  Тавыш-тын юк, хуп­лау да, кар­гыш та – бер аваз да ише­тел­ми. Ба­ры тик җен ку­ә­те илә әмир Ти­мер­нең кы­лыч бе­лән ки­зән­гә­не, чап­кан­да “кых-һек! кых-һек!”  дип үзе­нә ку­әт бир­гән­ле­ге ге­нә ише­те­леп ки­тә.

         Кү­гел­таш, сы­ны ка­тып, ты­ны ки­се­леп ят­кан­нан соң, әк­рен­ләп хәл ал­ды да:

         – Дар­лар-ар! – дип кыч­кыр­ды.

         Мәй­дан­га бер-бер арт­лы дар агач­ла­ры ки­те­реп бас­тыр­ды­лар.

         Ти­мер әмир бер­тук­та­мый­ча ал­гы рәт­тә­ге әсир­ләр­нең баш­ла­рын ки­сеп бе­тер­де. Шул чак әмир­нең ка­ра­шы бал­та­сын бү­кән­гә ча­бып, балта са­бы­на та­я­нып то­ру­чы җәл­лад­ка төш­те. Күз йом­ган ара­да бу­лып ал­ды бу хәл,  мо­ны бе­рәү дә ис­кәр­мәде. Ак­сак Ти­мер ке­ше күр­мәс тиз­лек бе­лән кы­лы­чын изәп җи­бәр­де. Җәл­лад­ның ба­шы бү­кән­гә дыңкыл­дап ба­рып төш­те. Гәү­дә ая­гөс­те кал­ды. Ти­мер, ал­ды­на-ар­ты­на ка­ра­мый­ча, Хан­са­рай­га та­ба кит­те. Аны ка­ра­чы­лар, мең­баш­лар чол­гап ал­ды.

         Җәл­лад­ның баш­сыз кал­ган гәү­дә­се исә бе­ра­ра бер­ни дә булмаган­дай, төз ге­нә ба­сып тор­ды. Уң ку­лы бе­лән бал­та са­бын чытырда­тып ­кыс­кан, баш­сыз му­ен­нан кан сип­те­рә. Ки­нәт ке­нә кул балта­ны бү­кән­нән ка­е­рып ал­ды да баш­сыз гәү­дә әй­лән­чек са­рык сы­ман бө­те­ре­лә баш­ла­ды. Бө­те­ре­лү шул­ка­дәр ку­әт­ле, дәһ­шәт­ле иде ки,  бал­та очып кит­сә, ки­мен­дә биш-ал­ты ке­ше­не үте­рә­чәк иде. Мәй­дан хал­кы гыйф­рит­тән кач­кан­дай, як-як­ка чә­чел­де. Ба­ры тик бо­гау­лы әсир­ләр генә урын­на­рын­нан куз­гал­ма­ды.

         Ак­сак Ти­мер үз ияр­чен­нә­ре бе­лән Хан­са­рай­га ке­реп җит­мә­гән иде әле, кур­ку та­выш­ла­ры­на, чыр-чу­га бо­ры­лып ка­ра­са, мәй­дан бу­шап кал­ган. Күп­ме кур­кы­ныч, күп­ме үлем күр­гән су­гыш­чы­лар да, шә­һәр хал­кы да юк. Сак­чы­лар да кү­ренми. Кү­гел­таш та ка­я­дыр ки­теп югалган. Мәй­дан ур­та­сын­да ба­ры тик бө­тер­чек­тәй җәл­лад гәү­дә­се ге­нә әй­лә­нә. Хә­тәр кү­ре­неш иде бу. Әмир, ни әй­тер­гә бел­мичә, ап­ты­рап ба­сып тор­ды. Якын­на­ры да, си­хер­лән­гән ке­бек, хә­рә­кәт­сез иде. Җәл­лад гәү­дә­се бө­те­ре­леп мәй­дан­нан тә­хет ягы­на та­ба килә баш­ла­ды. Юлын­да тә­хет оч­ра­ма­са, ул, һич­шик­сез, туп-ту­ры Ханса­рай­га та­ба кит­кән бу­лыр иде. Әмир­нең якын­на­ры, тү­рә­лә­рен саклый­сы урын­да, йө­ге­реп Хан­са­рай­га ке­реп пос­ты. Ак­сак Ти­мер бер үзе Хан­са­рай ише­ге тө­бен­дә ба­сып кал­ды. Баш­сыз гәү­дә ку­лын­да­гы бал­та, күз ияр­мәс­тәй тиз­лек бе­лән ыч­кы­нып, Хан­мә­чет­кә та­ба оч­ты. Бал­та Ко­яш нур­ла­рын­да ак­сак Ти­мер­нең күз явын алып бал­кы­ды, әмир бе­раз сук­ра­еп тор­ды. Ул да бул­ма­ды, ни­дер шарт­лап сын­ды, ти­мер-томыр та­вы­шы, дө­пел­дә­гән аваз­лар мәй­дан­ны ту­тыр­ды. Кем­дер “аһ” ит­те, “әс­тә­гыъфи­рул­ла”, “Ал­лам сак­ла­сын” ке­бек кур­ку сүз­лә­ре ишетелде. Әмир кү­зен йом­га­лап, уга­лап ал­ды, кү­зе кү­рә баш­ла­ган­да, башсыз гәү­дә ише­леп төш­кән, кан ти­бе­ше ки­ме­гән иде. Хан­мә­чет­нең ма­на­ра очын­да­гы ал­тын ае гы­на очып төш­кән. Яу­гир­ләр ал­тын ай­ны кү­тә­реп Хан­са­рай­га та­ба ки­лә иде.

(Дәвамы бар)