Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ефәк хисләр

Йөрәк уты

Җуелмас эз

 

Татарстан Җөмһүрияте мәркәзе шәһре Казанда Борһан Шаһиди исемендәге урам бар. Гәрчә исем-атамасы, кылган гамәлләре хакында Татар энциклопедиясендә тәфсилләп язылса да, татар халкы, зыялыларыбыздан кала, аны тәгаен белеп бетерми әле.

Ул 1894 елда Буа төбәгендәге Аксу авылында дөньяга килгән.

Бер вакытны атасы аны атаклы Нижгар ярминкәсенә ияртеп бара да шундагы сәүдәгәргә йомышчы малай итеп калдыра. Кибет хуҗасы зиһенле булганы өчен, озак тотмыйча приказчик итеп куя. Шунда аны Кытай тарафыннан килеп чыккан дәрәҗәле бер хәрби үзенә хезмәтче (денщик) итеп алып китә. Анысы да, акыллы икәнлеген күреп, югары уку йортына имтихан тотып алдыра.

Ары таба миңа Татар эциклопедиясендә ошбу шәхес хакында язылганны кабатлыйсы гына кала. “Шаһиди Борһан (1894-1989) – Кытай сәяси эшлеклесе. 1911-22 елларда сәүдәгәр Габделҗаббарлар компаниясе хезмәткәре. 1925-29 елларда Циньзян (Синҗан) провинциясендә автомобиль хуҗалыгы җитәкчесе.  1944-47 елларда Урумчы губернаторы (вәли). 1947-48 елларда Гоминдань хөкүмәтенең Нанкиньдагы әгъзасы. 1949-55 елларда Синҗанның вакытлы хөкүмәте рәисе. 1955-66 елларда Мөселманнарның Бөтенкытай җәмгыяте рәисе, Кытайның Халык сәяси консультатив рәисе урынбасары. Уйгур-кытай-рус сүзлеге, мемуарлар авторы”.

Ул Мао Цзедунның сәяси эшләрдә Киңәшчесе булып эшли, шәхси дусты, гаилә мәҗлесләренә йөри. Мао Цзедун Мәскәүгә Н.С.Хрущев белән очрашуга килгән чагында аларның янәшәсендә утыра.

Кытай Халык Республикасында кузгалган «Культура революциясе» (1966-1976) шаукымында аны хунвейбиннар, «дошман» тактасы асып, урамнар буенча йөрткәч, өч елга төрмәгә илтеп ябалар. Шуннан исән-сау чыга.

Көнбатыш Ауропага, тагын әллә кайларга сәяси сөйләшүләргә барган чагында ул Казан очкычлар портында тукталып, каладагы туган-тумачасы белән кыска вакытлы гына булса да очрашулар оештыра.

Әлегә исә мин «Казан утлары журналы укучыларына Борһан Шаһидиның Әхәт Гаффар тәрҗемәседәге биш шигырен һәм аның хакындагы «Чигенмәс елга» дигән поэмасын ихлас тәкъдим итәм.

 

Гәрәй Рәхим,

Татарстанның халык язучысы.

 

   

     

   

   

                       Ефәк хисләр

               

               Ике сүзгә бөтен җаным сыя,

               Сөйләү генә авыр, күралмау;

               Йөрәк үпкәләүле, кемгә әйтим:

               Бу – ефәк хисләрне үралмау.

 

              Ачы җилдә, суык җирдә

              Калтырыйдыр яшь агач;

              Кош баласы ботак тапмый,

              Сөйгән яры булмагач.

 

              И балам син, күз нурым син,

              Бар хәзинәм син идең;

              Күз тидеме бәхетеңә,  

                       Никләр дөньяга килдең?

              Кош баласы ботак тапмый

              Сөйгән яры булмагач...

 

 Йөрәк уты

 

Миләш чыпчыклары күкне яра,

Җылы язлар җиһанны киң, ди;

Безнең язмыш – ул җиңел түгел,

Тәкъдир ялкыннары дөньяны иңли.

 

Крютюк тавы – безнең йөрәк уты,

Түбәсендә – җанның әләме.

Без кабызган утлар мәңге сүнмәс,

Бу – безнең җыр, җиңү сәламе.

 

Турфан иле

 

Үз җиребез – үз җырыбыз,

Турфан – безнең илебез;

Көрәшләрдә җиңеп чыккач,

Безгә кунак килегез,

Безгә кунак килегез.

 

Аккан каннар – шәраб түгел, –  

Куелмый табыннарга;

Әле дә ярый туганнар бар

Безләргә табынырга,

Яратып табынырга ла

Җыр җырлап туганнарга;

Җилдән җитез узганнарга,

Җиңүдә уңганнарга.

 Җилдән җитез узганнарга,

 Җиңүдә уңганнарга.  

 

  Чигенмәс елга

 

Турфан тавы – җәннәт бакчасы,

Үрләр, таулар – оҗмах ачкычы;

Әй, дусларым, багалмаларым,

Кайда икән бәхет баскычы?

 

Тәкъдиремне таулар бүлгәләгән,

Язлар әйди язмышны алга;

Туган-тумачалар, күрше күлән –

Безнең гомеребез – чигенмәс елга!

 

  Бу – безнең төп җырыбыз

 

Безнең тынычлык – халык дөньясы

Безнең тыныч Ил – ул безнең Турфан;

Җиребезне бир, Илкәйне алма,

Булмагыз безгә иләмсез туфан!

Безнең гөлбакча – Илебез шушы,

Үзебезнеке кырлар-басулар;

Яшел үләнгә каныбыз тамса,

Сезнеке агар – акмас ташулар.

Безнең Илебез – әби-бабайдан,

Читләргә бирмәс мирас Ходайдан;

Сез – безнең туган, без – сезнең туган, –  

Башкаларын алыек кайдан?!

Дошман килгәндә, аның каршында

Ханьнар да уйгур – тоташ бер калкан;

Бер хәбәр килсә барча халыктан,

Без тоташ чылбыр булып калыккан!

Дошман ташланса, орыш башланса,

Без – бердәм учак Богда тавында;

Дуслык чәчәге гөрләп яшәрер

Күмәк табында, Җиңү шавында.

Безгә гасырлар, меңәр ел буе

         Карлар яуса да, ауса да ташлар,

Без – җилдәй җитез, давылдан көчле,

Рухыбыз таза, исән-сау башлар;

             Без – җилдәй җитез, давылдан көчле,

             Рухыбыз таза, исән-сау башлар!

 

Әхәт Гаффар тәрҗемәләре.