Логотип Казан Утлары
Поэма

Чигенмәс елга (фаҗигаи поэма)

ФАҖИГАИ ПОЭМА
Борһан Шаһидиның әйтәсе килгән сүзләре

1
Әле генә иде гомер:
Мин – Буа егетемен;
Тарих җиле искән саен,
Йа Илаһы! – җетемен.
Юллар тәгәрмәчен майлап,
Зур юлда, яланаяк,
Уйгыр, Кытай кыйтгасында
Татарга куйдым маяк.
Мин күргәнне татар күптән
Күктән иңгәнгә карап,
Тарих көпчәген әйдәде
Харап булмаска… харап!
«Харап булды бала!» – димәс
Тарих татар турында.
Уйладым мин: кылганнарым
Калмас халык хурына.
Мәңгегә торсын дип Һуннар,
Аттила, Чыңгызханнар,
Әрәмгә акмасын өчен
Болгарда койган каннар,
Даннар, диварлар яуладым
Уйгырда, Кытайларда;
Сагыш дәрьяларын кичтем
Мең гизгән кыйтгаларда.
Аксу. Чишмәм. Кайтыр идем
Күзе сагынып типсә;
Ә кисмәк һич су тоталмый
Әгәр кыршавы кипсә.
Фәкать бер кат күрер өчен
Аксуымны1 үлгәнче,
Зинданнарны2 үтә чыктым
Җан җелегем сүлгәнче.
Газиз илем, Анам теле
Калдылар Буаларда,
Кая барсам, нишләсәм дә,
Тоталар, буалар да…
Мине дә, милләтемне дә
Язмыш ипләп чиләтте,
Тәкъдир иләктән иләтте,
Эләккәне эләкте…
Электән ләүхел-мәхфүзгә
Әлмисаккача кадәр
«Мин – татар!» – диеп язылдым,
Бу – Аллаһ биргән кадер!
2
Әле генә иде гомер:
Мин – Буа егетемен;
Язмышларга каршы очкан
Таш-кыя бөркетемен.
«Бер чеметемен йөрәкнең
Илтсәнә Туган илгә!» –
Дип, күпме гозер юлладым
Ватанга искән җилгә.
Сәламнәремне кисте шул
Зур авызлы юлбарыс.
Ул йоталмас минем җанны, –
Шуны хаклап юл барыш.

Кош баласы ботак тапмый,
Туган иле булмагач;
Сандугачның көе ни ул
Моңы җанга тулмагач?!
Сандугачлар кая кунсын
Корыгач туган алмагач?
Мин дә чит-ят җирдә шәһит
Кайтыр юллар калмагач.
Кайда колыным шөлдере,
Мин тотып йөргән сөрән? –
Хәтерем сөрәнен сөйрәп,
Җир шарын сыкрап сөрәм.
Кайда зиһенем учагы –
«Мөхәммәдия» мәдрәсәм?
Иңемә тиң терәк булды
Дошманнан дерелдәсәм.
Туган туфрак Айда түгел,
Торган җирләрем – Уйгыр;
Кайда син, очып апкайтыр
Татар тояклы айгыр?!
Очкан чакта Казан аша
Очкычымны туктатып,
Туганнарым кочагында
Егъладым җирсү татып.
Ерак нигеземә әйдәп,
Карлыгач алсынмыни,
Аксу чишмәсенә соңгы
Күз яшем тамсынмыни?!
Калса-кала тик яшәр кан
Кендегем кискән җирдә,
«Сау булыгыз, туганнар!» – дип
Җырламаган – әҗердә.
Мао3 белән мәҗлесләрдә
«Олы юл»4ны көйләдем;
Мәскәүләргә барган чакта
Туганлыкны сөйләдем.
Чишмәгә әйләнер идем
Күзе сагынып типкәч;
Кисмәктә су торамыни
Тотар кыршавы кипкәч?!
Мин – чигенмәс елга идем,
Алга будылар буа;
Хәтәрдән хәтер коткарды:
Син – сабый чагым, Буа!
Аһ, бу татар мәрхәмәте!
Юкса мин ни эшләгән?! –
Эшләмәгән, кешнәмәгән,
Фәкать терсәк тешләгән.
Юкса аркылы саламны
Татарга буйламадым,
Мин аның дөнья тоткасы
Булырын уйламадым,
Дип хәзер сөрән салыйммы
Мин – чит җирләр солтаны?!
Аһ! Әгәр булсамчы икән
Үз илемнең олтаны!
Туган-үскән җирдән ерак
Гүрдә минем җәсәдем;
Тик бер нәрсә хаклый кебек:
«Мин – татар!» дип яшәдем.
Аксуыма төштә кайттым
Җаным коргаксып беткәч,
Дөнья мине шау күтәргәч,
Аяк астында теткәч.
Әй лә үзәкләрне өзгән
Туган-тумача, белеш;
Аңладым: дөнья тоткасы –
Татар пешергән бәлеш.
Тарих тәгәрмәче зурмы,
Кеше гомереме тар?
Татарларның Казаны бар,
Шул Казанның халкы бар!
Җиккән пар атка утырып,
Авылыма кайтыр идем…
Дөньяга муен бирмәдем, –
Халкыма башым идем.
3
Бая гына кебек гомер:
Иҗтиһат та иҗтиһат,
Кемгә ни җитми бүләсең
Татар Галәмен, Җиһан?

Ташыган Аллаһ нигъмәте,
Суык ташлар ауса да,
Ирек, Азатлыкны күмеп,
Кайнар карлар яуса да…
Әй бу гомер агышлары,
Җанымның сагышлары,
Дөньяның алгышларында
Татарсыз барышлары,
Каерышлары тарихны
Кораеш Еланга каршы;
Васыять иттем дошманга:
Әҗерегез – өч аршын!
Менә шул алар язмышы…
Юк, теләмим, теләмим!
Инде халкым каргышларын
Парә-парә теләм мин.
4
Мин чигенмәс елга идем,
Ул елга ташып ага,
Бака челәннәре йөри,
Безне тотып шобага.
Уйгыр-Кытай, Татар-Рәсәй –
Кайда чикләр арасы?
Гомеремне фида кылып,
Юдым язмыш карасын.
Мин – киселгән агач төбе,
Гомерем – боҗралары;
Шуннан кала барчалары –
Бәгырь кымырҗаулары.
Моң-сагышларны тышаулап,
Тозак-зынҗырны ташлап,
Ятам хәзер, хәтер саклап,
Чит-ят зиратны ашлап.
Томаннар капламас әле
Мин туган чишмәләрне;
Аргамак! Татар атланган
Иярне чишмә әле.
Томанны кояш тарата,
Мин яшенне яратам.
Тәкъва улын көтеп ята
Мәңгелек анам, атам.
Кайдадыр Туган ил яши,
Исән-сау зиратлары;
Хатын-кыз бәлеш пешерә,
Көрәшә ир-атлары.
Мин гизмәгән илләр сирәк,
Мин – гаҗиз мөһаҗирдән,
Сәйяр җаным түр тапмады
Газизрәк туган җирдән.
Түргә менү – газаплы юл,
Авыры – гүргә иңү;
Ә татлысы – Илгә кайту –
Җиңүдән ары җиңү!
Авылым Сабан туеның
Атлары чабышында
Иң соңгысы – Нәзер аты
Булырга әзер шунда.
Очар идем канатланып,
Йөрәк соң кат типкәнче,
Ирендә түгел, җанымда
Анам сөте кипкәнче.
Үткән көннәр якты иде,
Киләчәк төннәр көрән.
Әйләнеп карар илемә
Кайтачак юлым – Коръән.
Йөрәгем калкан булганда,
Сагышым – үлеммени?!
Моңсу таңнар җырлап аткан
Татарстан – Илем минем!

1 Борһан Шаһидиның Буа төбедәге (элеккеге Тәтеш өязе) туган авылы.
2 Борһан Шаһиди Кытайдагы мәгълүм «Культура революциясе» вакытында унтугыз ел буена төрмәгә
ябылып тора.

3 Мао Цзэдун.
4 «Олы юлның тузаны» – татар халык җыры.