Мөһер (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Майор шунда нәрсәдер исенә төшереп, телефоннан шылтыратып, ниндидер олырак чинлы берәүгә доклад ясарга тотынды. Зәки аның нәрсә сөйләшкәне турында аңламады да. Аңа кирәк тә түгел иде. Иң мөһиме ул исән калды һәм өйнең җылысыннан мәлҗерәп утырган килеш стенага сөялеп йоклап китте. Һәм йокы аралаш майорның килделе-киттеле сорауларына әллә җавап бирде, әллә юк. Үзе дә аңлап бетермәде.

Соңыннан аңа ниндидер бушлат кидереп һәм кабат толыпка төреп тагы кайдадыр алып киттеләр. Ачлыктан һәм ничәмә көн йокы күрмичә аяк өсте булганлыктан ул йокыга талды. Үзен селкетеп уятканнан гына айнып китте. Аны тагы ниндидер зур гына бинага алып керделәр. Авыл клубы иде шикелле. Тагы бер майор алдына китереп утырттылар. Бу хәрби бик ипле булып чыкты. Солдатның хәлен чамалап, шикәрле эссе чәй китерергә кушты. Зәки ачыккан гына түгел, сусаган да икән. Рәттән биш кружка шикәрле чәй эчте. Шуннан соң гына зиһене ачылып майорның барча сорауларына юньле-рәтле җавап бирә башлады.

Бу түрә барсын да аңлады. Ниндидер язу язып кулына тоттырды. Кырында торган икенче, кече чинлы ярдәмчесенә чолганыштан ниндидер могҗиза белән генә исән калып үзебезнекеләр ягына чыккан солдатны лазаретка озатырга кушты.

Лазарет әллә кайда еракта түгел, шушы район үзәгендә булып тиз барып җиттеләр. Дару исе аңкып һәм башка яралы хәрбиләр белән тулы лазаретка керер алдыннан мунчага алып бардылар. Үз аягында йөрү түгел чак басып тора иде. Зәки мунчада аягындагы пимасын сала алмады. Аны мунчада юындырырга тиешле санитар чамалап алды. Пима солдатның аягына ябешеп туңган һәм әле эрергә өлгермәгән булып чыкты. Пиманы эссе сулы ләгәнгә тыккач кына йомшарып, кисеп алырлык хәлгә килде. Зәкинең аяк бармаклары пимага ябешкән икән. Салдырганда тире белән кубып чыкты. Аяк, жылыда канап, түзеп тормаслык булып авырта башлады. Санитар солдатның аягын төрле май – дарулар сөртеп бәйләгәч кенә авырту азрак басыла төште. Ир эссе ләүкәдә барча тәне белән мунча эсесен үзенә сеңдереп үзләштерә башлады. Бөтен тәне, җаны ачыгу гына түгел эссегә дә сусап талчыккан иде шул.

Әйе, теге чакта әтисе Мигранны мунча да кертә алмады бит ул. Бала гына иде шул. Үзе мунча керүен кереп чыкты. Тик әтисен генә алып бара алмады мунчага. Тайга эчендә тоткыннар өчен мунчаны бер текә генә калкулык өстенә салдылар. Ә әти кеше авыр эштән һәм салкын тигәнлектән каты авырып китте. Бет басты. Зәки әтисен бәләкәй чанага салып мунчага алып баруын барды. Тик Мигранныңмунчаның хәтсез биек һәм текә баскычыннан өскә менәргә хәле җитмәде. Малайга әтисен кире баракка кайтарып куярга туры килде. Үзенең дә авыр эштән эче төшкән үсмер олы гәүдәле әтисен күтәреп мунчага алып керә алмады шул. Бигрәк үкенечле булды шул чакны. Олы яшьтә булып, инде җитмеш ягына атлаган Мигран өч көннән дөнья куйды. Зәки күрше авылдан мулла алып килде. Хәзер кирәге калмаган әтисенең тунын шул ук авылда кәфенлеккә алыштырды. Ак тукыма юк иде. Ниндидер сары тукыма табып шуңа кәфенләделәр. Хәтта соңгы юлга озатканда әтисенең мәетен дә юып кадерли алмадылар. Мулла булган кеше бу балалыктан да чыгып бетмәгән малайны үзенчә юатып, тынычландырган булды.

– Улым, әтиеңне тәһәрәтләндереп гөсел коендыра алмаганың өчен бик уфтанма. Ул көрәштә шәһит булды. Китап, шәһит булган кешене тәһәрәтләндермичә дә күмәргә рөхсәт итә. Әтиең нахак белән, кара көчләр белән көрәшеп шәһит булды. Үзеңне сакла һәм туры килгән көе бу мәхшәрдән ераккарак кач. Монда сезне үлемгә дучар итеп алып килделәр, – диде.

Зәкинең күңелсез хәтирәләрен бүлдереп санитар килеп керде. Бик тә яхшылап юындырды. Мунчадан соң чиста алмаш киемнәр кидереп, кире лазаретка алып киттеләр. Тире белән сөяккә калган Зәки солдатны ике санитар носилкага салып алып барды. Үз аягы белән барырлык түгел иде. Бигрәк тә мунчадан соң бөтенләй хәле бетеп, мәлҗерәп төште. Ашханәдә бик тә тәмле итеп пешкән итле карабодай боткасы белән сыйладылар. Ярты сәгать үттеме, юкмы, күпме көннәр агач каерысы, ылыс чәе белән генә тукланган солдатның эче бора башлады. Ярый әле фельдшерлар сизеп калып төрле дарулар эчереп өлгерде. Югыйсә, үлә иде. Аннан да бигрәк теге мәрхәмәтле майорның биш кружка шикәрле чәе ярдәм итте. Күпме михнәт – газаплар белән исән калган Зәки чынлап торып ач килеш кинәт ашаудан һәлак була язды.

Иртәгәсенә ике аягы да тезенә чаклы кара янып чыкты. Хәрби хирург кереп ирнең аягын тикшереп карап, сестраларга:

– Иртәгә операцияга әзерләгез. Аягын кисәргә туры килер, – дип, чыгып китте.

Лазаретка тагы авыр яралыларны китереп тутырдылар. Хирург шулардан бушый алмады. Өч көннән башка яралылар белән Зәкине санитар поездына төяп тыл госпиталенә озаттылар. Санитар поездында врачлар кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләп аякларын дәвалады. Хәрби хирург бер көнне карап:

– Бәхетең солдат, аягыңны алып кала алдык. Гангрена куркынычы үтте. Организмың көчле, тәнең азгын түгел икән, -диде. Югыйсә, аягыңны кисәргә туры килә иде.

Ә эшалон тәгәрмәчләре релесь җөйләренә бәрелеп үз көйләрен көйли дә көйли. Зәки солдат өчен оҗмахка тиң көннәр башланды. Туйганчы ашаталар. Ә йокыны сөйләп торасы да юк. Вагон тәгәрмәче такмагын тыңлый-тыңлый ул үзенең бик тә авыр үткән гомерен исенә төшереп тайгада мәңгелеккә калган әтисен уйлады.

****

1933 нче елда матур гына келтерәп барган тормышлары кырка үзгәрде. Март азаклары иде. Бер көнне кичтән комбед (комитет бедноты) кешеләре килеп Мигран абзыйга кулаклар белән бергә сөргенгә сөреләчәген әйттеләр. Ул төнне өйдә йокы дигән нәрсә булмады. Әниләре юлга азык-төлек, кием-салым әзерләде. Ә таң атуга аларны озатырга тиешле кешеләр килеп шуны хәбәр иттеләр:

– Сезнең барча мөлкәтегезгә арест салынды. Өйдән бер әйбер дә алырга рөхсәт ителми, – диделәр.

Шуңа карамастан Мигран абзый ичмаса ябынып ятарга булыр дип, җиңел тунын, хатынының калын шәлен ала алды. Әнисе дә кайбер киемнәрен төенчекләде. Түбән оч “шәрә” Әхми төенчеген кулыннан тартып алырга тырышса да, әнисе чат ябышып бирмәде. Шулай аларны милиция йортына алып килделәр. Ә милиция алдында мәхшәр. Ул елаш, ул кычкырыш. Бу хәлне күреп әниләре йөрәген тотып җиргә чүгәләде. Аягында басып торырлык түгел иде. Шуңа да әнисен таш койма кырына алып барып яткырдылар.

Таш койма кырында өелешеп торган хатыннар кырына килгән бер милиция Мигран абзыйны күреп:

– Ә сез монда нәрсә эшләп йөрисез? Бар кайтыгыз, сез исемлектә юксыз, – дип китеп барды.

Әнисенең атларлык та хәле булмаганын күреп Зәки берәр атлы, я булмаса берәр бәләкәй чана табып булмасмы, дип урамга чыгып йөгерде. Җигүле ат тапты табуын, тик сакчылар аны йортка кертмәделәр. Күн курткалы икенче берәү чыгып атны кире борды. Атлыны куркытып:

– Нәрсә үзеңнең дә себер китәсең килдеме әллә? Хәзер исемлеккә язып куябыз. Сөрелгәннәргә бер нинди дә ярдәм, мәрхәмәт булырга тиеш түгел. Капиталист калдыкларына шул кирәк.

Мигран абзыйга бик тә каты итеп:

– Юк, монда кергәнсез икән кирегә юл юк. Сез икенче исемлеккә язылгансыз! Урыныгызда калыгыз! – дип боерды.

Азактан тынып калган халык тәрәзә аша шуны ишетте.

– Син нәрсә, коткы таратасың? Тәтер Арыслан авылыннан өч раскулачынный гаилә төнлә качып киткән. Күрәсең алдан сизгәннәр. Алар урынына кемнәрне җибәрәсең? Исемлек тулы булырга тиеш! Моның өчен үзең җавап бирәчәксең. Конторларны кырып бетерергә кирәк. Тамырлары да калмаска тиеш! Аңлашыламы? Фамилияларына күз сал! Болар бит атаклы Тукаевлар нәселе! Теге патша Думасында патшага әшнә булып йөргән байлар калдыгыннан!

Шул чакны Зәки үзенең пич буенда калган пәкесен исенә төшерде. Пәке кайда да кирәк нәрсә. Өйләренә торып йөгерде. Тик малайны йортка да кертмәделәр. Капка төбендә күрше бабае сакта тора икән. Ул инде:

– Өегезгә керергә рөхсәт юк. Бу өйгә комбед хуҗа, – диде.

Әйе заманалар кырыс, кешеләр дә миһербансыз таш күңеллегә әйләнеп бетте. Барлы-юклы унбиш ел эчендә Совет хөкүмәте кешеләрнең йөрәген мүкләндереп, ташка әйләндерергә өлгерде шул.

Еллар буе бөртекләп җыелган мал-мөлкәт, җыен ялкау, йока җилкәләргә торып калды. Зәки үзен белә-белгәннән бирле бу күрше бабайның балалары әле он, әле тоз сорап керер иде. Шушы күршеләр гел аларның калган мунчаларында юындылар. Чөнки үзләренең мунчалары да юк. Ялкау күршеләр иде. Зәкиләр иртәнге эшләрен бетереп басудан чәй эчәргә кайтканда гына чак йокыларыннан торып, капка төбенә чыгып утырырлар иде. Менә шундый заманалар килде.

“Телячи” вагонда барганда шуны белделәр. Башка яклардан сөрелгәннәр капчыклап ярма, азыклар да алганнар. Ә аларга хәтта төенчекләрен дә алырга рөхсәт ителмәде. Яңа урынга баргач, озын-озынбаракларга урнаштырдылар. Күршедә генә бер урыс гаиләсе туры килде. Алар үзләре белән ике капчык он, капчык ярым ярма алганнар икән. Көндә кич ботка, я булмаса көлчә пешереп ашыйлар. Ә Зәкиләр ач. Бигрәк тә күршеләрдә ботка пешкәндә таралган хуш ис ачлыкны нык сиздереп яфалый.

Сөрелгәннәр тәүдә ниндидер шахтада руда ташыдылар. Аннан Мигран абзыйның авырып, нормасын үти алмаганын күреп гаиләләре белән тагы да ераккарак урман кисәргә җибәрделәр. Ай ул урман кисүләре... Җәен түзәрлек булса да ләпәк – черки талап һушларын гына ала. Мигран абзый олы яшьтә булгач, тиз биреште. Эшкә чыга алмый башлады. Эшкә чыкмагач паек та юк. Җитмәсә Зәки белән эшләгән кеше бик тә астыртын бәндә булып, урманда агач ташыганда үсмер малайдан бүрәнәнең авыр башыннан күтәртә. Көч җитмәслек шундый авыр шартларда эшләп, Зәки дә өзлегеп, эче төште. Шул сәбәпле төнлә йоклаганда астына сия башлады. Юеш киндер ыштан иртәнгә кибеп өлгерми. Ни эшлисең, шул юеш ыштан белән эшкә барырга кирәк. Ничек түзгән бу адәм баласы. Әнисе йөрәге авырту сәбәпле вак-төяк эшкә дә чыга алмый. Аннан да бигрәк ашау җитмәүдән сукырая башлады. Аяк-юллык чак күрә. Ә сеңелесе бөтенләй бала гына әле. Ул елны көчкә кыш чыктылар. Ай ул чаклар, искә төшсә ирнең елыйсылары килә. Бигрәк тә әнисен жәлләп. Тапкан ризыкны да авызыннан өзеп эшкә йөргән улына бирә торган иде бит.

Мигран абзый бер көнне улын үзе кырына утыртып:

– Зәки улым, безнең монда исән калуыбыз чамалы. Һич югында әниең белән сеңелеңне кайтарып җибәрергә тырыш. Үзең күреп торасың бит, минем дә эшләр бөтенләй хөрт, – диде.

Зәки бер карарга килеп, әнисе белән сеңелесен кара таңнан стансага алып китте. Вакытында килеп җиттеләр җитүен, әмма сөргендәгеләр качмасын дип станса тирәсен саклап йөрүчеләргә тап булдылар. Тегеләр туктарга кушып документ таптыра башлагач әнисе басып торган җиреннән тагы йөрәге тотып, ауды да китте. Әнисе аңлап алды: я болардан котылып кайтып китә, я шушында үләчәк. Һич кирегә борылу юк. Хәтта апаның аякларын көзән җыера башлады. Әни кеше булгач булсын инде, дип шартына китерергә тырышып, күзләрен акайтып, авызыннан күбекләр дә чыгарды. Моны күреп сакчы, тикшерүчеләр кулларын селтәп китеп бардылар. Шул хәлләрдән соң гына Зәки үзенең сеңелесе белән әнисен вагонга утыртып, җибәрә алды. Алар белән бергә кайтып китү уенда да юк иде. Күрәләтә авыру әтине тайга эчендә ташлап китеп буламы соң? Кире әтисе янына урманга ашыкты.

Менә кар төшеп кыш та җитте. Күршедәге карчык белән бәләкәй кызның юкка чыгуын баракның теге башында яшәгән бер башкорт агае күптән сизеп алган иде. Баракта яшәүчеләрне сакчылар барлаганнан соң, ун-егерме көн үттеме – юкмы, бер кичне малайны үз кырына чакырып үтенечен белдерде.

– Якташ, үзең күреп торасың, быел кыш чыгу бик кыен булачак. Син безгә стансага чыгарга ярдәм ит инде улым. Буш итмәбез. Минем дә хатыным гел генә авырып тора. Алты баламнан өчәүсе генә исән калды. Шушы балаларны алып чыгышырга ярдәм ит. Ичмаса үлсәк тә туган якка кайтып үләрбез. Кышын сакчылар башкача баракка кереп исемлек белән барламыйлар. Кар яугач бу җәһәннәм тишегеннән качучылар да булмый. Шуңа да курыкма улым. Ярдәм ит безгә. Рәхим итеп ярдәм ит улым! Син бит урман аша ничек стансага чыгып буласы сукмакны беләсең, – диде.

Әйе, ярдәм итте ул бу башкорт агаена стансага чыгарга. Хәтта гаиләсен поездга да утыртышып җибәрә алды. Агай рәхмәт йөзеннән бик тә матур итеп сугылган бер палас белән әзрәк акча да бирде. Һәм әйтте:

– Улым сиңа бик рәхмәт! Паласны ашап булмый, ризыкка алыштыр. Әтиеңне сыйла, аягына бастырырга тырыш. Котыла алсагыз Дим буендагы шул авылга кил, – дип, хушлашты.

Зәки стансадагы базарга барып, паласны бер капчык бәрәңгегә алыштырды. Шатланып лагерьга кайтып китте. Яшьлеге белән көчен исәпләмәгән булып чыкты. Ярты юлны үттеме-юкмы хәле бетте. Бөтенләй атларлык көч-куате калмады. Аптырагач, капчыкны кар өстендә калдырып, көчкә баракка кайтып егылды. Әтисенә хәлне аңлатып бирде. Михран абзый да ризык турында ишеткәч, дәртләнеп урыныннан торды:

– Әйдә улым, кайсылай булса да ул бәрәңгене алып кайтыйк. Икәү булсак ничек тә алып кайтып җиткерербез әле, - диде.

Төнгә каршы юлга чыктылар. Тик капчык янына барып җитүгә әтисенең бөтенләй хәле бетеп, аяксыз калды. Ул инде улына:

– Зәки улым син мине монда калдыр. Башкача атлый алмыйм. Бәрәңгенең яртысын булса да алып кайтып җиткер. Мине иртәгә килеп алырсың, – диде.

Зәки әле үсмер генә булса да аңлый иде. Әтисен урманда калдырса аны башкача исән килеш күрә алмыйачак. Шуңа да капчыкка кул селтәп әтисен күтәреп алды. Ай ул чакта этләшүләрен искә төшерергә дә куркыныч. Чолганыштан чыккан чактагы күргәннәрдән дә авырырак булгандыр. Әлеге чакта бәдәненә көч утырган ир булса, ул чакта чак унбише генә тулган малай иде. Төне буе кайттылар. Таңга көчкә кайтып баракка аудылар. Ә бәрәңге урманда ятып калды. Берничә көннән соң барып бәрәңгене кар астыннан чокып чыгарды, чыгаруын. Тик бәрәңге туңган иде. Яшьлеге белән белмәде шул. Туңган бәрәңгене дә пешереп ашап булганын. Их белгән булса иде дә бит.

Ә инде иртәгәсен әтисенең хәле тагы да авыраеп китте. Анда бәрәңге кайгысы калмады. Туя ашатып, мунча да кертә алмыйча әтисен җирләделәр. Шул вакыттагы хәлләр исенә төшсә, Зәкинең күзеннән яшьләр мөлдерәп ага. Нинди үкенечле, әтисен тәрбияләп бакыйлыкка да озата алмады. Ул елны барча халык бик этләшеп кыш чыкты. Олы яшьтәгеләргә бик кыен булды. Иң күп кырылган халык, олы яшьтәгеләр белән бала-чага иде.

Менә яз да җитте. Яшел үлән баш төртте. Халык ашау җитмәүдән лагерь кырындагы үләнне кырып ашады. Якындагы ашарга яраклы агач каерыларын кыштан ук каезлап кимереп бетерделәр. Сөргендәгеләр хәзер тау битеннән, урманнан эчтәрәк урыннан үлән җыя. Урман эчендә аның үләне дә юньләп үсми. Күптән Зәкигә күз салып йөргән һәм дә туры килгәндә аның белән тапкан ризыгын бүлешкән бер чуаш агае серен ачты. Барактан читкә үк алып китеп үзенең нинди нияттә торуын әйтте.

– Улым!!!

Әйе, бик тә җылы итеп, улым диде:

– Без кече улым белән моннан китәргә уйлыйбыз. Теләсәң үзебез белән алабыз, – диде.

Бу чуаш күрше Федор районыннан булып, иң читтәге баракта яшиләр иде. Аның да хатыны һәм бер улы суык тидереп быел кыш һәлак булды. Чуаш агае бу бер кемсез калган ятимне кызгана иде шул.

Көнен сәгатен һәм кайда очрашырга кирәклеген сөйләштеләр. Бергә юлга чыгу турында уйларлык та түгел. Көннәр җылыткач лагерьдан качучылар да күбәйде. Шуңа да сөрелгән халыкны да ныклап саклый башладылар. Сакчылардан күз яздыру өчен, аерым-аерым качарга булдылар. Стансага бара торган юлдан читтәге чокырның аргы башындагы юан карагай кырында очрашырга сүз куештылар. Стансага юлдан бару бик тә куркыныч. Юлны ныклап саклыйлар. Шуңа да читләтеп барырга булдылар. Зәки вакытыннан алдарак барып җитәргә тырышып һәм күзәтә-нитә калсалар юл яздырырга була, барактан читкә, тимерюлдан бөтенләй кире якка, тайга эченә таба атлады. Ярый әле станса ягына булмыйча бу якка таба юл тоткан. Урманга җитәрәк арттан туктарга кушып бер сакчы кычкырды. Малай туктамыйча һаман атлавын белде. Тик кычкыру тагы да көчлерәк яңгырагач урманга торып йөгерде. Ату тавышы яңгыраганда ул инде урманга кереп өлгергән иде. Эзәрлекләүчеләрне бутарга була һаман стансадан кирегә, бөтенләй башка якка йөгерде. Малай гына булса да агач ботакларын сындырып үләннәрне тапап эз калдырып барды. Бер чокыр кырына килеп җиткәч тәгәрәп дигәндәй чокырга барып төште. Чокырны чыгып бераз барды да бөтенләй икенче яклап эз клдырмыйча кире чокырга сикерде. Чокырдан чыгуга үзен куып килүчеләрнең тавышын ишетеп, җил аударган карагай тамыры астына кереп посты. Әйе, эзәрлекләүчеләр шушы лагерьга сөрелгән егетләр иде шул. Аларга эшкә йөремичә үзләре кебек сөрелгән тоткыннарны сакларга кушылган. Ни эшләсеннәр, саклыйлар инде. Чөнки сакчыларга бөтенләй башка паек, башка ризык бүленә. Һәм алар авыр эшләрдә катнашмый, тик үзләре кебек сөрелгәннәрне генә саклыйлар. Алар Зәкине эзләп алга китте. Ә ул бар көченә билгеләнгән очрашу урынына йөгерде. Бик соңлап, ярты төн үтүгә генә барып җитте. Курыккан иде, чуаш агайы аны көтеп тормый стансага үзләре генә китәрләр дип. Карагай кырында үзен көтеп торучыларны күргәч, аптыравының һәм шатлыгының чиге булмады. Зәки ашык-пошык нәрсә булганын аңлатып бирде. Чуаш агае хәлне нәрсәгәдер юрап:

– Якшы пулган. Пик якшы! Пулай пулгач Турым песнен пелән, – дип куйды.

Көн тәмам яктырганда гына стансаның теге башыннан килеп керделәр. Поездлар туктаган турыга җитүгә ат менгән һәм аркаларына мылтыклар аскан ике сакчы алларына килеп басты. Ярый әле абзый улларына курыкмаска кирәклеген кисәтеп өлгерде. Зәкигә карап:

– Улым, пелгәнеңне укы! Калтыранмый гына күзләренә карап – карап алыгыз. Әйтерсең дә сез качаклар түгел, анау җирдә ятканташны тибеп уйный пашлагыз, – дияргә өлгерде.

Сакчының алдарак килеп җиткәне, бик тә җитди итеп, кемнәр, кайдан килүләрен сораша башлады. Чуаш агае битараф кына җавап биргән булып, кесәсеннән бер кәгазь да алып күрсәтте. Ат өстендәге иелеп кәгазьнеалды. Укыгандай итте. Таш тибеп уйный башлаган Зәки күз кырые белән чамалап өлгерде. Бу бөтенләй надан, укый белмәгән сакчы икән. Абзыйдан алган кәгазьне баш түбән тоткан. Икенчесе дә килеп җитте. Укый белмәгән, белешмә язылган мөһерле кәгазьне абзыйга кире биреп, иптәшенә:

– Белешмәләре бар. Мөһере дә урынында, – дип куйды.

Тегесе абзыйга карап:

– Ни бит. Тегеләй-болай шикле бәндәләр күренмәдеме?

Абзый башын селки-селки, бик тә ышанырлык итеп:

– Ю-ю-к, андый-мондыйлар күренмәде, – диде.

  • Юлда шикле бәндәләр очрап, вагонга утыручылар булса,органнарга шунда ук хәбәр итегез! – диде.

Сакчылар дөньяларын онытып таш тибеп уйнаган ике малайга карый-карый ары китте. Менә шулай котылдылар. Ә белешмәне чуаш абзые үзе язып, мөһерен дә чи бәрәңгедән үзе әтмәлләгән булып чыкты. Качкыннар кайтып җиткәнче ким-ким бу хәлне исләренә төшереп, үз-ара көлешкәләп алдылар. Шатланып көлерлек тә шул, азатлыкта тын алулары да иркен, һава да икенче, кәефләр дә күтәренке. Күңелләре әйтеп бетергесез шатлыктан канатланып вагон өстеннән очкан төсле иде.

Уфага исән-имин кайтып җиткәч, чуаш агае Зәкигә:

– Улым, пескә авылга кайтырга иртәрәк. Шуңа да пес монда калабыз. Син пар инде үсеннекеләр янына исән-сау кайтып ет. Тегеләй-полай сораштырып, төпченсәләр, сөрген вакытын тутырып кайттым диген. Иң мөһиме песне син пелмисен, пес сине белмәп, -дип, бик җылы саубуллаштылар. Зәки дә бу чуаш агаена әйтеп бетергесез рәхмәтләрен белдерде. Шулай аерылыштылар.

Малай Стәрлетамак ягына кайдан машиналар йөргәнен белеште. Шунда барды. Машинага түләргә акча җитми. Стәрлетамакка китәсе машинаның әрҗәсенә менеп утыргыч астына кереп ятты. Идәндә яткан ниндидер торыпшаны өстенә каплады. Китәр алдыннан машинага соң гына килеп утырган ике хатын, яшеренгән малайны күреп машина йөртүчегә җиткерделәр. Шофер малайны куып төшерде.

Туган авылына, төрле михнәт – газаплар күреп, көчкә кайтып җитте. Туры авылга керергә курыкты. Шуңа да караңгы төшкәнен көтеп, тау башында кылганнар арасында качып ятты. Төне белән генә җизнәләренең ишеген шакыды. Апасы чыкты. Апасы бик куркып кына сөйләште. Әниләренең кайда яшәгәнен әйтте. Һәм азактан:

– Туганым безгә берүк яңадан килә күрмә. Камсамуллар көндә тикшереп йөриләр һәм кисәтеп куйдылар. Әгәр дә кулак итеп сөрелгәннәрне өегезгә кертеп, ярдәм күрсәтсәгез, үзегезне дә себер җибәрәбез дип куркыталар. Шуңа да әни безгә кайтмыйча тау битендәге шул-шул землянкага урнашты диде.

Зәки әнисе яшәгән землянканы тиз тапты. Әнисе коточкыч шартларда яшәп ята икән. Ничек кенә булмасын исән кайту шатлыгы барча кыенлык – юклыкларны вакытлыча оныттырды. Сеңелесе дә матураеп үсеп киткән. Ул инде абыйсы кайтуга бигрәк тә нык шатланды.

Зәки тәүге көнне урамга чыкмыйча землянка эчендә генә утырды. Әнисе белән сеңелесеннән авылдагы хәлләрне сорашты. Тегесен-монысын төпченде. Тәтергә бара торган күперне чыккан көе зур итеп таштан тегермән сала башлаганнар. Ярлекәү тегермәненнән дә зур булырга тиеш ди. Тегермән салу белән Стәрлетамактан килгән кеше идарә итә икән. Авыл егетләренең күбесе шунда эшли ди. Таш салучылар белән сөргеннән кайткан Хәлекәйдән килгән Гәлләм хәлфә җитәкчелек итә икән. Ул Хәлкәй авылыннан сөрелеп Себердә таш салу эшенә өйрәнеп кайткан. Тайшет якларында тимерюл күперләре төзеүдә эшләгән ди. Әле менә шул кеше үзенең олы улы Хәлим белән тегермән төзелешендә ташчыларны таш салырга өйрәтә икән. Зәкиләрнең тартып алынган өендә авылның элекке атаклы ялкавы яши икән. Йорттагы барча малны колхозга алганнар. Теге ялкаулар өйдәге калган җиһаз – мөлкәтне азыкка алыштырып, ике ел эчендә таратып, ашап бетергәннәр.

Егет ике көннән юылган ыштан-күлмәкләрен киеп, тегермән төзү белән идарә иткән урыс янына китте. Юлда очрап сораштыручы авылдашларга сөрген вакытын тутырып кайттым, дип алдады. Тегермән төзү белән җитәкчелек иткән урыс ниндидер эшләр белән Стәрлетамакка киткән булып чыкты. Ярдәмчесе ташчылар бригадасына барырга кушты. Зәки бригадир янына килеп үзен эшкә алуларын үтенде. Бригадир Гәлләм исемле кеше, әзрәк тегесен монысын сорашкан булды. Әтисе-әнисенең кем булуларын белеште. Кем булуларын белгәч;

– Улым, мин барсын да аңладым. Син дә мине аңла. Кабат кайткан җиреңә озатмасыннар дисәң тырышып, йөгрә-йөгрә эшләргә кирәк булачак. Ялкаулашсаң үзем үк куып җибәрәчәкмен диде.

Аңлады егет. Барсын да аңлады. Җиң сызганып эшли башлады. Монда шунысы әйбәт, эшләгән өчен азмы-күпме он-ярма бирәләр. Кай чакны әз-мәз булса да акча да түлиләр. Матур гына эшләп йөргән бер көнне эш хакы алырга контор дип исәпләнгән йортка барды. Я Ходай, каршысына сөрелгәннәр лагерында хезмәт иткән НКВД хезмәткәре очрады. Аралар бик якын иде шул. Кирегә борылып китәрлек тә түгел. Хәрби, егетне танып үзе туктатты. Тегесен-монысын сорашкан булды. Һәм үзен милиция бүлегенә алып барырга боерды. Үзе бүлеккә кереп китте, ә егеткә көтәргә кушты. Бик озак көтте егет. Теге НКВД кешесе бүлектән кичке якта гына чыкты. Зәкигә үзен өйләренә куна алып барырга кушты.

Ярый әле әнисе улы кайтуына кабартма пешереп, чәй кайнатып көтеп торган. Шул гади генә сый белән кичке ашны ашадылар. Килгән кунакка землянка эчендә урын салып, үзләре тыштагы алачык сыман куышта кундылар. Ни эшлисең бит Советларның “мәрхәмәтлеге аркасында” элекке, нык һәм җитеш хуҗалык белән яшәгән мәрхүм Михран абзыйның гаиләсе шушындый коточкыч хәлләрдә, җир астында яшәргә дучар ителде.

Килгән кунак иртәнге чәйдән соң зур рәхмәтләр әйтеп, башкача борчылмаска кушып, үз эше белән милиция бүлегенә юнәлде. Шул ук көнне сөргеннән качып кайткан байтак кына халыкны кире сөргенгә алып киттеләр. Зәкигә тимәделәр. Бу НКВД хезмәткәре күпне күргән кеше иде. Шуңа да үзен кунак итеп кундырып чыгарган хуҗаларның ничек яшәгәннәрен күреп китте. Киткәндә Зәкигә:

– Башкача куркып яшәмә. Сиңә тимәсләр, – диде.

Чынлап та аны башкача бимазаламадылар. Төзелештә тырышып эшләп егет үзләренең яшәү шартларын әкренләп яхшыртты. Ничек итсә итте, бер бәләкәй генә өй дә сатып алды. Өй, өй инде, землянка түгел.

Яшьлек бит алга карап яшәргә кирәк. Бераз акча әтмәлләп гармун сатып алды. Гармунда уйнарга өйрәнде. Үзе үк такмаклар чыгарып концертларда җырлады. Стәрлебашта колхоз театры да эшли башлады. Ни дисәң дә тормыш әйбәтләнә башлады.

Ничектер, үзе дә сизмәстән Зөһрә дигән кызга гашыйк булды. Кыз да егетне яратты. Тик бабай буласы кеше катгый шарт куйып, колхозга керергә кушты. Шунсыз Зөһрәне сиңа бирмим диде. Шулай итеп егет колхозчы да булды. Бабасы авылда ару хөрмәтле кеше иде. Шуңа да киявен Стәрлетамак шәһәренә тракторчы һәм шоферга укырга барырга ярдәм итте. Укып кайтты. Тракторда эшли башлады. Монда инде эшләгән өчен эш хакы да күпкә югары иде.

Зәкинең яшьтәшләре күптән Эшче Крестиян Армиясында хезмәт итәләр. Ә аңа чакыру юк та юк. Аптырагач военкоматка төште. Үзен Армия сафларына алуларын сорады. Шунда утырган түрә турыдан-туры бәреп.

– Син кулак баласы. Ә кулакларга Армияда урын юк. Сезнең кебекләрнең маңгаена мөһер басылган. Андыйлар безгә кирәкми!

Бик гарләнде егет. Чөнки бөтенләй надан, урысчада белмәгән башкалар Армияга алынды. Ә аның хакы юк икән. Ул чакларда Армия сафларында хезмәт итү бик мәртәбәле санала иде шул. Ярар ни эшлисең бит. Барча кәмсетү, хурлыкларга түзеп килешергә генә кала. Үзеңне яклап сүз әйтү генә дә түгел, властларга карата кире уйларга да куркыныч иде шул. Кеше шул кадәр куркытылып, бүредән өреккән сарык көтүенә әйләндерелде. Хәтта ки түрәләргә күз карашың белән генә дә туры карарга куркыныч. Усал итеп карасаң: менә Совет властена ризасызлык белдереп, усал итеп карый дияргә мөмкиннәр. Ә инде елмаеп куйсаң әлеге шул бәлә, властан көлә дип, шул ук төнне озатырга мөмкиннәр. Дәшми аска карап торсаң да астыртынлыкта гаепләячәкләр. Сиңа түрәләр дәшкәндә, әйе, әйе дип баш кагып, үзеңнең түрә белән риза икәнлегеңне генә белдереп торырга кирәк. Ут күрмәгән ут күрсә, көндез чыра яндыра, дигәндәге кебек. Чабаталы ярлы-ялкау түрә булып алгач, чабатасын түргә элеп, нәрсә эшләгәнен белми шаштылар. Тилегә тиле дигән саен тегәнәк буе сикерә дию дә бик туры килеп бетмидер әле бу чакта. Элеккеге ялкау-ябага үзен иң зур түрәгә санап, без дөнья тоткасы дип, гади халык башына басып йөри башлады.

Ярый әле син кулак баласы дип тормадылар, трактористка укырга җибәрделәр. Җибәрмичә дә хәлләре юк. Гарәпчә дә, яңа әлифчә дә, кирилица хәрефләре белән дә бик яхшы укый-яза белә. Ә инде урысчасын сөргендә үзләштерде. Урысча укый-яза белүе трактор курсларында укыганда бик ярап куйды. Укыган чакта урысча белмәгәннәргә тәрҗемә итеп, аларга аңламаганнарын аңлатып, ярдәм итте.

Дөньялар җайлап аруланып бара. Зөһрә белән Зәкинең тәүге кызлары туды. Тик, әлеге шул тик. Зәкине армия сафыннан кайтканнар белән бергә сугыш алымнарын кабатларга дигән булып хәрби җыенга чакырдылар. Монда инде, син Армияда хезмәт итмәгән, син кулак баласы дип тормадылар, сугыш әзерлегенә җыйдылар. Бу 1941 нче елның 3 нче июнь көне иде. Аларны Ленинградка җибәрделәр. Сугыш башланды. Хәрби әзерлектә бер ай укытып өйрәттеләр. Шул хәрби җыеннарда Зәки үзенең тракторчы икәнен һәм машина да йөртә белгәнен әйтте. Үзен танкист, я булмаса шофер итеп билгеләүләрен сорады. Ләкин (әлеге шул ләкин), аның шәхси делосын тикшергәннән соң, аңа танк белән машина ышанып тапшырырга ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр. Чөнки делосында “сын кулака” дип язылган иде. Менә шулай итеп нахак тагылган исем – кара сакал, аның артыннан армия сафларында да эзәрлекләп артыннан барды.

Соңыннан 944 нче санлы укчылар полкына җибәрделәр. Шул полк составында Новгород өлкәсендә барган авыр сугышларда чолганышта калдылар да инде. Дошман барча полкны туздырып ташлады. Ярый әле, кем ничек булдыра шулай чолганыштан чыгарга дигән боерык булды...

Санитар поезды үзенә бер көй көйләп бара да бара. Ә ир үзенең үткән тормышын исенә төшереп сәкесендә тирбәлә. Аяклары сызлавын исәпләмәгәндә оҗмах инде. Күпме телисең шул чаклы йокы симерт. Ашау байларча. Май – шикәренә чаклы бирәләр. Санитар поезды яралы сугышчыларны Киров өлкәсендәге бер госпитальгә чаклы алып барды. Калган вакытын Зәки шунда дәваланды. Монда да ашау – эчү бик әйбәт иде. Яшь тән тиз төзәлде. Ике айлап госпитальдә яткач, аны яңадан комиссия аша үткәреп кире фронтка җибәрделәр.

Ә монысы инде икенче вакыйгалар, икенче тарих.

Реклама