Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җидегән чишмәләрнең серен ачкан әдип

Татарстанның халык язучысы, СССР дәүләт премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировка килсәк, радио фондында аңа кагылышлы язмалар киштәсе күпкә саллырак. Укучылар белә булыр, 1941 елның октябрендә ул бронь белән вакытлыча тылда калдырыла һәм Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Газиз Иделле, Кави Нәҗми кебек берничә күренекле язучы белән бергә Татарстан радиосына эшкә билгеләнә. Сугыш елларында ук аның “Намус” романына нигезләнгән радиопостановка куела. Әнә шул вакытлардан бирле әдипнең радиога сукмагы беркайчан да суынмый.

Бүгенге көндә безнең фондта аның СССР Югары Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе буларак төрле җыелышлар вакытында ясаган  чыгышлары, радиога килеп катнашкан тапшырулары саклана. Әдәби әсәрләре арасыннан  “Бибек нигә елый?”, “И, нарасый бала”, “Кыл өстендә”, “Юл чатында” хикәяләренә нигезләнеп эшләнгән радиоспектакльләр һәм композицияләр әле бүген дә тыңлаучылар тарафыннан көтеп алына.

Гомәр Бәшировның радио белән бәйле тагын бер бик тә игелекле хезмәте бар. Ул 1970-1980 елларда күп кенә иҗат әһелләренә багышланган тапшырулар эшләп калдырган. Аларның бер өлешен радиога текст рәвешендә тәкъдим иткән һәм аны ул вакытта әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәррире белып эшләгән Рим Кәримов укыган. Мондый юнәлештәге тапшыруларның күбесен Гомәр ага үзе алып барган. Аларда әдип үз каһарманының шәхесен дә, иҗатының зурлыгын да бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Алар инде күптән бакыйлыкта, шуңа күрә әлеге тапшырулар циклының бәясе еллар үткән саен арта гына барачак әле.

Журнал укучылар игътибарына әнә шундый язмаларның берсен тәкъдим итәбез. Тапшыру 1986 елда сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тууына 80 ел тулу уңаеннан әзерләнгән булган. Язма шул ягы белән дә кызыклы: биредә әдип композитор белән бергәләп иҗат иткән данлыклы “Җидегән чишмә” җырының язылу тарихын да сөйли.

Әйдәгез, халкыбызның рухи дөньясында якты эз калдырган әдипнең рухын искә алып, аның газиз тавышын тыңлыйк.