Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (9))

Башыннан УКЫГЫЗ

Зөлхәбирә Мәүва апасыннан мондый сүз көтмәгән иде.  Уңайсызланып китте. Тәнкыйтьне йөзгә бәреп бары самими балалар, исерекләр, юләрләр, дошманнар һәм иң якыннарның ихлас күңелле булганнары гына әйтүен белә ул. Әлбәттә, соңгылары – матур итеп ирештерә. Димәк, спектакльне каравы рәхәт үк булмаган. Тамашачы өчен кызык кирәк! Менә сиңа Булат! Комедия дип  сөйләнүе акыллы сүз булган ләбаса. Гыйбрәт алырлык никадәр яшәү мәгънәсе ята бу драмада. Мәгънәсе дә аңлашылмаслык түгел! Тамашачыга бары тормышчан спектакльләр генә куярга микәнни? Мәүва апа баш эшләтеп карарга иренгәнме, әллә бу драманы карау өчен Нәфилә Ситдиковна кебек белемле булырга кирәкме? Бу уйлары белән тагын да җитдиләнә төште Зөлхәбирә. Мәүва апасын да, ай-ваена карамастан, чәй табынына утыртырга ашыкты.

– Шулай шул, мәгънәсен эзләп театр караган кешеләр күп түгел. – Хисмәт бу сүзен Зөлхәбирәгә карап әйтте.

 Ни генә дисәләр дә, театр уйнап кинәнгән үзешчән сәнгать осталарын мондый сүзләр кәефсезләндерми иде, әлбәттә. Гөлсуның Мәүва сүзенә реакция ясаган кыяфәте көләсен китерде.

– Юк, юк, алай түгел, – дип дөресләргә ашыкты Нәфилә. – Һәркемнең үз фикерен белдерергә хакы бар. – Укытучы  тәрбия эшен һәр җирдә исеннән чыгармаган хәлдә, күңеленә сыймаган, монда утырганнарның берсе дә белмәгән хәлне әйтәсе килә иде. Ерактан урады: – Спектакль барышында чыгып-кереп йөрүчеләр булды. Бер дә матур күренеш түгел шул. Шунысы сөенечле: театр карарга килмәүче кеше Балантауда калмагандыр дим мин. Шыгрым тулы иде бит зал. Гомерендә клубка аяк басмаган кешеләр дә бар иде. Аларны да театр кузгаткан! Сәхнә артыннан тамашачыларны күзәттем. “Зәңгәр кыңгыраулар”ны җырлау белән Минвәли залдан чыгып китте. Гөлсу, ә апаң Суфия, шушы клубта булып та, спектакль карарга кермәде. Ничек аңларга инде моны? Кайда ул, һаман кабинетында утырамы? Чир китә, ә гадәт китмәсә дә китми икән... Ул бит сәхнәгә менеп, безгә рәхмәт әйтергә тиешле кеше.

Гөлсу исе китмәгән кыяфәттә кулын гына селтәде.

 – Зөлхәбирә апа, чәйгә чакыр, диде – чакырдым. Эчмим, – диде. Тыныч спектакль яратмыйдыр ул, аңа, акырып-бакыра торган маҗаралы, я егылып бетеп көлдерә торганы кирәк, – диде чамасыз ихлас Гөлсу.

– Ә-ә? Мин бит әле баласы авыру булгач, чыкмагандыр дип уйладым. Әллә мондамы ул? – дип гаҗәпләнеп кайтарып сорады Зилә.

Укытучысы “әйе” дип баш какты.

– Нормальләште ул бала, – диде Гөлсу, балан пиругын иллә дә тәмле итеп ашый-ашый. – Ай, тәмле дә инде. Гомеремдә ашаганым юк иде, – дип куйды.

Нәфиләнең кәефе китте. Күргәннәрен кабат күз алдыннан үткәрде. Ул мәдәният йорты мөдирен, сәхнә артында бөркү булганга, үзе катнашмаган күренештә фойеда сүзләрен кабатлап һава сулап йөргәндә күреп гаҗәпләнде. Спектакль барганда, бер репетициядә Хисмәт сөйләп утырганча, “умарта оясының түбә-капкачы” яртылаш ачык иде. Әйе шул, ишеге ачык булмаса, өстәл артында уң кулы белән баш учлап, сул кулына ручка тотып (сулагай) уфылдап нидер язып утырмаса, Суфияне эшем иясе икәнен күрәләрме, беләләрме соң? Ә Нәфилә үзенең алты сәгать укытып кайтуын, мыжлак кайнанасын җайлап, театр куярга килгәнен исенә төшергәч, бу хәл ярсытып җибәрде.

Укытучы, мөдирнең Зөлхәбирә эшенә нинди карашта булуын белсә дә, бу кадәр мәгънәсезлек көтмәгән иде. Нәфилә исәнләшергә дә онытты, сәлам алырга да җае юк иде.

– Син нишләп утырасың монда, спектакль карамыйча?  – диде ул керә-керешкә, бик гаҗәпләнеп.

– Менә моннан минем эшем, театр карап утырыргамы соң, Нәфилә Ситдиковна. – Суфия уфылдап муенын имән бармагы белән сызып күрсәтте.

– Өлгерерсең! Әллә мине эшем булмаганга айлар буе театр өйрәнеп йөрдем дип уйлыйсыңмы? Оят кайда? Син бит авыл мәдәнияте башлыгы! Спектакльне Балантауның аяксыз кешеләре генә карарга килмәгәндер – зал тулы! Җаның  кайда? Исем китә минем сиңа. Син бит берәр рольдә уйнарга тиеш идең.

– Нәфилә Ситдиковна! Тиеш дигән сүз юк! Теләмәсәгез, сезне дә мәҗбүр итүче юк!

– Кит аннан...  Бу гамәлеңә сүз табып булмый.

 – Мәктәп укучысы түгел мин... Ни әйтәсегез килсә, шуны әйтерлек!

Нәфилә авызын бер ачты, бер япты, сүз таба алмады. Кызулык белән кырт борылып чыгып китте. Бу хәлне башына сыйдыра алмыйча, бер мәлгә сәхнә артында хаксызлыкка гаҗизләнеп басып торды. Әле яңа гына шул хәлләрне кабат хәтереннән кичерде ул. Тик бу турыда беркемгә дә әйтмәде. Тирән уйга калып, Зөлхәбирәгә карап чәй эчә-эчә, уйлаганын ерактан уратып, авыл советы председателенә җиткерде.

– Бу драма бик тирән мәгънәле иде. Персонаж Зәйтүнә әби ничек ди әле? “Яңа тормыш белән, бөтенләй икенче төрле яшим дип кайттым!” диме?

 – Әйе шулай ди, Нәфилә, – дип елмайды Зәйтүнә.

 – Менә! – Нәфиләнең имән бармагы кискен генә өскә күтәрелде. – Шушы спектакльдән соң, дөрес яшәмәгән кеше дә, гыйбрәт алып, яхшы якка үзгәрергә тиеш! Ни өчен куела театр? Мин яңа сулыш алдым. Катнаша алуыма чиксез шөкер итәм. Вакыт әрәм итеп йөрисең инде шунда диючеләр дә бар миңа. Аңламый халык! Ничаклы рухи көч алдым.

Зәйтүнә җанланып китте. Спектакльдәге ролен кабат уйнап күрсәтте:

– “Күзләрегезне ачып карагыз: шайтан да, җен-пәриләр дә – барысы да бар бу дөньяда. Алар тик кешеләрнең үз араларында адәм кыяфәтле булып кына яши башлаганнар да сезнең белән бергә буталып көн күрәләр... “

– Менә! – Нәфилә, кабат имән бармагын югары күтәрде.

 – Ярарыгыз, – диде Гөлсу туктатасы килеп, – кабат театр уйный башладыгыз. Әйдә, чәй өстим, Нәфилә апа, – дип чынаягына чәй агыза башлады. Ялгыш вазага кагылды да, ул авып китте. – Ай, Хисмәт абыйның чәчәкләрен шиңдерә яздым, – дип көлә-көлә вазаны торгызып, чәчәген бастырып куйды. Рәхәтләнеп көлештеләр. Хисмәтнең апасыннан Казанны аркылы-буйлыга кыңгырау чәчәк эзләттереп алып кайттырган пластмасса чәчәкләр иде алар.

Күзләреннән, сүзләреннән яшәү дәрте чәчеп торган чибәр Гөлсуның бу сүзе, рольләрнең берсен башкарган артист – клубның газ операторы, Лилия ире Рамилгә бик ошады. Көчле тавышы белән озак көлде. Кызның сылу гәүдәсеннән күзләрен ала алмый торды.

 – Баланлы тавында кар өстендә үскән чәчәкләр алар – шиңмәсләр, – дип күз кысты Хисмәт.

Зөлхәбирә бик канәгать иде бүген. Тыйнак кына булса да, гел көлде, елмайды. Хисмәт Зөлхәбирәгә генә карап торды. Кәефе яхшы булуына шатланды. Югыйсә, ул көләч кеше түгел бит. Уйнаган спектакльдән күңел белән чыгып булмый иде әле һаман да.

– “Синең белән котыпта боздан өй салабыз. Боз өстендә чәчәкләр үстерәбез. Менә шушындыйларны! Әйдә, киттек! “– Хисмәт роль уйнаган булып, Зөлхәбирәне кулыннан тартты.

Көлештеләр. Шулкадәр рәхәт атмосфера хакимлек итә иде. Шулай да Зөлхәбирә артыклык сизде: уйлавынча, персонажлар сөйләмен туктатырга, бары гадәти аралашып чәй эчәргә...

 – Шаярма, Шоңкар, – диде кыз, Хисмәтне орышкан булып. – Монда хөрмәтле җитәкчеләребез бар.

Елмаештылар.

Их, биш йолдызлы отель диләр, затлы ресторан диләр. Белсәләр икән, татысалар икән  үзешчән сәнгать осталарының куелган чарадан соң менә шулай җыелып утыру рәхәтен!.. Никадәр рухи көч сарыф итеп, тамашачы хозурына тапшырыла. Сәхнәгә куелганнан соң, йомгаклап, барын да  кабаттан искә алып, сөенешеп утыру рухи халәтне шулкадәр ныгыта ки, янәдән олы ташлар күчерерлек куәт барлыкка килә, яңа чараларда катнашырга омтылыш туа. Тик тән, буыннар арый шул. Бары игелек, шатлык белән каймаланган күңел генә ару-талчыгуларны сиздертми...

Нәфилә укучыларының уйнаганын бик ошатты:

– Бозны эретергә мәхәббәт кирәк! Хисмәт! – дип утның кызуында сугарга булды ул, әйткән сүзгә кире кайтып.

– Булыр, ник борчыласыз, Нәфилә апа.

Зилә:

– Чыгарылыш кичәсендә бер генә тапкыр концертта катнашкан идем. Уйнап чыккач, бик рәхәт икән бит. Шул ук вакытта бик тә кызганыч! Суфия безнең белән чәй эчәргә дә тарсынамыни?

– Исегез китмәсен әле. Кода бабай да монда дип беләдер ул. – Гөлсуга апасы өчен яхшы түгел иде.

– Ул бит мәдәният башлыгы! Театр ни өчен уйналды? Күңел сафландырырга тиеш бит ул!.. – Зилә Суфиянең бу гамәлен кабул итә алмады. – Хисмәт, Зөлхәбирә! Уйнавыгыз белән саф күңеллелекнең, саф мәхәббәтнең көчен ачтыгыз. Алдагы уеннарда да уңышлар сезгә!

– Нигә уен гына дисең әле, Зилә! Чынлап торып та насыйп булсын! Мин бик яратып, чын итеп карап утырдым.

Зөлхәбирә кызарды. Хисмәт шатлыктан балкыды...

– Аннан, эшлекле сүзем бар сезгә, Закир Надирович. Минем буш вакытымны файдалы итеп үткәрәсем килә. Тагын театр уйныйсы килә. Без – укытучылар актив халык! Алай гына да түгел, мәгарифне, мәдәнияне күтәрү өстендә гел эшләп торабыз. Миндә идея туды. Күрше Черёмушка авылында халык театры бар. Берничә ел инде безнең керәшен коллегалар рәхәтләнеп театр куялар. Әйдәгез, “Зәңгәр кыңгыраулар” драмасы белән үз авылыбызның театрына нигез салабыз. Ачып буламы аны, Закир Надирович?

Авыл советы башлыгы мут кына елмаеп куйды:

– Мәдәният йорты директорыннан тора инде.

– К-һм, ә сез ярдәм итәсезме? Халык исеменнән сорыйм мин.

Табындагылар хуплап җанланып алдылар.

– Классташ! Мәдәният институтына, режиссура бүлегенә укырга керергә киңәш итәм, – диде Зилә.

 – О-о! Мин дә хуплыйм.

 – Шәп идея!

– Рәхмәт, Нәфилә Ситдиковна, рәхмәт, дуслар! – диде сәнгать җитәкчесе. – Мин бу спектакльне куйганда бик рухландым. Башлангыч класс укучылары керде бер көнне. “Без кәҗә белән сарык” әкиятен мәктәптә куярга булган идек, аны клубта куясы килә, сез әзерләшмәссезме икән?” – диләр. Күңел үсеп китте.

– Ике тәкә башы турындамы әле ул? – дип сорады Зәйтүнә.

Елмаешып куйдылар.

– Нинди тәкә башы, бүре башы диген, әни!

– Әй, ялгыш әйттем инде.

– Юк, ялгыш түгел! Ике тәкә башы – мәдәният йортында. Берсе – элеккеге мөдир, икенчесе яңа мөдир...

Шаулашып көлделәр.

Зөлхәбирә уңайсызланды:

 – Юк инде, мөгез юк минем, борчылмагыз, – диягә ашыкты.

– Закир Надирович! Зөлхәбирәне ничек тә мәдәният йортында калдырыгыз! Авылыбыз мәдәнияте, Зөлхәбирә кебекләр кулында булса, гөрләп торыр ул. Мин үз укучыларымны биш бармагым кебек беләм.

– Яхшы, Нәфилә Ситдиковна. Мин бик яхшы аңладым.  Тырышырбыз, эшләрбез, – диде авыл үзидарәсе башлыгы.

***

Хисмәт Зөлхәбирәне озатканда:

 – Зөлхәбирә! Чык миңа кияүгә! Өрмәгән урынга да утырмам, – дип, өмет тулы күзләре белән карады.

Кызга бик уңайсыз иде, моңсу гына елмайды да, башын иеп, аяк башларына карап торды.

– Укырга керергә әйтәләр бит әле.

– Сәбәп таптыңмы? Беләм яратмаганыңны. Мин яратмасаң да яратырмын, укытырмын.

Зөлхәбирә авыр, тирән итеп сулыш алды.

– Хисмәт! Бу тәкъдимеңне әйтәсеңне белдем бит. Шуңа күрә ничек дип җавап бирермен дип газапландым. Уңай сүз әйтү өчен, күңелдән генә синең хатының булып, театр уйнап карадым. Һич тә уйный алмадым. Мин, мин начар икәнмен, Хисмәт. Сиңа тиң түгел мин. Син йомшак күңелле, хисчән кеше. Минем сиңа карата гына түгел, бөтенләй дә хисем юк бугай. Мин бары тере җан! Син бәхеткә лаек! Бәхетле итә алмыйм сине, зинһар өчен ачуланма. Зинһар, моның өчен мине дошман итмә!

Хисмәт озак итеп кызга текәлеп карап торды. Ай яктысында яшьле күзләре ялтырады. Голт итеп нидер йотып куйды да:

– Рәхмәт! – дип кырт борылып, өенә юнәлде.

Зөлхәбирә баскан урынында тораташ булып катып калды. Егетнең өметен кисү аңа ничек авыр булуын ул бөтен тирәнлеге белән аңлады. Кыз иреннәрен тешләде дә тын гына елап җибәрде. Намуслы кеше өчен, үзеңә яхшылык эшләгән кешене кыерсыту яки аңа начарлык эшләү кебек килеп чыгу  җаныңны эттән талату сыман авыр. Теткәләнгән җаны белән ялтыравык яшь аша күз карашын үзеннән ераклаша баручы Хисмәткә төбәде:

– Кичер, Хисмәт! Син спектакльне чынбарлык итеп уйнадың. Ә мин тормышта синең хатының булып уйный алмыйм. Булдыра алмыйм мин икейөзләнүләрне! Йә, нишлим соң?! – Тораташтай гәүдә, капка баганасына терәлеп, озак кына тынсыз елады.

 

Очрашу

 

Ун елдан соң классташлар очраштылар. Тәмләп сөйләргә “егерме бер сәйлән” дигән затлы сүз бүләк иткән Сәгыйть Сәйфиевич вафат булып, Балантау авылы халкының,  хуҗалыкны кулга кем алыр дип, билгесезлектә яшәгән көннәре иде. Тирә-якта, аларның “Чишмә” крестьян хуҗалыгы гына таркалмыйча үз көчендә калган иде. Озак еллар колхоз белән идарә иткән рәис Балантау авылының иң ямьле урынында (Мәрдан карт нигезендә) зур мәчет салдырды, мәдәният йортына янкорма ясатып, театр бинасын калкытты. Фермерларга, күп кенә акционер берләшмә хуҗаларына рәиснең халык арасында яхшы үрнәк булуы ошамый иде әлбәттә. Алар Балантау халкына килгән хәсрәттә ниндидер яңалыкка омтылдылар. Гөлсемнең, әтисенең кырыгына кайткан көннәренә туры китереп, Хисмәт барлык классташларын, очрашуга чакырып, хәбәр иткән иде. Очрашуны Зөлхәбирә-Хәбирләрнең алма бакчасындагы алачыкта – табигать кочагында табын корып үткәрергә булдылар.

Утырышып та бетмәделәр Хисмәт сүз алды:

– Рания күптән түгел игезәк балалар тудырган. Хәбир белән Зөлхәбирә кебек – бер малай, бер кыз икән. Ишеткәнсездер? Әби әйтмешли, бәхетләре белән килсеннәр!

“Әмин. Әйе”, – дип җөпләде Зилә. Хисмәт, Раниянең сөйләшү рәвешендә, көйләп әйтте:

– “Кайтып булмый шу-у-л, Хисмәт-җаныем”, – дип әйтеп әйтте. Ә Хәбибрахманны давна нивидать, – дип куйды.

“Хисмәт тамчы да үзгәрмәгән, һаман шундый ихлас күңелле икән” дип кенә утырырлык түгел иде. Тамак төбеннән, елмая белмәүчене дә елмайта, телсезне дә телле итә торган ут-сыеклык үткәне сизелде. Беркем дә берни әйтмәде. Елмаеп кына тыңладылар.

– Гаптуш, болай... – Муенына чиртеп күрсәтте. – “Кайта алмыйм, извини-прасти”, – диде өч кеше. Беләсез, кайта алмый торган җирдә ята – ике яшьти. Булатны апасы бүлнискә салган. Суфия Зөлхәбирә килү-килмәвен сораган. Сораган түгел, сорады. Иһи-Һи, автомат рәвештә әйтелде. Менә шундый нәтиҗә. Минвәли дә юк шуңа. Лилия: “Авырып торам, ачуланмагыз”, – дип әйтеп әйтте. Ун сәйлән юк, ызначит! Ярты класс монда ягъни.

– Ярар, матур гына утырыйк! Килгәннәр дә бик җиткән.

– Минвәли бит әнисен тәрбияли. Вакыт җиткерә алмыйм, диде үземә. – Зиләнең Минвәлигә хөрмәте зур булуын белдерәсе килә  иде.

– Кадыйр абый исәндер бит?

– Инсульт булды. Үзен үзе генә карый ала. Мәдинә  әби үлде бит инде.

– Кайтып китеп кенә йөргәч, күп нәрсә белмим ахры. Суфияләр кайда яши соң?

– Алар башка чыкканнар иде. Минвәли килеп карап йөри әти-әнисен. Римма исемле кызлары гел шунда – әби-бабай янында яши диярлек.

– Алай икән, ярар. Хәбибрахман килә алмаган ахры?..

– Киләм дигән иде. Яңгалламаска тиеш.

– Ул безнең зур кеше бит. Начальствоның классташлар очрашуына йөрергә вакыты юктыр.

– Алай димәгез. Бәлки кайтып җитәр.

– Ярар, килгән кеше килгән бит инде. Хисмәт! Программада нәрсә?

– Бәй,  мин сәйләннәрне бер җепкә тездем генә. Алачык кемнеке? Әнә Зөлхәбирә алып барсын! Авылыбыз әртистләре башлыгы ул бит безнең. Минем вазыйфа чакыру гына иде.

– Без ялкауларны кузгаттың, рәхмәт, Хисмәт! – диде Гөлсем. – Мин һөнәрем белән укытучы булгач, сөйләм телгә гел игътибар итәм инде. Уйлап утырдым. Без татар авылында үсеп, рус теле дәресен исәпкә алмаганда, русча бер кәлимә сүз сөйләшмичә, татар теле белән авылдан чыгып киттек, әйеме. Армиягә барып кайтты егетләр. Зөлхәбирә, сез Хисмәт белән авылдан кузгалмадыгыз. Ә сөйләшүебез ни татарча, ни русча түгел икән бит. Татар теленең матур сүзләрен кулланып кына сөйләшик әле!

Хисмәт бу сүзләрне иң әүвәл үзенә адреслануын аңлады.

 – Миңа әйтәсең инде, Гөлсем. Дөрес әрлисең син. Минем шаяртасым килә. Татарча әйтсәм, шул сүзләрне, бәйрәмчә җилкенү бетә дә куя. Ник алай? Белмим.

– Мин дә игътибар иттем. Элегрәк, Хисмәт: “туташ”, “әфәнде” ише матур итеп эндәшү сүзләре  кулланып та сөйләшә иде ул. Менә уйлап утырам: алары да кылану өчен кирәк булды микәнни? Ә Хисмәт, ни дисең?

–  Хикмәт Хисмәттә генә түгел, яшьтиләр. Менә үзегез уйлап карагыз! Беренчедән, безнең яшьлектә урысча сүз кыстырып сөйләшүе бер дәрәҗә ие. – Хисмәт Зилә белән Гөлсемгә карап әйтте. – Безнең әти телевизордан татарча тапшыру карамады, каратмады да. Монысын да яшереп тормыйм. Җитмәсә, гомер буе урысча сүгенде. Хәер, татар гомер буе урысча сүгенә инде ул. Гел урыс булырга тырышабыз, ахрысы.

Егетләр көлешеп алдылар:

– Вәйт, Хисмәт әйтсә, әйтеп куя инде, – диештеләр.

 – Әнинең, фермада эшләгәндә, безнең белән сөйләшергә вечно вакыты юк иде. “Вечно” сүзен юри чәпедем. Чөнки бераз ярсыйм, шул сүзне әйтеп, ачуымны басам. Ә хәзер вакыты бар әнинең, сөйләшкәндә теләк тели башласа, догалардагы гарәпчә сүзләрме ул, белмим, гомер-бакый ишетмәгән сүзләр белән теләкләр яудыра. Теләкне татарча гына әйтергә ярамыймы? Мин, Гөлсем,  бик чиста итеп әдәби телдә дә сөйләшә беләм, чөнки бөтен классикларның китапларын икешәр-өчәр кат укып чыктым инде.

Хисмәт үпкәләгән сыман тоелды. Гөлсем уңайсызланып куйды. Башка сүз башлый алмыйча, берникадәр тын гына утырдылар. Бакчадагы алмагачларның яфрак шавы да ишетелгән сыман булды.

– Әйбәт килеп чыкмады, гафу итегез! Хисмәт! Һич тә хәтереңне калдырасым килми, дөрес итеп кенә аңла әле, яме, – диде Гөлсем.

– Мин ачуланмыйм, Гөлсем. Сөйләшүемне генә түгел, күңелемне дә үзгәртергә ниятләп йөрим әле. Мәдрәсәгә укырга керергә исәп.

Хисмәт шаярта дип, кайберәүләр көлеп җибәрде.

– Хуплыйбыз, Хисмәт! Синнән була ул, – диде Зөлхәбирә. – Ягез, башлап җибәрик. Хәбибрахманның кайтмавыдыр, – дип очрашуны җыр белән башлады. Шулчак бакчага Хәбибрахман да килеп керде. Зөлхәбирә арты белән утыра иде. Ул җырлаганда тын гына утырдылар, Хәбибрахман да җырны бакчада үскән имән агачына сөялеп тыңлады.

– О-оо! Иптәш комсорг безнең! Штраф сиңа! – Хисмәт җыр тәмамлану белән аваз салды.

Хәбибрахман костюм-чалбар, ак күлмәк-галстуктан. Кулында – шампан шәрабы һәм зур торт. Барысы да Хәбибрахман белән кочаклашып күрештеләр. Хәл-әхвәл сораштылар.

 – Яшьтиләр! Ачуланмагыз! Командировкага барышым. Вакытында барып җитәргә кирәк. Мин үзем генә түгел. Әти-әни янына сугылып чыгасым  да бар. Икенче юлы очрашуга алданрак әйтегез, яме. Телефон номерым...– Ул кесәсеннән кәрәзле телефонын чыгарды.

Хисмәт авызларын бөрештерде, күзләрен кысып Хәбибрахман учындагы телефонга озаклап карап торды да:

– Җәле тотып карыйм әле. Шушымыни инде ул, чыбыксыз телефон, аха-ха.

– Чыбыксыз телефон синдер ул, Хисмәт!

– Мин аяклы телефон, җанкисәгем! Аха-ха-ха...

– Я көлмәгез! Мин дә әле күптән түгел генә күрдем аны.

– Бездә сотовый белән бәйле кызык хәл булды. Апада бар бу. Шылтыраган да, әни, “кыңгырау күк нәрсә чыңлый” дип, апа сумкасыннан шикләнеп, куркып йөргән. Аннан апаның сөйләшкәнен тыңлап торган. Телефонын күрмәгән инде. Миңа әйтә: “Кызым, апаң вакыты белән Каюм малае күк елмаеп сөйләшеп тора. Үзе учы белән колагын каплый. Куркып беттем инде. Акылы авыша мәллә дип. Аннан күрдем инде, колагына бик кечкенә генә нәрсә куеп сөйләшә. Нәрсә соң ул?” – ди. Аңлаттым инде. Чыбыгы кая да, кешесе каян ишетә соң аны дип аптырады, җанашым. Апа белән үлеп беттек көлеп. Зрә яхшы нәрсә. Алырга кирәк булыр әле.

– Гел сөйләшеп торыр идек. Алыгыз, заман белән бергә барырга кирәк! Юлда да сөйләшергә була. Очрашкан кебек буласың бит! Яшьтиләр, берүк ачуланмагыз. Киттем. Башкаларга миннән сәлам әйтегез! Шылтыратыгыз, яме! – дип классташларына визиткаларын өләште.

Хәбибрахман китү белән:

– Ә сез беләсезме, Хәбибрахманнарның уллары инвалид икәнен? – диде Гөлсем акрын тавыш белән генә.

– Ишеткән идек. Аның хатыны килен буларак төп нигезгә аяк атламаган диләр.

– Соң, керәшен кызы дип, каршы килделәр ич. Ата-ананың ризалыгын алмасаң, бетте диген инде син!

– Ярар, кеше артыннан сөйләп утырмыйк әле. Үзләре беләдер. Алай димәгез, Булат кулсыз да тумаган – инвалид әнә. Кызганам!

– Мин аның белән әллә ничә сөйләштем. Юләр түгел ул. Ачу килә минем авыл халкына. Бездә аз гына кыек җирең булсын инде, хәзер төрттерергә, арттырып сөйләргә генә торалар. Аның артык ихласлыгыннан бала-чага, имансызлар  кызык эзлиләр, ачулансын өчен котырталар. Тумыштан усал булмасаң, үртәлгәндә кызык килеп чыга шул. Йөрәгем авырта минем шуны үчекләүләренә. Булатныкы кадәр акылы юк үзләренең. Офицер буласы кеше иде бит ул, кеше көлкесе  булып йөрисе кеше түгел иде. Гаделсез дә соң бу дөнья, – дип куйды Зилә.

Матур гына сөйләшеп утырдылар классташлар. Егетләр, болай гына утыру утыру булмас дип, коньяк эчтеләр. Шаярдылар, көлделәр. Унбиш, егерме еллыкка Яшьлек аланында учак янында очрашырга уйладылар. Алдан ук бераз салмыш булганга, Хисмәт белән Хәбир бераз исереп китте. Егетләр Хисмәтне өенә озата киттеләр, ә кызлар, аерылышасы килмичә, Зөлхәбирә кабат-кабат чакыргач өйгә чәй эчәргә керделәр. Көлешә-көлешә Хәбирне дә җитәкләделәр. Гөлсем аеруча затлы итеп киенгән иде. Кызлар, яхшысынмыйча гына,  костюмының бәясен сорадылар.

– Әйдәгез, кием турында сөйләшмик әле. Эш турында сөйләшик. Зөлхәбирә, сине бик мактыйлар. Мәдәният йортын сарыга буяп куюдан түгелдер, “клуб кояш шикелле үзенә чакырып тора, үткәрмәгән нәрсәсе юк” диләр. Кайткан саен, я концерт карап кайттым ди, я  театр куйдылар” дип, барын да сөйләп ала әни.

– Рәхмәт, кызлар! Суфия белән эшлибез.

– Ул Суфия белән ничек эшли аласың? Сине яратмаганын бер дә яшерми бит ул.

– Ул эшләгән бер кешене дә яратмый. Аның каравы, үзе белән ләчтит саткан бар авылдашын да ярата.

– Ни кызганыч, андыйларны күпчелек ярата.

– Лилиянең ире Гөлсу белән йөри, кызлар. Лилия жалкы. Ни җитми инде ул Рамилгә?

– Шуңа кияүгә чыкмыйм да мин, – дип шаяртуга борды Зилә.

– Кара инде сине! Казаннан шундый чибәр, акыллы егет сорап кайткан иде бит сине. Тәки чыкмадың. Шәһәр мәктәбендә укытып йөри идең менә.

– Авылда да шәп. Әнине ташлап булмый бит, кызлар.

– Ә син кияүгә кайчан чыгасың инде? – диде кызларның берсе  Зөлхәбирәгә.

– Алучы юк ич, – дип елмайды хуҗабикә.

 – Хисмәт йөреп тә карады инде синең арттан. Гаепләдем дә мин сине моның өчен. Бар нәрсәне исәпләп утырсам, мин дә чыкмый кала идем ул.

– Насыйп булмагандыр инде.

– Ярар, матур гына яшәгез. Пристрой сала икән Хәбир, иркенлек рәхәт инде ул. – Гөлсем, төзелеп бетмәгән өченче бүлмәгә күз ташлады. –  Зөлхәбирә! Малайгынам, и авыр хәсрәт күтәрдегез дә инде. Хәбир шул чактан тотлыга әйеме? Бетмәде, әйеме?

– Ул кечкенәдән куркак иде. Курыкса, телсез калып берсүз әйтми тора иде. Тотлыкмаса да, сүзне кабатлап сөйләшә иде бит, исегездәдер? Аннан, фаҗига булган көннән каты тотлыга башлады шул.

– Акыллы да инде син. Әниегез тереләй янган  көнне үк тәгәрәп үлә идем мин билләһи.

– Үлмәгән булыр идең,  рәхәт тә күрмәс идең.

– Син үзеңне югалтмадың, матур син Зөлхәбирә.  Әни әйтә, тыштан үзгәрмәсә кеше, эчтән бик бетәшә ди. Эчкә җыйма хәсрәтеңне ди. Халисә апаны әйтә: яшәгәндә үк ялкында янып яшәде ди. Ирең башка хатынга чыгып китсә, янасың да янасың малайгынам, шуны күз алдыннан үткәреп карыйм да әллә нишләп китәм.

– Зөлхәбирә! Сез ничек матур итеп йөргән идегез Минвәли белән. Ничек оныта алдың син аны?

– Ә, Минвәли белән... Онытасың инде ул, шулай. Ике бала әтисе, Суфия ире ул хәзер!   Озатып йөргән иде инде, әйе, яшь чакта.

–  Серлебикә син билләһи, Зөлхәбирә.

– Нәрсә диим инде кызлар. Йөргән, беткән. Бер сүз әйтмим. Мин әйтмәсәм дә, Суфиягә гел нидер җитми. Ни җитми, һич аңламыйм. Якын көннәрдә театрны рәсмиләштереп, авылыбызда халык театры булдырырга исәп. Режиссеры үзем булам.

 – Диплом алдың инде. Акчасы ничек соң, азрак булмыймы?

– Диплом бар, Аллага шөкер. Акча уйламыйм мин. Тынычлык һәм яраткан хезмәтем генә булсын! Куанычым бар әле. Мәдәният йортына  янкорма сала башлаячаклар. Ул – аерым сәхнәле, зур заллы театр бинасы булачак. Проектлары, гамәлгә кертүләр буенча үзем йөрдем. Закир абый да булышты. Үзебезнең янкорманы салдырып азмы-күпме тәҗрибә алганмын икән, кызлар.

 – Булдырасың инде син! Спектакльләр шимбә көнгә булсын, кайткач карарбыз.

– Зөлхәбирә! “Зәңгәр кыңгыраулар”ны куйгач, Хисмәткә кияүгә чыгарсың кебек иде. Шулкадәр чын итеп уйнадыгыз бит!

– Күкләрдә язмаган димәк, карт кыз булып утырып калдым инде.

– Хи, әле, утызда түгел, кырык та да чыгып була. Юньле ир бармы диген?

Зилә каршы төште:

– Алай димәгез, кызлар! Яшьләр мәктәп бусагасыннан ук яшәргә өйрәнә хәзер. Әзергә бәзер тормыш юк. Безнең классташ егетләр армиягә киткәнче эчәргә өйрәнделәр. Хәзер яшьләр андый түгел, безнең чор яшьлеккә караганда,  мөстәкыйльрәк дип әйтимме?

– Мөстәкыйльлек дигәннән, кызлар, без Хәбир белән унҗиде яшьтән мөстәкыйль тормыш алып бара башладык. Үземә үзем шаккатам.

– Ярый Халисә апа игезәк итеп тудырган сезне. Үзең генә булсаң, авыр булыр иде. Хәбирең булды таянычың.  

Зөлхәбирә авызын ачкан иде. Кире уйлады.

– Әйе, Хәбир таяныч булды, – диде.

– Суфиянең энеләрен мактый әни. Тырышлар ди. Мәхмүткә охшаганнар ди.

– Әйе, минем белән дә “апа” дип яхшы итеп сөйләшәләр. Рәхмәт! Гөлсу мин эшкә кергән елны ук әнисе урынында техничка булып эшли башлады. Инде ничә ел бер  коллективта эшлибез. Үсмер чакта холкы бик начар иде. Үзгәрде. Туган апа дип кенә тора хәзер. Суфия белән нишләптер җеннәре килешми.

– Яратмыйм мин аны. Рамил белән гүләйт иткән өчен.

– Копия Суфия инде.

– Юк, ул кеше обсуждать итми. Исе китми аның кешегә. Үз алды белән яши.

– Кызлар! Исегездәме, индийский кинога җыелып чыга идек. И  ярата идем җырларын-биюләрен. Елый-елый карый идек. Хәзер авылда кино күрсәтмиләр икән әйеме, Зөлхәбирә?

– Йөрүче юк. Һәр өйдә видеомагнитофон. Казаннан видеокассета алып кайталар да өйдә кырын ятып карыйлар. Ә кассетаның ниндие генә юк...

– Әйтмәсәң дә! – дип куйды Зилә. – Бозылды дөнья. Безнең абый янына күрше, әйдә карыйбыз дип  кассета тотып кергән иде. Чыгарып җибәрдем. Хәтерлисезме, безнең малайлар унынчы класста укыганда районга кино карарга бардылар?

Гөлсем дә сүзгә кушылды:

 – Хәтердә инде. Көнбатыштан ургылды бу начар нәрсәләр. Шуны уйлап ипсезләндем беркөн, минем беренче укучыларым чибәр-чибәр кызлар иде. Шаукымга ияреп, язмышлары чәлпәрәмә килде. Менә дигән гаиләдән чыкканнар иде үзләре.

– Ә без нинди матур кинолар карап үстек. Боевик диләр дә үләләр дә китәләр. Атыш-үтереш, зина, шәрәлек...

 – Кино сәнгате, мәдәният яшьләрне тәрбияли торган нәрсә шул. Ярый алданрак туганбыз әле.

Классташлар ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырдылар. Кызлар киткәч, Зөлхәбирә үзенә нәтиҗә ясады. Аскы иренен генә хәрәкәтләндереп сөйләшкән кайбер классташлары сүзен гел аңламый җәфаланды. Гөлсем гомердән җитез сөйләшә, элек аңлашыла иде дә, очрашуда кайбер сүзләрен аңлап бетермәде. Ишетүенә нәтиҗә ясый торгач кәефе начарланды. Бу тормышта һәркемнең тынычсызлаучы бәхетсезлеге бар ахрысы.

Лилиянең очрашуга  килмәү сәбәбен Зөлхәбирә аңлады. Суфия белән икесен дошман итә.  Суфия – Гөлсуның апасы, ә ул күргән-белгәнне аңа җиткереп тормаучы ышанычсыз дус. Лилия фикеренчә, Зөлхәбирә Гөлсуны хурлап торырга тиеш. “Син пешмәгән, өнсез!” – ди Лилия аңа. Ярсый, елый. Ир бирмәк, җан бирмәк диләр. Авырдыр, аңларга тырыша Зөлхәбирә. Тик нигә, “өнсез, җебек син!” дип тиргәргә,  шунысы бик сәер. Шуны әйткәч, Зөлхәбирә эт кебек ырылдап Гөлсу өстенә ташланыр диме? Ә үзе бит, Минвәли белән Суфия арасында булган якынлыкны ярты елдан соң, авылдашлар белеп, сөйләп арыгач кына әйтте. Зөлхәбирә әнисе белән Сәлия арасындагы каршылыктан туеп үскән иде инде. Үзенекен шуңа күрә акыл белән генә үткәрергә тырышты. Кирәк идеме икән аңа Лилиянең ире белән үзара мөнәсәбәтләре? Коллегасы Рамилгә, “хатының өстеннән йөрисең, юньсез!” дип, Зөлхәбирә аңа кара кояргә тиешме? Зөлхәбирә, үзеннән һәм Лилиядән биш яшькә олы булган хезмәттәше белән кара-каршы утырып сөйләште бит инде. Файдасы булмады.

– Гөлсу ошый миңа, – диде башы чалара башлаган ир елмаеп. – Мине бик ярата! Мин бит гаиләмне ташламыйм. Хезмәт хакын хатынга алып кайтып тоттырам. Ну, әзерәк кысып калып, Гөлсуга бүләкләр биргәлим, кәнишне. Нәрсә, зарланамы сиңа? Гүләйт итә диме? Мужиклар ял итәргә тиеш алар! Лилияне ташлап, Гөлсуга өйләнергә җыенмыйм ич, вәт дивана... – Шушы рәвешле, тыныч кына, гадәти хәл итеп сөйләгәненә исе китте Зөлхәбирәнең.

(Дәвамы бар)

Реклама