Логотип Казан Утлары
Новелла

Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ

Аннан бераз кайтышрагы склад мөдиредер? Белмим... Тик бары бер нәрсәне генә беләм: мин хыялыма ирешәчәкмен! Зөһрә әлегә торып торсын! Көтсен минем  зур кеше булганны! Чөнки аның турында уйлый башлауга, мин бөтенләй югалып калам, химия укытучы Шөгаеп абый да хәлне сизенә: “Сиңа катализатор кирәк,  ахрысы,  малай!” дип көлә. Ул бик акыллы кеше, шундук тынып кала һәм райком секретаре кызының миңа тәтемәячәген уйлаптыр, боегып кала. Беркөнне ул эшемне үтереп мактады: “Син Энштейн, энем!” – диде. Шуннан алда күл балчыгы белән мин яңа эксперимент ясаган идем. Бу әле эшнең башы гына булса да, гомерен химик серләргә багышлаган Шөгаеп абый алдан күргән икән: мин тора бара төзелеш өчен яңа төр измә уйлап чыгардым. Алда мине химия юлы буйлап якты киләчәк көтә иде...

...Әнинең миңа матай түгел, яңа велосипед алырга да акчасы юк. Без хәерчеләр, юксыллар идек... Әтисе иске тракторда йөргән Сәлимнең дә сәпиде юк. Ләкин Сәлим бик үҗәт һәм үз сүзле, белмим, бәлки, артык һавалыдыр, ул андый чакта: “Апам Сергеев абыйга кияүгә чыкса (чаңгы буенча ниндидер чемпион), мин дә әллә кем булачакмын әле! Сәпидләрем дә миллион булачак! Менә күрерсез әле!” - ди,  кем алдындадыр акланып маташкандай.

Их, яшьлек – җүләрлек дип,  уйлыйм хәзер. Ул чакта беренче чиратта үз-үземне кимсеткән булганмын, үземне Хәмиттән түбәнрәк итеп күрүеи белән рухымны шул пыяла химик “пробирка” эченә куып керткәнмен! Фән юлыннан китмәдем бит. Тиз генә төзелеш фирмасы оештырдым, теге измәне эштә куллану миңа зур уңышлар китерде. Бай эшмәкәргә әйләнеп киттем.. Шуннан ни?...

Йә, мин бүген бик бай кеше инде... Әйе шул, шуннан ни? Шуннан шул: теге чакта үз кулларым белән тышаулаган рух һаман “пробирка” эчендә. Зөһрә-йолдызга булган мәхәбәтем дә шунда ук. Гомер буе бәргәләнә гыйшык җаным, тик иреккә чыгарга соң инде... Шунда гына яшәсен... Аны хәтта минем чит ил банкларындагы долларларым да сөйрәп чыгара алмый аннан! Бернинди акчалар белән дә коткарып булмый инде “коллыктагы” рухны... “Азатлык” оешмасы егетләре милли тәрраккый өчен иганәче ярдәме сорап килгәли. Күпме кирәк, шул чаклы бирәм. Тамчы да кызганмыйм. Ләкин бары бернәрсәне кызганам, ул да булса – үзебезне. Гасырлар буе холкыбызда тамыр җибәргән “коллык фәлсәфәсе”н нинди акчалар барәбәренә юкка чыгарып булыр икән? Исәпләгез әле шуны, егетләр, дим. Акчасын табарбыз дим. Яшьләр көлә, минем ни хакында әйткәнне аңлап көләләр. Үзләреннән, миннән көләләр... Әйдәгез, хор коллективлары, анмсамбльләр төзик, җыеннар,  Сабантуйларны күпләп уздырыйк. Рухыбызның коллыкта икәнлеген балаларыбызга сиздермәс өчен, уйныйк-көлик, шаярыйк, җырлап яшәгән булыйк...

Бу, беренче чиратта, үз-үземнән көлүем: система калыплаган кабыкта яшәүче әкәм-төкәм дип атыйм мин үземне, үзем белән беррәттән бар татар җәмәгатьчелеген. Мин бит, әнә, аның бер вәкиле, тап-таза сау бәндәсе, малай чактан үз ихтыярым белән шул кабыкка куып керттем үземне. Кыскасы, әкәм-төкәм фәлсәфәсе  миннән башланды... Барысына да мин гаепле. Мәгәр шундый куркак, тыйнак, оялчан, коты  табан астына тәгәрәгән йомшак мәсләкле булмасам, калганнар да башка сурәттә тереклек итәр иде... Мин тугач та башлангандыр кебек  бу курку... Әллә әтидән киләме? Колхоз рәисе белән дә дуслыгы  юк иде аның. Бер урамда, бергә уйнап үскәннәр. Әти алтын куллы безнең. Оста инде менә! Ләкин, әни әйтмешли, аны һәрчак яңадан җыеп торырга кирәк. Казандагы химия-технология институтын да өченче курстан соң ташлап кайткан ул. Алтын коюга, ювелир эшләренә бик махыр иде әти. Ләкин бу шөгыльне гел тыеп торганлыктан, иркенләп эшли алмадымы, әллә үзе теләмәдеме – ташлады, дип сөйли әни. Аның каравы төнбоеклы күл төбеннән ниндидер гаҗәеп үзле балчык тапты ул. Кирпеч салырга менә дигән. Цемент та кирәкми. Хәер, аңа тагын ниләрдер куша бугай. Элек, әби бик еш, унҗиде тавыкның ник берсе күкәй салсын дип зарлана торган булган. Әти аларны измәгә тондырып барган дип шикләнәләр. Чөнки өй кырыендагы кирпечтән салынган мунчага ничәмә-ничә машина килеп төртелгән булган, әле дә бер чите дә кителмәгән, җимерелмәгән, өр-яңа кебек утыра.

Колхоз рәисе исә әтине “шабашник” дип кенә атап йөрткән, чөнки колхоз эшендә көрәк-сәнәк күтәреп йөрергә вакыты булмаган  алтын коючының. Хәтерлим, юксыл кешеләргә ата-бабаларыннан калган брошка, беләзек, иске алка ише чималдан бушка менә дигән яңа алка-йөзекләр, шуның ише бизәнү әйберләре ясап бирә дә, акчасын алмый торган иде. Ә персидәтел хатыныннан, йә райком кешеләреннән каера торга булган. Монысын мин дә беләм. Димәк, әти дә авылда читлек эчендә яшәгән кебек яшәгән. Яңа калада ирекле булам дип уйлагандыр, күрәсең.

Бәхетсез мәхәббәтем, әнә, нинди фикерләргә этәрә мине. Җавапсыз гыйшкым, эчкерсез ярату хисләрем, халык холкы турында мескен  фәлсәфә кайнатып чыгара. Канлы җәрәхәткә “перекись” салган кебек, файдалы булырга тиеш ич инде бу,  чистартырга, рухны сафландырырга тиеш. Алтын дәүләтләр төзегән, аңа кадәр римлеләрне тезләндергән бабамнарның гаярь, көчле  генофондына кайчан зыян салынды икән соң? Җанны чукындыру башлангачмы, әллә аңа кадәр үк, мәсәлән, ханлык егылгачмы?..

Пычагым да, химик реакция түгел ул мәхәббәт! Адәмнәренә Ходай тарафыннан бирелгән иң гүзәл, әмма бик серле хиссият-бүләктер, миңа калса...

Мәктәптә төрле кичәләр булып тора. Хәмит ул көнне энәдән-җептән  киенә, һәр кичәдә аның яңа кәчтүм-чалбары була торган иде. Мин, кичтән үк, үземнең сүсәрә башлаган көрән чалбарны үтүклим. “Стрелкасы” кулны кисәрлек булсын өчен эчке ягыннан юеш сабын сылыйм, шул килеш кайнар үтүк белән бастырам – катып кала, чынннан да, кылыч шикелле була. Хәмитнең киеме өр-яңа булса да, ул һәрвакыт җыерылган, бөгәрләнгән. Түшендә, комсомол билгесе янында, һәрчак селәгәй тамчысы каткан булыр. Ә Зөһрә андый кичәләргә купшы киенергә яратмый. Беләм ич инде, мин аның янында хәерче күренмәс өчен ул иң гади күлмәген, кофтасын кия. Затлы, матур киемнәре  дә бар бит, югыйсә.

Урамда буран чыккан. Мәктәп директорына Зөһрәнең әтисе шалтыраткан. Ул Хәмитне чакыртып ала. Беләм нәрсә сөйләшкәннәрен, Зөһрәне үзеннән калдырмаска, машинасына утыртып кайтырга куша. Җиденең алтысы Хәмитнең калтырша машинасына төялә. Зөһрә мине дә  чакыра. Юк инде, ишетмим, мине буран үз эченә йолып алган. Шулай да Сәлимнең, чын күз яшьләре белән елый-елый, машинага үрмәләгәнен күреп алам. Хәмит аны киез итек башы белән этә, әмма тегесе аның саен карышып менәргә тырыша.

 Буранның юеш карлары йөзне камчылый, аннары гарьлек яше белән бергә алар бөтен битне каплап ала. Мин, абына-сөртенә, Хәмит машинасының сүрән утын маяк итеп, бар көчем белән авылга таба ыргылам. Машина фарасы күздән югалгач,  авылга хәтле мине төнбоеклы күл өстендәге бозда шуган ай яктысы алып кайта. Дөресрәге, күл өстендә ай яктысында пәри кызлары шуа. Алар миңа көч өсти, кар өстенә утырып, изри башласам, көлгән тавышлары белән шундук уяталар. Төнбоеклы күлнең пәри кызлары мине ярата. Ә мин үзем Зөһрәгә гашыйк... Үпкәли, көнләшә беләме икән ул  чибәр пәри кызлары?..

Икенче көнне Зөһрә минем белән сөйләшми дә. Юкса, кичә генә икәү бергә барысын шакаттырып кара-каршы биегән идек. Хәер, бергә биюгә исләре китмәгәндер, безне болай да “йөриләр” дип сөйлиләр бит. Имеш, Зөһрә минем белән “йөри”, Ә Хәмитнең машинасына гына “утырып йөри”...

 

***

...Менә өченче ел инде Ранияне пәри кызы итеп кабул итмәкче булам. Пәри кызы түгел ул... Аптырагач, мин аны бер кайтуда төнбоеклы күлгә дә алып бардым. Озак басып тордык без яр буенда. Җәйге җылы яңгыр да сибәләп китте, аның артыннан Казан ягыннан балкып салават күпере күренде. Әлеге гаҗәеп нурлар күперенең бер очы күлгә тоташты. Шуның буйлап, әнә, бер кыз төшеп килә. Менә ул төшеп җитте дә күлдән аллы-гөлле чиләгенә су алды. Гадәттә, алар икәү булалар иде. Ник бүген ялгызы икән ул?

  • Син дә күрмисеңме? – дип, ялгыш кына Раниядән сораганмын.
  • Нәрсәне?! –  диде ул, миңа аптырап карап.
  • Нәрсәне түгел,  кемне!
  • Хыялый! Химик  түел син, шагыйрь! – дип көлде ул аңлап алгач.

         Теге кыз югалды, аның көлү тавышыннан куркып, юкка чыкты суга килгән кыз. “Зөһрә ич бу!” – дип уйладым мин, янымда аның урынына Рания басып торганын шәйләп, кәефем төште.

Монда хатыным Гадилә белән дә килгән булды. Ул да берни күрмәде, ул да миннән көлде генә.

Гадилә дә мине яратмый иде. Яшь чакта бу сизелмәде, бала тугач исә, бөтенләй икенче дөнья башланган иде кебек. Малай үсеп җиткәч, ул дөнья да сүнде.

  • Рания! – дип сорадым мин карантинның соңгы көннәре җиткәч. –Теге чакта бикле ишектән ничек кердең син?
  • Авылдамы? Һе... Гадилә апа запас ачкычын биреп җибәргәние! Һәм Рания шырык-шырык көлә башлады. Көлүе ихлас иде, беркатлы иде.  Әйбәт хатын Рания, уңган, чибәр хатын. Кемне дә булса бәхетле итәргә сәләтле, ләкин мине түгел. Ә Гадиләгә рәхмәт! Безнең аерылу сәбәбен нинди хәйләгә корган. Безнең арадагы мөнәсәбәтнең салкынаюын тойган сизгер Рания Гадиләгә: “Сиңа кирәкмәсә (барыбер аерылашасыз янәмәсе!), читләргә дә тәтемәсен җизни, мин аны яшьтән яратам, үземне яратырга мәҗбүр итәчәкмен!” – дигәндер, бәлки. Хәер, бу минем гарип фантазия генәдер? Алай дисә, Гадилә, бәлкем, киресенчә, миңа чат ябышыр, сеңлесенә кукиш кына күрсәтер иде?.. Ни әйтсәң дә, буласы булды инде: Гадилә икенче ачкычы белән өйне ачып, өстебезгә килеп керде. Тик нигәдер, мине түгел, Ранияне гаепләде. Болай гына, сүз өчен генә әйткәләшә башлаганнар иде, соңыннан,  кызып китеп,  сеңлесенең чәченә ябышып, битен дә тырнап алды. Көнчелек уты Гадиләмнең миңа карата мәхәббәтен уятты, хисләрен кабызып җибәрде бугай. Бәлки, аерылышып та тормас әле, дигән фикер дә узган иде баштан. Әмма, җәтмәне үз куллары белән үрсә дә, горур хатын иде, судка гаризаны беренче булып ул илтеп бирде. Ни генә әйтсәң дә, икебезгә дә җиңел түгел иде мондый карарга килү...

Менә шулай: миннән кыюрак, тәвәккәлрәк булып чыкты Гадилә.

Карантинда чакта, интернетның социаль челтәрләре аша килгән миллионлаган фараз-гипотезалар, гайбәтләр, акыллы-акылсыз киңәшләр, блогер һәм журналистларның “кызган” фактларны виртуаль мәйданга учлап-чулап сибүләре – болар барысы да, миндә бөтенләй икенче төрле тойгы-хисләр уята башлады бугай: ни өчен эшлим, нигә яшим? Малайны аякка бастырдым, ул инде күптән мөстәкыйль хәят алып бара. Бу байлыгым миңа нигә кирәк, акча белән  нишли алам?! Әлбәттә, мин олигарх та, череп баеган һәм телгә кергән эшмәкәр дә түгел, әмма урта хәлледән шактый югары катта торган “түгәрәк” тормышлы. Гәрчә берничә урында коттеджым, яхшы машиналарым булса да – мин үземне гади эшмәкәрләр рәтендә дип исәплим. Мин уйлап тапкан, төзелеш өчен бик мөһим, яңа төр измә технологиясен башка беркем дә кабатлый алмый. Шул рәвешле мин хөсетле ”дуслардан” да бик шикләнмим шикелле. Ходай биргән баш бар, төзелештә һәрчак яңалык кирәк була, ә мин ни дисәң дә, уйлап табып,  аны эшкә җигәргә бик махир адәм хәзер. Бу исә, үз чиратында, бернинди төшенкелеккә бирелергә урын калдырмый. Яшүсмер чакта чагыштырмалылык теориясен үзенчә шәрехләп биргән Хәмит “дус” – сабакташ та еракта, Татарстанга гына сыя алмады ул. Без студент чакта аның әтисен “растрата” өчен утыртып куйдылар, үз артыннан Рево абыйны да “өстерәгән” дип ишеттем. Булачак кодаларның бай-мул тормышы шуның белән хәл кылынган. Хәмит, укып бетерүгә,башта Мәскәүгә, анда эшләре пешмәгәч,  күршедәге Кировка киткән ди. Зөһрә исә,  өченче курста укыганда ук, хәрби диңгезчегә ияреп,  Ерак Көнчыгышка олаккан. “Студентлар язы” фестивалендә күрешкән идек без аның белән, ут йотсам да, мин горур хәерче, исем китмәгән кебек кыландым. Ләкин, егылып китепләр үкенмәдем шикелле. Ул бит мине  шул юксыл булуым аркасында үз итмәде, аны Хәмит белән “бәйләп куйдылар”. Кайчак, искә төшкәндә, әле дә ул “бетчә” Хәмитне атып үтерәсе килгән чаклар була, үзенә дә булмады Зөһрә йолдыз, минем юлга да аркылы төште. Кайчак аны күңелдән “гафу да итеп куйгалыйм, чөнки мин беренче чиратта үз рухымны түбәнәйттем бугай: тиз ризалаштым, үпкәләдем бу тигезсез һәм мәрхәмәтсез дөньяга! Йә, үпкәләп ни кылдым? Нәрсә майтардым, ике кулымны күтәреп, аяусыз язмыш каршында?! Велосипедта чапкан малай машинада кукраеп утырганнардан кайсы җире белән ким булган икән соң?!! Булмаган... Мин бай хәзер.  Ә Хәмитне туган ягы да сыендырмады. Хәер, Киров өлкәсендә ул зур түрә ди бугай хәзер. Ләкин Зөһрә белән бергә түгеллеге минем көнче күңелне бераз сөендерә,  юата шикелле... Миңа да эләкмәде, аңа да юк бит!.. Әмма аның белән очрашудан барыбер курка идем, балачактагы “мескенлек” бәреп чыгар да... мин Хәмит алдында тагын калтырап төшәрмен кебек... Дөресрәге, күңел  теге чактан дөньяга  рәнҗеп калган, мин ким, минем арттан үткәннең озын чыбыркысы  сөйрәлеп килә... Әнә бит, үзәктәге бер түрә минем кирпеч заводлары белән, карьер һәм балчык базлары белән кызыксына башлаган.  Карантин беткәнен генә көтә, ди,  янәмәсе... Карантиннан соң, ди, имеш...

Шулай да бу карантин тормышымны анализларга зур этәргеч булды. Элек мин төшенке уйлар чебен кебек баш тирәсендә әйләнә башлауга, апрель аенда гадәттә дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә идем. Нинди генә илләрдә булмадым, кайсы гына диңгез-океаннарда чумып чыкмадым! Мин аяк  басмаган бер Гренландия гына калгандыр, мөгаен. Гомер шул рәвешле үз көенә генә уза кебек, яшәүдән тәм табам.

Карантида чакта башка тагын бер фикер китереп сукты: мине беркем дә яратмый, хөрмәт итми, мин беркемгә дә кирәк түгел икән! Бу карантин дошманнарымны арттырачак, миннән көнләшүчеләр чебен гөмбәсе кебек үрчеп, тормышны, сулаган һавамны агулаячак! Үземә сукыр лампа уты кебек кенә булса да бер яктылык кирәклеген тойдым. Бик, бик кирәк иде ул миңа нәни яктылык! Мин туңам... Йә, хуш, хәзер менә  кем янына барып, башымны куеп тора алам! Кемнән җылы сүз ишетә алам! Гадилә янына кире барыргамы, Раниядән эзләргәме ул сукыр лампа утын! Таныш табипларым “глецин” суырталар, кайберләре “адаптол” дигән дару эчәргә куша... Тыңлыйм сүзләрен, тик малайга бу хакта ләм-мим. Аны борчыйсым килми...  Ике ай америкада эше буенча командировкада чакта, елдан артык сөеп йөргән, вәгъдәләшкән кызы кияүгә чыккан! Киресенчә,  аны үзем юатырга тырышам. Берәр атна түз, вакыт дәва ул, әгәр атна ун көннән соң да ул кызга карата булган кайнарлыгың сүрелмәсә, эшләр хөрти, ул кызыңны урлап алып кайтабыз киявеннән дип шаяртам да хәтта. Ун көн узды дигәндә, малай яңа кеше булды, хәтта шул кыз өчен юкка янып йөргәнмен икән дигән фикергә дә килеп өлгерде. “Не было б счастья, несчастье помогло!” – дидем мин шул чак улыма. Тагын бер айдан, ул миңа: “Әти, чын мәхәббәтемне очраттым!” дип шалтыратты. Җиңел сулап куйдым. Күңелемдә җыелган кургаш болытлар таралды. Таралды, әмма ул буш урынга инде башкалары җыела башлады –монысы үз халәтем, үз кичерешләремнең кире әйләнеп кайтуы икәнлеген үзем генә сизенәм бугай.

Узган атнада районда булдым. Бер ел эчендә район үзәгендә генә җиде эшмәкәр үзе-үзенә кул салган! Юк, эшләре хөрти барудан түгел, киресенчә, уңышлы егетләр кылган бу Ходай ниятенә каршы алымны? Ник, нигә, ни сәбәпле?! Баш тубал булды, берни аңламыйм, аңлата да алмыйм...

Шулчак Ахияр абый ярдәмгә килде. Күршемне “короновирус” диагнозы белән Казанга алып килгәннәр иде. Бу хакта ул телефоннан миңа үзе шалтыратып әйтте. Сулыш алуы дөрес түгел иде аның.  Әтием урынына калган якын кешем янына чыгып чаптым.

Ис китәрлек кеше инде бу Ахияр абый. Монда да миңа сюрприз әзерләп куйган: бернинди короновирус түгел картлачта! Ышансаң ышан, ышанмасаң, юк – хастахәнәгә махсус кереп яткан!? Шикәргә йода тамызып, әүвәл температурасын күтәргән, аннары рәттән ике-өч  туңдырма ялаган. Ютәлли, температурасы да төшми ди! Тик язмыш белән шаярма икән: анализлары Ахияр абыйда “короновирус” күрсәткән! Билләһи, шулай, чөнки анда әлеге афәт  вирусның яшерен формасы моңарчы да булган икән!!! Менә сиңа мә! Ахияр абыйның бу хәлгә исе дә китми ди, чөнки ул әле һаман мин врачларны алдап ятам монда дип уйлый. Ул моны миңа  сер итеп кенә пышылдый: “Миндә чуртым таҗлы вирус түгел.... Таҗлы мәхәббәт миндә...”, - ди. Аннан соң ул авыр сулап: “Беркараганда, мәхәббәт дигән нәрсә дә адәм башына төшә торган бер афәт инде ул!..” – дип куя. Икенче колакта таныш табипның диагнозы: “Картлачның хәле әйбәт түгел. Вирус янына  ике яклы пневмония дә өстәлгән!” Мин, никтер, күршем сүзләренә күбрәк ышнам, чөнки Ахияр абыйның кәефе гадәттәгедән дә яхшырак: шаярта, юк кына сәбәптән дә көлә, хәтта гомердә булмаганны бер-ике мәзәк тә сөйләде. Болар гадәти мәзәкләр түгел, Ахияр абый аларны русчадан үзе тәрҗемә иткән, башта русчасын сөйли.

“Когда вас раздевает муж — это любовь, когда грабитель — преступление, когда правительство — это закон...”

Ирең чишендерсә, бу – мәхәббәт. Карак шыр-ялангач калдырса – җинаять. Ыштаныңны Хөкүмәт салдырса – шулай тиеш икән...

  • Сер итеп кенә әйтәм... – ди Ахияр абзый мин китәргә кузгалгач кына. Мин кире аның караватына янына чүмәшәм...  – Әле генә кереп чыккан чибәркәйне күрдең бит?
  • Укол кадаган медсестраны әйтәсеңме?
  • Шул. Куллары йомшак чукынчыкның. Әнисенеке кебек... Мин аптырап күршемә карыйм, кызыксынум бермә-бер арта.
  • Галия... минем беренче мәхәббәтем шул кызның әнисе була инде.
  • Ахияр абый сорау бирергә урын калдырмый, сүзен дәвам итә. Бульнис карантинда бит. Врачлар өйгә дә кайтмыйча эшлиләр. Галия кызына убит ташый. Шунда күрешәбез.
  • Кит инде! – дим аның сүзләренә каршы.
  • Киткән ди анда берәүләр. Беләсеңме, ул миндә теге вирус дип уйлый бит. Бөтен брач палатага  маскадан керә. Ә Галия минем карават янына утыра да, маскасын наруш сала. Тамчы да курыкмый вирус эләктереп үләрмен дип. Гәпләшәбез. Ул да сагына яшьлеген...

Моңа каршы мин ни әйтергә дә белмим, аптырап,  башымны айкыйм.

  • Зөһрәне эзләп тап син, -Ахияр абый мин инде кабат китәргә дип торгач, өстәп куя: – Мулланур малае да монда эләккән.
  • Мин үзем дә сизмәстән:
  • Хәмит мени?! – дип сорап куям.

         Ахияр абый, моңлы күзләрен тутырып миңа карый һәм керфекләрен кагып кына хушлашкандай итә. Сөйләшә алмый картлач, күрәсең, күңеле тулы ачы  сагыш, күзләре тулы кайнар яшь -  аларын үзем дә күрәм... Ләкин ул савыгып чыгасына ихластан ышана иде. Дөресрәге, үзен шуңа ышандырган. Күңел түрендә саклап йөргән мәхәббәте ярдәм итте диеп көлкегә борачак ул үзенең терелеп чыгуын.

         Теге чакта Ахияр абый җиткергән хәбәрдән соң Хәмит белән күрештек без. Авылда. Рания бакчада тиз генә өстәл корды. Хәмит үзе белән бер затлы коньяк кыстырып килгән. Аның белән кара каршы утырып бер дә чәкештереп тору теләгем юк иде, әлбәттә. Ләкин  ниндидер көч үҗәтлегемне җиңде, мөнәсбәтләрнең ахыргы сеансын күрергә булдым.

Сөйләве буенча, Хәмитнең көймәсе инде күптән комга терәлгән икән. Мәскәүдә матур гына башланып киткән тормышы, әтисен утыртып куйгач, куык кебек шиңгән, бизнесын алдап-йолдап ниндидер аферистлар үз кулларына төшергән. Киров өлкәсендә дә эшләре уңмаган. Әшнәләр илне бүлеп бетергән, имеш. Казанда да зур түрә булган Сәлим тынгылык бирми ди. Аны гел кыерсыталар икән, гел юлына аркылы төшеп торалар, имеш. “Җанының пычрагын якма башкаларга !” – дип, эчтән генә  хәтта сүгенеп тә куям. Ләкин Хәмит җәлләтә белә. Күз яшьләре белән сөйли. Мин шулчакта аның битендәге бетчәләргә игътибар итәм, яшүсмер чактагы кызыл тимгелләр карсу төскә кергән, арада ике бөртек кенә кызыл бетчәсе һаман калган әле, ап-ачык күренә.

- Син молодец, - ди Хәмит көтмәгәндә. – Бирешмәдең...сынмадың теге чакта да... Эшләрең дә яхшы гына бара, кланнарга да  исең китми...

- Ул кесәсеннән алтын чылбырлы медальон ала да аны миңа суза. Аптырап тик карап утырам. Нигә мин аны алырга тиеш ди әле? Хәмит медальонны ача. Мин авып китә язам: медальнон эчендәге рәсемдә без Зөһрә белән икәү!

  • Ни бу!? – дип кычкырганымны үзем дә сизми калам.
  • Зөһрәнеке, сиңа...
  • Ә син причем?
  • Авылда бит ул, шуның яныннан килеш. Сиңа тапшырырга кушты.
  • Хәмит миннән нидер яшерә, алдыймы, хәйләлиме – әлегә белмим, болар барысы соңыннан гына билгеле була. Хәмит, Зөһрәнең авылга кайтканын ишетеп, күрешергә ашыккан. Төнне шуның янында уздырмакчы булган. Тик Зөһрә аны очыртып чыгарган – моны иң ахырдан ишетүче, мөгаен, мин булганмындыр!..

Беренче эш итеп, такси чакырттым да, Ранияне шәһәргә озаттым. Миңа ялгызым гына калып уйланырга, хисләремне тәртипкә китерергә кирәк иде. Бик кирәк иде...

Бу файдага гына булды: Зөһрә белән күрешү уеннан кире кайттым. Аның каравы күрше малае артыннан медальонны Зөһрәнең үзенә кире җибәрергә карар иттем. Хәмитнең “төн кунарга” дигән сүзе җен ачуларымны чыгарды.

...Теге чакта Хәмит хастаханәгә эләккән дигән идек. Тажлы вирус диагнозы белән. Бер атнада соң мин аның вафат булганын ишеттем. Кемнән икәнен белсәгез, шаклар катачаксыз: беренче һәм соңгы хатыным Гадиләдән... Хастаханәдә Хәмит белән бергә төшкән фоторәсемен ватсап аша җибәргән. Хәмит караватта ята, Гадилә аның янында басып тора. Карантин вакыты булса да битлеге юк. Бер кулы Хәмитнең күкрәгендә, икенче кулы белән селфи ясый, күрәсең?.. Аста сүзләр: “Корона любви!..” Үзем дә сизмәстән төзәтәм икән: “Любовь с короной...”

 Ничектер моңсу булып китте....

Авылга кайттым, юл уңаеннан төнбоеклы күл буена сугылдым. Җәйге җылы яңгырдан соң күлнең аргы ягында салават күпере балкып яна. Төсле күпернең очы  күлгә тоташкан. Күпер буйлап  бер сын-сурәт атлый. Кылт итеп әбием хикәяте искә төшә: бу ат җитәкләгән ир-ат түгел... Моның иңендә көянтә-чиләге бар... Кемгәдер бик охшаган. Мин аны таныйм да, танымыйм да...