Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фирүзә Җамалетдинова. "Кошлар оя корган җирдә"

ХХI гасыр башы татар әдәби процессында Фирүзә Җамалетдинова иҗатының абруйлы урыны бар. Матур-матур шигырьләре, хикәяләре һәм повестьлары белән танылган шагыйрә, прозаик, журналистикада исем-ат алган язучының роман жанрында каләм сынавы – яңа бер биеклекне, иҗади үрне яулап алу кебек кабул ителә.
«Казан утлары» журналының 7-8 саннарында Ф.Җамалетдинованың «Кошлар оя корган җирдә» романы – поэзиясе һәм прозасындагы матур сыйфатларны үзенә туплаган әсәр булып тоелды. Бергәләп укып, шуларны барлап-билгеләп карыйк.
Әлбәттә, ХХI гасыр башы татар әдәбиятында милләт темасының активлашуы әдәбиятыбыз белән таныш берәүгә дә сер түгел. Әмма соңгы елларда бу теманың хатын-кызлар иҗатында алгы планга чыга баруы – үзенчәлекле бер күренеш, дия алабыз. Чөнки прозада һәм драмада милли теманы яки гражданлык лирикасында милләт мотивларын үзәккә куеп иҗат итү хатын-кызлар каләме тарафыннан язылган әсәрләрне «хатын-кыз прозасы», «хатын-кыз поэзиясе» дигән атамалардан алып китә. Егетләрчә (!) язылган текстлар хасил була.
Бу очракта да шулай. Романда Ф.Җамалетдинова кеше тарихын һәм татар халкы язмышын, ил язмышын янәшә куя, аларны мөһаҗирлек проблемасы яссылыгында ача. Әлеге проблеманың бу рәвешле татар әдәбиятында күренгәне юк иде әле. Сюжетлар ниндидер көтелмәгән борылышлары белән шаккатырмаса да, алар барышында калкулана торган үзенчәлекле мотивлар, поэтик чаралар әсәрнең җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыра.
Вакыйгалар Җиһангөл карчыкның үз тормышын искә төшерүе булып сузыла. Чистай белән Казан арасындагы авылда, фронтовик гаиләсендә туып-үскән Җиһангөл, мәктәпне тәмамлап, бер ел авылда эшләгәннән соң, Үзбәкстан якларына чыгып китә, Сәмәркандтан ерак түгел Кадер дигән бистәгә балалар укытырга урнаша. Шушында яшәп калган, үз хезмәтен яратып башкарган кыз мәхәббәтен таба – Сәгыйть исемле, кайчандыр әти-әниләре коллективлаштыру, шәхес культы янавыннан качып, бу якларга килеп урнашкан татар егете белән гаилә кора, ул һәм кыз үстерәләр. Яши-яши Җиһангөлнең әнисе Әсмабикә белән апасының улы Алмаз да шунда килеп сыена, әнисе шушы җирдә туфракка иңдерелә. Үзгәртеп корулар, милли республикалар оешу чорының милләтара низаглары гаиләгә килеп кагыла: Сәгыйть вафат булгач, Җиһангөл тәвәккәлләп, улының һәм кызының гаиләләре белән бергәләп Татарстанга, шәһәр янындагы бер авылга кайтып төпләнә. Япь-яшь кыз булып читкә чыгып киткән, анда үз абруйлы урынын тапкан героиня, аның балалары-оныклары туган җирдә тормышны кабат кора. Әсәр менә шуларны бәян итә.
Роман Үзбәкстанда табигать афәте – давылның мәхәлләне җимереп-туздырып китү күренешеннән башлана. Шушы давыл Җиһангөлнең каенанасына кулаклыкта гаепләп, илдән китәргә мәҗбүр иткән давылны хәтерләтә. «...Югалмадык югалуын, тик көннәрдән бер көнне Ватаныңны җуярга мөмкинсең икән... Бу хакта уйланыр вакыт күпме еллар үткәч, менә хәзер генә килеп җитте. Син көтәсең алтыны, Ходай бирә яртыны – менә шул, балалар. Татар иле бездән ераклашты. Тик җанда шул туфрак җылысы икән бит әле һаман да... нигәдер», ди ул. Әлеге сүзләр сәяси сәбәпләр белән дөньяга чәчелгән, туган җирләрен сагынып гомер иткән татарларның җан авазы булып яңгырый. Ватаннан аерган давыл мотивы пәйда була.
Озак та үтми, Үзбәкстанга давылның бөтенләй башка төрлесе – сәясие килеп җитә дә, кош ояларын гына түгел, кешеләрнең ояларын да туздырып ташлый. «Татарлар – Казанга, урыслар – Рязаньга!» дигән лозунглар астында шушы кайнар туфракта туган балалар-оныклар да, үз тамырларын эзләп, ояларын калдырып, тагын юлга чыгарга мәҗбүр ителә. Бу вакыйга гомер буе балалар укыткан, аларның күңелләренә яхшылык орлыгы салырга омтылган укытучы Җиһангөл күңелендә бик күп сораулар уята. «Кайда югалган ул салган хәерле орлыклар? Кем тудыра җәмгыятьтә мондый явызлыкны? Алар бит һәммәсе дә бәхетле булырга тиеш иде. Бәхетле кеше таш йодрыклап, урамга чыгамы? Коммунизмның якты таңы атмаганга Җиһангөлне генә гаепләмәкчеләр мәллә соң? Бәлки, алар аңа шушы сорауны бирергә килгәннәрдер? Коммунизмның киң офыгы күренә дип, безне дә алдадыгыз, үзегезне дә, диләрдер. Үзе дә озак көтте ул аны. Ышанып көтте. Кешеләр тынычлыкта, муллыкта һәм бәхеттә яшәргә тиеш иде. Димәк, барысы да иллюзия генә булган...» Шул рәвешле, давыл символы укучыны уйландырырлык яңадан-яңа ассоциацияләргә юл күрсәтә.
Язучы героинясының уйларында туган җир, туган йорт, нигез турындагы фәлсәфәне биреп бара, аның аңында читкә китеп дөрес эшләмәдемме әллә дигән сорау калкып чыгып тора. Җиһангөлнең хатирәләрендә балачагы, Чистай тирәсендәге авылда ач-ялангач авыр тормыш, гаиләгә күпмедер ярдәм итү теләге белән Үзбәкстанга чыгып китү вакыйгалары калкулана. Әлеге тарихны язучы – монда мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, дәүләт органнарында гел татар кызлары эшләгәнне искәртеп барып, мөһаҗир татарларның бер типик вәкиле язмышына әйләндерә. Үзбәкстанда, сәяси давыл башланып, чит милләтләрне куган вакытта Бәхтиярның: «Апа безнеке! Бу сәясәткә катнаштырмыйк, ул безнең укытучыбыз. Бөтен авылны гыйлемле итте, укырга-язарга өйрәтте барыбызны да...» – дигән сүзләре Җиһангөлне татар милләте кебек уку-шәрехләү мөмкинлеген тудыра. Әмма бу мөмкинлек ахырга кадәр үстерелмәгән, кабатлап – ныгытылмаган.
Әлеге давыллы төнне Җиһангөл белән Сәгыйтьнең сөйләшүе Ватан төшенчәсенең мәгънәсен киңәйтә, яңадан-яңа сораулар уята. Хатынының «Ата-бабаларның тамыры тоташкан җир безнеке дә бит инде ул» дигән сүзе белән килешсә дә, Сәгыйть әлеге фәлсәфәне башка якка бора, ата-ана кабере булган, балалар туган җир – Ватан бит инде ул дип җаваплый. Сәгыйтен күмгән Җиһангөл «туфрак кайда да бер түгелме» дигән уйларга килә. Роман ахырына язучы шушы сүзләрнең хаклыгына укучыны тагын бер кат ышандыра. Бу фикер романның исеме белән ассоциатив бәйләнешкә керә: кошлар оя корган җир – кошларның туган җире, ватаны дигән фикер калкулана. Әмма язучы бу ноктада да тукталып калмый: Үзбәкстанга әнисе белән Алмаз күченеп килү күренеше героиня күңелендә «гарип кошның оясы һәркайда» дигән фикер уята. Әсәр дәвамында төрле татар гаиләләренең читкә китү мисалларын барлап барып, кешеләрне «гариплеккә» иҗтимагый-сәяси сәбәпләр китерүе күрсәтелә. Бу очракта язучының «гариплек» сүзенең ике – «имгәтелгән» һәм «читтә яшәргә мәҗбүр ителгән» – мәгънәсен дә урынлы, бер-берсен тулыландырырлык төстә файдалануына да игътибар итми булмый.
Аннары әсәрдәге вакыйгалар постсовет чорына, бүгенге заманга күчә. Инде Татарстанга кайтып төпләнгән Җиһангөл өенә Үзбәкстаннан Бәхтияр белән Мәхәббәт килеп керә. Алар да – сәяси давыл ояларыннан аерган кошлар. Әлеге кабатлану язучыны зур гомумиләштерүгә алып килә: иҗтимагый-сәяси хәлләр кешеләрне туган җирләреннән, нигезләреннән, ояларыннан аера, мөһаҗир ясый. Әмма кешеләр, кошлар кебек үк, үзләре оя корган җирне – балалар үстергән нигезгә, гөл оясына әйләндерергә сәләтле, дигән фикер калкулана. Җиһангөл, аның ире Сәгыйть гаиләсе, Шамил, Бәхтияр һәм башка бик күпләр мисалында туган җирләреннән аерылырга мәҗбүр булган кешеләрнең югалып калмавы, чит җирләргә барып урнашып, андагы тормышны яхшыртуга өлеш кертүе, анда яшәүчеләргә ярдәме күрсәтелә. Җиһангөлнең, улы Шамилнең килүчеләргә мөнәсәбәте исә төп героиня образын кабат үзгәртә: анда архетипик милләт анасы сыйфаты чагылып китә.
Гомумән, роман янәшәлекләргә корылган. Әле генә игътибар иткән давыл символы кебек, әсәрдә бик күп янәшәлекләр калкып чыгып тора һәм яңадан-яңа тәэсир- ассоциацияләр, яңадан-яңа фикерләр уята. Мин моны романның көчле ягы, сыйфаты дияр идем. Шуларның кайберләренә күз төшерик.
Романны җыйнап торган төп алым – үзбәк һәм татар җирен, Җиһангөл һәм Бәхтияр язмышын янәшә кую. Бу янәшәлек беренче карашка чит тоелган, башка кавемнән булган кешеләрнең – уртак өмет-хыяллар белән яшәвен күрсәтә, шул хыяллар арасында, бигрәк тә, үзең яшәгән җиргә файда китерү ниятен алга чыгара. Бигрәк тә Шамилнең, Бәхтиярның ташландык татар авылларын кабат тернәкләндерү өмете һәм хезмәте, күпмедер романтизм белән сугарылса да, авыл язмышы – милләт язмышы мотивын хасил итә, заман китергән авырлыкларны җиңүнең бер юлы булып сызыла. Бүгенге, арабызда читтән килеп төпләнүчеләр, мигрантлар күбәйгән чорда әлеге мотив заманча яңгырый, үз чиратында, ике юнәлешле фәлсәфи-психологик тасвирны берләштерә: чит җиргә китәргә мәҗбүр булганнарның караш-фикерләр, кичерешләр дөньясы һәм читтән килгәннәргә караш, мөнәсәбәт. Ахыр чиктә, романда, нинди халыктан-кавемнән булуына карамастан, чит җирдә туган илен сагынып гомер итүче кеше менталитеты кебек колачлы бер әдәби-мәгълүматый кыр хасил була.
Романда ана һәм остаз-укытучы мәхәббәте мотивы калку бирелеп, татар әдәбиятының матур традицияләренә бәйләнеп китә. Язучы тормышта кешенең үз урынын, гаиләдә мәхәббәт табуын, башкаларга юл күрсәтә, ярдәм итә алуын да шуның белән бәйли. Бу мотивта әлеге сыйфатның төрки халыкларга хас булуын билгеләрлек мөмкинлекләр дә бар.
Тагын бер актуаль һәм үзенчәлекле мотив – милли-дини әхлак турында сөйләшү, нигездә, татар һәм үзбәк психологиясен, ментальлеген чагыштыру аша башкарыла, бу вакытта хатын-кызга мөнәсәбәт, балага мөнәсәбәт, тәрбия төшенчәләре үзәккә куела. Әлеге мотив чикләрендә постколониаль фикерләр дә күренеп китә, әмма үстерелми: әйтерсең, язучы сәяси мәсьәләләргә тирән кермичә, аларны билгеләп-барлап узу белән чикләнә!
Хикәяләү нигездә Җиһангөл исеменнән алып барыла. Бер яктан, читтә гомер иткән, аннары туган җиргә кайтып төпләнгән, монда балалары-оныкларының үз урыннарын табуын күреп яшәгән укытучы кыз-хатын-әби исеменнән хикәяләү укучы белән ихлас сөйләшү мөмкинлеге бирә, психологизм тудыру чарасына әверелә. Моннан тыш, героиня акыллы-зиһенле, әдәпле-әхлаклы, тырыш һәм хезмәт сөючән кеше буларак, идеаллаштырып сурәтләнә һәм татар хатын-кызларының, милләтнең, нинди генә ситуациядә дә, кайда гына яшәсә дә, горурлыгын җуймавын, үзен күрсәтә һәм хөрмәт иттерә белүен ассызыклап килә.
Шул ук вакытта роман кебек күләмле жанрда полифонизмны, күптавышлылыкны күрәсе килә, бу әсәрне тагын да көчәйтер иде. Әсәрнең үз эчендә Җиһангөл-Мәхәббәт яки Бәхтияр-Шамил образлары мондый күптавышлылыкны оештыру өчен нигез була ала. Бертавышлылыкның, героиня монологының әсәр ахырына таба хикәяләүдә бертөрлелеккә китерүен дә искәртергә мөмкин.
Моннан тыш, хикәяләүнең шулай оештырылуы икенче пландагы образларны характерлар буларак эшләп бетерергә комачаулый. Чөнки без Сәгыйть яки Бәкернең, Шамил яки Гомәрнең кичерешләрен бары тик Җиһангөл күзаллавында гына күрәбез, ә инде Гөлия, Әлфинә кебек образлар күренеп-күренеп кенә китә. Дөрес, язучы берничә күренештә (Үзбәкстанда зираттагы ташка фоторәсем куйдыру; Әлфинәнең үзен озаткан Риназ белән көпә-көндез үбешеп торуы һ.б) яшьләрнең карашларына заман йогынтысын күрсәтә. Әмма бер нәселдән өч буын хатын-кызларның төп героиняны борчыган сорауларга үзенчәлекле карашларын ачыклау мөмкинлеге файдаланылмаган.
Шул ук вакытта язучының символлар, кабатлаулар, янәшәлекләр, ассоциацияләр ярдәмендә зуррак эчтәлек тудыра алу осталыгын да аерып билгеләргә кирәк. Чөнки роман дигән зур жанр ике төп сюжет сызыгы булуны, кеше тарихы янында зуррак (иҗтимагый-сәяси, тарихи, милли, фәлсәфи, мифологик һ.б.) тарих таләп итә. Шул таләпкә җавап бирә торган мөһаҗирлек тарихында татар мөһаҗирлеге янәшәсенә үзбәк мөһаҗирлеге сузылу аны катлауландыра, фикри тирәнәйтә. Көтелмәгән символлар (Коръән, каштан агачы, тау, ут, таш һ.б.), яки бүреләр, елан кебек аллегорик образларның символлашуы романга фәлсәфи яңгыраш бирә.
Тагын бер табыш – текстта өч тапкыр кабатлана торган фәлсәфи-мифологик өстәлмә романның бөтенлеген тәэмин итә: «Бүлмәдәге үле тынлык эчендә дүрт шәм яна икән.
Беренче шәм әйткән: «Мин – тынычлык булам. Әмма минем януымны теләүчеләр дә, аны бәяләүчеләр дә юк. Мин сүнәм!» дигән. Һәм сүнгән.
«Мин – ышаныч!» – дигән икенче шәм. – Ләкин үземнең кешеләргә кирәклегемне тоймыйм, шуңа мин сүнәм... Һәм анысы да сүнгән.
Өченче шәм: «Мин – мәхәббәт!» – дип аваз салган. Әмма тирә-юньне яктыртырлык көчем калмады инде. Кешеләр мине кабул итмиләр. Хәтта иң якыннарым да яратмыйлар, – дигән дә Мәхәббәт шәме дә сүнеп киткән.
Шулчак бүлмәгә бер бала йөгереп кергән. Бу өч шәмнән дә ник сүнүләрен сораган. Сәбәбен белгәч, ул дүртенче шәмнең тавышын ишеткән: «Курыкма, мин янам бит! Минем ялкыннан сүнгән шәмнәр барысы да кабыначак! Алар янә җир өстендәге тоташ караңгылыкны яктыртыр. Чөнки мин – Өмет!»
Әлеге өстәлмәдә язучы кеше һәм кешелек өчен әһәмиятле дип санаган дүрт кыйммәтне билгели һәм алар арасыннан Өметне иң мөһиме дип югары күтәрә. Шул ук вакытта әлеге өстәлмә төп героиня тормышының символик юлы булып та аңлашыла.
Шулай итеп, романда шигърияткә хас алымнарның уңышлы кулланылуы – аның укылышын, эчтәлек ягыннан колачлылыгын, лирик-психологик аһәңен тәэмин итә. Әсәр дәвамында Җиһангөл уйларында, хатирәләрендә, хәтерендә калкып чыккан туган җир, Ватан, нигез, милли кыйммәтләр хакындагы күпсанлы сорауларга җавап табыла, алар романның ахырында, кабатлана торган фәлсәфи-мифологик өстәлмә ярдәмендә, бербөтен позитив дөнья сурәтенә әйләнә һәм яшәү көче өметтә дип раслый, өметне исә туган җир, Ватан – тамырлар булу саклый, ныгыта:
«Чөнки мин Өмет! – дип кабатлады Җиһангөл ишеккә табан атлаганда. Аннан: – Туган җирдә өмет дигәне дә яктырак, ышанычлырак икән шул...» – дип өстәде. Башы иелгәнне сизмәде дә Җиһангөл. Иреннәре:
– Рәхмәт сиңа, Ватаным! – дип пышылдады. Күрче, ярата белә икән бит ул һаман да! Аллаһыны яраткан моңарчы да... Мәңгелек сөю шул икән... Ташлама, Раббым... Ярлыка...»
Шушы урында әсәр дәвамында эчтәлеккә тәңгәл килмәгән кебек тоелган Сервантестан эпиграфның да мәгънәсе аңлашыла: «Тормыш – шахмат партиясе ул, һәм чыннан да, уен беткәч, корольләр дә, гади пешкалар да бер тартмага салып куела» дип, күрәсең, язучы өметнең, туган җирнең, милли тамырлар-үзаңның – һәр дәвердә, һәр кавем-халык өчен әһәмиятле булуын тагын бер кат ассызыклый.
Шулай итеп, Ф.Җамалетдинованың милли, лирик-психологик роман буларак иҗат ителгән «Кошлар оя корган җирдә» әсәре соңгы 2020 елда татар әдәбиятының яңа бер тематик һәм әдәби-форма югарылыгына чыгуын тагын бер кат искәртә. Милләт язмышын беренче планга күтәргән хәлдә, татар әдәбиятында озак вакытлар тәртипсезлек, юлсызлык буларак күрсәтелгән дөнья сурәтендә – милли үзаңны саклау, ныгыту, үстерү ярдәмендә тормышны уңай якка үзгәртү мөмкин дигән фикер-идея пәйда була. Ул милли әдәбиятыбызны үзгә кыйблага бора, милли-шәркый тоелган әдәби-эстетик сурәт дулкынына көйли.