Логотип Казан Утлары
Новелла

Парлы бию (новелла)

Сабан туе алдыннан авылга алар кайтып төшкәч, бар халык «аһ!» итте.
Соңгы елларда авылдагы Cабан туйларының да кызыгы бетә башлаган кебек иде. Хәзер хәтта аракы эчеп болагайланып йөрүчеләр дә күренми. Без яшүсмер чакта өлкәнрәкләр кибеткә имән кисмәкләрдә кайта торган арзанлы шәрабны (аның халык телендә «амияк» дип аталганы истә калган) эчәләр дә, әтәчләнеп, бер-берсенең күлмәк изүләре аерылганчы тукмаша торганнар иде. Шул чаклы кызып кителә иде ки, дус та, туган да, яшьти дә калмый, барысының авызына менеп төшелә, яки синең борынны канаталар. Ләкин икенче көнгә беркем дә бернинди үч, ачу сакламый, тормыш үз көенә янә матур гына ага башлый.
Минем әти аркан тарта. Әни читтә бүләк җыеп утыра, үзем яшьтәшләр белән көрәшкә чыгам, аннары шул кордашлар белән шешә авызыннан гына лимонад чөмерә-чөмерә, батырга булачак «Урал» мотоциклы, шуннан арырак казыкка бәйләнгән кечерәк бозау чаклы гаҗәеп дәү мөгезле тәкә тирәсендә әвәрә киләбез.
Соңгы сыйныфта укыганда исә, Cабан туе минем өчен Фәйрүзә булганга матур иде!..
Белмим тагы: бәлки,«фәйрүзәләре» булган яшүсмерләргә әле дә кызыктыр ул Cабантуй...
Ә бу юлы Сабантуй алдыннан авылга алар кайтып төшкәч, бар халык «аһ!» итте.
Моннан егерме еллап элек әти-әниләре каргышыннан куркыпмы, бәлки, авылның гайбәтче теленнән гарык булыптыр, дөресрәге, кеше чәйнәвеннән туеп бугай, авылдан җәяүләп чыгып качкан иде алар. Төн уртасында, урам тәрәзәләренең күзенә чалынмыйча гына лапас артындагы бәрәңге бакчалары аша авылны ташлап китеп, шуннан бирле күздән югалган һәм телләрдән дә төшкән иде инде Зөфәр белән Фәйрүзә.
Зөфәре ул чакта яңа гына унынчы сыйныфны тәмамлый язган, Фәйрүзә исә, милиционер ирен Кавказ орышына озатып, тол утырып калса да, әле биеп торган, яше утыздан авышуга карамастан, бал кашыгына салып йотарлык матур, алай гынамы соң, гүзәлләрдән дә гүзәлрәк, чибәрләрдән дә чибәррәк, шомырт кара күзле, кап-кара чәчле, дәрт-дәрманлы яшь хатын иде.
Яшь аермалары «егерме» диючеләр булды ул чакта, «унсигез», «унтугыз» дип тә тел чарладылар. Авыл күп белә бит ул, ахыр чиктә «унтугыз», «егермеләр» телдән төшеп, катгый фикергә килделәр: берсе егет булып җитешкәндә, икенчесе тешсез әбигә әйләнер, барыбер бәхетле була алмаслар, имеш!
Зөфәрнең яшьтәше һәм сөйгән кызы Зөһрә әлеге хурлыкка түзә алмыйча, авыл читендәге Каракүлгә сикергән, батып үлмәгән үлүен, күрше авылдан бер юлаучы коткарып калган, имеш. Исән калса да, Зөһрәне күл төбендә яшәгән пәри малайлары алыштырган, кыз сәерләнгән, диючеләр дә булды ул чакта. Тора-бара моңарчы клубта мөдир булып эшли башлаган Зөһрә Казанга барып, шәфкать туташы һөнәренә укып кайтты, кичләрен клубны ачып, яшьләрне биетсә, көндезләрен клубка терәп үк салынган медпунктта таякка таянган әбиләрнең кан басымын үлчи иде. Шуңа күрә «сәерләнгән» дигән шик кызга нык ябыша алмады, ул чибәр булуы өстенә бик акыллы, үткен дә иде.
Мин үзем яшьтән Фәйрүзәгә гашыйк идем, дидем. Гашыйк кынамы соң, утлы упкынга чумдым!
Без аның белән бер тирәдә укыдык, алай гына да түгел, мин авылны шул Фәйрүзә аркасында ташлап киттем. Хәзер авылга анда мине көтеп торган Фәйрүзә булмагач, сирәк булса да, Зөфәр ташлаган Зөһрә аркасында гына кайтам да бугай... Югыйсә исәбем, армиядән соң, киткән чакта мине кайнар күз яшьләренә буылып озатып калган каракүз Фәйрүзәгә өйләнү иде; Алабуга культпросветын читтән торып тәмамлап, мәдәният йортына директор яисә сәнгать җитәкчесе сыманрак берәр штатка урнашырга дигән уй да бар иде. Тик солдаттан әйләнеп кайтканчы ук, Фәйрүзәнең участок милиционеры Ваһапка ябышып чыкканын ишеттем һәм әлеге исәпләрнең хисабы чуалды, Фәйрүзәгә генә түгел, бар авылга, аның читендә малай чактан кара сыртлы дулкыннары белән күңелне ымсындырган төпсез күленә, шушы авылда туып үскән барлык кыз-кыркынга, аларның ата-аналарына, әбиләренә, бабайларына, кыскасы, туган авылымдагы бар җан иясенә үпкәләп, әтидән калган баянны култык астына кыстырдым да сөю утыннан миңгерәгән башымны алып, калага качтым.
Берничә елдан Фәйрүзәнең милиционеры Кавказ буталышында хәбәрсез югалгач, ишеттерделәр: имеш, хәзер Фәйрүзә мине көтә икән. Өйләнмәгәнне дә белә, кабат кире кушылырбыз дигән өмете дә юк түгел икән, янәсе. Бу хакта ишеткәч, йөрәк тасырдап алса да, хыянәтче кызның кочагына ташланырга дип, бер дә очып кайтмадым. Горурлык миндә дә бар ул, тик, гөнаһ шомлыгы, йөрәктә теге чакта кабынган учакның күмерләре пыскый. Пыскысын, барыбер авылга таба карап чыгып чапмадым!.. Үпкә көчле иде, сөю утыннан бер көеп каралган йөрәк һаман авырта, сызлый, сыкрана, бәргәләнә. Шуннан соң озак та үтмәде, Фәйрүзәдән хат килеп төште. Тик конверт эчендә хат түгел, язу машинкасында җыелган шигырь юллары иде. Шуның алдында яки артында ник бер сүз булсын, конверт тышында кулдан язылган исем генә тора: «Фәйрүзә». Исемен куймаса да, кулын таныйм бит инде. Заманында ул шигырьләр чыгара, мин исә аның сүзләренә көйләр яза идем. Без икәү искиткеч парлы бию дә башкара идек! Оча идек инде, күкләргә менеп җитә яза идек! Ә җырларның кайберләре авыл яшьләренең теленнән төшмәде. Тик тиз онытылдылар бугай. Безнең парлы бию генә авылның хәтеренә кереп калган иде булса кирәк.
Мин үзем дә сизмәстән әлеге шигырьгә көй язып ташладым. Кызган баштан булса да, әйбәт җыр килеп чыкты, һәрхәлдә монысы тиз генә онытылырлык түгел, өстәвенә минем хәзер «композитор» дигән дан да таралган, хәтта җырлар китабым да бар. Язылып беткән минутында ук ноталары белән интернетка куйдым. Ничек ялгышканымны аңладым аңлавын шул чакта, ләкин соң иде инде, интернет-пәрәвез йөрәктән чыккан бу җырны үз эченә бөтереп алып, дөнья үрмәкүчләренә таратырга өлгергән иде. Соң аңладым шул әлеге сүзләрнең миңа төрттереп язылганын, бик соң...
Авылда урам әйләнеп йөргәндә, ялгыш кына Фәйрүзәне очраттым. Ләкин сыңар сүз дә алышмадык, аның сөйләшергә исәбе булса да, мин тәкәббер, яшь тол хатынның башын күкрәгемә кысып, чәчләреннән сыйпагандай иттем дә китеп бардым. Бу үзенчә яшьлек дустымның кайгысын уртаклашу кебек килеп чыкты. Чынлыкта исә ул һаман йөрәкне җәрәхәтләп тора иде. Фәйрүзә конверты мине шуннан соң эзләп тапты.
Ул чакта хатны Зөфәр калдырып киткән иде. Әнисе Мәйсәрә апа минем туганнан туган булгач, адресны беләләр, моңарчы да миңа килгәннәре булды. Ветеринария институтында «Ачык ишекләр» көнендә.
Оча-оча бер биербез әле

Тормыш сәхнәсендә без бергә.

Парлы бию, бигрәк назлы бию –

Канат куйды ярсу күңелгә...
Мин мыскыллы тавыш белән Зөфәргә шигырьне кычкырып укыдым. Тик мал табибы булырга хыялланган малайның моңа әллә ни исе китмәде. Киткәндә, «Көтә ул сине, абый, кайт!» – диде. «Юк!» дидем мин күкрәктән чыккан ачулы тавыш белән. Дөресрәге, тавышым ул чакта ачулы түгел, ярсулы иде булса кирәк. «Елый ул...» – диде Зөфәр һәм өстәде: Теге чакта сезнең икегезнең ничек парлап биюегез хакында һаман да сөйлиләр әле!» Мин һаман да әллә үпкәле, әллә ачулы идем: «Сезнеке тагын да шәбрәк килеп чыга икән ич... Зөһрә белән!» – дип, Зөфәргә төрттердем. «Теләсә кем бәйләнмәкче була Фәйрүзә апага хәзер, тәрәзәләрен ватып бетерделәр... Ялгыз хатын булгачтын да...» Ишеккә кысылып калган әлеге сүзләргә әллә ни игътибар итмәдем. Аның каравы минем ачу басылды, мәхәббәт капкасы ябылды... Соңыннан конверт эченнән Мәйсәрә апаның карандаш белән сырланган язу кисәге дә килеп төште. «Энем, Фәйрүзәгә синнән башка беркем дә кирәкми аңа. Әйбәт хатын ул, тилмертмә! Сезнең ничекләр итеп оча-оча биегәнегезне авыл бүген дә телдән төшерми сөйли әле...» – диелгән иде анда. Мин апаның кулын таныйм, язуы матур, гадәтенә тугры калып, күп сүз сырлап маташмаган, сабыр, акыллы хатынның гадәти, әмма хак киңәше иде бу. Ул вакытта аның мең тапкыр хаклы булганлыгын каян чамалыйсың, ди. Өстәвенә йөрәктәге җәрәхәтләр дә төзәлеп бетмәгән чак бит әле...
Ә парлап бию хакында ул болай гына әйтә. Шаккатырлык нәрсә түгел ул: бездә бар кеше дә бии һәм җырлый. Мин исә менә көйләр дә язам.
Ишеткән идем шул. Авылга сирәк кайтылганга күрә артык игътибар ителмәгән генәдер. Без киткәч, парлы биюне башкаручыларның тагын булуы һәм аларның аны бездән дә шәбрәк биюләре турында да колакка кергән иде. Шул парларның берсе – Зөфәр белән минем күрше кызы Зөһрә. Анысы тагы – ни арада үсеп җиткән дә, ни арада ялан тәпиле бала-чагадан матурлык алиһәсенә әйләнгән. Мин аны бер кайтуымда хәтта танымадым да. Югыйсә берничә ел элек кенә күрше кызына дип, зур курчак алып кайтканым да хәтердә әле. Шулкадәр сөенгән иде кызчыгым ул курчакка – кочагына алды да, барыбызны да шаккатырып, бүләкне кулында тоткан килеш күбәләктәй оча, аннары бермәлдән бии башлады! Бу гади генә бию түгел – каян күргәндер, без телевизордан дип уйладык! – балериналар кебек аяк очларына гына басып, тигез таш җәелгән ишегалдында безне таң калдырырлык хәрәкәтләр ясый-ясый бөтерелде, әйләнде дә, минем каршыга килеп, реверанс ясагандай, туктап калды һәм шпагатка утырды. Ишегалдында ваемсыз гына чүпләнеп йөргән тавыклар да бу хәлгә аптырап калгандай тоелды миңа, гомердә булмагандай, капылт канатланып, очып китеп, читән башына кунды, шул ук койма башында кукраеп утырган тәвә кошыдай чуар койрыклы, мактанчык әтәч тавышсыз-сүзсез калды һәм шапылдап, ишегалдына егылып төште. Зөһрә кызчыкның каршыма ук килеп туктавы мине шул рәвешле биергә чакыруы икән. Аны ике кулым белән күтәрдем, без парлап әйләнергә, биергә керештек. Кызчыгым чырык-чырык көлә, калганнар шаккатып һәм сокланып алкышларга, кул чабарга кереште.
Үсә төшкәч, Зөһрә кызның биергә пары да табылган, сыйныфташы Зөфәр дип ишеттерделәр, дигән идем инде.
Кызчыгым тагын да үсә төшкәч, хәтер җебенең нинди нык булуын күреп, мин артыма утыра яздым. Ул «җептән» язмыш дигәннәре ни ара үрмәкүч ятьмәсе үрде дә, ничекләр итеп ул пәрәвез оясы үземне тартып алды – сирәк- мирәк күренсәм дә, Зөһрә кыз кайтуымны түземсезлек белән көтә һәм мине клубка алып чыгып, үзе белән парлап биергә мәҗбүр итә башлады. Тик карт буйдак белән яшүсмер кызның парлы бию гайбәте телгә керергә өлгермәде, авылда аңа караганда да хикмәтлерәк хәлләр булып яткан икән. Монысы Зөфәр белән Фәйрүзә турында.
***
Дөресен генә әйткәндә, Фәйрүзә белән Зөфәр хакындагы чын вакыйга иде ул. Бу хакта миңа соңыннан, еллар үткәч, Зөфәр үзе сөйләде. Гайбәттән күптән авышкан иде инде хәлләр: алар парлашып авылдан чыгып качтылар.
Фәйрүзәнең өе Мәйсәрә апаларга койма аша гына. Койманың аргы ягындагы тормышны Зөфәр шул чактан ук күзәтеп торган икән.
Төннең күзе бар, караңгыда Фәйрүзәнең капкасын дөбердәткән тавышлар уята малайны. Кемнең эше юк, шул ир-ат килеп бәрелә икән тол хатын капкасына. Ачылмагач, тәрәзәгә таба ташлар да оча икән. Иртәгесен Фәйрүзә тиз генә күршеләренә йөгереп керә, елый-елый Мәйсәрә апага зарлана; кеше күзенә күренгәнче, ватылган тәрәзәнең пыяласын алыштырырга кирәк бит инде! Галимә апа, таңга кадәр имтиханнарга әзерләнеп утырган малаен уятырга мәҗбүр була. Ни гаҗәп, йокысы бик татлы булса да, Зөфәр ник уяттың дип зарланмый, җәһәт кенә Фәйрүзәнең тәрәзә пыяласын алыштырып чыга. Теге чакта, әйе, теге вакытта Зөфәр калага килгәндә, юкка гына Фәйрүзәнең хатын һәм аның турындагы хәбәрне җиткермәгән, юкка гына мине аның янына кайтарасы килмәгән икән... Хәер, хәзер анысы әһәмиятле түгел, кайтмадым бит инде...
Аптырагач, Зөфәр «тәрәзә ватучылар»ны төнлә белән сагалап тора башлый. Сугышырга каршы чыгарга уйламаса да, үзләренең койма башына атланып, «угры» ягына карата да (Фәйрүзә белән әнисе Мәйсәрә апа төнге кунакларны Зөфәр янында «алма урларга килүче угрылар» дип сөйләшәләр) рогаткадан алма караклары ягына ташлар очырырга керешә. Бер төн шулай дәвам итә бу, икенче төн... Өченче көннең киче җиткәч тә, койма башына менеп атлана яшүсмер һәм шул төнне аны кемдер чалбар балагыннан күршеләрнең ишегалдына тартып төшерә. Караңгыда кылынган эш булгач, беркем танымый дип уйлый Зөфәр. Ләкин без капчыкта ятмый, хәер, анысыннан да бигрәк, тол хатын янына килгән тәкә Кәрименең маңгаендагы зур шеш хакындагы хәбәр икенче көнне авылга тарала. Бәлки, белмәгән дә булырлар иде, эшне сизеп алган хатыны сасыта бар авылны, үч алырга дип, иртүк килеп җитә ул Фәйрүзә янына һәм ачудан монысы да тәрәзәгә таш бәреп китә. Зөфәр дә ушлы малай: «пуля»сының тәкә Кәрим маңгаена ялгыш эләккәнлеген аңлый, чөнки караңгыда ничек чамалап бетерәсең, ди. Барыбер шәп булган! Шуннан соң туп-туры маңгайга чәпәр өчен койма башына рогатка белән бергә фонарь да эләктереп менә башлый. Капка янында мышнаган тавыш ишетелүгә, җәһәт кенә яктыртып ала да, шалт тегенең маңгаена турылап, үзенең чуер ташларын! Азгын ир-атның иртәдән маңгаенда чәүкә йомыркасы чаклы шеш күргән халыкның усал теленә керүе бер хәл, аңа чаклы хатыны сизеп ала бит әле аны! Өйдә буран, көн дә буран, мин койма башында утырам дигәндәй, «снайпер»ның да кем икәнлеге шундук беленә!
...Мәктәпкә өч чакрым күрше авылга йөреп укыйсы. Укучылар әлеге юлны нәрсә туры килсә, шуңа утырып үтә. Фермага буза ташучы трактор чанасы да, мари ягыннан килеп чыккан узгынчы атлар, сөт ташучы машина әрҗәләре дә калмый...
Менә беркөн «Беларусь» тракторы арбасына төяләләр, тракторчы тәкә Кәриме укучыларның утырышып беткәнен тыныч кына күзәтеп-көтеп тора да, авылдан чыккач, тракторын кинәт туктата һәм, әрҗә янына килеп, Зөфәрне чакыра – бәхетле малайларның кайберсе кабинага да кунаклый торган иде – үз янына утырырга дәшә, имеш. Зөфәр куанычыннан ялт кына җиргә сикерә, арбада калганнар көнләшергә дә өлгерми кала, тәкә Кәриме, Зөфәрне тотып алып, дыңгырт берне арт санына һәм, ялгызын юл кырыенда бастырып калдыра да тыр-тыр китеп тә бара. Кәримнең маңгаендагы «күгәрчен йомаркасын» күргән бала-чага берни аңламый әле, алар аптырашта, ләкин өлкәннәр эшнең нидә икәнлеген иртүк сизеп алган, аңа кадәр исә таңнан торган үз хатыны белгән: Кәримнең маңгаендагы шеше өстенә бите дә мәче умыргандай ике яктан шәп кенә тырналган иде.
Ул көнне өч чакрымны җәяү тәпиләү дә сабак булмады яшүсмергә, барыбер кичтән тиз генә ятып йоклап китә алмыйсың. Ул ишегалдындагы җәйге чәйханәдә имтиханнарга әзерләнә, өстәвенә Зөһрәгә дип, шпаргалка да язасы бар бит әле. Зөһрәнең тарихка теше үтми, алда рус теленнән инша да тора – кызның бар өмете гел «бишле»гә генә укып барган түгәрәк башлы Зөфәрдә. Зөфәрнең башы «түгәрәк» булса, аның каравы кызның да күкрәк турысы матур булып, күзне ымсындырып түгәрәкләнеп җиткән – алар клубтан Зөфәр белән бергә кайталар, парлы биюне дә бар кешенең һушын алырлык итеп икесе бии.
Бер төнне койма башына менеп кунаклаган егет кисәген кемдер Фәйрүзәләр ягына өстерәп төшерде. Моны көтмәгән малай югалып калмады, койманың бер тактасын алдан куптарып куйган иде, шуннан гына җәһәт үзләренең алма бакчасына чумды – артыннан берәү дә эзәрлекләмәде, кумады. Ләкин бу да туктата алмады бер кызып киткән яшүсмерне, аның бер дә Фәйрүзәне читләрдән мыскыл иттерәсе килми, тора-бара ул үзен тол хатынны зур бәлаләрдән саклаучы бердәнбер рыцарь итеп хис итә башлады.
Фәйрүзәнең һәлак булган ире ишегалдындагы мунчага терәп чумып чыгарлык бассейн кебек нәрсә дә хәстәрләп калдырган иде. Зөфәр бер көнне Фәйрүзә эшкә киткәч, шуның түбәсендәге сыңар шиферны куптарып куйды, такталарны аралап, үзе сыярлык урын әзерләде. Күрше ишегалдында, йә капка янында ыгы-зыгы кубуга, теге тактасы алынган тишектән генә ишегалдына уза да, түбәгә үрмәләп, бассейн бүлмәсенә төшә; аның аша мунчага узып була, ә мунча тәрәзәсе бик җайлы алына һәм аннан бар ишегалды шәп күренә иде. Менә дигән амбразура!
Ул көнне көндез җил кузгаткан шиферны рәтләргә дип, күрше ишегалдына кичтән үк кереп чыгарга уйлады. Койма аша жәлт кенә теге якка узып, мунчага таба китте. Күзе мунча ишегенә төште, боргычы ачык килеш, ишек эчке яктан бикләнгән иде. Малайның күңеленә шом керде. Ул түбәгә үрмәләде, шиферны кырыйга этеп, эчкә узды һәм мунча өйалдына чумды. Мунча эчендә кемнәрдер бар, дөресрәге, кемдер Фәйрүзәне мунчага алып кереп бикләгән! Ярдәм сорап, кычкырган тавышка кадәр таныш бит: Фәйрүзә, коткаруларын өмет итеп, ялварган кебек! Менә берзаман мунча ишеге ачылып китте һәм аннан әүвәл пар атылып чыкты, пар эчендә шәп-шәрә Фәйрүзә һәм... башка беркем дә юк иде! Пар томаны инде басыла төшкән, алар бер-берсенә карап, кара-каршы басып торуларында булдылар. Фәйрүзә каушавыннан ике кулы белән бот арасын каплый, әмма тыпыраеп торган калку күкрәкләрне мыек шытып килгән яшүсмердән яшерү өчен бернинди әмәле юк бичараның. Тегесе шуларга баккан да тораташ булып каткан, ни сүз әйтә алмый, ни чыгып китми. Ниһаять, беренче булып Фәйрүзә хушына килде һәм сәкедә яткан зур сөлгене җилкәсенә каплады. Бу вакытта Зөфәр дә аңына килә башлаган иде, кысылган иреннәре арасыннан «А!» авазы гына чыкты, май урлаганда тотылган елгыр ата мәче сыман үзе генә белгән «юлдан» тиз генә чыгып сызды...
Әлеге хәлдән соң атна буе күршесенең күзенә күренергә оялып йөрде. Имтиханнар да башына кермәде. Хәтта Зөһрә белән дә үпкәләшә яздылар: шпаргалкалар сүлпән языла иде.
Бәладән аны Фәйрүзә үзе «коткарды». Зөфәрнең капкадан башын чыгаруы булды, хатын яшүсмерне үз янына чакырды. Ни арада күреп калган диген! Барса да барды Зөфәр, бармаса да барды: аяклар кылтыр-кылтыр килә, сулышы ешайган, тамаклары чатнап кипкән. Фәйрүзә берни булмагандай:
– Зөфәркәем, бер рәшәткәм урыныннан кузгалган, шуны гына рәтләп куя алмассыңмы, дигән идем, – диде ул матур, йомшак тавышы белән. Зөфәргә гайрәт керде, ул «эһ» дигәнче каерылган рәшәткәне урынына утыртты да, тагын нинди эш кушасың дигәндәй, әле һаман уңайсызланып булса да, бу юлы хатынның йөзенә күтәрелеп карарга батырчылык итте. Күршесенең башка йомышы юк иде, ул матур елмаеп, рәхмәтен әйтте дә, капкасыннан кереп китәр алдыннан капылт егеткә таба борылды, аның янына ук килеп, кочаклап битеннән үпте һәм: «Башкаларныкына тондырсаң тондырырсың... Ә менә әгәр Кәрим булса, зинһар, аның маңгаена бәрә күрмә түлке, яме, наным!» – дип, кайнар пышылдады. Үзе белән Зөфәрнең лепер-лепер килгән йөрәген дә ияртте. Дөресрәге, лепердәгән тавыш дулкыны койма аша үзе сикерде бугай ишегалдына. «Курыкма син, яме! Мин сиңа берәүне дә кагылдыртмаячакмын», – дип пышылдады кыюлана башлаган яшүсмер...