Уены-чыны бергә

Бераз гына ишетми

Сугыштан соңгы еллар.

Филармония артистлары районнарда  гастрольдә йөри. Болай да ачлы-туклы яшәгән халык, авырсынып, кесәсенә карап кына, концертка килә. “Хәллерәк” колхоз рәисләре “гарантиягә алып”, колхозчыларга “бушлай” концерт күрсәтә иде. Гади радиоалгычтан башка күңел ачарлык әйбер юк. Ул заманда телевизор дигән “әкәмәт, искитмәле тартманы” күрүче түгел, ишетә белүче  дә юк иде.

Фронтовик Усман ага Әлмиев катнашында концерт бригадасы да юлга чыга. Ул заманда әле алар яшь артистлар. Араларында курайчы Хәмит ага Бакиров та була. (Хәмит абый күренекле, танылган композитор Әнвәр Бакировның абыйсы).

Хәмит абый тыныч холыклы, буйга-сынга уртача, бик “скром-ный” киенеп йөри иде. Кызганычка каршы аның колаклары начар ишетә башлый. Ә бу чир – музыкант өчен “приговор” дигәндәй... Ул бик борчыла.

Артистлары да “явыз”..: “Хәмит, Усман сине чукрак, берни ишетми дип, кешеләр алдында хурлады”, - дигән, сүз ишеттерәләр.

 Клубта, әле тамашачылар килгәнче, артистлар үзләре генә вакытта, Хәмит ага “шартлардай” булып Усман абыйга ябырыла:

– Син, Усман п..., мине чукрак дип хурлап йөрисең икән, - дип, кызып китеп, янында торган урындыкны тибеп аудара.

Усман абый хәйләкәр, бераз шүрләүчәнрәк, хатыншарак кеше иде, югалып калмый:

– Ю-ю-юк Хәмит, бу дошман сүзе. Мин сине чукрак димәдем, бераз гына колакка катырак дидем.

 

***

Ленин бакчасына ярты белән кергән

Милләтебезнең иң оста гармунчысы, музыкант-эксцентригы, Татарстанның атказанган артисты Гали ага Җәмлиханов бик мәзәкчән, тапкыр кеше, “изюмительный” эстрада артисты, экспроматка һәвәс шәхес иде. Сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Әзәл ага Яһудин белән Гали ага, икесе генә гастрольдә йөриләр.

Гали ага фронтовик, сугышның башыннан азагына кадәр фронтта була һәм сугыш тәмамлангач, аны капитан дәрәҗәсендә демобилизовать итәләр.

1950 елның урталарында, гастрольдә, район кунакханәсендә ял итеп ятканда Гали абый әйтеп куя:

– Әзәл, менә мин сиңа карап-карап торам да, исем китеп сокланып куям, безнең татарлар арасында да немец милләтенә охшаган кешеләр булыр икән! – ди.

Әзәл абый бик “четерекле” кеше иде. Гали абыйның әче телле булуын белеп, төгәлрәк сөйләвен сорый.

– Менә малай, валлаһи дип әйтәм, син шулкадәр Рейх министр Геббельска охшагансың, әгәр кинога төшсәң, аерып алырлык булмас иде.

Әзәл ага чын коммунист. Ленин әсәрләрен култык астына кыстырып филармониягә килә иде. “Шундый” кешене дошман белән чагыштыру, гафу итмәслек түбәнсетү булып тоела.

Алар үзара бераз әйткәләшәләр дә тынычланалар, гастрольләре беткәнче артык сүз куертмыйлар.

Гастрольдән кайтуга, Гали аганы “Черек күл”гә чакырып повестка килә.

Репрессия шаукымы көчле чорлар... Гали ага бераз шөлләп, хатыны, балалары белән саубуллашып, повесткасы белән паспортын алып чыгып китә.

Аны подполковник кабул итә һәм аның өстеннән Әзәл ага язган гаризаны укып чыга.

Гали ага түзми, шушы дорфа кәмиттән, кычкырып көлә.

– Иптәш подполковник, (җырчыларны хөрмәт итәрдәй татар кешесе була, бүтән милләт кешесе булса, Алла белсен нәрсә буласын) валлаһи менә Әзәл Яһудин шулкадәр Гитлерның Рейх министры Геббельска охшаган бит, – дип, көлүен дәвам итә. Шуннан соң алар икәүләшеп көлешәләр дә, Гали ага “телдән” кисәтү ала. Әзәл Яһудиннан гафу үтенергә сүз бирә. Шулай итеп ул җиңел генә НКВДдан котыла.

Филармониягә килгәч, баскычта сөйләшеп торган берничә артист арасында Әзәл аганы күреп гафу үтенә:

– Әзәл, җаныкаем, син һич тә Габбельска ошамагансың, гафу ит, ялгышканмын, ди дә, китеп бара.

Берничә көн узгач, артист халкы арасында, Гали Җәмлихановны Черек күлгә чакыртканнар, дигән сүз тарала. Бар да борчулы, шундый артистны, фронтовикны нигә чакырталар икән дип, бер-береннән сорашалар. Ул чорда НКВД дигән  сүз, үлем яки ким дигәндә ун ел төрмә-лагерьны аңлата торган чак.

Гали абый филармониягә килгәч, артистлар аны уртада калдырып, хәлен аңлап, йомшак кына ни өчен чакыртуларын сорыйлар.

Гали ага бик борчулы, кайгылы күренә:

– Әй туганнар, бер көнне, салган баштан, Ленин бакчасына арты белән керде дип шикаять язганнар.

– Соң, шуннан, шуннан Гали ага ни белән бетте, дип аптыраталар артистлар.

– Сәгатьләр буе орыштылар да, арты белән дигән сүзне ярты белән дип төзәтеп куып чыгардылар...

 

Сумса бәете

1966 елда Татарстанның атказанган артисты, җырчы Сөләйман ага Йосыпов бригадасы белән Урта Азия Республикаларында көзге гастрольдә йөрибез. Гастрольләр өч айдан да ким булмый торган иде, бу юлы да яңа елга кадәр йөрергә туры килде.

Казакстан шәһәрләрендә бер айдан артык йөргәч, Кыргызстанга килеп, Октябрь бәйрәмен (7 ноябрь) шунда каршыладык.

Азия якларында шунысы яхшы, чәйханәләр күп. Без дә чәй эчәргә булдык. Командировочный янчыклардагы соңгы тиеннәрне санап, берәр чәйнүк яшел чәй, ике, өч шакмак шикәр һәм бер-икешәр кайнар сумса алдык. Атаклы, эксцентрик музыкант, баянда, төрле кечкенә концерт гармуннарында иң оста, уйнаучы Гали ага Җәмлиханов, “пыш-пыш” тәмәкесен тартып, әрле-бирле йөреп, сәкедә чәй эчеп утыручыларга кырын карап ала. Мескенемнең “коры” чәй алырлык та акчасы калмаган. Бишкәктә бәйрәмне иркенләбрәк уздырган...

Гали ага, тәмәкесен сүндереп, яныма килеп утырды. Үзенең сәер карашы минем сумсалы тәлинкәдә.

Мин чәйгә үрелгән арада, Гали абый, яшен тизлеге белән тәлинкәдәге калган сумсаны алды да ике капты – бер йотты, дигәндәй... Шундый олы, атаклы артистны хөрмәт итеп, каушый-каушый касәгә чәй салып, азаккы шикәр кисәген дә аңа таба этәреп куйдым.

Бу хәлне Сөләйман ага Йосыпов, биюче кызыбыз Люба Мацугина белән күзәтеп утырганнар икән.

Аэродром таулар эчендәге үзәнлеккә салынган иде. Безне Джалабадка алып киттеләр. Анда кунакханә дә арзанрак икән. Базарда җиләк-җимеш, кавын-карбыз “тау” булып өелеп, пүчтәк бәя генә торалар. Администратор безгә алдан “суточный” акчаларын алып килгән, бераз җанланып киттек.

 Икенче көнне генә, төштән соң безне концертка алып барырга шул ук мескен “Кубань” автобусы килде. Барыбыз да ял итеп, юынып-кырынып, яхшы гына тамак туйдырган, кәефләр шәп! Автобуска соңгы артист булып Сөләйман ага Йосыпов кергән иде, ул җитди генә сүз башлады һәм куен кесәсеннән уч төбе кадәр кәгазь чыгарды.

– Җәмәгать, кичә аэродромда бик фаҗигале хәл булды.Альбертның соңгы акчасына алган сумсасын, ялгыш кына, Гали ага кабып йотты. Шул хәсрәттән, мин, төн йокламый бер бәет иҗат иттем. Һәм ул укый да башлады.

Мин кайгылы, мин сагышлы,

Мин ач калдым, сумсасыз.

Гали ага ялгыш кына,

Кабып йотты акчасыз.

 

Әйткәнемчә, кәеф шәп чак иде. Барыбыз да “тәгәрәшеп” көлештек, бигрәк тә баянчы Рәфкать Лотфуллин үзеннән дә хохмалар өстәгәч...

Гастрольдәге өченче аебызны Ташкент шәһәрендә башладык. Безне, иң яхшы үзәк кунакханә “Ташкент”ка урнаштырдылар. Татар концертлары Үзбәкстанда “аншлаг” белән бара. Шуңа күрә безгә “хөрмәт” зур иде.

Гали абыйның тагын төгәллеге җитмәде, “суточные” бетте. Аны аеруча зурлап, атказанган артист, дип без торган каттан, бер урынлы аерым номерга керткәннәр иде.

Бервакыт, үзбәк радиосы татарлар өчен концерт бирә ахрысы, дип уйладык – гармунда татар көйләре яңгыравы ишетелде, кинәт кавказ халкының универсаль “лезгинкасы” яңгырый башлады, аны “Сулико” - Сталинның яраткан җыры, аннан соң Белорус халкының “Будьте здоровы, живите богато” көе алыштырды.

Бактың исә, Гали абый ишеген киң итеп ачып гармунда “сиптерә” икән. Аның каршында “симез борынлы”, өч-дүрт кавказ егете, музыка тыңлап, “балык мае” авыз итеп, өстәл тулы ризыкны капкалап, кәефләнеп утыра.

Гали абый мине күреп, чакырып кертеп күккә чөеп мактый башлады... Бөтен СССРда иң яхшы иллюзианистларның берсе булам икән, үзем дә белмәгәнмен!

Кызмача кунакларга җитә калды, давай фокус күрсәт, ди башладылар. Гали абый да күз кысып, башын селкеде, янәсе, “давай, не подводи”.

Кесәдәге, кул астындагы әйберләр белән күрсәтелгән фокуслар, кавказлыларга шул хәтле ошады – мине, җитәкләп дигәндәй, өстәл артына утырттылар.

Егетләр, концертка барасыбызны аңлап артык кыстамадылар, шәпләп сыйладылар да, “рәхмәтләр” әйтеп таралаштылар.

Алар чыгып киткәч, Гали абый хәйләкәр генә елмаеп:

 – Менә, сиңа сумса бәете өчен расчёт шул булыр, – диде.

 

Эстраданың алтын фонды

Байлар Сабасы районында   йөрибез. Һәр авылда фатирга кереп куну, авылдан-авылга йөк ташучы машиналарга утырып күченү... көндәлек мәшәкать.

Чираттагы концертка илтер өчен клуб янына колхоз машинасы килеп туктады. Шоферга рәхмәт, кузовка мул итеп салам җәйгән.

Урамда салкын көз. Өлкәнрәк артистлар кузов түрендә, саламга сөялеп, аякларын сузып утыралар. Без яшьләр, өлкәннәрнең аяк очында тезләнеп алга карап барабыз. Чемоданнар артта, тыгыз итеп тезелгән.

Гали абыйның кәефе юк, артист Аркадий Райкин әйтмешли “мерзапакостный”. Бераз кызмача да бугай, тик томалга үзенең “бөеклегенә” сокланып бара:

– Менә, күрерсез, бу дөньядан киткәч тә, мине радиокомитет сагынып искә алачак. Мин татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән кеше!

Аның белән бәхәсләшер кеше булмагач, ул миңа карап-карап торды да:

– Менә син, Альберт Гаделшә, кем? Гади бер фокусник – обманщик! Күз буучы! Синең кебек фокусниклар базар тулы җимеш сата. Үлсәң искә алучы да булмаячак сине, ди.

Мин дә бирешергә теләмәдем. Исем китмичә генә:

– Һәй Гали абый, кем соң инде бала-чага гармушкасында уйнап, татар сәнгатенең алтын фондына керә алсын. Скрипкада, рояльдә оркестрга кушылып уйнасаң бер хәл, – дим. Синеке шикелле генә балалар гармушкасын минем Рәйхәт исемле энекәш тә, мич башында кычкыртып утыра, – дигән булдым.

Шушы сүзләрдән соң, Гали абый гарьләнде бугай - сүзсез калып, кузов такталары ягына борылып ук ятты. Ә минем күңелгә шом керде...

Чираттагы авылга барып җитеп, фатирларга урнашып, кичен концертка әзерләнәбез. Сизәм: Гали абый белән биюче Петр Загудаев миңа каршы ниндидер “этлек” эшләү хакында пышылдаша. Аларны читләтеп кенә күзәтәм, сизенәм, минем фокус күрсәтәсе реквизитлар тирәсендә чуалалар.

“Ул-бу” булмасын дип, трюк күрсәтә торган “тылсымлы” карталарны сәхнәгә чыга торган өстәлдән алып гади карталар белән алмаштырдым.

Миңа чыгыш ясарга чират җитте. Иллюзия реквизитлары куелган өстәлне үзем алып чыгып куйдым. Баянчылар Рәфкәт Лотфуллин белән Ганс Сәйфуллин “минем музыканы” уйный башладылар.

Як-ягыма, сәхнә артына карасам - бөтен артистлары минем чыгышымны кызыксынып көтәләр. Баянчылар да, артык елмаешып, бер-беренә күз кысыша.

Кыскасы, бөтен бригада фокусларның провалын көтә. Бот чабып көләргә авызларын көйләгәннәр, күзләрендә “этлек” очкыннары ялтырый. Күз ачып йомганчы тегеләр куйган карталарны алыштырып өлгергән идем.

Хөрмәтле тамашачылар әлеге фокуслар, Татарстанның атказанган артисты, данлыклы музыкант-гармунчы, язмалары татар сәнгатенең алтын фондына кергән Гали ага Җәмлихановка багышлана - дип, карталар белән тамаша күрсәтә башладым...

Уңышлы чыгышымнан соң, коллегаларымның кәефе төште, хохма барып чыкмады...

Сәхнә артына чыккач, Гали абый, елмаеп кулны кысты: “Молодец, котлыйм, профессионал икәнсең. Сине дә алтын фондка кертербез... бәлкем”, - диде.

Күз алдында минем авторитет “бер баскычка” күтәрелде.

 

Аләнә, аләнә катыгыз!..

Зифа апа Басыйрованың юбилей концертлары Горький өлкәсендәге Сергач, Уразовка районнарында бара. Май ае, табигать уянып, бөтен җирдә яшеллек, кошлар сайрый.

Концертта шулай ук, Габдулла Рәхимкулов, аның хатыны Гамилә, Гариф  Нигъмәтҗанов, биюче Алла Шамсетдинова, баянда Фәйзи Садыйков, сүз остасы Ярулла Әхмәдуллин һәм мин катнашабыз.

Концертлар гөрләп бара. Һәр авылда колхоз рәисләре мәҗлес оештырып, безне сыйлыйлар. Зифа апаны күтәреп кенә йөртмиләр!..

Районны йөреп чыккач, соңгы саубуллашу концертында, Уразовка РДКсына халык сыймагач, ишек-тәрәзәләрне ачтылар, клубка сыймаган халык урамнан, ишек-тәрәзә аша концерт карады, тамаша кылды.

Саубуллашу концерты тәмамлангач, райком секретаре “үзе” (ир урталары “егет”) сәхнәгә менеп, каты мишәр акценты белән, Зифа апаны юбилее белән тәбрикләп, рәхмәт сүзләре әйтте:

– Хөрмәтле Зифа апа, тагы да безнең якларга аләнә-аләнә катыгыз (әйләнә-әйләнә кайтыгыз), көтеп калабыз! – дип, сүзен тәмамлады ул.

 Без, сәхнәдә торучы артистлар аңа кушылып “дәррәү” кул чаптык һәм рәхәтләнеп көлдек...

Кунакханәгә кайткач, җыелып чәй эчкәндә, Зифа апа райком секретаренең сүзен искә алып: – Әй дөнья, бер дә аләнә-аләнә катасы килми шул, яшисе килә бит әле, – дип уфтанып куйды.

 

Зифа Басыйрова белән Сөләйман Йосыповка бәя...

Юбилей концертлары узгач,. Зифа апа икенче концерт программасы төзеп, Ярулла абый Әхмәдуллинны үз бригадасына, алдан йөрүче администратор итеп калдыра.

Ярулла абый тәҗрибәле артист та, оештыручы да. Колхоз рәисләре, райондагы культура мөдирләре белән бик “дипломатично” сөйләшә белә.

Ул һәр булачак концертны финанс ягыннан тәэмин итеп, планны үти. Пенсия яшендә булса да үгетләп эшләтәләр үзен. Ярулла ага мәдрәсәләрдә укыган Коръән сүрәләрен яттан белеп, намаз укый. Габдулла Тукайны, Галиәскәр Камалны, Фәйзулла Туишевларны күреп белгән шәхес.

Сәхнә осталыгы, тәҗрибәсе зур, тик бер җитешсезлеге бар иде, кайбер авазларны ачык әйтә алмый, сакаурак булып ишетелә, җырчы дигән сүзне “чырчы” дип әйтеп, сәхнә артындагы коллегаларын көлдерә торган иде.

Концертларны “гарантиягә” бирергә тырышып, колхоз рәисләрен күндерә белә.

Апас районының бер колхозында бухгалтерия хезмәткәрләре чәй эчертеп, сораштыра башлыйлар моннан:

– Ярулла абый, дөресен генә әйт инде, менә без сине уважать итеп концертыңны гарантиягә дә алдык, концерттан соң акчасын да бирербез, ә шулай да Зифа апа ничегрәк җырлый соң? Күптәнге җырчы бит, яше дә шактый бугай инде, – дип, авантюралы сорау бирәләр.

Шулай якын итүләренә , чәйләр эчертүләренә Ярулла абый бөтенләй эреп китә...

– Һә-ә-әй җаным, беткән инде, беткән, көчәнеп йөри инде шунда, дип ярып сала.

Бухгалтериядән акча алганда хисапчы кызлар Ярулла абыйның сүзләрен чәчми-түкми генә Зифа апага җиткерәләр...

Шуннан соң Ярулла абыйны Сөләйман Йосыпов бригадасына күчерәләр... Бер “акылга утыргач”, Сөләйман Йосыпов ничегрәк җырлый, дигәнгә:

– Һи-и-и җаным, әле мондый тавышлы чырчының булганы юк иде. Бер чыкканда унны, икенче чыгуында унбишәр чыр чырлый, тавышы, менә инде, торбадан чыгамыни, - дип “эт” итеп мактый башлый...

 

Уксус...

1969 елда, Татар цирк коллективы булдыру турында Дәүләт карары чыккач, Союзгосцирк Казанда, Татар цирк студиясе ачып, конкурс игълан итә һәм яшьләрне сайлап, төрле жанр артистлары әзерләү башлана.

Үзәк цирк студиясеннән режиссер-педагоглар килде. Булачак татар цирк артистларына реквизитлар, костюмнар тектерү, әзерләү хезмәткәре Борис Матвеевич исемле яһүд абзые да бар иде. Чандыр гына гәүдәле, “оригиналь” киенергә яратучы, инде 60 яшькә якынлашып килсә дә буйдак иде. Аңа ошардай хатын-кыз булса, ул инде аннан “күзен алмас” иде. Үзе бик вакчыл, саран булуы да чиктән ашкан, дигәндәй. Аңа үзара “Уксус” дип, кушамат тагалар.

1969 ел, августның  матур көннәре. Цирк директоры Николай Казимирович  педагогларны, Идел буена, ял итәргә алып бара.

Ял йорты хезмәткәрләре аларны җылы каршылый, гөрләп шашлык кыздыралар. Ләкин Борис Матвеевичны - “Уксус”ны чакырырга онытканнар икән. Хатаны төзәтү Николай Казимировичка йөкләнә. Николай Казимирович шоферы Ильяга – Ильяска, Казанга кайтып “Уксус”ны алып килергә куша.

Ә Илья, үзенчә аңлап, Казанга кайтып, бер шешә уксус алып килеп директорга бирә...

 

 

Нинди көйләр уйныйсың?..

Баянчы Рәфкәт Лотфуллин җәйге Җыр һәм бию ансамбле артистлары белән гастрольләргә чыга. Ул вакытта инде популяр җырчы. Татарстанның атказанган артисткасы, Галия Гафиятуллина концертант булып афишага языла, димәк, ул җитәкче булып санала.

Шулай бервакыт, сәхнәгә Галия Гафиятуллина чыга. Баянчы Рәфкать ул башкарасы җырның көен уйный башлый. Инде Галия апа җырлый башларга тиеш. Рәфкать көйне уйнавын дәвам итә. Галия апа җырның икенче куплетын да башлый алмый, сүзләрен оныта. Рәфкать яңадан кушымта ясап, җырчының кушылуын көтә. Шулай, берничә мәртәбә кабатлагач, Галия апа түзми, шәрран ярып:

– Рәфкать, нишләдең син бүген, бутыйсың да бутыйсың, нинди көйләр уйныйсың?!.. – дип, үз гаебен аңа аудара.

Тамашачылар “мәзәкне” аңлап, рәхәтләнеп көлешеп, дәррәү кул чабалар. Шулай итеп, концерт өзелми, матур гына ялганып китә. Галия апаның шушы “канатлы” сүзләре филармония артистлары арасында телгә кереп кала һәм Рәфкатьне күргән саен:

– Нинди көйләр уйныйсың, нигә алай бутыйсың? – дип, шаяртып ала идек.

 

Югалган әйберем үзе мине эзләп таба...

Алтмышынчы елның азагында “Яшьләр бригадасы” белән Мамадыш, Бондюг якларында гастрольдә йөрибез. Барыбыз да яшьләр, барыбыз да бертигез хокукта. Ә мин шулай да аз гына булса да “зуррак” хокуклы - чөнки бригадир итеп билгеләделәр. Мәшәкатьләре дә җитәрлек. Колхоз рәисләренә, көн саен баш иеп машина сорап барырга; артистларны фатирларга урнаштырырга; аш-су ягын да кайгыртырга кирәк; концерттан соң клуб мөдирләре белән исәп-хисап ясау; филармониягә кайткач бухгалтериягә отчет бирү: артистларга атна-ун көн саен “суточный” түләү...

Бер авылда миңа бик саран хуҗабикәле фатир туры килде. Апаның өеннән дус-иш кызлары өзелмәде.

Концерттан кайткач чәй эчәргә утырдык. Мин, һәрвакыттагыча, үзем йөртә торган касәдән, германский көмеш бал калагы белән чәй эчәм.

Минем көмеш калагыма апаның күзе төште. Ул бал калагын миңа бер кардәшәбез, фронтовик абый бүләк иткән иде, трофей дип.

-И-и-и, чиста көмеш ахрысы, – дип, бал калагын әйләндер-әйләндерә карады.

Аннары концертта алган хисләре белән уртаклашты:

 – Син, кем энем, Әлбирт гел кеше күзе генә буып йөрисең, сәхнәдә кәгазьдән дә акча ясый белгәч, бик бай яшисеңдер, ди.

- Һәй апа, бик яшәр идем дә, безнең илдә бай яшәргә рөхсәт итмиләр шул, – дим.

Апа иртүк торып малларын көтүгә куды, аннан соң самовырын куеп, мине иртәнге чәйгә “уятты”. Аның ишегалды тулы сарыкларының кычкырып йөрүенә ничек йоклап ятасың инде? Ни күрим, минем көмеш калагым, апаның пыяла шкафына менеп кунаклаган! Апа да онытканга салынып, өстәлгә аллюмин калакларын куйган.

Чәй эчеп, акрын гына кайтыр юлга җыена башладым. Апаның мич ягына чыгып киткәненнән файдаланып, шкафтан үземнең көмеш трофейны алдым да, аның урынына хуҗабикәнең әлүмин калагын куйдым. Ниһаять, саубуллашып, рәхмәтләр әйтеп, өйдән чыга башладым.

Апа, куштанланып: “Әйберләрең онытылып калмасын, караштыр”, – дигән була.

– Юк-юк, апа борчылма, бар әйберем дә үзем белән, – дим. - әгәр онытыла калса, минем әйберләр сихерләнгән бит, үзләре мине куып җитә, – дим. - Әле менә, өченче көн генә, шушы пиджагымны бер авылда  онытып калдырган идем. Иртән торуыма - ишек төбендәге элмәктә эленеп тора, – дим.

- Һи-и-и, булмас-ла, – дип, апа ярым ышанып, икеләнә калды.

Мине озаткач, хуҗа апаның хәлен аңлагансыздыр инде.

 

Сез барасы авылга, теге юлдан барасы...

Мине җырчы Илһам  Шакиров бригадасына күчерделәр.

Иң популяр, иң яхшы җырчыга дип, иске булса да “КАвЗ” автобусын бирделәр. Нурлат Октябрьский, Тәтеш районнарында, җәйге гастрольдә йөрибез. Квартеттан торган “оркестр”, виртоуз баянчы, Рифкать Гомәров, сүз остасы Наҗия Минкина, һәм мин.

Автобус йөртүчебез рус кешесе, 30-35 яшьләрдә.  Гастрольгә чыгып өч-дүрт көн узуга ул үзенең холкын, тәртибен күрсәтә башлады...

Илһам Шакиров авыл малае булса да, иркәләнеп озак йокларга ярата. Аңа инде “йолдыз чире” дә тия башлаган... Аның фатирына барып, “дипломатично” гына уятып, без бүген барасы авылның шактый ерак булуын әйттем. Ул, юынып, ашап-эчеп клубка килгәнче төш вакыты да җитте. Без инде автобуска төялгән идек. Сизәм, шофер бераз кызмача. Ярый әле авыл арасында ГАИшниклар тормый.

Акрын гына юл өстендәге бер авыл кибете янына туктадык. Артистлар белән бергә шофер да кибеттә бераз юандылар... Инде барыбыз да автобуста шоферны гына көтәбез. Ул юк. Шактый көткәннән соң эзли башладык. Юк, шофер юкка чыкты, күрүче дә, кая киткәнен белүче дә юк.  Инде нишләргә? Үч иткәндәй, без барасы авылга шактый ерак, вакыт та кичкә авышып килә.

Борчылу чигенә җитте. Ярый әле Илһам сүзсез, тыныч кына күзәтеп утыра. Бу авылдан берәр шоферны ялларгамы әллә, дип киңәшләшкәндә, баянчы Рифкать Гомәров, кая әле, бер-ике мәртәбә руль артына утырганым бар иде, карап карыйк дип, шофёр урынына кереп утырды. Ярый әле югалган шофёр, исерек баштан, ачкычын зажиганиеда онытып калдырган. Кая барасын төгәл генә белмәсәк тә, акрын гына кузгалып киттек. Ике юл чатында, бер ир кеше тора иде, үзен утыртырга сорап кул күтәрде. Туктап, ул кешедән кая барасыбызны әйтеп юл сорадык. Сез барасы авылга, безнең авыл аша узасы, әйдә юл күрсәтәм дип, сул яктагы юлдан алып китте. Иген басулары, урманнар аша узып, юлдашыбыз авылына килеп тә җиттек. Ә ул автобустан төште дә, бер сүз дә әйтмичә ашыгып китә башлады.

Рәхмәт тә, сау булыгыз да юк! Ачуым килеп, автобустан атылып чыгып, тегене куып җиттем.

– Мәгънәсез, рәхмәт урынына без барасы юлны булса да күрсәт хет! – дип якасына ябышырдай булып ярсыдым.

Ә бу адәм актыгы, һич тә исе китмичә:

– Мин утырган юл чатына кире кайтыгыз да уңга борылыгыз. Монысы безнең авыл, – диде дә тиз-тиз атлап ындырлар артына кереп китте.

Илһам тыныч кына:

–  Нәрсә, үзен авылына кайтарттымы? – дип көлә башлады.

Рифкатьнең “җен” ачуы чыкты, теге нахалның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә әзер иде, чөнки ул инде белмәгән автобусны йөртеп, шабыр тиргә баткан иде. Көч-хәл белән көтү кайтканда гына концерт буласы авылга килеп җиттек. Клуб мөдире, кайнар табага баскандай, безне көтеп, ишек төбендә әрле-бирле йөренә.

Икенче көнне, иртән исерек шоферыбыз җәяүләп килеп җитте. Елардай булып гафу үтенде, кайтканчы эчмәде. Илһам Шакиров та артык сүз куертмады.

 

Мине мемуарларда искә алачаклар...

Татарстанның атказанган артистлары, нәфис сүз остасы Фәйзи ага Йосыпов, җырчы Галия апа Гафиятуллина, танылган баянчылар дуэты, Оркыя апа Ибраһимова белән ире Мөхтар ага Әхмәдиев, Гавай гитарасында уйнаучы Сәгит ага Алиев катнашындагы төркем Әстерханга очтык.

Милләттәшләребез безне онытылмаслык итеп каршы алдылар. Концертлар кыр станнарында да, җәйге ачык концерт мәйданнарында да “шаулап-гөрләп” дигәндәй, узды. Рәхәтләнеп Иделдә су коендык, карбыз, кавын белән сыйландык. Ваемсызланып, иреннәр зәңгәрләнгәнче, су керүнең азагы шул булды: нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыповның тамагына салкын тиде, көчкә, пышылдап кына сөйләшә. Концертны алып бару миңа йөкләнде! Әле күптән түгел генә Зифа Басыйрова бригадасында иллюзиядән башка, конферансье да булып йөргән идем. Шуңа күрә ризалаштым. Гостиницада, көне буе, репертуарны искә төшереп, репетиция ясадым да, тәвәкәлләп, сәхнәгә чыктым.

“Премьера”дан соң, Фәйзи ага Йосыпов җилкәмнән кагып: “Энекәш, мин сине үземнең мемуар китабымда олылап искә алачакмын, безне “выручать” иттең, бөтен бригада исеменнән рәхмәт сиңа!”, – диде.

Мин, шундый зур, атаклы артистның тәмле сүзләреннән “эреп” киттем. Кулдан килгәнчә тырышам, концертларны алып барам, үземнең “төп” номер иллюзияне дә күрсәтәм.

Берничә көннән Фәйзи абыйның тамагы тазара төште, шулай да чыгыш ясарга ашыкмый, тавышын саклый, сәхнә артында күңел ачып йөри. Җәйге ачык эстрада мәйданында концерт башланып китте. Яшь җырчы Марат Зарипов сәхнәдә “сайраган” арада, Фәйзи абый теге якта артистлар белән нәрсәдер турында сөйләшеп, көлешеп утыра. Бактың исә, болар минем ничек концерт алып баруымны тетәләр икән. Фәйзи абыйның сарказмлы итеп: –“Әйбәт сөйли, әйбәт, тик тавышы гына ямьсез, кар базыннан чыгамыни, ыңгырашып ишетелә”, дигәнен ишетеп алдым.

–Тавышым ямьсез булгач, сәхнәгә үзегез чыгасыз инде, – дидем дә, микрофонны, Фәйзи абыйның үзенә тоттырдым.

Ул уңайсызланып: “Юк, юк энекәш үпкәләмә, без шаярып кына бит, – дип, акланмакчы иде, ләкин мин сүземдә нык тордым, концертның  икенче бүлеген Фәйзи абый үзе алып барды.

Шулай итеп мин мемуар китабына эләгә алмадым.

 

Реклама