Мур кырылышы (дәвамы (1))

              (Башыннан УКЫГЫЗ)

                       А л м а ш ы н ы ш                                     

         

        Тау араларында шомлы тарлавык бар.

        Тарлавыкның ян-якларында кыя-ташлар. Бу – фетнәчеләр ыстаны. Альварес төркеме күренде. Кардиналларның барысы да яхшы кораллаган иде.

–  Мүкле кыя шушы булыр. Җайлашыгыз! – диде Альварес. – Мин хәзер Күкене алып киләм. 

Альварес куаклар арасында кереп китте.  Башкалары җиргә келәм җәеп, дастархан кору белән мәшгуль булды.

– Табын әзер, капкалап алыгыз, – диде берсе.

– Бу бик уңай урын, – диде икенче кардинал. – Монда ике карета сыя алмый. Сакчылар алга узып китә. Карета борылмада арттагы сакчылар күзеннән югалып тора. Шул вакытта карета алдындагы ике сакчыны, арттагы ике сакчының тиз генә эшен бетереп, алар урынына үзебезнекеләрне куеп өлгерергә, Бонифацийны йолкып алып, монда урман арасына  кертеп авызын томаларга, Педроны каретага утыртып өлгерергә кирәк. Кучер үзебезнеке.

–  Барысы да яхшы уйланылган.

– Иисусе Христосе ярдәм ит!

–  Тсс! Күке кычкыра! – диде сакта торучы кардинал.

– Нәкъ вакытында.

Сакчы кардинал биш тапкыр күке булып кычкырды.

Кыялар арасыннан дүрт кеше килеп чыкты. Болар Альварес җиткечелендәге киемнәрен үзгәрткән кардиналлар иде. Алар йолкыш киемле берәүсен уртага чыгардылар.   

Альварес  йолкыш киемле кешегә күрсәтте:

– Менә, каршыгызда Аскалонның башкисәр юлбасары, Педро Бургос!

Педроны богаулардан азат иттеләр. Ул Бонифацийга тач охшаш кеше иде.

Альварес горурлык белән сөйли башлады:

Бу кавалер, бөтен Урта диңгез көймәләрен, кәрван юлларын ун ел үз кулында тоткан атаклы юлбасар Педро Бургос булыр.

Кардиналлар “браво” кычкырып юлбасарны алкышшадылар.

Альварес нотыгын дәвам итте:

–  Педродан да бай кеше соңгы биш-алты ел эчендә дөньяда юк иде. Ләкин бер рәхәтнең бер михнәте була бит аның. Ике тапкыр гомерлеккә хөкем ителеп, ике тапкыр үлемнән качкан, өченчесендә тагын үлем җәзасына хөкем ителгән, шөһрәт иясе Педро Бургосны мин сездән җыйган алтын дукатка сатып алдым. Акчаң булса, әҗәл белән дә килешергә була. Төрмәгә кереп: йә, Бургос, сайла, дим: йә учакта яну, дим яки Бөек Кардинал  тәхетендә байлыкка чумып яшәү, дим.

Шулвакыт Педро телгә килде.

– Ярый, кавалерлар, мин риза, ләкин ялган ачыла калса, миңа котылу булмаячак. Инквизиция бу юлы мине кичермәс.

Альварес кычкырып көлә башлады, ул Педроның аркасына каты итеп сугып алды.

– Инквизиция синең кулда була бит. Без бит инде ул  инквизиция. Синең эшең ашау-эчү. Кардиналар җыенында тәхеттә утыру. Без сине бар җыелышларга да әзерләп кертербез, кирәксә, синең янда гына ике ышанычлы киңәшчең утырыр. Син Педро кардиналларның корылтаен җыярсың. Ун көн калды корылтай җыелырга. Син үз авызыңнан фәрманны укып чыгасың, анда язылган: ике ай эчендә сигез миллион алтын мараведи акчаны чиркәү сандыгына кайтарырга, диелгән. Акчаны кабул итәрсең. Ләкин ул акчаны син түгел, акча эшләре кардиналы үзенә алыр. Шуннан соң әкренләп-әкренләп ул акчаларны ияләренә кайтара барыр. Син хәзер Педро Бургос түгел, син Бөек Инквизитор Бонифаций!

–  Мин сарайдан чыгып йөри аламмы? – диде Бургос.

–  Юк! Чыккан очракта да каты сак астында булачаксың. Сине башка кешеләрнең күрмәве хәерле.

– Хатын-кыз мәсьәләсе ничегрәк булыр икән? – диде Бургос.

– Бу эш тә уңай хәл ителәчәк. Барысы да безнең кулда. Барысы да сезнең кулда, сир Бөек Кардинал Бонифаций. Бонифацийны киендерегез! – диде Альварес.

            Кардиналлар  Педроны агачлар арасына алып кереп китте.

           Бераздан Бонифаций киемендәге Педроны аланга алып чыктылар. Соклангыч иде бу күренеш, юлбасар шулкадәр Бонифацийга охшаган иде. Бөтен кардиналлар да аның каршысында баш иделәр.

 Альварес әллә юри, әлли чынлап, ялган Бонифацийга тез йөгенде.  

– Шаккаткыч! – диде ул, –  Коткаручыбыз син безнең. Бониның үзеннән дә чынрак син, Педро.

–  Кардиналлар утырышында мин нинди телдә сөйләргә тиеш булам инде? – диде Бонифаций киемендәге Бургос.

–  О! Бик әһәмиятле форсат! Син нинди телләр беләсең соң?

– Гарәпчә, төрекчә, итальянча, французча...

– Латин?

– Юк!

– Ярый, шушылары җиткән. Утырышны итальянча, французча алып барырсың. Фәрманнарны без латин белән үзебез язырбыз. Син имза гына салырсың.

– Берәрсе шикләнә калса?

– Берни булмагандай, күзенә туры кара, синең караштан шикләнгән кешенең шиге ыштан төбенә китәрлек булсын! Калганын үзебез рәтләрбез.

Сакта торучы кардинал тавыш бирде.

 Күке кычкыра! Ике, биш, алты.

Сакчы алты тапкыр күкке булып кычкырды.

– Урыннарыгызга! – дип боерды Альварес. – Педро!.. Тефү лә,  Бонифаций!

– Тыңлыйм, кардинал. – диде Бонифаций киемендәге Бургос.

Альварес әйтте:

– Карета бушауга ук сикереп мен, калганы безнең эш! Карета әнә тегендә туктый. Син агач артына поскан җиреңнән ишеккә чум! Аңладыңмы?

Барысы да яшеренде.

Еракта карета тыкырдаганы, ат тояклары тавышы ишетелә башлады.  Бераздан ат кешнәгән тавышлар. Кучерның атларга кычкырган авазлары ишетелде.

Карета алдындагы сакчылар узып китте. Карета бер мизгелгә генә сакчыларсыз калды. Арткы сакчылар әле борылмада күренми.

       Поскан юлбасарлар каретага һөҗүм итте. Чын Бонифацийны каретадан сөйрәп алдылар да, аннан бушаган урынга Педро Бургос сикереп менде. Кайнаш, буталыш китте. Карета кузгалган тавыш ишетелде Бонифацийны әсир алган Альварес белән сакчылар аланга чыкты. Бонифацийның авызы чүпрәк белән томаланган. Ул тартыша, нидер әйтергә тели.

 – Тсс! Тынычлан, Педро Бургос!

Атлар пошкыра-пошкыра, кешеләр сөйләшә-сөйләшә узып китте. Альварес кардинал  Бонифацийның авызын чиште.

Бонифаций авызы чишелүгә акыра башлады:

– Каравы-ыл! Кардинал Оранский? Каравы-ыл!

             Альварес  аның башына кылыч сабы белән сукты, Бонифаций аңын югалтты.

Сакчы  әйләнә-тирәне карап килде.

Иисусе Христосе! Барысы да майлаган кебек килеп чыкты! Тарлавыкны узып киттеләр, тауга менәләр.

– Кардинал Оранский җиренә җиткезә белә ул! Кадеремне белегез!

Ул арада Бонифайий аңына килде.

– Ә?..  Мин кайда? – диде Бөек инквизитор.

–  Син ышанычлы кулларда, сир, – диде Альварес.

– Кардинал Альварес Оранский... – диде Бонифаций

– Менә хәзер кардиналларның сарайларын конфисковать итәргә фәрманыңны яз инде. – диде сакчы кардинал.

– Сез хыянәтчеләр, сез еретиклар! – дип кычкырыды Банифаций. – Сез моның өчен җавап тотарсыз!

– Син бит хәзер Бөек Кардинал  түгел. – диде Альварес.

– Кардинал Оранский! Бөек Кардинал булмый, мин кем булыйм, сез үзегез мине гомерлеккә сайлап куйдыгыз.

– Хәзер син ата башкисәр, юлбасар, харами Педро Бургос!

       Сакчы тагын сүзгә катышты:

       – Бөек Кардинал алмашынды,  Бонифаций тарлавыкны узып, Валенсия юлына төште. Ул анда эпископлар белән җыелыш узгарачак. Анда тәртип урнаштырачак.

–  Ычкындырыгыз мине! – диде Бонифаций.

– Син хәзер ычкына алмассың инде, юлбасар Педро Бургос. Без сине дүрт йөз мең алтын дукатка үлемнән сатып алып калдык. Син бездән талап аласы байлык бәрабәренә өч йөз-дүрт йөз мең алтын дукат безгә чүп кенә ул.

– Халык бар, еретик Оранский! – дип кычкырды тоткын. –Туганнарым минем урында карак утырганын тиз аңлаячак. Башыгыз икеме сезнең?

–  Барысы да уйланылган. – диде Альварес. – Юлбасар Педро французча да, итальянча да, гарәпчәдә, төрекчәдә белә, латыньны өйрәтербез. Синең узган юлыңны да аңа ятлатырбыз. Ялгыш булмас!– 

– Сезнең урын аутодафеда, еретик Оранский! – дип кычкырды Бонифаций.– Чишегез кулларымны!

 – Без сине иреккә җибәрсәк, сине төрмәдән качкан Педро, дип тотачаклар да дарга асачаклар яки яндырачаклар. Сез ике тамчы кебек охшаш. Син безгә куркыныч түгел, синең Бөек Бонифаций икәнеңә берәү дә ышаначак түгел, “мин – Бөек Инквизитор” дип йөри башласаң, бу акылыннан ычкынган, җенләнгән, дип сине  тотып яндырачаклар... Иң яхшысы сине хәзер үк  юк итү. Сайла! Кайсысы сиңа уңайрак?

Шул чак Бонифаций  сакчыларының берсе кача-поса куаклар арасыннан  килеп чыкты. Бу  Олонсо де Паес иде. Ул хәнҗәрен Альвареска таба томырды. Альварес тавышсыз гына егылды. Альваресның  сакчысы нидер сизенеп артына борылды, ике сакчы күзгә күз очрашты.  Сакчы егылган Альваресның кылычын тартып алды, ике сакчы  сугыш башлады. Бонифаицның сакчысы Альвресның сакчысын үтерде. Олонсо Бонифацийны богаулардан азат итте.

       –  Сир, тизрәк моннан китик. Анда ике ат тора. Тиз булыйк – дип ашыктырды Олонсо.

       – Гыйсъян! – дип кычкырдры Бонифвций. – Бөек Инквизиторга каршы кардиналларның фетнәсе!

– Тиз булыгыз, сир. Яхшы чакта  качыйк моннан!

Сакчы Бонифацийны алып чыгып китте. Ат тоягы тавышлары ерагая барды. Куаклар арасында ике кардинал күренде. Алар мондагы мәхшәрне күреп шаккатты.   

– Иблис!.. Бонифаций кардиналларны үтереп качкан. Альваресны да кылыч белән чапкан!– диде беренчесе.

– Куа чыгарга кирәк.– диде икенчесе.

–  Әгәр дә Бонифаций исән калса, куркыныч түгел. Мин – Бөек Инквизитор, дисә, аны, акылдан язган дип, тотып яндырачаклар.  Төкер башына. Аны төрмәдән качкан Педро Бургос дип кулга алачаклар, аутодафедә аның башы бетәчәк.

 

 

 

Җ ә з а   м ә й д а н ы н д а   б у л г а н   х ә л

 

 

Аутодафе

 

Берничә елдан соң Кастилиядә король сарае каршындагы мәйданда булды бу хәл. Җыр-бию, урам тулы халык бәйрәм итә. Шушы бәйрәмгә хөллә чабуын эт талаган Карадәрвиш күреде. Бу – Бонифаций иде. Ул таякка таянган. Бер кулы юк, җиңе билбавына кыстырылган. Күрәсең, бик ерактан килә. Бераз арттарак, аны коткаручы сакчы йөри, сыртында - биштәр.

Карадәрвиш бер яндагы ташка утырды.

– Аум мани падме һум!  Килеп җиттек бугай.

Олонсо  капчыгын кочаклап, Карадәрвиш кырына чүмәште. Мәйданда баштан-аяк бөркәнгән бер хатын күренде. Бу – Беатриса иде. Ул сөртенеп китте. Карадәрвиш аны терсәгеннән тотып калды. Беатрисаның хәле мөшкел, ул аңын югалтыр дәрәҗәдә авыру иде.

– Сак булыгыз, синьорита! – диде Карадәрвиш.

– Синьора! – дип төзәтте хатын.

– Гафу итегез, синьора. – диде дә Карадәрвиш хатынны бер кырга алып килеп яткызды. – Менә шулай.

– Су! – диде хатын. – Тамак яна.

Карадәрвиш  юлдашына ымлады, юлдашы  биштәреннән турсык чыгарып, хатын ирененә су тамызды.

Хәзер хәл керер. Син, бичара да король Хуаннан яклау эзләп йөрисеңме? – диде Карадәрвиш.

Хатын гаҗәпсенеп Карадәрвишкә карады да хәлсез тавышы белән кычкырмакчы иде, ләкин аның авызыннан зәгыйфь хырылдау гына чыкты.

– Руи? Бонифаций!

– Беатриса! Синме бу?

– Руи!

– Тсс! – диде куркуга калган Карадәрвиш.

– Мин сине шундый сагындым, сине күрмәгәнемә тугыз ай тулып килә. Хатын шактый кабарган корсагына ымсладв. Менә мондагы Бонифацийга да тугыз ай тула.

– Ничек? Йа, Аллам, син ни сөйлисең? Без яшерен күрешкәннән соң күпме сулар акты, ничә еллар узды.

– Аңлыйм, Руи, яшерен сер! Мин ике тапкыр гына яшеренеп, каравылларны алдап, яныңа кердем. Таулы урман аланында очрашырга вәгъдә иттең дә килмәдең. Аннан соң синең янга тагын  кердем. Ләкин бу юлы тупас кыландың. Үзеңә охшамаган идең. Тавышың да, кыяфәтең дә шул ук, элеккеге Бонифаций, ләкин син нык үзгәргән идең. Бәлки авырып киткән булгансыңдыр. Иярдән егылып, Бөек Инквизиторның зиһененә зыян килгән, ул вакыт-вакыт хәтерен югалта, дигәннәр иде.

– Аңлашылды, Беатриса! Карыныңда Бонифаций баласы түгел, карак, юлбасар Педро Бургосның баласы кыймылдый.

–  Кем баласы?

– Антихрист баласы!

– Саташкансың син, Руи! Синең сул кулың кая китте? Тугыз ай элек кенә ике куллы идең бит.

       – Ялган Бонифаций белән ятакта аунаганда игътибар итмәдеңмени? Кабахәт Педроның сул беләгендә миңе юк. Син бит минем сул кулымдагы көрән миңне назлап сыйпый идең, бу минем өчен – бәхет, дип әйтә торган идең.

– Изге Мария! Синең сул кулың  ак чүпрәк белән бәйләнгән иде. Нигә кулың бәйләүле дигәч, син әйттең: янгын чыкты да, шунда беләгем янды, дидең.

– Мин әйтмәдем. Ул сүзләрне сиңа Ялган Бонифаций, башкисәр Педро Бургос әйткән.

– Димәк, тәхеттә син түгел, сиңа охшаш җинаятьче утыра. Ул Бонифаций исеменнән фәрманнар яза. Салымнарны тагын да арттыра. Рәхимсез рәвештә гаепсезләрне утка ташлаттыра. Халык арасында имеш-мимеш йөри. Бонифаций гаделлек өчен көрәш башлады да, үзе рәхимсез түрәгә әверелде, имеш, син башың белән аттан егылып, шулай кинәт үзгәргәсең, диделәр. Димәк, минем карында шул кабәхәтнең токымы ята. Үтерәм мин аны тууга ук.

– Кешенең җанын кеше кыярга тиеш түгел! – диде Бонифаций.

– Ул кеше түгел! Ул – Иблис! Ә синең углыңны бер герцог аша король сараендагы пажлар мәктәбенә урнаштырдым. Сиздерми генә мин аны читтән генә күзәтәм. Гаҗәеп матур, акыллы углан үсеп килә. Аның исеме Салазар. Ләкин ул атасының Бонифаций, анасының Беатриса икәнен белми. Салазарның да сул беләгендә нәкъ синеке кебек миңе бар. Синең сул кулың кая китте?

–  Педроның Ялган Бонифаций икәнен исбат итә торган миң булганга күрә, аны чабып ташладылар.  Ләкин мин киселгән беләгемнең мумиясен яшерен урында саклап торам.

Бәйрәм итүчеләр  Карадәрвишне урап алды, аны уенга чакырдылар, Беатрисадан читкә алып киттеләр, барысы да шашып бии. Карадәрвиш бәйрәм көтеп йөрүче Самиро исемле бер егет янына килде.

– Нинди бәйрәм бүген? Нигә шатланасыз? – диде Карадәрвиш.

– Бәйрәм бүген, мәйдан уртасында – аутодафеда еретикларны яндырачаклар, – диде Самиро.

– Ни өчен яндыралар? Аларның гаебе нидә?

– Алар  Бөек Инквизитор Бонифацийга тел тидергән.

– Бонифацига тел тидергән? Ничек?

– Бөек Кардинал Бонифаций да, аның кардиналлары да – барысы да үзләре еретик, үзләре бозык, үзләре карак, дигәннәр.

Карадәрвиш:

– Дөрес әйткәннәр ич! – диде үзалдына. – Бонифаций үзе карак! Башка Кардиналлар кешеләрнең акчаларын, җаннарын гына талый иде. Бу Бөек Кардинал кешенең исемен дә урлаган карак! Аум мани падме һум!

Һәм ул бар кешегә дә ишетелерлек итеп әйтте:

Койрыклы йолдыз ажгырып килә җир өстенә. Афәт килә, ә сез кеше яндырганга куанасыз! Чума мурыннан Кытай ягында  миллионлап кеше кырылды. Шул яклардан килмешем. Калалар тулы өем-өем мәетләр, хайван үләксәләре аунап ята. Түрк-татар далалары тулы филләр, дөяләр, атлар, ишәк, кеше мәетләре күмелмәгән килеш ауный. (Карадәрвиш тилеләрчә көлә башлады.) Ха-ха-ха... Койрыклы йолдыз алып килгән афәтләр безнең өчен, христианнар өчен файда. Кытаенда меңләгән буддачылар кырылышып ята, Дәшти Кыпчак далаларында бихисап татар мәетләре ауный. Африкасында маврларны – мөселманнарны мур кыра. Ха-ха-ха... Чума мурыннан котылыш бар. Ә менә мөселманнарның яулап алуларыннан котылыш юк. Чума мурыннан да, Койрыклы йолдыз афәтеннән дә, мөселманнарның явыннан да хәтәррәк куркыныч бар – анысы түркләр – татарлар афәте.

Дөнья караңгылана башлады, эңгер-меңгер вакыты җитте. Ерактан гөрелте ишетелә. Дөнья кинәт яктырып китте. Чалтыратып яшен сукты. Күкләр күкри. Тагын караңгылык. Сарайдан Канцлер белән ике сакчы килеп чыкты. Тирә-як  бераз якытра төште.

Шул чак Канцлер халыкка карап сүз башлады:

Йа, Иисусе Христосе! Бу гарасат илебезгә әҗәл алып килде. Сөекле  королебез Хуан Беренченең йөрәге тибүдән туктады!

Карадәрвиш иелә-бөгелә чукына башлады:

– Аум мани падме һум! Король Хуан вафат булдымыни? Ә мин яклау сорап, ярдәм эстәп аны күрергә килгән идем. Йа, Христос, яклаучысыз калдым! Соңгы өметемнән, коткаручымнан мәхрүм калдым...

Карадәрвиш үкереп еларга тотынды. Канцлер Карадәрвишкә мөрәҗәгать итте:

– Бар, дәрвиш, халыкка җиткер: король Хуан вафат булды, диген.

Ике сакчысы белән Канцлер сарайга кереп китте. Беатриса Карадәрвиш янына килеп:

Изге Мария! Король Хуан вафат! Кем мине яклар. Уйнаштан туган баланы анасы белән бергә яндырачаклар бит, – диде.

Карадәрвиш хатынга карамыйча гына әйтте:

– Король Хуан Беренченең җаны күккә-гарешкә очты китте. Корольләр арасыннан иң миһербанлысы, гадел хөкемдар Хуан, халык вәкилләренә сараенда урын биргән, бозык монахлардан динне сафландырырга алынган королебез вафат булды! Елагыз! Кастилия гадел хөкемдардан мәхрүм калды! Елагыз!

 

                      Мәйдандагы  халык үкереп еларга тотынды

 

–  Королеваны тулгак тота, диләр.

– Королева кемне табар? Тәхет варисымы, әллә кыз баламы пәйда булыр?

Карадәрвиш юрауларын дәвам итте.

Койрыклы йолдыз килгән елны бер изге кеше вафат булыр, дигән. Димәк, ул изге кеше король Хуан булып чыга! Димәк, быел дөньяга рәхимсез шәхес туачак? Йа, Иисусе! Кем булыр ул?

 Дөньяны тагын да каты гөрелте каплап китте. Шул гөрелтеләр арасында, җан өшеткеч аваз яңгырады, хатын-кызның әче кычкырганы, яңа туган бала тавышы ишетелә башлады. Беатриса да кычкыра. Аның ягында да яңа туган бала тавышы. Гөрелте тынды. Бала елый. Самироның хатыны Жозефина  белән Карадәрвиш Беатриса янында чуала.

– Синьора, улың бар!– диде Җозефина.

– Бәхетсез бала! – диде бичара ана. – Аңа Балтазар дип исем кушарсыз!

Карадәрвиш укынуын дәвам итте:

Йа Илаһым, Койрыклы йолдыз узганда туган балалар бәхет ияртеп киләме дөньяга? Әллә афәткәме безне батырачак?

Шулчак сарайдан Канцлер чыкты:

       –  Бөек Кастилиянең башкаласы Толедода, король Хуан I сараенда бердәнбер угыл, тәхет варисы дөньяга килде. Сөенегез!.. Дәрвиш, шатлыклы хәбәр сал халыкка!

Карадәрвиш шашкын кыяфәттә иде:

– Менә ул мессия! Менә кем коткарыр безне татар-мөселман мурыннан! Безне генә түгел, бөтен Ауропаны афәтләрдән коткарыр! Үтерелмәс өчен ул дошманын үтерер! Димәк, изге урынына изге килде! Изге һәм миһербанлы, гөнаһсыз кыз – Мариянең гадел хөкеме булсын! Амин! Аллаһыбызның бөек данына күрә, ул дөньяга килде. Король үлде, король туды!

Ул шашып чукына башлады. Халык та аңа ияреп чукынырга тотынды.

Шатлыклы көй  яңгырады. Халык бәбәй туен бәйрәм итә. Бер почмакта Беатрисаның баласы елый.

Карадәрвиш елак баласын тотып утырган хатын янына килде.   

– Беатриса, бар син кач, кит бу тирәдән. Балаңны мин чиркәү ишеге төбенә куярмын. Юкса, сине инквизиция кулга алачак.

       – Үтер син аны! – диде хатын, -  Юкса, мин үзем аның авызын томалыйм! Үтермәсәң, аңа Балтазар исеме куштыр! – дип алъяпкычка биләүле баласын Карадәрвиш кулына тоттырып, Беатриса иләс-миләс атлап  читкә китте, ул халык арасына кереп юк булды. Шау-шу. Карадәрвиш биләү тотып, ни кылырга белми шау-шулы мәйданда йөренде. Шулчак аның яныннан яшь монах узып бара иде.

         – Падре, – диде Бонифаций. – Монда берсе бала ташлап киткән.

         –  Гөнаһка батып гарык булды дөнья. – диде монах. – Аның анасы кем? Бу баланы кем уйнаштан тапты икән?

– Падре, зинһар, алыгыз бу җан иясен, – диде Карадәрвиш, – Менә монда язуы да бар.

Монах язуны алып укый башлады:

– “Мин бу баланы гөнаһлы уйнаштан таптым. Теләсәгез, аны утка атыгыз, теләсәгез алып тәрбия кылыгыз, баланың исеме Балтазар булыр...” Ярый, без ул уйнашчының кем икәнен тиз белербез, –  дип монах биләүле баланы тотып китеп барды.

Карадәрвиш көләргә тотынды:

Балтазар... Балтазар!

Ул кинәт көлүеннән туктады, шомлы кыяфаткә керде:

Койрыклы йолдыз Җиргә тияр-тимәс узып китте. Шөкер! (Ул сәер хәрәкәтләр ясап йөренә башлады.) Күрәзәчеләр, йолдызларга багучылар хәбәр итте: Иисус Христос туганнан соң мең өч йөз җитмеш сигез ел узгач,  Кояш Аждаһа йолдызлыгында чакта, Койрыклы йолдыз узып киткәндә, христиан  шәһәрендә бер ир олан – варис дөньяга киләчәк. (Ул кинәт артык куаныч илә әйтте.) Илаһи Мария исеме белән ант итәмен ки, бу шул ир бала! Христиан дөньясының бөек каһарманы, Испания короле Һенрих III дөньяга аваз салды. Өченче мур килә мир өстенә. Монысы алдагыларыннан да хәтәррәк булырга ошый.

Ул шашып үкерергә тотынды. Әллә каян гына саташа башлаган Беатриса килеп чыкты.  Аның чәче тузган, киемнәренең рәте калмаган.

Беатриса Карадәрвишкә якын килде. Карадәрвиш дәвам итте:

Койрыклы йолдыз узып барганда туган ир бала бәла була дигәнме? Кешеләр! Койрыклы йолдыз узганда туган ир бала бәла алып килерме, юкмы, әмма ул баланың атасы Бонифаций урынында утыручы кеше ата карак, төрмәдән качкан башкисәр, бу  юлбасар халыкка күп зыян салачак әле.

Боларны ишеткәч, аптыраган кешеләр Беатриса янына туплана башлады. Кыяфәтсез бу хатын халыка төртеп күрсәтте, Беатриса гаепләү сүзе башлаган хөкемдардай:

–  Ахмаклар сез! – дип кычкырды. – Бөек инквизитор урынында юлбасар Педро утыра.

Карадәрвиш тиз генә Беатрисаның авызын томаламакчы булды.     

– Синьора, синьора, китегез моннан, – диде.

Беатриса аның кулыннан ычкынды да тагын да катырак кычкыра башлады:

Аңламыйсызмыни соң сез, сарыклар? Ярый, мин бозык хатын, ди. Сезне монахлар бозмыймыни?

Жозефина Беатрса янына килеп ярымпышылдап әйтте:

– Синьора, яхшы чакта кит син моннан! – диде.

Беатриса үзенекен итте, Җозефинаны яныннан этеп:

– Беркая да китмим! – диде. –  Мин монда король Хуаннан ярдәм сорап килдем. Якласын ул гөнаһсыз халыкны инквизициянең рәхимсезлегеннән. Коро-оль, хөрмәтле король җәнаплары Хуа-ан..

– Король Хуан әле генә вафат булды! – диде Җозефина.

– Король вафат булмады! – дип  акырды Бетартса.– Аны үтерделәр! Ләкин король Хуан үлемсез! Андый корольләр үлә димени, ахмак хатын. Король Хуан, коткар кешеләрне... Бөек инквизитор урынында ата карак утыра.

Ике кеше килеп, Беатрисаны туктатырга тырышып карады. Ләкин Беатриса каты карышты,  үзе һаман кычкыра;.

– Динебез башында кабәхәт утыргач, халык кая барсын? Җибәрегез мине. Тәнем болай да ут-яна. Гөнаһларымнан шулай яна. Мин инде әллә кайчан ут ялкынында. Хәзер яндырсагыз да ялкынны тоймаячакмын. Чөнки мин мәет инде! (Ул Кардәрвишне күреп алды да аңа таба атлады.) Бу – Иисусе Христосе! Иисус, бәгърем, Магдалинаны ярлыкаган кебек, мине дә ярлыка, зинһар, Иисусе. Син бит кеше талаган юлбасарларны да ярлыкадың. Мин кеше талаучы түгел. Ярлыка син мине! Җаным, син дә Христос кебек җәфа чигәсең, сине дә голгофага алып баралар, сине дә агач хачка кадакларлар. Бәгърем, җаным Иисус, фәхешлекләр кылган Магдалинаны ярлыкап, син аннан изге ясадың. Минем дә гөнаһларым Магдалинанкыннан артык түгел, ярлыка мине, Иисусе! Мин сөйдем Бонифацийны, өзелеп, шашып сөйдем, минем гөнаһым шулмы? Ялгыштым, хата ясадым, изге диеп юлбасарны кочтым. Кичер, җаным. Синең каршыңда җавап тотарга, мин әзер... (Ул кинәт кенә сакчыларның берсеннән билхәнҗәрен тартып алды. Янаулы кыяфәттә ул  пычагын болгап кычкырды.)  Китегез, нәҗесләр, китегез! (Барысы да куркып артка чикте. Беатриса уртада калды.) Сезме минем рухыма хуҗа? Сезме минем тәнемә баш! (Ул шашып көлә башлады.) Ха-ха-ха... Минем җаныма беркем дә хуҗа түгел! Минем тәнемә изге Бонифаций гына хуҗа була алды. Минем бу гөнаһлы тәнемә ата карак Педро Бургос кына, хатам аркасында гына хуҗа булды. Рухымны, җанымны мин Аллаһка тапшырам, үлгәч, мәетемә хуҗа булырсыз! Сез бит мәет каргалары, үләксә козгыннары! (Сакчылар Беатрисага якыная иде.) Мин сездән дә артык гөнаһ кылмадым! Мәетемне көчләгез, кабәхәтләр!

Хатын хәнҗәрен күкрәгенә батырды. Ул әкрен генә шәлперәеп җиргә егылды дигәндә Карадәрвиш Беатарисаның гәүдәсен тотып алды. Сак кына хатынның башын җиргә куйды.

– Беатриса, кичер... – диде дәрвиш һәм үлгән хатынның ачык калган күзен яптырды. – Кичер!

Канцлер халыкка карап:

– Алып китегез бу хатын мәетен! – дип боерды.– Үлеп котылды. Ул Сатанага җанын саткан хатын! Аның мәетен яндырырга!.. Тәхет варисының бишек туе хөрмәтенә мәйданда – аутодафеда явыз еретикларны яндыру бәйрәме булачак. Бөек кардиналга тел тидергәннәрне Бөек инквизиция хөкем итәчәк. Яңа туган сабый король Һәнрих III хөрмәтенә бәйрәм башлана.

Карадәрвиш:

–  Йа Илаһым, Иисусе Христос. Тагын гөнаһсызлар харап була икән! – диде.

Халык кеше яндыру бәйрәмен кытыкланып көтә иде. Кешеләр арасында шымчылар күренеп-күренеп китте. Алар тыңнана, алак-ялак карана иде.

Канцлер аның сүзен басардай каты тавыш белән әйтте:.  

– Бәндәләр, бүген бөек бәйрәм! Тәхет варисы дөньяга килде! Еретикларны яндырабыз! Мәйданны бизәгез! Утынны, чыбыкларны мул ташыгыз! Бәйрәм бүген!

Кешеләр бәйрәмгә әзерләнә башлады,  кочак-кочак коры чыбык ташый. Күңелле көй яңгырады.

Канцлер нотыгын дәвам итте:

– Синьорлар, синьоралар, рыцарьлар, чүлмәкчеләр, тимерчеләр, сатучылар, алучылар! Бәндәләр! Мәйдан уртасындагы күтәртмәдә еретикларны яндырыр өчен барысы да әзер! Испания короле Хуан I нең варисы  Һенрих III нең тууы хөрмәтенә багышлап, бер яһүд, бер баск һәм ике этруск кешесе утка атылачак! Динебезне сафландыру эшендә, Иисус Христос алдындагы бурычыбызны без әнә шулай үтибез. Бу дошманнарны хөкем итәргә Бөек Бонифаций үзенең ышанычлы кардиналы-инквизиторы Бардинины юллады.  

Тантаналы музыка яңгырады. Сарайдан кардинал-инквизитор Бардини, биләүләнгән бала тоткан хатын – Дая һәм сарай әһелләре, сакчылар чыкты. Халык аларга  баш орды.

Бер олы яшьтәге синьор кычкырды;

– Яшәсен кардинал, яшәсен тәхет варисы!

Ир  кеше аның сүзен җөпләде:

–  Яшәсен Бөек Кардинал Бонифаций!

Халык арасыннан бер яшь хатын – Жозефина атылып чыкты. Аны сакчылар урап алды.

– Җибәрегез мине, сеньор кардиналга сүзем бар! – диде Җөзефина.

Бардини сакчыларга ым какты:

– Узгарып  җибәрегез! – диде.

Жозефина кардинал Бардини алдына егылды.

Кардинал җәнаплары, минем ирем гаепле түгел, коткарыгыз, зинһар, безнең ике балабыз бар, сабыйларым хакына.

Кардинал Бардининың күзе яшь-гүзәл хатынга бик тиз төште, ул Канцлерга пышылдады:

– Аның ире ни өчен аутодафеда? – диде.

– Кардинал җәнапләре, аның ире ересь сөйли халык арасында.

       – Нинди ересь сөйли ул?

– Шаһитләр сөйләсен! (Канцлер шымчыга ишарә ясады.)

       – Кардиналым! – диде шымчы. – Бөек Инквизитор Бонифаций да, аның кардиналлары да үзләре динне боза, алар үзләре әхлаксыз, дип әйтте...

Жозефина шымчыга ташланды.

– Менә ул еретик,  кардиналым! Әнә, сезнең каршыгызда ул ни сөйләп тора! Минем ирем түгел, бу сүзләрне менә бу еретик әйтте.

– Мин ул әйткәннәрне генә кабатламакчы идем...– диде шикле кеше.

Жозефина кыза бара иде:

– Минем ирем дә башкалар әйткәнне генә кабатлаган иде.

Кардинал Канцлерга гына ишетелерлек итеп әйтте:.

– Алыгыз бу еретикны! Голгофага аткарыгыз!

Шымчы каушап калды.

– Кардиналым, минем гаебем юк. Мин еретик сүзләрен кабатлаучы гына.

– Алыгыз! – дип боерды Канцлер.

Сакчылар шымчыны алып китте.

Кардиналның  эче кытыклана иде.

–  Бу хатын төшеп калганнардан түгел. – диде Бардини.

– Шәһәребезнең гүзәле, кардиналым. – диде Канцлер.

       – Бар бит бәхетле ирләр, ә?

–  Сез дә бәхетле булыгыз, кардиналым.

–  Иренең байлыгы, малы күпме?

        – Ире хәерче, алар ике бала белән алачыкта яши. Ире муеннан бурычта. Тапкан малларын икәүләп туздыра баралар.

        – Кардинал-инквизитор, сабыйларым хакына, зинһар, гөнаһсыз иремне коткарыгыз! – диде Җозефина

–  Димәк, аларның чиркәү файдасына конфискацияләнер малы юк?

        –  Юк, кардиналым!

– Аның ирен голгофадан алып, аерым ябыгыз, тикшерүне канунлаштырырга кирәк. Ә бу хатын бәйрәм азагында хөкем бүлмәсенә керсен. Һәр яклап тикшерергә, шаһитлардан сорау алырга. Шунда иренең язмышын хәл итәрбез. Канун буенча, гадел эш йөртергә бурычлыбыз.

(Дәвамы бар)

Реклама